Каргышлы язмыш

Арт ишектән чыгып, бакчалар аша йөгерде Зарифа, аягыннан галошлары төшеп калганны да сизмәде. Җилдә тузгыган чал чәчләргә кар сыланды. Әйтерсең табигать тә аның башыннан сыйпарга тели. Ул барып җиткәндә, туганы Рәфига ишек бикләп тора иде. Зарифаны шул хәлдә күргәч, кулыннан йозагы төшеп китте.

– Ни булды, туганкаем, кер тизрәк, – дип Рәфига аны өйгә алып керде. Тиз генә мичкә сөялгән ястыгын алып салды, Зарифаның бозланып каткан киемнәрен алмаштырды. Кайнар чәй алып килде, тик кунак бер генә капты, тамагыннан төшмәде.

– Нишләдең? – дип тагын бер кат сорады Рәфига.

Зарифа бер генә сүз әйтте: “”, – диде. Бүтән дәшмәде. Рәфига маңгаен тотып карады, ул ут булып яна иде.

– Туганым, – диде ул, – әллә чакырыйммы, безгә якын гына бит.

Кунак башын гына чайкады, күзен йомды. Шулай билгесезлектә төн узды.

Иртән Рәфиганың игезәк туганы Расиха килеп керде.

– Кара әле, берни ишетмәдеңме? Кичә күрше хатыны кибеттән кайтканда, Рәхимнең дивана кызын күргән, елап капка төбендә утыра икән. “Сафия, ник елыйсың, кем тиде?” – дигәч, “Әти Акайны асып үтерде, хәзер ул юк инде, – дигән, әйдә, аларга барып кайтыйк, – дип бәйнә-бәйнә сөйләп китте.

Рәфига зур якка төртеп күрсәтте. Зарифа тавышны ишеткәч, әкрен генә торып утырды. Чәй янында дөреслек ачылды. Кичә Рәхим урманга утынга барган икән. Утын төяп кайтучыларга тавык суеп аш пешергәннәр. Ашны ашатканнар, ә тавыкны килене Разыя чоланга яшереп куйган. Кешеләр китеп беткәч кенә, тавыкны алып кергән.

– Менә миңа ышанмыйсың, анаң урлап ашый дигәнгә. Кызык иттеме үзегезне?! Коры аш ашатып, без киткәч, үзе ашамакчы булган, – дип тавыкны өстәлгә куйган.

Исерек улы: “Әле син шулаймыни?” – дип, әнисен яулыгы белән буып алган. “Асам да котылам, үзең асылынган, диярбез. Гомер буе яшәргә ирек бирмәдең”, – дигән. Буып сөйрәп чыгып барганда, бәхетенә, күрше ире керә. Ул аралап калып, чыгарып җибәрә.

– Үз табышың, – диде туры сүзле Расиха. Күрәсең бар әле, туганкай. Ничә килен аерттың, аларның күз яше кая төшсен?!

– Каты бәрелмә инде, – дип сүзгә кушылды Рәфига. Беләсең бит инде, ул гаепле түгел. Барчасын да Баян сеңлесе эшләде. Разияны да ул димләде. Югыйсә аның тилелеген бөтен авыл белә иде бит. Байлар белән туганлаша, имеш. Балалары да үзенә охшаган. Зурысы ярымдивана, икесе тулысынча. Зарифадан башка аларны кем карый?

– Иртәгә кайтырмын инде, айныгач, сүз әйтми ул миңа, – дип Зарифа авыр сулап куйды.– Кызлар кызганыч бит, бернәрсә дә белмиләр. Әлфирәсен хәтта тотып ашатырга кирәк бит, 7 яшь булса да үзенә. Юләрләр йортына да җибәрәсе килми.

