Көтеп алынган бәхет

Көтеп алынган бәхет

(Сугыш елы балаларына багышлана)

(хикәя)

Көзнең пычрак, ямьсез көннәренең берсе. Карт имәннәр, шәрәләнгән гәүдәләрен сыкратып, авыр ыңгырашалар. Алар да сәләмә генә киенгән, эчләре аркаларына ябышып бетә язган ябык бу ике баланы кызгангандай, берән-сәрән сары яфракларын очыра. Әйтерсең, күз яшьләрен коялар. Авыл башындагы саламга төренеп утырган өйләрен җылыту өчен, апалы-энеле бу ике бала үзләреннән дә озын ыргак күтәреп, көн дә урманга корыган ботаклар җыярга киләләр. Кышын, көзен, көн дә шулай җилкәгә күтәреп, утын ташый алар. Гөлҗиһан ыргакны корыган ботакка эләктерә дә, аннан икәүләп шуңа асылыналар, ботак шартлап сынуга, икесе ике якка тайпылалар. Шулай маташа торгач, көн кичкә авыша. Урманны караңгылык иңләп ала башлый. Аларның кайтасы авылы да ерак, ике чакрым тирәсе. Гөлҗиһан иң авыр ботакларны үзенә җыя. Моны карап торган энесе Әмирҗанның:

– Апа, мин егет кеше, миңа күбрәк булырга тиеш бит, – диюенә ул:

– И, җаным, синең буыннарың ныгымаган шул әле. Аннан соң миннән биш яшькә кече бит син, шулай булгач, кемгә күбрәк тиеш инде, – дип, энесенең әйткән сүзләренә күңеле булып, аңа карап елмая. Үзенең тезләре, күшеккән куллары дерелди, җыйган ботакларын калдырмас өчен тырышып-тырышып киндер бауга сыйдырырга тырыша. Барыбер бер-ике ботакны калдырырга туры килә. Бәйләмне, азапланып, иңбашына күтәреп, кайтыр юлга кузгалганда, урман эчен тәмам караңгылык биләп ала. Җитмәсә, вак яңгыр сибәли башлый. Кайта-кайта, Әмирҗан арый, ботаклар бәйләме дә иңбашын баса. Урманны чыксалар, кырдан кайту җиңелрәк булыр иде. Анда юл аз-маз җилләгән була. Арттан кайтучы апасының авыр сулавы, аягының чапылдавы ишетелә. «Мескенкәем, арыганыңдыр инде. Аз гына түз инде, апаем, дәүрәк үскәч, мин сине бер дә болай тилмертеп йөртмәм», – дип, Әмирҗанның апасының күңелен күтәрерлек сүзләр әйтәсе килә. Әмма чабатага тулган пычрак суыгының балтырларга менеп сызлатуын сизмәс өчен туктамый. Ә кайтасы җир шактый ерак әле.

«Бүген соңрак калдык, ашыйсы да килә, әни дә борчылып беткәндер инде», – дип, үз уйларына бирелеп атлаган Әмирҗан, апасының кычкырган тавышына сискәнеп китте.

– Апа, апа, нәрсә булды? – дип, бәйләмен дә ташламаган килеш, апасы янына йөгерде.

– Аягым, наным, аягымны авырттырдым бугай. Ничек кайтып җитәрмен инде хәзер, – дип, Гөлҗиһан үксеп еларга тотынды.

Әмирҗан бәйләмен ташлады да:

– Апа, елама әле, икенче аягыңа баса аласыңмы?

– Юк, булмый бит. Авырта-а-а-а-а, – дип ыңгырашты Гөлҗиһан.

– Апа, мин синең ялгызыңны калдырмыйм. Әкренләп кайтып җитәрбез әле. Бераз хәл ал да, аннан миңа таянып, икенче аягыңа басып карарсың.

Гөлҗиһан энесенең ирләрчә фикер йөртүенә бер яктан сөенсә, икенче яктан: «Тормышның көннән-көн авыраюы, балаларны да тумас борын олыгайтты шул», – дип, күңеленнән уйлап куйды. Әмирҗан апасының бәйләменнән бер ныграк таяк алды да:

– Әйдә, апа, шушы таякка таянып атлап кара әле. Менә бит, әкрен генә шулай атлап кайтсаң, була икән бит, апа, – диде, титак-титак әкрен генә атлап караган апасына карап. Аннан:

– Апа, утыннар өчен кайгырма. Үземнекен калдырып торам, иртәгә иртүк килеп алырмын, синекен үзем алып кайтам, күбрәге кайтсын.

