- 13.01.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Татарча сериал
Фатыйма әти-әниләренең бердәнбер кызы, шуңа күрә сабый чактан ук бик иркә, тансык бала булып үсте. Әтисе авыл шифаханәсендә теш табибы, әнисе шунда ук лаборант булып эшли. Гаилә бик җитеш тормышта яши, күбәләктәй матур, чәчәктәй гүзәл кыз бер нәрсәгә аптырамый, аңа ни теләсә, шуны ашаталар, курчак кебек киендерәләр иде…
Ләкин байлар да елый, бәхетлеләр дә берзаман бәхетсезлеккә тара икән: унынчы сыйныфны тәмамлаган елны яңа гына унҗидесен тутырган сылуны көчләделәр…
Имтиханнар башланыр алдыннан Фатыйма укый торган сыйныф егет-кызларын мәктәп җитәкчелеге урманга делянкада чыбык-чабыклар чистарту эшенә җибәрде. Җәйге матур, аяз көн, җылы, рәхәт. Агач-куакларда кошлар сайрый, яшел чирәм, чәчәкләр арасында йөзләгән бөҗәкләр безелдәшә. Сыйныф егетләре кечкенә балталары белән чикләвек, усак, өрәңге куакларын төптән кисәләр, кызлар исә аларны өемнәргә ташып куялар иде. Шулай уен-көлке сүзләр белән гөрләшеп берәр сәгать эшләгәч, өйдән алып килгән ризыкларын ашарга утырдылар.
Фатыйма башкалардан бераз алдарак ашап бетергән иде, ул иптәшләре ашаганчы, энҗе чәчәкләре җыярга дип, урман эченәрәк керде. Тугыз-ун чәчәк өзде микән, кинәт берәүнең җилкәсеннән тотып алганын тоеп, куркудан өнсез-җансыз калды. Әйләнеп караса – ул берәү авыл кешесе. Аның турында ирдән аерылып кайткан, хатыннар янына йөри дигән сүз чыккан, исеме Минзакир булса да, Мизай дип кенә йөртелүче, әзмәвердәй гәүдәле, тупас, ямьсез йөзле ир иде. Авыл урамнарында Фатыйма аны күргәләгән, очраткан булса да, «исәнмесез»дән кала бер авыз сүз сөйләшкәне юк иде.
Фатыйма бу кешене күргәч тә, кычкырмакчы булды, ләкин тегесе аның авызын шунда ук көрәктәй зур, каты, кытыршы кулы белән каплап өлгерде, аннары бер селтәнүдә Фатыйманы җиргә екты да, кызның өстенә менеп тә атланды… Фатыйма, башын, аякларын боргалап бәргәләнсә дә, куәте ташыган, яшь, зифа кызны гына түгел, өч-дүрт ир-егетне җиңәрлек эзмәвергә каршы тора алмады…
Мизай урманга нинди эш-йомыш белән килгәндер, әллә ул бүген чыгарылыш сыйныф укучыларының биредә булуын белеп «ауга» чыкканмы – анысы билгесез һәм мөһим дә түгел.
Шул вәхшилектән соң, Фатыймага урман элеккечә матур түгел, кояш та сүрелгән кебек, кошлар да инде сайрамый төсле тоелды. Бая, ун-унбиш минут кына элекке кебек шаян сөйләшүләр дә ишетелмәс булды. Бу урман «сәяхәт»еннән соң ул үз эченә бикләнде, сөйләшмәс, дәшкәч тә ишетмәс кешегә әйләнде. Әти-әнисе аның нишләп болай булуына, әкренләп сула баруына аптырап, «Әллә, кызым, авырыйсыңмы? Имтиханнарыңны бирә алмадыңмы?» – дип сорагач, ул: «Юк ла, башым гына авырта», – дип җавап бирде. Ниһаять, беркөнне түзмәде – әнисенә урманда булган фаҗиганы чиште.
Әнисе исә кызының елый-елый сөйләгәннәрен әти кешегә түкми-чәчми җиткерде. Көчләүче авыл Советы рәисенең (хәзер ул җирлек дип атала) туганнан-туганы иде. Ул, мәктәп директоры, ягъни булган вакыйгага турыдан-туры җаваплы кеше (укытучылар нәрсә караган? Әгәр бу эшне район мәгариф бүлегендә белсәләр?), Фатыйманың әтисе (авылда абруйлы кеше, һәркем диярлек аңа теш алдырырга, куйдырырга килә бит) өчәүләп киңәш иттеләр дә, Мизайны Фатыймага өйләнергә кыстадылар. Югыйсә, егетнең башын таш капчыкта черетү белән янадылар. Фатыйманы да, бәлки, балага узгансыңдыр, дип килештерделәр. Фатыйма, язмышым шулдыр инде дип, килешергә мәҗбүр булды.
Урта мәктәпне тәмамлагач, кыз элеккечә табиб йә укытучы булам дигән уйларыннан кире кайтты. Аныңча, кая барсаң да, кем булсаң да, кара сакалың үзең белән йөри дигәндәй, аның көчләнүе, хатын икәнлеге барыбер беленәчәк иде. Шул «өчлек» аны авыл почтасына хат ташучы итеп тә урнаштырды. Кечкенә, тыйнак кына итеп, бары тик якыннарны, үз кешеләрне генә җыеп туй ясадылар. Ләкин туй үтеп, бер-ике көннән Фатыйма, бу юлы әти-әнисе белән киңәш тә итмичә, күңеле дә, җаны-тәне дә кабул итмәгән ирне куып җибәрде.
