Бәхилләшү

Җәйге бер матур сихри иртәдә Ландыш эшкә барырга чыкты. Көткән автобус тиз килде. Ландыш җайлы гына урынга кереп утырды да яшеллеккә күмелгән тирәлеккә сокланып барды. Күңеленнән шигъри юллар сырлады, бүгенге әңгәмәдәшенә биреләчәк сорауларын барлады.

Шулай күпме хисләргә бирелеп барган булыр иде икән, аны янәшәсенә килеп баскан берәүнең тавышы сискәндереп җибәрде:

– Сәлам, Ландыш. Хәлләрең ничек? Иртән-иртүк кая барыш? – дип, һич тартынмый бер-бер артлы сорауларын яудырды чая егет.

– Без синең белән танышмыни? – диде кыз, гаҗәпкә калып.

– Мин бит бу – Данис. Күрше авылга кунакка килеп, минем белән сугышып йөргән чакларыңны хәтерләмисеңмени?

– Менә сиңа мә. Сине шул дәрәҗәдә үзгәрерсең дип уйламаган идем. Мине «кайчан үсәсең инде» дип, аптыратып бетергән Данисмы инде син?

– Ә син бер дә үзгәрмәгәнсең. Һаман шундый чибәр, серле… Кайларга таба юл тоттың?

– Менә бүген университетта бер профессор белән сәгать унда очрашырга сүз куешкан идек. Интервью аласы иде.

– Нәрсә, син журналист кисәге мәллә соң?

– Кисәге генә түгел инде хәзер. Өч елдан артык тугрылык саклыйм әлеге профессиягә, – дип җавап кайтарды Ландыш, әдәби телгә күчеп. – Тик бүген өйдән иртәрәк чыкканмын. Хәзер шактый көтеп торырга туры киләчәк.

– Каршы килмәсәң, университет кафесына кереп тамак ялгап чыгар идек, – дип тәкъдим ясады Данис, форсатны кулдан ычкындырмыйча.

Автобустан төшеп, алар бергәләшеп юл буендагы кафега сугылып чыгарга булды. Моннан җиде-сигез ел элек булган вакыйгаларны искә алдылар. Данисның Ландышны капка төбеннән өенә кертмичә, елатып бетергәннәрен, Ландыш өчен егетләр белән сугышканнарын, Данисның Ландышның чыгарылыш кичәсенә чәчәк бәйләме тотып килгәннәрен – барысын да искә алып, рәхәтләнеп көлделәр.

– Я, мине сөйләтәсең дә сөйләтәсең, ә үзең турында берни дә сөйләмисең. Нинди җилләр ташлады инде сине башкалабызга? – дип, сорап куйды Ландыш.

– Университетны тәмамлагач, туган авылым мәктәбенә кайттым. Биш ел география укытам. Аттестация үтеп йөрүем, вак-төяк эшләр белән килгән идем, – дип җавап кайтарды Данис.

– Өйләнмәдеңме соң әле? – дип кызыксынды Ландыш.

– Юк шул. Синең кебек күңелгә ошаган кызлар очраса, өйләнгән дә булыр идем, – дип, төрттереп куйды Данис.

Шушы бер сәгатьтән дә артыкка сузылмаган әлеге очрашу икесенең дә тормышына гүзәл, матур үзгәрешләр алып килә. Икесенең дә күңел түрләрендә инде мәктәп елларында ук барлыкка килгән гашыйклык хисе көннән-көн зураеп, ихлас бер яратуга әверелә. Берөзлексез шалтыратулар, очрашулар ике йөрәк арасын көннән-көн якынайтты гына. Тик Даниска Ландышның үзеннән читтә яшәве, эшләве генә ошамый. Беркөн ул сөйгәненә тәкъдим ясый:

– Ландыш, авылыбыз мәктәбенә укытучылар җитми. Авылга кайтып, бергә-бергә эшләүгә син ничек карыйсың? – ди ул турыдан бәреп.

