- 13.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №35 (8 сентябрь)
- Рубрика: Татарча сериал
Яман кыланды быел кыш: усалланып бүрәнәләрне телем-телем ярды, агачларны боз баганасы итте. Иләмсез суык төннәрдә салам белән тышланган ишекләр артында тормыш юкка чыкты. Ишегалдына чыгарга шүрләп, адәмнәрнең иске чиләкне үз итүенә шик калмады инде.
Тормыш шундый нәрсә: юрган астыннан башын чыгармаган чакта үч итеп, әнә берәүне тар сукмакка куып чыгарган. Әле бик авыр йөге бар бугай, ухылдап хәл ала да алпан-тилпән алга атлый. Сулыш алуы түбән очка ишетелә. Чү, иңендәге капчыгы тере булып чыкты түгелме соң?
– Әз генә ял итик соң, хатын сәләмәсе!
– Ыңгырашма, Барый. Хәзер гәүдәң ката, әйдә, аяк-кулларыңны кыймылдат, бармакларың тоймый бугай инде.
– Бигрәк арыдым бит, Гыйззи. Әзрәк ял итик инде.
– Җилкәмдә кайтып арыдыңмы? Күтәреп кайтам бит, каһәр! Мин арырга тиеш монда!
Хатын туктамады, яртылаш бөгелгән хәлдә битеннән боз юшкынын сөртеп төшерде, төшмәгәннәре ябышып калды.
…Исерек ир кая туктады, шунда авып йоклады. Менәтерәк Гыйззинас икеләтә йөк тарта хәзер. Зарланырга кыймый – ата-ана ризалыгын алмыйча, Барыйга ябышып чыкты. Ярата, имеш. Барый да аны сөя, имеш. Ә бит икесенең дә мәхәббәтләре бар иде. Күктә никах укылмагангамы, Гыйззинас – үз яры, Барый үз яры белән бергә булмады. Күрше авыл кызы Сания, Барыйлар өенә килеп, челтәр-чаршауларның иңен-буен үлчәп, мичләрен агартып, идәннәрен дә юып өлгергән, имеш.
Бу турыда Барыйдан ни гомер яшәп сорашмады: ышандымы, ярасына кагылмыйм дидеме? Кем кемне сөймәгән дә, кем кемне ташламаган, мәңгелек утка салып, китеп югалмаган? Мәхәббәт белән өй салып булмый… Ара-тирә Гөлҗамал әбинең әйткәннәре искә төшә төшүен: “Яраткан Гомәремне онытмадым, өченче кеше булып арабызда йоклады гомер буе”.
Барыйның кайсы сөяге сөйкемле күренгәндер, Гыйззинас бик озак ялындырмый гына, Барыйга ябышып чыкты. Нәселләре уңган, азып-тузып йөрүчеләр юк, кул озынайтмыйлар. Зур тавыш купканы юк. Алар нәселендәге хатын-кыз күгәреп йөрми. Белә идемени ул чакта бу нәселгә чыккан хатын-кызларның сынган кулларын җиң эченнән чыгармыйча яшәгәннәрен. “Начар нәсел кызы”, уңмаган, булмаган, төсе-бите ямьсез, чәче агарган, җыерчыклар иртә кунаклаган… Һәр иртәне Гыйззинас тарафына карап әйтелгән сүзләр бу. Хәтта кайбер балалар да аныкы түгел икән. Ә алар… сигезәү.
Юк, рәнҗеми Гыйззинас бу сүзләргә, каршы да әйтми. Барый дөрес әйтә: ямьсездер, тупастыр хатын, сигез бала анасы үз көен генә көйләп яши аламыни? Сугышта яраланып кайткан холыксыз каенатасы, йорт тулы терлеге, күл хәтле бакчасы булгач, матур киенеп, җыру җырлап кына яши алмыйсың. Әнә терәүләренә хәтле череп ава башлаган, сыер җигеп, бүрәнә ташыдылар. Еш кына арбадагы бүрәнәләр өстенә, “тере бүрәнә”не тәгәрәтеп кайта иде Гыйззинас. Бүре кебек уларга, ат булып пошкырырга, үгез булып тибенергә, коштан җиңел очарга өйрәнде хатын. Һай, саный китсәң… Каенатай авылда бер җиңел холыклы: мунчага титак- титак килер, таяк белән дөбердәтер, килен юынмыйча да кайтып китәр иде. Аның кәмитләре Гыйззинасны гүргә кертә язды.