Ике-өч ел үтте. Ул арада Фатыйма бергә укыган кайбер иптәш кызларының кияүгә чыгуын, аларның бала табуларын белде, ишетте. Хат ташучы күп йөри, байтак өйләрдә була, аның мең төрле эше бар бит: газета, хатлар өләшәсе, пенсияләр таратасы. Әллә шундый хәбәрләрдән көнләшеп, әллә чыннан да хатын-кызлыгы уянып, Фатыйма әти-әнисе исән чагында өч тапкыр кияүгә чыкты.
Фатыйма чибәр, сөйкемле иде, аны «кеше калдыгы» дип исәпләмәделәр, яучылар җибәреп кодаладылар. Башта фермада зоотехник булып эшләүче Әнәс исемле, хатынын аерган, яше инде кырыкка якынлашкан ир сүз кушты. Яшь, җилбәзәк түгел дип Фатыйма бу «карт»ка чыкты. Ләкин Әнәс саран, эчкече, шуның өстенә, бик көнче дә булып чыкты. Хат ташучы буларак, күп кешене күрергә, кем белән генә сөйләшергә туры килми иде Фатыймага. Әнәс аның фәлән ир, фәлән егет белән сөйләшкәнен ишетүгә, өйдә тавыш чыгара, хатынын төрле пычрак сүзләр белән мәсхәрәли, кимсетә иде. Моңа инде Фатыйманың әнисе Галия апа да түзә алмады. «Әле бала-чагаң юк, шөкер, араңны өз ул мөртәт белән», – дип, Әнәстән аертты.
Калган ике ире дә Әнәстән әллә ни аерылмадылар. Әнәснең «яхшы» сыйфатларыннан тыш алар ялкау, аркылыны буйга салмаучы ирләр дә иде.
Тагын берничә ел узды. Шул арада өч ай эчендә бер-бер артлы әтисе белән әнисе мәңгелеккә күчтеләр, Фатыйма дүрт-биш бүлмәле, болын кадәрле таш өйдә ялгызы утырып калды. Билгеле, исән-сау, чибәрлеге дә әле җуелмаган яшь хатынның гомер буе ялгыз, терәк-таянычсыз яшисе килми иде. Хәзер инде ир-атларның өйләнгәннәре дә, буйдаклары да кичләрен, кешеләрдән кача-поса, аның өенә сукмак сала башладылар. Мондый сукмак салуларның берсе бик аяныч тәмамланды: Фатыйманың җылы кочагында үзен җәннәттә итеп сизгән ирнең хатыны килеп, тәрәзә пыялаларын челпәрәмә китерде.
Менә шул җәнҗалдан соң, Фатыйма өйләнгән ирләр белән бәйләнмәскә кирәклеген аңлап алды. Шуннан ул ишеген кагучыларны бик сайлап кына кертә башлады. Ул авылга шәһәрдән кайтучыларны өстенрәк күрде. Андыйларның, бәлки, шәһәрдә хатыннары да бардыр, әмма аңа барыбер, иркәләп, Фатыйманы күңелсез уйларыннан арындырып торса, аңа шул җиткән. Аннары шәһәр кунаклары авылныкылар төсле саран түгел, артларыннан хатыннары килеп җитеп, тәрәзә, ишек ватмыйлар…
Хат ташучы булып биш-алты ел эшләгәч, Фатыйма бу эшеннән туйды: кергән бер йортта аның гайбәтен саталар, ул кергәч кенә шып туктыйлар, урамга чыккач, тагын аңа төртеп сөйлиләр төсле иде. Җитмәсә, хезмәт хакы да, әти-әнисе булмагач, чыгымнарга җитми иде.
Озак та үтмәде, эше дә азрак, хезмәт хакы да күбрәк булган эш килеп чыкты. Үткәндә әтисенең кордашы, дусты булган авыл җирлеге башлыгы аны җирлекнең сәркатибенә ярдәмче итеп эшкә алды. Мичкә кадәр корсаклы, пеләш карт түрә, ара-тирә, кеше күрмәгәндә, Фатыйманы үзенчә назларга ярата: кочаклый яки тезенә утыртып үбә иде. Ярый әле башкасын таләп итмәде.
Беркөнне эштән кайткач, сумкасын бушатып караган иде, аннан кечкенә язу кисәге чыкты. «Мадам Пати! Әгәр сез иремне азындырудан туктамасагыз, ике дә уйламыйм, йөзегезгә кислота сибәм», диелгән иде анда. Фатыйма икенче көнне үк эшкә бармады. Аның мадам Пати буласы да, матурлыгын, яшьлеген югалтасы да килми иде…
Фатыйманың шундый хәлгә таруына кем, нәрсә гаепле: үземе, әллә язмыш, әллә тормыш юлында очраган ирләрме?
Салих ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.

Комментарии