Шомартучылар…

Шомартучылар…

Төзелештә эшләүчеләр ике төркемгә бүленә. Бер төркемдә – тырыш, кушканны тиешенчә үтәргә тырышучылар, икенчесендә – үтәгән кыяфәт ясаучылар. Икенче төркем белән күпкә кызыграк. Тик беренчеләрдән башка эш бармый. Шуңа күрә икесе дә кирәк.

Ә менә мин бөтенләй үзенчәлекле төркемгә килеп эләктем: болар барысы да җир җимертеп эшлиләр. Ә беренче карашка, йомшак кына итеп әйткәндә, бер дә андыйга охшамаганнар иде: кемдер бер читтә телефоннан сөйләшә, берничәсе аш бүлмәсендә, көлешә-көлешә, гәп сатып утыра, берәү пенопластны таш идәнгә җәеп яткан – битен кепкасы белән каплап, черем итә.

«Рәхәт икән монда, – дип уйлап куйдым. – Мин дә болай булдыра алам».

Ялгышканмын…

Өс киемнәре асылда бер төрлерәк: башлык яисә кепка, иске, бик иске свитер яки кәчтүм вә чалбар, аякларында барысының да диярлек 50 тәңкәлек «чәпләшкә». Өс-башлары гипс тузаны белән каткан, берәүнең фуражкасында – йодрык кадәрле гипс «коймагы», эшләгәндә бил турысыннан аскарак төшкән ыштанын күтәреп куярга яратмаганнарның төбе буеннан буена умырылган, ә иң төп «кояш» ул – эшчеләрнең йөз-кыяфәте, чәч-бите. Тирләп эшләгәннәрнеке кара һәм ак тузан белән тоташ капланган, тирләмичә эшләгәннәрнеке урыны-урыны белән генә тузанлы. Аңлагансыздыр инде – штукатурлар болар.

Урамда барганда каршыга мондый кешеләр очраса, халык, гадәттә, шикләнеп, читләтебрәк үтүне кулайрак күрә. Сукбайларны читләтеп үткән сыман. Кибеттә дә үтә бер битараф йөз белән генә аралашалар: сатучы, ваемсыз бер караш ташлап, баштанаяк бәяләп чыга да үз нәтиҗәсен ясый – мокыт. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми дә: киемгә карап каршы алалар икәне яхшы аңлашыла. Акылга карап озатулары да билгеле. Тик бу һөнәр ияләренең, эшли-эшли, киемнәре шундый дәрәҗәгә төшә ки, гадәттә, акылга кадәр беркем дә беркайчан да барып җитми.

Кешеләрнең, халыкның фикере, әлеге «мокыт»ларга мөнәсәбәте бу егетләр эшләп күрсәткәннән соң гына үзгәрә. Тамырдан үзгәрә. Минем алай эшләгән кешеләрне бу төркем эшчеләр белән очрашканчы күргәнем юк иде әле. Урман кисүләрең, шахтада күмер чабуларың бер читтә торсын, билләһи.

Монда эшләүче һәр кеше аерым шәхес, аерым персонаж. Алар күп, барысы бергә егермедән арта. Ә бүген мин икесенә генә тукталам. Сөйләнәчәк вакыйгадан кечкенә генә ике өзек нәкъ менә алар турында.

Рамис – әлеге эшне (махсус машина-җайланма белән штукатурлау механизмы) оештыручы бригадирларның берсе. Акыллы (кайчак хәтта кирәгеннән артык), сөйләшергә ярата, шул ук вакытта күп тә сөйләшеп тормый. Хәзер аңлатам: сөйләшми йөргәндә көтмәгәндә, әмма бик урынлы һәм каты итеп әйтеп куя торган гадәте бар, яраткан һәм нечкәлекләренә кадәр белгән темасы булса (аның андый темалары әз түгел), озаклап та сөйләргә мөмкин. Кызык кеше, хәтере – терабайтлы «жесткий диск», тиз уйлый. Син сорауны биреп бетергәнче үк инде ул җавабын әйтеп, шундый ук очракка җентекләп, детален детальгә шәрехләп, мисал-вакыйга сөйли башларга мөмкин. Деталь дигәннән, әгәр сөйләячәк вакыйгасында берәр җайланма, механизм, корылма, техник деталь булса, ул аның төзелешен, эшләү рәвешен гади халыкчан тел белән аңлатып үтәргә дә ярата.

