Соңлап табылган әти

Соңлап табылган әти

(Хикәя)

Максим кая барасын аңламады. Кайсы якка борылганын да, инде сәгатьнең ничә икәнен дә абайламый, карлы-бозлы яңгыр астында өшүдән дерелдәп, җилгә каршы атлавын дәвам итте. Җиңелчә курткасы бозланып каткан, бозлы юка чалбары сыланып ботларын, аякларын авырттыра. Аяклар инде күшеккән, гәүдәне көч-хәл белән сөйри. Әмма малай бара да бара. Аның ялганнан, икейөзле, ике стандартлы тормыштан качасы, аракы сөреме белән томаланган бәхетсез гомерен туктатасы килә. Ул инде үзе өчен гомер бетте дип саный. Бүгеннән ул яшәмәячәк. Аны сагынырлар. Еларлар. Әмма теге исерек тормыш дәвам итәр.

Юк, әле 14 яшен дә тутырмаган Максим тормышның тоташ кап-кара корымга буялмаганын, ә бары тик кайбер олыларның гына шулай тормыш итү юлын сайлавын белә. Әнә бит аның дусты Илназ нинди бәхетле. Аларга кергәч, ул өйдән чыгасы килми. Илназның әнисе дә ягымлы. Ә әтисе, Максим ул өйдә чакта туры килсә, аны үз итеп, тиңдәш итеп ничек кулын кыса. Хәлләрен сорый, тиң итеп сөйләшә, шаяра. Анда рәхәт шул. Илназ үзе дә әйбәт дус. Максимны аермый. Хәер, бу гаиләдә Максимның хәлен беләләр, аңлыйлар бугай. Шулай аны якын итеп, тормышка өметен сүндермәскә тырышалар булса кирәк. Максимның тормышны үз яшеннән узып анализларга өйрәнгән йөрәге боларны аңламыймы соң?! Ул бит баткаклыкка, караңгылыкка чумган фатирына керергә теләми, күпме урам әйләнә. Ә кая барсын?! Аны кем якласын, кем араласын бу караңгылыктан?! Керә… Һәм көн дә шул ук «кино»… Тәмле ризыкларны Илназның әнисе генә пешерә белә сыман Максимга. Ә әтисе – Илназны кочаклап ала, аны ирләрчә этеп-төртеп шаярта, кулларын каерып, идәнгә егып сала… ир бул янәсе. Максимга да «эләгә». Идәндә күмәкләшеп әүмәкләшәләр, көрәшәләр… Мондый рәхәтлек, әтинең көчле, яклаучы булырлык кулларын тою… Максимга тәтемәде шул. Ул бит шул Илназның әтисе аркасында татарчаны өйрәнде. Чөнки әтисе Илназ белән татарча гына сөйләшә, Максимга да татарча эндәшә. Ә Максим, вата җимерә генә булса да, татарча җавап бирсә, сөенә… Бүген Максим татарчаны аңлый. Мәктәптә татар теле аның өчен иң яраткан дәресе. Илназны, өйрәт дип, алҗытып бетерә… Аның белән дә татарча сөйләшә. Ул татар кызына өйләнәчәк, Илназның әнисе кебек кызны сайлаячак. Аның гаиләсендә тәртип, тынычлык булачак. Бу гаиләдә беркем эчмәячәк. Балалар әтиләрен бик яратачак, әниләренең итәгенә генә тагылып йөриячәкләр… Тик булырмы ул көн? Юк, булмас, бетте инде. Гомер өзелде. Әнисе әллә ни кайгырмас, бераз вакыт кайгысын юар да, онытыр. Үги әтиләренең берсе дә аны үз итмәде. Тик менә Илназ, иң якын кешесе – юксыныр. Гомере буе сагыныр. Аның бит Илназдан башка якын кешесе юк. Илназның әти-әниләре дә кайгырыр. Берәр нәрсә эшләмәгәннәренә үзләрен битәрләрләр. Өметләнде малай, алардан ярдәм булыр, берәр хәл кылырлар, диде. Әмма алар да тыкшынмады шул.

– Гафу ит мине, Илназ! Якты күңелле дусларым. Мин китәм, мәңгелеккә. Мин түзем. Чыдыйм. Тик озак азапланасы түгел инде. Кайда соң монда текә кыя, кайда күпер? Минем сикерәсем килә, һәм барын да онытасым…

Максим шулай үзалдына саташып, сөйләнә-сөйләнә алга атлады. Исәбе Казансуга барып җитү, күпердән шул суга чумып юк булу…

Әмма үсмернең җегәре калмаган иде шул инде. Ул әпән-төпән атлый торгач, аяклары тыңлаусызланды. Ул егылды, азапланып, торып басты, кабат егылды… Тырмашып атлый торгач, бөтенләй ятып калды. Ә карлы яңгыр ява да ява… Кызганмый баланы.

Максим инде күшеккәнен дә тоярлык түгел. Ул биредә калачак. Бераз азапланыр, аннан бар да бетәр, түз, дип үзен юата бала. Инде иреннәр авазлар чыгармый, бары кыймылдыйлар гына.

– Әнием, син берәр кайчан айнырсың, бүгенге көнең исеңә төшәр. Кызганыч, синең калган көннәрең мәхшәр булыр!!!

– Молодой человек! Тебе плохо? Вы пьяны, в таком юном возрасте? Или наркоман?

Максим, үзе янына килеп баскан һәм аның муенына кайнар кулын тидергән ир кешене томан аша гына ишетә иде инде. Аңа җавап кайтара алмады. Бары тик теге кешенең кабалана-кабалана телефоннан каядыр шалтыратуын гына шәйләде. Аңсыз малай ята, дип кемгәдер аңлата иде ул.

