- 17.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №45 (11 ноябрь)
- Рубрика: Татарча сериал
(Булган хәл)
Үзләреннән йөз чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан Сөлек авылыннан яучы киләсен Гөлмәрьям фермада бергә сыер савучы апаларыннан ишетте.
– Безнең Гөлмәрьямгә бу базар көнендә Сөлектән яучы килә икән. Аһ иттем. Шулай булмыйни: кияү буласы кеше утызны узып киткән, имеш. Бер тапкыр өйләнгән булган диме шунда. Әрәмнәр генә була инде Мәрьям бахыр! – дип сөйли Шаһран апа.
– Китсәнә, булмаганны! Гөлмәрьямгә унҗиде генә түгелме соң? Бердәнбер кызын карт кияү куенына салмас Саттар абый! – дип бүлдерде аны Сәкинә апасы.
– Ә мин, беләсегез килсә, карт җен куенына кергәнче, Ташсуда тонгычып үләр идем! – ди Хәлимә. Ул Гөлмәрьямнән бер яшькә өлкәнрәк. Әтисе сугыштан кайтмады, әнисенең биш баланы берүзе аякка бастырырга тырышып йөргән көне. Иң өлкәне Хәлимә, шуңа да ул унбиш яшеннән фермада эшли. Узган ел сөйгән егете, аны ташлап, күрше авылның хәлле гаиләсеннән бер кызга өйләнде. Өзгәләнде Хәлимә, Ташсу елгасы да аны үз кочагына алырга теләмичә, бераз агызып барган да ярга чыгарып куйган. Авыл халкы ике көн эзләде кызны. Егете, үзен гаепле санап, башын элмәккә тыккан булган да, хатыны күреп өлгергән. Таптылар кызны, шактый вакыт авырды, район больницасыннан качып кайтты. Ә егете, хатынын ияртеп, авылдан чыгып китте. Үзбәкстан якларына дигән хәбәр таралды.
– Әбәү! Гөлмәрьям дә килеп җиткән икән! Ни хәлләрдә, үскәнем? Кияүгә чыгасың дип ишеттек. Хәерле булсын.
– Шулай булсын, Шаһран апа. Тик мин бу хакта сездән беренче тапкыр ишетәм. Үзегез әйтмешли, мине, мулла калдыгын, кем кияүгә алыр икән?
– Кем дип, үзең кебек берсе табылган, ди.
– Анысын да чишмә буенда ишетеп кайттыгызмы?
– Ярар, ярар, күзеңне тасрайтма ул кадәр! Нәрсә ишеттем, шуны әйттем. Ышанмасаң, абыстай анаңнан сора!
Гөлмәрьям, кырт кына борылып, ферманың икенче очына, үз группасы урнашкан ягына китеп барды. «Утыз яшьлек, ди. Аерылган, ди. Мулла калдыгы, ди. Гарьләнеп үләрсең! Аның бит ярәшкән кешесе – Габдрахманы бар. Бу хакта әнисенә дә сиздереп куйды. Көзгә, Аллаһ боерса, сорый киләселәре. Юк, юк! Ул бары тик Габдрахманны гына ярата! Мулла түгел, әллә кем булсын, әмма Гөлмәрьям аңа чыкмаячак. Кыстый яки куркыта башласалар, Хәлимә әйтмешли, Ташсуга ташлануың мең тапкыр хәерлерәк. Йөз чакрымдагы Сөлеккә китәргәме? Булмаганны! Гөлмәрьямнең унҗиде яшенә җитеп, күрше авылдан ары киткәне юк. Теләми дә. Ул үз авылын ярата. Җәннәт бакчасы дисәләр дә, үзләренең Таулыярын башка җиргә алыштырмаячак!» – Әнә шундый уйлар бөтерелде аның башында.
Ферма белән авыл арасы – чуалган уй йомгагын сүтәр өчен менә дигән форсат. Гөлмәрьям бүген башкалардан арттарак калып, үзалдына сөйләшеп кайтты. «Тукта, ашыгыч карар кабул итәргә ашыкма! Мулла нәселеннән, намазда, ди бит», – ди аңа күңел түрендәге Гөлмәрьям. Тышкысы каршы төшә: «Син бит ул мулла улын түгел, ә Габдрахманны яратасың!» Тегесе тагын телгә килә: «Беренче урында иман булырга тиеш, Гөлмәрьям! Аллаһка тапшыр, Аннан киңәш-ярдәм сора. Күктә укылган никах булса, күпме карышма, ул никах җирдә дә укылыр». «Карт бит карт! Җитмәсә, аерылган да. Аның мулла булуын бер Аллаһ кына белә. Әгәр ялган булса? Гөлмәрьям, әти-әнисен бер күрергә зар булып, чит җирләрдә гомер кичерерме?» «Әйе, тәкъдирне бер Аллаһ кына белә. Истихарә намазы укы. Йөрәгең кушканны эшлә».
