Үкенеч

Үкенеч

(Хикәя)

Күңелсез төш күреп уянды бүген Алинә.

Авылда. Туып-үскән йорты, нигезе, имеш. Язгы кояшлы көн. Кояш нурлары битне иркәли, җанга рәхәтлек бирә. Тик менә Алинәләрнең йорты тирәсенә генә кояш үзенең нурларын сибәргә теләми: ишегалды, бакча, сарай – барысы да төнге караңгылыкта утырган кебек. Шул арада сарайдан Алинәләрнең сугымлыкка дип асраган соңгы бозаулары йөгереп чыкты да, әле капка, әле бакча ишеге янына килеп, иреккә чыгарга омтылды. Шулчак каяндыр Алинәнең әнисе Сания апаның: «Кызым, берүк чыгарып җибәрә күрмә!» – дигән тавышы ишетелде. Алинә, әнисен барлап, як-ягына каранган арада, бозау, ачык ишектән чыгып китеп, сукаланган бакчаны аркылы кисеп, авыл буйлап йөгереп китте. «Бәррәч, әле бит кешеләрнең бакчаларында кар ята. Ә безнең бакчаны кем сукалап чыкты икән соң?» – дип гаҗәпкә калды Алинә.

Төшен әллә нәрсәләргә юрап бетерде ул. Алар һаман шул бер үк нәрсәгә әйләнеп кайта иде. Әтисе үләр алдыннан да шушыңа охшаган төш күргән иде Алинә. Ишегалдыңнан малың чыгып китү, сукаланган җир – болар барысы да якын кешеңнең үлеменә дип юраган иде туганнары. Күрше-тирә әбиләр: «Төшнең бит аның кырык елдан соң да юш килүе бар. Бер дә борчылмагыз», – дип юаттылар.

Кырык елны көтмәде шул әлеге юраулар. Өч ай да үтмәде, сигез яшендә әтисез калды Алинә. Кичен су керергә дип киткән ир үз аяклары белән әйләнеп кайтмады. Ишегалды тулы мал, салып бетермәгән йорт, бала белән тол калды Сания. Ярый ла типтереп яшәрлек байлык белән калган булсаң. Гомер буе чит хатыннар белән санаторийларга йөргән ирнең каян килеп акчасы булсын ди инде?! Ун ел бергә яшәп, хатыны белән кызына бер кием, бер чәчәк тә алып биргәне булмады аның. Беркайда да эшләмәгән Сания кешедән бурычка акча алып киенде, Алинәсен дә карады. Аннары бурычын өчкә-дүрткә бүлеп кайтара иде. Ел саен өчәр-дүртәр баш үгез үстереп сатып, ишегалды тулы кош-корт карап, ике-өч сыер асрап, бер тиенен дә күрмәде Сания.

Тол калгач, иренең бурычларын сорап, бер-бер артлы халык килә башлады. Күпме еллар буена җыйган бурычны сатылып беткән маллар да каплап бетерә алмады. Түземлеге беткән Сания, тырышып-тырмашып салып бетергән йортын сатып, авылның иске генә бер өенә күченеп яшәргә мәҗбүр булды. Колхозга сыер савучы булып урнашты. Хезмәт хакы хисабына бирелгән икмәк-печәннәрен сатып, тиененә кадәр җыйды. Ашамаса ашамады, киенмәсә киенмәде, әмма Алинәсен институтка укырга кертте.

«Төше дә тапкан бит керер вакыт, – дип, кемгәдер ризасызлык белдереп алды Алинә. – Бүген болай да авыр көн булачак, өстәвенә төше җәфалый».

Алинә, кесә телефонын алып, әнисенең номерын җыйды.

– Балам, күз нурым, ни хәлләрең бар? – дип тезеп китте Сания апа, яшь аралаш.

– Әйбәт, әни, әйбәт. Үзең ни хәлләрдә?

– Нигә бер дә шалтыратып, хәлләремне белмисең, балам? Тавышыңны атнага якын ишеткәнем юк бит инде, – дип үпкәләп куйды әни кеше.

