Зур сынаулар аша…

Зур сынаулар аша…

Урамда яз. Кояш көлә. Сыерчыклар сайраша. Рәхәт, күңелле… Гөлия нигәдер башка ел фасылларына караганда язны үз итә. Кар эреп, бар дөнья яшеллеккә чумып, кояш җылыта башлауга аның өчен бәйрәм башлана. Җәй көнен дә ярата ул: бакчада чүп утап кояшта каралып бетә, әмма барыбер никтер язны якынрак күрә. Туган көне яз аенда булгангадыр, бәлки.

Быел туган көнен Казанда үткәрергә туры килде. Гөлия Икътисад институтында, 2нче курста белем ала иде. Бергә укыган кызлар, егетләр – барысы да котладылар! Кичкә Гөлия егете Азат һәм тагын ике иптәше белән «Туган авылым» күңел ачу үзәгендә бәйрәмне билгеләп алырга сөйләштеләр. Анда алар кичке 11гә кадәр боулинг уйнады, өстәл артында утырды. Атна ахырында исә авылда шашлыкка җыелдылар.

Түгәрәк дата да түгел, бары 19 яшь кенә тулды әле Гөлиягә, ләкин зурлап үткәрделәр, көлделәр, биеделәр, сөенделәр. Берничә көннән бу мизгелне күз яшьләре белән искә төшерергә туры килер дип берсенең дә башына килмәде…

Сабантуйлар да әйбәт кенә үтте, Гөлия бар җирдә дә үзенең сөйгәне Азат белән иде. Аларга карап кызыгучы да, сокланучы да, көнләшүче дә булгандыр инде.

18нче июнь көнне беренче имтиханы иде Гөлиянең. Кыз өчен сынауларның иң авыры. Көнен дә, төнен дә әзерләнде ул аңа. Имтихан көнне генә иртән торып шәһәргә китәргә уйлады. Аны тукталышка әтисе озата менде. Бер сәгатькә якын автобус көтсәләр дә, ул килмәде. Соңрак такси тотып, Гөлия шуның белән генә Казанга китте.

Имтиханын да яхшы гына тапшырды. Башкаларны көтеп тормады, зачеткасын да кулына алмыйча, бергә укыган иптәш кызына алырга кушып Азат янына йөгерде. Кич белән күрше авылда кичке Сабантуй буласы, авылга кире кайтып җитешергә кирәк. Алар Азат белән төрле планнар төзеп кайтканда, сөйләшүне телефон тавышы бозды. Бу Гөлиянең әнисе иде. Ул кызының озак кайтуларына борчылып, кайда булулары белән кызыксынды.

– Әнием, 10 минуттан кайтып җитәбез, без Кырлай кырыенда, – диде Гөлия. Шуннан соң Кадрия апа ашыгып чәй куйды, аш пешеп кенә чыккан, мунча ягылган иде. Соңгы сөйләшүдән соң биш минут та узмады, күрше хатыны керде. Ул Азатларның өй телефоны номерын сорап, куркыныч хәбәр алып кергән иде:

– Азат юл һәлакәтенә очраган – диде ул.

Кадрия апаның башы әйләнеп китте. Ул бары тик:

– Анда Гөлия дә бар бит… – диеп ачыргаланып кычкырып җибәрде дә телефонга ябышты. Ләкин кызының телефоныннан бер чит кызның тавышы ишетелә иде: «Абонент недоступен или находится вне зоны действия сети…»

Урамга йөгереп чыкканда берәү дә юк, җитмәсә ире дә күрше авылда эштә. Шулвакыт, күршедә генә яшәгән, иренә туган тиешле абыйсы каяндыр кайтты. Алар фаҗига булган урынга барып җиткәндә кеше алай ук күп түгел иде әле. Гөлияне чирәмгә яткырганнар, ул аңында түгел. Шунда МЧС хезмәткәрләренең «ул исән түгел» дигән тавышы ишетелде, әмма бу сүзләр Кадрия апаның аңына барып җитмәде. Аны башта кызы янына җибәрмәделәр. Ашыгыч ярдәм машинасы да көттереп кенә килде. Кадрия апа ул машинада кызы янына утырды. Гөлиянең аягына кагылмаска куштылар. Ана кеше кызының үлүенә ышанмады. Шунда гына ул кызының әкрен генә сулыш алуына игътибар итте.

