Җан тартмаган туганнар

Рәшидә карчык, стеналары алсу төскә буялган, киң, озын хастаханә коридорындагы яшел эскәмиядә ялгызы утырып, инде бишенче көн кеше күзәтә. Күңелендә туплап барган хастаханә кешеләре исемлегендә әллә кемнәр бар. Һаман баш авыртуыннан зарланып, башкаларның башын авырттырып бетергән Гали бабай да, көн-төн кунак-кунак уйнап ятучы әби дә, авырттырып укол кадаучы Роза да, идәнне чиста юмаучы Валя карчык та, итагатьле булып кыланучы укытучы Наилә дә… Бу исемлектә бары тик бер генә кеше юк. Рәшидә карчык үзен әлеге исемлеккә кертүне хурлык дип саный. Ничек инде аның кебек акыллы, бай, бәхетле хатын-кыз хастаханәнең «черный списогында» була ала. Тагын шунысы да бар: бәхетсезләр исемлеге бит бу. Ә Рәшидә карчык үзен бик бәхетле кеше дип хис итә…
– Зәйнуллина кайсы палатада ята икән, әйтә алмассызмы? – озын буйлы, кап-кара пиджәк-чалбар кигән, көр тавышлы ир-ат дежур шәфкать туташына эндәште.
– Наилә… Зәйнуллина Наилә апа, – диде, күптән түгел генә район үзәгеннән шәһәргә күчеп, эшкә урнашкан Роза, теге ир-атка күтәрелеп тә карамыйча, үз-үзенә сөйләнгән кебек. – Ул бишенче палатада. Әйе, бишенчедә.
Әллә нинди шушы Роза: ни сөйләшә, ни эшли белми. Авылда туып-үскәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Ни йөзе, ни сүзе рәтле түгел. Шул авылында гына ятарга ярамаганмы икән инде? Шәһәргә килеп культурный булмакчы буладыр инде. Кая инде аңа культура?! Укол да кадый белми, ачуланып, авырттырып кадый кебек. Эх, күрмәгәнен күрсәтәсе иде үзенә! Белер иде ачык йөзне ничек күрсәтергә… – Рәшидә карчык Роза утырган якка борылып, бармагы белән янап куйды. – Ачык йөз, елмаю түгел, аның бит кешеләргә бер тапкыр да күз очы белән генә булса да күтәрелеп караганы юк. Күзләрен гел идәнгә текәп йөри, алтын эзли диярсең. Әй, барчасы да шундый инде аларның. Кеше булдым дип, мин-минлекләнеп йөриләр.
– Әби янына мин беренче керәм!
– Юк, мин. Мин беренче керәм.
– Мин әбигә дип җыр да өйрәндем, ә син – юк. Мин керәм, мин, – әниләренең кулыннан ычкынып, ике бала чыр-чу килеп, узыша-узыша сигезенче палатага кереп бара.
Рәшидә карчык борыннары кипмәгән малайларны каш астыннан гына күзәтеп утырганнан соң, үзалдына сөйләнүен дәвам итте:
– Бигрәк почетный дәү әни ята, ахры, бу сигезенче палатада. Көн-төн кунак килә: баласы да, бабасы да, бала-чагасы да. Бу хәтле тавышка ничекләр түзә икән, мескенкәем. Түземлек кенә бирсен Ходаем үзенә. Өйдәге бала-чага тавышыннан туеп, шушы бүлнискә ял итәргә кереп яткан гына булгандыр да инде, котыла гына алмаган тегеләрдән. Ул балалар шундый бит, бер минут тынычлыкта калдыра белми. Йә ашыйсы килә аның, йә яңа җыр өйрәндем, җырлыйм дип аптырата. Балаларга тынычлыкның нәрсә икәнен, алардан ял итәсе килгәнлекне аңлатып та булмый бит. Теге көнне палатада бергә ятучы Рифәнең балалары килгән иде. Ай-яй, тәрбиясезләр дә инде. Йоклап алырмын дигән идем. Кая инде анда йокы! «Әни, сагындым! Әни, терел! Әни, тизрәк өйгә кайт!» – дип яхшы бала булып кыланган булалар. Өйдә үзләре ашарга пешереп, көн саен өй-бүлнис юлын таптап туйганга сөйләнәләр, үзләрен генә кайгырталар. Балалары сөйлисен сөйләп, өйгә кайтып киткәч, Рифә йокларга ук ята. Арыйдыр шул, мескен. Ул хәтле чыж-чыж сөйләп торуга соң. Менә бит, аңламый ул балалар: бүлниснең тынычлык, ял йорты икәнен.