Кичкә таба Зарифаның хәле авырайды. Хәбәрне үги улы белән килене ишетеп, үзләренә алып киттеләр. Аларда атналап яткач, үз өенә илтүне сорады. “Анда үләсем, үз нигеземнән китәсем килә”, – диде…

Рәхим кеше күзенә күренергә оялып яшәде. Авыл бит ул, хәбәр тиз тарала. Әнисен күмеп кайткан көнне Разияны бик каты кыйнап ташлады. Хатын чакыртты, Рәхимне 15 тәүлеккә утырттылар. Ул кайтканчы Разия терлекләрне сатып, йортны кадаклап, шәһәргә туганнарына китеп барды. Тиздән суд булды, аның карары нигезендә Рәхимгә кечкенә як кына калды, зурысын бикләп киттеләр. Хатын китеп эшкә урнашты, зур кыз училищега укырга керде. Әлфирәне юләрләр йортына бирде. Дивана кызның кечкенәсе әнисе янында калды. Шулай итеп, бу таркалды…

Игезәк туганнар Расиха белән Рәфига Зарифаны югалтуны бик авыр кичерде. Алар өчесе бер булып үсте. Чөнки өчесе дә бер елда, бер айда, бер көнне туганнар иде. Зарифаның әнисе – аларның олы апалары Һәнүзәнең кызы. Һәнүзә балага авырый башлаганда, әниләренә кунакка килгән була. Тиз генә кендек әбисен чакыралар. Кызының кычкырган тавышына әни кешенең дә тулгагы башлана, чөнки ул да йөкле була. Шулай итеп, әниле-кызлының икесенә өч кыз насыйп була. 40 яшьлек Заһирә игезәк кызлар тудыра һәм 7 кыз, өч малайның әнисе була.

Зарифа яшьтән үк юаш, сабыр булып үсә. Ә аннан соң туган Баян 5 яшькә кече булса да усал була. Бервакыт апасына карап тора-тора да: “Апа, син бик акай”, – дип куя. Шул кушамат үлгәнче ябыша Зарифага. Кызның уңганлыгы, сабырлыгы аркасында бер егет ярата үзен. Аңа ул хат яза, тик аны сеңлесе Баян эләктерә һәм хатны апасына күрсәтми, ә җавапны үзе яза. Шулай итеп, әрсезләнеп, аңа кияүгә дә чыгып куя. Әмма ялганга корылган тормыш озакка бармый. Аннан соң да тормыш корып карый, тик усал, мәкерле булуы аркасында аерыла.

Зарифага 21 яшь тулгач, хатыны үлгән ирдән яучы килә. Әтиләре риза була, кыз баланың урнашуы хәерле, дип үзләренчә хәл итеп тә куялар. Зарифа күпме генә еласа да, тол иргә хатын, 9 яшьлек малайга әни була. Ир җиңел куллы булып чыга. Кыйнау-сугулардан Зарифаның беренче баласы төшә. Аннан соң бер-бер артлы малайлар туа. Ватан сугышы башланганда, ире фронтка киткәндә, үги малайга – 14, үзенекеләргә 4 һәм 1 яшь кенә була.

Зарифа белән бер көнне туган игезәк кызларның да язмышы җиңелләрдән булмый. Колхозлашу елларында әтиләре анда керергә теләми. Авылда: “Шәфигуллаларны Себергә сөрәләр икән”, – дигән хәбәр тарала. Әти кеше: “Кызларым авылда калсын”, – дип, 16 яшьлек Рәфигасын күрше авылдагы танышының улына бирә. Расихасын хатын аерган бер кешегә үзе әйтеп бирә. Билгеле, Расиха моңа риза булмый. Аннары: “Язмышым шулдыр”, – дип, кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Рәфиганың ирен өйләнеп озак та үтми, армиягә алалар. Шуннан гына ул сугышка китә. Аннан үлгән хәбәре килә. 7 ел көткәннән соң, кире кайта Рәфига. Расиханың ирен, юкка гына гаепләп төрмәгә ябалар. Ул да аннан әйләнеп кайта алмый, шунда үлүе турында гына җиткерәләр. Расиха да өч бала белән калып, авыр тормышта яши. Шулай итеп, өч туган кабат берләшә.

