- 14.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №10 (10 март)
- Рубрика: Татарча сериал
Аның белән җитәкләшеп йөргән
Болын сукмакларын сагынам.
Гомер юлым тагын шул сукмакка
Алып барып чыгадыр сыман.
Әйе, сагынсаң да, саргайсаң да, кирегә юл юк.
Гомер юлында ялгышлыклар да эшләнгән…
Нәргизә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, ашханәдә эшләүчеләр әзерли торган курсларда укыды да ашханәдә эшли башлады. Эш җиңелләрдән бирелмәде. Кереп утырып ашап чыгып киткән кешегә генә рәхәттер ул. Ашханәгә керүчеләр күп. Шулай булгач, эше дә күп инде. Эштән китәм дип уйлаган көннәре күп булды. Әйбәт эшкә урнаштың, ашавың шунда үтә, дип әйтүчеләр дә бар иде. Анысы шулай. Тик анда ризык исе белән дә тамагың туя бит.
Эшнең авырлыгыннан зарлана-зарлана, кырык ел вакыт үтеп тә киткән. Нәргизәнең яшь чаклары бүгенгедәй күз алдына килеп басты.
…Көзге урып-җыю вакытында булышырга районга төрле җирдән эшчеләр китертәләр. Нәргизәләрнең дә капкаларын берәү шакыды «Апа, фатирга кертмәссез микән, ике айга гына», – диде егет. Мансур исемле бу матур егет аларда яшәп калды. Ул төнгә йокларга гына кайта. Шофер кеше иртәнге чык бетүдән, кичке чык төшкәнче басудан ашлык ташыды.
Нәргизә белән юллары бик сирәк кисеште. Очрашкан чакларында Мансур Нәргизәгә серле күзләре белән карап-карап ала иде. Нәргизә, эченнән генә: «Мондый егет белән очрашып кавышсаң да, үкенечкә булмас иде», – дип уйлады.
Август аеның эссе бер көнендә әтисе белән әнисе чит шәһәрдәге бер туганнарын күмәргә киттеләр. Нәргизәгә Мансур белән генә калырга туры килде.
Төн уртасында кыштырдаган тавышка Нәргизә уянып китте. Аның бүлмәсенә Мансур килеп керде. Кыз куркуыннан торып утырып, юрганына төренде.
– Нәргизә, мин сине яратам, кума мине.
– Тагын бер адым атласаң, «каравыл» кычкырам.
– Берне дә, унны да атлыйм.
Ул Нәргизәне кочып алып, шашып үбәргә тотынды. Нәргизәнең әле бер генә егет белән дә кочаклашканы да, үбешкәне дә юк иде. Аңа бит әле, яратам, дип әйткән кеше дә булмады. Егетнең кайнар сулышы кызны өтеп-өтеп алды. «Нәргизәм, яратам…»
Көннәр үтә торды. Урып-җыю, матур көннәр арасында яңгырлы көннәр булу сәбәпле, озаккарак сузылды. Нәргизә, аерылышу көннәре җитә, урып-җыю бетә дип, борчыла ук башлады. Яратса, ара ерак булса да килер, дип уйлады ул.
Менә бер көн аларның капка төпләренә җиңел машина килеп туктады. Машинадан бер хатын-кыз белән кечкенә кыз бала чыктылар. Мансур капка төбенә чыгуга, кыз бала: «Әтием, мин сине шундый сагындым», – дип аның муенына сарылды.
Нәргизә шул чакта гына үзенең бик нык ялгышканын аңлады. Мансур: «Бу минем гаиләм була инде», – дип таныштырды. Шул көнне үк, капка төбенә килгән машина һәм дә Мансурның эш машинасы үз якларына юл алдылар.
Нәргизә үзенең сере белән берьялгызы калды.
Айлар, еллар үтә торды. Нәргизә ашханәдә шофёр булып эшләүче егеткә кияүгә чыкты. Матур яшәделәр. Үкенечле гомер итмәделәр. Акыллы, тәртипле балалар үстерделәр.
…Нәргизә бу төндә бик начар йоклады: төшендә идән юды. Монысы инде юл төше. Тагын ниндидер кеше аңа исәнләшер өчен кул сузды. Кем булды соң ул? «Нәргизәм…» Ул йокысыннан сискәнеп уянып китте. Поездга соңга калмыйм тагы дип, тиз-тиз генә чәйләп алды да, вак-төяк әйберләр алырга дип, Казанга юл алды. Менә ул поездда. Поезд кузгалып китәр-китмәс, хәлдән таеп, бер ир-ат килеп керде. Нәргизәгә:
– Аз гына теге якка утыра алмассызмы икән? – диде.
– Утырам, утырам, рәхим итегез. Бер кешелек урын бар ич.
– Аллага шөкер, йөгереп, хәлдән таеп булса да, өлгердем бит. Монысыннан калсам, тагын ике сәгать көтәсе була иде.
Бу кешенең күзләре, көлү чалымнары Нәргизәгә шундый таныш иде.
– Кайдадыр күргәнем бар шикелле, сез кем буласыз?
– Мин Мансур исемле абый булам, – диде ул.
– Ә мин – Нәргизә.
Тау белән тау гына очрашмый, диләр. Аерылышу белән күрешү арасында аз да түгел, күп тә түгел, кырык ел! Үзе бер кеше гомере.
Мансурның читенсенүе йөзенә бәреп чыкты.
– Әйдә, Нәргизә, әнә тегендә кеше юк урынга барып утырыйк әле. Нәргизә, соңлап кына булса да, мин синнән гафу үтенәм. Ялгыз калудан файдаланып, синең чибәрлегеңә, очрашканда миңа яратып караган күз карашларыңа битараф кала алмадым шул. Синең белән үткән ул төнемне мәңгегә онытасым юк. Әйтмәдем шул, гаиләм барын әйтмәдем. Ә минем төп гаебем сине өзелеп яратуымда. Яратмаган булсам…
Нәргизә сүзен әйтеп бетерә алмады, тамагына төер тыгылды. Ә күзләреннән мөлдерәп чыккан яшь бөртекләре бите буйлап актылар да актылар.
– Мин бик яшь идем. Син киткәннән соң үз хәлемне үзем генә белдем. Сине сагынып елаганда аккан күз яшьләремне күрмәдең. Эх Мансур, юлларымда очрап, йөрәгемдәге төзәлгән яраларны тагын ачтың ич.
Сөйләшер сүзләр күп иде. Ләкин Мансурның поезддан төшәр вакыты җитте.
– Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр биреп, тагын очрашу насыйп булса иде, Нәргизәм!
– Раббым гомерләрне бирсә…
Рафилә ФӘТТАХОВА,
Кукмара бистәсе
Комментарии