Йолдыз

Илгиз умарталыктан кайтып китәргә җыенып йөргәндә, хуҗалык җитәкчесенең шоферы килде.

– Хуҗа китми торырга кушты, кунаклар белән хәзер монда киләчәкләр, – диде ул.

Бирегә хуҗа бервакытта да теләсә кемне ияртеп килми, димәк, “зур кунаклар”. Илгиз әнә шулай уйлап, эшкә кереште. Иң элек умарталыктагы кунак йортын тәртипкә китерде. Аннан соң самавыр куеп җибәрде. Өстәл өстендә нидер җитмәгән кебек тоелгач, урман чәчәкләре җыеп, вазага утыртты. Бүлмәгә хуш ис таралды. Шашлык пешерә торган урыннарны да бер кат күздән кичерде. Барысының да тәртиптә икәнлегенә инангач, умарталары янына кереп китте.

…Озак та үтмәде, тавышы ишетелде. Бераз урнашсыннар әле, кирәк булсам, чакырып алырлар, дип уйлады Илгиз. Эшен тәмамлап чыкканда учак янында хуҗа белән ике чит ир тимер таякларга ит тезеп маташа иде.

Илгиз алар белән кул биреп күрешеп чыкты. Ул арада хуҗа аны мактап алды.

– Умарталык өчен борчылган юк, барысын да үзе тәртипләп алып бара, ышанычлы егет. Аннан Илгизгә таба борылып:

– Боларын үзебез кыздырабыз, син чәй әзерлә, – диде.

…Ул складтан яңа бал алып килгәндә, кунаклар чәй өстәле артына утырышкан иде. Илгиз алар арасында бер булуын шәйләп алды. Хуҗа кунакларга чәй ясый, кәефләрен күтәрү өчен кызык хәлләр сөйли. Тегеләре көлешә. Сүз арасында үзләре дә кушылып китәләр. Шулвакыт чәй өстәле өстендә бер умарта корты безелди башлады. Илгиз аны куарга маташты, тик кечкенә җан иясе тыңларга теләмәде. Шулвакыт кунак хатын кортка сугам гына дигәндә, Илгиз үзе дә сизмәстән, аның ап-ак кулларыннан тотып алды.

– Кирәкми, үтермәгез, ул бары тик шаяра гына, – дип елмаеп, хатынның йөзенә күтәрелде, һәм… туктап калды. Аларның бер-берсенә карашып, текәлеп калуын башкалар да сизде. Илгиз учындагы йомгак кебек йомшак кулны ычкындырды да китеп барды.

Ул шау чәчәккә күмелгән шомырт төбенә барып ятты. Бу хатын Йолдыз иде. Аның күңелендә беренче мәхәббәт очкынын 16 яшендә кабызган кеше. Йолдыз белән бәйле вакыйгалар хәтердә яңарды.

…Тугызынчы класста укыганда, алар күрше авыл мәктәбенә спорт ярышына барды. Илгиз спортның бер төреннән дә төшеп калганнардан түгел иде. Йөгерү, биеклеккә сикерү, волейбол, футбол уйнауда аңа иптәшләре арасында тиңнәр булмады. Күрше авыл мәктәбендә дә һәр төр ярышта аның һәм Йолдыз Хәсәнова дигән кызның фамилиясе еш яңгырады. Ярышлар тәмамланганнан соң, елга буенда учак яктылар. Илгизнең күңелендә шул кызны күрү теләге уянды. Ул малайлардан Йолдызны күрсәтүләрен сорады.

– Әнә, Рәмис мотоциклы өстенә утырган кызыл спорт костюмыннан, – дип күрсәттеләр аны.

