МӘҢГЕЛЕК ТАНГО

МӘҢГЕЛЕК ТАНГО

Сезнең газетагызны бик яратып укыйбыз. Беренче номерыннан башлап алдырабыз. Сезгә кызым Ләйләгөлнең язган әсәрләрен җибәрәм. Ләйләгөл моннан 12 ел элек фаҗигале төстә вафат булды. КГУның татар филологиясе факультетын һәм аспирантурасын тәмамлаган иде. Аның әсәрләре сезнең газетада якты урын алып, рухына дога булып ирешсә иде. Амин.
Әнисе Әлфия Гыймадиева. Кайбыч районы, Борындык авылы.
(моңсу хикәя)
Ул аны беренче мәртәбә моннан берничә ел элек кибет киштәсендә торган чакта күрде. Мич, әйе, әйе, тәмле-тәмле бәлешләр, өчпочмаклар пешерә торган, тавыклар, балыклар, бәрәңгеләр кыздыра торган гап-гади электр Миче бер атна элек кенә базадан кайтарылып, витринага урнаштырылган иде. Ә тәрәзә пәрдәләрен исә бераз соңрак китерделәр. Каршы яктагы пәрдәләр, матур-матур чәчәкле-чуклы ситсылар, ефәкләр, парчалар һ.б.тукымалар урнаштырылган бүлектә озын Вася абыйның зәңгәр чәчәкле Пәрдәне түшәмгә беркетелгән асмаларга тырыша-тырыша эләктерүен Мич үз урыныннан тыныч кына карап ятты. Пәрдә чыннан да бик матур иде шул: кардан да аграк нәфис челтәргә зәвык белән бик тырышып зәңгәр чәчәкләр төшерелгән, өстеннән алтынсу җепләр белән йөгертелеп, күз явыңны алырдай булып балкып тора иде.
Мич аны шул төндә үк биергә чакырды. Әйе, әйе, дөрес аңладыгыз: хуҗалык товарлары сатыла торган кибеттә барлык сатучылар кайтып китеп, каравылчы агай кибетнең һәр биген күздән кичереп кабул итеп алып, махсус эшләнгән алачыгына кереп ятуга, һәр төнне шундый бию ярышлары уздырыла. Ышанмыйсызмы әллә?
Алай булгач, кичтән өр-яңа калган линолеумда иртән янган үтүк эзе каян барлыкка килгән? Брэйк биегәндә артык кызып китеп, Француз Үтүге яндырды аны. Кичә генә базадан кайтарылган затлы Шәмдәл дә бәллүр Ваза белән бөтерелгәндә, ялгыш басып, бер аягын сындырды. Ярый әле, Ваза ватылмады. Сатып алганда сирәк-мирәк кенә булса да килеп чыккан янган лампочкалар, ярык тәлинкәләр, кәкрәйгән кашык-пычаклар, буявы аккан калай буяу савытлары каян килә дип уйлыйсыз? Завод ялгыш җибәргән брак эшләнмәләр дип беләсезме? Юк шул, анда көчле тикшерәләр. Базада эшләүчеләр дә сукыр түгелләр. Алар да товарны тикшереп кабул итәләр, тикшереп озаталар. Кыскасы, бу җитешсезлекләр төнге бию кичәләрендә генә барлыкка килә ала.
Ул төнне дә шундый матур бию кичәләренең берсе иде.
Аһ, Мич белән Пәрдә нинди матур итеп беренче тапкыр биеделәр!
Электр товарлары витринасындагы Музыка уйнаткыч Мичнең яраткан тангосын сыздырып җибәрүе булды, Мич бөтерелеп кенә килде дә, әле оялуын да җиңә алмаган зәңгәр чәчәкле Пәрдәгә вәкарь белән генә баш иде. Пәрдәнең чит-читләренә әллә оялудан, әллә залның аргы башындагы кызыл лампочкалардан, кызыл алсулык йөгерде. Нәфис Пәрдә король балларындагы унбиш яшьлек графинялар кебек, нечкә билләрен сыгылдырып кына чакыруны кабул итте. Аһ, бөтерелде дә соң алар! Мондый оста хәрәкәтләр, бу кадәр җиңел итеп көйгә ярашу, искиткеч төгәл композиция – болар барлык җанатарларның да һушын алды. Биюдән башка берни сизмәгән, тангоның серле аһәңеннән башка берни ишетмәгән, бер-берләреннән башка беркемне дә күрмәгән Мич белән Пәрдә исләренә килеп тирә-якка карауга, аларны уратып алган товарлар биючеләрне алкышлап кул чабарга тотынды. Хәтта әллә кайда, витринаның бер караңгы почмагында, инде модасы чыккан дип кырыйга эленгән авыр ишек Пәрдәсе дә кызыл итәкләрен җилфердәтә-җилфердәтә йомшак кына тавышсыз кул чаба иде.