– Син күтәрә алмыйсың аны, наным.

– Алам, үзем алып кайтам, күтәреп, җилкәгә салыша алсаң.

Гөлҗиһан, авырлык белән, энесенең җилкәсенә бәйләмне салды. Әмирҗанның ябык җилкәсе бөтенләй бөкрәеп калды. Авырлыкны апасына сиздерәсе килмичә, алпан-тилпән килеп, кайту юлына атлады. Шактый ара кайткач, тәмам хәлсезләнде, кулларының да җегәре калмады. Җитмәсә, яңгыр яугач, аяк асты да тайгак. Кая басканын белмичә атлаган Әмирҗан аягы таеп китүдән алпан-тилпән килде дә, пычрак суга егылды. Кулыннан бәйләме ычкынып, ботаклары төрлесе-төрле җиргә таралды. Тәмам арыган, алҗыган малай, үзенең көчсезлегеннән, пычрак йодрыклары белән күзләрен уа-уа, әрни-әрни елады. Күзләрен пычрак әчеттерде. Аның янына титаклап атлап килеп җиткән апасы, барлык авыртуын эчкә йотып:

– Наным, елама, кечкенә булганга, сиңа бик авыр шул. Менә инде аягымның авыртуы да кимеде, әйдә, бергә ботакларны җыеп бәйлик тә, миңа күтәртерсең. Дәү үскәч, үзең генә йөрерсең әле, Алла боерса.

Алар азаплана-азаплана кайтып җиткәндә төн уртасы якынлаша иде инде. Мич артындагы сәкедә авырып ятучы әниләре, буыла-буыла йөткереп туктаганнан соң:

– Балалар, мин сезгә умач ашы пешердем. Суынгандыр инде. Бик озак йөрдегез, берәр хәл булмагандыр бит? – дип сорады.

– Юл пычрак, тайгак, шуңа әкренрәк кайттык. Үзеңнең хәлең ничек, әни? Хәдичә бик борчымадымы? – диде Гөлҗиһан, үзе энесенә күз кысты, аягының авыртканын әйтмә диюе иде.

– Минем хәлем ярыйсы. Йөткерү генә бераз көчәйгән шикелле булды. Нишләптер тынны буа. Юк, Хәдичә кызым борчымады, зур үсә бит инде хәзер, Аллага шөкер. Ашаттым да, төреп, мич башына яткырдым. Тамагы тук булса, борчымый инде ул, балакаем. Их, балалар, атагыз исән булган булса, моның кадәр михнәт-газаплар күрмәс идегез. Нишлисең инде, гомеркәйләре кыска булды шул бәгырькәемнең. Мин дә, ичмасам, сезгә ярдәм итә алмыйм, – диде дә Хәерниса, тагын йөткерергә тотынды. Туктагач, бераз хәл алды да тагын сөйләп китте:

– Әле ярый күршеләребез әйбәт. Яхшы кешеләр белән каласыз, – дигәч, бераз тын торды да сүзен дәвам итте, – менә бүген дә Мәфрүзә апагыз он кертте. И сөендем инде. Сезгә, куана-куана, аш пешердем. Иртәгә ял итәрсез инде, балакайларым, сезнең тилмереп йөргәнне Галимулла абыегыз күргәндер: иртәгә җитәрлек утын кертте. Ярар, балалар, ятыгыз, йоклагыз, арыгансыздыр.

Гөлҗиһан әнисенең буыла-буыла йөткерүенә борчылып, бик озак йокыга китә алмыйча ятты. Иртә белән Әмирҗанның:

– Әни, эндәш инде, әни! – дип өзгәләнгән тавышына уянып китте.

– Наным, уятма, йоклыйдыр, төне буе йөткереп чыкты, хәзер йокыга киткәндер.

– Апа, селкенми дә, эндәшми дә бит ул.

Гөлҗиһан әнисенең гәүдәсен барып тотып караса, гәүдәсе сап-салкын. Кыз катып калды, куркудан хәтта елый да алмады. Әниләре үлгән иде. Шул көнне аны күршеләре җыйнаулашып җирләделәр. Үзе дә бала гына булган унбиш яшьлек үсмер кыз өстендә ун яшьлек энесе Әмирҗан һәм өч яшьлек сеңлесе Хәдичә калды. Шушы хәлдән соң ялгыз яшәүче Галимулла абзыйлары, аларны кызганып, көн дә бер тапкыр ашарлык ризык һәм утын кертә башлады.

