- 18.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №45 (14 ноябрь)
- Рубрика: Татарча сериал
Фасил бүген тагын исереп кайтты. Хатыны Рәмзиянең тәмам башы катты, гаҗизлектән ул нишләргә дә белмәде. Эштән соң эчеп кайтып, тавыш-тынын чыгармыйча, ятып йокласа бер хәл. Юк шул! Хатынын бер сәбәпсез көнли, ызгыш-талаш чыгара, йодрыкларын да уйнаткалый. Рәмзиянең тәнендә күгәрмәгән урын да калмагандыр. Инде уллары Марат та үсеп килә. Икенче елга беренче сыйныфка укырга барачак. Әле бакчага йөри. Ул, әнисен яклап, бик еш кына ике арага кергәли…
Рәмзия ирен карчыкларга да өшкертеп карады. Өстерәп диярлек Сергей Колосов дигән гипнолог янына да алып барды. Файдасы ташка үлчим генә. Бер-ике атна аек йөри дә, тагын эчәргә тотына. Монда икенче бала табып, ана капиталына ия булу турында уйларга да урын юк. Җенси яктан да ире бөтенләй көчсез кешегә әйләнде.
Фасил авыл хуҗалыгы техникумында практик дәресләр алып бара. Анда студентлары да тәмам шомарып беткән. Укытучыларының йомшак ягын бик тиз белеп алганнар. Җыйнаулашып бер шешә шәраб алалар да, дәрес алдыннан шуны Фасилга бирәләр. Ә ул бик шат. Йөз грамм «төшерә» дә, укучыларына тулы ирек бирә. Алар йә тик кенә йөри, йә үз йомышлары белән шәһәргә чыгып китә. Бернинди контроль юк!
…Бу гаиләнең яшәү урыны – студентлар тулай торагының бишенче катындагы бер бүлмәсе. Көн шыксыз, ямьсез. Тышта көзге яңгыр сибәли. Көчле җил тәрәзә пыялаларына яңгыр тамчыларын ачу белән китереп бәрә. Күңелгә әллә нинди шомлы уйлар килә. Инде вакыт шактый соң. Фасил әле һаман юк. Кинәт аның исерек аваз белән: «Утыр әле ян-на-рыма-а-а, ял булсын җан-на-ры-ма-а», – дигән урамдагы җыры өске катка да ишетелде. Ниһаять, ул ишектән килеп керде. Өстеннән су агып тора, үзе авыз эченнән нидер мыгырдана. Чалбар арты, курткасының бер ягы пычранып беткән. Урамдагы күлдәвеккә егылган булса кирәк. Рәмзия тиз генә аны чишендерде, чиста киемнәр киертте. Аннары ашарына әзерләде. Ир тулай торакның аш бүлмәсендә шактый озак юанды.
Ул бүлмәгә кулына пычак тотып килеп керде. Аны әле бер кулына, әле икенче кулына авыштырып, әрле-бирле йөри башлады. Куркуыннан Марат еларга ук кереште. Хатын ниндидер бер хәвеф буласын сизенеп, улы белән өсләренә тиз-тиз киенеп алды да, ишек янына елышты. Фасил өч-дүрт адым арадан, кинәт кыргый бер аваз чыгарып, пычак тоткан уң кулын өскә күтәрә башлады. Рәмзия белән Марат тиз генә чыгып өлгерделәр, атылган пычак ишеккә килеп кадалды.
Тышта яңгыр һаман туктамаган. Әйтерсең, күк йөзе җир белән тоташкан. Зонтик алырга да вакытлары булмады, шуңа күрә бик тиз чыландылар. «Ничек шундый хәлгә төшәргә мөмкин? – дип уйлады хатын. – Эчүчелек менә бит нәрсәгә китерә. Моңарчы кулына пычак алганы юк иде. Ярый әле чыгып өлгердек. Өлгермәсәк, ахыры фаҗига булып бетәсен көт тә тор».
Моннан ерак түгел Рәмзиянең Тәслимә исемле таныш хатыны яши иде. Башка барыр җирләре юк – аңа керәсе иттеләр. Тәслимә аларны: «Әйдәгез, узыгыз», – дип каршы алды. Артыгын сорашмады. Ул аларның гаилә тормышы белән таныш иде. Җылы чәй эчкәч, Марат та тынычланды. Рәмзия белән Тәслимә икесе дә бер мәктәптә эшлиләр. Рәмзия башлангыч сыйныфта укытса, Тәслимә биология фәненнән дәресләр бирә.