Шул көннән башлап алар дуслашып киттеләр. Сатучы өстәлендәге Счет, төймәләрен шалтыр-шолтыр китереп, һәр төнне«Танго! Танго!» дип сөрән сала башлауга, калган тамашачылар кайсы зал тирәли тезелешеп, кайсылары витринага сузылып ятып, Мич белән нәфис Пәрдәнең биюен карый торган булдылар.
Икесе дә витринага күргәзмә өчен куелган товар булганга күрә, алар бу кибеттә озак яшәде әле. Шулай да көннәрдән бер көнне зәңгәр чәчәкле Пәрдәне яшь кенә бер ханым сатып алып китте. Әй, өзгәләнде дә соң Мич, әй, сыкранды! Тирә-яктагы товарлар бу ачыргалануларны ишетте, ләкин нихәл итмәк кирәк, язмышка буйсынмыйча булмый. Ә кешеләр ишетмәде!
Мич белән Пәрдәнең олы мәхәббәтләренә тирән ихтирам йөзеннән кибеттә өч төн биюләр булмады. Бары тик дүртенче төндә генә бер педале сынык булганга күрә күптән сатылмый яткан карт Пианино талгын бию көен уйнап җибәрде. Бәлки кайгысын онытыр дип, товарлар өмет тулы карашларын Мичкә төбәделәр. Тик юкка, Мич, тәрәзә аша карашын урамга юнәлтеп, үзе генә белгән көйгә моңланып, утыра бирде. Берүзе ямансулап озак утырды ул, биемәде дә, түгәрәк уеннарына да катнашмады. Бильярд өстәлендә преферанс уйнаучы Трубка, Бритваларга да кушылмады, берәүдә дә гаме юк иде аның.
Аккош канатыдай ап-ак челтәрләр дә, ут кебек кызыл затлы портьерлар да, эре бизәкле күз явын алырдай матур чаршаулар да Мичкә үзләре барып сүз кушарга җөрьәт итмәделәр.
Тиздән Музыка уйнаткыч та сатылды. Ә башка уен кораллары Илаһи Тангоны уйнарга батырчылык итмәделәр. Зәңгәр чәчәкле Пәрдә белән Мич тудырган бу нәфис танго күңелләрдә гүзәл бер әкият булып, сихри дөнья булып кына уелып калды.
Менә беркөнне Мичнең ишләре дә сатылып бетте. Ул үзе генә соңгы данә булып витринада калды. Кибеттәге гадәт буенча, берүзе калган товар янына башкалары килеп, сәламнәр, күп-күп әманәтләр тапшыралар, чөнки витринадагы соңгы товарның бәлки иртәгә үк сатылуы ихтимал. Ә ул барган йортта шәт Үтүкнең дусты, стена Обоеның туганы яшидер? Товарлар шулай бер-берсен сагынышалар иде, ләкин кызганычка каршы, җавап сәламе генә бервакытта да кибеткә кире килеп ирешми шул! Ирешми, чөнки үткәннәргә кайтулар юк, кайтулар юк!
Бу төнне дә Мич янына беренче булып буяу Пумаласы килде. Кайчандыр ул биредә пыяла кисүче Алмаз-таш белән дуслашкан иде. Инде ничәнче тапкыр Пумала Алмаз-таш дустына сәлам тапшыра. Аннан соң, чит илдән кайтартылган мәрмәр Раковина килеп дивардагы Көзгегә сәлам әйтүен үтенде. Китап шкафы әле өченче көн генә сатылган Диванга сагынуын юллады. Төрле буяулар, мунчалалар, балта-пычкылар да Мич янына килеп гозерләрен җиткерделәр. Ә Мич үз чиратында сагыну сәлам-гозерләрен җиренә җиткереп, түкми-чәчми мөмкин булган кадәренчә ияләренә тапшырырга сүз бирде. Әле кем белә бит, Мич барасы йортта сәламнәрне кабул итәргә тиешле җиһазлар бармы, юкмы?
Сәламнәрне җыеп бетергәч тә, әле ике-өч көн сатылмый ятты Мич. Менә бер көнне озын буйлы, чем-кара мыеклы яшь кенә ир кеше бик озаклап карый-карый, җентекләп тикшерә-тикшерә генә алды үзен. Нинди кулларга эләгәм икән инде дип бик борчылып торганда, бик тә кайгырып, гел дә пошаманга төшеп юл буе уйланып кайтканда, баксаң…баксаң… теге зәңгәр Пәрдәне сатып алган чибәр ханымның туган көненә бүләккә атап алган икән бу Мичне әлеге яшь ир.