…Ул көнне иртүк тәкә суйдылар. Күрше Рәшит белән тәкә хөрмәтенә ныклап кына Нәчтүкнең көмешкәсен каптылар. Аныкы беткәч, Маһруйныкын… Гыйззинас соңгы ике елга беренче тапкыр итле шулпа пешерде. Итне мул итеп салды. Барысы да авыз итсен, янәсе. Өйгә хуш ис таралды. Бала-чага шат, ирләр кызган. Беренче итеп, иң куесын олы кешегә – каенатага, аннан ирләргә, балаларга, иң соңыннан үзенә… Үзенә сыек шулпа гына калды. Ярый, бик ярый, гаилә генә туйсын, шөкер итсен. Өй башы каенатай башта үз ашын, аннан Гыйззинасның ашын бутап карады да кинәт кап-кайнар ашын килен йөзенә сипте:
– Нишләп миңа – майсыз, үзеңә майлы шулпа салдың?
Күзләренә зарар килмәгәнгә Ходайга мең рәхмәтле Гыйззинас. Бернинди кысага сыймас гамәлен тыныч кына кичерде. Орган да бәргән Барыйга да зарланасы итмәде. Өстәп эләгергә дә мөмкин.
Мескен хатын… Үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан ир атналар буе кунарга кайтмады. Күрше авылда бура бурап йөргән җирдән иптәшләре кайтыр, Барый куна калыр иде. “Эчеп тәгәрәгәндер”, – дип фикер йөртте хатын, исән булсын.
Кыймылдап булса да еллар үтте. Бабай бакыйлыкка күчәр алдыннан Гыйззинасның муенына – муенса, иңнәренә мамык шәл салып өлгерде, кичерү сорады. Моны күргән ир кисәк йомшарды: мөнәсәбәте үзгәрде. Ике як та җиңел сулап куйды. Йортка кунак-фәлән килгәли башлады, балалар кул астына керде, хатынның туган-тумачасына юл ачылды.
– Эх, гел шулай булса иде, – диде тугызынчы бәбигә түгәрәкләнеп килгән Гыйззинас. Юк икән шул, юк икән. Язмыш куыш уйный икән ул адәми затлар белән. Бәхет атта барганда, бәхетсезлек җирдә йөри, диләр бит. Бәби туган көнне олы малай мунчада истән үлде. Малайның җидесе көнне Гыйззинасның – әтисе, нәкъ бер айдан әнисе дөнья куйды. Бер-бер артлы юл сапкан зәхмәттән Гыйззинас та, бәби дә өзлегеп китеп, озак авырып яттылар. Савыга алмый азапланган сабыйга бер дәваның да шифасы тимәде. “Я Ходам, бәхет сирәк кенә күренеп ала торган әйбер микән әллә ул?” – дип елады хатын.
Ир тагын күрше авылда ятты. Кайткан сурәттә дә аты-юлы белән сүгенеп килеп керер, гырылдап йоклап китәр. Юл капчыгында көмешкә булыр…
Аяк-куллары зәгыйфьләнә барган баланы күрше авылдагы имчегә алып бармакчы булдылар. Җиккән атка олырак ике малайны, бәбине алып, ир вә хатын юлга кузгалды. Урманга җитәрәк каршыга килүче аттан кемдер төшеп калган кебек тоелды. Сабый өшемәсен өчен төренебрәк барган Гыйззинас ары-бире сизгәләгәнче, Барый атны туарып ук куйды. “Ял итегез, ашагыз…” “Соң тизрәк барырга кирәк, авыл белән авыл арасы өч чакрым ләбаса. Кем ачыксын әле монда, сабыйның имезлек суырырга хәле юк ич”, – дип карады Гыйззинас. Ир тыңламады, керде дә китте урман эченә.