Гөлмәрьямнең әнисе Гайшә чыгышы белән мулла нәселеннән булып, әбисеннән төрле догалар гына өйрәнеп калмыйча, гарәп хәрефләрен дә үзләштерде, Коръәнне күңелгә үтеп керердәй итеп укуы белән үз авылларында гына түгел, районда даны чыккан кеше иде. Ире аның бу эшен өнәп бетерми, әмма каршы сүз әйтми. Авылның кайбер гайрәтле хатыннары кебек ирләр белән бергә стакан күтәрми, шау-шулы урыннардан читтә тора, чишмә буенда ике-өч сәгать гайбәт сатмый. Гомумән, күп ирләрнең хыялы булган хатын ул. Гайшәнең әнисе киявенә болай ди торган иде: «Ирнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулар өчен аны тыңлый белергә һәм каршы сүз әйтмәскә өйрәнергә кирәк». Карчык бу сүзләрне нигә кызына түгел, ә киявенә әйтте икән – ул бүген дә шуның серенә төшенә алмый. Үләренә берничә көн кала, оныгы Гөлмәрьямне янына чакырып алды да: «Кызым, колагыңа киртләп куй: кыз баланың бәхете үз кулында. Ирең сине яратсын дисәң, күндәм, сабыр бул. Ярату дигәне бераз соңрак килә. Башта син аны хөрмәт итәргә өйрән, аннан соң гына яратырга. Каенананы үз әниең кебек яратып булмас анысы, тик аңа карата һәрвакыт ачык йөзле бул, тәмле телеңне жәлләмә! Күп вакытта эндәшми калуың мең алтынга тиң була. Ирең сиңа салкынлык күрсәтә икән, димәк, ул синнән шуны кабул итә. Кайда гына, нинди генә авыр хәлдә калсаң да, Аллаһка ышан, Аннан хәерлесен сора. Балаларыңны иманлы итеп, безгә догачы итеп тәрбиялә. Монысы минем сиңа әманәтем».
Гөлмәрьямнең намаз укуын күреп, әтисе өнсез калды. Совет властеның мулла калдыкларына, дингә каршы көрәш алып барган бер заманында, хатынының мич аралыгында, лапас, бура эчендә кача-поса намаз укуын, мәетне соңгы юлга әзерләргә йөрүен, Коръән ашларына баруын белә иде, ә менә кызының да шул юлга басуын чамаламый калган.
Кызының укасы коелып кайтып керүен Гайшә аңа бер караш ташлаудан ук сизде. Сәбәбен дә белә.
– Әни, шул сүз дөресме?
– Дөрес, балакаем. Әллә син каршымы? Сүзеңне курыкмыйча әйт, балакаем, әле яучы килмәде.
– Әти нәрсә ди бу хакта?
– Ул аптырап калды. «Бердәнбер кызыбызны еракка җибәрәсе килми, кияү буласы кешенең яше дә бар икән, әллә соң килеп йөрмәсеннәр, дип хәбәр итикме?» – ди. Дөресен әйтим: мулла затыннан булса да, үземнең дә күңелем тартмый.
– Әни, минем күз салган егетем бар, ул, Аллаһ кушса, көзгә яучы җибәрәм, дип тора. Йосыф абый улы Габдрахман ул.
– БәракАллаһ! Нигә башта ук әйтмәдең аны? Намазлы булмасалар да, нәселләре төпле, Йосыф үзе дә, Шакирә дә бик әйбәт кешеләр. Малайлары да үзләренә охшаса, бәхетең булыр, балам. Миннән хәер-фатиха. Атаң да каршы килмәс.
– Алайса, мин Габдрахманга хәбәр салам?
– Җиткер, балам, җиткер. Синең бәхет – безнең өчен икеләтә шатлык ул.