Илгиз якынлашам гына дигәндә, Рәмис мотоциклын кабызып, артына Йолдызны утыртып, китеп тә барды. Шул минуттан башлап Илгиз күңелендә моңа кадәр бервакытта да кичерелмәгән бер тойгы уянды. Аның күңеленә Йолдыз исеме кереп урнашты. Ул бит әле аның йөзен дә ачык итеп күрмәде. Нигә гел аны уйлый соң ул? Бер атнадан укулар тәмамланды, җәйге каникул башланды. Кичкә таба классташы Рәмис:

– Әйдә, күрше авылга барабыз, анда бүген кичке Сабантуй, – диде.

– Барам, иң элек бер сорауга җавап бир әле, син Йолдыз белән ничек таныш?

– Теге көнне волейбол уйнаганда аягын авырттырды бит ул. Миннән кайтарып куюымны сорады. Менә шуннан дуслашып киттек, – диде Рәмис авызын ерып.

– Белеп тор, ул кыз минеке булачак. Әгәр шуны үземә каратмасам, исемем Илгиз булмасын, – дигән иде ул Рәмискә.

…Илгиз килгәндә мәйдан бәйрәм төсен алырга өлгергән иде инде. Ул күзләре белән Йолдызны эзләде. Ниһаять, тапты. Әнә, аның каршына Рәмис килеп баскан. Ул да мотоциклын шул якка таба борды. Кызның каршына ук шып итеп барып туктады. Рәмис сискәнеп китте.

– Йолдыз, сәлам. Ничек хәлләр? – диде ул кыю гына. Кыз да аптырап калмады.

– Сәлам, – дип, күрешергә үзе кулын сузды. Ул арада аларны малайлар, кызлар әйләндереп алды. Илгиз кызның кулын үзенә таба тартып:

– Әйдә, бер йөреп киләбез, утыр, – диде.

Кыз бер каршылыксыз аның мотоциклына менеп утырды да выжлап китеп тә бардылар. Шул көннән башлап алар гел бергә, дус булып йөрергә сүз куешты. Йолдыз белән очраша башлагач, ул үзенә канатлар үскән кебек хис итте. Аның белән һәр очрашудан үзенә нинди дә булса бер яңалык алды. Кыз күп укый, күп белә. Ә Илгиз уку белән бервакытта да артык мавыкмады. Аның бөтен хыялы шофер булу иде. Уку елы тәмамланыр алдыннан Йолдыз турындагы уйлары бутала башлады аның. Кыз мәктәпне тәмамлауга югары уку йортына китәчәк. Ә Илгиз… җаны белән авыл кешесе. Әти-әнисенең бердәнбер баласы. Киләчәге булмаган мәхәббәткә ышанып, үз-үземне алдап яшәүдән ни мәгънә дип уйлады һәм кызга барысын да әйтергә кирәк дигән фикергә килде.

…Ул көнне дә Йолдыз аны Сабантуйда көтеп алды. Алар әкрен генә якындагы каенлыкка атлады. Кызның кәефе искиткеч яхшы иде. Йолдыз һич көтмәгәндә:

– Университетка “ачык ишекләр” көненә бардым. Минем укырга керүемне телә яме, Илгиз, – дип әйтеп куйды.

Егет аны шулвакыт кочагына алды да:

– Йолдыз, сизәсеңме, без синең белән бер-беребезгә тиң түгел. Син укырсың, зур кеше булырсың. Ә мин авылдан беркая да китәргә җыенмыйм. Әйдә, бу безнең соңгы очрашу булсын, – диде. Йолдыз, дөрес ишетәмме дигәндәй, аның күзләренә карады һәм егетнең кочагына тагын да ныграк сыенды.

– Син нәрсә сөйлисең, Илгиз? Мин бит сине яратам, – диде дә еламсырый ук башлады.

– Мин дә сине яратам, Йолдыз. Тик безгә барыбер аерылырга туры киләчәк. Мин шулай телим, – диде.

Ә үзенең һич көтмәгәндә бәреп чыккан яшь бөртеге Йолдызның нәкъ ирененә тамды. Кызның да алсу битләре буйлап энҗедәй бөртекләр тәгәрәште. Илгиз кызның юеш битләрен үпте, иреннәрен эзләп тапты. Бу аларның соңгы тапкыр татлы үбешүе булды.