***

…Күзен ачып җибәрде Максим. Берара аңгыраеп калды. Буяулы стена, зур тәрәзә. Ул караватта ята. Кайда ул? Ни булды? Одеялны ачып карады, ул ялангач. Киемнәре кайда? Бу төшме? Тәне кызыша, баш чатный. Тамак авырта, күкрәктә нидер бар, таш тутырган кебек авыр, сулыш алырга җай бирми. Әмма баш ни булганын һич кенә дә анализлый алмый.

Шунда аның янына ак халатлы апа килде, Максимның күзләрен ачканын күреп, аңа ягымлы итеп дәште?

– Ну как, сынок? Что с тобой? Начнем с того как тебя звать?

– Тетя, где я? Что со мной?

– Что с тобой случилось, пока не знаю. А нам бы хотелось знать, хотя бы твое имя. Откуда ты?

– Максим.

– А фамилия, отчество?

– Климов, Юрьевич.

– Сколько лет?

– 13.

– Адрес?

– Максим дәшмәде. Ул үзенең больницада икәнлеген аңлады инде. Монда ничек килеп эләккәнен генә исенә төшерергә теләде.

– А как я попал сюда?

– Скажи спасибо, добрым людям. Другие бы оставили тебя там лежать, подумали бы пьян, или наркоман. А этот, даже сопроваждал до больницы. Кое как прогнали отсюда.

– Спасибо. У меня болит все тело. Дышать тяжело, – диде Максим, бәлкем жәлләп алга таба сораштырмаслар дигән өмет белән.

– Знаю, у тебя сильное восспаление легких. Еще чуть-чуть, и ты бы ушел на совсем. Ладно, отдыхай, сейчас сделают укол…

Ак халатлы ханым, авыр көрсенеп, Максимның пульсын санады. Башын тотып карады һәм үз алдына татарчалатып сөйләнә-сөйләнә ишеккә атлады:

– Әй, бала – бала. Максималистлар шул сез. Үз дигәнегезне шулай исбатлыйсыз. Килешмәсәләр, даулыйсыз. Рәхәтнең кадерен белмисез. Рәтле хуҗа этен дә урамга чыгармаган көндә нишләп йөргән, ник? Аптырамыш. Каеш белән ярырга кирәк сезне…

Әмма ак халатлы ханым ишектән чыгып китәргә өлгермәде, Максим аны хәлсез тавышы белән бүлде.

– Апа, я по татарски понимаю, я вас понял. Это не так, – диде дә башын стенага борды.

Ә ханым кабат борылу урынсыз, әле сөйләшергә вакыт бар, авыруга тынычлык кирәк, дип таптымы, бер мизгелгә генә тукталды да, берни дәшми юлын дәвам итте.

Шәфкать туташы ясаган уколдан соң Максим бераз иңрәп ятты да, тагын билгесезлеккә чумды.

… Менә ул ниндидер гаҗәеп матур болында. Илназ белән икесе генә. Куышалар. Илназ Максимны үчекли. Ә Максим аның артыннан куа. Тота алмый. Ул арада Илназның әти-әнисе каяндыр килеп чыкты да, Илназ алар артына качты. Ә Максимны аның янына үткәрмиләр. Үзләре сәер елмаялар. Максимга карашлары ничектер салкын. Максим артына борылып карады. Артында кап-кара болганчык су ташып аккан елга. Ә теге ярда әнисе. Әллә тагын салмыш инде. Башын аска игән. Максим әнисе еракта булса да, аның йөзен бик якын күрә. Әнисенең күзләреннән күз яшьләре тама. Ул тамчылар кара су аккан елгага таш кебек килеп төшә дә, суны чәчрәтә. Аның елап утырганын Максимның бик күп тапкыр күргәне бар. Әмма аның күзеннән кара яшь тамчылары чыкканын күргәне юк иде әле. Ул бу тамашадан куркып, кире Илназ ягына борылып карады. Әмма алар бик еракта иделәр инде. Максим аларга таба торып чапмакчы булды, аяклары атламый. Тырмаша, тартыша, әмма ул берни эшли алмый. Кычкырырга, ярдәм сорарга тырыша. Әмма беркем юк. Теге ярдагы әнисе дә битараф, кымшанмый да, башын аска игән килеш, кара күз яшьләрен агызуын дәвам итә.

… Авыр ыңгырашып, манма суга төшеп уянып китте Максим. Аның янында таныш булмаган ят абый утыра.

– Проснулся? Видел плохой сон? Все будет нормально. Не переживай, – дип сүз катты ят ир.

Хәер, ят түгел бугай. Максим аның тавышын, сурәтен төсмерли. Кайдадыр күргәне бар… Әйе, әйе, бу бит теге абый. Ул аңын җуйганда телефоннан сөйләшкән абый. Тукта, ул үләргә тиеш иде бит. Ул бит үлем эзләп өеннән чыгып китте. Димәк, теге табиб апа әйткән коткаручы шушы инде.

– Эх, ник коткардың инде син, абый, – дип уйлап алды Максим. Шунда бары да исенә төште. Тик монда ничә көн ята, аның мондалыгын белүче бармы? Илназлар юклыгын абайламаганмы, бәлкем, әнисе дә эзли башлагандыр, бәлкем, ул шәп әнигә әверелер…

Максимның берни дәшми уйга чумуын сизде теге ир.

– Меня звать, Илшат. Можешь Илшат абый. Что с тобой стряслось? Я узнавал, ты не пьян и не наркоман. Не бойся, я тебе помогу.

