Өрәңге яфраклары

Өрәңге яфраклары

Көз… Кызгылт-сары яфраклар бөтерелеп-бөтерелеп очалар да, алтынга манылган чирәмгә моңсу гына яталар…

Бу күренешне тәрәзә пыяласы аша күзәткән Зөлфиянең күңеле дә шул алтын яфраклар кебек, тынгы белми бәргәләнә-бәргәләнә дә, көчсезлеген аңлап, тынып кала. Менә ике ел инде 18 яшьлек Зөлфия көзге матурлыкны тәрәзә аша гына күрә. Нәкъ ике ел элек ул үзенең беренче мәхәббәтен һәм йөри алу сәләтен югалта…

Озак кына нидер уйланып яткач, ул янына әнисен чакырып алды. Зәлия аш бүлмәсендә нидер пешереп йөри иде, кызының тавышын ишетүгә, йөгереп аның янына чыкты.

– Әү, кызым! – диде ул, Зөлфиянең күзләренә тутырып карап.

– Әни, әнә теге тартмада хат бар, шуны гына алып кил әле.

– Хәзер, кызым, хәзер, – диде Зәлия һәм хатны кызына сузды.

– Рәхмәт, әнием, – диде Зөлфия, ирен чите белән генә елмаеп.

Әнисе чыгып киткәч, ул хатны ачты да, бер кат укып чыкты. Хатның эчтәлеген яттан белә иде ул, ләкин укыган саен, анда ниндидер үзгә әйбер тапты һәм ике ел элек булган вакыйгаларны исенә төшерде.

…Көз булуга карамастан, тышта җылы, рәхәт, ара-тирә пәрәвезләр очканы да күренгәли. Кыскасы, әбиләр чуагы. Шушы матурлыкка сокланып кайтканда, таныш булмаган тавыш ишеткәч, Зөлфия сискәнеп куйды. Үзе дә сизмәстән, борылып карады. Аның каршында кулына төрле төстәге өрәңге яфраклары тоткан егет басып тора иде. Зөлфиянең каушап калуын сизеп, ул:

– Сәлам, Зөлфия, хәлләрең ничек? Укып буламы соң? – диде.

Кыз бераз калтыранган тавыш белән:

– Сәлам! Ә син мине каян беләсең?

Егет аңа өрәңге яфракларын сузды да:

– Мин – Зөлфәт, бүген генә сезнең авылга күчеп килдем. Ә сине икенче тапкыр гына күрәм әле. Исемеңне син дус кызларың белән сөйләшкәндә ишеттем.

– Ә-ә-ә, син күрше районнан күчеп килгән егетме? Гөлия Кәримовна әйткән иде шул, ләкин бүген үк килерсең дип уйламаган идек.

– Шулай килеп чыкты инде, – диде Зөлфәт, бераз уңайсызланып.

– Әйдә мин сине өеңә кадәр озатып куям, юлда яңа сыйныфташларым турында сөйләрсең.

– Ярый, киттек, – диде Зөлфия һәм алар сары келәм җәелгән сукмак буенча акрын гына китеп бардылар. Көлешә-көлешә кайтып, аларга вакыт бик тиз үтеп киткән кебек тоелды. Менә Зөлфияләрнең өйләре дә күренә башлады. Капка төбенә килеп җитүгә, Зөлфия:

– Зөлфәт, беләсеңме, иртәгә бездә көзге бал була. Син киләсеңдер бит? – диде.

– Әлбәттә, киләм, – диде Зөлфәт, елмаеп.

– Ярый, мин керим инде. Әни дә нишләп кайтмый икән, дип борчыладыр. Сау бул, иртәгә мәктәпкә барганда керерсең, бергә барырбыз, – диде кыз һәм өенә кереп китте.

Икенче көнне алар мәктәпкә бергә бардылар. Зөлфия сыйныфта бер партада үзе генә утыра иде, аның янына Зөлфәт урнашты. Алар бергәләп көзге балга әзерләнделәр, яшелчәләрдән төрле композицияләр ясадылар.