Иртәгә Сабан туе дигән көнне Гөлҗиһан бер-ике капчыкны агач көленнән ясаган селтеле суда юып агартты, агач белән суккалап йомшартты да, аннан үзенә күлмәк текте. Энесе белән сеңлесенә әтиләреннән калган иске-москыдан күлмәк, ыштан әмәлләде. Бик көтте Гөлҗиһан бу Сабантуйны, бәйрәмгә кияргә яңа чабатасы да булганга микән, әллә инде тәүге сөю белән бәйле кабатланмас гаҗәеп чор башланган вакыт җиттеме.

Бүген кояшлы июнь иртәсе. Иртәнге җылы кояшның матурлыгына сокланып урамга чыккан Гөлҗиһан, авыл халкының, кызу-кызу атлап, түбән очта урнашкан колхоз идарәсе тарафына барганнарын күреп: «Нәрсә булды икән?» – дип, аларга иярде. Йөгерә-атлый диярлек баручы берничә өй аркылы гына яшәүче Гайниямал апасы сугыш башлануын әйтте. Берни дә аңлап җитмәгән кыз: «Башланса, бетәр әле, безнекеләр барыбер җиңәчәк», – дип, күңеленнән генә уйлап, аның артыннан иярде. Алар килеп җиткәндә, радио сугыш башлануын хәбәр итә иде инде. Һәркем кара кайгыга баткан, кемнәрдер елаша, кемнәрдер сөйгәннәре белән вәгъдәләр алыша. Икенче көнне ир-егетләр атлы арбаларга төялеп, җырлап авыл әйләнеп, якыннары белән хушлашып, олы юлга кузгалдылар. Аларны ачы күз яшьләре белән бөтен авыл озатып калды. Ат арбасына утыручылар арасында аркасына биштәрен аскан, үзләренә көн саен ярдәм итеп торган Галимулла абзыен күргәч кенә, Гөлҗиһан сугышның нинди зур афәт һәм кайгы-хәсрәт алып киләсенә төшенде.

1941нче елның кышы ук Гөлҗиһанга кайгы алып килде. Ул кыш аны энесе белән сеңлесеннән аерды. Балалар йортына алып китәргә дип килгән кешеләргә елый-елый ялварды:

– Алып китмәгез туганнарымны, аермагыз безне, зинһар, нинди авыр эшкә кушсагыз да эшләрмен, аларны ач итмәм, яклармын, саклармын, – дигәненә:

– И, җаным, син үзең дә бала гына бит әле. Сугыш беткәнче генә торырлар. Аннары килеп алырсың. Алай бетеренмә, Гөлҗиһан, хәзер синең үзеңә генә дә бик авыр бит. Аларның анда тамаклары тук, өсләре бөтен булачак, – дип юатты килүчеләрнең берсе. Әмирҗан ат чанасыннан сикереп төште дә апасының кочагына ташланды:

– Апа! Апа, җибәрмә безне. Мин сиңа булышам бит. – Үзе күзләрендәге яшьләрен кечкенә йодрыклары белән сөртә. Аннан апасының яшьләрен сөртә. – Икебезгә бергә җиңел булыр. Син дә үзең генә каласың бит. – Аннан алып китәргә килүчеләргә карап:

– Алып китмәгез безне. Без апам белән сеңлебезне ач итмәбез. Мин зур бит инде, – дип ялварды.

Әмма аның сүзләренә карамадылар, җитәкләп алып килеп, кире чанага утырттылар һәм әкрен генә юлга кузгалдылар. Гөлҗиһан ике кулын сузган килеш аларга иярде:

– Наным, сеңлеңне дә, үзеңне дә сакла. Син егет кеше бит, түз, җаным. Ант итеп әйтәм, сугыш бетүгә, мин сезне эзләп табачакмын, табачакмын, – диде, көтмәгәндә аягы сөртенеп, юлга егылды. Карны тырный-тырный, үкси-үкси елап калды. Бары Әмирҗанның үзәкләрне өзеп: «Апа, апа», – дигән тавышы гына бик озак ишетелеп торды.