– Белмим инде. Минем бит педагогика институтында укыган вакытта алган ай ярым практикамнан башка осталыгым да юк. Булдыра алырмынмы икән соң? – ди Ландыш. Соңыннан: «Эш урыны тәкъдим итсәләр, нигә әле үземне яңа өлкәдә сынап карамаска?!» – дип өстәп тә куя.

Шушы сөйләшүдән соң Ландыш журналистлык эшен ташлап, күрше авылга укытучы булып кайта. Башка авылга йөреп укыту да ялыктырмый. Сөйгәнен һәркөн янәшәсендә күрү олы бәхет була аның өчен. Хезмәттәшләре дә, укучылары да ярата, ихтирам итә Ландышны. Тик арада әле яңа гына хезмәт юлын башлап җибәргән яшь кыз – Алсу гына өнәп бетерми аны. «Минем сыйныфтагы Фәләнгә дөрес билге куймагансың”, – дип бәйләнә, Даниска Ландыш турында теләсә нәрсә сөйли, тырнак астыннан кер эзләп, аның үзәгенә үтә.

Беркөн мәктәпкә зур тикшерү килә. Сыйныф журналының тарих фәнен ачкач, журналның шактый тутырылмаганлыгы ачыклана һәм Ландышка зур шелтә эләгә. Ул тиз генә укытучылар кабинетына килеп керә дә журналны Алсуга тоттыра:

– Я, менә кара. Минем тырнак астыннан кер эзләп, вакытыңны әрәм иткәнче, журналны рәткә китерер идең, ичмасам, – ди.

Ачуыннан кызарынган, бүртенгән Алсу журналны ала да:

– Бөтен кеше алдында шар ярганчы, үземә генә әйтсәң дә була иде. Бу сүзләрең өчен үкенәчәксең әле син, кызый, – дип, янап чыгып китә.

Ай артыннан ай үтә. Кышкы каникулдан соң Ландыш мәктәпкә килә алмый. Салкын тидереп, айга якын хастаханәдә ята. Данис атна саен сөйгәне янына ашкына. Бер-ике атна шулай барысы да яхшы гына баргач, хәлләр үзгәрә дә куя: Данис шалтыратмый башлый, Ландышның шалтыратуларына да җавап бирми. Андый чакта башка юньле уй киләмени?! «Авырып киткән мәллә?» – дигән уйлар белән Ландыш хезмәттәшенә шалтырата.

– Сау-сәламәт синең Данисың. Алсу белән туй итәргә әзерләнеп йөри, чүпрәк баш, – дип, ачудан барысын да әйтеп сала хезмәттәше. – Ә син терел, уйлама ул хакта. Ирләр барысы да кабахәт инде алар.

Терел, диме? Терелерсең монда. Җан ярасын кайда дәвалыйлар икән соң? Өйләнә, диме? Булмас, Данис андый адымга бармас.

Кабахәт, диме? Кем? Үч алу теләге белән янган Алсумы? Әллә, тау-тау вәгъдәләр биреп, сөйгәнен түбәнсеткән Данисмы?

Тик үз күзләре белән күрмичә, беркемгә дә ышанмады Ландыш. Ә инде эшкә чыгып, укытучылар кабинетына килеп кереп, Алсу белән Данисны кочаклашкан хәлдә күргәч, барысын да аңлады ул.

– Нәрсә, кайттың дамыни? Ә мин сине бөтенләйгә киткәнсеңдер, дип торам, – дип, зәһәрләнеп сүз башлады Алсу.

Ландыш исә аның ни әйткәнен дә ишетмәде. Ул, күзләрен тутырып, бер җылы сүз көтеп, Даниска карап тора иде. Данис сүз дәшәргә җыенмагач, кыз үзе башлады:

– Сезне өйләнешәләр, дип әйтәләр. Дөресме?