Колга малайлар әтиләрен урманнан тапмыйча чыкты. Чыелдаган баланы олау өстенә куеп, Гыйззинас кереп китте. Ботак-сатак бит-кулларны ертып, итәге умырылды, юк, тапмыйча чыгу юк. Баланың сәгатьләре санаулы…
Күзләремне сукырайт, Ходаем, менә ул эзләгән ир – зәгыйфь бала атасы күрше авыл хатыны Сания белән…
– Барый…
– Кит моннан!
– Нишлисең син?
– Күрмисеңме?
– Әйдә, Барый.
– Юк, кайтмыйм. Мин аның белән калам.
– Барый, ни сөйлисең? Әйдә, балабызны терелтик…
– Аның белән калам. Ул матур, ул синнән артык…
– Мин сине җилкәмдә ташыдым, Барый…
Әйе, айнык Барый, һич исерек түгел. Күрше авыл сөйрәлчеген тугыз бала анасы белән чагыштыра. Артык, артык… Ничек авызы чалшаймый? Бу сүзләр асылы зиһененә барып җиткән мизгелдә йөрәгенең бер сөяге пешерә башлады. Тукта, ә йөрәкнең сөяге бармы? Юк кебек, ул кешенең йодрыгы хәтле бер ит кисәге. Шуны тыңлатып кара хәзер! Әмер бирәсеңме, тукмыйсыңмы, назлыйсыңмы? Ә, аңлады Гыйззинас, аның йөрәге сөяк булып каткан. Төсе нинди микән андый йөрәкнең? Сөякнең үз төсе кебекме, карамы, кызылмы? Йөрәк тамырыннан бер тавыш аермачык ишетелә: “Сания синнән артык, артык, артык…”
Барый белән Гыйззинас арасы мәңге элекке хәленә кайта алмас. Чөнки ир азгынлык пумаласы белән киләчәген сырлады. Сания яныннан ике айдан кайтты ул. Чираттагы корбан булган икән. Бер бусагадан йөрде, бер коедан су эчте – барыбер чит-ят булды ир белән хатын.
…Барыйга кабер казыйлар. Гыйззинас сәдака тарата да мәет яныннан китәргә тырыша. “Гыйззинас, ирең белән хушлаш!”
“Хуш, Барый, тыныч йокла”. Урыныннан кузгалмый гына бу сүзләрне кабатлый хатын. Бирегез аңа кайрак, пычакны үткәреп, пешереп тора торган йөрәк сөяген кисеп атсын. “Сөйрәлчектән дә ким” хатын башкача булдыра алмый.
КАЛӘМГӨЛ
Ирләрне күрә алмыйм
Без мәхәббәт турында күп сөйлибез, тотрыклы гаиләләр турында матбугатта язмалар еш күренә. Әмма мондыйрак та хәлләр була.
… Бу дөньяда ярты гасыр яшәсәм дә, ир-атларны күрә алмадым. Аларны күңелдән мәңгегә чыгарып ташладым. Ә нигә дисезме? Бәлки әнием шулай тәрбияләгәндер. Ни генә булмасын, ир-атны кеше рәтенә кертә алмыйм. Күз алдында алар көннән-көн начарайды.
Безнең әти гомер буе эчте. Әнине кыйнады. Аңа бер рәхәт күрсәтмәде. Әни әйтә иде:
– Менә, кызым, күр әтиеңне, нинди начар кеше ул. Кияүгә чыкканнан бирле изелеп яшим. Кияүгә чыкма, ир-ат хайван белән бер ул. Үзен генә ярата, хатны-кызга хөрмәт юк.
