Чишмә

Чишмә

Суы тәмле ак чишмәнең. Тау астыннан тибеп чыккан да, челтер-челтер килеп, үзенә генә хас моңлы көй көйләп, ага да ага. Ул җир астыннан, ташлар арасыннан, ерак юллар уза-уза, җир өстенә чыгарга ашкынып, күпме кыенлыклар кичереп, тирәндә яткан каты токымнарны урап, үз юлын ярып килеп чыккан иде. Әйе, җиңел булмады аңа иреккә чыгулары… башка юлдан китмичә, бары үз улагыннан көмештәй суын кояш нурларында чайкый-чайкый агызыр өчен күпме каршылыклар аша үтте ул. Тәмле шифалы суын һәр теләгән кешеләргә, киек кошларга, эчәсе килеп сусаган җанварларга эчерер өчен ашкынуы иде аның. Хәтта тирә-ягында үсеп киткән таллар, кипарислар кебек тезелеп, тамырлары аша шифалы судан тукланып, чишмәгә сихри матурлык өстәделәр сыман. Һәр иртәдә су эчәргә килгән сайрар кошлар, сандугачлар, сыгылмалы тал чыбыгына кунып, тирбәлә-тирбәлә җәй буе җыр суздылар. Көз җиткәч исә, туган җирләрен калдырып җылы якларга очканда, чишмә белән саубуллашып, туйганчы суын эчеп, канатларын шифа тулы мөлдерәмә суында чылатып, ерак юлга шуннан киттеләр…

Чишмә һаман үзенең җырын көйли-көйли акты да акты. Челтер-челтер, чер-черр, чер-черр…

***

Тик… табигатьне дә замана җилләре читләтеп үтми икән. Чишмәгә дә шундый язмыш кагылды. Бер дә көтмәгәндә тау өстендәге болынга зур-зур техникалар китерделәр һәм төзелеш эшләре башланды. «Бу урыннан юл үтәчәк» дип белдерделәр. Бу хәбәрне ишетеп авыл картлары, аксакаллар җыелды. «Чишмәне ябу Аллаһыбыз каршында зур гөнаһ» дип кисәттеләр. Юлны башка җирдән төзү турында сүз алып бардылар. Ләкин бу якларның хуҗасы булган, үзен зур түрә итеп хис иткән кешенең сүзе бер булды. «Юл шуннан узачак», – диде ул.

Сылу таллар, ак каеннар кайсылары киселеп, кайсылары авыр машиналарның тәгәрмәчләре астында калып, тиз арада юкка чыктылар. Кара җир катламын казып алып, аның урынына читтән кайтарылган таш тутырып, бик пөхтәләп, төзелеш машиналары белән катлам-катлам итеп юл таптатып та куелды. Җырлый-җырлый аккан чишмә дә таш астында калды.

Чишмә сулары кабат җир асты кабырчыгына яшеренделәр. Бер уйлаганда тын гына ятасы да ятасы, бернигә дә игътибар итмичә шунда гына яшисе иде дә бит… Юк шул, Иреккә чыгып, җир өстенә, бар тереклеккә шифа биреп, һәр юлаучыга татлы суын эчертеп, һәр таңда килгән җырчы кошлар белән челтер-челтер серләшеп агасы килә иде аның. Өстендә олы тау токымы яткан җир куенында зур көрәш башланды – җиңел булмавын белсә дә, чишмә зур эшкә кереште. Ул җиңәчәгенә ышана иде…

***

Юл төзелеп бетте. Матур итеп, тасмалар кисеп, ачу тантанасын билгеләп үттеләр. Бу эшләрне башкарып чыккан башлыкка зур мактаулар яуды, олы бүләкләр тапшырылды. Шома юлдан йөрүчеләр шат иде, билгеле. Тик чишмәне сагынучылар да аз булмады.

…Үз гомерендә бер генә тапкыр да хастаханәдә булырга туры килмәде аңа, тик бүген ул шунда барырга уйлады. Күзләр табибына. Менә ничә айдан бирле күзләре авырта башлады аның. Ерактан да, якыннан да күрүе авырлашты. Табиб озаклап, кабат-кабат караса да, авыруның кайдан килеп чыгуын төгәл генә әйтеп бирә алмады. Бары ниндидер дарулар язып, күзләргә салып дәвалау курсы турында аңлатты, яңадан килеп күренү кирәклеген әйтте.

