- 14.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №22 (9 июнь)
- Рубрика: Татарча сериал
Көтеп алынган Сабантуйлар узгач, Хәйдәр кире Казанга җыена башлады. Җыена дип, нәрсә җыйнасын. Кара сумкасына бәйрәмдә кигән пиджак-чалбарын, күлмәген салды, кырынгычын урнаштырды. Менә барысы шул.
Хәйдәр чираттагы ялын ел саен җәйнең иң матур вакытында, печәнгә төшәр алдыннан ала. Башка елларны ул бу чакны шәһәр читендәге бакчасында уздырса, быел, нишләптер, күңеле туган авылына – Әтнә ягына тартты. Аның туган авылына аяк басмаганына биш ел узып киткән. Абыйсы Гаян вафат булгач, ул телеграмма хәбәреннән соң аны җирләргә кайтты. Мәрхүмнең өчләре үткәнче авылда булды да таган шәһәренә юнәлде. Менә шуңа хәзер биш ел үткән. Я, Хода, ничекләр генә ага икән бу гомер дигәннәре, су кебек шулкадәр тиз. Суны да бит, юлын буып, азга гына булса да туктатып торалар. Ә гомерне? Аның үтүен нәрсә белән саныйлар? Көннәр, айлар, еллар… Хәйдәр тагын бер ел эшләсә, түрәләр әйтмешли, лаеклы ялга китәчәк, аннан соң акчаны эшкә барып тормасаң да китереп бирәчәкләр. Тагын бер ел диген…
Иртәгесен ул җиңгәсе, абыйсының хатыны Дәрига белән саубуллашып, юлга кузгалды.
Көн матур, сабан ашлыклары буй җибәргән. Җәйге талгын җил белән яшел бодай кыры өстендә дулкыннар йөгерешә. Әйтерсең кырның ике башындагы ике кеше аркан тартып, игеннең башын идереп баралар, һавада тургай моңы. Әй, өздерә… Заманалар авыр дип зарлансак та, дөнья гел үзгәрешләрдән тора. Менә соңгы елларда Әтнәдән асфальт юл суза башладылар. Казаннан, рәхәтләнеп аягыңа штиблет киеп, батып калырга курыкмыйча кайтып җитәсең. Шәһәр автобусы да төгәл сәгатендә Казаннан алып кайта, илтеп куя.
Хәйдәр, тургай тавышларын тыңлый-тыңлый, күк читендәге җәйге рәшәне тоемлап, тукталышка атлады. Ул ашыкмады, әле автобус китәргә ярты сәгать вакыт бар. Нигә кабаланырга? Хәйдәрнең балачагы шушы кырларда үтте. Авыл халкы ни эшләсә, Хәйдәр шуны татыды: черек бәрәңге дә ашады, чабата да киде, башак та җыйды. Чөнки аның үсмер еллары сугыштан соңгы елларга туры килде. Үз авылларында башлангыч белем алып, җидееллыкка күрше авылга йөрде. Аны тәмамлап, үз авылларыннан унбиш чакрым булган чит мәктәптә белем мәрмәрен кимерде. Югары уку йортына гариза бирде, тик конкурстан узмады. Техник училищега кереп, токарьлек һөнәре алып чыкты. Казахстанда өч ел солдат шулпасын чөмерде. Кайтып заводка керде. Менә шулай итеп гомер узып бара…
Тукталышта 3-4 кеше басып тора иде. Яңа гына мичтән пешеп чыккан күмәчкә охшаш йөзле бер ханым 6-7 яшьлек бер кызчыкның сикергәнен карап тора. Оныгыдыр, ахры, ул аны мәче тычканны күзәткән кебек һәр хәрәкәтен күз карашыннан үткәрә. Ул оныгы белән шулкадәр мавыккан, дөньяның бер почмагын су басса да, анда аның гаме юк. Аңа, әнә, нәни кызчыгы булсын… Калган өчесе – район үзәгенә баручы яшь җилкенчәк. Алар бер читтә көлешә-көлешә, кызлар турында гәп куерта иде.