Рамил исемле егетне ул чакта алар үзләренә күптән түгел генә эшкә алганнар иде. Рамил дә үзенчәлекле кеше. Болай акыллы киңәшләр белән ялтырый торганнардан дип әйтеп булмый, әмма, үзенә дигәндә, башы шәп эшли. Бервакытта да артыгын чыгарып бирмәс, артыгын эшләмәс. Карап торырга беркатлыдыр кебек, тик үзен алдаттырмас, теше-тырнагы белән ябышыр, ун кат исәпләттерер, үзе өенә кайткач, тагын егерме тапкыр исәпләр: төгәл кеше, кыскасы. Нервыга тия торган ул «төгәллеге» көлдерә дә, кайчак җен ачуларын да чыгара.

Рамилнең эшкә алу вакытын кызык итеп сөйлиләр:

– Рамил, киләсеңме безгә эшләргә?

– Нәрсә анда? Штукатуркагамы?

– Әйе, штукатуркага.

– Көнгә күпме чыга соң?

– Ничек эшләүгә карап инде, Рамил.

– Көн ярымга мең ярым чыгамы? Көн ярымга мең ярым чыкмаса, мин ул эштә эшләп тә йөрмим!

Менә шундыйрак егет.

Төзелеш эше кайда да авыр инде. Штукатурлау дигәне бигрәк тә. Диварга сыек гипс боламыгын машина ярдәмендә сиптергәннән соң, бер үк урынны берничә кат тигезләргә, күтәрергә, кисәргә, ышкырга, кырырга кирәк. Болар һәрберсе аерым бер вакыт көч һәм түземлек таләп итә. Күп катлы йортлар булса, бер каты эшләнеп беткәннән соң, гипс сиптерә торган машинаны икенче катка алып менәләр. Бу җиңел эш түгел. Чөнки машинасы шактый авыр – 250 кило. Ул өч өлешкә сүтелә: «бункер», «башня», «рама». Шуларны һәрберсен аерым берничәшәр кеше алып менешле. Бункер тулы булганда дүрт кеше тотарга кирәк. Нәкъ шундый очрак: тулы, авыр бункерны дүрт кеше – Рамис, Рамил һәм тагын ике егет күтәреп, өске катка алып менеп баралар икән. Егетләрдән шактый көч сорала: моны кызарган йөзләреннән, таш кебек каткан беләкләреннән, «хап», «әйдә», «әкрен», «менә шулай», «тукта» кебек сүзләрне кычкырып-кычкырып алуларыннан чамаларга була. Ярты катны инде уздылар, тагын ярты кат калды. Ничек тә түзәргә кирәк. Егетләрнең барысы да моны аңлый, көчәнеп булса да күтәрүләрен дәвам итәләр, тагын әзрәк сабыр итә алсалар, аннары, бункерны куеп торып, әзрәк хәл җыярга, кулларны язарга мөмкин булачак. Ә әлегә берничек тә ычкындырырга ярамый. Мыш-мыш киләләр. Шунда Рамил бер мышнады, ике мышнады да:

– Арыдым мин, – диде һәм кулын ычкындырды да җибәрде.

Шунда нәрсәдер шарт итте. Берара нәрсә икәнен аңламыйчарак басып тордылар. Берничә мизгелдән соң гына ачыкланды: Рамиснең биле булып чыкты ул. Башта аның биле шарт итте, аннары бункер үзе «шартлады». Бер сүз дә әйтә алмады халык. Башта. Аннары әйттеләр, билгеле. Иштеләр генә… Рамилнең колаклары яңгырдан соң башын игән әрекмән яфрагы кебек урталай шиңде.

Шуннан соң Рамис бүтән бункерлар күтәрми башлады инде. Аның каравы, ул бу вакыйганы сөйләп, әле дә дус-ишләрен көлдерә.