Данис мондый турыдан-туры сорауны көтмәгән иде, аптырап калды. Әңгәмәгә Алсу да кушылды:

– Әйе, өйләнешәбез. Укулар беткәч тә, җәйгә, – диде.

– Шулай килеп чыкты инде, Ландыш. Гафу ит мине, ачу саклама, – дип, Алсу сүзләрен кабатлады Данис.

“Гаҗәп. Нинди шук, шаян егеттән бер авыз сүз әйтергә куркып торучы «мәми авыз”га ничек әверелә алды икән?» – дип уйлап куйды Ландыш.

– Ярар соң. Сез шулай хәл иткәнсез икән, бәхетле булыгыз дияргә генә кала. Ә син соң, Данис, Алсуны яратасыңмы?

– Ярата, ярата. Яратмаса, кияүгә чыгарга тәкъдим ясамас иде, – дип, тиз-тиз генә җавап бирде Алсу.

– Данис, бәлки, ярата да торгандыр. Ә син соң, Алсу, яратмыйсың бит аны. Бары тик миннән үч алу, үз сүзеңдә тору, миңа авырлык китерү өчен генә барасың әлеге адымга. Ләкин моннан бит миңа гына түгел, икегезгә дә авыр булачак. Яратмаган кеше белән түшәк бүлешү, ай-һай, рәхәт нәрсә түгелдер ул .Ә яратмыйча яшәү, Данис, тагын да авыррак, – дип, соңгы сүзен әйтте дә Ландыш чыгып китте.

Шул китүе белән бөтенләй эштән үк китеп барды. Сөенә-сөенә якты уй-хыяллар белән килгән авылы да, тау-тау вәгъдәләр биргән Данисы да якын итмәде аны.

Айлар үтте. Ландыш шәһәргә китеп, журналист булып эшләвен дәвам итте. Ә Данис белән Алсу өйләнешеп, авылда калды.

Еллар арты еллар үтте. Данис белән булган уңышсызлыктан соң, ир-атка сәерсенебрәк карый башлады Ландыш. Беркемне дә янына якын җибәрмәде. Аралашкан ир-атларны я Ландышның хезмәт хакы, я фатиры, я машинасы кызыксындырды.

Кышкы бер матур кичтә Ландыш эш буенча ерак җиргә сәфәргә кузгала. Нигәдер, күңеле урынында түгел аның. Юкса мондый ерак җирләргә беренче тапкыр гына баруы түгел. Тик күңелен шомлы уйлар юкка гына тырнамаган икән. Барып җитеп, урнашырга да өлгерми, кесә телефонына мондый эчтәлектәге хәбәр килеп ирешә: “Данис авыр хәлдә. Табиблар өметсез, диделәр. Зинһар өчен, кайт. Сәлам белән Диләрә”.

Еларга да, көләргә дә белмәгән Ландыш, эшлекле сәфәрен өзеп, үзенең карьерасын куркыныч астына куеп булса да, Казанга кайтып китә.

Коридор буйлап палата эзләп йөргәндә, елаудан күзләре шешенеп беткән Диләрәне очрата. Шуны гына күрүе була, Ландыш та, Диләрәне кочаклап, елап җибәрә. Әлеге күз яшьләрендә егетне күрү теләге дә, еллар шаукымы баса алмаган көчле ярату хисе дә, Данисны кызгану да – барысы да була.

– Харап итте теге елан энемне. Бергә яшәгән дүрт ел эчендә бабайга әйләндерде үзен. Бөтен бәхетсезлек шул Алсу булып төшкәч башланды. Мәктәптә кыскартулар булып, икесе дә эшсез калды. Әти белән әнинең пенсиясенә нәрсә генә аласың, – дип, зарларын түгәргә тотынды Диләрә.

Ә Ландыш бер сүз әйтми, тыңлап утырды.

– Әнә хәзер энемдә яман шеш таптылар. Алсуга нәрсә аңа?! Данис хастаханәгә кергәннән бирле өйдә күренгәне юк. Ә син, күрәм, җәннәттә яшисең, – диде Диләрә, Ландышның матур итеп ясалган чәченә, өстендәге затлы киеменә карап.