Автобус та салмак кына килеп туктады. Аннан төшүче булмады. Хәйдәр кырыйга куйган сумкасын алып, ачык ишектән эчкә үтте. Пассажирлар күп түгел, барысы 5-6 кеше. Күрәсең, Сабантуйдан китәсе киткән, аннан соң хәзер һәркайсының үз «аты» дигәндәй… Кешегә ялынасы, сорыйсы юк. Ул тәрәзә янындагы буш урынга барып урнашты. Тәрәзә янында утыруның үзенә күрә бер рәхәте бар. Пыяла аша булса да рәхәтләнеп дөньяны карыйсың. Әйтерсең кинодагы кебек бертуктамый күз алдыннан тирә-як агыла, ә син бер урында селкенмичә тик утырасың. Хәйдәрнең дә теләге шундыйрак иде. Тагын кайчан кайтасың туган якларга.
Автобус шәп тигез юлдан алга элдерә. Авыл саен тукталышларда аны халык көтеп тора. Кайсы керә, кайсы чыга дигәндәй, дөнья бит хәрәкәттән тора. Хәйдәр өчен алар әллә бар, әллә юк. Ул бар дикъкате белән тәрәзәгә төбәлгән. Артык мәшәкатьләнеп, шатланып яки кайгырып дигәндәй, баш миен селкетәсе уй да юк. Бөтен дөньясына битараф дип булмаса да, баш югалтып гамьләнерлек сәбәбе дә күренми.
Менә автобус Әтнәгә дә килеп җитте. Монда кешеләр дә күбрәк төште. Теге өч яшь җилкенчәк тә ишектән чыгып, үзәккә юл тотты. Автобус артык тоткарланып тормыйча, мәркәзгә ашыкты. Шактый ара узгач, ул күз карашын тыштан алып, салон эчен айкап чыкты. Чү, тукта… Аның күзләре шофер утыргычы артыңда, ишектән кергәч тә уң якта, башка утыргычларга каршы итеп куелган җирдә утырып баручы һәм аңа таба искиткеч җылылык бөркеп торучы коңгырт күзләр белән очрашты. Бу олыгаеп килсә дә әле яшьлек гүзәллеген җуеп бетермәгән, бөдрәләткән чәчләренә шактый чал төшкән, гәүдәсенең һәр әгъзасы үзенә килешле бер ханым иде. Аның өстендә кыска җиңле аксыл кофта һәм көрән итәк, болары да иясен һаман да картайтырга теләмәгәндәй, теге килешле гәүдәгә ятышып тора. Ханым авыз чите белән аз гына елмаеп, менә мин кем дигәндәй, әлеге коңгырт күзләр белән Хәйдәргә төбәлгән. Хәйдәр дә йөрәгенең кайсыдыр җире чәнчешүенә аптырап, аңа текәлде. Юк, бу йөрәкнең авырттырып шаяруы түгел. Ничектер ләззәтле, нәрсәнедер хәтергә төшерергә тырышкандай, шатлыклы сызлануы, өзелүе иде. Йә, Хода, бу улмы? Мәдинәме? Баш миенең кайсыдыр төшендә яшен тизлеге белән шундый уй сызылып үтте. Юк, булмас, ул булырга тиеш түгел… Ләкин, күзләр, күзләр ник текәлеп карый?
Бер дә күрмәгән, белмәгән кешеләргә, шулай эченә мең төрле мәгънә салынган караш ташлап булмый. Юк, бу караш нәрсәне дә булса өметләндерми, ымсындырмый. Анда бары тик нәрсәнедер беләсе килү, еракта калган хатирәләрне кабат искә төшерергә тырышу, аларның инде беркайчан да кире кайтмаячагына риза булу кебек иске кичерешләр чагыла иде.
Тукталышларның берсендә теге ханым янындагы урын бушап калды. Шунда ниндидер бер көч Хәйдәрне урыныннан кузгалырга мәҗбүр итте. Ул үз-үзенә бернинди дә максат куймаган хәлдә алгы урындыкка килеп утырды һәм эчке бер тын белән: «Мәдинә, син түгелме бу?» – диде. Бу дүрт сүзне ул шундый итеп әйтте ки, аңа нинди генә мәгънә салсаң да, ул дөреслеккә туры килер иде. Анда озак вакыт югалтып торганнан соң кадерле уенчыгы табылгандагы кебек балаларча шатлык та, куаныч та, үзәк өзгеч юксыну да, ни дәрәҗәдәдер ярату тойгысы да бар иде.