Ләкин Гөлмәрьямгә ул бәхетне татырга насыйп булмады шул.
Берничә көннән алар капка төбенә пар ат җиккән тарантас килеп туктады. Гайшә, әвеннән кайтып, ишегалдында тавыкларга җим сибеп йөри иде. Урам ягында кемнеңдер каты итеп тамак кырган тавышына капканы ачты.
– Әссәламәгаләйкүм, хуҗалар! Рөхсәт итсәгез, без эчке якка үтәр идек. Ерактан килдек, тамак кипте, су бирмәссезме икән? Саттар белән Гайшә йорты шушы була дигәннәр иде.
– Ялгышмаганнар. Хуҗа әле эштән кайтмады, мин аның хатыны Гайшә булам. Сезне кем дип белик?
– Сөлек авылыннан без. Мин авылның мулласы Гыйлемхан, монысы җәмәгатем Өммегөлсем, ә менә бу тыйнак егет – улыбыз Салих.
– Хуш, шуннан? – Гайшә, эшнең асылына төшенсә дә, белмәмешкә салынып, вакытны сузарга булды. Шул ук вакытта ул аптырап та калган иде, чөнки алар туганнары аша кызларын кияүгә бирергә теләмәүләрен әйтеп, сәбәбен яшь булуында дигәннәр иде. Ә болар, яучы да җибәреп тормастан, үзләре үк килеп төште.
– Юлдан соң бераз утырып ял итәрбез, кайнар чәй эчәрбез, дип уйлаган идем, ә безне монда көтмәгәннәр дә икән…
– Без бит сезгә ризалык бирмәвебез турында хәбәр җибәрдек.
– Шулаен шулай да, тик, ятып калганчы, атып калырга булдык. Бәлки, килешеп куярбыз? Яшьләр бит бер-берсен күрмәделәр. Очрашсыннар, сөйләшсеннәр. Аннан күз күрер. Унҗиде яшьтә кыз баланың башлы-күзле булуы хәерле. Аллаһы Тәгалә никахны ашыктырырга кушкан бит.
– Хак сөйлисез, ләкин кызыбызның теләгенә каршы килә алмыйбыз. Икенчедән, атасы да бердәнбер балабызны еракка җибәрергә теләми. Хәзер ул кайта, үз сүзен үзе әйтер.
– Ә кызыгыз кайда соң? – дип сүзгә кысылды кияү егете.
– Фермада, көндезге савым вакыты бит.
– Еракмы ул моннан?
– Ике чакрым чамасы булыр. Ә нигә ул сиңа? – Гайшәнең күңеленә корт төште. Бер күрүдә үк ошамады бу егет аңа. Күзләре уйнап тора, иягендәге сирәк сакалы болай да озынча, шадра битен тагын да ямьсезли; кулларын, кая куярга урын тапмагандай, чалбар кесәсенә бер тыга, бер ала; үзе, чабудан кайткан аттай, бер урында биеп тора; тавышы да әллә нинди, күңелгә шом сала торган, тамак төбеннән яңгырап, боерык биргәндәй чыга.
– Каршы барып алырмын дигән идем… әгәр каршы килмәсәгез.
– Йөрмә, үзе кайтыр!
Гайшәнең бу сүзе егетне куып җитә алмады, чөнки тегесе капка ишеген ябып өлгергән иде.
– Яшьлек шундый тынгысыз инде ул, кем, Гайшә туган.
– Саттарга ошап бетмәс…
Шуны гына көткәндәй, бакча ягыннан Саттарның тавышы ишетелде:
– Нәрсә ошап бетмәс миңа?
– Менә атасы да кайтып җитте. Саттар, кызыбызны сорап килгәннәр бит. Кияү буласы егет фермага китте. Мин каршы төштем, колагына да элмәде, – диде Гайшә. Аның күзләренә яшь тыгылган, ул менә-менә елап җибәрүдән үзен көч-хәл белән генә тыеп тора иде.
– Тыңламады дисең инде алайса? Монысы әйбәт түгел. Син алай кайгырма әле, карчык. Бар, самавырыңны яңартып җибәр. Ә сез, чакырылмаган кунаклар, килгәнсез икән, түрдән узыгыз. – Саттар, хөрмәт күрсәтеп, булачак кода-кодагыен алга уздырды.