Җиһазларда сиземләү юк дисезме? Ялгышасыз! Тулай торакның бормалы-сырмалы баскычларыннан алтынчы катына менә-менә үк сизде Мич: сөйгәне яши аның монда!
Чыннан да, ишек ачылып китеп, өйгә килеп керүгә, бердәнбер тәрәзәдә (яшь пар тулай торакның кечкенә генә бүлмәсендә яши иде) кадерлесен күреп алды Мич. Пәрдә дә әллә куанычыннан, әллә ишектән кергән талгын җил уңаена җилфердәп-сәламләп алды. Әй, шатланыштылар да соң алар икәүләшеп! Ул төнне төн буе сөйләшеп-серләшеп чыктылар. Мич кибеттәге хәлләрне, яңалыкларны сөйләде. Сәламнәрне генә стена Көзгесеннән башка берәүгә дә тапшыра алмады, чөнки бу бүлмәдә таныш җиһазлардан бары тик Көзге генә бар иде.
Мич белән зәңгәр чәчәкле тәрәзә Пәрдәсе өч ел бергә яшәде. Кайвакыт хуҗабикә Пәрдәне юа, вакытлыча икенчесен элеп тора иде. Кайчагында берәр күршесе Мичне алып тора. (Тулай торакта шулай инде, кешеләр авылдагы кебек аралашып яши). Бу вакытлыча аерылып торуларны алар шаяртып, кешеләрчә «командировка» дип атап йөртә иде.
Көннәрдән беркөнне хуҗабикә базардан ак челтәргә купшы ак чәчәкләр төшерелгән яңа Пәрдә алып кайтты. (Әллә яшьләр бертөрлелектән туйганнар, әллә финанс яклары яхшырган, белмәссең.) Купшы Пәрдә нәкъ аккош кебек нәфис, ак, затлы иде. Яңа Пәрдә булгач, зәңгәр чәчәкле Пәрдәне төшереп, шкафның арткы бүлегенә үк тыгып куйдылар. Ә бераздан аны хуҗабикә күрше тулай торакта яшәүче авылдашы студент кызга ук биреп җибәрде. Студент кыз кош тоткандай шатлана-шатлана Пәрдәне алып чыгып киткәндә, аһ, ничек елады Мич! Аһ, ничек ачыргаланды Пәрдә чыгып киткәндә!
Шул көннән башлап, Мич янә боекты. Бер җиһаз белән дә сөйләшмәс булды. Уңган хуҗабикә генә аны тынычлыкта калдырмады: көнаралаш диярлек теге яки бу камыр ашларын пешереп торды, хәтта, тәмле кыздыра дип, еш кына бәрәңгесен дә шунда әзерли торган булды. Бик ярата иде шул яшь хатын ирен, нык хөрмәт итә иде.
Мич, сөйгәненнән аерылгач, бары тик бер теләк белән генә яшәде: тизрәк студент кыз кереп аны да алып чыксын иде дә, тизрәк зәңгәр чәчәкле Пәрдәне күрсен иде ул. Әмма дә ләкин студент халкы әллә ялкау, әллә кесәсе чамалы инде шунда, әллә вакыты тар, белмәссең, үзе әзерләп ашаганчы, кайда туры килсә, шунда тамак ялгауны артыграк күрә бит.
Ниһаять, көзге матур көннәрнең берсендә студент кыз Мичне сорап керде. Әллә туган көне инде?! Мич моңа бик шатланды.
Зәңгәр чәчәкле Пәрдә, элеккечә, бөтен бүлмәгә ямь биреп, талгын гына җилферди иде. Студент кызның тыйнак кына бүлмәсенең түр диварын тутырып ук куйган. Ә Мич күрше диварда шүрлектәге бөтен Җир шары даһиларының акылын үзенә сыйдырган китапларга да игътибар итмәде, каршы яктагы атаклы кешеләрнең (җырчыдыр, киноартисттыр һ.б.) фоторәсемнәренә дә күз салмыйча, гомумән, бүлмәдәге барлык җиһазларга да (студентта күпме инде алар?) илтифатсыз караш ташлап, бары тик Пәрдәне генә күрде, аңа гына бөтен игътибарын бирде.
Гашыйкларга чик-чама булмады ул көнне. Керфеккә-керфек какмыйча төн буе серләште алар. Әмма бүгенге очрашу нинди олы бәхет булса, иртәгә булачак аерылышуның котылгысыз икәнен алар икесе дә яхшы аңлый иде.
Мич белән Пәрдәнең йөрәкләрен түзә алмаслык кайгы басты.
– Кадерлем, – диде зәңгәр чәчәкле Пәрдә Мичнең корыч мускулларына үзенең өрфиядәй җиңел канатлары белән уралып, – син мине әле дә яратасыңмы?
