Кышкы төндә

Кышкы төндә

(новелла)

Аралары ун чакрым гына булган бер авылдан икенчесенә төнгә карап юлга чыккан идем бервакыт. Кинәт кенә 50 градуска җитә торган суык китереп бәрде. Исән калырыма өметем юк иде. Ике аягымны туңдырсам да барып җиттем. Ә берничә көннән, бер укытучы сәяхәткә алып чыккан балаларның шул суыкта калып, коточкыч фаҗига булуы турында язма укыдым. .Дистә еллар үтте. Әгәр шул вакытта җитәкчеләре ир кеше булса, бер әмәлен табар иде, укучыларын исән калдырыр иде, дигән уй шушы көнгәчә тынгылык бирми.

Автор.

Малларны, кош-кортларны карап, ашы пешеп өлгергәч кенә, сәгатькә күз ташлады Зәйтүнә. Ике тулып килә. Ире Мирза чыгып киткәнгә дүрт сәгать!

Һәр елны, беренче май көнне зиратка барып, туганнарының, якыннарының каберләрен тәртипкә китереп, чардуганнарының буявын яңартып кайта иде ул. Исән чагында әтисе шөгыльләнә иде. Ул теге дөньяга күчкәч, шул изге гамәл, мирас булып, улына торып калды. Бервакытта да болай озак йөргәне булмады Мирзаның. Ел саен карап торгач, эш күп булмый. Зират авыл белән янәшә генә. Бераз җилләнеп тә кайту уе белән, матуррак яулыгын алды да зиратка китте Зәйтүнә.

Ерактан ук күреп алды ул ирен. Зират капкасыннан кереп, уңга борылгач, инде күптән берәү дә аяк басмаган, күбесе ярымташландык хәлгә килгән каберләр арасында басып тора. Зәйтүнә койма янына килеп туктады. Мирза кемнеңдер каберен чистарткан, чардуанын буяган, кабер ташына карап тынып калган. Койма аша андагы кешенең сурәтен танып, язуын укып булмый. Аның килгәнен шәйләп, ире башын боргач кына, сүз катты Зәйтүнә:

– Анда кем күмелгән?

Койма аша каядыр еракка төбәлеп, бераз уйланып торгач кына җавап бирде ире:

– Адвокат… Малик абый… Саматов…

Бераз тын гына басып тордылар. Иренең күңеленнән нидер кичергәнен сиземләп, бу тынлыкны бозарга теләмәде Зәйтүнә. Иренең гадәтен дә белә. Күп сөйләшергә яратмый. Кайчан тели, ничек тели, шул вакытта гына сүз башлый. Юкса, ун сорауга да бер җавап алалмавың бар. Мирза башы белән генә агачлар арасына ымлады:

– Әнә тегендә безнең авыл укытучысы Мәгариф абыйныкы. Аның каберен дә тәртипкә китердем… – Шулай дип ул капкага юнәлде. Бөтенләй чит районнан шушы авылга килен булып төшкән Зәйтүнә кемнең кем икәнен белми иде. Тик ире аның кызыксынуы көчле икәнне сиземли. Өйгә кайтканда, авылда инде күптән онытылган, үз күңелендә генә сакланып калган хатирәләрне сөйли башлады.

2.

Мирзага суд буласы көнне авыл клубы халык белән тулы булды. Халыкка гыйбрәт йөзеннәнме, еш кына судның күчмә утырышларын җинаятьченең туган авылында үткәрәләр. Бу судның, башкалардан бер аермасы да юк, тик прокурор да, Мирзаның адвокаты да нәкь шушы авылдан иде. Һәрхәлдә, закон сагында торган авылдашларының чыраен күрергә җыелмады халык. Мирза күп һөнәр иясе булып, һәркемгә эчкерсез ярдәм итеп яшәве белән авыл халкының мәхәббәтен яулап алган. Ул бервакытта да, йомыш белән килгән кешене: «Үз эшем баштан ашкан!» – дип борып чыгармады. Кем булуына карамастан: «Җаен табарбыз…» – дип, чынлап та вакытын таба һәм ярдәмгә ашыга. Эшләгәне өчен үзе сорап ала белмәгәнгә, кешеләр аңа үзләре чамалап бирәләр иде. Шуңа күрә дә, үзенең хуҗалыгында берәр нәрсә кирәк булып кемгә генә сугылмасын, аңа берәү дә арка куймый. Күз өстендә каш шикелле булган егетнең язмышына битараф булмаганнар клубка тартылдылар. Күңелләрдә бер генә уй: «Бәлки ничек тә ярдәм итеп булыр?»

Район прокуроры Гаяз Бикмурзинның йомшак күңелле кеше түгеллеген беләләр. Тик аның кулындагы дилбегә дә җебеп төшкән егетләр кулында булырга тиеш түгел шул. Әле дә, сүзен дәвам итеп, Мирзаның хәлен җиңеләйтерлек бер сүз дә әйтмәде.

– Мирза Раянов, – диде прокурор һәм, күзлеген салып, егеткә карап алды. – Суд барышында үзенең эчкән булуын таныды. Ә эчкән кешегә диңгез тубыктан икәнен сөйләп тә, аңлатып та тору кирәк түгел, минемчә. Шуңа күрә, авылга ике чакрым калгач, колхозның салам кибәненә ут төртеп җылынуын берничек тә аклап булмый. Аның: «Туңып үлә язган идем» – дигәненә ышанып буламы? Эчкән кеше җылынып китә, аның каны уйный. Болай булса, ул колхоз абзарларын да яндырырга күп сорамас…

Прокурорны тыңлаганда, залдагы халыкның өмете киселде. Аны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итәргә сорап сүзен бетергәч, корт күчедәй гүләп алдылар.