– Рәхмәт, абый!

– Син татармыни?

– Юк, мин татарча аңлыйм гына.

– Үзебезнең егет икән әле! Ни булды синең белән? Ник шулай яңгыр астында егылып калдың? Кыйнадылармы? Әти-әниең бармы?

– Да нет у меня родителей.

– Кемең бар?

– Дустым, аның әти-әнисе генә.

– Хәбәр итикме?

– Юк, кирәкми.

– Алайса син детдомнан. Курыкма, мин сиңа ярдәм итәм. Син акыллы егеткә охшаган.

–Минем әнием бар. Әтиемне белмим. Әни мине өйдән куып чыгарды. Акчасын урлауда гаепли. Я не крал, я не вор. Это собутыльники обдурили ее. Я многое натерпел. Но, мама меня прогнала, сказала, что вырастила ублюдка… Помогли собутылники, пинали меня, я убежал. Не хотел жить. Надоела эта жизнь. Зачем вы спасли меня?! Всеравно не буду…

Максим сүзнең тәмамланганын белдереп башын стенага борды. Теге ят ир сөйләштерергә азапланып караса да, ул дәшмәде. Белмим, янында Илназ булса, сөйләшер иде. Аларга нигә хәбәр итәргә?! Кем инде ул аларга?! Ятсын шунда берүзе. Аннан күз күрер.

– Сөйләшәсең килмәсә, мәҗбүр итмим. Әмма сине барыбер сөйләштерәчәкләр. Әле полициядән дә киләчәкләр. Синең аңга килүеңне генә көтәләр. Мондагы табибларга әйттем, мин сиңа кирәк булачакмын, аларга әйт, мин килермен.

– Абый, ә нигә мин сезгә? Мин бит әнигә дә кирәк түгел. Әтиемне белмим дә…

– Энем, бу җирдә кеше кешегә нигәдер кирәк булган өчен генә кирәк түгел. Һәркемнең язмышы катлаулы. Әгәр син яман кулларга тап булсаң, син ялгыш юлга кереп китәрсең. Ә яхшы күңелле кешеләргә очрасаң, алар сиңа ярдәм итәр. Син дөрес юлны табарсың. Гомерең матур үтәр. Янәшәдәгеләреңә дә синең белән рәхәт булыр. Менә, аңлавымча, әниең яман кешеләргә тап булган һәм ялгыш яши башлаган. Син үзең аның кебек булмаячак минем тормышым, дип беркайчан да әйтмәдеңме?

– Әйттем. Мин андый булмыйм. Мин балаларымны яратачакмын. Алар бәхетле булачак.

– Менә бит. Монысы башка сөйләшү. Ярар, энем, ял ит. Соңрак барын да җайларбыз. Мин эшкә китәм. Иртән кереп чыгыйм дип кергән идем. Алайса, 2 көн саташып яттың. Бик каты күшеккән идең шул. Бигрәк отчаянный парень булып чыктың син. Алай ярыймы инде?! Карап торам да, син акыллы егет. Сугышларда нәкъ менә синең кебек тимер ихтыярлылар гына башкаларның гомерен саклап батырлыклар кыла ала торгандыр… Исән сау бул. Мин әле киләм. Ашыйсы килгән әйберең юкмы?

– Юк, минем берни дә ашыйсым килми. Рәхмәт сезгә.

– Ашыйсың килер. Әлегә хәлең авыррак шул. Монда әйбәт карый табиблар. Мин инде сөйләштем. Ярый, пока!

Ят, шул ук вакытта күңеленең эчтәге кайсыдыр почмагы эреп, якынайтырга өлгергән абзыйны күзләре белән озатып калды Максим. Аның 13 яшьлек акылы һич аңлый алмый. Аны тудырган газиз булырга тиешле әнисенә ул кирәк түгел. Әтисе аның барлыгын беләме, әллә белә торып әнисе янында эчеп йөриме… Ә ул бөтенләй чит-ят кешеләргә кирәгрәк.

Кичә кереп чыккан апа күренде.

– Ну ничек хәлләрең, татарча белүче батыр малай?

– Рәхмәт. Дышать трудно.

Табиб Максимның күкрәген тыңлады, кан басымын үлчәде…

– Җиңел булмас, хәлең авыррак. Ярар, кризис инде артта. Инде аңыңа килдең. Синең яныңа полиция инспекторы килде. Документларың юк. Әле сиңа 13 кенә яшь. Аңлыйсыңдыр. Хәзер синең белән сөйләшеп алырлар. Барын да яшерми сөйлә. Мин монда булам.

Табиб чыгып полиция киемендәге абыйны алып керде.

Мөлаем чырайлы елмаеп торучан капитан Максимга кулын сузды.

– Ну, тәти егет, танышып җибәрик. Мин капитан Сәлимов булам. Син миңа Рәмис абый дип кенә дәшә аласың. Йә, синең исемең ничек? – дип тезеп китте капитан татарчалатып.

– Максим.

– Фамилияң?

– Максим Юрьевич Климов.

– Әниең кем?

– Татьяна Ивановна Климова.

– Ничә яшь?

– Озакламый 14 тула.

– Син татар малаемы?

– Юк. Рус.

– Татарчаны каян беләсең? Сине татарча белә, диделәр.

– Минем дустым татар. Аларның әти-әниләре бик яхшы кешеләр. Алар өйрәтте.

– Ә синең әти-әниең кемнәр?

– Юк, минем алар.

– Ничек юк. Син балалар йортыннанмыни?