– Вакытым юк бит, әни. Сессия, имтиханнар тапшырып йөрим. Үзең шалтыратсаң да ярый инде.

– Балам, беләсең бит инде безнең хәлләрне. Һаман шул акча юклык. Әле менә кичә күрше Равил абыең соңгы тиеннәремә бер төрле дару алып кайтып бирде… – дип тезеп китте кызы белән сөйләшүгә сусаган Сания апа.

– Кайсы җирең авырта, әни? Нинди дару ул?

– Нәрсә булсын инде, кызым, тагын шул аркамдагы чәнчү кузгалды. Ни суларга, ни рәтләп йөрергә ирек бирми. Көне-көне белән бөтенләй кузгала алмый ятам. Үпкә, диләр. Ә син борчылма, балам, имтиханнарыңны тапшыр. Сине дә бик сагындым инде, кышкы ялга яныма кайтырсың, Алла боерса.

– Белмим инде, авылга бик кайтасым да килми. Җае чыкса, әйләнермен, – диде Алинә, төксе генә.

– Кызым, исән-сау йөр, яме. Аша, ач йөри күрмә.

– Бала-чага түгел бит инде мин, – дип үпкәләгәндәй булды Алинә.

Алинә, бер кат ашап-эчкәч, бизәнде-ясанды да сөйгәне Айнур белән очрашуга китте. Кыз элеккечә шат күңелле түгел иде бүген. Күңелсезлекләре дә бер-бер артлы килеп кенә тора бит аның. Төннәр буе ямьсез төшләр күреп саташу дисеңме, кәефен бозып, әнисенең: «Кайт», – дип өзгәләнүе дисеңме, ә иң мөһиме – ике көннән Айнуры армия сафларына китеп барачак. Шушы ике көнне Айнур белән үткәрергә карар кылды Алинә.

***

Ике көн сизелмичә дә үтеп китте. Айнурын поездга утыртып озатып җибәргәч, күз яшьләрен сөртә-сөртә, тулай торакка кайтты. Аны ярсулы карашы белән Айсылу каршы алды.

– Син нәрсә, кызый, кая югалдың? Ни бер хәбәрең юк, җитмәсә, телефоныңны сүндереп куйгансың. Кабыз тизрәк, – дип кычкырды ул, нидер әйтергә теләгән күзләрен читкә яшереп. Сумкасы төбеннән ашыга-ашыга телефон эзләгән Алинәне: «Утыр әле, утыр, әйдә, бергәләп эзлик», – дип, ипләп кенә караватка утыртты. Ә үзе, эченнән генә, Алинәне юатыр сүзләр эзләде.

Телефонына килгән смс хәбәрне укыгач, бер – кулындагы телефонына, бер Айсылуга карап, тораташтай катып калды Алинә. Аннары:

– Айсылу, әнием үлгән бит минем, әнием үлгән, – дип елап җибәрде.

– Кайда йөрдең соң син, кызый? Кайда йөрдең? Әниеңнең авыру икәнен белә торып, кем инде дөньясын оныта? – дип, үзе дә елый-елый такмаклады Айсылу, Алинәне кочагына алып.

– Мин, мин… Мин гаепле аның үлемендә. Ул сизенгән, үзенең үләсен белгән, шуңа өзгәләнеп чакырган ул мине, – дип ярсый-ярсый елады Алинә.

– Әниеңне кичә үк җирләделәр. Сиңа хәзер аның каберенә барып, кичерүен генә сорарга кала, – диде Айсылу, йомшаграк булырга тырышып.

– Ничек инде җирләделәр? Ә мин?.. Мин бит аның бердәнбер баласы?

– Әллә кая китеп югалган кешене көтеп тора алмыйлар инде, – диде Айсылу, сабыр булырга тырышып.

– Миңа авылга кайтырга кирәк. Бүген үк. Хәзер үк, – дип, әйберләрен җыя башлады Алинә.