Зарифаның да ире сугыштан кайтмый. Гомер үтә, балалар үсә. Үги малай өйләнеп, башка чыга. Әнисен ул һәрчак хөрмәт итә, аерылып чыккач та гел килеп йөри.

Рәхим белән Расих армия хезмәтен үтәп кайталар. Расих читкә китә. Менә шуннан соң башлана инде хәлләр. Йортта Баян үзен хуҗа итеп хис итә, үз законнарын билгели. Рәхимнең йөргән кызы ошамый аңа. Үзе теләгән кызга өйләндереп, бай кешеләр белән туганлашырга тели. Әмма бер-берсен яратышкан Рәхим белән Фатыйма Баян Казанга киткәч өйләнешеп куя. Әмма әниләренең усал сеңлесе кайткач бу хәлне күреп тавыш чыгара. Киленне төрле сүзләр әйтеп, кимсетә башлый. Рәхим дә әнисенә охшаган шул, юаш, хатынын яклап бер сүз әйтми. Фатыйма исә елый гына. Төрле сүзләргә чыдый алмыйча, яшьләр аерылып чыгарга була. Колхоз үзләренә бер йортның бүлмәсен бирә. Фатыйма инде бала көтә. Ничек кенә булса да яшәргә тырыша ул.

Ә Баянның исә Рәхимнең аны тыңламавына ачуы ташый. Беркөнне яшьләр әниләренә кунакка баргач, юл уңаенда монда да керәләр. Баян Фатыйма кесәсенә тыгылып караса, анда бер алма һәм кәгазьгә төрелгән бөртекле чәйгә тап була. Кулыннан төшеп киткән алма сикергәләп бара да өстәл астына тәгәрәп китә…

– Менә күрдеңме, бозау, сине ничек сихерләп тоталар. Туп булмаса да, ничек сикергәләде алма, – ди Баян шунда үз ачышына сөенеп.

– Апа, ни сөйлисең инде, аны бит әнигә күчтәнәч итеп биргәннәр иде, – ди Фатыйма агарынып.

Ире бу очракта хатынын якласа да, шуның ише мисаллар күп булгач, ул да сөйгәненә кырын карый башлый. Баян, шулай итеп, үз дигәненә ирешә. Хәтта баласын да тыныч кына шунда тудырырга язмый аңа… Әниләренә кайтып киткәч, күп тә үтми, “Баласын югалткан”, – дигән хәбәр тарала. Аннан ул авылдан бөтенләй китеп бара.

Рәхимнең икенче хатыны исә бер айга гына түзде. Җыенды да китте дә барды. Тагын берсен алып кайткан иде Рәхим, анысы да Баянга ошамады. Аны да үз теләгенә ирешеп аертты. Ә дүртенче хатынны Баян үзе алып кайтты. Бу вакытта Рәхим мунчасында кәрт сугып утыра иде. Чакырып чыгардылар үзен. Рәхим хатынны күргәч, ах итте. Усаллыгы белән даны таралган, әмма бай нәселдән булган Разия иде бу. Баян бу көнне айның унбишенче кичәсе кебек балкый иде.

– Менә сиңа, энем, бер дигән килен. Кадерен белеп яшә. Затлы нәселдән ул, – диде апа кеше.

– Ярар, диде Рәхим, – яшәрбез.

– Кысылып йөрүче булмаса, – дип өстәде килен. – Ничава андыйларның койрыкларын кыса беләбез без…

Һәм, чыннан да, күрсәтте ул күрмәгәннәрне. Пешергән ашны чыгарып түгүме, сауган сөтне сыер улагына салумы – берсе дә калмады. Зарифаның исеме Акый гына булды. Берьюлы абзарга кергәнен күреп, өстеннән бикләде дә куйды. Әле ярый җылырак вакыт иде, ачканнарын көтеп шактый азапланырга туры килде аңа.

