- 13.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №5 (9 февраль)
- Рубрика: Татарча сериал
Кара бөдрә чәчле, мәрмәрдәй ак тәнле, кечерәк кенә, ләкин гаять сылу, зифа буйлы, бернинди иннек-кершәнсез дә теләсә кайсы егетне бер карашта аяктан егарлык чибәр кыз Айгизәне бер күрүдә үк ошатты Рамзан һәм кыз белән танышу хәстәренә кереште. Танышулары туйда булды. Кыз күңеленә күпер салу өчен артык көч кую да кирәкмәде: зур кара күзле, кара чәчле әзмәвердәй егет үзе дә күп кенә кызларның төн йокыларын качыра иде…
Икесе дә бер карашта ук бер-берсен ошатты, бер-берсенә тартылды. Егет 27 яшендә, уңышлы гына “үсеп” килүче эшмәкәр, ә кыз – педагогика институтының 5 курсында музыка факультетында укый.
Гаярь егет Рамзан эшне бик кызу тотты, танышуларына 3-4 ай да үтмәгәндер, Айгизәгә тәкъдим дә ясап куйды. Капыл әйтелгән бу сүзләрдән каушап калган тыныч, сабыр холыклы Айгизә ни әйтергә дә белмәде. Бер атнадан егетнең әти-әнисе кызны сорарга да килеп төште, никах, туй көннәре шау-гөр килеп үтеп тә китте.
Моңарчы бер генә егетне дә үзенә якын җибәрмәгән, кичләрен әти-әнисе, туганнары арасында үткәрергә күнеккән Айгизә өчен яңа тормыш башланды. Бәхетнең җиденче катында йөзде алар! Рамзан аның өчен җанын фида кылырга да риза, ни теләсә, шуны таба, кая теләсә, шунда алып бара, кыскасы, күктән Айны да алып бирергә әзер иде ул көннәрдә!
Туйдан соң Рамзанның шәһәр үзәгендәге ике катлы фатирында яши башладылар. Заманча җиһазландырылган “хан сарае”на кайтып төшкәч, бер мәлгә югалып та калды кыз.
– Я Айгизәм, күз нурым, түрдән уз, – дип күтәреп алды аны Рамзан. – Хәзер син бу йортның тулы хокуклы хуҗабикәсе!
Күктән иңгән бу бәхеткә Айгизәнең әти-әнисе бераз сагаебрак караса да, туксанга җитеп килүче дәү әнисе яхшыга юрады: “Гыйффәтлелегең өчен Алла бүләге бу, балам!”
Өлкәннәр фатихасы белән матур гына яшәп киттеләр. Ширбәт айлары, кунак-кунак уйнаулар артта калды, яшь гаилә тормыш мәшәкатьләренә чумды. Мәшәкать дип, мәшәкать дияр җире дә юк инде аның: Рамзан иртән иртүк эшкә китә, кич кайта, ә Айгизәгә исә аны изге теләкләр теләп озатып каласы да кайткан җиренә елмаеп каршы аласы! Аннары кичке ашка берәр ресторанга юл тоталар, ял көннәрендә исә әти-әниләренә, дус-ишләргә, туганнарына баргалап киләләр… Эшкә чыгу турында сүз башлаган иде Айгизә, кая ул, Рамзан авыз да ачтырмады:
– Нәрсәгә сиңа эш? – диде ул гаҗәпләнеп. – Бар да җитеш ич, бар да мулдан!
Көннәрдән беркөнне Айгизәнең бәби көтүе ачыкланды. Шатлык-сөенечнең иге-чиге булмады!
– Тупырдап торган бер малай алып кайтып бир, яме, Айгизәм!– дип, Рамзан сөекле хатынын кулларында әйләндерде.