Тик судьяның, алдындагы сулы графинга кулындагы ручка белән суккалап:

– Тынлык! Тынлык сорыйм! –дип каты гына кисәтүеннән соң тынып калдылар. Мирзаны яклаучы адвокатка сүз бирелде. Рәсим Кәбиров ни өчендер бик авыр күтәрелде урыныннан. Бөтен кыяфәтендә арыганлык, ниндидер сагыш билгесе. Хәтта сүз әйтергә теләге дә юк иде шикелле. Бары тик клуб эчендәге халыкка гына җиңел булып китте. Рәсимне гадел, көчле адвокат итеп беләләр тирә-якта. Аны юллап күрше районнардан да киләләр. Тик әлеге очракта эчкән, кибән яндырып, колхозга зыян салган кешене ничек яклап буласы гына аңга барып җитми.

– Һәр адвокат үзенчә яклый, – дип сүз башлады Кәбиров. – Беренче караштан гаепләнүченең җинаяте күз алдында. Тик бу яшь егетнең язмышы кыл өстендә булганга, мине сабыр гына тыңларсыз дип уйлыйм…

Һәм ул бик күптәннән, колхозлар төзи башлау турында бөтен ил буйлап хәбәр таралгач, район үзәгенә комсомолга керергә барган чакларын сөйләп китте.

Тик алар турында халык берни дә белми иде инде. Тормышның иң тирән буразналарында, иң ерак почмакларында, шау-шулы еллар арасындагы күп вакыйгалар, шул заманның гадәти күренешләре булып күмелеп калган. Хәтта тарих укытучысы Мәгарифне дә сирәк искә алалар. Илнең, яшь буынның матур киләчәгенә фанатикларча ышанып, хәләл көче белән дә җиргә ябышып, яхшы көн иткәннәрне кулакка санап, шуларга каршы аяусыз көрәшергә әйдәп йөргән атаклы коммунист иде. Әле мин шушы юлларны язып утырганда, коммунист билетларын тиз генә ертып ташлап, тиз генә демократ пинҗәге киеп алганнарның илне, халыкны ул чорга караганда да куркынычрак бөлгенлеккә төшерәчәген белсә, нишләр иде икән изге уйлы Мәгариф? Инде моңа җавап табып булмый. Тик аның тырышлыгын, кешеләр өчен, бигрәк тә яшь буын өчен кылган изге гамәлләрен серле җиһан язып алгандыр сыман.

3.

Кыш көнендә егерме чакрым араны балалар белән урап кайту авыр буласын белә иде Мәгариф. Тик инде комсомолга алу көне билгеләнгән. Иртәгә юлга чыгасы. Кара таң белән. Шулай да, күңелендә бер өмет белән ул Шаикка кереп чыгарга булды. Авылның иң бай кешеләреннән саналган Шаик ул кергәндә өстәл артында ашап утыра иде. Хатыны өйдә юк, сыерларын саварга чыккан, ахры.

– Керергә мөмкинме? – диде Мәгариф, ишекне ачып тупсаны атлауга.

Шаик ашавыннан туктап, бердән гаҗәпләнеп, көлемсерәп аңа карап торды:

– Алай да сөйләшә беләсеңмени әле син? – диде ул, ниһаять, чираттагы ит калҗасына кулын сузып.

– Нигә?

– Телең кычыткан саен, безне тотып сүккәндә рөхсәт сорап тормыйсың бит.

Мәгариф, аның ачуын чыгарырга курыккан шикелле, авыр булса да, эндәшми түзеп, кымшанмый да басып торды.

– Йә, нигә телеңне йоттың? – диде Шаик, мыскыллы караш белән.

Мәгариф тамак кырып куйды, аннан тавышын күтәрми, йомшак булырга тырышып сүз башлады:

– Үткәннәрне искә төшерми, тыныч кына сөйләшик әле бер синең белән, Шаик туган. Эчтә вак-төяк ачу саклап йөрү ирләр эше түгел.

Шаик ашавыннан туктап, аңа карап торды да көлә башлады.

– Кайчаннан бирле туганлашып киттек соң әле без? – диде ул, ниһаять, ирексездән атылып чыккан күз яшьләрен янындагы сөлге белән сөрткәләп. – Синең кебек туганым булса, мин аны, кхм…

Шаик сүзен әйтеп бетермәде. Тик аның эчтәлеген яхшы белә иде Мәгариф. Артык, ялгыш сүз әйтеп, аның ачуын кабартудан мәгънә булмасын аңлап, башын иде.

– Нигә башыңны иясең? – дип дәвам итте Шаик. – Иелгән башны кылыч кисми дип уйлыйсыңмы? Шаик туган, имеш… Хо-хо-хо!.. Тапкан туган булыр кеше! Йә, сөйлә, ни йомыш, Мәгариф туган? Хо-хо-хо!..

– Калтасуга барып кайтасы иде иртән, шуның өчен кергән идем…

– Бар, кендегең миңа берекмәгән бит синең. Минем өстән жалу язып, киңәшләшергә дип кермәгәнсеңдер бит?

– Егерме чакрым араны көнендә урау уен эш түгел. Бер ат биреп тормассың микән дигән идем…

– Ат? – диде Шаик, бераз телсез калып торганнан соң. Бу вакытта, абзарыннан аты югалып, хафага төшкән кеше төсле иде ул.