– Әйе, мин бу, Хәйдәр, мин, – диде ханым шатлыклы һәм шулай ук гаҗәпләнеп, елмаюын яшерә алмыйча.
– Мин бит сине автобуска кергәч тә танып алдым. Үзгәрмәгәнсең, азрак тазарып кына киткәнсең дә, аннан чәчең генә… Ә бит элек алар кара иде. Азрак сирәгәйгәнме шунда…
Бермәлгә икесе дә сүзсез калды. Бөтен өметләр белән көтелгән сорауга инде уңай җавап табылган, ә яңасын башлап алып китү өчен нәрсәдер җитми иде.
Җитүен җитә, ә алар икесе генә белгән сукмакның кайсы урыныннан кереп китәргә дип аптырап калганнар иде.
– Кара әле, Мәдинә, – диде Хәйдәр, эчке бер дулкынлану белән. – Син минем бу якныкы икәнне онытмагансыңдыр. Сабантуйдан китеп барыш. Ә син, сине нинди җилләр безнең якларга ташлады? Сез Казанга (ул әле «син”гә, әле «сез”гә күчте) Арча аркылы йөрисез бит.
– Әйе, Хәйдәр, мин үзебезнең авылга, Кенәргә кайтам. Анда минем абый балалары белән яшәп ята, Арча аркылы йөрим. Ә бит монда син белмәгән бер нәрсә бар. Уртанчы кызым сезнең якка Ташчишмә егетенә кияүгә чыкты. Менә мин дә кодагыйда кунак булып, Сабантуй карап китеп барыш. Шулай итеп ашыйсы хәләл ризык бу якларга тартып китерде. Күрәсең, Ходайның кушуыдыр, күрәчәкне күрмичә, гүргә кереп булмый диләрме әле? Менә монда, юлда, ничә еллардан соң сине очраттым. Хәйдәр, беләсеңме, сиңа ничектер, ә минем бер генә мизгелгә теге вакытлар исемә төште. Әйтерсең ул хәлләр моннан кырык ел түгел, ә өч-дүрт көн элек булган кебек, шулаймы?
– Әйе, Мәдинә, әйе… – диде Хәйдәр авыр сулап.
Моннан кырык еллар чамасы булган яшьлек вакыйгалары бер-бер артлы аның ми кабыгы аша үтә тордылар.
Хәйдәр җиденче сыйныфтан соң үз авылларыннан унбиш чакрым ераклыктагы урта мәктәпне тәмамлады дигән идек. Сигезенче сыйныфта әле ул үзендә әллә ни үзгәрешләр сизмәде. Тырышып укыды, интернатта торды, атна саен авылга кайтып йөрде. Ә менә тугызынчы сыйныфта аны алыштырып куйдылармыни?! Өлкәннәр әйтмешли, борынына кызлар исе керде. Параллель класста шул ук авылдан Мәдинә исемле кыз укый иде. Буйга артык озын түгел, уртача, таза гәүдәле, әмма гаять хәрәкәтчән, бер урында утырып тора алмас, халык теле белән әйтсәк, ут борчасы иде. Менә шул Мәдинә кереп утырды Хәйдәр йөрәгенә… Моңарчы кайда булган ул, бер ел буена кайда йөргән… Ничек аны Хәйдәр күрмәгән… Юк, күргән маңгай күзе белән, ә быел инде аны күңел күзе шәйләп алган. Әйе, шушы чая, шук, һәрчак хәрәкәтчән, тиктормас кыз Хәйдәрнең әле бер тапкыр да мәхәббәт хисе янмаган йөрәгенә кереп оялады. Ләкин бу оялаган сандугач тавышын аңа ничек итеп ишеттерергә соң… Тугызынчы сыйныфта шушы мәктәптә укучы авылның биш-алты кызы, ничектер, башкалардан аерылып, гел бергә йөри иде. Уңыш бәйрәмеме, Яңа ел кичәсе дисеңме, алар һаман бергә, нәрсәдер гәпләшәләр, көлешәләр… Шуңа күрә андый вакытта Мәдинәне ялгыз очрату безнең як урманнарында ялгыз пальма очратуга тиң иде. Ләкин бит йөрәк аңа буйсынырга телиме? Бар, теләр… Аның бит, яраткан кешесенең нәрсә уйлаганын, ничек сулаганын, хәтта нинди төшләр күргәнен беләсе килә… Хәйдәр уйга калды, ничек әйтергә Мәдинәгә күңелдәгеләрне… Нәрсә дип әйтергә, кайда әйтергә?… Бер карарга килеп, аңа кош теле хәтле хат язды. Нәрсәләр төшергәндер, нинди ялкынлы сүзләр сырлагандыр ул кәгазьгә, хәзер аны әйтә алмас иде… Ләкин, ләкин теге былбыл тавышын ишеттерергә теләге зур иде.