Арчада табиблар кисәтелгән һәм аларны көтеп торалар иде инде. Карауга ук, ике аягы да сынган, дигән нәтиҗә ясадылар. Аны реанимациягә кертеп салдылар. Каршы машинада булган тагын бер кыз аңында түгел иде. Аны да реанимациягә алып керделәр. Барлык туганнар да бик тиз җыелышып беттеләр. Реанимациягә бик күп кан ташыдылар. Ләкин Гөлиягә кан кирәк диеп әйтмәделәр. Аякларын катырып куйдылар. Икенче иртә җитте, әмма Гөлия әле һаман аңына килмәде.

Икенче көнне Казаннан машина килеп, аны РКБга, реанимациягә урнаштырдылар. Табиб булып эшләүче туганнары Гөлиянең әнисенә кызның әле дә аңына килмәвен үзенчә аңлатты: «Авыртуны сизмәсен өчен йоклаталар», – диделәр. Реанимациягә кеше кертмәделәр, андагы баш табиб Гөлиянең хәлен әйтергә чыкканда:

– Ходайдан сорагыз, без берни дә ышандырмыйбыз, бары тик могҗиза белән генә исән калырга мөмкин. Хәле бик авыр, – диде.

Гөлиянең комада ятканлыгын бары бер атнадан соң гына очраклы рәвештә белделәр. Комада ул 23 көн үткәрде. Ул көннәрдә әнисе белән әтисенең түгелгән күз яшьләре… Көн саен диярлек Казан–Арча юлы тапталды … Апасы белән 5 минут та сүзсез тора алмаган энесе дә аны сагынды… Бөтен авыл, көн саен, Гөлия турында берәр хәбәр ишетергә киләләр, әмма бернинди яңалык та ишетмиләр иде.

Гөлия 9нчы июльдә күзләрен ачты. Гәүдәсенең уң ягы берни дә сизми, куллары эшләмәде. Табиблар аны башта яңадан сөйләшергә өйрәтергә туры килергә мөмкин дисәләр дә, алай булмады. Гөлия соңгы бер елны гына хәтерләмәде. Кешеләрне таныды, башы эшләде, әкрен генә булса да сөйләште, көлде. Аңа бары тик йөрергә генә ярамый иде, тәүлекнең 24 сәгатен ятып үткәрергә мәҗбүр булды ул. Бер атнадан аны Арча үзәк хастаханәсенә күчерделәр. Анда 1 ай ятты. Өеннән 18нче июньдә киткән булса, 1нче августта гына кире әйләнеп кайтты. Аны бөтен урам җыйнаулашып каршы алдылар.

Көн арты көн акрын гына уза торды. Иртән уянасың, барысы да нидер эшли, нәрсә беләндер мәшгуль… Кечкенә сеңлесенә кадәр йөгереп йөри… Бары Гөлия генә иртән уяна да кичкә кадәр бер урында тик ята. Аннан тагын шулай. Һәм тагын… Эшләргә яраткан, йөреп торган, яңа гына 19 яшен тутырган кыз өчен үзенең яңа хәле белән килешү бик авыр булды. Үлгән булсам, әйбәтрәк булыр иде дигән сүзләрне дә аз әйтмәде ул.