– Каюмова Рәшидә, процедурныйга! Уколга!
– Абау! Тагын шушы Розаның чиелдавык тавышы. Кая барып бәрелергә белми чабып йөргән тычканны тотып, каты итеп кысканнар диярсең. Шундый була аламы икән ни ул тавыш?!
Рәшидә карчык Розаны беренче көннән үк яратмады. Әллә ничек, күңеле тартмый шуңа. Әгәр Рәшидә карчык кемнедер өнәп бетерми икән, димәк, ул аның һәр эшеннән гаеп таба, һәрьяклап аны битәрли.
– Каюмова! Уколга! – дип кабатлады Роза усал тавыш белән.
– Уколга, уколга. Башкача дәвалап булмыймы икән?! Көнгә өч тапкыр кадыйлар бит ул уколны. Дару һәм укол гына, ахрысы, бу бүлнистә дәвалау ысулы. Тагын бер дүрт көн түзәрмен дә, качармын тизрәк, – карчык инде яратмаган Розага гына түгел, барлык хастаханә хезмәткәрләренә дә гаеп ташлап алды.
– Каюмова дим! Тизрәк! – Рәшидәне уйлануларыннан тагын шул чәчпинең тавышы бүлдерде. – Әллә берүзегез генә дип беләсезме?! Сез – утыз, ә мин берәү генә. Зинһар, тизрәк. Тизрәк!
– Чистый ашыктың инде. Мин – авыру кеше, үз җаем белән йөрим. Эшегез шул: дәшегез, көтегез. Сезнең өчен мин эшли алмыйм бит инде!
Роза карчыкка каршы дәшмәде. Бары тик һаман идәнгә кенә карап йөргән күзләре белән Рәшидәгә ачулы карашын атты. Карчык аның карашын күрмәде, тик сизде булса кирәк, йодрык күрсәтеп янап алды.
Процедурный кабинеты коридорның теге башында ук, иң чаттагы бүлмәдә урнашкан. Бүлмә зур, чиста, якты. Стеналары коридордагы кебек алсу төскә буялган. Ә зур тәрәзәгә яшел пәрдә элгәннәр.
Рәшидә карчыкның процедурный бүлмәсенә беренче тапкыр гына керүе булмаса да, бу юлы ул, юри Розаның ачуын китерер өчен, ашыкмыйча гына, бүлмәне җентекләп тикшерергә кереште:
– Зәвыксыз! Бу бүлмәне кем шундый хәлгә җиткергән икән?! Ичмасам, берәр картина булса да элеп куймаганнар. Матуррак булган булыр иде.
Бу юлы Роза уколны үтә дә авырттырып кадаган кебек тоелды карчыкка. Рәшидәнең әкрен кыймылдаганына үч алуы булгандыр дип уйлап, ул чәчпине әрләп алырга булды:
– Кулың каты синең. Кешегә укол кадар өчен түгел, ташка кадак кагар өчен генә ярый синең кулларың!
Роза карчыкның сүзләренә җавап кайтармаса да, күңеленә бик якын алды ул аларны. Шакмак рәсеме төшкән мәрмәр идәнгә текәлгән күз карашын кинәт кенә зур тәрәзә аша күренеп торган ике каенга юнәлдерде. Рәшидә карчык, төрттерү сүзен бик көтсә дә, усал Розаның дәшмәячәген аңлагач, үзалдына сөйләнеп, процедурныйдан чыгып китте.