– Юк. Әни бар. Ул мине куып чыгарды. Мин урламадым аның акчасын. Аны бергә эчә торган дуслары урлагандыр. Ә әни аларны яклый, миңа сылтады. Мине кыйный-кыйный өйдән кудылар алкаш дуслары белән.

– Алай… – дип озаклап сузды капитан. – Йә, ярар, анысын соңрак ачыкларбыз. Адресың нинди?

– Мин ул өйгә кайтмыйм барыбер.

– Ә кая барасың? Балалар йортына да болай гына урнашып булмый бит. Барын да ачыкларбыз. Берәр җаен табарбыз. Урамда калмассың. Ә хәзергә минем сорауларга тулы җавап кирәк. Адрес иң элек документларыңны барларга, синең яшәгән урыныңны карар өчен кирәк. Әгәр әниең хаксыз икән, җавап бирер. Аңлавымча, ул эчәргә ярата. Тик нигә моңарчы мәктәп тә, беркем дә сүз куптармаган бу хакта. Ә әтиеңне беләсеңме?

– Юк. Әни аны бик яман кеше, син белергә тиеш түгел, дия иде. Ә мин Декабристлар урамында яшим.

– Шулай төн уратасында син кая бара идең?

Максим дәшмәде. Ул бит суга сикерергә бара иде. Аны әйтеп тормас ул.

Нинди генә балалар белән очрашмады инде Рәмис. Юлдан язганнары да күп булды. Хулиганнар да. Ә бу малай андыйларга охшамаган. Бик авыр гаиләдән булырга охшаган. Аның яхшылыкка омтылган күңелен җәрәхәтләми, тормышка өметен сүндермәскә, ярдәм итәргә кирәк, дип уйлап алды эченнән генә Рәмис Сәлимов. Ул малайның нишләргә ниятләгәнен аңлаган иде инде. Үзенә кул салырга теләгәнен, шыксыз төндә үлем эзләп йөргәнен баштан ук чамалады… Мондый төндә рәтле хуҗа этен дә урамга кумас, ә монда бала ялгызы. Бар бит ана сүзе белән атау хәрәм булган бәндәләр…

– Йә, нишләргә теләдең инде син, ни исбатламакчы идең?

Малай дәшмәде.

– Ник безгә килмәдең, ичмасам? Алай ярамый бит. Үлеп кенә котылып булмый бәлаләрдән. Үләлми гарип булып калсаң?!

– Яшисем килми. Минем кирәгем юк.

Малай башын стенага борды. Моңарчы әлеге сөйләшүне дәшми генә күзәткән теге табиб, шунда, әлегә җитеп торыр, дигән ишарә белән инспекторга ымлады.

– Йә, егет, нык бул! Бездән курыкма, без сиңа начарлык теләүчеләр түгел. Әле син яшисең, горурланырлык зур кеше булырсың. Дәү кеше булгач, тормыш юлымда очраганнар иде, дип безне дә искә алырсың. Борыныңны салындырма. Егет эше түгел ул мескенлек. Арыгансыңдыр, мин китәм. Мин инде берочтан синең фатирыңа да кереп чыгачакмын. Әлегә исән-сау бул. Терел.

– Рәхмәт. Мөмкин булса, минем бер үтенечем бар иде. Минем дустым Илназларга керсәгез, алар барын да сөйләр. Аларның гаиләсе әйбәт кешеләр. Минем алардан башка беркемем дә юк. Алар бездән ерак түгел.

– Алайса, мин хәзер үк башта аларга керәм. Иртәгә синең янга тагын киләм. Әлегә хушлашабыз.

Инспектор Максим әйткән адресны теркәде дә, урыныннан кузгалды. Аңа башкалар да иярде.

Максим ялгызы калды. Алда аны ни көтә? Ул кая барыр? Ник исән калды ул?! Бар да бетәсе иде бит. Илназлар аны эзлидер инде. Югалтканнардыр. Эх, шундый әтиең белән әниең булса иде ул?! Максим аларның кадерен белер иде. Ул аларның аны әнисеннән сорап алмаслар микән, дип күпме өметләнде. Әйтергә кыймады гына. Аларга ярарга тырышып кына татарчага да өйрәнде бит ул. Әнисе берсүзсез ризалашыр иде. Әле шатланыр да иде, котылганына. Тегеләр әзрәк, 1–2 шешә аракы алырлык акча да бирсәләр, барына да ризалашыр иде. Тик Илназның әти-әниләре аны кызганудан ары уза алмады шул. Нишләсеннәр инде алар кеше баласы белән?! Максим кемгә кирәк инде ул?! Тудырган әнисе дә күпсенә бит аны. Ул үзенең әрәмтамак, булдыксыз хөрәсән икәнен, үзен белә башлаганнан бирле ишетеп үсә. Ярый әбисе булды. Ул яклады, иркәләде. Җил-яңгыр тидермәде. Тик иртә үлде шул әбисе… Әбисенең «поминка»ларыннан ук башланды мәхшәр тормыш. Башкалар әнисе пешереп биргән ризыкны да берәзгәләнмичә ашамый торган чакта, Максимның уй-фикерләре башкачарак иде. Ул бу тормышта ничек җай табарга, кая барып сыенырга, ничек кыйналмый калырга, кемнән ярдәм сорарга дип баш вата. Ачлы-туклы тормышы да, күргән газаплары да, әнисенең кыйнаулары да, әнисе янына килгән исерекләрнең бәйләнүләре дә тәмам ялыктырды малайны. Аның һәр көне коточкыч газап иде. Әлеге акча кыйссасына кадәр дә ул үз гомерен явызлыктан көч-хәл белән саклап кала алды.