Алтмыш биш чакрым юлны бик озак кайткан кебек тоелды. Кайту белән үк йорт тирәләрен елый-елый әйләнде дә эчкә үтте. Һәрбер нәрсә үз урынында монда. Алинә, уңайсызланып кына, өй түрендәге өстәл янына килеп утырды. Өстәл өстендәге пакетны ачкач, бик күп фотосурәтләр килеп чыкты. «Минем фотосурәтләр бит бу… И-и-и, әнием, кызың кайтмагач, шуларны карап юангансыңдыр инде син», – дип, тагын елап җибәрде Алинә.

Дини календарь китабы эчендә Алинәнең әнисенә язган котлау открыткалары ята. Аларны кат-кат укып чыкты Алинә. Нинди матур сүзләр белән язылган алар! Үсеп, укырга киткәч, шул матур сүзләрнең бер-икесен генә әнисенә еш кабатлаган булсамы?.. Бәлки аңа хәзер бу кадәр үк авыр да булмас иде.

Кычкырып еламас өчен иреннәрен тешләп, күзләре белән өйнең бар җирен айкарга кереште ул. Шулчак аның күзе суыткыч өстендәге тартмага төште. Тартманы ачкач, телсез калгандай булды: тартма дару исемнәре язылган кәгазьләр белән шыплап тулган иде. «И әни, моның кадәр даруларга ничекләр акча җиткердең соң син?» – дип уйлап куйды Алинә. Аннан соң үзе белән бер яшьлек суыткычны ачып җибәрде: кәгазьгә төреп куелган биш-алты конфет, инде кырыйлары бозылырга да өлгергән алмаларны кулларына алды да кычкыра-кычкыра еларга тотынды. Ә үзе, бертуктаусыз: «Соңардым бит, әнием, соңардым. Гафу ит мине берүк, кичерә күр», – дип кабатлады. Елый-елый, күршеләре Сара апаның да кергәнен сизмәде.

– Әй гомер, диген… Фани дөньяда бер тиенлек тә рәхәт күрмәде инде, ахирәткәем. Балалар йортында үсеп, холыксыз ир белән яшәве генә җитмәгән, синең өчен өзгәләнеп, чире өчен кимсенеп яшәп, яшьли үлде дә китте, җаныкаем. Теге дөньяда каберләрен нурлы итеп, рәхәтләрдә яшәтсәң иде инде, Раббым, – дип такмаклады Сара апа. – Кулымда җан биргәндә дә: «Алинәм», – дип кабатлады. Бер дә дөрес эшләмәдең инде, кызым. Газиз әниеңне җирләргә дә кайтмадың бит, ә?!.

– Беләм, Сара апа, төзәтә алмаслык хата эшләдем. Тик нигә мине көтеп тормадыгыз соң? Газиз әниемне соңгы тапкыр күрергә, битләреннән үбәргә хакым булгандыр бит инде минем? – дип үксүен дәвам итте Алинә.

– Булуын булгандыр да… Синең кайчан пәйда буласыңны кем белгән? Телефоның җавап бирмәгәч, тулай торакка бардым сине эзләп. Анда да берни белмәгәч, кайлардан гына эзләргә тиеш идем соң мин сине? Аннары: «Ярар, балам, әйдә миңа керик. Тамагың да ачкандыр, чәйләр эчик», – дип өстәде.

***

Бер кат чәйләр эчеп җылынгач, Алинә зиратка барырга җыенды.

– Хәзер, кызым, аз гына көтеп тор да, китәбез, – диде Сара апа.

– Юк, Сара апа, үзем генә барыйм әле мин. Әйтәсе сүзләрем бик күп җыелды, – дип каршы төште Алинә.

Алинә кышкы зираттагы тынлыктан бераз шүрләп куйды. Әнисенең каберен тиз күреп алды. Яшьләрен тыя алмыйча, кабер каршына килеп тезләнде.