Рәмзия бу хатынның кызы Казанда институтта укыганын, ә улы армиядә хезмәт иткәнен белә иде. Ире Себер якларына эшкә дип киткән җиреннән юкка чыккан. Бернинди хәбәре дә юк ди. Тәслимә Рәмзиягә үзендә яшәп торырга рөхсәт итсә дә, тиздән улының солдаттан кайтып өйләнергә җыенуын искәртте. Маратны йокларга яткыргач, алар бик озак сөйләштеләр. Рәмзия тормышыннан зарланды да зарланды. Хуҗабикә аны: «Алай бик күңелеңне төшермә әле, тора-бара барысы да җайланыр», – дип юатырга тырышты. Аннары ул Рәмзиягә бу четерекле хәлдән чыгу юлларын да өйрәтте. «Менә, – диде ул, – бер хатын социаль яклау үзәгенә эшкә урнашып, бер карчыкны карап торган. Ул карчыкның туган-тумачалары да, балалары да юк икән. Карчык, хатынның ярдәменнән бик канәгать булып, үзе үлгәч бер бүлмәле фатирын аңа мирас итеп калдырырга әйтеп васыятьнамә язган. Карчык үлгәч, фатир, чыннан да, аңа калган. Мин сиңа ул хатынның адресын табып бирермен».
Рәмзиянең күңелендә өмет чаткылары уянды. Студентлар тулай торагындагы алар бер бүлмәне ир белән хатын арасында берничек тә бүлеп булмаганлыгы көн кебек ачык иде. Кайчак ул ирен кызганып та куя. Аракы гына аны шул хәлгә төшерде. Болай эчмичә йөргән көннәрендә ул ягымлы да була ала, гаиләсендә мөгамәләсе дә икенче, баланы да ярата. Үзе генә калгач ничек яшәр инде? Ә ире янына ул гомерендә дә кайтмаячак.
Хатын эшне кызу тотарга уйлады: фатир алган хатын янына да сугылды, социаль яклау үзәгенә кереп тә сөйләште. Анда аның һөнәре буенча педагог булуын бик хупладылар. Социаль хезмәткәрдә мораль яктан тыйнаклык, шәфкатьлелек, кешегә карата яхшы мөнәсәбәт, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер тору сыйфатлары өстенлек итәргә тиешлеген аңлаттылар. Ул идән юу, тузан сөртү, айга ике тапкыр даруханәгә бару, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, кибеткә йөрү, шәхси йорт булса, кар көрәү кебек эшләрне башкарырга тиеш икән.
Инде эштән китеп, яңадан социаль яклау үзәгенә килгәч, Рәмзиягә дүрт фатир һәм ике шәхси йорт алырга тәкъдим иттеләр. Фатирда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүгә атнага ике мәртәбә икешәр сәгать, ә шәхси йорттагыларга атнага ике тапкыр дүртешәр сәгать вакыт бирелә икән. Үзәктә аңа, ул хезмәт күрсәтүче кешеләр арасында бераз көйсезрәк холыклы ике кеше бар, дип әйттеләр. Аларга аеруча игътибарлы булырга кирәклеген кисәттеләр. Шуларның берсе – Хәмзин урамында үз йорты белән торучы, инде туксан яшенә җитеп килгән Мәфтуха исемле карчык икән. Әле үзе дә җир җимертеп эшләп йөри. Зур гына бәрәңге бакчасы бар, җиләк-җимеш агачлары да җитәрлек. Ире, ике улы күптән вафат ди. Аның сәер бер гадәте шул икән: ул үзенә хезмәт күрсәтүчене баштарак ошата, йортын аңа калдырырга васыятьнамә дә яза, тик талканы коры булганга, күп тә үтми, карчык үзәккә йөгерә. «Зинһар, бу кешене алыштырыгыз, миңа ул кирәкми», – ди. Аңа икенче иптәшне билгелиләр. Ул кеше белән дә шул ук хәл кабатлана. Мәфтухага яңа кеше тагын ошаган кебек тоела. Ул теге васыятьнамәне гамәлдән чыгарып, яңасын яза. Рәмзия шул хәлләрнең берничә тапкыр кабатланганын белде. «Бу карчык минем җанымны күп кыйнар әле, – дип уйлап куйды ул. – Ләкин нишләмәк кирәк, үзең теләп шундый эшкә алынгансың икән, түз».
Икенчесе – Искәндәр атлы ир уртасы кеше булып чыкты. Энгельс урамындагы биш катлы йортта бер бүлмәле фатирда яши. Ул, бу яшь, чибәр хатынны миңа ник җибәрделәр икән, дип сагаеп каршы алса да, сер бирмәде, каршы сүз әйтмәде. Рәмзия бу ирнең уң ягы өлешчә параличланганын шәйләп алды: шул яктагы аягы да аксый, кулы да начар эшли. Тик бу кешенең фикер йөртүе төпле, гәүдәсе озын. Хатын Искәндәрдән, тумыштан шулаймы ул, яисә берәр сәбәп аркасында шул хәлгә төшкәнме, дип сораштырса да, ир төпле бер җавап бирмәде. Аның бу хакта сөйләшәсе килмәве күренеп тора иде. Рәмзия күршеләреннән сорашкач кына эшнең нәрсәдә булуын аңлап алды . Искәндәргә алты яшьләр булганда, кичке якта, малайлар белән, Пионер урамындагы бер йортның алма бакчасына керә. Хуҗа, ау мылтыгы белән болдырга чыгып, аларга таба ата. Малайлар төрлесе төрле якка сибеләләр. Судта хуҗа кеше: «Мин аларга төбәп атмадым», – дисә дә, бер ядрә Искәндәрнең башына эләгә. Аның уң ягын паралич суга, аңына да зыян килә.