Хастаханә ишегалды бакчасында берсеннән-берсе матур чәчәкләр үсә. Көз башы булса да, алар әле бирешми. Дөрес, кайберләре инде башларын иеп, моңаеп калган. Ә менә кашкарыйлар төп-төз. Соңарып кына чәчәк ата шул алар. Җәйнең җылылыгына да, кояшның иркәләвенә дә кызыкмыйлармы икән?! Бакчада чәчәкләр күп булса да, агачлар икәү генә. Җәйге эсседә бары тик ике каен ышыгында гына кояш нурыннан качып, ял итеп утырырга була.
Роза каеннарны һәрчак парлап, бер-берсенә иптәш булып үсәргә тиеш дип саный иде. Авылда бакчаларында да ике каен янәшә үсә бит аларның, күрше Рокыя апаларының бакчасында да каеннар янәшә үскән. Ә хастаханә ишегалдындагы каеннар бер-берсеннән шактый ерак үсә.
Хастаханә бакчасында үсүче каеннарның үз тарихы бар. Аны барлык хезмәткәрләр дә белә. Бары тик Роза, күптән түгел генә эшкә урнашканга, каеннар тарихы белән кызыксынып өлгерә алмаган иде.
50 ел чамасы элек әлеге хастаханәгә егерме-егерме бер яшь тирәсендәге Зилә исемле кызны алып киләләр. Үпкәсенә салкын тигән була кызның. Табиблар хәлдән килгән барысын да эшләрбез дип, кызны дәваларга керешәләр. Зилә үзе бик тә сөйкемле, матур кыз, җырларга ярата. Хастаханә бакчасына чыга да, үзе уйлап, җыр җырлый башлый. Моңлы, матур җырлый Зилә. Тик барлык җырлары да моңсу, ямансу була. Нәкъ менә шундый моңсу җырлар килешә дә Зиләгә.
Кыз хастаханәдә өч ай ятса да, аның янына хәлен белергә бер туганы да килми. Табиблар кыздан туганнары турында сораштырып карасалар да, бер җавап кына ишетәләр: «Алар бер елга бүтән шәһәргә киттеләр. Авырганымны әйтәсем, аларны борчыйсым килми. Терелгәч барысын да сөйләрмен үзләренә». Зилә, төрле сораштырулардан качар өчен, бүлмәсендә генә утырырга, беркем белән дә сөйләшмәскә була. Кояш кыздырган май ае булгангамы, барлык авырулар терелеп беткәнгәме, хастаханәдә авырулар саны аз була. Зиләнең дә үзенә генә бер палата. Кыз тәрәзәне ачып куеп, кошлар сайравын тыңлый, аларга кушылып моңсу җырын суза-суза, хат язарга утыра.
«Исәнмесез! Сезгә Зилә хат яза. Сез мине бөтенләй дә белмисез. Мин дә сезне белмим. Аптырыйсыздыр. Таныш булмаган кешегә ничек хат язып була инде?! Чарасызлыктан язам. Теләсәгез хатымны укымыйча гына ертып ташлый, мичкә яга аласыз. Бу хатны бары тик табибларны алдау өчен генә язам. Алайса алар миннән гел туганнарым турында сораштыралар. Имеш, бу хат минем әти-әниемә юллана. Зинһар, нәкъ менә сезгә язганым өчен гафу итегез инде.
Хатымның башын уку белән үк аны ертып ташлавыгызны беләм. Шуңа күрә курыкмыйча күңелемне дә бушата алам. Укылмаячак хатта бит беркемгә дә сөйли алмаган серләреңне, газапларыңны, үпкәләреңне язып була.
Табиблар: «Һаман туганнарың килми, әти-әниең кайда?» – дип сораштыра. Үзәкне өзгеч сораштыру бит бу. Һаман-һаман алдаларга туры килә. Кызгануларын, жәлләүләрен теләмим.