Күрше-тирә елый-елый бу мәхшәрне күзәтте. Кар эчендә шаша-шаша елап ятучы Гөлҗиһанны күршесе Мәфрүзә җирдән күтәреп торгызды, өсләрен какты, яулык очлары белән битләрен сөртте, иркәләгәндәй чәчләрен сыпырып алды. Аннан, күкрәгенә кысып:

– Балам, нишлисең, сугыш җиле сиңа да кагыласы иткән шул. Без дә кадерле кешеләребезне – ирләребезне, балаларыбызны ут эченә озаттык. Еламаган көнебез юк. Монда үзеңнең җаныңны асрарга да ризык табуы авыр, ичмасам, аларның анда тамаклары ач булмас. Менә тиздән сугыш бетәр, аннан үзләрен барып алырсың. Түз, балам. Барыбызга да бик авыр хәзер, сабыр итик, – дип юатты. Аннан, яшьле күзләрен сөртеп:

– Сабыр итәргә сабырлыклар гына җитсен инде, – дип, Гөлҗиһанны җилкәсеннән кочаклаган килеш үзләренә алып кереп китте.

Шул керүдән кыз аларда яшәп калды… Сугыш башланган елның җәе бик яңгырлы килде. Игеннәр уңды. Колхозның төп көчләре – ирләр белән атлар фронтта. Иген уңышын җыеп алу хатын-кыз, бала-чага һәм карт-корылар өстенә төште. Сабыйлыктан чыгып та җитмәгән кыз балалар өлкәннәр белән беррәттән көнгә 15-20шәр сутый иген уралар, көлтәлиләр. Көннәр буе башын да күтәрми эшләгән Гөлҗиһан 25-28 сутый ура. Бригадир Хәерниса апасы аны кызганып, әрләп тә ала әле:

– Сеңлем, бала гына бит әле син. Авырып егылсаң, бер сутый да ура алмассың, тамагың ач кала дигән сүз. Әле синең тормышың алда, туганнарыңны аякка бастыру да синең өстә бит.

Уңышны җыеп бетерсәләр, сугыш та тизрәк бетәр кебек тоела шул. Әмма иген уңышын җыеп бетереп, басуда эшләр төгәлләнүгә, үзәк өзгеч салкын кыш җитә. Басудан кайтып, билләрен турайтырга да өлгерә алмый калган бер төркем яшь кызларны окоп казырга җибәрәләр, районнан ун километр ераклыктагы авылга фатирга урнаштыралар. Иртә белән кулларына ломнар, көрәкләр, кувалдалар тоттыралар. 40-45 градус суыкта траншеяны ломнар, кувалдалар белән китеп-китеп казырга кирәк. Көнгә бер чынаяк тәлинкәсе кадәр он бирелә. Гөлҗиһан да көне буе кувалдалар, ломнар күтәреп, өшеп каткан балчыкны кубара, үзе үксеп елый, үзе эченнән кабатлый:

– Тагын бер, тагын бер. – Күңеленнән җиңү көнен шулай якынайтам дип уйлый. Кинәт күтәргән ломы кулыннан ычкына. Кыз аңын югалтып егыла.

Икенче көнне аны авылына кайтарып җибәрәләр. Суыкка, ачлыкка чыдый алмыйча, юл өстендәге авылларга тукталып кайта. «Исән-имин кайтып җитсәм, өемә хәер сорап кергән кешегә, авызымнан өзеп, өлеш чыгарыр идем», – дип ант итә. Коры сөяккә калган, иске-москыга төренеп кайтып кергән кызны Мәфрүзә апасы танымый, хәерче дип уйлап, аның кулына бер телем ипи кисәге тоттыра.

– Мәфрүзә апа, бу мин – күршең Гөлҗиһан, – дигәч, кычкырып елап җибәрә, кызны кочаклап алып өенә алып керә. Авылда бердәнбер сыерлы кеше Әсмабикә була. Суык тидереп, чирләп кайткан кызны шул Әсмабикә апасы белән Мәфрүзә апасының тәрбиясе кабат аякка бастыра.

