Соңга калган очрашу

Соңга калган очрашу

(Әлеге вакыйганы бер танышым сөйләгән иде. Мине таныды да, үзеннән-үзе сөйләп китеп эчен бушатты ул. Сөйләр кешесе булмагандыр инде. Ялгызлык коточкыч бит. Аллаһы сабырлык, көч-куәт бирсен үзенә.

Хикәямне автор исеменнән бәян итәргә булдым. Ул үпкәләмәс. Аның язмышы башкаларга, яшьләргә гыйбрәт булсын. Без бит еш кына булганга разый булмый, күктәге аккошка өметләнеп, кулдагы чыпчыкны ычкындырабыз.)

…Гомер уза. Менә безнең дә, кулларыбызга дипломнар алып, олы дәрьясына атлап керүебезгә 30 елдан артык икән инде. Курсташларыбыз белән очрашканым юк иде. Укулар тәмамлануга, сабакташлар якын-тирәдә эш карады, ә мин читкә чыгып киттем. Миңа романтика кирәк иде шул. Анда таптым романтиканы. Хәзер шул романтик белән газапланам…

Инде менә бар гомерем белән бәйле. Ирем – , балаларымны да итә алмадым. Исерек ир белән тормыш йөген берүзем тартам, ә ул миңа «чаплашка»дан гайре җылы сүзен әйтә алмый. Шуны күреп үскәнгәме, балаларым да, диюгә борыннарын җыера. Потомки монголов, Батый хан… дип көләләр. Инде әтиләренә ияреп, аракы белән дә дуслашып баралар.

Барына да үзем гаепле. Авылга сирәк кайтылды. Исерек урыс белән бик күренәсем килмәде. Авыл халкы гаепчән бит ул. Аннан ирем дә горурланырлык түгел шул. Холкы, пычраклыгы оялта.

Укыганда курста бик акыллы егет бар иде. Төскә-биткә дә чибәр үзе, тик менә бик кыюсыз. Аның янында бик күңелсез. Без, кызларга, чаялык кирәк бит. Аңа шаяртсаң да, шунда ук кып-кызыл була. Ә без аның саен үртибез, көләбез. Мин үземнең аңа ошаганымны сизә идем. Беркөнне ул бар кыюлыгын җыеп, миңа очрашырга тәкъдим итте. Ә мин кычкырып көлдем генә, әле үзе барында кызларга шәрран ярдым: «Карагыз әле, безнең тәти егетебез, мине свиданиегә чакыра…»

Бу егетнең шунда ниләр кичергәнен бүген генә чамалыйм. Рәнҗегәндер ул. Бүтәнчә сүз катмады миңа. Ерактан гына күзәтә иде. Мин инде анда нәфрәт туар, дигән идем. Андый нәрсә сизмәдем. Ник шул кадәр юаш, кыюсыз булгандыр ул, белмим. Әллә минем аркада гына шулай каушаганмы, дип тә уйлыйм. Һәм үземнең барып чыкмаган, күңелсез тормышымны уйлап, аны бик еш искә төшерәм. Әгәр шунда аның белән бергә булсак, ничек китәр иде язмыш юлым? Хәер, барыбер тормыш арбасын үземә өстерәргә туры килер иде, дип уйлыйм.

…Һәм менә сабакташлар белән очрашуга чакыру алдым. Үз алдыма катгый карар куйдым: бу очрашуга кайтам. Инде ничә чакыруны игътибарга алмадым. Сабакташларымның язмышлары ничек икән, беләсе килә бит. Әллә бар да минем кебек бәхетсезме? Иремне алып катмыйм. Моңарчы аны саклап беркая да бармадым. Теләсә нишләсен. 2 атна эчендә берни булмас. 3 ир-ат өйне туздырып өлгерә алмас. Анда сатарлык, туздырырлык әйбер дә юк. 2 бүлмәле фатирда ятабыз ич өелешеп, минем хезмәт хакын ашап. Отпускымның бер өлешен алып, туган якларга юл тоттым. Анда авылда абыемнан башка кеше юк инде. Әниләрем күптән гүр иясе. Аларны җирләгәннән соң, бөтенләй кайтканым юк. Миңа балаларым да иярмәде, берүзем юлга чыктым. Авыл сагындырган… Аннан да бигрәк сабакташларны күрәсе килә…

Менә зарыгып көтелгән көн килеп тә җитте. Кочаклашып күрешүләр, елашулар… Картаелган. Олыгаелган. Бер-беребезне бүлдерешә-бүлдерешә тормышыбызны, гаилә хәлләрен сөйлибез. Мин дә сер бирмәскә тырышып, шыттырам. Иремне дә мактыйм. Урыс икәнен дә әйтмим. Шулай сөйләшеп торганда, кап-кара «Джип» килеп туктады. Шоферы төшеп ишекне ачты, ә аннан… теге мин мыскыл иткән Р. килеп чыкты. Шоферга нидер әйтте, сәгатенә карап алды, тегесе баш кагып китеп барды. Мин авызымны ачып катып калдым. Ул бер дә картаймаган. Киресенчә, тагын да матураеп, чибәрләнеп киткән. Гәүдәсе дә баһадирдай төз. Әнә башка ирләрнең корсаклары салынган, ә бу спортчымыни?! Шунда янымда торган Сания касыгыма төртте: «Таныдыңмы безнең Р.ны? Ул – безнең горурлыгыбыз. Зур директор. Бик ярдәмчел. Янына үтеп керә алсаң, гозереңне үтәми калмый. Тик янына барып җитү генә кыен. Тән сакчылары белән йөри. Бүгенге очрашуның да спонсоры ул».

Р. кем белән кул биреп, кем белән кочаклашып күрешергә тотынды. Әйтерсең, безнең арада 30 ел үтмәгән, кичә генә аерылышканбыз, әйтерсең, арада озын юллар, язмышлар ятмый… барыбыз да бертигез – студентлар. Ә мин, тораташтай катып, аның белән күрешү чиратын көтәм. Ул шунда гына мине күреп алды. Таныды. Һәм бер мәлгә туктап калды. Миңа кызарып киткәндәй тоелды ул, нәкъ элеккечә, каршымда кыюсыз егет басып тора сыман иде. Әмма тиз айнып, яныма килеп, мине кочып алды. Ә мин шунда гомеремдә сизмәгән рәхәтлекне тойдым. Аның кочагында эреп китәсем килде.

– Менә сине дә күрер көннәр бар икән. Кайларда йөрдең, ник бер дә кайтмадың? – диде ул миңа.

– Язмышлар йөртә һәркайсыбызны төрле юлларда, – дип кенә әйтә алдым мин.

Табын артында һәркем тагын бер кат үзе турында сөйләп чыкты. Мин дә сөйләдем, югын бар итеп. Менә тәнәфес җитте. Биергә чыктык. Р.мине дәште. Шунда ул сүз башлады.

– Син – бәхетлеме?

– Бәхетле, ник алай сорыйсың? – дидем мин, күзләремдәге яшьне чак тыеп.

– Минемчә, син дөресен әйтмисең…

– Аннан ни мәгънә, генә дия алдым.

– Ә мин сине бик ярата идем. Сине күрүгә, каушавымнан тотлыга башлый идем. Теге чакта, һич онытасым юк, син көлгәч, бөтенләй авыр булды. Яшисем килми башлады…

– Әй, яшь чак, җүләр чак. Кызларны беләсең, нәрсә күрсә дә көлкегә боралар. Риясыз чак. Аңа рәнҗемә, үпкәләмә инде… Тормышың ничек? Күреп торам, зур дәрәҗәләргә ирешкәнсең…

алгач, син еракка китеп югалдың. Ә мин монда калдым. Заводка инженер итеп алдылар. Тагын укырга кереп, юрист дипломына да ия булдым. Акрынлап күтәрелдем. Бүген эш алып бару җиңел түгел. Кризис, гаделсез законнар. Әмма без заман сулышын тоеп барырга, артта калмаска тырышабыз. Продукциябезгә сорау зур. Партнерларыбыз Себердә дә күп. Командировкалар булгалап тора. Син очрамассың микән, дип гел өметләнә идем. Сабакташлар очрашуларына да кайтмадың…

– Тормыш мәшәкатьләре баса бит. Ике үстерәбез. Ирем урыс минем, бу якларга кайтырга бик яратмый.

– Ирең кайда эшли?

– Үзеңнең гаилә хәлләрең ничек? – Мин аның соравын «ишетмәдем».

– Мин бик озак өйләнмәдем. Сине эзләдем. Безнең дә ике кызыбыз бар. Хатыным – авылдашым. Күршедә үскән кыз. Миннән 12 яшькә кечкенә. Бик матур яшибез. Балаларыбыз мәктәптә укый. Тырышалар, билгеләре әйбәт. Хатыным тәрбияли инде үзләрен. Мин өйдә квартирант кебек кенә.

– Хатының эшләмидер.

– Кая эшләсен инде?! Гаилә, йорт эшләре аның җилкәсендә. Үз йортыбыз белән яшибез. Бакчабыз да кечкенә түгел.

– Коттеджда инде, димәк…

– Шулайдыр… Син иреңнең кайда эшләгәнен әйтмәдең…

Мин аның бу соравын тагын колак артыннан уздырдым.

– Мин нинди кешене кулымнан ычкындырганмын икән…

– Соң инде, бик соң…

Мин шунда гына үземнең аны кысып тотканымны сиздем. Һәм кулларымны ычкындырып, биюдән туктап калдым да, күзләренә туры карап:

– Минем ирем – булдыксыз бер «тунеядец». Аек чагы бик сирәк. Шулай булса да, мин аның өчен татарка-чаплашка гына. 2 малай үсеп җитте. Сез татарлар бит, улларым, дисәң, ты чье, не дай бог, диләр… Инде әтиләре артыннан барулары ахры, аракыны яраталар… Үзем генә эшлим. Бар тапканым шул гаиләне туйдыру… Аерылып та булмый. Фатир кечкенә, аны бүлү мөмкин түгел.

Синең рәнҗешең тоткандыр, дип башыма да китермәгән идем. Юкка кайттым мин бу очрашуга, юкка. Гафу ит мине. Мин шул чит-ят җирләрдә калырмын. Туган якларга кайтыр идем, монда мине беркем көтми. Әнинең дә йорты юк, алар янына кайтып сыеныр идем дә. Элегрәк уйланылмаган. Тукта, булмасмы, булмасмы, дип яшәлгән. Хәзер, чынлап та, бик соң. Ә мин сине уйлый идем. Кайда икән, нишли икән, дип беләсем килә иде. Яшермим, теге чакта кире какмаган булсам, синең белән дә тормышыбыз ямьле булыр, дип башыма китерә алмый идем. Сине дә үземә ияртеп йөрергә, тормыш арбасын үземә тартырга туры килер, дип уйлый идем. Бигрәк юаш идең бит.

– Кыюсызлыгым да булгандыр. Әмма үземне кулга алдым. Мин сиңа үч итеп, сиңа булдырып күрсәтәм, дип исбатларга теләгән идем. Очрашуга кайтырсың, бәлкем, күрерсең, дип озак өйләнмичә, көттем. Инде бар да артта.

– Беләм, язмышларны үзгәртә дә, төзәтә дә алмыйбыз. Һәркайсыбыз, үзе язган сукмактан атлый, атлавын дәвам итә. Мин тагын бер атнадан китәм. Һәм башка кайта алырмынмы, белмим. Тегендә, мөгаен, үлсәм дә, мине урыс зиратына күмәрләр… Ләкин монда да кайта алмыйм. Мин – монда артык. Бер үтенечем, минем язмышымны башкаларга сөйләмә. Ичмасам, алар гына булса да, мине бик бәхетле, дип белсеннәр. Әйдә, җитәр, табын янына. Алайса, син күз уңындагы кеше, гайбәтең чыгар…

Без башкалар арасына кереп югалдык. Һәм бер-беребезне югалттык. Башкаларга ияреп елмаерга тырышсам да, минем күңелем елый иде. Кайчан бетә бу очрашу дип утырдым, барыбер ахыргача түзә алмадым. Саубуллашып, юк сәбәп табып, чыгып киттем. Р. озата чыкты. Машинасы белән илтеп куймакчы иде. Баш тарттым. Минем белән утырып бармасаң, шофер үзе илтә, дип тә карады.

Ә миңа ялгызым калырга кирәк иде. Ялгызыма рәхәтрәк миңа хәзер. Хәтта, соңгы елларда үземне көфер уйларда да тота башладым: мин бит ирләре үлгән хатыннардан көнләшә башладым хәзер…

– Барысы да әйбәт булыр. Бәхетле бул. Балаларыңның игелеген күреп, озак яшәгез. Тигезлектә картлыгыгызны үткәрегез. Син бәхетеңне тапкансың. Балаларыңа да аны табарга насыйп булсын. Ә мин аны җуйганмын, – дидем дә, саубуллашып, урам буйлап караңгылыкка кереп югалдым. Артыма борылып карамадым, анда кайчандыр мин мәсхәрәләгән, аның саф хисләрен җиргә салып таптаган, мине бик нык яраткан, чиста күңелле кешенең күз карашлары озатып калды сыман… Һәрхәлдә мин шулай тойдым. Төн буе йөрдем. Утсыз, караңгы тыкрыкларны эзләп бара торгач, Казансу ярына барып чыкканмын. Таңны ялгызым каршыладым. Бар дөньяга ишетерлек итеп ачыргаланып кычкырасым килә иде:

– Кызлар, югалтмагыз бәхетегезне!!! Алданмагыз кәеф-сафага, күңелле тормышка, ул бер мизгеллек кенә. Алданмагыз!!!

Менә чит-ят җирләргә – мине ятим иткән, бәхетсез иткән Себергә тагын юл алам. Алда мине нинди бәхетсезлекләр көтәр. Өйдәгеләр нишләп беткәндер? Фатирым исән-саумы? Мин туган якларымда йөргән чакта бөтенләй йорт-җирсез калдырмагандырмы? Туган яктан төяп киткән «күчтәнәч»ләрем шул…

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

 

Комментарии