Нәкъ тугыз айдан Җиһаншиннар гаиләсендә тупырдап торган кызчык дөньяга килде. Тик хастаханәгә килгән әти кеше генә алай бик кәефле күренмәде, кызына хәтта күтәрелеп тә карамады… Бәллүр касәнең беренче тапкыр ныклап торып чатнавы иде бу…
– Икенчесе, һичшиксез, малай булачак, бер дә кайгырма, әтисе, – дип, ничек тә ирен юатырга тырышты Айгизә. Атаны балага якынайту өчен кулыннан килгәннең-килмәгәннең барын да эшләде. Ниһаять, ата кеше күңелендә кызына карата хисләр җылына төште: ул аны кулына алып сөя, вакыт-вакыт бишеген дә тирбәткәли башлады. Шатлыктан башы әйләнгән Айгизә баштанаяк бала мәшәкатенә чумды, көнен-төнен кечкенәсенә багышлады. Ә Рамзан исә үз эшен тагын да киңәйтеп җибәрде, башка шәһәрләр белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырды, шунлыктан командировкалары да ешайды. Шулай итеп, алар да гадәти тормыш белән яшәүче гаилә калыбы кысаларына керделәр дә утырдылар! Рамзан – акча табучы, Айгизә – йорт-җирне алып баручы, бала тәрбияләүче. Кызлары Айнурга да 5 яшь тулып килә! Рамзан һәр командировкасыннан Айнурыма дип зур-зур курчаклар, төрле уенчыклар, күлмәк-күнчек, тәм-том төяп кайта, Айгизәсен дә онытмый, билгеле. Ә кызлар исә, берсе сөекле ирен, икенчесе сөекле әтисен зарыгып көтеп ала. Әтиләре кайткан көн алар өендә зур бәйрәмгә әверелә. Шулай да йөрәкне тырнап торучы бер нәрсә бар: Айгизә ничәнче кат тагын бер бәби алып кайту турында сүз башласа да, Рамзан, нигәдер, ашыкмый, төрле сәбәпләр табып, әңгәмәне башка якка бору җаен карый. Икенчесе дә кыз булыр дип шикләнәме, әллә берәр башка сәбәп бармы.
…Күңелен бимазалаган сорауга җавапны һич көтмәгәндә тапты Айгизә. Ял көне иде. Тәрәзәдә таңның алсу шәүләсе беленә башлауга ук торып, Рамзан чираттагы командировкасына ашыкты. Айгизә аны, гадәттәгечә, хәерле сәфәр теләп, ишектән озатып калды. Ятып, бераз черем итәргә дә өлгермәде, кечкенә бөтерчек Айнур уянды да колак төбендә берөзлексез безелди дә башлады:
– Әнием, кичә син мине Макдональдска алып барам дип сүз бирдең! Әйдә, тор, киттек!
Бер-ике сәгать шулай йокылы-уяулы яткач, торырга булдылар. Ике көяз “кыз” киенгәнче-җыенганчы өйлә җитә язды. Өйдән чыгып, җәяүләп кенә кафега юнәлделәр. Көн матур, кояшлы үзе, тик еракта, офык читендә яңгыр болытлары шәйләнә.
Айнур теләгән тәм-томнарга заказ биреп, буш өстәл артына килеп утырдылар. Официант тиз арада табынны сый-нигъмәт белән тутырып та китте. Чырык-чырык чыркылдаучы Айнурның түбәсе күккә тиде! Кызлар шаяра-шаяра сыйлана башладылар. Һай, кызык та соң!
Кинәт Айгизәнең йөзе үзгәреп китте, күзләре зураеп ачылды, йөрәге еш-еш тибәргә тотынды: почмактагы өстәлләрнең берсе артында аның Рамзаны ниндидер бер чит хатын һәм ят бала белән чәйләп утыра иде… Айгизә, төшләнәм, ахры, дип, үз-үзен чеметеп алды, чәч толымын тарткалады. Юк, кызганыч, төш түгел, өн иде бу, кырыс һәм мәрхәмәтсез өн иде.
Ул кызын тиз генә башка якка борып утыртты да Аллаһыдан ниндидер могҗиза көткәндәй, ирен күзәтә башлады. Бәлки берәр танышы яки туганыдыр? Нигә начарга юрарга? Ул да булмады, кечкенә малай, әнисе итәгеннән төшеп, Рамзанга таба тәпиләде:
– Әттәгә барам!
– Улым, әтиең болай да арыган, борчыма инде аны!
Теге хатын, урыныннан торып, баланы кулына алды.
Аяз көнне яшен яшьнәде Айгизә өчен, аяк астында җир убылды, кулындагы стаканы челпәрәмә килеп ватылды, юк, стакан түгел, ә кайчандыр чатнаган бәллүр касәнең шулай кисәк уалуы иде бу…
Иртәгәсен “командировкадан” кайтып төшкән ир, буш өйдә өстәл өстендә үзенең башка “гаилә”се белән төшкән фотосына тап булды, аның артына “Безне эзләмә!” дигән ике генә сүз язылган иде…
Гөләндәм ГАЛИЕВА.
Аксубай районы.
Комментарии