Инде окоп казулардан котылдык дип уйлаган яшүсмерләр иңенә тагын бер авырлык төшә. Колхозга урман кисү йөкләмәсе бирелә. Тагын яшүсмер кызларны җыеп, урманга агач кисәргә алып китәләр. Алар арасында Гөлҗиһан да була. Көнгә 400 грамм ипи ашыйбыз, дип, яшь кызлар ике ай буе көн-төн икешәр норма агач кисәләр. Әмма Гөлҗиһан ике аен тутыра алмый, башына агач төшеп, дәваханәгә эләгә. Гомере бетмәгән икән, яңадан күзләрен ача, башын күтәрә. Кызны бу эшкә яраксыз дип, урман кисүдән азат итәләр. Колхозга эшче көчләр җитмәгәнлектән, кайтканның икенче көнендә үк аны атлы эшкә куялар. Беренче эш көнендә Гөлҗиһанны 35 чакрым ераклыктагы бер районнан керосин алып кайтырга җибәрәләр. Исән-имин аны алып кайтып тапшыра. Икенче көнне дә аты белән урман участогыннан утын төяп кайтып, аны 15 чакрым ераклыктагы районга алып барып бушата. Аннан 5 чакрым ераклыктагы болынга колхоз өчен печәнгә китә. Печәнне төяп бетерүгә, ат кинәт шыбыр тиргә бата, язгы сулы җиргә егыла. Гөлҗиһан нишләргә дә белми, елый-елый, ат янында йөгереп йөри. Ат үлсә, түләттерәчәкләр дигән уйдан йөрәге өшегән кебек була. Чарасызлыктан, башындагы яулыгын кар суына чылатып, атның тирләрен сөртә, ялларын сыпыра-сыпыра: «Тор инде, җаным, үлә күрмә, зинһар, син үлсәң, мине төрмәгә утыртачаклар бит, туганнарымны кем кайгыртыр, алар мине көтәләр, тор инде әйдә, малкай», – дип, елый-елый, атның күзләренә карап ялвара. Мескен ат та аны кызгангандай күзләрен аңа төбәп: «Нишлим, дустым, синең генә түгел, минем дә көчем бетте шул», – дигәндәй, соңгы тапкыр каты итеп кешнәп ала да җан бирә.

Сугыштан бер кулын өздереп кайткан бик тә кырыс табигатьле колхоз рәисе булып эшләүче Вәлиулла елап кайтып кергән кызны кызганмый:

– Үтергәнсең икән, түләрсең. Бер ат 10500 сум, – дип, карлыккан тавышы белән акыра. Рәиснең кычкыруыннан коты алынган Гөлҗиһан, кайнар күз яшьләрен коеп, Мәфрүзә апасы янына кайта. Аңа барысын да аңлатып бирә дә: «Иртәгә таң белән авылдан чыгып качам. Качмасам, мине төрмәгә утыртачаклар. Туганнарымны мәңге күрә алмаячакмын», – ди, юлга әзерләнә башлый. Нишләсен, Мәфрүзә апасы риза була, башка юл юк икәнен ул да белә. «Кансыз Вәлиулладан бөтенесен көтәргә була», – дип уфтанып куя ул. Әмма Гөлҗиһанга авылдан качарга туры килми. Бәхетенәме, бәхетсезлегенәме, белмим, ул көнне кич белән аларның капкаларын кагалар. Кунак кеше Әсмабикәнең улы – сугыштан яраланып, госпитальдән соң сәламәтлеген ныгытырга туган авылына кайткан яшь лейтенант Галимулла була. Ул каушап кына өйгә керә һәм, Гөлҗиһанга карап:

– Исәнме, Гөлҗиһан. Әни синең хәсрәтең турында сөйләде дә, менә сезгә, синең янга килергә булдым. Без үзебезнең сыерны үлгән ат өчен колхозга бирергә булдык. Әни олы инде, аны карарга көче дә җитми. Башка кешеләр сыерсыз тора бит әле, мин дә торырмын, ди. Каршы килмә, Гөлҗиһан. Ул, Вәлиулла, үз дигәненә ирешмичә барыбер туктамас. Ярый, сау булыгыз, сау бул, Гөлҗиһан, – дип, ишеккә борыла. Шулвакыт кыз йөгереп килеп, Галимулланың кочагына атыла. Шулай кочаклашкан килеш бермәл басып торалар. Кыз, үзенә яклаучы, ярдәм итүче кеше табылганга сөенеп:

– Мең рәхмәт сиңа, Галимулла. Менә сугыш кына бетсен. Мин сезгә эшләп түләрмен, – дип елый-елый, аңа рәхмәт укый.

Бер авылда туып-үсеп, бер мәктәптә укып та, моңа кадәр бер-берсен «күрмәгән» егет белән кыз менә шулай хәвефле сугыш елларында табышалар. Шушы хәсрәт ике яшь кешенең йөрәгенә мәңгелек гашыйк уты салырга сәбәп була. Алар никах укытып, бер ай яшәп калалар. Яшь лейтенант кабат фронтка китә. Гөлҗиһан Галимулланың әнисе Әсмабикә белән бик тиз дуслаша. Шушы авыр заманда аның өчен сыерын колхозга бирергә риза булган бу олы йөрәкле хатынны хөрмәт итә, үз әниседәй якын күрә. Көне-төне диярлек колхоз эшендә булганнан соң да, өйдәге хуҗалык эшләрен бер дә авырсынмыйча башкара. Әсмабикәне эшләтмәскә тырыша. Каенана да, йөгерә-йөгерә йөргән киленен кызганып:

– Гөлҗиһан кызым, син бик күп эшлисең, миңа ярарга тырышасыңдыр инде. Мин сине кечкенә вакытыңнан бирле күзәтеп йөрим. Әниең дә авыру булгач, туганнарың синең өстә булды. Шуңа күрә сиңа бик күп эшләргә туры килде. Бик кызгана идем үзеңне. Улым әйбәт булгач, Ходайдан сорый идем: «Ярабби Ходаем, бу бала минем киленем, улымның яраткан хатыны булса ярар иде», – дип. Аллага шөкер, Ходай Тәгалә сәбәбен чыгарып, сезне очраштырды. Син бүген киленем генә түгел, бик яраткан кызым да. Гөлҗиһан, син колхоз эшендә генә тырышып эшлә, өйдәгесен мин үзем алып барам. Син авырып китсәң, улым кайткач, мин аңа нәрсә дип җавап бирермен, – дип, килененә карап елмайды.

– И, әни, берүк исән-сау гына кайтсын. Зинһар, намаз укыган саен, аңа гомер сора. Ул кайткач, без сиңа бернәрсә дә эшләтмәбез, матур итеп киендереп кенә йөртербез, – дип, Әсмабикәне кочаклап алды.

Галимулладан килгән хатлар аларны тагын да якынайта иде, әгәр озак килми торса, икесе дә бер-берсеннән ким кайгырмыйлар иде.

…1944нче елның кызу эш өсте. Гөлҗиһан кырда уракта. Үзалдына елмая-елмая, кызу-кызу иген ура. Бүген төшке ашка кайткач, ике яшьлек улы: «Әббә», – диде. Гөлҗиһаннан бигрәк, иң сөйгәне әбисе Әсмабикә булды. Оныгының теле беренче тапкыр, әббә, дип ачылды бит. Кич белән хат язганда, әтисенә әйтеп язасы булыр, Алла боерса. И сөенер инде Галимулла. Хат саен аны сорамыйча калмый. Гөлҗиһан кичне тизләтергә ашыккандай, тагы да тизрәк ура башлады. Атын чаптырып килгән бригадир Сәфәргали абыйсын күргәч кенә тураеп басты.

– Сеңлем, сиңа хат бар. Өчпочмаклы булса да, кара мөһере юк. Бәлки алай ук начар хәбәр түгелдер, – диде бригадир. Гөлҗиһан хатны тиз-тиз укый башлады. Аның янына хатын-кызлар, бала-чагалар җыелды. Барысының да йөзләре хәвефле. Хатны укып бетерүгә, Гөлҗиһан җиргә сыгылып төште. Башындагы яулыгын йөзенә каплап үксеп еларга тотынды, үзе гел бер сүзне кабатлады:

– Ул үлгән. Галимулла үлгән. Ничек әнигә әйтермен. Улын – Мәхмүтен бер тапкыр да күрмәгән килеш, ничек үләргә тиеш ул?

Эштән атылып кайтып кергән киленен күргәч, Әсмабикәнең йөрәгендә нәрсәдер өзелеп төшкән кебек булды. Улын кочаклап еларга керешкән килененнән:

– Кызым, нәрсә булды? Галимулладан бер-бер начар хәбәр бар мәллә? – дип сорады.

– Әйе, әни. Командиры, хәбәрсез югалды, дигән хат җибәргән.