Шулай итеп, аларның юлы аерылды. Әмма Илгиз беренче мәхәббәтен йөрәгеннән генә чыгарып ташлый алмады. Тик шулай да язмышына буйсынды, башкага өйләнде. Күңеленә бик авыр булган чакларында Йолдыз бүләк иткән шигырьләр блокнотын кулына алды. Һәм … күңеле булганчы мәхәббәт, язмыш, тормыш, кешеләр турында язылган шигырьләр укып юанды. Дөресен генә әйткәндә, соңгы елларда тормыш мәшәкатьләре белән Йолдыз турында сирәк уйлый башлаган иде. Ә менә бүген үзен күргәч, күңелдәге хисләр кабат яңарды. Әйтерсең лә барысы да кичә генә булган.

…Шулвакыт үзенә таба кемнеңдер якынлашканын сизде. Тик татлы уйларыннан арынып башын күтәрәсе килмәде, күзләрен йомган килеш ята бирде. Битенә йомшак бармаклар кагылды. Илгиз күзләрен ачты.

– Йолдыз, син…- диде ул.

– Әйе, мин. Көтмәгән идеңме?

Үзе ап-ак тигез тешләрен җемелдәтеп елмая.

– Безнең авылга нинди җилләр ташлады? – диде Илгиз, сүзне кайдан башларга белмичә.

– Укырсың, зур кеше булырсың дидең бит. Менә, булдым. Район түрәләре кунакка чакырды, килдем.

– Син миңа үпкәләмисеңдер бит, – дип сорамый түзә алмады Илгиз.

– Үпкәлим. Чөнки син минем күңелемдә бөреләнгән тәүге иң матур хисләремне үтердең. Әйтерсең лә тамырыннан йолкып аттың. Мин бүтән кешене яратырга курыктым. Колагымда гомерем буе без тиң түгел, дигән сүзең чыңласа да, ялгышыңны иртәме-соңмы аңларсың һәм ишегемне кагарсың дип көттем…

Ул тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, тукталып калды. Илгизгә хушлашырга дип кулын сузды. Аның каршында ул яраткан ак бантлы озын чәчле Йолдыз урынына хәзер 40 яшьлек җитди хатын-кыз басып тора. Кайчандыр нур чәчеп торган йөзе кырыс, кыяфәте горур. Илгизнең аны кочагына кысып: “Син минем мәңгелек якты йолдызым”, – дип иркәлисе-назлыйсы, матур сүзләр әйтәсе килде, әмма кыюлыгы җитмәде. Кулларын тоткан килеш:

– Кичер мине, зинһар, – диде ул.

Алар килгәндә кунаклар китәргә әзерләнгән иде.

– Йолдыз Исхаковна, китәбезме? – диде арадагы иң өлкәне.

– Китәбез, – диде Йолдыз коры гына. Иң элек аның машинасын уздырып җибәрделәр. Кунакларны озаткач, хуҗа Илгизне чакырып алды.

– Синең яннан Йолдыз Исхаковнаның кәефе кырылып килгән кебек тоелды. Нәрсә турында сөйләштегез. Юк-барны лыгырдамадыңмы? – дип сорады ул тәмам куркуга төшеп.

– Борчылмагыз, мин түгел, Йолдыз үзе сөйләде, – дип җавап кайтарды Илгиз.

– Син беләсеңме соң, ул бит безгә иң кирәкле заводның директоры, – дип тезеп китте хуҗа, бөтенесен дә аңлатырга теләгәндәй. Ул аңа тагын нәрсәләрдер әйтте, тик Илгиз калганнарын ишетерлек дәрәҗәдә түгел иде. Йолдыз белән очрашу аның бөтен җанын-тәнен урыныннан кузгатты. Илгиз кабат шомырт агачы төбенә барып ятты, аңа әле буталган уй йомгагын тәртипкә китерергә кирәк иде…

Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА.

Комментарии