Яңа ел кичәсе вакытында төн уртасы якынлашып килгәндә, Мәдинә кинәт тышка чыгып китте. Бер-ике минут вакыт үтмәгәндер Хәйдәр дә икенче каттан беренче катка төште. Аның кесәсендә әллә ничә мәртәбә капшап каралган теге «кош теле» ята иде. Аскы ишек тоткасына тотыныйм дигәндә, кинәт ишек ачылып китте һәм анда Мәдинә күренде. Әмма ул кереп өлгерә алмады, кулы белән аны тышка этәрде. Коридорда кеше бармы, юкмы, Хәйдәрнең аны карарга вакыты булмады, караса да, күзенә бернәрсә дә чалынмас иде. Аның йөрәге урыныннан купкан, дөп-дөп килә, менә-менә күкрәк читлеген ватып чыгачак.
– Хәйдәр?! – диде Мәдинә эчке бер тавыш белән. Хәйдәр дәшмәде. Монда бер секунд та артык торып булмый, һәр мизгелдә кемнеңдер чыгуын көт тә тор.
– Мәдинә, бу сиңа иде, – диде Хәйдәр кулындагы кәгазьне сузып, үз тавышын үзе танымыйча.
Мәдинә башта кәгазьгә карады, аннан соң керфекләрен күтәреп алда торган егеткә күз сирпеп алды. Бу күз карашында ниндидер сихри көч бар иде, аннан соң ул шулкадәр тиз булды, Хәйдәр аңына килгәндә, кыз кәгазьне уч төбенә яшерде һәм аны җиңелчә генә кырыйга этәреп эчкә үтте. Хәйдәрнең яңаклары кызыша, тәне аз гына калтырый, ул тел белән әйтеп аңлатып булмый торган ниндидер бер халәттә иде.
Бер-ике атна үтте. Мәдинә бернинди җавап та бирмәде. Тел белән дә әйтмәде, кәгазь кисәге дә күренмәде. Хәйдәр аны көн буена берничә тапкырлар очрата, ә ул дус кызлары белән һаман да чыр-чу килә. Мәктәптә аңа мәхәббәт хаты язган Хәйдәр әллә бар, әллә юк… Ә Хәйдәр күңелендә бөтен дөньяларны актарып буран уйный. Ул җавап көтә. Телдән әйтеп булмаса, кәгазь кисәгенә язып була бит. Әй, Хәйдәр, Хәйдәр, син кем дә, ул кем? Син әтисез бала, тол хатын малае. Өстең-башың да ташка үлчим. Бары укуың бар. Ә Мәдинә? Мәдинә – Мәдинә инде ул. Ул синең буең җитмәслек биеклектә. Нишләп син шуны аңламыйсың? Хәйдәр шулай уйлады. Беркөнне Мәдинәләр сыйныфында укучы Әлтаф аңа ниндидер кәгазь сузды. Әлтаф Хәйдәрнең дусты һәм аның Мәдинәгә карата булган хисләрен белә иде. Хатны биргәндә, ничектер, серле елмайды һәм «Мәдинәдән» дип өстәде. Хәйдәр белән Әлтафның ахирәт дус булулары Мәдинәгә дә сер түгел иде.