…Суд, хуҗа кеше Искәндәргә гомер буена акчалата ярдәм итеп торырга тиеш, дигән карар чыгара. Ул абзый күптән түгел үлгән ди. Ә Искәндәргә хакимият аның бер бүлмәле фатирын бирә. Ул инвалидлык буенча пенсия дә ала башлый. Аның туган-тумачасы юк: әти-әнисе инде бу якты дөньядан китеп барган, ә Түбән Камада яшәүче бертуган апасы яман авыруга ясалган операциядән соң вафат булган.
Искәндәр мәктәпкә йөрмәсә дә, үзлегеннән укырга, язарга өйрәнә. Һәр нәрсә белән кызыксына. Фатирына берничә газета-журнал да алдыра. Китаплар да сатып ала. Шкафтагы күпсанлы китапларны күреп, Рәмзия дә шаккатты. Егет ашарына бик пешереп тормый: бистә базарындагы кафега кереп тамак ялгый. Күп вакытын шул базарда үткәрә: йә кайберәүләрнең әйберен сатарга булыша, бер кулы зәгыйфь булса да, базарда эшләүчеләрнең товарларын күтәрү-төшерү эшләрен дә башкара. Шулай итеп, бераз акча эшли.
Искәндәр галәм, дөньядагы төрле маҗаралы хәлләр, кешенең эчке халәте турында сөйләшергә ярата. Рәмзия ул күтәргән темалардан бик үк хәбәрдар булмаса да, аның бу әңгәмәләрен хупларга, аңларга тырыша иде. Хатын бу ир-егеткә башта ятсыныбрак караса да, тора-бара ияләшеп китте. Аның юньле-башлы җылы аш ашамавын күреп, бик борчылды, аны жәлләде. Хатын аңа камыр ризыкларын да, ашын да пешерде, күлмәк-ыштаннарын да юып кидерде. Андый көннәрдә ул шактый арый, ирнең фатирында кунып та калгалый башлады. Бу вакытта Рәмзия торырга бүлмәсен дә тапкан, Маратны карарга авылдан әнисен дә алып килгән иде.
Инде шактый айлар узды. Рәмзия Искәндәргә бөтенләй ияләшеп җитте. Хатын аны бераз кызгана, йөрәге белән аңа тартылып та куя. Искәндәр моңарчы хезмәт күрсәтүчеләргә сагаеп караса да, Рәмзияне үз итте.
Шулай беркөнне, көтмәгәндә, ул Рәмзиягә: «Мин фатирымны сиңа васыять итеп калдырырга уйладым», – дип игълан итте. Хатын кисәк кенә әйтелгән бу хәбәрдән аптырабрак калды, бераз уйланып торгач, «Рәхмәт инде», – диде. «Юрист чакырыргамы соң?» – дип соравына, ир: «Әлегә чакырмый тор», – дип җавап бирде. Хатын: «Ник? Ни сәбәпле?» – дип сораштырырга кыенсынды, үзе беләдер, дип уйлады. Күпмедер вакыттан соң Искәндәр: «Ярар, чакырсаң-чакыр нотариусыңны», – дип белдерде. Тик үзенең бераз кәефе китеп тора иде. Рәмзия, йә салкын тигәндер, йә грипп эләктергәндер, дип фикерләде. Чөнки яз җиткән, көннәр апрель аена кереп бара. Рәмзия бераз сабыр итәргә уйлады. Өйгә табиб чакырдылар. Табиб юньле-башлы диагноз әйтеп тормады, дару алырга рецептлар язып бирү белән чикләнде.
Искәндәр бөтенләй урын өстендә ятып тора башлагач, соңга калмагаем, дип хатын тиз генә нотариус янына йөгерде. Нотариус – яшь кенә егет – белән кайтып кергәндә, Искәндәр аңын ярым-йорты югалтып, кома хәлендә ята иде. Нотариус аның белән сөйләшергә тырышып караса да, тегесе ык-мык иткән авазлар гына чыгарды. Нотариус, мин бу очракта көчсез, монда бернинди васыятьнамә турында сүз булырга мөмкин түгел, дип аңлатты.
Өч көннән соң Искәндәр үлде. Рәмзия бик кайгырды, күмү чыгымнарын да үз өстенә алды. Фатир хөкүмәткә калды. Хатын үзе турында, иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, дип уйлап эчтәнсызланды. Ә-ә, бүген аның Мәфтуха карчык янына барасы көне ич! Бәлки, ул аңа васыятьнамә язар, дип уйлап, шул тарафка юл алды.
Фоат ХӘСӘНОВ.
Чистай шәһәре.Фатир кайгысы ,

Комментарии