– Соң билгеле инде, сыер түгел…

– Ат диген, ә? – диде Шаик, эчке бер сөенеч белән.

– Ерак ара бит, Шаик, бәлки хәлгә керерсең?

– Алай икән… Бездән башка дөнья бармаганны аңладыңмы инде? Бик кыен булса да тәпиләп кенә бар инде син анда, Мәгариф туган. Телең дилбегә буе, шуның белән үз-үзеңне чыбыркылап барырсың.

– Үзем генә булсам, кешегә ялынып торыр идемме? Карт булсам да, андый гына араны үтәргә хәлем бар әле минем. Гомумән, үз халәтем өчен минем бервакытта да, беркемгә дә ялынып йөргәнем юк.

– Кем белән соң син? Әллә кәләш алып җибәрдеңме карт көнеңдә? Хо-хо-хо! Ә нәрсә? Кәләшең белән булсаң, бирәм. Күрсеннәр минем юмарт икәнне!

– Кәләш ала торган яшьтә түгел инде мин.

– Алай икән… Җыелышларда кулларыңны бутый-бутый гайрәт чәчкәч, бик җегәрле кеше дип йөри идем мин сине.

– Балаларны алып барам мин.

– Нинди балаларны?

– Укучыларны, өлкәннәрен…

– Аларга ни калган анда?

– Комсомолга керергә баралар.

– Шулаймыни? – диде Шаик, ишеткәненә ышанып җитми, шаккатып беравык аңа карап торгач.

– Шулай.

– Алай булгач, синең җилкәгә генә атланып барсыннар инде алар. Шундый сорау белән минем янга керергә ничек йөрәгең җитте?

– Минем йөрәк курку дигәнне белми, сиңа әйтеп торасы юк бу турыда. Балалар хакына бәлки бер кешелеклелек күрсәтерсең, аңларсың дип кергән идем.

– Моңа чаклы мин этлек кенә күрсәтеп йөргәнмени? – диде Шаик. Аның тавышында үпкә дә, гаҗәпләнү дә, шелтә дә бар иде шикелле.

– Алай дип әйтә алмыйм, чөнки моңа кадәр сиңа йомышым төшкәне юк иде.

– Ә мин аңламыйм, мине надан дип исәплик!

– Исәпләп торасы юк, наданлыгың күзгә бәрелеп тора, – диде Мәгариф, эшнең барып чыкмасын аңлап.

– Алай икән… Нишләп надан кешегә йомышың төште соң әле, акыллы баш? – диде Шаик, үпкәсен яшерми.

– Абзарың тулы ат, берсен кызганасыңмы?

– Укымышлы кешеләр бит сез. Нишләп үзегезнеке юк? Китапларга атланып йөреп булмый, шул турыда язмыйлар әллә? Җавап табып булмыймы? Башыгызны җыен чүп-чар белән тутырганчы, абзарыгызны мал белән тутырырга иде сезгә. Йөрмәс идегез хәер эстәп шулай итсәгез!

– Ашыкма, Шаик, булыр әле.

– Һавадагы торнага өмет итеп яшәмиләр, бүгенге көн белән яшәргә кирәк!

– Яңа тормыш төзегәнне күреп торасың. Аның җимешләре алда әле.

– Чабаталы мужикка аның искесе дә баштан ашкан! – дип кызып китте Шаик. – Яңа тормыш, имеш… Акыллы баш! Иске тормышта нишләдек? Сөрдек, чәчтек, урдык, суктык! Яңа тормышта да шулай булачак. Эшләмәгән кешегә берсе дә күктән ишелеп төшмәс! Ничек кенә кыланма, мужик мужик булып кала!

– Ул мужик, бер көн килеп, синнән яхшырак яши башлар әле.

– Өстеңә кияргә юньле бишмәтең дә булмаган көеңә миңа акыл өйрәтеп торган буласың. Яхшырак яшәр, имеш… Аның өчен кара таңнан торып, җиде кат тирең чыкканчы эшләргә кирәк. Юк инде, арт саныңа кояш төшкәнче мер-мер йоклап ятарга! Вәт шулай… Миннән яхшырак яши башлагач барырлар ат белән. Ә хәзер, тәпи-тәпи генә…

Мәгариф ишек тоткасына үрелде.

– Туктап тор әле… – диде Шаик.

– Нәрсә тагын? – Мәгариф, инде бу йомшый башлады дигән уй белән, аңа борылды.

– Мәгариф…

– Мин тыңлыйм.

– Син укымышлы кеше бит… – Шаик, терсәгенә таянып, уйга калган иде.

– Шулай булмасам, миңа балалар укытып йөрергә рөхсәт итмәсләр иде.

– Баш бар синдә, беләм. Шулкадәр белемең була торып, кара халык арасында йөрмәсәң, әллә кайда, әллә кем булып утырасы кеше бит син. Шул турыда уйлап караганың бармы?

– Үземнең кайда утырырга тиешлегемне яхшы чамалыйм әле.

– Ни пычагыма сиңа шул ыгы-зыгы? Кадереңне белерләр дип уйлыйсыңмы? Карганы күпме моңга өйрәтмә, ул барыбер сандугач була алмый. Аның җыры бер генә: «Кар да кар!» Шуны исәпкә алсак, сиңа ни җитми?

– Яңа тормыш төзегәндә аң-белем тиешле дәрәҗәдә булган кадрлар җитми.

– Тагын шул яңа тормыш! – диде Шаик, кәефе китеп. – Кайчанга чаклы аң-белем бирмәкче инде син аларга?

– Шул кара халык синең кебек наданнарны агарта башлаганчы!