Хәйдәр дәрестә дә, тәнәфестә дә хатны укымады. Ашык-пошык укып, тәмен җибәрәсе килмәде. Нәрсә генә язылса да, уңай җавапмы, әллә җанны өшетә торганмы – ул аны үзе генә аулакта, әйе, үзе генә укырга тиеш. Дәресләр беткәч, сыйныфта ул берүзе калып укыды. Шакмаклы дәфтәр битенә язылган кәгазьдә бары өч сүз теркәлгән иде: «Башка язма, йомыкый». Моңарчы гел шатлыклы хәбәр көткән Хәйдәрнең күңеле кинәт өшеп киткәндәй булды. Эченә ниндидер суык йөгерде, әйтерсең аны кинәт кенә өстендә бозлар йөзеп торган бәке суына манып алдылар. Ул урынында катып калды. Баш мие нәрсәне дә булса уйларга, исәпләргә бу минутта сәләтле түгел иде. Тик иреннәре генә «йомыкый”, «йомыкый» дип кабатлый. Әйтерсең бөтен дөньяны караңгылык чолгап алган да хәзер алда Хәйдәр берүзе торып калган. Кай якка таба китәргә, әллә кузгалмыйча урында гына басып торыргамы, ул аларны уйларга сәләтсез иде. Ләкин нәрсә дә булса булган, ул нәрсәгә каршы барырга яки аны үзгәртергә үзен көчсез итеп сизде.
Шушы халәттән соң Хәйдәр үз эченә бикләнде. Аның өчен бу мәктәп буш калган шикелле тоелды. Ул хәзер монда мәҗбүри килгән шикелле булды. Укуын да ташлар иде, тик үз авылында төрле сүзләр таралыр дип, ул уеннан кире кайтты. Нәфига малае укый алмаган икән, мәктәптән куганнар икән дисәләр, ничек әни йөзенә күренерсең. Аның укуга да күңеле сүрелде, икеле алмады, бишлегә үрелмәде. Ә укыса, булдыра иде Хәйдәр. Мәдинә белән бер мәктәптә укысалар да, ничектер юллары кисешмәде. Ничектер, чыгарылыш кичәсендә түгәрәк уйнаганда, алар янәшә туры килделәр, шунда Мәдинә Хәйдәрнең кулын җибәрми торды. Әллә бу аңа шулай тоелды микән? Тик Хәйдәр йөрәгеннән Мәдинә сурәте бик озак югалды. Армиядән кайткач кына ишетте: ул унны бетергәч, ниндидер бер офицерга кияүгә чыгып, авылдан китеп барган икән.
Шәһәргә барып җиткәнче алар һәр икесе үзләренең үткән тормыш йомгагын сүтте. Әйе, Мәдинә шул вакытта кияүгә чыккан, әмма иптәше Чернобыль фаҗигасе вакытында һәлак булган, хәзер кече кызы белән тора, ялга чыкса да, сәүдәдә эшли.
Автобус «Акчарлак» тукталышына килеп җитте. Үзәккә кадәр барып, башка автобус белән китәргә тиеш булса да, Мәдинәнең бер сумкасын күтәреп, Хәйдәр урамга чыкты. Әйберләрне җиргә куеп, алар бер-берсенә күтәрелеп карады.
– Язмышлар ялгышлыктан башланадыр, ахры, Хәйдәр, – диде Мәдинә салондагы сөйләшүне дәвам итеп. – Үткәнне кире кайтарып булса икән. Я, ярый, хуш. Синең йомыкыйлыгың һаман да бетеп җитмәгән, дим, – диде ул кулы белән җиңелчә генә Хәйдәрнең иңбашына кагылып, шул ук вакытта йөзенә шаян төс чыгарып өстәде. – Бәлки, очрашырбыз. Әнә мин теге йортта торам, диде ул тугыз катлы таш кысаны күрсәтеп, – өченче подъезд, 25нче бүлмә, онытма. Ә синекен сорамыйм. Шулай диде дә ике кулына ике сумка күтәреп, үзе күрсәткән якка атлады. Бераз баргач, туктап борылды һәм баскан килеш аны күзләре белән озатучы Хәйдәрнең һаман да бер урында торуын күреп, йөзен балкытып елмайды һәм халык арасына кереп юк булды.
Шул кешеләр арасында Хәйдәрнең үткән яшьлегенең бер кисәге атлый иде.
Аның күңелендә теге вакытта язган сүзләр өчен рәнҗү дә, ачулану да эреп юкка чыккан иде. Анда бары тик үткәннең гүзәл хатирәләре генә торып калган.
Гомәр ШАКИРОВ.
Әтнә районы, Иске Җогып авылы.
Комментарии