Бер-берсен белмәгән егет белән кызның шулай бик тиз дуслашып китүләренә кайберәүләр аптырап, ә кемнәрдер көнләшеп карады. Икенче төркемгә Зөлфиянең дус кызы Айсылу керә иде. Ул дустының шундый матур һәм тәртипле егет белән дуслашып китүеннән чын көнләшү белән көнләште, ләкин Зөлфиягә сиздермәскә тырышты. Зөлфәт белән Зөлфиянең беркемгә дә исләре китмәде. Алар якын дуслар булырга сүз куештылар.

Барлык эшләрне төгәлләп кайтырга чыкканда, инде караңгы да төшә башлаган иде. Зөлфәт бүген дә Зөлфияне озатып куйды һәм саубуллашканда:

– Тагын ярты сәгатьтән килермен, әзер булып тор, – диде.

– Көтеп торырсың әле, – диде Зөлфия, көлеп.

Өенә кергәч, ул тиз генә киенде, бизәнде дә, Зөлфәтнең килүен түземсезләнеп көтә башлады. Әле 15 минут бар иде. Зөлфиянең ярты минут саен сәгатькә карап алуын күргәч, Зәлия елмаеп куйды һәм:

– Абау, кызым, нигә болай кабаланасың? Әллә Зөлфәт соңара инде? – диде.

– Юк, әле 15 минут бар, мин бик тиз киенеп беткәнмен бугай, – диде кыз, бераз уңайсызланып.

Бераздан тәрәзәгә кемдер шакыды. Бу Зөлфәт иде.

Көзге балга багышланган концерт күңелле булса да, озак бармады. Аннан соң залда утны сүндерделәр – дискотека башланды. Кызу музыкага бераз биегәннән соң, чыгарылыш сыйныф егетләре салмак көй куйдылар. Парлылар уртада биергә калды, ә ялгызлар читкәрәк китте. Айсылу да үзеннән бер класска зуррак егет белән уртада калды. Ә Зөлфия стенага сөялеп куелган урындыкка килеп утырды. Шулай бер ноктага төбәлеп уйланып утырганда, кемдер: «Биемисеңмени?» – диде. Зөлфия борылып карады һәм караңгыда Зөлфәтнең шаян йөзен абайлап алды. «Әллә биергә чакырасың инде?» – диде ул егеткә карап. «Әйе, әйдә киттек!» – диде Зөлфәт һәм кызны залның уртасына алып чыкты. Алар салмак көйгә акрын гына әйләнә башладылар.

Дискотека беткәндә, сәгать 10 тулып килә иде инде. Зөлфия беренчеләрдән булып залдан чыкты да киенү бүлмәсенә атлады. Бүлмәдә Айсылудан башка беркем дә юк иде. Ул, Зөлфияне күргәч:

– Әйдә, бергә кайтыйк әле, алайса, үзем генә кайтасым килми, – диде. Зөлфия ни дип әйтергә дә белмәде. Ул бит Зөлфәт белән кайтырга сүз куешкан иде, ләкин аның Айсылуны да үпкәләтәсе килмәде. Ниһаять, ул бер карарга килеп, гаепле, уңайсызланган тавыш белән:

– Гафу ит, Айсылу, без Зөлфәт белән бергә кайтырга сөйләшеп куйган идек инде, теләсәң бергә кайтырбыз, – диде.

Айсылу үпкәләп:

– Ярар, алай бергә кайтасыгыз килсә, комачауламыйм инде, пар күгәрченнәр, – диде дә, курткасы белән аяк киемен алып чыгып китте. Зөлфия үзен бик гаепле тойды, хәтта Айсылуны куып җитеп, аның белән кайтырга теләде. Ләкин бүлмәгә Зөлфәт килеп керү белән, аның барлык шикле уйлары таралды һәм ул бик теләп аның белән китте.

