- 18.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №33 (19 август)
- Рубрика: Татарча сериал
Ишектән керүче кызымның тавышы әллә нинди сәер иде: «Әни, сине бер таныш түгел абый чакыра». Балаларым минем ир-ат заты белән аралашмаска тырышуымны белә иде, шунлыктан аптырап кына тышка чыктым. Кызларым да минем арттан иярде. Ишек алдында, чыннан да, таныш түгел кеше басып тора иде. Ул мине күргәч, елмаеп каршыма килде: «Әллә танымыйсың да инде, бик күп еллар үтте шул», — дип эндәште. Таныдым. Инде күрешмәгәнгә 30 ел булса да, таныдым мин сине.
Күңелгә кайдандыр укыган шигырь юллары килде:
Чигәләрдә чал чәчләр дә,
Күз төбендә күләгәләр.
Сиңа кайтам, гомеремне
Кыл урталай бүлсәм әгәр.
Әйе, бу син идең. Мине мәхәббәт газапларына салган, күз яшьләре түктергән, инде ерак-еракта томан артында калган тәүге сөюем. Мин тормыш мәшәкатьләре белән синең бу дөньяда барлыгыңны да күптән оныткан идем инде. Бар нәрсәгә сизгер йөрәгем дә сине күргәч, элеккечә ярсып типмәде, гомумән, син минем өчен әллә кайчангы таныш идең.
Синең: «Менә эш белән туган якларга килеп чыгарга туры килде дә сине дә бер күрим, дидем. Бәлки, өеңә чакырырсың, бераз сөйләшеп утырырбыз», — дигән сүзләрең уйлардан арындырды. Мин сине өйгә чакырдым. Кызларым да безнең янга килеп утырды.
Син бик нык үзгәргән, олыгайган идең. Мин армиягә озаткан төз гәүдәле чибәр егеттән берни дә калмаган. Кара дулкын чәчләреңә инде чал кергән, алар элеккечә калын да түгел, якты күзләреңнең нуры беткән, ничектер, тоныкланып калганнар. Төз киң җилкәләреңә дә тормыш йөге баскан. Сөйләшер сүзләр дә калмаган икән инде. Синең генә әйтер сүзләрең күп иде, ахры. Гел сөйләдең дә сөйләдең. Минем тормышым турында барын да белә идең. Гел хәлләремне сорашып торгансың икән, имеш. Үз хәлләрең, гаиләң турында сөйләдең. Хатының ерактан, ике малаең бар икәнлеген белдем. Тик мин боларның барысына да битараф идем. Хәтта сөйләгән сүзләрең ачуымны да китерде. Хатыныңның булдыксыз булуыннан, малайларыңның тәртипсезлегеннән зарландың: «Син бәхетле икәнсең, балаларың – кызлар. Малаем утырып чыкты, бер җирдә эшләмичә ята хәзер, бик авыр миңа», — дип сөйләдең.
Мин яраткан, уйлый-уйлый хыялланып беткән егет белән синең арада бернинди уртаклык калмаган кебек иде. Син саубуллашып чыгып киттең, мин исә кызларымның синең кем булуың белән кызыксынуларына: «Яшь чактагы бер танышым, 30 ел күрешкән юк иде инде», — дигән җавапны биреп, яшьлек хатирәләрен яңарттым.
Син күрше авыл егете идең. Без синең белән кичке уенда таныштык. Үзем чибәрлек белән дан тотмасам да, шундый егетнең мине яратып йөрүеннән иптәш кызларымның кайберләре көнләшә иде. Бер елдан син армиягә киттең, мин көтәргә вәгъдә биреп озатып калдым. Ике арада сагыну тулы хатлар йөри башлады. Бер-беребезгә фотолар җибәрдек. Сине шундый-шундый сагына идем. Икәү бергә йөргән тын сукмаклар, капка төбендә үскән шомырт агачы, су буендагы таллар минем сердәшем булды. Аларга карап сине искә ала, кайтыр минутларыңны санап көтә идем. Син югында миңа күз салучы егетләр дә булмады түгел, тик аларның берсенә дә игътибар итмәдем. Үзебезнең авыл егете бигрәк тә үзәгемә үтте. Сирәк кенә кичке уенга чыккан вакытта озата кайта да капкадан кертмичә интектерә, ә чыкмый калган көннәремдә энем аша чакыра иде. Әлбәттә, чыкмадым һәм аны бернәрсәгә дә өметләндермәдем. Тик нәкъ менә ул безнең арабызга керде дә инде. Син армиядән кайткач, шәһәргә китеп эшкә урнаштың. Ныклы эш урының һәм торыр җирең булгач, мине кайтып алырга, өйләнешергә вәгъдә бирдең. Без синең белән сирәк кенә очраша башладык. Һәм берзаман син бөтенләй килмәс булдың. Моның сәбәбен мин озак еллар үткәч кенә белдем. Теге авылдаш егет сиңа: «Без аның белән син югында бик күп айлы кичләрне бергә үткәрдек, ул минеке инде», — дигән булган. Шул сүзгә ышанып, минем белән сөйләшмичә дә китеп югалгансың. Моны иптәш кызым сөйләде. Мине яратуың чын булмагандыр инде, мөгаен.
