- 15.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №37 (16 сентябрь)
- Рубрика: Татарча сериал
Поезд башкалага якынайган саен аның күңелен ниндидер билгесезлек били бара. Менә шәһәр вокзалы. Танымады Шәрәф үзен сугышка озаткан шәһәрне. Ул киткәндә бистәне генә хәтерләткән кала бик нык үзгәргән. Бер генә дә таныш җир күренми. Тик күк йөзе генә үзгәрмәгән: шул ук кояш, шул ук мендәр болытлар. Бу кала 22 яшьлек Шәрәфне 1941 елны ут эченә озатып, менә бүген 77 яшьлек картны каршы ала. Арада 55 ел – кеше гомере. Ә Шәрәфнең үзенең Шәрәф икәнлеген белә башлаганына бары ике ел.
Карт яртылаш тулган “ГАЗель”гә утырды, шоферга акча сузды, билетын куен кесәсенә шудырып, район үзәгенә кайтучылар янына җайлап урнашты, тәрәзәгә текәлде, таныш урын эзли иде аның күзләре. Тик бар да ят аңа: шәһәр дә, кешеләр дә.
Кузгалып киттеләр. Таныш урын күрмәдеме, әллә тыныч кына гүләгән мотор тавышы изрәттеме, ул йокымсырап китте. Төш күреп алырга да өлгерде. Үзен яңадан таныганнан соң һаман бер төш керә бит. Каршында Хәтирәсе пәйда була, аңа ярдәм сорап кул изи. Үзе дәшми, йөгерә дә алмый. Шәрәф аның каршына йөгерә, ара якынайган төсле, ләкин барып җитеп булмый. Зиһенсез, үткәнен белми яшәп гаҗизләнгән чакларында да керә иде ул хатын төшкә. 2 ел элек бар да исенә төшә башлагач кына таныды ул аны. Ә аңарчы кем икәнен белмәде, аңларга теләп күпме гаҗизләнсә дә.
Янә шул ук төш. Тик бу юлы ул Хәтирәсен бик якын итеп күрде һәм шунда Шәрәфнең күзе Хәтирәсенең аякларына төште. Менә ни өчен ничәмә-ничә еллар якыная алмаган икән алар арасы. Аның беренче һәм соңгы мәхәббәте, газиз балаларының әнисе, сөекле хатыны инвалид коляскасында утыра иде. Инде аралары якыная дигәндә генә, машина сикерткәнгә карт уянып китте, күзләрен ачарга куркып утырды. Инде йокы качкан, төшнең дәвамын көтүдән файда юк, ә күз алдында кулын сузып Хәтирәсе тора.
“ГАЗель” аның туган авылы янәшәсеннән китә икән, карт рәхмәтен әйтеп төшеп калды.
Алда күңелгә якын кырлар җәелеп ята. Кыр уртасындагы таныш агачлыклар гына күренми, төпләп бетергәннәр икән. Төш вакыты җитеп килә, кояш шактый кыздыра һәм ул кәчтүмен салып, юл сумкасы өстенә куйды. Кинәт аның күзе басу читендә үсеп утырган күкчәчәкләргә төште.
Күкчәчәк, күкчәчәк, күпме истәлек саклыйсың син: малай чакта кечкенә арба белән басу юлыннан ташыган хайван ризыгы да син, беренче мәхәббәте Хәтирәсе кулына тоттырган тәүге мәхәббәт билгесе дә. Олы улы тугач, яңа туган нәнине котлап, кендек әбисенә тоттырган рәхмәт бүләге дә син. Кендек әбисенең бу шәһәрчәрәк кыланышка бик исе китмәде, ә Хәтирәсе бу олы бүләкне зур рәхмәт хисе белән кулына алды. Тыенкы елмаю чагылган күзләреннән алсуланып торган битенә ике тамчы күз яше тәгәрәп төшкән иде. Әй, ул көннәр! Хәзерге яшьләр аны аңламас, сөйләсәң, чүп үләне нинди бүләк дип, көләр генә.
Гарәфе беренче адымнарын кырда ясады, әнкәсе аны уракка арба белән тартып алып бара иде. Бар бригада хатын-кызларын да сөендереп, сабый арыш арасыннан атлый. Авызы ерык, егылып китәм дигәндә, тотынырга янә күкчәчәкләр ярдәмгә килә.
Хәтирәсе урак тәмамлануга, кыз бала тудырды. Зәп-зәңгәр күзле сабый өйгә ямь өстенә ямь өстәде. Нинди шатлыклар кичергән иде Шәрәф ул көннәрдә. Әнә улы тәпи китте, бишектә кызы тирбәлә. Дөньясы түгәрәк иде Шәрәфнең. Хәтирәсе сөенеп: “Шәрәфем, бу бәхетебез гомергә дә шулай ташып торыр микән?” – дигән сорауны еш бирә иде. Шәрәфе аның шат йөзендә ниндидер борчулы хисләр яшеренгәнен чамалады.
– Хәтирәм, менә Алла боерса, яңа йортыбызны гына булдырыйк, бәхетебез тагын да тулыр. Мин исән-сау чакта борчу-хәсрәт күрсәтмәм, багалмам, – дип тынычландыра иде хатынын.