Шулай дип, Мәгариф кырт борылды да, ишекне каты ябып чыгып китте. Шаик өстәл артыннан чыкты, кемгәдер сугарга әзерләнгән шикелле, кулларын угалап, ишекле-түрле йөренә башлады. Әле ни кыласын, ни өчен икәнен тәгаен исәпләми дә, иртүк торып, Калтасуга китәргә карар итте.

4.

Инде күптән кар яуганы юк иде. Такыр чана юлыннан бару иртәнге якта бик авыр тоелмады. Төш җиткәнче барып җиттеләр. Комсомолга кабул итү тантанасы вакытны алды, төшке аш дигәне дә сәгать дүрттә генә булды. Инде юлга чыгарга да вакыт иде. Тик укучылар Мәгарифнең ни өчендер йөзе сүрән икәнне шәйләп алдылар.

– Суыта башлады бит әле, – диде ул, һәр баланы күздән кичереп. – Өстегездә бик юка, әллә иртәгә иртән торып кына юлга кузгалыргамы? Шулай итсәк, ничегрәк булыр, балалар?

Тик балаларның берсе дә кунып калырга риза түгел иде. Алар хәзер комсомол исемен йөртә. Аларны ерак ара да, алдагы авырлыклар да куркытмый хәзер. Күңелләрне җилкендерә торган шатлык хисе йөзләргә бәреп чыккан. Мәгарифнең, кунарга урын бар дигәненә дә игътибар итми, башларын горур тотып, тизрәк авылга кайту ягындалар.

– Мин кайтам… Мин тизрәк кайтып җитәргә тиеш… – дип куйды Гаяз, төшенкелеккә бирелеп. Кыңгырау тавышы ишетеп, башлар шул якка борылды. Аларга таба тирә-якта дан тоткан кара айгырын җиккән, «кошовка»сына тун киеп утырган Шаик якынлашып килә иде.

– Нигә уйга баттыгыз? – диде Шаик, алар янына килеп туктауга.

– Кайтыргамы, юкмы дип тора идек, – диде Мәгариф, күңелендә өмет очкыны кабынып, өстәп куйды: – Нык суыта башлады… Бәлки утыртып кайтырсың, Шаик?

– Йомышларым бетмәде бит әле, Мәгариф туган, – диде Шаик, тыныч кына. – Мин эшләремне бетергәнче, сез атлый торыгыз, булмаса. Куып тотармын әле…

– Алайса, без юлга чыгабыз.

– Урамда катып торганчы, юлда булуың хәерлерәк инде. Ярты юлда утыртсам да атка җиңел булыр. Йөк тартуны камыт киеп карамаган гына белми.

– Яхшы, без кызурак атларга тырышырбыз. Әйдәгез, балалар, кузгалдык!

Шаик алар артыннан бераз карап торды да үзалдына сөйләнеп алды:

– Атка утырып кайтасы килгән… Аягын юрганына карап кына сузмый бит, бәдбәхет… Сәләмәдән чыгарга әмәл тапмаган башы белән бугаз ертырга ярата. Тфү, хәерче!..

Һәм ул атын икенче якка борып дилбегәне какты.

5.

Калтасудан чыгып, ике чакрым үтүгә, урман башлана. Шунда җиткәнче, комсомол булу горурлыгы күңелләрне җилкендереп торды. Инде күптән караңгы төште. Тик ай яктысында, юлдан читкә чыгып, көрткә батарлык түгел. Һаман саен арта барган суык үзенекен итте, горурлыкны кысрыклап чыгара башлады. Мәгариф балаларның хәлен сорашты.

– Суык бик өтә башлады, абый… – дип, Сара телгә килде.

– Үзем дә сизәм, – диде Мәгариф. – Әллә кире борылабызмы, балалар?

Тик әле һаман балаларның күңеле суыкка бирешәсе килми. Дүрт укучының берсе дә кире борылырга теләмәде. Ә Мәгариф аларның сүзен тыңлап юлга чыкканына үкенә иде. Шаикка ышану да бар иде шул. Укытучы сүзен тыңлап, балалар сикергәләп, төрткәләшеп алдылар. Ләкин суыкны алай гына куып җибәрә торган түгел, тәнгә сылап куйган шикелле. Рабиганың әнисе мамык шәлен бәйләтеп җибәргән иде. Күкрәк тирәсендә җылы тотса да, суык астан үрмәли, тезен чеметә башлады. Гаяз белән Рәсим генә сер бирмәскә тырышып атлыйлар. Мәгариф борыннарны, битләрне бияләй аркасы белән уып барырга кушты.

– Их, ат булсын иде хәзер, китәр идек кар бураны уйнатып, – диде Рабига.

– Шаик абый юлга чыккандыр инде, – дип, сүзгә кушылды Сара.

– Кыңгырау тавышы ишетелә! – диде Рабига, шатлыгын яшерә алмый. Туктап тыңлап тордылар. Кыңгырау тавышы якынайган шикелле булды. Укучыларның күңеленә җан керде. Атка утыргач тиз кайтып җитәселәрен уйлап, бераз җылынып киткәндәй булдылар.

– Ерак әле ул. Суыкта шулай еракка китә яңгырау. Тик тормагыз, тезләрегезне, борыннарыгызны, битләрегезне уыгыз. Алыгыз әле берәр кисәк… – дип, Мәгариф кечкенә төргәк чыгарды, һәрберсенә берәр телем икмәк өләшеп чыкты.

– Таш кебек каткан бу… – диде Сара.

– Алай да кимерегез, балалар, ризык белән тәнгә җылы да керә ул.