Әни сүзләре күңелгә кереп сеңде, ахры. 10 яшемдә үк үземнән кечкенә малайларны тотып кыйный идем. Малайлар мәктәптә уйнашканда кызлар белән дә шаяра. Шундый уенның берсендә классташ кызның бармагын сындырдылар. Бик озак төзәлмәде, сызлады ул аның. Аннан кәкре булып калды. Шуларны күргәч, ничек аларга хөрмәт белән карыйсың?!
Югары сыйныфта укыганда шулай бервакыт клубтан авылдашым озата кайтты. Үбәргә теләп, кулымны, башымны борып бетерде. “Үптер”, – дип, теңкәгә тиде. “Юк”, – дидем мин. Төртеп җибәрдем. Менә нинди бит алар. Синең әйткәнне ишетмиләр дә. Җитмәсә, аны батырлык дип саныйлар. Кыз баланы үсеп утыра торган чәчәккә тиңләп, дорфа кыланырга түгел дә бит… Юк шул, юк чын ир-егетләр. Кыз чагымда ук егетләргә йөрәгем катты. Тагын берсе шулай озатты. Анысы чишендерә үк башлады. Бирдем кирәген. Гомергә онытылмаслык иттем. Мин үзем дә төшеп калганнардан түгел. Үз-үзләрен тота белмәүчеләрнең арт сабакларын тиз укыта идем. Әле егетләрнең күбесе биш итәк артыннан чабучы “коллекционер” да. Күп кызлар шуларның матур сүзләренә ышанып, ятьмәләренә эләгә. Кыскасы, хатын-кызларның түбән тәгәрәвенә ир-атлар гаепле.
Апам кияүгә чыкты. Кемгә дисәгез, һаман да шул исереккә. Рәхәт күрдеме? Юк, шул. Ир дигәне хуҗалыкта бер кадак какмады, балаларны карашмады. Аларга гомердә бер бүләк тә алып кайтмады. Апа ике җирдә эшләп, ирне асрап ятты. Әле ярый дөмекте. Алла сакласын, мин аны ир дип тотаммы? Үз-үзен дә карый алмаган ир нигә кирәк? “Аерыл”, – дидем апага. Юк, яшь гомерен шул исерек белән уздырды.
Шуларны күреп торгач, ир-егетләргә булган нәфрәтем тагын да артты гына.
Хәзер ирләр аракы кисмәгендә йөзә. Әгәр нәфис затлар кайгы килгән саен эчсә, бу дөньяда бер генә айнык хатын-кыз да калмас иде. Ирләргә чүт кайгы килсә, алар аракыга ябыша.
Күралмыйм мин аларны. Карт кыз булып калсам калдым, кияүгә чыкмадым. Бәхетсез дә булмадым. Кайда теләсәм, шунда ял иттем. Киясе килгәнне кидем, ашыйсын ашадым. Кияүгә чыгып, кул-аягыңны гына түгел, җаныңны да богаулап куйганчы, ялгыз яшәвең мең өлеш артык. Ир кирәк була калса, бер генә күз кысасың, хәзер синеке булалар. Бергә үскән иптәш кызларымның ирләренә карыйм да кызганып куям үзләрен.
Иң якын дус хатыныма кунакка барган идем. Ире эчә, әле чит хатыннар янына да йөргәли икән. Яшьрәк чакта бар ирләр дә хыянәт итә дигәнгә ышанып бетми идем. Өйләрендә алма шикелле хатыннары. Белмим, ни җитми! Юк, хәзерге ирләр азган.
Бу хатын акылга җиңелрәкме әллә, дип уйлый күрмәгез. Таныш-белеш, туганнар минем турыда яхшы фикердә. “Бөтен яктан килгән сөйкемле туташ”, – диләр иде. Кызыгып йөрүче ир-егетләр дә булмады түгел. Бары тик чын ир-егет очрата алмадым. Ә мәми авызлар миңа кирәк түгел. Чын ир-егет холкы сыгылмалы-бөгелмәле булырга тиеш түгел. Хәзер андыйлар юк диярлек. Хатын-кызны ихтирам итмәгәннәр буа буарлык.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ
Комментарии