Зарифа: “Кемне алып кайттың?” – дип, Баян сеңлесенә төшеп елагач, тегесе аларга кереп, гадәтенчә, үгет бирергә уйлаган иде.

Килен озак сөйләшеп тормады, ул Баян капканы ачып керүгә, баласының төнге чүлмәген битенә генә сипте.

– Тиле-тиле, – дип кенә кабатлый алды Баян.

– Син миннән дә тилерәк, – дигән җавап ишеткәч, башка кермәс булды.

– Рәхим боларның барысын да күреп торса да дәшмәде. Шулай гомер үтте…

…Менә Рәхим 15 тәүлеген тутырып өенә кайтты. Кайтса, ах итте… Разия алып китәсен киткән, калганын – нәрсәне булдыра, ваткан иде. Дуслары аның авыр хәлен аңлап, аракы күтәреп кергәннәр. Рәхим бу яраткан “зәмзәм” суын хәтта авызына да ала алмады. Үзенең шултикле йомшак булуына йөрәге әрнеде аның. Үткән тормышына үкенеп, өзгәләнеп төн үткәрде. Күз алдына Фатыймасы килде, аның гаебе белән баласының да гомере өзелде бит! Ә бит малай булган!

“Болай яшәп булмый, үләргә”, – дип уйлады ир. Бау алып сарайга кергән иде дә, юк шул, җан шулай да кадерле. Кире кереп, дуслары калдырган шешәне кулына алды… Шулай итеп, аракы белән чын-чынлап дуслашып китте. Шунда исерек ирләр, хатыннар җыелды. Ахыр чиктә кыш көне урамда егылып ятып, аякларын туңдырды. Аларны тубыктан кистеләр…

Больницада ятканда әнисен төшендә күрде ул. Рәхим бакчага кереп, балчыкка баткан, имеш. Аягыннан кан ага икән үзе. Ерактан әнисе очып килә. Чү, әнисе, галстук таккан, ә юк, кан икән лә ул! Рәхим әнисенә талпына, ә ике аягы атламый. Ә үзләре шулкадәр авырталар.

– Әни, – ди Рәхим, – нәрсәң каный соң? Каның агып бетә бит!

– Ул син салган яра. Һаман әрни, – ди әнисе. – И балам, аягың нишләде соң? Кил үземә, – ди дә күтәреп алып та китә…

Рәхим елап уянды. Шәфкать туташы да янында иде.

– Нәрсә, абый, хәлең ничек? – дип сорады шунда яшь кыз.

– Аягым авырта, пыялага бастым, – диде Рәхим төшеннән арына алмыйча.

Рәхим бер саташты, бер аңына килде. Әле ул аягын кисүләрен аңлап бетерми иде. Беркөнне торырга азапланды. Аягына басмакчы иде, дөбердәп идәнгә килеп төште. Табиблар йөгерешеп кергәндә, ул кабат аңын югалткан иде. Аңына килгәч тә, шәфкать туташына ялварды:

– Кызым, када бер укол, яшисем килми… Гомерем буе берәүгә дә рәхәт күрсәтмәдем… Минем берәүгә дә кирәгем юк…

– Юк, абый, алай димә, әнә кызың белән киявең килгән,– диде кыз елмаеп…

– Әти, хәлең ничек? Ник безгә хәбәр итмәдең? Ярый әле күршеләр җиткерде, – диде кызы.

Рәхим дәшмәде. Аның күз алдына кабат Фатыйма килде. Әнә кечкенә улы торып басарга, тәпи китәргә маташа. Үзе яшьли күзләре белән әтисенә кулларын суза. Рәхим баланы алырга тели, тик баланың аяклары юк бит, алар өзелгән…

Рәхим кабат күзләрен ачты. Ул калтырый иде. Янәшәсендәгеләргә бер тутырып карады да күзләрен йомды. Бусында инде мәңгелеккә…

ГАЙНЕКАМАЛ

Комментарии