– Ерак киттек микән, абый? – дип сорап куйды Рабига.

– Ярты юлга җитеп киләбез инде.

– Бик ерак икән, гомер буе шулай интегеп йөрергә туры килер микән? – диде Сара. Аның гына түгел, башкаларның да шундый ерак юлга чыгуы беренче тапкыр иде.

– Гел алай булмас, – диде Мәгариф, тавышы көрәеп. – Тормыш гел яхшыга таба бара бит. Халык власте урнашканга күпме генә үтте, ә шул вакыт эчендә ил буенча эшләнгән эшләрне исәпләп карасаң, исең китәрлек. Киләчәктә машиналар белән генә йөрербез. Колхозлар төзү яңа башланды гына. Күрерсез әле, күпчелек халык колхозда булачак. Бәлки ансыз көн итү мөмкин дә булмас әле.

– Минем мондый юлга чыкканны белсә, әти каршы чыгып алган булыр иде, – дип әйтеп куйды Гаяз.

– Комсомолга керергә теләгәнеңне белә идеме соң?

– Белә иде… Тик үзе исән чагында бу турыда телгә алырга да рөхсәт итмәде. Аны үз акылы белән әйтмәгәне билгеле, шул кулаклар коткысына бирелеп кенә…

– Эләгә инде сиңа, болай булгач, – диде Сара, аны чынлап кызганып.

– Сезне кыерсытырга ирек бирмәбез, балалар, ул яктан тыныч булыгыз. Тик үзегезгә дә кыю булырга кирәк, – диде Мәгариф.

– Атлаганда гыжлыйсың шикелле, арыдыңмы әллә, абый? – дип, сүзне бөтенләй икенчегә борып җибәрде Рәсим.

– Арудан гына түгел ул. Үпкәгә тигән аклар пулясының тәэсире. Җәй көне бер капитан килгән иде бит әле?

– Әйе, сугышып йөрүегез турында кызыклы итеп сөйләде ул.

– Яралангач, шул капитан алып чыккан иде мине сугыш кырыннан. Ул күреп калмаса, беткән булыр идем. Үзе янына кунакка чакырып китте. Исән чагында бер барып кайтасы булыр әле, җәй генә җитсен…

Аның сүзләрен бүлеп, сугыш вакытында туп атканны хәтерләтеп, суыкта агачларның шартлавы ишетелә башлады. Кыңгырау тавышы якында гына ишетелә иде инде.

– Котылдык болай булгач! – диде Сара, шатлыгын яшерә алмый. – Кайтып җитү белән, җылы мич башына кунаклыйм да өч көн төшмим.

– Ашыйсың килсә, төшәрсең, – диде Рәсим, көлемсерәп.

– Кайтып кына җитик, бар да булыр, балалар, кайтып кына җитик, – дип сөйләнде Мәгариф. Күңелләргә дәрт, өмет биреп, Шаик та килеп җитте. Укучылар чанага ташландылар.

– Кая чабасыз, имгәкләр? – дип, аларга каршы басты Шаик, чыбыркылы кулын болгап. Укучылар туктап калдылар. Бер-берен аңламаган шикелле беравык күзгә-күз карашып тордылар. Шаик ашыкмый гына, Мәгарифкә текәлеп сүз башлады:

– Йә, агардыңмы инде кызыл коммунист! Битеңнең нуры качтымы, кушбугаз? Чама белми торган телеңне аркылы тешләдеңме? Хо-хо-хо! – диде ул, мыскыллап көлеп. – Камсамулга керергә бардыгызмы? Т-ә-әк… Бик яхшы… Йә, кемнәр соң сез? Син… теге хәерче Хәниф кызы Рабигамы?

– Нигә мыскыл итәсең? – дип кенә әйтә алды Рабига. Алар ишле. Рабигадан кала тагын ике энесе, бер сеңлесе бар. Сиксәнне куып барган әбиләре дә алар белән тора. Сыер, сарыклар, кош-кортлары да бар аларның. Атлары гына юк. Атасы, ничек булса да, ат алу турында уйланып йөри башлаган иде инде. Тик колхозларга яз көне алынасы атлар турында сүз чыккач, бу уеннан кире кайтты. Күмәк утарда булгач, ни өчен расхут чыгарып торырга? Үзең колхозда булсаң, җир сөрү турында кайгырып йөрисе калмый бит инде. Әлегә чаклы әтисе, ат алып тору бәрабәренә, атлы кешеләргә ялланып ни дә булса эшләп ала иде. Ә хуҗалыкта эш бетеп тормый. Моңа чаклы аларның бер телем икмәккә зар булып утырганнары юк иде.

– Әллә берәр ялгыш сүз әйттемме? – диде Шаик, мыскыллы көлемсерәп. Утарында ат булмаган кеше аның өчен хәерче санала иде. Аның үзендә дүрт ат, ике колын. Шуларның өчесен «колхозга алыначак» исемлегенә язып чыгып киттеләр. Моңа күңеле белән дә, акылы белән дә ризалаша алмады Шаик. Чөнки хәләл көче белән үрчеткән маллар иде алар. Атасыннан ике ат калды. Ялланып эшләүчеләр бар аңа, тик Шаик аның өчен бәясен түли. Үз утарындагы малны колхоз утарына язып китүне аңлый да, кичерә дә алмый иде ул.

– Мин, комсомолец буларак, үз әтиемне мыскыл итәргә беркемгә дә рөхсәт итмим, – диде Рабига, инде өшегәнен дә онытып диярлек.