Ул көнне көндез үк башланган мәҗлес озак дәвам итте. Әнисе исереп түнде. Калганнар да хәлдән таеп егылды. Тик борыны йодрык кадәр булып кызарып чыккан, тынкыш, симез, шешенгән чырайлы бер абый гына егылмый әле. Әледән әле Максим янына килеп, аның җилкәсенә кулын куя. «Мужик бул, мин синнән мужик ясыйм!» дип сөйләнә. Үзе гырлап йоклаучылар ягына шикле күз ташлый. Бар да түнеп беткәч, ул Максимны урыннан торгызып кочаклап алды. Үзенең гәүдәсе калтырана, мышкылдый, үзе малайны капшый, чишендермәкче була, үпмәкче булып битенә үрелде. Максим сасы истән аздан гына укшымады. Тончыкканын күрде булса кирәк, теге исерек ир аны кулыннан ычкындырды. Максим шуннан гына файдаланып, ишеккә сикерде. Соң булса да, ул урамга атылды. Һәм Илназларга чапты. Домофоннан аларга шакыды… Аны каршы алдылар. Ул сулкылдап елый, берни аңлата алмый. Илназның әтисе аны тынычландырды, берни сорашмады, тиз генә аш әзерләп бирделәр һәм үзләрендә кунарга калдырдылар. Икенче көнне ул мәктәпкә Илназ белән китте. Өенә кереп портфелен алып чыкты. Әле бу вакытта бар да йоклый иде, шул исәптән теге сәрхуш тә. Шушы көнгә кадәр ничек яши алды икән бу бала?! Чынлап та бу батырлык иде.

***

Илшат, Максим янына полиция инспекторы килгәнен күреп алып, китмичә, аны көтеп тора иде әле. Инспектор табиблар белән коридордан атлаганда каршыларына чыкты. Табиб инспекторны аның белән таныштырды:

– Менә шушы кеше табып китерде безгә Максимны, Илшат Вәлиевич.

– Инспектор Сәлимов. Максимның эшен тикшерәм. Мөмкин булса, мин сезнең белән дә сөйләшеп алыр идем.

– Бик теләп. Әле үземнең дә сорауларым бик күп, – диде Илшат.

Табиб кул бирешеп танышкан ирләрне үз кабинетына чакырды. Илшат Максимга ничек юлыкканын, аның белән таныш түгеллеген һәм бу баланың язмышында бар да тәртиптә түгеллеген сизенүен, аңа ярдәм итәргә теләвен сөйләп бирде. Инспекторга ул яңалык әйтә алмады. Сорауларга Илшат үзе күмде инспекторны. Аны Максимның адресы кызыксындыра иде.

Инспектор Илшатка сынаулы караш ташлап, адресны әйтә алмавын, аның моңа хакы юклыгын, әмма хәзер шунда барырга теләвен, бик үк ярарлык гамәл булмаса да, үзе белән ияртергә әзер булуын әйтте. Илшат шактый гына саллы предприятие җитәкчесе дә икән. Бу кеше инспекторда ниндидер ышаныч уятты. Эчкечеләр гаиләсенә аңа ялгызы гына бару бик үк ярап та бетмәс. Шаһитлар да кирәк бит, дип уйлады ул эченнән генә.

Алар башта Максим әйткән Илназларга кереп чыгарга булды. Тиз таптылар бу фатирны. Өйдә Илназның әтисе генә иде. Ул погонлы кешене һәм таныш булмаган ирне күргәч каушап калды.

– Максим белән берәр нәрсә булдымы? Без аны югалттык. Ул кайда? – Иң беренче сүзе шул булды аның.

– Борчылмагыз. Ул больницада. Хәле шәптән түгел. Шулай да, үтә куркыныч чоры артта калды. Ул аңында. Тик бала үзенә кул салырга җыенганга охшый. Ул, үпкәләмәгез инде, сезгә кереп чыгарга кушты. Сезне бик якын итә булса кирәк. Илназ өйдә юкмыни? Сез аның әтисеме?

– Әйе. Мин Илфат Каюмович Гарипов булам. Улым әле спорт залына киткән иде. Алар Максим белән бик якын дуслар. Максимга ни булган?

– Аңа бик нык салкын тигән. Үпкәсе кабарган. Карлы-яңгырлы кичтә аны урамнан шушы кеше тапкан. Кара, без танышмадык та, мин полициядә балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Рәмис Галиевич Сәлимов. Ә бу кеше Максимны коткаручы, диде инспектор.

– Илшат булам. Шулай гына дип дәшсәгез дә ярый, – дип кулын сузды Илшат Илфатка. – Максим бозылырга өлгермәгән балага охшый. Мин аны башта исерек дип торам. Ул бик нык туңган. Аңсыз ята иде. Аңлавымча, аның тормышы бик үк татлы түгел.

– Шулайрак шул. Әнисе эчкече. Ул инде бездә дә кунгалый. Әле берничә көн элек кенә төн уртасында ярым ялангач дер калтырап килеп керде. Елап шешенеп беткән, ни булганын сөйләмәде. Аларның өендә гел исерекләр туе. Әнисе тәртипсез тормыш алып бара. Без инде нишләргә белмибез. Аның беркеме дә юк. Бик әйбәт малай ул. Шундый шартларда да ничек шундый чиста күңелле булып кала аладыр. Рәмис Галиевич, ярдәм итегез. Миңа бик оят, без берничек тә булыша алмадык моңарчы. Безгә күптән бу фактны хәбәр итәргә кирәк булгандыр. Ул гаиләдә аны калдырырга ярамый. Гаилә дияргә яраса. Максимны ятимнәр йортына да җибәрергә ярамый. Без тәрбияли алыр идек. Хатыным белән дә сөйләштек. Улым Илназ да шатланыр гына. Инде юкка чыккач, бик борчылдык. Фатирларына кергән идем, әнисе исерек, юк ул, дип кенә кычкырды. Ни уйларга да белмәдек. Аны безгә алырга булышыгыз безгә.