– Әллә шикләнә башладыңмы? – дип көлемсерәде Мич сөйгәненең зәңгәр күзләренә төбәлеп
– Син мине мәңге, мәңге яратачаксыңмы? – дип соравын кабатлады нәфис Пәрдә. Аның уйчанланып киткән зәңгәр күзләрендә ниндидер яшерен сер, котылгысыз, катгый карар бар иде кебек.
– Мәңге, мәңге!
– Каралсам, ямьсезләнсәм?
– Әйе, әйе, ямьсезләнеп, төсең уңса да, картайсаң да.
– Ә янып күмерләнсәм?
– Син ни сөйлисең, җанкисәгем? Әллә… Әллә…
– Әйе, әйе, – дип бүлдерде аны нәфис Пәрдә, кайнар пышылдап, – Мин сине янып эресәң дә, үзем янсам да сөячәкмен. Бәхетем, ышан, без шунда гына бәхетле булачакбыз! Анда гына беркем дә безне аера алмаячак.
Мич курку катыш соклану аша бердәнберенең төпсез күзләренә карады. Бу зәңгәр күзләрдән мәхәббәткә уралган кыюлык, өмет һәм мең сорауны күрергә була иде. Зәңгәр чәчәкләр өстеннән йөгертелгән алтынсу җепләр ай нурларында гүя ут сорап ялкынланалар иде.
… Берничә көннән яртылаш янган зәңгәр чәчәкле нәфис челтәр Пәрдә машина әрҗәсеннән шәһәрнең чүп базына очып төште. Шул кыяфәтендә дә ул бик шат иде. Төн җиткәч аның янына ярык Ванна, Ертык Итекләр, сынык Кашык-Пычаклар җыелды.
– Ә Мичне ремонтка илтсәләр? Яисә башка максатларда файдалансалар? – дип шик белдерде ярык Ванна, Пәрдәнең таң алдыннан искән талгын җилдә җилфер-җилфер килеп сөйләгән хикәясен тыңлагач.
– Юк, юк! Күрдегез ич, мине нинди кыяфәткә кертеп яндырды. Әлбәттә, бер-ике көн көтәргә туры киләчәк. Студент кыз әле куркып калгандыр. Имтиханнарга әзерләнеп йөреп, туйганчы йокламаганга, эреп кенә киткән иде шул, мескенкәем. Ләкин зарар юк, ул киләчәк! Бәгырем минем, ул һичшиксез минем янга киләчәк!
– Башка җиргә илтеп ташламасалар?
Зәңгәр чәчәкле Пәрдә, барыбер өметемне өзә алмыйсыз, дигәндәй, елмаюлы моңсу карашын офыкка күчерде.
Тагын өч көннән шул ук чүп түгүче машина тәмам эреп беткән диярлек Мичне бирегә китереп ташлады. Мич, әле яңа гына завод станогыннан төшкәндәй, бик горурланып, бик канәгать кыяфәттә тып итеп җиргә сикерде. Ә якында гына инде керләнеп беткән зәңгәрле тукыма кисәге җилдә җилфердәп ята иде.
Бу төнне алар тирәсенә бик күп танышлары җыелды. Ярык Ванна, күгәрек Кадак, ватык Кафель кисәкләре белән бергә, кибеттә үк Үтүк эзе төшкән Линолеум, бер аягы сынган затлы Шәмдәл дә килгән иде бирегә. Шәмдәл күпләргә таныш булган сатучы өстәлендәге Счетны да иярткән иде. Компьютерлар, калькуляторлар киң кулланышка кергән заманда, иске счетның кирәге калмады дип, складка чыгарганнар. Озын Вася абый ялгыш бәрелеп, төймә-тешләрен койгач, җыеп азапланмыйча гына чүплеккә озатканнар иде. Төймәләре аз булса да, Счет бик сөйкемле иде әле. Менә ул гадәтенчә шалтыр-шолтыр килеп, «Танго! Танго!» дип сөрән салды. Хан заманыннан калган ватык Патефон дәрәҗә саклап кына, җилне үз уңаена борырга тырышып, көтелгән музыканы уйнап җибәрде. Мич, вәкарь белән генә килеп, кайчандыр бик тә нәфис, күз явыңны алырлык үтә дә чибәр булган, әмма, заманалар үтү белән, таушалып, җыерчыкланса да, затлылыгын югалтмаган зәңгәр чәчәкле Пәрдә каршына килеп баш иде. Ә Пәрдә король балларындагы сылу графиняларга охшарга тырышып, сыгылып кына чакыруны кабул итте.
Бу минутта әллә офыктагы сүнеп бетмәгән кояш нурларыннан, әллә оялудан икесенең дә йөзләренә алсулык йөгергән иде.
Ләйләгөл ҮЛМӘСИ.

Комментарии