– Әнием, чакырган идең, кайттым мин… Тик соңардым шул. Кичер мине, әнкәй, бер үк кичерә күр. Син уйлаганча, син теләгәнчә үрнәк кыз була алмавым өчен кичер, – дип, әнисе белән бик озак сөйләште Алинә. Шулчак балачакта булган бер вакыйга исенә төште аның.

…Әтисе үлеп, йорт-җирне, мал-туарны сатып бетереп, авылдагы бер иске йортка күчеп яши башлаган чаклары. Алинә беренче сыйныфта укый, әнисе колхозда сыер сава. Колхоз хезмәт хакын икмәк-печәнләтә генә бирә. Акчага тилмергән колхозчы икмәк-печәнен юк кына бәягә сатып җибәрә инде.

Чираттагы икмәк саткан акчага әнисе Алинәгә өр-яңа җылы киез итек алып кидерде. И сөенде дә инде Алинә, яңа итекләрен күреп. Сара апасы янына да кереп чыкты, сыйныфташларына күрсәтеп кайтты. «Карап кына ки, яме! – диде аңа әнисе. – Ел саен ала алмыйбыз. Киләсе елга, Алла боерса, өстеңне карарбыз». Нинди генә матур сүзләр әйтеп бетермәде әнисенә. Алтыным, яратканым, иң әйбәтем, бәгырем – берсе дә калмады. Кичкә таба шул итекләрне киеп, чишмә тавына бозда шуарга китте. Шактый озак шуды. Кайтыр юлга борылгач, аны өлкәнрәк сыйныф малайлары уратып алды.

– Ай-яй, Алинә, каян алдың әле мондый матур итекләрне?

– Әллә яңа инде?!

– Мондый матур итекләрне күргән юк әле минем.

– Әнием алды. Өр-яңа, – дип мактанды Алинә, итекләренә карап.

– Ә син беләсеңме соң, Алинә, яңа итекләр белән бит су ерырга кирәк. Алайса алар тиз ертылалар, – диде малайлар, җитди кыяфәт чыгарып.

Алинә, аны-моны уйлап тормастан, улаклар буйлап агып торган чишмә суына керде дә басты. Арлы-бирле йөрде. Ул арада көлешә-көлешә, малайлар да таралышты. Алинәнең генә һич тә кайтасы килмәде. Уйлады-уйлады да бозда тагын бераз шуарга булды.

Баласын көтеп аптыраган Сания, Алинәне күргәч, көләргә дә, еларга да белмәде. Юешләнеп каткан итекләр, җылыга кергәч тә, тиз генә җебемәделәр, әнисенә кызының итекләрен кисеп алырга туры килде. Аннары Алинәнең туңып кызарган аякларын ике күкрәк арасына куеп елады да елады. Ул күз яшьләрендә дөньяга нәфрәт тә, баласын кызгану хисе дә – барысы да булгандыр. Берничә көннән әнисе үзенә яңа галошлар аласы дип җыйнап куйган акчасына тагын киез итек алып кидерде. Үзе фермага юка бер галош, төпсез ыштан белән йөрсә йөрде, тик газиз баласын кеше арасында ким-хур итмәскә тырышты. Үпкә авырулары шулар нәтиҗәсендә килеп чыкты да инде аның.

***

…Иртән торып ашап-эчкәннән соң юлга кузгалырга булды Алинә.

– Сара апа, зинһар өчен безнең йортка күз-колак бул инде, яме… – дип сүз башлады ул китәр алдыннан.

– Бер дә борчылма, кызым. Тик, Алинә, әллә ничек булса да сорыйм инде, алга таба нишләргә соң синең исәбең?

– Кайтачакмын мин, Сара апа, туган нигеземә, ләкин бу бер-ике елда түгел әле. Йөрәк яраларым бераз төзәлсен инде. Авыл халкының кырын карашын тоеп яшәве кыен булачак миңа.

– Исән-сау йөр, балам. Үзеңнекен үзең беләсеңдер. Кайткалап йөр. Синең өчен ишекләрем һәрчак ачык…

Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА-ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Комментарии