Габдрахманына сөенечле хәбәрен җиткерергә өлгермәде Гөлмәрьям. Әле көндезге савым тәмамланмаган да иде, аны таныш булмаган бер кеше чакырып чыгарды да башына капчык киертте. Калганын кыз хәтерләми. Күзен ачканда ул чит йортта, чит караватта һәм ярымшәрә хәлендә ята иде. Аның бөтен тәне авырта, үтереп эчәсе килә, ләкин кузгалырлык та хәле юк. Шулай да торып утырырга көч тапты. Бүлмә эче караңгылыкка чумган. Кайда ул? Кем йорты бу? Монда ничек килеп эләкте? Тукта, караватта тагын кемдер бар түгелме? Гөлмәрьям, куллары белән капшап, күлмәген эзләп тапты, аягына ниндидер зур аяк киеме эләктерде дә читкә китеп басты. Шунда ул боты буенча җылы нәрсә агуын сизеп, «Әнекәем!» – дип кычкырып җибәрде. Аның тавышына моңарчы мыш-мыш килеп йоклаган адәм уянды.
– Нәрсә акырасың? Кан күргәнең юк иде мәллә? Ир хатыны булдың. Ялындырып торган кызлар белән озак сөйләшеп тормыйбыз, кирәген ничек алырга кирәген беләбез. Нәрсә карап каттың, ят диләр сиңа! Иртәгә эшең күп, хәл җый!
– Кабахәт! – дип кычкырды аңа каршы кыз.
– Нәрсә? – Күзләре акайган ир зур йодрыгы белән аның чигәсенә кундырды. – Күрсәтермен мин сиңа кабахәтнең кем икәнен! Яхшылыкның кадерен белмәсәң, бар, мунчага су ташый тор! Иртән торышка килен мунчасы әзер булсын! Иртәнге чәйне коймак белән эчәм. Сыерның бозаулар вакыты җитеп килә иде, чыгып кара!
Гөлмәрьям куркудан телсез генә түгел, тораташтай катып калды. Җитмәсә, чигәсеннән кан ага. Чыннан да, мунчага барып, госел алырга кирәк. Шушы мизгелдә аның яшьлек учагы сүнде, хәзер ул ир-ат дип аталган хайванның колына әверелде. «Сау бул, авылым, әти-әнием. Габдрахманым, рәнҗемә, кичер мине!»
Салкын мунчаның җир идәненә басып, ул өстенә бер чиләк салкын су койды. «Әй Раббым! Сабырлык бир! Күпме бала бирсәң, барысы да кыз булсын. Ир бала китереп, кемнеңдер сөекле кызын җәберләүче тәрбияләп үстерүдән сакла. Раббым! Кылган зинамны ярлыка, аннан бала бирмә», – дип ялварды. Салкын су яшь хатынның сөлектәй сылу гәүдәсе буенча аска шуып төште. Ләкин Гөлмәрьям аның салкынлыгын сизмәде. Бу минутларда аның күңеле үлгән, бары тик тәне генә хәрәкәтләнә иде.
Гайшә кызының хәлен аның күз карашыннан ук сизде.
– Арагыз чиста булса, киен, кызым, алып кайтабыз.
Гөлмәрьям авыз ачып өлгермәде, Салих аның артына килеп басты да каты итеп кабыргасына төртте:
– Нәрсә сөйләгәнегезне колагыгыз ишетәме? Авылның ихтирамлы гаиләсенә пычрак атасыз бит. Никах укылмаган килеш мин сезнең кызга бармак белән дә кагылмаячакмын. Тели икән, кайта да китә. Аны монда көчләп тотучы юк! – дип, Гөлмәрьямнең аркасына тагын да авырттырыбрак сукты. Хатын хәтта ыңгырашып куйды.
– Балам, күзләремә кара: ул дөресен сөйлиме?
Гөлмәрьям әнисенең күзенә күтәрелеп карарга базмады, бары тик, үзе ишетерлек итеп кенә:
– Әти-әни, мин калам, – диде.
– Курыкма, кызым, сүзеңне барыбыз да ишетерлек итеп, кычкырып әйт, – дип юхаланды булачак каенана.
– Мин калам. Никахны да бүген үк укытыйк. Мулла үзебезнеке бит. Туй кирәк түгел. Әни, нигә ишек төбендә торасыз, түргә узыгыз, самавырым кайнап утыра, мунча… – Гөлмәрьям сүзен тәмамлый алмады, Салихның бил турысыннан өздереп чеметеп алуы аны туктарга мәҗбүр итте.