Юл һәлакәтенә Азат белән бергә очрады алар. Азатның кулларына гына зыян килгән иде. Гөлиянең ике аягы да өч җирдән сынган. Аларның өчесендә дә Илизаров аппараты тора. Аякларны бөгеп тә булмый иде. Үкчәләрнең инде тиресе кубып тишелгән, урын-җиргә куеп булмый – авырта, күтәртеп куйсаң гына. Аяклар иртәдән сызлый башлыйлар. Гөлиянең инде елаудан күзләре дә арды. Бер көндә барысын да югалтып, бернигә ярамаган кеше булып тик яту бик авыр иде аңа. Аның хәлен белергә бик күп кеше килде, ләкин берсе дә хәлен җиңеләйтмәде, киресенчә, Гөлиягә барысы да аны жәллиләр шикелле тоелды, ә кызның үзен жәлләтәсе килмәде.

РКБга бер баруда бер аякка операция ясарга кирәк диделәр. Гөлия каршы килмәде. Операция октябрьдә булды, икенче көнне аңа аякларына басарга куштылар. Ул култык таяклары белән акрын гына йөри башлады. Соңрак, өенә кайткач, таякларны да ташлады. Гөлиягә бар авырлыклар да беткән кебек тоелды… Әмма барысы да тоелган гына икән шул. Берәр айдан аяклары үтереп авырта башлады. Декабрь азагында инде бөтенләй йөри алмас дәрәҗәгә җитте. Ялгыш кына селкенеп куйса да, җан ачысы белән кычкыра иде ул. Аягы берничә җирдән шеште, үлекләде, аннан йә тишелде, йә ярдылар. РКБдан аларны Казанның 5нче больницасына җибәрделәр. Ләкин Гөлияләргә кирәкле бүлек Яңа ел бәйрәме ялларына ябылгач, аларны кабул итмәделәр, гыйнварда килергә куштылар.

Яңа елда барысы да көлешеп йөргәндә, Гөлия бәйрәмне бозмас өчен генә мәҗбүри елмайды. Ул инде селкенә дә алмый иде. 11нче гыйнварны көчкә көтеп җиткерде кыз, хастаханәгә дә теләп барды, операциядән дә курыкмады. Берәр атна тикшергәннән соң, операция ясадылар. Хәленең никадәр начар булуын аңа ахырдан гына әйттеләр: «Берәр атнага соңга калган булсаң, инде бөтенләй килер йөрүең мәгънәсе булмас иде. Үлек канга киткән булган», диделәр. Шуннан соң Гөлиянең хәле көннән көн яхшырды. Әйе, больницада озак ятты ул, ике айга якын. Аннан соң да больница юлын берничә тапкыр таптарга туры килде әле.

Менә көтелгән көн килеп җитте. Гөлиягә җитмәс төсле тоелган көн иде бу. Ул инде гомердә дә сыланып торган чалбар кия алмас, озын үкчәле туфлиләргә басмас кебек иде. Җәйдә аның аякларыннан аппаратларны да алдылар, ул инде өр-яңа кеше иде. Берәр ай өендә ятты да, Казанга китте кыз. Эш, яңа танышлар… Яңа тормыш… Әмма ел саен юл һәлакәтенә очраган көнне һәм бу җиргә яңадан туган көнне ул искә ала иде. Әле кайчан гына ул ник үлмәвенә уфтанып утырды…

***

Яңадан туган кызның беренче тапкыр рәхмәт әйтүе хастаханәдә бер татар егете белән танышкач булды. Күңелле егет иде ул. Кызның кәефе булмаганда, Марат теләсә нәрсә сөйләп, көлдертеп, гел Гөлиянең кәефен күтәрә иде. Ул да хастаханәгә юл һаләкәтеннән соң эләккән булып чыкты. Хастаханәдән чыккач, алар бераз аралаштылар да, аннан соң һәрберсенең үз тормышы, үз проблемалары килеп чыгып бер-берсен оныттылар. Гөлиянең тормышында егетләр бик күп очрады: кайсы гади дус кына булса, кайсы ниндидер мөнәсәбәтләр өмет иттеләр. Ләкин Гөлия берсен дә йөрәгенә якын китермәде, нигә икәнен дә белми иде, үзен беркем белән дә күз алдына китерә алмады ул. Хастаханәдә Маратка гашыйк булмаган кебек тоелса да, бөтен егетне аның белән чагыштырып карый иде.