Мин ялгызлык өчен яратылганмын, ахры. Туганнан бирле ялгыз бит мин. Әтием әнине миңа сигез ай булганда ташлап чыгып киткән. «Бала мәшәкатенә түзә алмады. Ирсез калуыма син генә гаепле, хәшәрәт!» Әнинең иң яраткан мине назлау сүзләре иде бу. Әни мине яратмаса, бар нәрсәдә мине гаепләсә дә, мин аңа ачуланмый идем. Аның тормышы җиңел булмаган. Ун яшендә әти-әнисез калып, балалар йортында тәрбияләнгән ул. Туган җире, туган авылыннан бик еракта, читтә үскән. Әтине очраткач кына бәхет әнигә ишекләрен ача. Озакка гына түгел. Мин туып, бәхет ишеген янәдән ябып куям. Әни мине әрләсә, кайчак миңа кул күтәрсә дә, өйдән куып чыгармады. Кибеттә идән юа иде әни. Ул «авырганда» (салмыш чагын үзе шулай дия иде), эшкә мин, ун яшьлек кызчык, бара идем. Шулай итеп, әни мине бик яшьли эш сөяргә өйрәтте. Мәктәпкә дә юньләп йөрмәдем, гаиләбезне ашатырга, әнигә «дару» алырга акча кирәк иде. Берничә җирдә идән юып, кышларын кар көрәп, гаилә корабын өстерәдем. Миңа унсигез яшь тулган көнне әни «авыруыннан» терелә алмады. Кыен, ямансу булырга тиеш булгандыр ул чакта миңа. Тик мин кайгырмадым да, еламадым да. Җиңел сулап куйдым. Әнинең «хәшәрәт, син генә гаепле» дигән ягымлы сүзен башка ишетмәвем белән бәхетле идем мин. Иң газиз кеше – әнинең иң якын назлау сүзен бала һәрчак, хәтта үсеп җиткәч тә, күңелендә йөртә, кадерләп саклый торган буладыр. Мин дә әнинең «назлы сүзен» тора-бара үз-үземә әйтә башладым. Әгәр мин булмаган булсам, «хәшәрәт, син генә гаепле» дигән назлы сүзләрне берәү дә ишетмәс иде, дип уйланам.
Хатым, укылмаячак хатым, рәхмәт сиңа мине сүзсез генә тыңлаганыңа. Инде ничә еллар авыр уйларымны үз-үземдә бикләп ардым. Җырлап кайчак бушанам. Тик моңсу җырларым хастаханәдә ятучыларны ялыктырадыр. Әзрәк җырларга тырышам. Хастаханә ишегалдына бер каен утырттым. Кечкенә булса да, серләремне аңа сөйлим. Аңлыйдыр сыман ул мине. Ул да бит ялгыз. Шәһәрне яшелләндерәләр, агачлар утырталар. Ә бу каен, машинадан төшеп калганмы, әллә онытып калдырганнармы, ялгызы гына урамда юлда ята иде. Иптәш булыр дип, хастаханә бакчасына утырттым. Монда бит чып-чын бакча кебек. Кошлар сайрый, яшел үлән, чәчәкләр үсә. Тыныч, рәхәт».
Зилә хатны язып бетергәч, яшел күзеннән язгы яңгыр кебек зарыгып көтелгән, көзге яңгыр кебек ачы яшь тамчыларын сөртте. Конверт тышына нинди адрес язарга, хатны кемгә, кая юлларга дип озак кына баш ватты Зилә. Адрес табылмыйча, хат мендәр астында тагын бер көн ятты.
Икенче көнне Зилә янына Вадим Николаевич кергәч, тагын: «Әти-әниеңә хат яз. Борчылып яталардыр», – дип кисәтте. Шулчак кыз түзмәде: «Мин хатны яздым инде. Хәзер конверт тышына адресны язам да, сезгә бирәм. Сез хатны җибәрә алырсыз бит?» – дип, тышлыкка ниндидер адрес сырлый башлады. Табиб, Зилә яныннан чыгып киткәч, конверт тышындагы адресны блокнотына күчереп язды. Кызның әти-әнисен чакыртып алырга туры килмәгәе, дигән уйлар Вадим Николаевичны инде күптән борчый иде.