– Зарланмыйм. Яраткан эшем, торыр җирем бар. Тик…- диде дә Ландыш, акрын гына яшен сөртте. – Бу тормышта иң зур бәхетеңне – мәхәббәтеңне тартып алсалар, аларның берсе дә күзгә күренми икән.

Ниһаять, чыгып, палатага керергә рөхсәт бирде. Ландыш, бар көчен җыеп, елмаерга тырышып, Данис янына керде һәм… куркып калды. Матур, таза гәүдәле, һәрчак көләч йөзле Данисның әсәре дә калмаган иде. Яман авыру аз вакыт эчендә дә үзенекен иткән: кул-аяклар тире белән сөяктән тора, яңаклар эчкә суырылып кергән, күзләр зураеп калган.

Данис Ландышның килүенә бик сөенде бугай: ирен чите белән генә елмаеп, кыяр-кыймас кына кулларын сузды:

– Рәхмәт, – дип сүз башлады ул көч-хәл белән. – Килүең өчен рәхмәт, Ландыш. Яшьлек юләрлегем өчен кичерә күр, зинһар. Күңелемдәге мондый авыр йөк белән мин китә алмыйм.

– Сиңа ачу сакламыйм, Данис. Белә торып үзең бит тәмугка килеп кердең, – диде Ландыш, яшьләрен тыеп торыр өчен, иреннәрен тешләп.

– Артык ярата идем шул сине. Алсуның шул чактагы ялганына да бик тиз ышандым. Шәһәрдә зур белән йөри. Нәрсәгә соң аңа хәерче укытучы, дип, башымны әйләндерде, – дип, хатасын төзәтергә ашыкты Данис.

– Юләркәем минем. Бай түрәләр белән йөргән булсам, менә дигән эшемне ташлап, авылга кайтыр идемме соң? Моны бит сине өзелеп яратканга эшләдем, – дип, сөйгәненең битләреннән, иреннәреннән үбеп алды Ландыш.

– Көннәрем санаулы, бәхил бул, Ландыш. Мин татымаган бәхетне син татырга тиеш.

Палатадан авыр уйлар белән чыгып, табиблар белән сөйләште Ландыш. Сөйгәненең хәлен аз гына җиңеләйтү өчен, акчасын да, вакытын да кызганмады. Көн саен хастаханәгә килеп, хәлен белеп торды.

Шулай айдан артык дәвам итте. Беркөн хастаханәдә Ландыш Данисның хатыны – Алсуны очратты.

– Ярдәм итүең, ташламавың өчен рәхмәт, – дип сүз башлады Алсу. – Теге чакта сезне мин генә аердым бит. Синең юклыктан файдаланып, тәки үземә караттым. Ләкин көчләп яраттырып булмаганлыгын соңлап кына аңладым. Зинһар, барысы өчен дә кичер.

– Кичерә белү – Ходайдан бирелгән сәләт ул, Алсу. Миңа, кызганычка, андый сәләт бирелмәгән. Сине гафу итмим. Беләсеңме ни өчен? Үзеңнең үҗәтлегең аркасында минем тормышны җимереп, бәхетсез иткәнең өчен түгел, ә Данисны яратудан, наз-хөрмәттән мәхрүм итеп яшәгәнең өчен, гомердә дә кичермим сине, – диде Ландыш.

Ә иртәгесен Ландышка Диләрә энесенең үлүе турында хәбәр итте. Бар нәрсәдән дә артык күреп яраткан кешесен югалту бик авыр иде Ландыш өчен.

– Мин сине гомерем буе күрмичә яшәргә дә риза. Исән, бары тик исән генә булсаң идең, бәгьрем. Ә син киттең. Мине ташлап киттең, – дип кабатлады Ландышның калтыранган иреннәре.

Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы.

Комментарии