– Шулаймы? Синнән кем рөхсәт сорап тора әле? Күрәм, анда сезнең телне озайтып кайтарганнар икән. Шәп тел белән генә дөнья барса икән ул!

– Шаик, балаларны гына утыртып кайт. Сүз бирдең бит… – диде Мәгариф, тыныч булырга тырышып. Бу вакытта аңа каршы сүз әйтеп, ачуын кабартырга ярамаганны яхшы чамалый иде ул. Әлегә дилбегә аның кулында.

– Ала-а-ай… Ә син хәерче Шәртдин кызымы? – дип, Сарага борылды Шаик, аның сүзләренә игътибар итми.

– Аның сиңа хәер сорашып барганы булмады бит әле… – диде Сара, үпкәләп. Аларның да маллары бар. Тик утарында ат булган кеше генә башкаларга караганда бераз өстен тора иде авылда.

– Булмаса, булыр әле. Сорап килгән көннәре бик күп булыр, алда гомер озын.

– Юк, булмас!

– Балалар, ипләп кенә, – дип, кызган каннарны сүрелдерергә теләде Мәгариф.

– Нәрсә ишетәм мин? Әллә ипле сөйләшергә өйрәндеңме, Ходайның хикмәте?

– Шаик, балаларны утыртып кайтырга чык инде, бик туңдылар. Кемнең кем икәнен тикшерә торган вакыт түгел… – диде Мәгариф, ялварып.

Шаик аның сүзләренә колак салмый, Рәсим янына килде:

– Син инде менә, эшчән кеше баласы. Ни пычагыма мондый суыкта, бер җүләр котыртканга, әллә кая барып йөрисең? Сиңа ни җитми?

– Миңамы? Синең ипи шүрлегеңә менеп төшү җитми, – диде кинәт Рәсим, ни әйткәнен үзе дә аңлап җиткермәгән хәлдә.

– Әт-тә-тә… Атаң бик сабыр холыклы, яхшы сүзне аңлый белә торган кеше. Баксаң, юньле атаның да яман баласы була икән. Бик батыраеп киттегезмени? Шулай сөйләшергә өйрәтеп җибәрделәрмени аннан, телеңә тилчә чыккыры нәрсә? Син элгәре, борын астыңны сөртергә өйрән, аннан сөйләшерсең минем белән, рөхсәт итсәм.

– Балалар туңдылар бит, Шаик, утыртып кайт авылга кадәр. Кайткач, акчасын түләрмен, – дип, киеренкелекне бушатырга тырышты Мәгариф, акча сүзен ишеткәч, аның эреп китәренә өметләнеп.

– Ничек түләмәкче буласың инде аны, Мәгариф, хәерче чикмәнеңне сатыпмы?

– Китаплар алырга дип җыйган акчам бар, шуны бирермен.

– Алай икән… – дип, Шаик Гаяз янына килде. – Бәй, әллә күзләрем ялгыш күрәме? Син җүнле адәм баласы түгелме соң? Атаң ничек җибәрде сине?

– Атайдан рөхсәт сорап йөри торган яшьтә түгел мин. Хәзер дилбегәне үзебезнең кулга алырга вакыт җитте, – дип, егетләрчә җавап кайтарды Гаяз.

– Миннән әҗәткә алган он белән тамагыгызны туйдыргач, телең ачылып киттемени? Ярар, килер әле ул минем янга. Китапка карамый гына укып җибәрермен мин аңа бер вәгазь, шаккатып торыр. Дөньялыкта гомер итәр өчен камсамул билеты күтәреп йөрү шарт түгел. Карын дигән нәрсә гел үзенекен итә: иртә дә, кич тә ашарга сорый. Әнә шул вакытта, малаеңның билетын бөкләп тык авызыңа, диярмен мин аңа.

– Шаик, балалар туңа, – диде Мәгариф .

– Мәслихәт, Мәгариф, туңа бирсеннәр. Аларны җылы өйләреннән мин куып чыгармадым.

– Алай димә, Шаик, балалар бит…

– Телләре бик озын. Туңгач, шул озын телләрен аркылы тешләсеннәр. Бәлки, кыскарыр бераз. Шулай булса, олы кешене олы итеп сөйләшергә дә өйрәнерләр. Ничу монда борын чөеп, фарсит итеп йөрергә!

– Утыртып кайт инде…

– Киләчәккә юл күрсәтеп барсын дип, сине кошовканың түренә утыртыргамы? – диде Шаик, кеткелдәп.

– Алар синең җилкәгә генә утырып кайтсыннар инде, – диде Шаик һәм, сүз беткәнне аңлатырга теләп, атка борылды. Шул чакта кызлар кошовкага ташландылар.

– Кая? Артка! – дип, Шаик аларга камчысы белән суга башлады. Кызлар чиелдап читкә тайпылдылар.

– Без нәрсә карап торабыз, Гаяз? – диде Рәсим һәм Шаикка барып ябышты. Тик эре гәүдәле Шаик аны селтәп кенә очырды.

– Күрсәтермен мин сезгә! – диде ярсыган Шаик. – Кара син аны, көчек кенә башларына ни кыланып яткан булалар!

Һәм ул инде бу ярсуын тыя алмый, кайсы туры килсә, шуңа камчысы белән суга башлады.

– Тимә, тиясе булма! Башың себер китәчәк, – дип акырды Мәгариф.

– Үзеңә дә кирәкме? Мә! – дип, Шаик укытучыга да селтәп алды. – Башта сезнең башларны җәһәннәмгә олактырам әле мин. Аннан карарбыз минем башны кая куярга кирәген. Ул башны төлке бүрек каплап тора әле, синеке шикелле мескен бүрек түгел!