Кабат күренергә килгәч, операция ясарга кирәк, диделәр. Табибларның барлык күрсәтмәләрен дә алар кушканча үтәргә тырышты, операциясен дә вакытында ясатты. Хастаханәләр бусагасын еш таптады ул. Ләкин дәваланулар да, бер-бер артлы ясалган операцияләр дә көткән нәтиҗәне бирмәделәр. Күзләре бөтенләй күрмәс булып, сукырайды. Аптырашта калган якын туганнары күрәзәчегә барып карарга киңәш иттеләр… Күпне күргән олы яшьтәге күрәзәче җавабын озак көттермәде. Кыска, ләкин аңлаешлы итеп, әйтеп бирде: «Син изге чишмәне агуыннан туктаткансың, шуның җәзасын кичерәсең» – диде…

***

Җир асты сулары, җыелышып, бергә берләшеп, өскә чыгу юлларын эзләделәр. Бер ярган юлыңнан аерылып, яңа эздән китүе бер дә җиңел түгел шул. Тик язмыш җилләре ул табигатьтә дә, кешеләрдә дә бер үк төсле икән. Уйласаң, аларны бит кеше куллары җәберсетә, түбәнсетә, ләбаса. Кешеләр ачы язмыш дип кабул итә, көмеш төсле диңгез суы кебек тозлы күз яшьләрен түгеп, кайсылары кешегә күрсәтми генә, кайберләре киресенчә, кычкырып елап, йөрәк әрнүләрен басарга тырышалар. Ә табигать? Еламый дисезме? Ялгышасыз… Табигать тә елый, әле ничек кенә елый… Язлар саен туган якларына кайткан кошлар чишмә урынына киләләр дә кунып сайраган талларын, каеннарын эзләп таба алмагач, моңсу гына кыйгылдашып, китеп баралар… Табигатьнең сулкылдап елавы түгелмени бу…

Вакытлар үтү белән җир асты сулары яңадан бәреп чыктылар. Ташлар астында калган чишмә бар көчен туплап, күзләрне чагылдырган кояшлы җәйге иртәдә тәүге тапкыр җирнең гүзәл табигатен тулыландырып, беренче адымын ясаган яшь баладай агып китте. Чуерташларны юа-юа, челтер-челтер килеп инешкә таба юл алды…

Беренчеләрдән булып көмеш сулы чишмәдән киек кошлар, кыргый җәнлекләр туйганчы су эчтеләр, һәм, бер-берсенә саф сулы чишмә турында хәбәр иттеләр. Олы юлдан читтәрәк булган чәчәкле болын аша сукмак бик тиз арада салынды. Шул якка күрсәтеп, юл кырыена уклы такта да бастырып куелды. Узгынчы мосафирлар биредән үткәндә шифалы суны авыз итмичә китмәделәр. Чишмә турындагы хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Утырып ял итеп алу өчен өстәл белән эскәмия дә ясап куйдылар, суга килүчеләр бер дә өзелеп тормады.

Көннәрдән бер көнне чишмә янына төрле җиһазлар, төзелеш материаллары салынган машиналар һәм осталар килеп төште. Тиз арада эш башлап, санаулы вакыт эчендә чишмә янында әкияти корылма төзеп куелды. Бишпочмаклы күшәк өстән караганда йолдыз формасын кабатлап искитмәле матурлык биреп тора. Почмакның һәр ягында дугалап эшләнгән ишек уелмалары ясалды. Корылманың өстендә кыйбла ягына каратып алтын белән капланган мәчет манараларындагы кебек ярымайлы шпиль дә барлыкка килде. Су ага торган торбасы да көмеш төсле ялтырап торган тутыкмас тимердән эшләнгән. Корылманың тирә-ягын ташлар белән түшәп чыкканнар. Инешкә агып төшә торган улакның ике ягына да өчәр рәт агачлар утыртылган. Таллар белән каеннар янына туя агачлары да утыртылып, соклангыч бер манзара хасил булган. Чишмә тирәсен уратып алган тимер койма өстендә бу гүзәл корылманың паспорты бар. Анда алтын хәрефләр белән «Шифа чишмәсе» дип язып, шул корылманы эшләткән кешенең исем, фамилиясе һәм кара күзлекле берәүнең фоторәсеме эленгән. Бу рәсемдә исә ул иде…

Азат ВАХИТОВ,

Чүпрәле районы

Комментарии