– И, кызым, тукта әле, елама. Үлде дигән хәбәр түгел икән бит. Хәбәрсез югалды дигән. Шулай булгач, исән-сау дигән сүз. Кайгырма, балам, ул исән-имин йөреп кайтачак. Кайчан кайтасын гына әйтә алмыйм. Әмма ул кайтачак. Галимуллага өч яшь тирәсе иде, без өчәү Донбасска кунакка бардык. Шуннан кайтканда вокзалда безнең янга бер чегән хатыны килде. Ул вакытта чегәннәр балаларны урлый дигән сүзләрне ишеткәләгән булгач, мин Галимулламны кысыбрак кочакладым. Ул, яныма килеп, кулымны тотты да: «Бик яшьли ирсез калырсың. Улыңның никахы да, үлеме дә күренә, берсе булса, берсе булмый калыр», – диде. Шулай булгач, ул кайтырга тиеш, берсе булса, берсе булмый диде бит. Аллага шөкер, никахы бар, алма кебек матур улы үсеп килә, кайтыр, Гөлҗиһан, кайтыр, Алла боерса, – дип, киленен тынычландырды да, мичтән чуенын алып, Гөлҗиһанга аш бүлеп бирде. Хатынның тамагыннан аш үтмәде. Аның тынычлыгы югалды. Әле ярый күңел юанычы – улы бар. Гөлҗиһан бүген йокларга ятып та тормады. Улын йоклатты да, төне буе Галимулладан килгән хатларны елый-елый, битләренә куеп исни-исни, кат-кат укыды. «Саумы сез, газизләрем минем! Исән-сау яшәп ятуыгызга, сугыш афәтләреннән читтә булуыгызга куанып туя алмыйм. Әнкәем, Гөлҗиһан, улым Мәхмүт, шундый яратам сезне. Сездән килгән хатларны иснәп карыйм, үбәм, яңакларыма куеп торам. Ничек яратам мин сезне. Бу каһәр төшкән сугыш бер заман бетәр бит инде. Тизрәк күрешергә язсын, улымны бик тә, бик тә күрәсем килә. Әлегә исән-сау булуыгызга куанып яшим». «И, җаныкаем, шундый коточкыч мәхшәр астында, адым саен әҗәлең сагалап торганда, бүген исән калуыңа шөкер иткән вакытларыңда да син безнең исәнлек өчен кайгыргансың бит. Галимулла бәгърем! Икебез дә яшьли әтисез калып ятим үстек. Иптәшләребез әтигә әйтәбез дип куркытканда, читкә китеп елауларыбызны оныттыңмыни? Син үләргә тиеш түгел. Улыбыз безнең кебек әти назыннан мәхрүм булырга тиеш түгел иде бит. Бик авыр миңа, Галимулла. Әле ярый бүгенге көндә янымда әниебез бар. Ул сине көтә. Үлүеңә һич ышанмый, кайтачак, ди. Амин, шулай булса ярар иде».

Кырдан кайтып, өйдәге эшләрен тәмамлаганнан соң, Гөлҗиһан көн дә кич белән Галимулланың хатларын укып, аның белән шулай сөйләшеп утыра торган булды.

…Ул елны яз иртәрәк килде. Игеннәр дә иртә тишелде. Хатын-кызлар, бала-чагалар – һәммәсе иген басуыннан чүп утыйлар. Ерактан ук кычкыра-кычкыра, атын бик каты чаптырып, авыл ягыннан бригадир Сәфәргали абыйларының килгәнен күргән хатын-кызлар, бер-берсенә карап, аптырап калдылар. Нәрсә булды икән? Авылда көтелмәгән берәр хәбәр булганда, ул шулай атын куалап, кычкырып килә торган иде. Ниһаять, аның сүзләре аңлашыла башлады: «Сугыш беткән! Сугыш беткән!» Хатын-кызлар бермәл аптырап тордылар да аннан бер-берсе белән кочаклаша башладылар, үзләре кычкырып елыйлар, кайберләре сикерергә тотындылар. Әниләренең кычкырып елаганнарыннан, сикерә-сикерә көлгәннәреннән куркып, өч-дүрт яшьлек балалар акырып елый башладылар. Кара пичәтле кәгазь алучылар: «Әтисез калдыгыз», – дип, балаларын кочаклап үкседеләр. Гөлҗиһан да, өч яшьлек улын кочаклап: «Исәндер, бәлки кайтыр әле», – дип, үзен тынычландырырга тырышты. Бригадир:

– Бүген бәйрәм, ял итегез, – дигәч, бар халык өйләренә йөгерде. Гөлҗиһан да бу сөенечле хәбәрне әнисенә әйтергә ашыкты. Капкадан керә-керешкә:

– Әни, әни, сугыш беткән. Сугыш беткән, – дип, улын җиргә бастырды да, каршысына чыккан Әсмабикәне кочаклап алып, үксеп еларга тотынды. – Әни, Галимулла кайтыр микән?

– Кайтыр, балам, кайтыр, сабыр итеп көтик кенә, – диде Әсмабикә.

– Гомерем буе көтәргә туры килсә дә көтәчәкмен. Көтәчәкбез име, улым.