– Бу мәсьәлә алай гына хәл ителми. Хәзер Максимның үз фикере дә мөһим. Аңа документлар җыярга, юридик күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Әле бу хакта иртәрәк. Максимга ярдәм кирәк булыр, бәхәссез. Әгәр ул үзе теләсә, бу мөмкин эштер дип уйлыйм. Без хәзер аның фатирына барабыз. Менә минем телефоннар. Элемтәдә торыйк, – дип инспектор Илфатка визиткасын сузды.

– Сезне анда көтәләр микән?! Бүген иртән дә кереп чыктым. Әнисе исерек иде. Шешенеп беткән. Илназ бик кайгыра. Максим белән бертуганнар шикелле үстеләр. Никтер гел бергә алар. Без аларның үзара бәхәскә дә керми гел бер сүздә булуларына гаҗәпләнәбез дә, улымның дусты тәртипле булуга бик шатланабыз да. Шулай да әйләнә-тирәгә ияреп Максимның да юлдан язу ихтималына борчылып яшибез, – дип озатып калды аларны Илназның әтисе.

– Көтәләрме, көтмиләрме? Без анда керергә тиеш. Максимның документлары да кирәк бит әле. Ул песи баласы түгел, адәм баласы. Өлкәннәрнең ваемсызлыгы, тәртипсезлек, эчкечелек аркасында күпме сабый интегә. Максимны шул дөньядан аралап алу – безнең бурыч, – диде инспектор. Кунаклар ишеккә атлады.

…Максим биргән адрес буенча эзләп тапкан фатирның кыңгырау төймәсенә шактый озак басып торырга туры килде ирләргә. Эчтә кемдер барлыгы сизелә иде. Тавышлар ишетелә. Озаклап шалтыратып торганнан соң, кемдер сүгенә-сүгенә ишеккә таба атлады.

– Кого еще несет там? Чего надо? – Эчке яктан карлыккан ир тавышы ишетелде.

– Татьяна Ивановна Климова монда яшиме?

– Ну и что?

– Мы из полиции, поговорить надо…

– Таня, проснись, к тебе пришли из полиции. Наверное из-за твоего отпрыска.

– Че надо еще? Ну открой, раз пришли. Нәрсә терәлеп каттың акаеп. Ничек килгәннәр, шулай китәрләр дә. Малай монда яшәми хәзер. Монда каракларга урын юк. Без намуслы халык.

Ишек ачылып китте. Борынга ачы сасы ис килеп бәрелде. Өйдә пычраклык. Ауган түнгән әйберләр таралып ята. Кухня ишеге ачык. Анда буш шешәләр таралган. Өстәлдә яртылаш эчелгән аракы. Янында буш одеколон, тагын әллә нинди химикатлар шешәләре тезелгән. Залда бер исерек ир гырлап йоклап ята. Аның яныннан көч хәл белән сөйрәлеп шешенгән хатын торып килә. Ә теге ишекне ачкан ир трусикчан гына кая барып төртелергә белмәгән адашкан йомран кебек арлы-бирле сугыла.

– Нәрсә кирәк сезгә? – дип башлады сүзен исерек хатын.

– Татьяна Ивановна Климова сез буласызмы?

– Ну, шуннан? Мин булсам, ни әйтерсез?

– Максим Климовның әнисе дә сезме?

– Әнисе идем. Мин аны төн йокыларын калдырып бактым, үстердем, карадым. Ә ул? Минем акчамны урлады.

– Ничек үстергәнегез күренеп тора. Анысы хакында башка вакытта. Миңа аның документлары кирәк. Һәм сезнең үзегезнеке дә. Шулай ук менә бу гражданнарныкы да.

– Сезнең ни хакыгыз бар? Не имеете право.

– Хакым бар. Хәзер мин экипаж чакырам. Монда притон оештырып ятасыз. Балагызны тәрбиялисе урында! Документларны бирегез. Сез соң беләсезме, улыгыз үзенә кул сала язды. Бүген ул больницада, авыр хәлдә.

– Нишләмәкче булган ул?

– Мөгаен, күпердән сикермәкче булгандыр.

– Үлмәгән ич. Исән бит. Яхшы бит инде үлмәгәч. Үзен үтерергә теләгән икән, димәк, ул гаепле. Намусы кузгалган.

– Безнең мәгънәсез сүз көрәштерергә вакыт юк. Җыеныгыз. Хәзер экипаж килә. Документларыгызны әзерләгез. Максимныкын да.

Инспектор каядыр шалтыратып, адресны әйтеп, хәлне аңлатты. Ул бу өйдә махсус бригадасыз эш барып чыкмаячагын аңлаган иде инде. Исерекләр белән башка сүз көрәштермәскә булды. Алып китеп ябып айнытырга кирәк башта дип уйлады.

Ә Илшат ике арадагы әңгәмәне бик сәерсенеп тыңлады. Юк мәгънәсезлектән түгел, ул бу шешенгән чырайлы ханымда ниндидер танышлык чалымнарын барлый иде. Аның бу кешене кайдадыр, кайчандыр күргәне бар.

– Таня, сез 22нче завод тулай торагында яшәмәдегезме?

– Ну, шуннан. Яшәсә. Без кайда гына яшәмәгән.

– Минем исемем Илшат. Безнең очрашкан юк идеме?