Бер атнадан, чыннан да, Зиләнең әти-әнисенә телеграмма сугарга туры килә. Вадим Николаевич телеграмма суккач та тынычлана алмый. Ике көн үтсә дә, Зиләнең әти-әнисе хәбәр бирми. Табиб тагын бер тапкыр телеграмма сугарга уйлый. Бу юлы инде ул шул ук адреска кыска гына хат та җибәрә.
Бер атнадан Вадим Николаевичка Зиләнең әти-әнисеннән хат килеп төшә. Хат кыска гына язылган: «Бернинди Зилә Гәрәева дигән кешене белмим. Сез ялгышкансыз, бу адрес буенча аның әти-әнисе яшәми. Ләкин бу кыз безнең адреска бер тапкыр хат язган иде. Башын укыгач ук, сафсата икәнен аңлап, кырыйга алып куйдым. Ташларга онытканмын. Ул хатны сезгә җибәрәм, үзегез Зиләгә тапшырырсыз».
Вадим Николаевич конверттан тагын бер хатны ала. Монысы – Зиләнеке. Илле ике яшен тутырган ир-ат хатны тыныч кына укый алмый. Күзләреннән тәгәрәгән эре-эре яшьләрен дә сөртергә ашыкмый ул. Аның да моңсу, һәрчак ялгыз Зилә кебек шашып-шашып елыйсы килә. Бу яшьләр, явыз уттай Зиләне көйдергән, кызның ачы кайгысын, хәсрәтен бераз булса да басар сыман тоела аңа.
Икенче көнне Вадим Николаевич базардан каен агачы сатып ала. Хастаханә бакчасына, Зилә каены янына утыртырга уйлый ул аны. Хаттагы «мин ялгызлык өчен яратылганмын» дигән сүзләрне искә төшергәч, Вадим Николаевич үз каенын Зилә каеныннан ераккарак утыртырга була.
***
Роза кесә телефоны шалтыравына сискәнеп китте. Алма апасы аның хәлен сорап шалтырата икән. Инде менә өч ай буе ул Розага көненә кимендә ике тапкыр хәл белергә шалтырата. Розаның апасының бу хәтле кайгыртуына кайчак ачуы да килә иде.
Розаның эш вакыты тәмамланып килә. Процедура бүлмәсенә Розаны алмаштырырга тиешле Зоя апа керде.
– Ой, Розочка, – диде ул сузып. – Коридорда Наил Фатыхович белән Каюмова гапләшеп тора иде. Колак очым белән генә карчыкның хезмәткәрләрдән зарлануын ишетеп калдым. Вәт тынгысыз бит. Карт-коры! Ошап булмады инде шул Каюмовага.
– Аңа ошарга тырышмыйм да әле, – Нина апаның сүзләренә коры гына, һәрвакыттагыча үз-үзенә сөйләнгән кебек җавап кайтарды Роза. – Без ошамыйбыз икән аңа. Хм, ә ул үзен безгә ошый дип беләме икән?!
– Белмим-белмим. Үз-үзен бик ярата бит ул Рәшидә ханым. Шулай дип уйлавы да мөмкин, – Нина Васильевна шаркылдап көлеп җибәрде.
– Нина апа, мин кайтыйм инде, яме?
– Бар, бар. Хәере белән булсын, – Нина апа Розаны һәрчак шулай озатып кала иде.
Роза дүртенче каттан төшеп барганда, баскычта аны Наил Фатыхович туктатты:
– Роза Илдаровна, кайтасызмыни инде? Сездән соң кем дежур?
– Әйе, эш вакытым тәмамланды. Алмашка Нина Васильевна килде, тыныч күңел белән кайта алам.
– Тыныч күңел белән? Ә сез беләсезме соң, Роза Илдаровна, миңа бүген сездән зарландылар бит…
– Беләм. Каюмова зарланган.
– Сез моны тыныч күңел белән әйтә аласызмы? – диде Наил Фатыхович, хезмәткәренең җавабыннан канәгать булмыйча.