Икенче көнне Айсылу Зөлфия белән сөйләшмәде, хәтта сорауларына да җавап бирмәде. Зөлфия башта аптырады, ләкин соңыннан, барысы белән дә килешеп, Айсылуга бүтән бер сүз дә әйтмәде. Ә Айсылу бу вакытта Зөлфәт белән Зөлфиянең арасын ничек бозарга икән дип уйлап йөрде. Барлык дәресләрне укып бетереп кайтырга чыкканда, аның башында шәп һәм җиңел план барлыкка килде. Ул аны ничек тә тормышка ашырырга теләде. Шул ук көнне ул Зөлфия белән дуслашты, алар яңадан сөйләшеп йөри башладылар.

Беркөнне Айсылу озын тәнәфестә Зөлфияне чакырып алды да, каушавыннан тотлыга-тотлыга сөйләп китте:

– Зөлфия, менә син Зөлфәт белән әйбәт егет дип очрашып йөргән буласың, ә ул? Ә ул беләсеңме нишли? Ул дәрес буе Гөлиягә карап утыра, хат яза. Менә кичә, син юклыктан файдаланып, Гөлияләр янына күчеп утырды, әле язган бер хаты ялгыш кына минем партага килеп төште. Мә, укы!

Ул кесәсеннән дүрткә бөкләнгән бер кәгазь тартып чыгарды һәм Зөлфиягә сузды. Зөлфия хатны кычкырып укый башлаган иде, ләкин нигәдер тынды һәм укып бетергәч, өметсез, яшьләнә башлаган күзләре белән тутырып Айсылуга карады. Ә хатның эчтәлеге мондый иде: «Сәлам Гөлия, ничек хәлләр? Нигә хатка җавап язмадың? Син минем Зөлфия белән сөйләшкәнгә ачуланма, беләсең бит инде, бу озакка түгел. Нәрсә, мине шундый беркатлы кыз белән йөри дип уйлыйсыңмы әллә? Мин бит сине генә яратам. Башкалар миңа кирәк түгел. Без Инсаф белән сүз куешкан идек: әгәр дә Зөлфия миңа гашыйк булса, ул миңа 100 сум бирә һәм ел буе алгебрадан күчертә, әгәр дә бер нәрсә дә барып чыкмаса, мин акча бирәм һәм ел буе күчертәм. Икенче атнага реферат эшләнеп бетә, аннан соң Зөлфия белән ташлашырга туры килә. Шуңарчы гына түзеп тор инде, яме Гөлкәем?»

Калган өч дәреснең ничек үтеп киткәнен Зөлфия хәтерләми дә. Ул иң арткы партага күчеп утырды, Зөлфәт сөйләшергә дип сүз башласа да сөйләшмәде. Соңгы дәресне көч-хәл белән үткәреп җибәрде дә тизрәк өенә кайтырга ашыкты.

Юлда ул теге хатны тагын бер кат укып чыгарга теләде. Аның Зөлфәтнең шундый алдакчы һәм икейөзле булуына ышанасы килмәде. Ләкин бу чынбарлык һәм аның белән килешергә кирәк иде. Хатның һәр сүзен кат-кат укып барып, Зөлфия ничек олы юлга чыкканын да абайламыйча калды. Арттан килгән КамАЗ машинасы сигнал биргәч, читкә чыгам дигәндә, ул кинәт көчле авырту сизде һәм шул ук минутта аңын югалтты…

Дүрт сәгать аның тормышы өчен көрәшкәннән соң, табиблар Зөлфияне могҗиза белән генә коткарып калдылар. Ләкин Зөлфия үзе бернәрсә дә аңламый иде. Аның бик каты башы һәм аяклары гына сызлады. Зөлфиянең янында әнисе Зәлия елап утыра иде. Кызының аңына килүен күргәч, ул сөенеченнән нишләргә дә белмәде. Зөлфия акрын тавыш белән:

– Әни, мин кайда? Син ник елыйсың? – дип сорады.