– Мин кем белән генә очрашмаган. Әнә күпме кавалерларым. Элегрәк, конечно, күбрәк иделәр. Яшь, чибәр идем. Нәрсә әллә күзең төштеме? – Ханым чытлыкланып нәзакәтләнеп боргаланган булып Илшат каршына килеп басты һәм туктап калды.

– Илшат? Син?..

– Менә кабат очрадың…

– Да… Менә күрдеңме инде?! – Хатын беравык тынып торды да, кеше кыяфәте калмаган йөзен җыерып дәвам итте. – Әйе, бу мин теге Таняң. Кайчандыр синең уенчыгың булган Таняң. Как я вас ненавижу, сволочьлар…

Инспектор бу танышлыкка аптырап, сүзсез калды.

– Син бик нык үзгәргәнсең, Татьяна. Бик нык. Хәер, син шул вакытта ук җилбәзәклегең белән аерылып тора идең. Син минеке генә булмадың бугай. Сине егетләр ярата иде.

– Ә мин сине ярата идем. Син юкка чыктың. Кая инде ул сиңа мине тиң итү. Син бит ул чакта ук крутой идең. Цех начальнигы. Ә син беләсеңме соң, ахмак! Сез бүген эзләп килгән отпрыск, ублюдок Максим – синең малаең?..

– Син нәрсә? Акылыңдамы?

– Бүген акылымда. Ә теге чакта акылсыз булганмын. Белмәдем, белгән чакта соң иде инде. Төшермәделәр. Таптым. Син юк. Больницада әнием кортка калдырттырмады. Үзем тәрбиялим диде. 8 яшькә кадәр карады да, китеп барды, зиратка… Әнә Максимың акчамны урлый башлады инде… Ә мин сине эзләп карадым. Хотя, син не в моем вкусе был всегда. Ха-ха-ха… – Татьяна ютәленә буыла-буыла көләргә тотынды. Аның тәмәке, теләсә нинди эчемлек белән яндырылган тамагы куркыныч авазлар чыгара иде. Ишек төбендә басып торган 2 аек ир, Максимның нинди куркыныч мәхшәрдә җан асраганын аңлап, гаҗизләнеп катып калган. Ә Илшат көтелмәгән яңалыктан исенә килә алмый тора иде.

***

…Әйе, хәтерли әле ул. Яшь чак. Дәрт-дәрман ташып тора. Бер дустының туган көнендә танышты ул Таня белән. Чая кыз шул ук төндә аныкы булды. Җиңелчәрәк кыз иде ул. Салырга да кыстатып тормый. Тәмәкесен дә көйрәтә. Аның белән берничә ай типтереп алды Илшат. Ләкин әти-әнисенең марҗа белән йөрүен өнәтмәүләре генә түгел, Таняның җилбәзәк кыз булуына борчыла иде ул. Аның белән тормышны бәйләү мөмкин түгеллеген ул торган саен аңлый бара. Һәм көннәрнең берендә араны өзәргә булды. Өстәвенә аны икенче бер заводка инженер итеп эшкә дә чакыралар. Фатир да вәгъдә итәләр. Ул саубуллашып та тормый юкка чыккан иде шул. Ә Таняның көмәнле булуын белмәде. Хәер, ул әле дә Максимның үз улы булу ихтималына ышанмый иде. Шулай да, бу хак булса? Аны гаиләсендә аңларлармы?

Ул арада ишектә экипаж да күренде. Алар Татьянага ниндидер кәгазь күрсәтте дә, исерек ирләрне төрткәләп, җыештыра башлады. Тегеләр карыша-карыша гына булса да җыенырга тотындылар.

– Татьяна, Максимның документлары кайда? Үзегезнекен дә бирегез. Бирмәсәгез, фатирны тентергә туры киләчәк, – дип кисәтте инспектор Сәлимов.

Исерек хатын почмактагы пычрак тумбочкадан төргәк тартып чыгарып аны капитанга сузды. Аннан Илшатка карап кырыс кына:

– Малаеңны үзеңә ал Илшат. Ул миңа кирәк түгел. Миннән сиңа бүләк булыр. Ну конечно, мин аны моңарчы үстергән өчен, миңа бераз түләргә кирәк булыр. Күрәсең ич, бик хәлле яшәмим. Мин ул малай актыгын аякка бастырырга тырышып үзем аяктан егылам инде…

– Ничек үстергәнеңне күреп торам. Изверг. Җәзасын алырсың. Борчылма, ул минем улыммы, юкмы, мин аны синең ишеләрдән үзем яклармын, чыраеңа кара. Беткәнсең бит инде. – Илшат теш арасыннан гына сытып үзен чак тыеп җаваплады.

– Янама миңа. Синдәйләрне күп күргән. Ә бу фатир минеке. Малаеңа бирмим. Мин аны сатам да, рәхәтләнеп кәеф-сафа корам. Ул әниемнән бүләк. Район үзәгендәге өен сатып монда күчеп килде, Максимны карыйм дип. Ул шәһәрдә үсәргә тиеш, диде. Әнә үзе катты. Ә фатиры миңа калды…

Илшат дәшмәде. Инспектор да тынып калган. Алар исерек белән сүз көрәштерүнең мәгънәсез гамәл икәнен аңлый иде. Бары тик сәрхушләрне җыярга килгән полицейскийлар гына тегеләрне җыя алмый интегә иде. Ниһаять, аларны төяп, машина эчке эшләр бүлегенә кузгалды. Сәлимов, Татьяна белән иртәгә генә очрашачак. Иртәгә ул бераз айныр. Урамга чыккач ул Илшатка сүз катты.