– Бигрәкләр дә уңган кыз тәрбияләп үстергәнсез, рәхмәт, әби-бабай. Йокыдан торышыма мунча ягылган, табын корылган. Кара-каршы утырып озаклап чәй эчтек. Бер дә кайгырмагыз, кызыгыз бездә бәхетле гомер кичерер, Аллаһ боерса. Шулай бит, әти?
– Шулай-шулай. Моңа кадәр яманатыбыз чыкмады, моннан ары да булмас.
Никах укылды, әти белән әнисе кайтып китте. Гөлмәрьям чит авылда, чит-ят кешеләр арасында япа-ялгызы торып калды.
Яшьләргә урын кече яктагы мич арасында җәелде. Моңарчы анда Салихның әбисе йоклаган. Ул гүр иясе булганнан бирле, агач карават буш торган. Каенана белән каенатаның урыны түр ягында иде. Яшь килен моңа сөенде генә. Ләкин ашыккан булып чыкты. Беренче төнне үк каенана үзенең зәһәрлеген күрсәтергә ашыкты.
Әбисе тәрбиясендә үскән, аннан азмы-күпме дини гыйлем алган, балачактан намаз укыган кыз, ир белән якынлык кылганнан соң, госел алырга тиешлеген бик яхшы белә. Гөлмәрьям әнисе алып килгән шәлне җилкәсенә салды да өйалдына чыкты. Кичтән мунча керсәләр дә, анда бер тамчы да су калмаган иде. Күтәртмә янында сулы чиләк тора. Ул бакча ягына чыгып, җирдә яткан такта кисәгенә басты һәм, бисмилласын әйтеп, өстенә салкын су койды. Салкыннан куырылып килгән гәүдәсенә кабат шәлен япты. Юл өсте утын сараеннан утын алды, исәбе мичкә ут төртеп җибәрү иде. Ләкин, ни хикмәт, өй ишеге бикле булып чыкты. «Катырак ябып, келә төште микән әллә?» – дип, ул ишек шакырга тотынды. Әмма ачучы булмады. Төнге көзге салкын аның ярым шәрә тәнен чорнап алды, эченә үтте. «Раббым, сабырлык бир! Иремә, каенана-каенатама тәүфыйк бир. Әгәр шушы ишек төбендә туңып үләргә язган булса, мин аны кабул итәм, тик, Аллаһым, яман чирдән сакла, – дип дога кылды да баскычка бөрешеп утырды. Аннан: – Мин аларны кичерәм, Син кичерергә яратучысың», – дип өстәде. Шул халәтендә күпме утыруын хәтерләми, каенанасының: «Катып үлгәнче, кер!» – дигәненә айнып китте.
Яшь килен, иркәләнеп, ир куенында ятмады, берничә көннән, эш сорап, авыл советына барды. Фермада сыер савучылар җитми иде, колхоз рәисе аны шунда билгеләде. Ире дә фермада терлекче булып эшли икән. Монысы Гөлмәрьям өчен яңалык иде. Алар эшкә бергә йөри башлады. Сабырлыгы, тәмле телле, ярдәмчел булуы белән, ул сыер савучылар арасында үз кешегә әйләнде. Авыл карчыклары намаз укуын ишетеп, аңа киңәш-табышка килә башлады. Ярты еллап үттеме икән, аны Коръән ашына дәшә башладылар. Дөрес, яшь килен бармады, чөнки бу каенанасының кулыннан сыныгын тартып алу була иде.
Ишетте аны Аллаһ, ярты ел чамасы авырга узмады. Өйдәгеләрнең моңа эче пошты, Салих, шуны сәбәп итеп, хатынына кул күтәрде. Гөлмәрьям дәшмәде, иренен генә тешләде. Ә беркөнне ул төш күрде: бөтен дөнья аклыкка чумган. Гөлмәрьям ике кызын җитәкләп, кемгәдер таба атлый. Алар барысы да шат. Күрә, каршына кыз бала җитәкләгән ире Салих килә. Менә алар очраштылар. Салих аны кочагына алды, битеннән үбеп алды. Кызлар алар тирәсендә уйнап йөри. «Рәхмәт сиңа, бәгърем», – ди ире. «Ни өчен?» – дип сорый Гөлмәрьям. «Сабырлыгың өчен, мине тормыш баткаклыгыннан алып чыкканың өчен. Кызларым өчен. Син – минем бәхетем!» Ул көнне Гөлмәрьям очып кына йөрде. Төшне Аллаһыдан хәбәр дип кабул итте һәм ялгышмады: хатын авырга узган иде. Өйдәгеләр дә яңалыкны күтәреп алды, Салих беренче тапкыр хатынын кочагына алды. Тик шатлык артында кайгы посып торган икән.