– Кызым, бәгърем, ник олы юлга чыктың? Машина астында кала яздың бит. Мин синсез нишләгән булыр идем?

Өч атнадан Зөлфияне өенә алып кайттылар. Ләкин кайтыр алдыннан табиблар аңа куркыныч диагноз куйды: умырткасы зарарлану сәбәпле, ул беркайчан да йөри алмаячак. Зөлфия бу хәбәрне бик авыр кичерде. Ләкин ул бер нәрсәне аңлый иде: сабыр булырга кирәк.

Зөлфиянең һәлакәткә юлыгуын белгәч, Зөлфәт бик борчылды. Айсылу да үзенә урын таба алмыйча йөрде. Кыз өенә кайткач та, икенче көнне сыйныфташлары аның хәлен белергә килде. Алар арасында Зөлфәт тә бар иде, ләкин Зөлфия аңа игътибар итмәскә тырышты. Егет берничә көн рәттән үзе генә дә килде, ләкин Зөлфия аны кертмәскә кушты. Ә Зөлфәтнең «Ни булды соң сиңа» дигән соравына: «Айсылудан сора», – дип җавап бирде. Айсылу да Зөлфәткә бернәрсә дә аңлата алмады. Берәр атна шулай йөргәч, Зөлфәт өметен өзде һәм, каникуллар җиткәнгә күрә, ерак бер районга китте.

Ә беркөнне Зәлия Зөлфиягә хат бирде. Бу Айсылуның хаты иде. Анда болай дип язылган: «Зөлфия, дустым, гафу ит, мин бүтән болай йөри алмыйм. Син белергә тиеш: теге вакытта мин сиңа Зөлфәтнең хаты дип бер кәгазь кисәге биргән идем бит, аны Зөлфәт язмады. Мин яздым. Белмим, нигә синнән көнләштем икән? Синең Зөлфәт белән сөйләшүеңә, бергә йөрүегезгә бик ачуым килде. Шуңа мин мондый акылсыз адымга бардым. Минем аркада, бары тик минем аркада гына син бүген йөри алмыйсың. Әгәр дә мин сиңа ул хатны бирмәгән булсам, син олы юлга чыкмаган булыр идең. Беләм, сиңа мине гафу итү җиңел булмаячак. Беркайчан гафу итмәсәң дә бел: мин синең алда гаепле булып калачакмын һәм минем сезгә комачаулыйсым килми, шуңа күрә мин авылдан китәргә уйладым. Казанда берәр техникумга керермен һәм авылга бик сирәк кенә кайтырмын. Зөлфәт тә моннан китеп барган икән, мин моны бүген генә белдем. Мин аңа барысын да аңлатып хат язармын. Мине гафу итмәсәң дә, кичер син аны, аның бит гаебе юк. Әгәр дә аңа хат язарга теләсәң, адресын хатның икенче ягына яздым. Сау бул. Кичерә алмасаң да онытма. Айсылу».

Хатның соңгы юлларын укыгач, Зөлфиягә бик моңсу булып китте. Әлбәттә, шул минутта ук кичерде ул Айсылуны. Авыр булса да, кичерде…

…Кемнеңдер акрын гына тәрәзәгә шакуы Зөлфияне күңелсез уйлардан арындырды. Зәлия өйдә түгел иде, шуңа Зөлфия ишектә кем икәнен белмәсә дә, керегез дип кычкырды. Ишек төбендә кулына өрәңге яфраклары тоткан егет басып тора иде. Зөлфия аның кем икәнен шунда ук абайлап алды. Ул – йөзеннән беркайчан да елмаю китмәгән Зөлфәт иде…

Алисә АБДУЛЛИНА.

Арча Укучылар Сараеның «Тукай якташы» яшь журналистлар клубы әгъзасы.

Комментарии