– Ә нигә дип мин борчылырга тиеш? Каюмова үзе шундый булганга, мин дә үземне аның белән дорфа тотам. Әгәр инде уколны авырттырып кадый дип зарланган булса, берни дә эшли алмыйм. Кулым шундый каты минем.
– Роза Илдаровна, сезнең кулыгыз түгел, йөрәгегез таш булса кирәк, – Наил Фатыхович шәфкать туташына ачуланып, тизрәк үз бүлмәсенә китәргә ашыкты.
«Йөрәгегез таш!» Розаның күз аллары караңгыланып китте. «Дөресен әйтә бит ул Наил Фатыхович. Йөрәгем таш минем. Таш. Таш», – Роза хастаханәдән чыгып китәргә ашыкты. Аның тизрәк кая да булса качасы, үксеп-үксеп елыйсы килде. Хастаханә ишегалдына чыккач, Роза мөлдерәмә тулган күзләре белән болытларга карап уфтанды. Авыр сулап алды. Берничә минуттан гына Роза ишегалдында үзе генә басып торганлыгын (авырулар төшке аштан соңгы татлы йокыга чумган иде) абайлап алды. Ниһаять, ул күз яшьләренә ирек бирә ала.
Хастаханәдә Розаны каты күңелле, хиссез, усал хатын-кыз дип кабул иттеләр. Беренче карашка шулай тоела да. Утыз алты яшендәге Роза – озын буйлы, тулы гәүдәле, буялган кара чәчле, карашы һәрчак җиргә төбәлгән хатын-кыз. Хастаханәдә берәү дә аның күз төсен белми иде. Ә күзләре аның төбе булмаган зәңгәр су кебек иде.
Роза хастаханәнең бакчасына таба атлады. Иртә белән тәрәзәдән күзәткән каеннарны кочып, зарын сөйләп, үксеп елыйсы килде аның. Бакчага керү белән Роза каенга таба китте дә, аны кочып алды. Роза каен төбенә утырып, каенга серләрен, беркем белән дә бүлешә алмаган уйларын сөйләп бирде: «Әй, каен! Сиңа кемнәр генә серләрен сөйләп юанмый икән?! Барын да сыйдырасыңдыр. Минем зарымны да, зинһар, кире какма. Газапларым белән бүлешергә рөхсәт ит. Хастаханәдә мине, таш йөрәкле, диләр. Тик менә йөрәгемнең нидән ташка әйләнгәнен берәүнең дә беләсе, аңлыйсы килми. Марат белән көзге паркта танышкан идек. Шул көннән башлап һәрчак бергә булдык. Танышып, бер ел узгач, зурлап туй уздырдык. Бик бәхетле идем мин. Марат та бәхетле иде. Бар галәм көнләшерлек мәхәббәт утында яндык бит без. Балага узганлыгымны белгәч, ничек шатланганыбызны күз алдына да китереп булмый. Канатлары үсеп чыккан коштай хис иттем үземне. Тик бер мәлдә бәхетем челпәрәмә килде, канатымны кисеп ташладылар. Туарга да өлгермәгән сабыебызның инде гүр иясе булуын кабул итә алмадым. Марат булмаган булса, сабыем янына бакыйлыкка да күчкән булыр идем. Яңадан бары тик алты ел узгач кына балага уза алдым. Шатлану белән курку хисе үзара көрәшеп үзәгемне җиде ай буе телгәләде. Сабыебыз, Алинәбез кечкенә генә, көчсез иде. Кызчыгыбыз безне бары тик өч ел гына шатландыра алды. Үпкәсенә салкын тиде Алинәбезнең. Тормышы өчен ярты елдан артык көрәшсәк тә, без аны саклап кала алмадык. Ике йөрәк җимешеңне югалту нинди генә көчле кеше булсаң да, сындыра икән ул. Сабыйларыбызның каберләре янәшә. Көн дә яннарына барып, сәгатьләр буе елап утыра идем. Алга таба ничек яшәргә икәнен күз алдына да китерә алмадым. Һәрчак көчле, терәк булып торучы Маратымны да кайгыбыз тәмам сулдырды. Елаганда күз яшьләрем сөртеп, юату сүзләре тапса да, үзенең дә еш кына зыярат капкасына терәлеп: «Нарасыйларым, сез анда түгел, минем янымдадыр бит», – дип сыкрануларын күргәнем булды. Вакыт – дәва, диләр. Дөрестер, ахры. Еллар үтү белән кайгыбыз бераз басылды. Онытылмады ул. Онытылмаячак та. Һәрчак йөрәкне ачы тырнап торачак.