Бигрәк яшьли өйләнештеләр шул. Хәтирәгә 17 дә тулмаган иде. Кулын сорап баргач, әнкәсе урынына калган апасы сәкегә утырып шатланып елаганы әле дә истә. Шәриф затлы нәселдән. Кайсы йорттан кыз сораса да, борып чыгармаслар иде. Кулының алтын булуы ни тора бит әле. Өй күтәреп йорт булдыруны алдына максат итеп куйган иде 21 яшьлек ир-егет. Бурасын да күтәрттеләр, туганнары да, рәхмәт, булышырга гына тора. Алла боерса, киләсе елга түбә астына да керергә мөмкин булыр. Түбә-такталар, идән-сайгаклар әзерләргә алда кыш бар. Шулай мәшәкатьләр белән 1941 елга аяк бастылар. Көннәр сизелми дә үтә, июнь ае килеп җитте. Барча туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән җыелып өмә ясап, өйне күтәрде. Сабантуйга кадәр өй түбәле дә булды. Бәйрәмнән соң печәнгә төшәсе, аннан урак өсте ялганып китә. Шәрәфнең куллары алтын аның, калганын үзе булдырыр.
Сабантуй көннәре җитте. Нигәдер, иртәдән бирле хуҗаның эче поша, кулыннан эш төшә. Ул бу халәтне нигә юрарга да белмәде. Хәтирәсеннән: “Багалмам, бүген төшеңә ул-бу кермәдеме?” – дип кат-кат сорады. “Шәрәфем, хәерлегә генә булсын. Бүген төшемдә басу капкасыннан ат көтүе чыкты”, – дип иртәнге төшен сөйләде Хәтирә. Шәрәфнең эче жу итеп китте, чөнки кечкенә вакытында әбисе сөйләгәннәр хәтерендә яңарды. Герман сугышы башланганда, әбисе дә ат көтүенең басу капкасыннан чыкканын күргән булган. Киенеп, балаларын алып мәйданга төштеләр. Бар кешенең йөзендә шатлык, тик Шәрәфнең күңеле тыныч түгел. Үзенең эчке тоемлавына хатыны сөйләгән төш тә кушылып, аңа тынгы бирми иде.
– Балаларны су буена алып төшә күрмә, – дип хатынын кат-кат кисәтте.
Шунда гөрләп торган мәйдан янына атлы кеше килеп туктады. Камчысын югары күтәреп:
– Иптәшләр! Сугыш! Германия фашистлары иртәнге сәгать дүрттә илебезгә басып керде, – дип әйтә башлауга, мәйдан тынып калды. Ат өстендәге район кешесенең тавышын басып, йөрәк өзгеч тавыш белән югары оч Сәрия “Хәлимем” дип ачыргаланып елый башлады. Алар өйләнешеп ай да үтмәде, аның ире Хәлимне армиягә алдылар. Беренче хаты чик буеннан килде. Димәк, ул шул мәхшәрдә инде…
Шәрәф булдыра алган кадәр хатынын юатты. Аны борчыган беренче уй: өен җиткереп бетерә алмады. Ул 23 июльдә чакыру алды. Эчендә ут янса да, Хәтирәсенә шаяртып: “Бер-ике айдан фашистлар муенын борып, исән-сау кайтып җитәрбез, багалмам. Балаларны сакла”, – дияргә үзендә көч тапты. Хәтирәсе Гәрәфиен җитәкләп, нәни кызын күтәреп, капка төбендә басып калды. Ирләр олауларга төялеп басу капкасыннан чыгып үрне төштеләр дә күздән югалдылар. Һавада гармун моңы, соңгы саубуллашу җырлары гына эленеп калды.
Без урамны чыккан чакта
Күтәрелде томаннар.
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз туганнар.
Бу басу капкасыннан чыгып киткәнгә 55 ел вакыт узган. Күкчәчәк 55 тапкыр чәчәк аткан. Хәтирәм генә исән булса иде дип теләде Шәрәф, күкчәчәкләрне бәйләмгә җыйганда…
Арттан кычкырткан машина тавышы картны сискәндереп җибәрде. Ул борылып карады. “Сөт” дип язылган машина тәрәзәсеннән яшь кенә егет башын тыгып, кул изәде. “Әйдә, бабай, утыртып кайтам. Нәрсә, кәҗәләреңә печән дә йолкып кайтырга булдыңмы, бигрәк уңган икәнсең”, – дип шаяртып та алды.
Их! Кәҗә, имеш, печән, имеш. И улым, ни аңлыйсың син?! Карт акрын гына юлга күтәрелде, егет белән кул биреп күреште. Шәрәф бу егеттә үзенең яшь чагындагы чалымнарын тойгандай булды. Яшьлек яшьлек шул инде.
Егет тиз генә сумканы урнаштырды, картка җайлап утырырга булышты. Ул бабайның күкчәчәкләрне кадерләп кенә алдына куюына сәерсенеп карады. Бүләккә дияр идең, бу басу чүбен кемгә бирәсең. Әй, аңламассың картларны дигәндәй, ул сүзне башкага борды. Каян кайтып килүен, кемлеген сорашты.
– Улым, бик ерактан кайтам. Юлым 55 елга сузылды. Гафу ит, башка нәрсә әйтә алмыйм. Билгесезлеккә кайтам, – дип, сүзен түгәрәкләде.
Башка авыз ачып сүз дәшмәде. Егет тә, аның тирә-якны йотылып күзәтүен күреп, кабат дәшмәде. Ә бабайның йөз чалымнары бик таныш иде аңа. Әйе, әйе, стенада эленеп торган рәсемдәге сугышта хәбәрсез югалган бабасына охшата икән ул аны.
Карт авыл башына җитәрәк, елга буенда туктарга кушты да рәхмәтен әйтеп төшеп калды. Акча сузган иде, егет аңа шелтәле караш ташлады…
Шәрәф су буйларын таныды да, танымады да кебек. Таш чишмә әле дә исән икән. Тик ул матур өй эчендә. Рәхмәт төшкерләре, нинди матур бизәкле корылма эшләп куйганнар.