Төлке бүреген соңгы көн киеп, икенче көнгә үк кулга алынып, Себергә әзерләнәсен белмәгән Шаик шулай тузынып алды. Камчысын эшкә җигеп алгач, күңеле булып, бераз тынычланган иде булса кирәк. Кошовкага ауды да дилбегәне тартып куйды. Әле ни булганын аңлап бетермәгән шикелле, укучылар ераклаша барган атка гаҗәпләнеп карап тордылар. Акылга сыймый торган хәл иде бу алар өчен. Кыңгыраулыр тавышы ераклаша башлады.

– Тормыш менә шулай күрсәтә инде ул дошманның чын йөзен, – дип телгә килде Мәгариф, аннан авыр көрсенеп, гаепле тон белән дәвам итте: – Яклый алмадым бит… Сез яшь әле, көчегез җитми, мин карт инде, көчем беткән… Бар иде көчле чакларым. Кул сугышы вакытында аның ишеләрне генә ега идемме? Менә бит таушалу дигәнең нинди хурлыклы көнгә китереп җиткерә…

– Алай димәгез, бу сезнең өчен түгел, аның өчен хурлык, – диде Рәсим, укытучының бөгелә төшкән гәүдәсенә текәлеп.

– Сезне дә яклый алмагач, кешеләр арасында юкка селкенеп йөримдер, – диде Мәгаиф, тирән хәсрәт белән. – Алар күп, шуңа күрә бердәм булырга кирәк. Күмәк көч белән генә җиңеп була аларны. Ә хәзер атларга кирәк, кызурак атларга, ничек тә кайтып җитәргә…

Алар тагын кузгалып киттеләр.

6.

Аяк-куллар түзә алмаслык әрнегәнгә кызлар да, малайлар да, җылы эзләп, бер-беренә сыенып атлый башладылар. Алга барсалар да, суык аларны бер урынга беркетеп куйган шикелле. Кулларны күтәреп, битләрне уарга да авырлашты. Кызурак атлый башласаң, суык тезләрне өтеп ала. Авыл ягыннан тагын кыңгырау тавышы ишетелә башлагач:

– Мондый суыкта юлга чыгучы булмас, Шаик кире борылгандыр, – диде Мәгариф.

– Безне кызганды микән әллә?

– Ай-һай, аның кеше кызгана торган зат булуы шикләндерә. Ә бәлки гаебен юар өчен утыртып кайтмакчы буладыр. Сезне алып кайтып җиткерсә, гафу итәр идем мин аны, – диде укытучы. Шаик тиз килеп җитте.

– Кире борылган өчен рәхмәт, Шаик. Йә, балалар, утырыгыз, – диде Мәгариф. Кызлар чанага юнәлделәр. Тик Шаикның усал тавышы аларны туктап калырга мәҗбүр итте:

– Ашыкмый торыгыз!

– Син балаларны алырга дип борылмадыңмыни?—диде Шаик, өметсез калып.

– Аларны алырга дип борылдым. Тик бер шарт белән. Йә үтәрсеңме шартымны, Мәгариф?

– Минем кулымнан килердәй булса үтәрмен. Әйт, ни кирәк сиңа?

– Яхшы… – диде Шаик, бик ашыгырга теләми генә. – Мин аларны тиз генә авылга кайтарып җиткермәсәм, туңып үләчәкләрен чамалыйсыңдыр? Шактый тәпилисе бар бит әле…

– Булдыра алсам, үтим дидем бит инде, әйт шартыңны.

– Укучыларың исән калсын, дисәң…

– Туңдырма балаларны, әйт тизрәк шартыңны.

– Шуны да истән чыгарма, алар синең җүләрлегең аркасында туңалар. Ә шартым шул… Аларны утыртып кайтсын дисәң, минем алда тезлән!

Укучылар, ишеткәнгә ышаныргамы-ышанмаскамы белми, өнсез калдылар.

– Нигә тораташтай катып калдың, – диде Шаик, үртәлеп. – Балаларыңны үлемнән коткарасың килсә, минем каршыга килеп тезлән! Юкса, кызгану булмаячак. Шушында тәпи сузачаксыз, аннан бүреләр азыгы булырсыз. Шул дәрәҗәгә җиткерәсең килмәсә, тезлән!

Шаик укучыларына бераз карап торды да Шаик янына атлады. Тик ике арага Рабига басты:

– Юк, тезләнмисең, абый!

– Сезнең исән каласыгыз килмиме? Ярлы-ябагай гына булсагыз да. Башыгызны югары тотарга яратасыз икән. Шушында катып үлсәгез, яхшырак булырмы?

– Катып үләргә ризабыз, тик абыйны тезләндермибез!

– Мәслихәт, катып үлегез,—диде Шаик һәм чанасына утырырга әзерләнде.

– Шаик, тукта! – дип эндәште Мәгариф. Аннан укучыларына борылып, ялынып диярлек дәвам итте: – Сезгә исән калырга кирәк, балалар, сез яшәргә тиеш.

– Синең үзеңне утыртырга җыенмыйм, балаларыңны гына, диде Шаик.

– Мин риза, балаларны гына утырт.

– Аның алдында тезләнсәң. Мин аның чанасына утырмыйм!

– Мин дә!

– Беребез дә утырмыйбыз! – дип шаулашып алдылар укучылар.

– Рәхмәт, балалар, – диде Мәгариф, күзләреннән яшь атылып чыгар хәлдә дулкынланып. – Мин карт инде… Сез киләчәк өчен яшәргә тиеш. Шуңа күрә, хәзер үк утырып кайтып китәсез. Бу минем үтенечем дә, боерыгым да. Оялсагыз, читкә борылып торыгыз. Шаик, алар борылып торсыннар.