Эх, каенкаем! Нигә соң миңа әни булу бәхете язмаган?! Хәзер бер юанычым, куанычым булыр иде бит. Әйе, мин кабаттан балага уза алмадым. Йөрмәгән табиблар, багучылар, дәвалаучы әбиләр калмады – булышмадылар.
Кайгы үзе генә йөрми икән ул.
Тормыш мине әни булу бәхетеннән генә түгел, гаилә бәхетеннән дә мәхрүм итте. Дүрт ай элек Маратым эштән кайтып барганда фаҗигагә очрады. «Күзгә-күз» «җиделе» машинасы белән бәрелешкән. Кая ашыккандыр инде ул машина? Эх, бер мәлдә бар өметемне өзәргә ашыкканмы икән ул?! «Җиделе» машинасында өч кеше булган, ди. Ире белән хатыны үлгән. Малайлары исән калган. Маратым да исән булса иде икән.
Бер ай буе беркем белән дә сөйләшмәдем, бүлмәдә бикләнеп Аллаһыма мине дә үзе янына, якыннарым янына алуын үтендем. Теләкләрем кабул булмады. Бар күз яшемне түгеп бетергәч, еларга да, кычкырырга да, ялварырга да хәлем калмагач, кайгы баскан гомеремне күпме тиешле, шуның кадәр яшәргә булдым. Тик инде күңелемдә дә, йөземдә дә шатлык нуры була алмый иде», – Роза инде тынычлана төште. Каен аңа җиңел суларга булышкан кебек тоелды. Зарларын сөйләп бушанганын гына көткән кебек Розаның телефоны шалтырарга тотынды. Тагын Алма апасы хәл белергә шалтырата. Бу юлы Роза тыныч, хәтта зур теләк белән сөйләште. Сүз арасында апасы фаҗигадә исән калган малай турында хәбәр әйтте. Имеш, туганнары малайдан баш тарткан. Хәзер биш яшьлек баланы балалар йортына урнаштыралар икән. Розаны әлеге яңалык хафага салды. «Үз туганыңнан баш тартып буламы икән ул?» – дип аптырады ул.
Роза уйга калып, янына бер әби килгәнен сизми дә калды. Зоя Вадимовна иде бу әби.
– Исәнме, кызым. Каен белән серләшәсеңме?
– Исәнмесез, – Розаның күзләре әбигә туп-туры караган иде. Әби Розага әйбәт кеше кебек тоелса да, соравына җавап бирергә теләмәде.
– Бу каеннар йөзләгән генә түгел, меңләгән кеше зарын саклый. Менә бу каен – Зилә каены, – әби Розага ике каен тарихын сөйләп бирде.
– Менә бит алар ни өчен ялгыз, парлы түгел икән, – дия алды Роза, яшьле күзен сөртеп.
– Әйе, Зилә дә, әтием Вадим Николаевич та ялгыз булалар шул. Әти белән әни миңа җиде яшь булганда аерылыша. Аларның яшь аралары шактый зур – унбиш ел. Әти һәрчак эштә яшәде. «Аның өчен авырулар гаиләгә караганда мөһимрәк», – дия торган иде әни. Алар аерылышкач, әни белән башка шәһәргә күчеп киттек. Әтигә ачулы идем. Мине яратмыйдыр, оныткандыр, дип уйладым. Үскәч тә аңа булган үпкәм бетмәде, артты гына. Алдан аралашып торсам, үскәч аңа үч итәргә, аралашмаска булдым. Үземнең балаларым була торып та, әтине кызганмадым, аңларга тырышмадым. Әтинең үлүе турындагы хәбәрне ишеткәч кенә үземнең ничек ялгышуымны аңладым. Тик соң иде. Үземне күпме генә гаепләсәм, әрләсәм дә, әтине кире кайтарып булмый иде. Аның каберенә ятып озак гафу сорадым мин. Аннан соң шушы шәһәргә күченеп кайттым. Әтигә якынрак буласым килде. Һәркөн шушы хастаханә бакчасына килеп шушы ялгыз каеннарның хәлен белеп, зарларым сөйләп, шатлыгым белән уртаклашам.