Карт битен, кулын юды, кечкенәдән истә калган изге сүзләрне әйтеп, белгәннәрен укып, тәмләп су йотты. Тәненә сихри көч таралып киткәндәй булды, күңеле күтәрелеп китте.
– Хәтирәм генә исән булса иде, Ходаем. Бер тапкыр күземне тутырып карасам, кулларын тотып, аннан гафу үтенсәм, үлсәм дә үкенмәс идем, – дип Ходайга ялварды ул.
…Авыл үзгәргән. Аның туган авылымы соң бу?! Ул аны танымады. Сугышка кадәрге авыл юк иде инде. Җиргә чүккән салам өйләрнең эзе дә калмаган, шифер түбәле өйләр дә берән-сәрән генә күренә. Авыл уртасында аен балкытып, яңа мәчет нурланып утыра. Шуңа игътибар итте Шәрәф: авыл урамнары буш икән бит. Сугышка кадәр урамнар бала-чага тавышыннан чыр-чу килеп тора иде.
Карт зиратка таба атлады. Аның түбә астына гына кертеп калдырган йорты тәрәзәләре белән зиратка карап тора иде. Очраганнар сәлам биреп үтә. Ләкин ул – аларны, алар аны танымый иде.
Менә аның йорты. Исән икән бит, тик җиргә чүккән, түбәсен шифер белән япканнар. Йорт почмагына төклетура оялаган, нәкъ элеккечә капка төбендә бәбкә үлән үсә. Янәшәдә генә кирпеч йорт күтәргәннәр.
Карт, аякларының хәле китүен тоеп, капка төбендәге киң эскәмиягә утырды. Белгәннәрен укып, озаклап дога кылды. Сумкасы белән кәчтүмен капка төбендә калдырып, зиратка үтте. Әби-бабалары күмелгән җирне исенә төшерергә тырышып, кабер ташларындагы язуны укый-укый эчкә узды. Менә әти-әнисе яткан урын. Ике кабер тоташ, бик матур челтәрләп эшләнгән тимер чардуган белән әйләндереп алынган. Кабер ташларына кадерле исемнәр уелган.
Шәрәф, дога кылып, әти-әнисеннән гафу үтенде. Әйтерсең кабер өстендәге усак әкрен генә тәсбих тартып утыра. Әбисе кабере өстендәге карт каен авыр сулап куйгандай булды. Ул гүя Шәрәфкә:
– Улым, тор, өеңә атла, соң булса да уң булсын. Исән-имин кайтып җиткәнсең бит, балам, – дия иде.
Кабат килгәндә барын да сөйләрмен, дип Шәрәф өе каршына чыгып утырды. Өйлә вакыты узган, урамда кеше-фәлән күренми иде.
Аны сискәндереп, капка биге шалтырады. Шәрәф картның йөрәге күкрәк читлеген ватып чыгарга җитешеп тибә башлады. Борылып карарга батырчылык итмәде. Ул Хәтирәсенең үлемен ишетүдән курка иде. 54-55 яшьләрдәге сөйкемле генә хатын башта капканы киң итеп ачып куйды. Аннан ягымлы сөйләшә-сөйләшә, коляскадагы карчыкны урамга алып чыкты. “Әнкәй, бәгырем, бүген көн җилсез. Аз гына капка төбендә утырып тор. Арып китсәң, кыңгыравыңны шалтыратырсың, чыгып алырмын”. Кинәт ул ят картны күреп алды, исәнләште, ни йомыш белән йөрүе турында кызыксынды, чәйгә чакырды: “Әле генә әнкәй белән чәй яныннан кузгалдык, әйдә, бабай, самавыр җырлап утыра, юл йөреп тамагың да кипкәндер, карының да ачкандыр”, – дип өйгә кыстады. Ләкин карт күзләрен коляскада утырган карчыктан ала алмый иде. Әмма карчык аны күрми, күзләре төпсез караңгылыкка төбәлгән. Шәрәф аны үз капка төбендә генә түгел, меңнәр арасыннан да эзләп табар иде. Хәтирәсенең уң кашы өстендәге ясмык кадәрле генә миңе, тыйнак кына елмаеп куюлары һич тә үзгәрмәгән. Шәрәфнең: “Хәтирәм”, – дигән тавышына карчык, кызына таба борылып: “Кызым, колагыма тагын әтиең тавышы ишетелде”, – диде уңайсызланып. Аннары аклангандай:
– Ят кеше бар, ахры, әллә картлык саташтыра, гаеп итмәгез, хәбәрсез югалды дигән кәгазь инде тузып бетте. Ә колагымда һаман Шәрәфем тавышы. Урыны җәннәттә булсын. Бу соңгы ике елда төшемә керми калган төннәре сирәк, үз янына чакыра булыр. Шәрәф күкчәчәкләр бәйләмен акрын гына Хәтирәнең кулларына салды. Хәтирә әби чәчәкләрне кулына алып, битенә якын китерде дә елап җибәрде. “Әллә Шәрәфем исәнме? Ул җибәрдеме күкчәчәкләрне?” – дип, үзен караңгылыкка иңдергән дөньядан яктылык эзләгәндәй, комсызланып, ак күзләре белән томырылып карады. Эх, шушында бер генә мизгелгә күзе ачылып алса иде дә… Тик юк, дөньяны аның уяу колаклары гына тоя… Әби шулай бәргәләнгән арада, аны алып чыккан кызы өнсез калды. Ул капкага сөялгән дә ни әйтергә белми катып калган. Аңа капка баганасы ава төсле тоелды, ныграк терәргә кирәк. Ул картта фотодагы әтисенең йөз чалымнарын күреп, каршысындагы кешенең әтисе Шәрәф икәнлегенә төшенгән иде инде. Шунда ул янында әнисе дә барлыгын исенә төшерде. Аңына килде. Очрашуны әнисе ничек кичерер, аңа дулкынланырга һич ярамый бит. Моннан нәкъ ике ел элек Хәтирә карчык инфаркт кичерде, шул вакыттан күзләре сукыраеп, аяклары йөрмәс булып калды.