Фронттан бернинди хәбәр алмаган хатыннар өметләнеп ирләрен, балалар әтиләрен, яшүсмер кызлар сөйгәннәрен көткән арада сугыштан соң бер ел вакыт узып та китте. Әмма шушы бер ел эчендә авылга бары бер кеше: «Улыгыз батырларча һәлак булды», – дигән хат алган Мәфрүзә апаның улы Мифтах кына кайтты. Галимулла кайтса, туганнарны, бәлки, бергә барып алыр идек, дип уйлаган Гөлҗиһан, бер ел көтеп тә ире кайтмагач, үзе улы белән юлга чыгарга булды.

– Әни, төшемдә ике ак күгәрчен күрдем, күгәрченнәр өй түбәсенә кундылар. Бу күгәрченнәр – минем туганнарым – Әмирҗан белән Хәдичә. Алар мине көтәләрдер. Мин иртәгә улым Мәхмүт белән юлга чыгам. Аларны табасымны, күпме вакыт узасын белмәгәнгә, улымны үзем белән алам.

– Бар, алып кайт, балам, үзләрен. Алар бөтенләй ятим бит. Ичмасам, үзең яныңда, туган апалары янында булырлар. Ничек тә яшәрбез әле.

Иртән иртүк Гөлҗиһан юлга кузгалды. Аны озата чыккан Әсмабикә:

– Кызым, менә бу төргәкне дә тык әле. Инде нәрсә ашыйм икән дигәндә, базарда аны алучылар булыр, – дип, килененә ачып күрсәтмичә генә бер төргәк тоттырды. – Ходай ташламасын сезне. Ходай ташламаса, бәндә тотып ашамас. Исән-сау йөрегез, – дип, яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп, аларны озатып калды.

Мең бәлаләргә очрап, бик авырлык белән генә, туганнары яшәгән балалар йортын эзләп таптылар. Ярый әле бер-берсеннән аермаганнар. Әмирҗанны кызганганнар. Күз яшьләре белән:

– Апамнан аердыгыз, сеңлемнән аермагыз инде, зинһар. Минем дә, аның да бер-беребездән башка беркемебез дә юк бит. Сугыш бетүгә, безне Гөлҗиһан апа килеп алам, диде, – дип ялваруына каршы килә алмаганнар. Алты елдан соң очрашып күрешкән туганнарның сөйләшер сүзләре бетми. Көн кичкә авышса да, тизрәк авылга кайтасылары килеп, алар вокзалга ашыга. Әмма соңга калалар, алар ягына баручы поездлар китеп беткән була. Төнне вокзалда үткәрергә туры килә. Вокзал эчендә алардан һәм аларга арты белән утырган солдаттан башка берничә генә кеше бар. Ашыйсы килгән Мәхмүт әле бер кеше янына барып басып карап тора, әле берсенә бара.

Менә ул солдат янына барды да, аңа карап тора башлады. Солдат әллә нишләп китте. Баладан: «Исемең ничек?» – дип сорады:

– Мәхмүт, – диде малай. Солдатның йөрәге еш-еш тибә башлады, ул, кызуланып:

– Әниең кайда? – диде. Малай аны җитәкләп, әнисе янына алып килде. Йокымсырап утырган әнисенә төртеп:

– Әни, әни, – дип эндәште.

Каршысында басып торган Галимулланы күреп, чак аңын җуймады Гөлҗиһан.

– Галимулла, син исән, исән, бәгърем. Нишләп хат язмадың, кайда булдың, нәрсә булды синең белән? – Аннан Мәхмүтне күтәреп: – Галимулла җаным, бу синең улың Мәхмүт, – дип, улы белән икесе Галимулланың куенына сыендылар. Алар бик озак елашып, кочаклашып тордылар. Бу очрашуның нинди зур бәхет булуын әле аңлап бетермәгән Мәхмүт әле әнисенә карады, әле әтисенә.

Сугышның буеннан-буена алгы сызыкта сугышкан лейтенант 1944нче елда контузия ала. Ул хәтта кайсы авылдан икәнен генә түгел, исемен дә оныткан була. Бер ай элек шушы вокзалдан сугышка киткәнен исенә төшереп, кайсы авылдан икәнен искә төшерә алмам микән, дип, көн дә шушында килеп йөри башлый. Менә бүген үзенең баласы аша үзен күрде. Мәхмүт нәкъ аның кечкенә вакытына охшаган. Ул әкренләп барысын да исенә төшерәчәк әле. Бәгырь җимеше – дүрт яшьлек улы аңа барысын да исенә төшерергә ярдәм итәчәк. Ходай гомерен бирсен дә, кабат сугышлар гына булмасын.

Фәридә ХИСАМОВА.

Кукмара районы, Тырыш авылы.

Комментарии