– Әтиегез белән бер дә сөйләшмичә ничек яши алдыгыз соң сез?
– Беләсеңме, кызым, әти миңа үләр алдыннан хат язган булган. Шул хатта менә мондый юллар бар, – Зоя Вадимовна пәлтә кесәсеннән саргаеп, таушалып беткән дәфтәр бите алды. – Менә, менә монда. Үзең укы әле, кызым. Күзләрем бөтенләй начар күрә.
Роза әбидән хатны алып, Зоя Вадимовна күрсәткән юлларны кычкырып укыды: «Кызым, минем турында, зинһар, җансыз, битараф, дип уйлый күрмә. Юк, юк. Син минем өчен кайда гына булсаң да, нинди генә булсаң да иң газиз, иң якын кешем буласың».
Зоя Вадимовнаның йөзендә сагыш үтә шатлык нуры бөркелгән кебек тоелды Розага. «Аралары ерак, үпкә-сагыш белән тулган булса да, менә бит алар бер-берсен ничек якын итәләр. Зиләнең әнисе белән Вадим Николаевичны бөтенләй чагыштырып та булмый. Зиләнең әнисе, әнисе… Кызыкаем диеп яшисе урында! Эх… Биш яшьлек баладан баш тартканнар, – Розаның уена тагын теге хәбәр килеп керде. – Малайны балалар йортына бирәләр, ди…»
– Әби, каеннар парлы булырга тиеш! – дип Роза чаба-чаба биш яшьлек улы янына ашыкты.
– Ә болары ялгыз гына үссен, – дип әби ике каенга да карап авыр сулап куйды.
***
Рәшидә карчык, стеналары алсу төскә буялган, киң, озын хастаханә коридорындагы яшел эскәмиясендә ялгызы утырып, инде җиденче көн кеше күзәтә.
– Ур-ра! Әби өйгә кайта!
– Концерт куябыз без аңа, – сигезенче палатадагы әбине җитәкләп, ике малай бар бинаны яңгыратып чырылдый иде.
– И-и-и, балакайларым минем, – әбиләре оныкларының башларыннан сыйпап алды.
– Бер тынычлык юк инде үзеңә, – дип мыскыллап әбинең хәленә кергән кебек итте Рәшидә карчык.
– Мондый шау-шу бәхет кенә бит ул! Шул тавыш терелтә дә, яшәтә дә инде мине.
– Шулайдыр, шулайдыр. Булмаганны!
– Бер дә яратмыйсың син Рәшидә балаларны, яратмыйсың. Үзеңнекеләргә дә шулай битарафмы син? – дип ачуланып алды әби.
– Минекеләр?! Дүрт ай элек үлде кызым. Авариягә эләккәннәр, ире, баласы белән.
– Әстәгы! Белмәдем, белмәдем. Кайгыңны уртаклашам, Рәшидә. Усал телем өчен гафу ит. Ә ире? Оныгың? Алар, алар исәнме?
– Белмим. Алар турында белү нәрсәгә соң миңа? Кем соң алар миңа?! Кызым, дип язылган гына ич ул. Беренче иремнең әти-әнисе тәрбияләп үстерде, димәк, аларның кызы, минеке түгел.
– Йөрәгең таш синең, Рәшидә! Таш!
Әби, уфтана-уфтана, тизрәк Рәшидә яныннан китәргә ашыкты. Коридорны яңгыратып әбинең «Җан тартмаган туганнар!» дигән әрнү тулы сүзләре кабатланды.
Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Комментарии