Сине уйлап, елый-елый хыялланып бетә яздым. Күземә башка беркем дә күренмәде. Теге егет күпме генә ялынып йөрсә дә, аны күралмый идем. Яшьтәш кызларым бер-бер артлы кияүгә чыкты. Мин дә карт кыз булып калмас өчен, беренче очраган кешемә чыктым. Иремне яратмыйча чыктым, дип әйтә алмыйм. Тик тормышыбызның гына рәте булмады. Ул гел исерек булды, бар кешедән көнләште, мине гел кыйный иде. Аерылып китәргә теләгән көннәрем күп булды, тик ике кыз бала белән кая барасың. Өйгә кайтыр идем, анда әти-әни бертуктаусыз кычкырышып тора, миңа урын юк. Тешне кысып түзеп яшәдем. Бар куанычым – ике балам. Алар бик акыллы, тәртипле булып үсте. Борчуларын күрергә туры килгәне юк әлегә. Иремне берничек тә туры юлга кертә алмадым. Дәваланып та карады, барыбер эчте. Ахыр чиктә йөрәк авыруы белән дөньядан китеп барды. Шулай итеп, гомернең чәчәк чагы үтеп тә китте.
Яшьлек хатирәләрен яңартып китеп барганнан соң, синең барлыгыңны кабат оныткан идем. Бервакыт сезнең авылдагы дус хатыным соңгы арада безнең якларга еш кайтуыңны, үзеннән гел минем турыда сорашуыңны сөйләде. Хәтта, әгәр риза булсам, хатыныңнан аерылып, минем янга яшәргә кайтырга теләгең барлыгын да әйтте. Көлдем генә. Яшьлектә бергә булмагач, гомер көзләренә кереп барганда син миңа кирәк түгел инде. Аннан соң яхшымы-яманмы ничә еллар бергә яшәгән ике бала үстергән иремә хыянәт итәргә теләмим. Әйе, нәкъ менә хыянәт итәргә дип әйтәм, чөнки ул мине һәр адымда күзәтеп торадыр кебек тоела. Картайган көннәрендә тәүге сөйгән яры белән кавышып яшәгән кешеләр бар дигән сүзләргә ышанмыйм. Чөнки әллә кайда еракта калган кеше сиңа берничек тә якын була алмый. Тәүге сөю беркайчан да онытылмый дигән сүзләргә дә ышанасым килми. Чөнки миңа әлеге сүзләрне тикшереп карау мөмкинлеге бирелде. Кайчандыр башка беркемне дә болай ярата алмам дип өзгәләнгән кешем еллар үтү белән, минем өчен әллә кайчангы танышка әйләнгән дә куйган. Хәер, бар кеше күңеле дә бер төрле түгел бит. Үземнән чыгып кына фикер йөртәм, ахры.
АЙГИЗӘ
Кышкы кичтә
Картлар йортының иркен бер бүлмәсендә тыгызлый-тыгызлый аркылыга-буйга сигез карават куелган. Кыска кышкы көннең кичкә авышуын белдереп, бүлмәдә электр уты кабыздылар. Мәрфуга да калын, бурсыган исләр сеңгән юрганын күтәреп, күрше караватка карады. Анда кайчандыр абыстай булып, ил-көн өчен Коръән аятьләре укып йөрүче, инде менә аяктан егылгач, ялгыз йортында кыш чыга алмаганга күрә монда килгән Мәдинә түти ята иде. Яше олы булганга, мондагылар аңа “түти” дип кенә дәшә. Әнә ул сөякчел бит тиресен җыерып йоклап ята. Ирен читләре көзге җилдә тибрәлгән яфраклар кебек дерелдәп-дерелдәп ала.
Ул: “Балам юк, караучым юк, Алладан күрәчәгемне күрмичә гүргә кереп булмый”, – дип үзен-үзе тынычландыра. Ә мин 4 бала үстереп, берсенә дә сыя алмадым. Читкә киткән Гөлия белән Алиягә сүзем юк анысы. Үземнең дә чит җирләрдә йөрисем килми. Күрше авылдагы кызым Сәрвәргә дә үпкәләп булмый. Каенана, каената йортында өч бала үстерә. Үзенең дә җаны түшәк күргәне юк, шуның өстенә фермада сыер сава. Их, Габидуллам булса… “Утыз улың булганчы, яныңда ирең булсачы”, – дип белми әйтмәгән борынгылар. Мин менә йорт җиремдә яшәмәс идемме?!