– Күрәселәре килмәсә, борылу түгел, урман арасына кереп качсалар да, сүзем юк, – диде Шаик, көлемсерәп.

– Абый… – дип башлады Рабига, ялварып диярлек.

– Ике сүзнең булуы мөмкин түгел. Сүземне тыңламасагыз, нык рәнҗермен, – диде Мәгариф, аңа әйтеп бетерергә ирек бирми. – Йә, ни дидем мин сезгә? Борылыгыз!

Укучылар, чара калмаганны аңлап, теләр-теләмәс кенә борылдылар да, башларын иеп, читкә киттеләр. Карт укытучы Шаик алдында тезләнде дә, башын иде. Моны күргән Шаикның йөзенә елмаю җәелде. Ул әкрен генә кошовкасына утырды да: «На, малкай!» – дип, дилбегәне тартты. Кыңгыраулар чыңына аның каһкаһәле көлүе ишетелде. Укучылар сискәнеп борылдылар. Берни дә аңларга өлгерә алмаган укытучы башын күтәрде, акылдан язган кеше шикелле ераклаша барган атка карап торды. Укучылар аның янына йөгереп килделәр дә торырга булыштылар.

– Нинди хурлык… – диде укытучы, ыңгырашып. – Менә шулай, балалар. Дошманнан әллә нинди мәкерләр көтәргә була. Алар синең алда ашъяулык җәеп торсалар, артыңда балта кайрый торган булалар. Ул мине хурлыкка төшерсә дә, аның яхшы ягын абайламый калды. Моның белән ул чын йөзен күрсәтеп, киләчәктә сак булырга кирәге турында онытмаслык дәрес тә биреп китте. Йәгез, балалар, кузгалдык… Тизрәк атларга кирәк, хәрәкәт иткәндә бөтенләй үк туңып булмый. Әйдәгез!..

7

Алар урманны чыгып җиткәндә, Рабига белән Сара, атлый алмас булып, икесе бергә җиргә аудылар.

– Мин атлый алмыйм, – диде Рабига, еламсырап.

– Абый… түзә алмыйм, – диде Сара да. Әйтерсең шушы киеренке мизгелдә хөрмәтле, күпне белгән укытучы ни беләндер ярдәм итә ала иде.

Тик мондый суыкны сүз белән генә җиңеп була ала торган түгел иде.

– Балакайларым, урманны чыктык бит, авылга ерак түгел инде, басуны гына үтәсе… Ике чакрым ара… Ничек тә түзәргә иде инде, балалар… – диде укытучы, еламсырап-ялварып диярлек.

– Атлап булмый, абый, аяклар катты, – диде Сара, хәлсез тавыш белән.

– Малайлар йөгерсеннәр авылга, бәлки, ярдәмгә килүче булыр, – дип киңәш бирә алды Рабига, тик аның да тавышында өмет юк иде.

– Ул арада сез инде… – дип сүз башлады Мәгариф. Ул. малайларның авылга кайтып җитә аласына да, ярдәм килеп җитүгә дә ышанмый иде инде. Чарасыз калган укытучы тирә-ягына каранды һәм юл кырыендагы печән кибәнен шәйләп алды.

– Котылдык болай булгач! – диде ул, шатлыгын яшерә алмый. Мондый сүз ишетеп, аннан күзләрен алмаган укучыларга бераз җан керде.

– Нәрсә күрдең, абый?

– Кибән! – диде Мәгариф һәм кесәсенә тыгылды. – Шырпы кесәдә…

– Кибән яндырыргамы? – диде Рәсим, ышанып җитмичә.

– Башка чара юк, – диде укытучы, кибәнгә таба атлап.

– Абый, тукта, болай да тирә-якта дошманнар тотып ашарга гына торалар! Кибәнне яндырсагыз, якты көн күрсәтмәячәкләр, – дип кычкырды Рәсим аның артыннан.

– Өлгерә алмыйсың, башка чара юк, – дип, укытучы кибәнгә таба атлавын дәвам итте. Бераздан зур печән кибәне яна башлады. Укытучы юлга чыкты.

– Егетләр, кызларны ут янына алып барырга кирәк, – диде ул, Сарага аягына басарга булышып.

Әкренләп кенә җылы керә башлады тәннәргә дөрләп янган кибән янында. Ялкын зурайган саен, алар читкәрәк киттеләр.

– Абый, нишләтәләр инде моның өчен? – диде Рәсим.

– Баштан сыйпамаслар инде… Авыр булачак, – диде укытучы, төшенкелеккә бирелеп.

– Шулай икәнен белә торып… Безнең өчен… – дип кенә әйтә алды Рабига. Бу мизгелдә кибәннең бердәнбер яшәү чыганагы икәнен барысы да аңлый иде.

– Сезнең исән калуыгыз өчен, янарын белсәм, урманга да ут төрткән булыр идем, – диде Мәгариф, авыр көрсенеп.

– Тагын кыңгырау тавышы, – диде Рәсим, авыл ягына күз салып.

– Сез җылына торыгыз, мин каршысына чыгам, – диде укытучы, шомланып. – Шаик кына дугасына кыңгырау тагып йөри.

Мәгариф юлга чыгуга, аның янына ярсыган Шаик та килеп җитте.

– Йә, соңгы көнең җиттеме, Мәгариф? – диде ул, ат туктауга.

– Минем көннәрдә

Комментарии