– Мин шок хәлендә калдым. Син, – кинәт сингә күчкәнен үзе дә абайламый калды инспектор. Чөнки бу кеше аңа ничектер үз кеше тоела иде инде. – Чынлап теге бала синең улыңмы?

– Белмим. Үзем дә айный алмыйм. Дөрестән дә бу хатын белән чуалып алган идем. Аңа 12–13 еллар тирәсе. Мин ДНК анализы тапшырырмын. Хәер, бу мөһим дә түгелдер. Ул бала миңа бик кызганыч. Таняның әнисе бик миһербанлы карчык булгандыр. Баланың шулай инсафлы булуында ул роль уйнагандыр. Ә бәлкем… – Илшат кинәт тукталып калды.

– Нәрсә бәлкем, әйтеп бетер инде.

– Бәлкем… минем улым булса, минем каным да ага бит анда.

– Йә, ярый. Илшат әфәнде, мин синең белән танышуга бик шатмын. Менә минем телефоннарым. Шалтырат. Максимга ярдәм кирәк. Сез аласызмы аны, әллә дусты Илназлармы? Хәл итәрбез. Юридик мәсьәләләр буенча борчылмагыз. Мин ятимнәр, авыр балалар белән күп эшлим. Сез аның янында ешрак булыгыз. Ияләшсен ул сезгә. Кара әле, сорашмаганмын да, синең гаиләң бармы соң?

– Бар. Хатыным, 2 кызым бар. Бу яңалыкны алар ничек кабул итәр, белмим. Димәк, мин үз улымны коткарганмын булып чыга. Әйтәм җирле, мин аны ашыгыч ярдәм машинасына гына салып җибәрә алмадым, ияреп киттем, күңелем сизенде. Аны күрәсем килеп, аңа тартылдым. Бу юкка түгелдер. Тик менә гаиләмә ничек хәбәр итәргә.

– Минемчә, юкка борчыласың, дус кеше. Яшь чакта ниләр генә булмаган да… Нинди ялгышлыклар кылынмаган. Максимның язмышы кызганыч, әмма теге чакта Татьянаның көмәнле икәнен белгән булсаң, син үзең дә бәхетсез булган булыр идең. Бу хатынны, минем аңлавымча, кабер генә төзәтә ала. Ул инде беткән. Хәер, теге чакта кавышкан булсагыз, ул да туры юлны табар иде, бәлкем… Узган эшкә салават, диләрме. Ярый, исәнлектә. Элемтәдә торыйк.

– Рәмис. Эшең җиңел түгел икән. Элемтәдә торсак идек. Менә минем телефоннарым. Теләсә кайсы вакытта шалтырат. Яңалык булса, миңа әйтсәң иде. Мин эшкә ашыгам. Кич больницага Максим янына кереп чыгармын.

– Мин инде шактый тәҗрибә тупларга өлгердем. Киңәшемә колак сал. Әлегә берни белдермә Максимга. Һәм бу хакта беркемгә дә, хәтта Илназ гаиләсенә дә сөйләмә. Максимга вакытыннан алда барып җитмәсен. Бу икебез генә белгән сер. Уйлавымча, Татьяна әле 15 тәүлек ял итеп алыр. Һәрхәлдә, мин моның өчен тырышачакмын. Әлегә башкасын эшләп булмый. Димәк, сер саклау кыен булмас. Аңарчы Максим да тернәкләнер.

– Әлбәттә, вакыты җитәр барына да. Әле аның хәле хәл. Аякка бассын, аннан күз күрер.

Ирләр шулай саубуллашты.

***

… Илшат ДНК анализы тапшырды. Ул расланды. Максим аның улы. Тик ул гаиләсендә генә аңлау тапмады. Хәер, аның хатыны белән ике арада җылылык та күптән сүнгән иде инде. Хатыны өчен Илшатның үзе түгел, акчасы гына кирәк. Ул барын да табарга, бар капризларны үтәргә тиеш. Илназ арыймы, ял итәргә вакыты каламы, хатынына монысы мөһим түгел. Ә хатын балда-майда гына йөзәргә тиеш. Кызлар да аннан күрмәкче – ерак китмиләр, ахыры. Кыскасы, Илшат – малтабар, ә гаиләдәге хатын һәм кызлар – туздыручылар. Илшатның улы барлыгын белүне дә хатыны кичерә алмады. Әле аны үзләренә алырга җыенганын да белгәч, өйдә буран купты. Янәсе, маньяк, җинаятьче кертмәкче була өйгә. Кызларын яратмый, беркайчан да яратмады, ул исерекләр дөньясында үскән малай кызларына да көн күрсәтмәячәк… Нинди генә гаепләр ишетмәде Илшат. Ул өстерәлчек тә, хатын-кызлар итәге артыннан чабучы да… Әмма моңарчы әллә ни каршы дәшмәгән Илшат, бу юлы нык торды: Максимны үзенә алачак ул. Хатыны моны кабул итәме, юкмы – монысы мөһим түгел. Ул аерылырга да әзер иде. Хәер, инде аңлады: бу гаиләгә Максимны алып та кайта алмый ул. Хатыны аңа көн күрсәтмәячәк. Илшат юлына Максим очраганга да рәхмәтле. Ниһаять, ул, шыксыз, ямьсез, бертөсле көн күрүгә кайтып калган соры тормышын үзгәртергә үзендә көч-кыюлык тапты. Илназның әти-әнисенә караганда, Илшатның Максимга хакы күбрәк булуын Рәмис тә әйтеп сөендерде. Хәер, Илназның әтиләре каршы булмас кеб

Комментарии