Күңел сыкравы күкрәк читенә килеп терәлгәнгә үксеп елыйсы килде Мәрфуганың. Зур итеп җәеп япкан яулыгының чите белән күзеннән тәгәрәп төшкән яшь тамчыларын сөртеп алды. Калтыранган куллары, салынган күз кабагына кагылып бераз кырып алгандай итсә дә, игътибар бирмәде. Җан әрнүе тән әрнүе генә түгел шул, тиз генә узмый. Әнә бит төрле авыллардан килеп, монда җылы почмак тапкан бүлмәдәшләренең дә һәркайсы күңелендә ниндидер “таш” әрнү ята. Аны аспирин биреп кенә бетереп булмый. Ул – гомер буе җыелган газаплар юшкыны булып бәгырьгә утырып калган.
Гаиләсе кеше күз алдында ким-хур булмады анысы. Габидулласы да тырыш, ни кушсалар, шуны эшләп, тәрәзә рамнарының да йөзлекләрен челтәрләп, менә дигән итеп ясый белде. Алтын куллы иде, мәрхүм. Кызлары да егетләр алдында абруйлы булды. Дәрәҗәле генә кияүләр дә таптылар. Улы Шамил дә тәртипле, акыллы булып үсте. Авыл халкы алдында яманаты чыкмады. Инде менә кай арада яше утыздан узып киткән. Андыйларны кызлар карт саный. Ә ул мескен үзенә бер балалы күрше хатынын яр итте. Ирдән кайткан булса да, үз-үзен бик яратучан шул Наилә. Килен булып төшкән көннән йортны үз кулына алды. Дүрт ай дигәндә, карт анага йортта урын калмады. Аңа Шамил дә кушыла башлады. Хатыны яшь, чибәр. Икәүләшеп: “Әнә күрше авылдагы кызыңа бар”, – дип куа башладылар. “Кияү куса, ишек бавын тот, улың куса, түргә уз”, – дисәләр дә, түргә узу мөмкин булмады Мәрфугага. Үз җилкәләре белән салган йортында урын, җыйган малының кадере калмады. Тора-бара малай белән килен эшләми генә кәеф-сафа кора башладылар. Акча тапмасалар, әнисенең пенсия акчасын тартып алдылар. Күрше-тирәгә кереп тә, үз баласыннан зарлана алмый. Соңга таба, мунча яксалар, Мәрфуганы кертмәс өчен суын түгеп чыга башладылар. Аш-суның тәме, йортның рәте китте.
Ә беркөнне… Якты дөнья каплангандай булды. Икәүләшеп исереп кайттылар да, юктан гына тавыш чыгарып, үзара әрләшә башладылар. Гомер иткән карчык, урамда бер-берсен талаган этләргә карагандай, үз баласына пычрак сүзләр явуына түзеп тора алмыйча, араларына керде. Ә алар шуны гына көткәндәй, икәүләшеп аңа ташланды. Ничек Ходай коткаргандыр, күршеләргә барып кергәндә, Мәрфуганың күлмәге ертык, кулбашы чыккан, башы шешкән иде.
Икенче көнне Авыл советы хезмәткәрләре белән табиблар килеп, аны хастаханәгә алып киттеләр. Инде менә монда… Ә тегеләр көн дә эчеп-исереп йөри, ди. Идән астында бәрәңге бар әле, беткәч нишләрләр? Сагыштан тоныкланып калган күзләре белән караңгылык каплаган бозлы тәрәзә ягына карады карчык. Аттан ала да, кола да туа, диләр. Тик йөрәге генә: “Нинди гөнаһларым өчен алдым бу җәзаны”, – дип сызланды.
“Ашарга, ашарга”… Сузып-сузып әйтелгән хатын-кыз тавышы уйларыннан бүлде. Мәрфуга күтәрелеп бүлмә эченә күз төшерде. Хәллерәкләр телевизор карарга “Кызыл почмакка” кереп киткән булса кирәк, бүлмәдә урын өстеннән тора алмаучы берничә карчык кына калган. Аларның бу соңгы кышыдыр инде, дип уйлады ул. Гомер азагын менә шулай көтү бик авыр булуын белә иде Мәрфуга. Аның ире нигезенә, гомер итеп балалар үстергән өенә кайтасы, катык каткан токмачлы ашын ашыйсы, үзе пешергән кара ипи белән куе итеп ясалган, аз гына балланган сөтле чәен эчәсе килде. Нәрсәнедер исенә төшергәндәй, өенә кайтырга кирәклеген аңлап, урыныннан кузгалды. Аннан ике адым атлап, тимер карават башын тотуга, ток суккандай калтыранып куйды. Кая бара ул? Кем көтә аны?
Тәрәзә артында кар көртләрен урыннан бутап, буран котыра. Әйтерсең лә ана йөрәгендәге әрнүләр табигатькә күчкән дә, ул да аларны күтәрә алмаудан, илереп елаудан туктап, гаделсез тормышны җиңәргә, үзгәртергә керешкән.
Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА.
Байлар Сабасы.
Томанлы тәүге сөю,
Комментарии