Карчыкның сизгер йөрәге нидер буласын сизде. Кызының да телсез калуын аңлап алды.
– Ник дәшмисез, кызым, кем бар анда? – диде ул. Аннары дулкынланырга ярамаганлыгын исенә төшерде. – Курыкмагыз, мин борчылмам. Бу кеше Шәрәфем яныннан. Аның турында белгәннәреңне сөйлә, ул үзе сөйләдеме күкчәчәкләр яратуым хакында. Әллә ул исәнме, берәр гаебе булып кайтырга куркып йөриме, Ходаем. Зинһар, барын да сөйлә, – дип, сорау арты сорау яудырды ул.
Шәрәф аның кулларын үз кулына алып: “Хәтирәм, багалмам”, – диюдән башка сүз әйтә алмады.
Карчык, беренче дәшүгә үк янында Шәрәфе торуына төшенгән, тик ышанып кына бетмәгән иде.
– Шәрәфем, бу кабат төш кенә түгелме?
– Хәтирәм, мин сезнең янга кайттым, гафу ит мине. Бик озак көтәргә мәҗбүр иттем.
– Гафу? Ник гафу? Юк, кирәкмәс. Шәрәфем, мин синең нинди кеше икәнлегеңне беләм, сиңа ышанам. Син бик чуалган фаҗигале хәлләргә тап булгансыңдыр, юкса безне, туган җиреңне ташлый торган ир түгел идең. Синең исәнлегең – безнең өчен әйтеп бетерә алмаслык шатлык. Менә яныңда син дөньяга килгәнлеген дә белмәгән кызың басып тора.
Кызым, менә каршыңда синең әтиең. Шәрәфем, гомер буе Шәрифәмә карап, сине юксынып яшәдем. Төпчегебез бигрәкләр дә синең үзеңә охшаган бала булып туды. Син киткәндә, буемда бар икәнлеген үзем дә сизмәгәнмен, хатлар да языша алмадык шул. Әлерәк кенә оныгыбыз Илфат: “Сөт тапшырып кайтышлый бер картны утырттым, бигрәкләр дә безнең бабайга охшаган инде”, – дип сөйләнеп чыгып киткәч, күңелем нидер сизенгән иде шул. Әйдә, кызым, керик. Әтиең арыгандыр, ял итсен, – дип тезеп китте карчык, әйтерсең аңа гел сөйләп торырга кирәк. Юкса Шәрәфе китеп барачак, аның тавышы ишетелмәсә, ул тагын эреп юкка чыгачак. Кабаланып ул кунакны өйгә чакырды. Шәрәф аларны бер генә атнага калдырып чыгып киткән дә, менә сагынып кайтып кергән диярсең. Артта калган авыр еллар, ярты гасыр дәвер булмаган да. Мондый җылылыкны йөрәге белән теләсә дә, очрашу болай булыр дип көтмәгән иде Шәрәф карт. Ул күңеле күтәрелеп, елап җибәрде. Хәтирәсенең коляскасын баскыч янына тәгәрәтеп китерде. Рәхмәт киявенә, баскычка да верандага җиңел генә керерлек җайланма эшләп куйган. Анда колясканың җиңелрәге көтеп тора. Каян көч алгандыр, Шәрәф Хәтирәсен кадерләп кенә шул коляскага күтәреп утыртты. Өйгә дә үзе алып керде. Өстәл түренә урнаштырды. Аның һәр хәрәкәте табигый, әйтерсең алар гомер буе бергә яшәгән. Икесе дә ярты сүздән бер-берсен аңлый иде.
Бу хәлгә иң аптыраган кеше Шәрифә булды. Ул һаман исенә килә алмый. Ярый әле әнисе инициативаны үз өстенә алды. Әтиең, дип әйтелгән кеше, стенадагы фотога бик охшаш булса да, бу бабай аңа бөтенләй ят иде. Гадәттәгечә, гөрләп кайтып кергән Илфат кына киеренкелекне йомшартты. Ул керә-керешкә барын да аңлады, үзен бик тиз кулга алды.
– Менә әйттем ич мин сезгә. Бабайга охшаган кешене утыртып кайттым дип. Ялгышмаганмын, – дип, бабасы белән яңадан күреште ул. Шәрифәгә дә улының кыяфәтен, аңлавын күргәч, җиңелрәк булып китте.
– Молодец, бабай, өйгә кайтып дөрес эшләгәнсең. Алайса әби янәшәдәге тавык алачыгын сүттерми. Ну ярый, әбекәем, ачуланма инде. Бәбкәләре зурайгач, каз оясын да урынында тотмыйлар бит, әйеме, бабай, – дип, бабасына мөрәҗәгать итте.
