Күзем карасы

Кешелек дөньясы шул кадәрле кызык ки, бер кереп китсәң, чыгам димә. Тормыш та бит бертөрле генә бармый. Кайвакыт сынавын да китереп куярга онытмый. Шул вакытта сынмыйча, сыгылмыйча, тешне кысып түзәргә сабырлык җитми кешегә. Аның бар нәрсәсе дә бар, тик дөньясын кочып алырдай киң колачы юк. Күңел тынычлыгы юк. Шуларга каршы итеп түзем кешеләрне куяр идем. Язасы әсәрем дә шул хакта булыр…

Ул эшенә бүген кабат соңга калып килде. Калтыранган куллары белән ишек тоткасына кагылу белән, кабинеттагы бер хатынның тамак кыруы ишетелде. «Килгән», – диде Галия эченнән, авыр сулап. Димәк, бүген тагын тыныч булмаячак. Һәм шулай булды да. Күзлеген киеп маташкан Зәйнәп аны сүгәргә чын-чынлап әзер иде инде. Әйтәсе сүзләрен дә өеннән ятлап килгән диярсең, билләһи! Галиянең уйчан күзләренә текәлеп карады да, калын тавышы белән бер-бер артлы пычрак сүзләрен тезеп китте. Аның һәр әйткән сүзе Галиянең йомшак күңеленә тимер уктай килеп кундылар.

– Бу юлы ник соңга калдың? Әйдә, сәбәпләреңне санап кит инде, тыңлыйм.

Үкчәле түфлиләрен кичә генә алгандай, мактанырга теләпме әллә, озак тыпырчынды Зәйнәп. Соравына җавап ишетелмәгәч, эче пошты. Галия сүз әйтергә дип, көчкә генә авызын ачкан мәлдә, Зәйнәп ишеккә таба кулын сузып: «Чыгып кит!» – диеп аны бүлмәсеннән куып чыгарды. Каршы сүз әйтә белмәгән Галияне һәркем шулай мыскыл итте. Кечкенәдән сабыр күңелле, аз сүзле Галия беркайчан да кешене кимсетмәде, түбән күрмәде. Кеше дигән затны өстен санады, шулай ук Зәйнәпне дә. Инде ничәнче елын шушы авыл мәктәбендә татар телен укытып күңеленә тынычлык таба Галия. Укучыларын үзенекедәй күреп якын итә. Эштән куыласын сизенепме, алардан көн саен гафу сорый, саубуллашырга җыена. Соңгы тапкыр хушлашам дип, инде ун мәртәбә кергәндер, аның кебек укытучылар булмагач, эштән җибәрмәделәр аны. Укучылары да бик якын итәләр үзен. «Исәнмесез, апа!» – дип бертавыштан кычкырган балаларның йөзләрендә күпме самимилек, күпме яхшылык! Ә бит ул матурлыкны бары тик Галия генә күрә һәм тоя ала. Ничек инде ул барысына да төкереп биреп, шушы нарасыйларны ташлап чыгып китә алсын ди?! Алар бит мәктәпкә белем алырга киләләр. Галия, башындагы мең төрле уеннан арынгач кына, моңсу күзен укучыларга төбәде. Каушаганы сизелмәсен өчен бер өстәлгә, бер урындыгына тотынып алды, тактага бүгенге датаны язып куйды. Балаларның сораулы карашлары бары тик бер нәрсәне белдерәләр иде «Бүген нишлибез?» Ияләнгән алар дәрес саен Галия апалары белән уеннар уйнап. Бүген Галия аларга «Яраткан укытучым» дигән темага инша яздырды. Шытыр-шытыр язган һәр укучы, портрет ясаган рәссам сыман, Галиягә карап җөмлә төзеделәр. Аларның тырышканнарын күреп, Галия тагын бер кат сөенеп куйды. Балаларны нәни кулларыннан тотып, туры һәм чиста итеп язарга ул өйрәткән иде бит! Хәрефләрне танырга да, Тукай шигырьләрен укырга да укучылар бары тик аның белән өйрәнделәр. Галия аларны чын кеше итте! Ә бүген шул кешеләрдән аерылырга сәбәп эзли. Юк ул сәбәп, булмаячак та. Аларның ягымлы йөзләрен, матур телләрен ташлап ничек чыгып китәргә кирәк?! Беркөнне сыйныфындагы әтисе белән генә гомер иткән сабый кызчык, Галиянең күзенә тутырып карап: «Әнием булыгыз әле!» – дигән иде. Әй, сөенгән иде шул чакта Галия. Шул баланы кочып өенә алып кайтып китәсе дә килде, әмма гаилә мәшәкатьләре исенә төшеп, уеннан кире кайтты. Яраткан кешесе белән бергә булмаганы җанын тырный, күңелен «ашый». «Яратмыйм сине!» – дип, ничә еллык мәхәббәт хисен суга ташлаган сөйгән яры башка кешесен табып еракларга китеп баргач, ярты җансыз калды Галия. Кеше алдында тәмам кимсенеп, боегып китте. Әмма тормыш аның белән генә бетми дип, мәктәпкә эшкә урнашып, җанына тынычлыкны шунда тапты. Унбиш ел эчендә үз эшенең остазына да әверелде әнә! Мактаулар тактасында иң беренче исем дә аныкы булды. Бәхетенә киртә булып, мәктәп директоры алышынды. Алмашка кем киләсен белгәч, бар өмете өзелде Галиянең. Чит авылдан килеп эшләүче Зәйнәп беркемнең дә күңеленә хуш килмәде. Беренче көнне үк Галиянең укучыларга уеннар уздырганын күреп, гаеп таба башлады. Балаларның укытучыга карата яхшы мөнәсәбәте аның җен ачуын чыгарды. Галиянең якты ягын күрергә ияләнмәгән Зәйнәп җыелыш саен ата-аналарга юк сүз сөйләп кеше ышандырды. Зәйнәпнең һәр сүзен хуплап утырган аналар Галиягә кырын карап йөри башладылар. Бары тик укучы балалар гына үз фикерләреннән кире кайтмадылар. «Апа!» – дип өзелеп эндәштеләр. Бүген язган иншаларының һәрберсендә бер үк исем «Минем яраткан укытучым – Галия апа!» Алай гына да түгел, укучылар Галияне «Ул безнең икенче әниебез», дип тә язганнар. Бер җөмләдә күпме мәгънә, күпме мәхәббәт! Яңгыравы гына ничек матур бит! «Ана кеше бит ул тиңсез зат! Бөек зат! Аның белән чагыштырырлык булгач, мин ничек шушы нарасыйларымны ташлап чыгып китим?» Галиянең күзләреннән берәм-сәрәм аккан күз яшьләрен һәр бала да күрде, әмма бер сүз дә дәшмәделәр. Сыйныф бүлмәсе ачы тынлыкка чумды. Тыштан ишетелгән кошлар авазлары да, машина тавышлары да тынды. Әйтерсең лә, дөнья әйләнми башлады. Галия бераз тәрәзәгә карап уйланып алгач, кабат укучыларга борылды. Калтыранган тавышы белән бер-ике җөмләсен дә әйтте:

– Сез минем сабыйларым! Сез барыгыз да минем күз караларым! Үз баламдай яратам бит мин сезне. Һәрбарчагыз да бәхетле булыгыз, ә иң мөһиме – кеше булыгыз. Үзегезнең исемегезгә беркайчан да тап төшермәгез. Мин сезгә ышанам!

Калган сүзләрен ул әйтә алмады. Куллары белән йөзен каплап, йөгереп чыгып китте. Өстәлдә аның балаларга дигән кәнфит-уенчыклары калды…

***

Берничә көн узды. Галияне мәктәптә күргән кеше булмады. Мыскыл итәргә ияләнгән Зәйнәп Галиянең «хәлен белергә» чыгып китте. Йортның ишеген ачу белән, борынына әллә нинди сәер ис килеп бәрелде. Тәмам таушалып беткән нигездә кеше яши дә кебек түгел. Әллә ялгышып кердемме икән дип, күзен стеналарга юнәлтте. Дивардагы кечкенә сабый фотосурәте аны гаҗәпләндермәде. Галия Зәйнәпне күрү белән каушап китеп, кулындагы чокырны төшереп җибәрде. Аннан тиз генә өстәлдәге буш шешәләр өстенә челтәр китереп япты, чәчен сыйпап куйды да, кунакка текәлде: «Исәнмесез, Зәйнәп Нурисламовна!»

– Исән әлегә, – диде тегесе җитди генә, күзен шешәләрдән алмыйча. – Күрәм, бик күркәм яшисез икән! – дип өстәргә дә онытмады.

– Болай ярыйсы гына, Аллага шөкер.

– Ни сәбәпле килгәнемне чамалыйсыңдыр инде, Галия.

– Юк шул, Зәйнәп Нурисламовна!

– Алайсам, игътибар белән тыңла: синең көн саен эшкә соңарып килүең, балалар белән уеннар уйнавың, аларга безнең рөхсәттән башка бүләкләр таратуың минем муеныма менеп утырды. Синең һәр адымың өчен мин җавап бирәм! Ә син, әйтмәгән саен, мине мыскыл итәсең. Булды, Галия, син мәктәптә башка эшләмәячәксең!

Зәйнәпнең уктай туры сүзләре Галиянең йөрәгенә килеп кадалдылармы, Галия берара тын ала алмыйча җәфаланды. Бер сүз, нибары бер сүз аяктан екты. Зәйнәп аңа күтәрелеп карамады, нидер язуын дәвам итте. Галия иркен бер тын алып, әйтәсе сүзләрен эченнән генә кабатлап, Зәйнәпнең күзенә карады. Күңелендә ун елдан артык саклап килгән хисен сөйләп китте.

– Вакыты килеп җитте дисең инде, алайса. Ярар соң! Сүз кузгалгач, мин дә әйтим инде. Чөнки минем дә үз фикеремне җиткерергә хакым бар! Зәйнәп, мине болай түбәнсетергә килгәнсең икән, син ачы дөреслекне дә белергә тиеш. Тик мин аны тиз генә әйтмәячәкмен. Син үзең чамаларсың. Минем хакта алай уйлауларың, мәктәптә кеше көлкесенә калдыруларың бернинди кысаларга да сыймый. Чөнки минем язмышымның китек булуына син гаепле! Яшь чак – юләр чак, анысын мин беләм инде хәзер, әмма ул шушы язмышымның челпәрәмә килүенә төп сәбәп тә! Биш ел өзелеп яратып йөргән сөйгән ярыма кагылырга сине кем мәҗбүр итте? Белә идең бит син аның ялгыз түгел икәнен! Тик бер атна эчендә яраткан сөяркә ролен уйнап, син минем бөтен бәхетемне тартып алдың! Дөньясын ярып кычкырасы килгән чагымда, яраткан кешемә үч итим дип, гомеремдә дә сөймәгән Илнарга кияүгә чыгарга мәҗбүр булдым. Сез бәхетле гомер иткәндә, мин аның белән йокламас өчен печәнлектә төн чыктым. Төшләремдә яратканым белән бергә була идем. Мин үз гомеремдә бер көн сөйгән кешем белән яши алмадым. Шиңдем, сулдым, сусыз көн күрдем. Ә кешенең сусыз яши алмаган син үзең дә бик яхшы беләсең. Идәндә йоклап яткан ир миңа беркем түгел! Бу тормышта кешене түгел, үзеңне сакларга кирәк икән ул, үзеңне…

Соңгы җөмләсен әйткәндә Галия тәмам күз яшенә буылып беткән иде. Рәхәтләнеп елады ул бүген, үткән язмышына рәнҗеп балавыз сыкты. Ә Зәйнәп исә үз гаебен аңлап, сыкранып типкән йөрәк түренә кулын куйды. «Чыгам!» – диеп типте, ахрысы. Ул иелгән башын күтәрә алмады, кимсенде, үкенде шул чакта. Ике арада тынлык урнашты. Бары тик идәндә йоклап яткан ирнең генә ыңгырашуы ишетелде.

Шул вакыт бер бүлмәдә бала тавышы яңгырап куйды. «Әллә колагыма гына ишетеләме икән?» – дип, Зәйнәп башын төрле якка боргалады. Ерак бүлмәдән чыгып барган бала идәннән чак шуыша-шуыша Зәйнәп янына килде. Бу – Галиянең бердәнбер авыру баласы Дамир иде. Унөч-ундүрт яшьләрдәге сабый сукыр иде, ахрысы. Идәннән тора алмаганын күреп, Зәйнәп аңа кулын сузмакчы булды. «Ул йөри алмый!» – дигән сүзләр кулын кире алырга мәҗбүр итте. Зәйнәп балага тагын бер кат карап куйды – коеп куйган Галия бит бу! Галия ундүрт ел шушы баласы өчен утка-суга кереп яшәгән! Исерек ире, авыру нарасые өчен ундүрт ел йөрәген газапка салган. Бигрәк матур Галиянең баласы, чем кара чәчле, ягымлы йөзле. Ә Зәйнәпләрнең балалары булмады. Ул үз кулына күтәреп сабыен сөя алмады. Рәнҗеш шушы булгандыр…

Дамир идәндә озак әвәләнде. Башын өстәл кыегына китереп бәргәч, акырып ук еларга тотынды. Галия аны күтәреп бүлмәсенә озатты. Шушы мизгелдә Галия Зәйнәпкә бөек ана булып күренде. Аның урынында ул үзе булса, мәхәббәтенә кул сузган өчен туйганчы кыйнар, акырыр иде. Андый түгел шул Галия. Куып чыгарыр урында, күңелен генә бушатты:

– «Тапма! Балаң авыру булачак», – диделәр, ышанмадым, өметем шушы булыр дидем. Һәм булды да. Һәр көн сулар һавам, азыгым, җан тынычлыгым – шушы нарасыем, күз карам булды. Аның бердәнбер белгән сүзе мине яшәргә өйрәтте, хатын-кыз сыйфатларын бирде. Өзелеп: «Әнием!» – диде ул миңа. Җанымның яртысы булган сабыемны мин бар нәрсәдән артык күрдем. Эшкә чыгарга ярамаса да, мин мәктәптән китмәдем. Укучы балаларга ана кадере турында аңлаттым. Бала анасы янында бәхетле! Шуңа күрә Дамир да минем кирәклекне белеп яши. Бер кеше дә миңа булышырга теләп кул сузмады. «Ташла аны!» – диючеләрнең үзләрен тормышымнан сызып ташладым. Үзем ташлансам ташланам, әмма баламны беркемгә дә бирмим! Ул минем балам, аны мин таптым! Һәм үзем үстерәм дә! Минем баламның авыру тууында синең гаебең юк, Зәйнәп. Әмма язмышымның сулган чәчәккә әйләнүендә синең катнашың зур. Кеше бәхетен тартып алып, бәхетле булып булмый.

Ул Зәйнәпне соңгы тапкыр шулай озатты. Башкача алар күрешмәделәр. Зәйнәп, эшен ташлап, шәһәргә китеп югалган иде. Ул китеп бер-ике ай узгач, Галияләргә посылка килеп төште. Бик күп бала киемнәре, уенчыклар, кәнфитләрне Галиягә элеккеге танышы Зәйнәп юллаган иде…

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА

Саба районы Явлаштау урта мәктәбенең

11нче сыйныф укучысы.

Комментарии