Башта гади эшче генә булса да, ул үсте, остарды. Хәзер Казанда һәм Русиянең берничә башка шәһәрләрендә үзенең офисы бар. Бар ягы да түгәрәк төсле, әмма ләкин йөрәгенә генә берәүне дә якын китерә алмый.

Бүген Гөлиянең туган көне, 24 яшь тула. Ә ул һаман ялгызы. Ул шулай дип уйлап көзгегә карап елмайды да: «Бу ялларда өйгә кайтырга кирәк. Сабантуйларга әти-әнигә бүләк ясармын», диеп уйлады. Әйе, өенә кайтмаганына да ярты елга якын вакыт узып киткән. Соңгы тапкыр Яңа ел алдыннан кайткан иде.

Эштә аны барысы да туган көне белән котладылар. Көн уңышлы гына үтте, ул эштән иртәрәк китәргә теләгән иде, әмма соңгы секундта аңа эш буенча мөрәҗәгать иттеләр. Гөлия тәрәзәгә карап тора иде, ишектән мөлаем гына бер ир тавышы ишетелде. Ир тәкъдимен әйтеп бетергәч кенә борылды Гөлия, әмма никтер күтәрелеп карыйсы килмәде.

– Мин сезнең тәкъдимегезгә риза, – диде ул коры гына. – Бирегез кәгазьләрегезне, кул куям да китәм, ашыга идем.

Ир һаман да берни эндәшмәде. Баскан килеш катып калган иде ул. Гөлия шунда гына башын күтәрде… күтәрде һәм Маратны күрде. Бер минут алар сүзсез генә карашып тордылар, берсенең дә сүз әйтергә телләре әйләнмәде. Шуннан соң гына Марат:

– 4 ел… мин сине 4 ел эзләдем. Телефоныңны алмыйсың, адресыңны калдырмадың, син киттең дә югалдың. Мин… сагындым…

Гөлия йөрәгенең беркайчан да моның кадәр типкәне юк иде. Маратның сүзләренә берәр ничек җавап бирергә кирәк иде инде. Әмма телгә бернинди сүзләр дә килми. Әйе, аңа гына сөйләргә теләгән, әмма кирәкмәгән меңләгән тарих башта йөри, әмма ни дип җавап бирергә?! Хәйран вакыт үтте. Марат башын иде дә:

– Мин соңарганмындыр инде, син бик чибәр, синең инде ирең, балаларың бардыр. Мин сине беренче күрүдә үк яраттым. Ул вакытта син, «миңа җитди мөнәсәбәтләр кирәк түгел», дигәч, мин синең дустың гына булырга ризалаштым, минем сине югалтасым килмәде…

Туган көнең белән сине! Мин хәтерлим. Ә хәтерлисеңме, ул вакытта туган көнең хастаханәдә булды. Мин сине иртән коридорда очраттым, шунда котладым, аннан төнге икегә кадәр утырдык…

– Син мине ул вакытта иң беренче кеше булып котладың, акрын гына кочакладың да, йомшак кына биттән үптең. Син ул көнне көндез булмадың, кичкә миңа конфетлар алып килдең. Алар шундый тәмле иде. Мин онытмадым. Юк, минем ирем дә, балаларым да юк… Мин сине көттем…

– Мин яратам сине. Югалма… Качма миннән зинһар. Мин синнән башка бер сәгать тә дә үткәрергә теләмим.

– Мин дә… мин дә сине яратам. Мин дә үз янымда башка берәүне дә күз алдыма китерә алмыйм… синнән башка.

Гөлия ул көнне әниләренә кайтмады. Бер атнадан Марат аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, кыз, әлбәттә, ризалашты. Шул юл һәлакәтеннән соң аның тормышында башка зур сынаулар очрамады. Гөлия үзен ире Марат һәм яраткан улы Искәндәр янында дөньядагы иң бәхетле кеше итеп сизде!

Алинә ХӘНӘФИЕВА.

Арча районы, Ташкичү авылы.

Зур сынаулар аша..., 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии