- 12.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №32 (12 август)
- Рубрика: Татарча сериал
Гөлүсә төне буе йоклап китә алмады. Ярларына сыеша алмый бәргәләнеп аккан дулкын кебек ярсып, шашынып тибүен тойды ул йөрәгенең. Башка вакыт булса, бу халәтен күңеле ниндидер хәвеф киләсен алдан хәбәр итә дип уйлар иде. Ә бүгенгесен хәерлегә юрады. Хыялы аны еракка, моннан 20 ел элек хушлашкан мәктәп елларына алып кайтты.
Алар сыйныфында гел “5”легә укучылар икәү иде. Кызлардан – Гөлүсә, малайлардан – Инсаф. Алар арасында ниндидер яшерен көндәшлек тә бар иде сыман. Юк, бу начар мәгънәдәге көндәшлек түгел, ә бәлки, бер-берсе алдында сер бирмәү, сынатмау кебегрәк кенә иде. Чисталык, пөхтәлек буенча да сыйныфта Гөлүсәгә тиңнәр юк. Алтынчы класска кадәр Инсаф бу яклары белән Гөлүсәдән шактый калышты. Беренче сыйныфтан башлап бер партада утырганлыктан, барысы да кызның күз алдында. Бервакыт Инсафка томау төште. Бармагы белән сөртә-сөртә борын астын кызартып бетерде. Гөлүсә аңа хезмәт дәресендә үзе чиккән кулъяулыгын сузды. Дәрес башланганнан бирле аска карап, борынын тартып утырган Инсаф башын күтәреп партадашына елмайды. Алар арасында тел белән генә аңлатып булмый торган рәхәт якынлык әнә шул вакытта ук башланды. Партадашлар бер-берсенә башкаларга сиздермичә генә ярдәм итүдән тәм тапты. Бергәләп фәнни олимпиадаларда катнаштылар. Сигезенче сыйныфта Инсаф күзгә күренеп ыспайланды. Шул елны Гөлүсә салкын тиеп авырды. Өйләренә барлык сыйныфташлары аның хәлен белергә килде. Китәр алдыннан, Инсаф Гөлүсәнең карават читенә китап куеп калдырды. Гөлүсә ул калдырган китапны кулына алды. Габдрахман Әпсәләмовның “Алтын йолдыз”ы икән. Китап эченнән бик нәзакәтләп кулдан ясалган конверт килеп төште. Аның эчендәге кәгазь битеннән кыз мондый сүзләр укыды: “Гөлүсә, син булмагач мәктәптә нур юк сыман. Син бит иң акыллы, иң чибәр, иң пөхтә һәм иң башлы кыз. Тизрәк терел, алайса минем дәрес әзерлисе килми башлады. Синсез бик күңелсез. И.”
…Ә унынчы сыйныфта укыганда алар спектакль куйды. Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ы. Гөлүсә – Галия, Инсаф Искәндәр. Гөлүсәнең спектакльдә Инсаф уйнаганы өчен катнашуын үзеннән башка беркем белмәде. Өйдә үзе генә калган чакларда көзге алдына басып, Галия булып уйнады. Тырышулары бушка китмәде. Аның да, Инсафның да уйнавын яратып кабул иттеләр. Спектакль тәмам. Кинәт Гөлүсәгә Инсаф алдында уңайсыз булып китте. Ул бит сәхнәдә аның кулларыннан тотты, кочагына сыенды, чәчләреннән сыйпады. Ә Инсаф аны үпте дә түгелме соң?… Гөлүсәнең бөтен тәненнән электр тогы үткән кебек булды. Сәхнә артында кабалана-кабалана Галия киемнәрен салып, үз пальтосын киеп, арткы ишектән ук кебек урамга атылды. Битенә март аеның кичке йомшак җиле килеп бәрелде. Адымнарын әкренәйтә төште. Кулларын пальто кесәсенә тыкты. Чү, нәрсә бу? Бармакларын ниндидер кәгазь кисәге пешереп алгандай итте. Ул дүрткә бөкләнгән кәгазьне ачканда бармакларының әкрен генә дерелдәвен тойды. “Гөлүсә, син миңа бүген шундый ошадың. Бу көн минем күңелемдә иң якты хатирә булып мәңге сакланачак. Рәхмәт сиңа сәхнәдә генә булса да, мине ярата алуың өчен. И.”, дип язылган сүзләрне укып, кәгазьне кадерләп күкрәгенә кысты…
…Мәктәпне икесе дә алтын медальгә тәмамлады. Барысы да яхшы, киләчәк планнары да ачык. Икесе дә документларын финанс-икътисад институтына тапшырды. Гөлүсә укырга чакыру язуын ашкынып көтте. Егет тә көн саен элемтә бүлегенә сугылып чыга торган булды. “Хатны кулыңа үзем китереп тоттырачакмын. Сөенчегә бүләгеңне әзерләп куй”, – диде ул Гөлүсәгә шаяртып.