– Илфат улым, хөрмәтең үзеңә бише белән әйләнеп кайтсын. Ходай зурласын үзеңне. Бүгенге хәлемә ияләнеп җитә алмыйм әле, шуның өчен гафу итегез. Мин бит үзем булып яши алмадым. Чын Шәрәф булып җитү өчен еллар кирәк, диде миңа табиблар. Эх, гаебем зур: шуны хәзер аңладым, миңа ике ел элек, үземнең Шәрәф икәнлегемне белгән көнне үк юлга кузгалырга кирәк булган. Хәлем дә искитәрлек түгел иде, кабул итәрсез микән дигән шигем дә көчле иде шул. Сездән тагын бер тапкыр гафу үтенәм. Янымда әбиегез булганда, мин кайда да яшәргә риза. Ә йортка килгәндә, элеккечә әбиең хәл итә аны. Бу йортны иң бәхетле елларыбызда аның өчен, балаларым өчен күтәрдем. Бу “тавык алачы”гы ул елларда хан сараеннан да кадерлерәк корылма иде. Нишлисең, еллар үзенекен итә… Әнә без дә инде картайган…
Шәрәф Хәтирәсенә борылды. Хәтирә бәхетле елмаеп: “Үзегезгә карагыз инде, балалар, киләчәк йортыбыз каршыда гына, әлегә кадәр миңа сезнең белән начар булмады, инде хәзер Шәрәфем дә янымда булгач, миңа ни кирәк. Сезгә ничек уңай, шулай эшләгез. Әлегә кадәр бабаң кайтканчы шул йорт кына исән яшәтте. Инде Шәрәфем янәшәсендә үлсәм дә үкенмим, – диде.
Илфат чәй табыны янында бабасының кайда югалып йөргәнен өзек-өзек булса да төшенде. Табын янында озак утыра алмады ул. Әбисе белән бабасын ялгыз калдырырга кирәклеген аңлады, вакытлары күп, башка вакытта сораштырыр. Өлкәннәргә сиздерми генә әнисенә дә ым какты, үзе кабаланып торып, юк йомышын бар итеп, рәхмәт әйтеп, урамга ашыкты. Шәрифә дә әти-әнисеннән рөхсәт алып, почтага җыенды. Өстәл шул килеш утырып торсын, кайткач җыярбыз дип, улы артыннан иярде.
Ниһаять, Шәрәф белән Хәтирә икәүдән-икәү генә калды. Шәрәф самавыр яңартып җибәрде, аның шавына кушылып, үзе сүз башлады:
– Чолганышта калдык, кая инде ул баштанаяк корычтан коралланган армиягә каршы тору, бездә нәрсә – 7-8 кешегә 2-3 винтовка, санаулы патроннар, берничә граната. Шуның белән көчле дошманга каршы торып буламыни?! Немец безне үз тылында калдырып, көнчыгышка ыргылды. Без, исән калганнар, адашып йөри-йөри партизан отрядларына кушылдык. Шулай бер партизан сугышында безгә разведчиклар белән очрашырга туры килде. “Озакламый һөҗүм башлана, көчегезне бер урынга туплап, хәрәкәт итүче армия белән кушылырга тырышыгыз”, – дип өйрәтеп киттеләр һәм без моңа ирештек. Ләкин бер биеклекне алганда, бик каты яраландым, көчле контузия алдым. Аңыма килгәндә, кайдалыгымны, кемлегемне белми идем инде. Мине ярты үле хәлдә табып алганнар, янымда бернинди документ та булмаган. Госпитальдән госпитальгә күчеп йөри торгач, Уралга эләктем. Андагы госпитальдә мине яңадан сөйләшергә, әйләнә-тирәгә яраклашырга өйрәтә башладылар. Җиңү бәйрәмен гарипләр йортында каршы алдым. Кул-аяк төзәлде, карап торырга бер дигән кеше кебек үзем, ә аң юк. Аның авырлыгын беркемгә дә тоярга язмасын.
Документлар булмагач, госпитальдә бирелгән исемем Николай булды. Менә шулай 1994 елга кадәр гомерем гарипләр йортында дядя Коля булып узды.
Шул елның май айлары булыр, үземнең туган авылымны төштә күрәм. Елганың биек ярында бер хатын-кыз кулларын өскә күтәрде дә упкынга төшеп китте. Упкынга таба очканда мин аның йөз чалымнарын күреп калдым, ул син идең, Хәтирәм. Шунда ачыргаланып кычкырып уяндым. Бары да искә төште: Шәрәф икәнлегем, балаларым, авылым…
Ул көнне интернатта минем яңадан туу көнемне зурлап бәйрәм иттеләр. Бик кешелекле, шәфкатьле кешеләр эшли иде бездә. Документлар да җыелды. Сезне соратып эзләдем, балалары өчәү дип килде. Хәтирәм, багалмам, мин сине кияүгә чыккансың икән дип уйладым. Тормышыңны бозармын дип хәбәр бирмәдем. Калган ике ел үз-үземне өйрәнеп узды. Минем белән бик тәҗрибәле табиблар эшләде. Тирән киеренкелектән чыгардылар. Артык дулкынланудан сакланырга киңәш иттеләр, 76 яшьтәге кеше икәнлегемне искәртергә онытмадылар. Юк әле, мин әйтәм, безнең нәсел өчен 76 яшь егет чак ул. Сугыш кына какшатты мине. Шулай итеп миндә туган ягымны, сезне юксыну башланды. Туган-үскән илемне, сине, багалмамдай газиз балаларымны юксынудан урманга чыгып, агачка башымны куеп үкси идем. Шундый көннәрдә йөрәккә урнашкан кара кан таралгандай итә иде. Төшләремә еш керә башладың, Хәтирәм. Кулларыңны алга сузасың да миңа таба йөгермәкче буласың, ләкин атлый алмыйсың. Мин дә каршыңа йөгерәм, ләкин җитә алмыйм.
Ике ел газаплы сагыш диңгезендә йөздем. Түзәр хәлем калмагач, дәвалаучы табибым белән киңәшләштем дә юлга чыгарга булдым. “Кайт илеңә, юкса билгесезлек, сагыш, юксыну сине бу дөньядан алып китәчәк”, – диде шәфкатьле бәндә.
Шулай үземне эзли-эзли 1996нчы елны ваклый башладык. Ниһаять бу җәйдә түзмәдем, интернат белән саубуллашып, юлга кузгалдым. Бары да миңа хәерле юл, бәхет, тазалык-саулык теләп озатып калды. Менә шулай итеп, 55 ел буе кайттым мин синең яныңа, Хәтирәм. Ни үкенеч, ике елымны кызганам. Исемә төшкәч тә, кузгалырга кирәк булган. Хәтирәм, багалмам, синең баштан кичкәннәр мин күргәннәрдән авыррактыр, аңлыйм. Хәлең булса гына сөйлә. Балаларның ничек үскәнен, әтисез тормышта ничек аларны чын кеше итеп тәрбияләвең хакында беләсем килә.
Хәтирә сөйләргә ниятләвен белдереп, дару төймәләренә үрелде. Шәрәф аны верандага алып чыкты, күтәреп йомшак кәнәфигә утыртты, аякларын җылы одеял белән төрде.
– Сез атлар белән таудан күмелгәч, балаларымны кысып кочаклап бер еладым да, күпме авырлык килсә дә, ыңгырашмаска дип, үземә сүз бирдем. Без ут астында түгел, ничек тә чыдарбыз. Сугыш та алай озак бармас әле, Алла боерса, көзгә бәлки җиңеп тә кайтырлар, дигән өмет яши иде күңелдә. Мәхәббәтебез бигрәк көчле иде бит, шул көч биргәндер инде үземә. Синең исән булуыңны гына теләдем.
Авылда кара көннәр башланды. Таза ирләр сугышка китеп бетте. Яхшы атларга да чират җитте. Аларда да кеше язмышы, бахырларым, елап китте, туган кырларын, болыннарын башка күрә алмаячагын алар да аңлый иде. Авылыбыздагы теге сугыш алдыннан укып бетереп кайткан ветеринар Заһидәне хәтерлисеңдер, ул бичараны сугышка китә торган атларга келәймә сугып, паспортларына тамга салырга куйдылар. Заһидә елый-елый келәймә суга, бичара атлар яшь тулы күзләрен төбәп, башларын аның иңбашына сала. Моны күреп елап шешенеп беттем һәм шул минутларда йөрәк астымда нидер сиздем. Өченче балага йөкле булып калганмын ләбаса. Сиңа да белдерә алмадым дип өзгәләндем. Хат-хәбәрең юк. Аннан “Хәбәрсез югалды”, дигән кәҗүнни кәгазь алдым. Һай, ул көннәр, минем өчен кара төнгә әверелгән иде. Ярый, Аллага шөкер, балаларым булып калды. Алар чарасызлыктан, өметсезлектән сыгылып төшәргә ирек бирмәде.
Колхозның барлык эше безгә калды. Көндез печән чабу, урак уру, төннәрен ай яктысында көлтәне кибәнгә кую, сугу… Юашрак хатыннарны ашлык җилгәргәндә әрбә алып торырга куяр иде бригадир. Үз гомерендә бер генә тапкыр әрбә алып караган кеше бу каторга эшенең ни икәнен белә.
Гарәфем белән Халисәмә икешәр пешкән бәрәңге тоттырып эшкә китәм. Инде бала табарга вакытым җитеп килсә дә, фермада тирес төйим, кул чанасы белән аны басуга чыгарабыз. Атларга ашатырга берни юк. Аякларында басып тора алмаган атларны дилбегә белән күтәртеп куябыз. Балалар ачтан шешенә, алар өчен җаныбыз авырта. Идән астындагы бәрәңгенең борынын гына алып куябыз да калган өлешен фронтка киптерәбез. Өй саен бирем. Ире сугышта үлгән дип килгәннәргә ташлама бар. Ире хәбәрсез югалганнарның хатыннары күреп карады инде – аларны сатлыкҗаннарга санадылар.
Көзге чәчүлек орлыкны олау-олау хөкүмәткә тапшырталар иде, аннан язгы пычракта шуны ук күтәреп ташыйбыз, 80-90 чакрым бит. Аякта арыш капчыгын урталай бүлеп ясалган ыштыр чорнап кигән чабата, кесәдә алабута икмәге белән 2-3 салкын бәрәңге. Бу аякларым инфаркт нәтиҗәсе генә түгел инде, шулар чыга хәзер. Балалар катып үлмәсен өчен урманнан чыбык-чабык ташулар – берсе дә калмады. Бер баруымда урманнан рөхсәтсез утын төягәнсең дип, сукыр Гыйлаҗи чыбык-чабыкларымны як-якка чәчеп, чанамны үземә утын итеп турарга бирде. Барлы-юклы бау белән чанамның ватыкларын елый-елый җыеп кайттым. Ярый әле синең алтын кулларың эшләп калдырган запас чана булды. Ясаган әйберләреңне кулыма тоткан саен кавышуыбызны тели идем.
Ул алып кайткан чәчүлек орлыкларын, бернинди саклану чаралары күрми, үзебез агуладык, үзебез чәчтек. 1943 еллардыр, ачлыктан шешенгән балаларын үтермәс өчен кесәсенә салып кайткан берничә уч ашлык белән тотылган хатын-кызны хөкем иттеләр. Идән уртасында ач-ялангач балалары утырып калды. Кемнәрнең кулы күтәрелде икән аларны тоткынлыкка илтеп тыгарга?!
Әйткәнемчә, шул елны чәчүлек орлык артып калды. Бригадирлар үзара килешеп, калган ашлыкны хәлсез атларга ашатырга булды. Ветеринар Заһидә белми дә кала бу хакта, ул агулы ашлыкны ашатырга рөхсәт бирмәгән булыр иде. Менә атлар үлә башламасынмы! Бер атны илтеп күмеп кенә куялар, иртәгесен барып карасалар, юкка чыккан. Кайбер гаиләләр үләксә белән дә тукланган, күрәсең.
Фронтта, ичмасам, ашаган килеш үләрбез дип, берничә кызыбыз военкомат юлын таптады. Тик аларга солдат икмәге ашарга насыйп булмады. Бер кызны районнан кайтканда бүреләр ашаган иде, сөякләре белән кием ертыкларын гына табып алдылар.
Инде балаларыма килгәндә, Аллага шөкер, исән-сау саклап кала алдым. Гарәфебез, ел әйләнәсе яланаяк чапса да, авыртып борчымады. Битемә кызыллык китермәде. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, район интернат мәктәбендә 10 класс тәмамлады. Хәрби кеше булам дип хыяллана иде. Хәзер зур дәрәҗәләргә иреште, гаиләсе белән Себердә яши. Киленебез дә үзебезнең авыл кызы, синең дустың Сабир мәрхүмнең Саҗидәсенә өйләнде. Яшьтән яратышып йөрделәр. Ике ул үстерделәр, инде оныклары – җиткән кызлар. Аларга сөенеп туя алмыйм. Халисәбез азрак чирләшкә булып үсте. Аны да күрше Маннур Украинага алып китте. Киявебез Маннур шахтер иде, гомере озын булмады. Үз балалары булмагач, авылдан алып китеп, ике ятим бала үстерделәр. Әти-әниләре – безгә кардәш тиешле кешеләр – Хәммәт белән Рәхимә юл фаҗигасенә очрады. Коткарып кала алмадылар шул үзләрен. Шуларның балаларын ятимнәр йортына бирмичә үзләре үстерде. Инде оныклары алтау. Изгелек җирдә ятмый ул, әнкәләрен өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Сандугачларым җыр-биюгә бик оста булды, авылга кайтсалар, концерт куймый китмиләр.
Ә Шәрифәм бөтенләй башка, ул җиргә берегеп үсте, төптән җигелеп тартты. Киявебез Таһир да – бик уңган кеше, ферма мөдире. Пенсиягә чыгарга да күп калмады инде. Гомерләре генә озын булсын. Менә бүген районга киткәннәр иде, кайтып кергәч, сөенеченнән нишләр инде. Олылары кайсы кая китеп урнашты, ә менә төпчегебез Илфат үзебез белән калды. Армиядән кайтканына ел булды инде. Өйләнү турында сүз кузгатмый әле. Матур яшь гомерләрегезнең кадерен белегез, туй ясыйк дип күпме үгетлим, үз вакыты бар, әбекәй дип көлә генә. Оста гармунчы, кичләрен клубтан кайтып керми.
Менә гомеремнең бер өлешен сөйләдем кебек, ялыккансыңдыр инде тыңлап. Хатын-кыз күбрәк зарлана инде ул. Ләкин тормышымнан канәгать мин. Замана авырлыгы безнең буынга туры килгән бит, нишлисең. Хәзер үземне иң бәхетле кешегә саныйм, картлык көнемдә булса да, тигезлегемә ирештем. Бәхетеңнең төп өлеше картлык көнеңә калсын диләр бит. Яшибез әле, Ходай гомер генә бирсен. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән күзем дә ачылыр әле, операциягә ризалык бирми йөри идем, хәзер килешермен инде. Ничек сиңа бер тутырып карамый үлеп була?!
***
Почтага киткән Шәрифә кайтып керде.
– Әткәй, исән-сау әйләнеп кайтканыңны ишеткән авылдашларыбыз, туганнарыбыз синең белән күрешергә килгән. Әткәй ял итә диеп уздырмаган идем, үзең ни әйтерсең? – дип әтисенә дәште.
Шәрәф урыныннан торды да Хәтирәгә:
– Багалмам, ачуланмасаң, үзем генә чыгып күрешеп керим, – диюенә, Шәрифә:
– Болай зурлап килгән кешеләрне ничек капка төбендә тотасың, – дип барлык килгән кешене өйгә чакырды.
Олылар түргә, яшьрәкләр ишек янында тукталды. Бары да урнашып беткәч, йортка дога кылдылар. Хәл-әхвәл сорашу башланды. Ирләре сугышта үлгән, хәбәрсез югалган тол карчыкларның моңлы карашында, бәлки, безнеке дә исәндер, дигән өметле сорау. Телдән сорашырга базмыйлар, чөнки ишетелгән җавап күңелләрдә гомер буе сакланган “бәлки кайтыр әле” дигән ышанычны сүндерер кебек. Ә яшәр өчен хыялый дөньяң кирәк. Анда ятларга урын юк. Шәрәф карт аларның бу халәтен үзенең хәтере аша үткәреп, җавап бирергә тырыша иде. Шәрәф картка сорауларга җавап табуы кыен, исенә акрын төшә, аның өчен бу бик авыр иде. Башкалар ятып калып, үзенең исән-сау кайтуына үзен гаепле сизә, бу карчыклар каршында уңайсызлана иде.
Шәрифә авылдашларына әткәсенең хәлен аңлатып, гафу үтенергә генә җыенган иде, өйгә шаулап-гөрләп, Шәрәфнең яшьлек дусты Сәлимҗанның оныгы, колхоз рәисе Рәхим килеп керде. Ул Шәрәф белән ике куллап, калганнар белән баш кагып исәнләште.
– Авылдашларым, Шәрәф абыйның читтәге балалары кайтып җитү белән, тантаналы очрашуны мәдәният йортында уздырабыз. Инде дуслар, авылдашлар, хөрмәтле ветераннар, без бу гаиләне үзләрен генә калдырыйк бүгенгә. Шәрәф ага да юлдан кайтып йончыгандыр, Хәтирә әби дә өзлегеп куймасын тагын, – дип, ике сүз сөйләшергә урын калдырмыйча, авылдашларын ияртеп, хушлашып чыгып китте.
Шәрифә аларны озатып кергәч, кайнар күз яшьләрен тыя алмыйча, “әтием” дип Шәрәфнең күкрәгенә сыенды. Бу күз яшьләрендә ятимлек ачысы да, авыр балачак еллары да, ул татып карамаган ата назы да… Ул бу сүзне 55 ел буе кабатлап йөрде. Гомер көзенә кергәндә балаң күңеленә яз китердең син, кадерле кеше.
Бер кайтмаса бер кайтыр дип, 55 ел буе калдырылып килгән каклаган каздан Шәрифә шулпа куеп җибәрде. Түр тәрәзәләрне ачып куйган иде, зираттагы агачларның шавын тыңлап, бер ачыш ясады. Аларның шавында да бер тантана бар кебек. Бу йорттагы куанычтан әрвахлар да сөенә, күрәсең.
– Хәтирәм, бүген ялыктың инде. Рәис дөрес әйтә, өзлегеп китә күрмәсен дип, бераз ял итеп ал, – дип карчыгын күтәреп, йомшак урынга салды, өстенә япты.
Үзе шулпа әзер булганчы каралты-кураны барлап керергә булды. Кайтып кергән сәгатеннән бирле үзенең түбә астына гына кертеп калдырып, бер кич тә куна алмаган йортына аяк басарга кыенсынып утыра иде. Менә аулакта, хисләрен кеше күзеннән яшереп, бер генә мизгелгә булса да уйларында яшьлеккә кайтып килү нияте белән баскычка аяк басты. Ишек өстендәге үзе кагып киткән дагага күзе төште. Алар Хәтирә белән бергә даганы көлешә-көлешә, бергә яшәп, бергә үләргә язсын дип теләкләр тели-тели каккан иде. Бергә яшәү аларга насыйп булмады, фани дөньядан бакыйга күчүләре генә ничек булыр менә. Өй эченә күз йөртеп чыкканнан соң, шуңа төшенде карт: чынлап та, 55 ел буе көткәннәр аны. Әнә эш кораллары, аның әйберләре стеналарга тәртипләп эленгән. Ул бусаганы атлап, өй эченә үтте. Стенадагы агач рамга зурайтылып куелган яшь Шәрәф рәсеме каршысына туктады. Рәсемдәге Шәрәф аңа карап баш кагып елмайган кебек булып китте. Ул, аякларының хәле китеп, үзе ясаган урындыкка утырды, белгәннәрен укып, дога кылды. Аннан рәсемгә карап:
– Син миңа караганда бәхетлерәк булып чыктың, күз алдыңнан багалмамның, балаларымның тормышы үтте. Ә мин боларның берсен дә күрә алмадым.
Мич арасыннан чикерткә тавыш бирде.
– Кире чык, кире чык, имеш. Чыгам, билгеле. Үткәннәр белән яшәү җиңел дип беләсеңме?
Шәрәф, истәлекләргә бирелеп шактый утырды. Өйнең һәр почмагы үзәкләрне өзәр дәрәҗәдә якын. Бу эшләрне башкарган еллары гомеренең нинди бәхетле мизгелләре булган икән бит. Бергә үткән бәхетле гомерне искә алып аның күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Их, аның яшәлмәгән, инде кайтарып та булмый торган нинди еллары калды бит.
Шәрәф авыр гына кузгалып ишегалдына чыкты. Капкадан кереп килүче ир-атның, чын хуҗаларча атлавыннан, кияве Таһир икәнлегенә төшенеп алды. Ул Шәрәф белән ике кулын биреп күреште.
– Исән-сау гына кайтып җиттеңме, бабай. Контор янына кайтып туктау белән сөенче алдылар. Әбинең сине искә алмаган көне булдымы икән, хәтерләмим.
– Менә, кияү, әле генә йортыбыздан чыктым. Әбиең минем истәлекләрне мәңгеләштереп өй эчен чын музейга әйләндергән. Әй кияү, еллар тыныч кына булсын да, һәркемгә үз баласын үзенә үстерергә язсын. Безнең язмышлар алдагы көннәрдә гыйбрәт итеп сөйләргә генә калсын.
Киявенең:
– Әйдә, бабай, өйгә узыйк. Бүген талчыккансыңдыр инде, – дип якын итеп дәшүеннән аның кабат күзләреннән шатлык яшьләре бәреп чыкты.
– Рәхмәт, кияү, болай җылы каршы алуың өчен. Алдагы көннәрегез тигезлектә үтсен, – дип теләкләр тели-тели кияве белән өйгә узды.
– Менә Аллаһы боерса, зурлап Коръән ашы уздырырбыз. Абый, апалар кайтуга әби-бабайның алтын туйларын үткәрергә әзерлек башларга кирәк булыр, – дип тезеп китте Таһир. Шәрәфнең тагын күңеле тулды. Ай бу гомер дигәннәре, бергә яшәсәләр, алтын туйларын 10 ел элек үткәргән булырлар иде инде. Кияве аның уйларын укыгандай:
– Соң булса да уң булсын, дип алтын туегызны шаулатып үткәрербез. Яшибез әле бабай, үткән көннәр өчен дә яшибез, – дип, бабасының күңелен кү
Комментарии