Йортлары начар булмаса да, икесенең дә колхозда эшләвен исәпкә алып, аларга буралык әзерләргә рөхсәт бирделәр. Ике көннең берендә салмыш кайткан Салихны үзгәртеп куйдылармыни, кая басканын белми, очып кына йөри.
– Улыбызны яңа йортка алып кайтачакмын! – дип, хатынының әле сизелә дә башламаган корсагын сыйпады.
– Аллаһ боерса диген, әтисе. Кыз булырмы, малаймы – монысын бары бер Аллаһ кына белә, – диде Гөлмәрьям.
– Малай дигәч малай. Яңа йортта кызның аягы да булмаячак!
– Чү-чү, улым, көфер сүзләр сөйләмә. Кем булса да, исән-сау котылырга язсын. Син, килен, Салихка ачуланма. Ялгышлык белән генә ычкындырды ул бу сүзне, – дип кысылды сөйләшүгә каенатасы.
Ләкин ул ялгышты: яңа йортка малайга түгел, кызга да аяк басарга насыйп булмады. Ул йортның түбәсе ябылган килеш эшне туктатып, авылдан чыгып китәргә туры килде аларга.
Йорт салу, әти булу шатлыгы Салихны аракы дигән хәрамгә тагын да якынайтты. Фермадан кайтты да яңа йортка йөгерде ир, ә төп нигездәге бөтен эш Гөлмәрьям җилкәсенә өелде. Каенатасы да өйгә сирәк кайта, әле бер авылга, әле икенчесенә алып китәләр, каенана да аннан калмаска тырыша. Шулай итеп, унсигез яшьлек яшь хатын тормыш арбасын ялгызы тарта башлады. Көнен эш белән, төннәрен Салихны тынычландырып йә булмаса мунча, лапасның аулак урынында качып үткәрә. Тән сыкравына түзә алмаган, күздән мөлдерәп кайнар яшь аккан, күңеле яктылыктан качкан мизгелләрендә ул ялгызлыкта калырга, күзләрен йомып, берара тын гына утырырга ярата. Әйе, ул бәхетле тормыш турында хыялланды. Әйе, ул төннәрен яраткан ире куенында үткәрермен, балалары күп булыр, аларны иманлы итеп тәрбияләрбез дип хыялланды. Ә бүген… Юк, юк, Гөлмәрьям беркайчан да Аллаһ биргән гомеренә кул салмаячак, Аның тәкъдиренә буйсыначак! Ул ышана: Раббысы аңа гомер биргән икән, бәхетен дә кызганмас, көннәрдән бер көнне аның кояшы да чыгар! Ә бүген ул түзәргә тиеш.
– Йа Раббым! Әгәр бер көнне бөтен нәрсәмнән дә ваз кичәм икән, мин моңа түзәрмен, ләкин үтенеп сорыйм: бер генә мизгелгә дә Сине югалтырга, Сине йөрәгемнән сызып ташларга юл куйма! – дип ялварды Гөлмәрьям.
Салихның эчеп йөрүе юньлегә илтмәде: яңа йорт түбәсеннән егылып, умырткасын сындырды. Район больницасында бер ай чамасы ятканнан соң, табиб аңа шәһәрдә операция ясарга кирәклеген әйтте. Сынау өстенә сынау. Авыл гөж килде. Салихның язмышы берәүне дә кызыксындырмады, барысы да Гөлмәрьям өчен ут йотты.
– Китәр, гомерлек инвалид белән гомер кичермәс. Салихы бит көн күрсәтмәде үзенә.
– Ташламас, Гөлмәрьям кебек олы йөрәкле кешеләр сирәк була.
Шулай фикер йөртте авыл халкы. Ә Гөлмәрьям үзенчә хәл итте: салынып бетмәгән йортны сатып, шәһәрдән бер бүлмә алырга, калган акчаны Салихның сәламәтлеге өчен тотарга. Шушы адымы белән авыл халкын тагын бер шаккатырды. Моңарчы гел улын яклап, киленен уттан алып суга салган каенана гына: «Үзе карасын!» – диде.
