- 18.07.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №28 (12 июль)
- Рубрика: Татарча сериал
Менә тагын җирне бизәп җәйләр килде. Шау-гөр килеп, янә Сабантуй якынлаша. Авыл халкы күңелле мәшәкатьләргә чумган. Кемдер каралты-курасын сипли, җыештыра, кемдер ишек алдын себерә, кемдер өй юа, капка-койма буяуларын яңарта. Барысы да дәррәү килеп, кунаклар каршыларга җыена.
Сәвиянең генә әлеге бәйрәм якынлашкан саен йөрәк яралары яңара. Бар халык күңел ачканда, ул, өендә бикләнеп, әрни-әрни кан-яшь түгә, бөтен тормышын җимергән, астын өскә әйләндереп аткан Сабантуй көнен ләгънәтләп, күңел буаларын ера…
Ул елны да бәйрәм көн гадәттәгечә башланды. Таң атып, малларны көтүгә кугач, Сәвия чыжылдатып коймак пешереп алды да, ишек алдындагы чәчәк түтәлләренә су сибеп йөрүче Таһирын чәйгә дәште. Таһиры үзе дә борыннарны кытыклаучы тәмле искә чак түзеп йөри иде, чакыруга ук йөгереп керде дә, сиздерми генә арттан килеп, Сәвиясен кочып алды.
– Нишләвен бу, әтисе, гомер булмаганны! – дип чытлыкланган булды Сәвия.
– Яратырга да ярамый икән хәзер, – дип, Таһир да яратып, шелтәләп алды үзен.
Алар шулай гөрләшә-гөрләшә чәйләп алдылар. Сәвиянең генә никтер күңеле урыныннан купты әле. Давыл алдыннан гына була торган әллә нинди бер тынгысызлык биләп алды аны. Үзенең әлеге халәтен «Хәерлегә булсын, Ходаем, берүк!» – дип юрарга ашыкты ул. Аның уйларын ишек катында күзләрен уып басып торган, узган атнада гына 7 яшен тутырган уллары Азамат бүлде. Сабыйның:
– Хәерле иртә, әнием! Хәерле иртә, әтием! – дигән назлы тавышы өйнең эчен нурга күмде.
– Әй, минем алтыным да уянган ич, әйдә, улым, битләреңне юып ал да, табынга утыр, – дип, Сәвия Азаматка чәй ясарга кереште.
Азамат кечкенәдән тәмле телле булды. Бүген дә:
– Коймаклар искиткеч тәмле булган, әнием! – дип, әнисенең күңелен күрде.
Ул арада капка төбенә килеп туктаган машина тавышы ишетелде. Таһир хуҗаларча киң күңеллелек белән кунакларны каршы алды. Туганнар белән табыннар корып, хәл-әхвәл сораша-сораша, тагын бер кат ашап-эчкәннән соң, барысы бергә җыйнаулап Сабантуй мәйданына ашыктылар.
Сәвия ирен быел көрәшкә кермәскә күпме генә үгетләмәсен, Таһир үз сүзендә нык торды:
– Керәм булгач, керәм! Көрәшәм булгач, көрәшәм!
Мәйдан кызды. Тирә-юньгә җыр-моң таралды. Менә татар халкының иң дәрәҗәле сынавы – көрәш башланды. Таһир үз чиратында өрлек кебек пәһлеваннарны мәйданнан берәм-берәм озата торды. Аңа тиңнәр юк иде бүген.
Шулчак уртага авылга ферма төзергә килгән бригададан Кавказ милләтенә генә хас текәлек бөркеп торган, чем кара чәчле, лачынныкыдай үткен карашлы чит бер егет чыкты. Шактый бил алыштылар, көчләр тигез иде. Бар мәйдан гөж килеп, аларны күзәтте. Кемдер Таһирга көч бирергә теләде. Әмма, арада теш кайраучылар да юк түгел иде…
Кинәт теге чит егет өлгерлек күрсәттеме, Таһирның алҗуы сәбәп булдымы, бер мизгел эчендә бар да хәл ителде. Егет Таһирны күтәреп алды да, аркасы белән гөрселдәтеп җиргә сылады. Бар мәйдан «аһ!» итте. Таһирның кай җиредер шартлап сынганы барына да ачык ишетелде. Кызганычка, муен сөяге сынган булып чыкты шул… Таһир урында җан бирде. Бәйрәм тантанасын елау, сыктау, уфылдау тавышлары алыштырды. Бар халык Таһир тирәсенә өелә башлады. Шәфкать туташы Гөлзирә генә комачауламаска үтенеп, ашыгыч ярдәм чакыртты. Иренең җансыз гәүдәсен күреп, Сәвия дә шапылдап ауды.
Бәйрәм тоташ матәмгә әверелде. Таһирны – моргка, Сәвияне – шифаханәгә, ә теге егетне полициягә алып киттеләр.
Тагын да хәтәре алда булган икән әле. Көрәш барышында олылар, мавыгып китеп, көн кызуыннан әлсерәгән бер төркем малайларның елгага су коенырга төшеп китүен искәрми дә калалар. Сәвия белән Таһирның уллары Азамат та алар арасында була. Баштарак яр буенда чыпырдаган бала-чагалар бер-берләренә мактанып, үзләренең йөзү осталыкларын күрсәтмәкче булалар. Азамат та төшеп калганнардан түгел ич! Әтисе белән ничә мәртәбәләр су коенып, ул инде йөзәргә шактый остарды. Тик менә бүген тирәнгәрәк кергәч, никтер хәле китте. Суга чумып, бер генә калыкты да бүтән күренмәде. Хәлнең хәтәрлеген аңлап алган малайлар мәйданга чапты…
Ялтырап янган кояшны кара болытлар каплады. Күкне ярып яшен яшьнәде, коеп яңгыр ява башлады. Әйтерсең Җир ана да әлеге хәсрәтләргә түзеп тора алмый иде…
Зират уртасында олы бер каберлек барлыкка килде. Таһир белән газиз сабыен җир куенына бергә иңдерделәр. Яшь-җилкенчәкләр өчен генә түгел, дөнья күргән аксакал картлар өчен дә җан тетрәткеч вакыйга булды бу ике үлем. Әйтерсең Аллаһы Тәгаләнең безгә шулай гомерләрнең чикле, һәммәбезнең дә бу җирдә кунак кына икәнен искәртергә теләве иде…
Гөлчәчәк ХАҖИЕВА-САДРЕТДИНОВА,
Азнакай шәһәре
Комментарии