***

Сәфәргә чыгып эшләве – иң кызыклысы һәм маҗараларга бае. Чөнки анда үзе бер аерым тормыш. Гадәтидән үзгә вакыйгалар. Бер белмәгән шәһәр, авыл, район булса – бигрәк тә. Егетләр үз көннәрен үзләре күрәләр. Бер фатирда биш-алтылап егет. Ашарга пешерәләр, үз керләрен юалар, чистарталар. Азык-төлекне кайчак уртакка алалар, кайчак һәр кеше үзенә аерым алып керә.

Бәрәңге кыздырырга җыенды егетләр ул көнне. Үсемлек мае бетеп киткән. Егетләр бүре кебек ач. Ә ач кешенең, мәгълүм булганча, ачуы яман була. Рамис Рамилне кибеткә көнбагыш маена чыгарып җибәрде. Калганнар чиратлашып бәрәңге юдылар, әрчеделәр, суган, сарымсак әзерләп куйдылар, фарш җебеттеләр. Барыбыз да май кайтканын көтә.

Моннан 6 еллап элек бу, Әлмәттә чак. Егетләр командасы белән – Чаллыдан. Әлмәттә чагыштырмача хәллерәк кешеләр яши. Кибетләрдәге бәяләр дә шул хәллеләр кесәсенең калынлыгыннан чыгып куелган.

Унбиш минут узды, ярты сәгать үтте, бер сәгать көтәбез – Рамил юк та юк. Инде борчыла ук башладык.

– Кайда йөри инде бу, ә? Берәр кыек тыкрыкка кереп адашып, наркоманнар тарафыннан корбан булмаса гына ярый инде, дип, Рамилнең иминлеге турында уйлаучылар да булды. Тамаклары ач вакытта туган анасын да танымый торган усалрак иптәшләр, бар белгән матур сүзләрен эшкә җигеп, Рамилнең иминлеген, киресенчә, әзрәк боздылар:

– Фәләнен фәлән итим! Кайда йөри бу шайтан!

Менә домофон шалтырады…

– Ниһаять, – дип бертавыштан җиңел сулап куйды егетләр.

Рамил өченче катка без яшәгән фатирга менеп җиткәнче ярты гомер узган сыман тоелды: шул хәтле ачыгырга кирәк бит әй!

Керде Рамил. Рамис шундук газны кабызып җибәрде, табаны утка утыртты.

– Кая китер монда, – дип, Рамилгә карамыйча гына, кулын сузды.

– Нәрсәне китер? – ди тегесе тилегә караган сыман.

– Майны китер. Майга чыгарып җибәрдек түгелме соң…

Рамил шунда иркенләп кенә аяк киеменең бавын чиште, өстен салды һәм борынын ике каш арасына хәтле бик тә килештереп кенә җыерды да:

– 80 сум тора икән бит монда май, кәкәм! 80 тәңкәгә май алырга мине, нәрсә, дурак дип белдегезме?! – диде дә, берни булмагандай, юыну бүлмәсенә кереп китте.

Рамиснең күзе каз йомыркасы кадәр түгәрәкләнде. Сүзсез калды, билләһи. Ул вакыт аның башында нинди уйлар бөтерелгәнен якынча чамаларга була иде: «Неужели шул дәрәҗәдә инде бу кеше?» – дип уйлагандыр ул эченнән генә. Әмма өмете сүнмәгән иде әле аның. Шуңа да:

– Алмадыңмыни май? – дип, тагын бер кат кабатлап сорады.

– Диванамыни мин ат бәясенә бер шешә май алырга? – дип кабатлады тегесе.

Рамис өстенә курткасын киде дә, бер сүз әйтмичә, кибеткә чыгып китте. Ишек ябылыр алдыннан фатир эченә:

– Дивана гына түгел икән шул син… – дигән сүзләр кереп өлгереп калды…

***

Әйе, төзелеш эшендә төрле кешеләр була. Берәүләр эшли, икенче берәүләр эшләгән кыяфәт чыгара. Үзенчәлекле, кабатланмас кешеләр дә бар арада. Алар белән эшләве тагын да кызыграк. Кайберләре белән кызганыч та.

Райнур ӘГЪЛӘМЕТДИНОВ

Комментарии