Һәм китте Гөлмәрьям. Яшьлеген үтергән йорттан, сәламәтлеген суыра башлаган ферманы ташлап, башын югары күтәреп чыгып китте ул авылдан. Ирен больницага салганчы, торак йортлар идарәсенә ишегалды җыештыручы булып эшкә урнашты, аннан тулай торактан бүлмә бирделәр. Шулай итеп, йорт саткан акчаның кирәге булмады.
Операция сигез сәгатькә якын дәвам итте.
– Бәхетегез бар икән: үзәк нерв системасы артык зарарланмаган, аякка басар дигән өмет бар. Ләкин аңа кадәр озак вакыт үтәчәк, тагын берничә операция ясарга туры киләчәк, – дип сөендерде аны табиб.
– Әлхәмдүлилләһ! Яхшы хәбәрегез өчен рәхмәт.
– Шатланырга иртәрәк, шулай да рәхмәтегезгә каршы рәхмәт.
Алты ай аунады Салих больница койкасында. Шул вакыт эчендә Гөлмәрьямнең килми калган бер көне дә булмады. Берничә тапкыр әтисе килеп китте, ә менә әнисе улының хәлен белергә ашыкмады. Әрнеде ирнең йөрәге, әтисе аша үпкә сүзләре дә юллады, тик ана күңеле эремәде.
– Салих туган, иртәгә сине өеңә чыгарабыз! Ашыгыч ярдәм машинасы илтеп куя. Мин күрсәткән күнегүләрне көн саен эшләсәң, аякка басу өмете бар. Хатының контрольдә тотарга сүз бирде. Сакла хатыныңны, андыйлар меңгә бер генә очрый! – дип, Салихның кулын кысты беркөнне палатаның дәвалаучы табибы.
– Урынга егылгач кына аның фәрештә булуын аңладым. Тик кичерер микән ул мине?
– Кичермәсә, төн йокысын, күкрәк баласын кешегә калдырып, сине саклап утырыр идеме икән? Сиңа гына түгел, миңа да көч-куәт бирде ул. Исән-сау булсак, аякка баскач, парлап кунакка чакырам әле мин сезне! Бигрәкләр дә төпле фикерле, сабыр хатын – сакла, югалта күрмә!
Салих озак уйланып ятты һәм ныклы карарга килде: Гөлмәрьямнән гафу үтенергә һәм аннан дин гыйлеме алырга.
Еллар үтте. Салих аякка басты. Гөлмәрьям аңа өч кыз бүләк итте. Табиб та сүзендә торды: алар гаиләләре белән аралашалар. Алай гына да түгел, башта Гөлмәрьям белән Салих, алар артыннан табиб гаиләсе мәчет каршында оештырылган курсларда белем алды, намазга бастылар.
Бүген Гөлмәрьям – бәхетле хатын һәм ана. Салих белән хаҗ кылдылар, өч кызы да иманлы егетләргә кияүгә чыгып, тәүфыйклы оныклар үстерә. Каенанасы белән каенатасына да үч тотмады: икесен дә тәрбияләп, соңгы юлга озатты.
– Бергә яшәгән гомеремдә сиңа әйтәсе килгән сүзем бар, һаман сүз башларга читенсенеп йөрдем. Кешенең холкы үзенә күрә бер корал икән, ул, кай тарафка төбәсәң, шул якка ата. Беләм, күп рәнҗеттем, ләкин син, холык күрсәтеп, ташлап та китмәдең, давыл да чыгармадың. Кичерә алсаң, кичер, – диде аңа каенанасы гомеренең соңгы минутларында.
Гөлмәрьямнең бит алмасы буйлап күз яшьләре тәгәрәде.
– Кичерәм, әнкәй. Син дә хәер-фатихаңны бир.
Сукмактан өлкән яшьтәге бер пар атлый.
– Салих, мин бүген мәчеттә соңгы дәресемне укыттым.
– Мин дә. Җитәр, Аллаһы Тәгалә биргән гомеребезнең калганын бүгенгедәй бергә үткәрик, дидем.
– Мин дә шулай дим, картым!
Нурисә ГАБДУЛЛИНА.
Комментарии