Гөлүсә идәннәрен юып, инде суга китәм дип көянтәсен иңнәренә элгән генә иде, капкадан йөгереп диярлек Инсаф килеп керде. Ул Гөлүсәне кочаклап, үзе дә сизмәстән ирененнән үбеп алды. Шундый ук өлгерлек белән кызның кулына институттан килгән конвертны тоттырып, капкадан чыгып та китте. Гөлүсә бер мәлгә югалып калды. Беренче тапкыр үбешкәннән соң үз иренен күрергә теләп, көзгегә карады. Анда ул сызылып киткән кап-кара кашлы, алсу иренле, сөрмәле озын керфекле, шомырттай кара күзле кыз белән очрашты. Көзгедәге кыз бик чибәр иде.
Нәкъ шул минутта әтисе белән әнисе дә эштән кайтты. Алар олы кызларының студент булуына сөенеп туймады. Гөлүсә үзен белә башлаганнан бирле аның әтисе авыру. Тормыш йөгенең авыр ягы бухгалтер булып эшләүче әнисе җилкәсендә. Әнисенең хәлен җиңеләйтә торган әллә нинди яхшылыклар эшлисе килде Гөлүсәнең. Кызганычка, аңа әлеге изге теләген тормышка ашыру насыйп булмады.
…Шушы ук көнне кичке сәгать җидедә өйгә кара хәсрәт керде. Гөлүсәнең әнисен кич эштән кайтканда трактор бәреп киткән. Руль артындагы тракторчы лаякыл исерек булган. Әнисен өч километр ераклыктагы күрше авыл хастаханәсенә озатканнар. Табиблар күпме генә тырышса да, Фирая апаның гомерен саклап кала алмадылар. Өч кыз бала авыру ата карамагында калды. Иң өлкәне -Гөлүсә, сеңелләре Илүсә – бишенчедә, Гөлсем икенче сыйныфта укый. Йорт-җирләре дә тузып килә. Әти-әниләре бу өйне күчеп китүчеләрдән сатып алып, башка чыккан булган. Кызлар кияүгә киткәли башлаганчы яңа йорт җиткерми булмас дип, бакча ягына нигезен дә салып куйганнар иде. Менә шулай итеп, көтмәгәндә Гөлүсәнең югары белем алу турындагы планнары челпәрәмә килде. Тормышы бөтенләй икенче якка әйләнде дә куйды. Әтисе өйләнсә, читтән торып булса да укырмын әле дип, күңелен юатты ул. Фермага хисапчы булып эшкә урнашты. Хәсрәт хәсрәтне ияртеп йөри диләр. Дөрес икән. Бер елдан әтисе дә гүр иясе булды. Әнә шулай итеп тормыш тулысынча Гөлүсә җаваплылыгына калды. Әтисен җирләгәннең икенче көнендә колхоз рәисе килде һәм өйне бер кат күздән кичергәннән соң:
– Моның ремонтлап расход чыгарырлыгы калмаган инде. Нигезе салына башлаган урыныгызга колхоз исәбеннән яңа йорт эшләтеп бирәбез сезгә. Бәхетне сатып алып булмый шул, Гөлүсә сеңлем, түзәргә туры килә инде, – диде ул авыр сулап. 40-45 яшьләр тирәсендәге колхоз җитәкчесенең бу ятимнәргә аеруча олы кайгыртучанлык күрсәтүенең серен Гөлүсә соңыннан гына белде.
…Әнисен җирләп кайтканнан соң, алар кичкә таба Инсаф белән зиратка барса, кабер өстенә кып-кызыл роза чәчәкләре сибелгән. Аның розалар яратканын белүче кеше кем булыр икән дип баш ватты ул чакта. Әмма күңелендәге уйларын Инсаф белән уртаклашмады. Сентябрьнең 21ендә әнисенең туган көне. Гөлүсә бер кочак кашкарыйлар күтәреп зиратка барды. Әнисе кабере өстенә кабат кып-кызыл розалар сибелгән. Гөлүсәдә бу изге җанның кем булуын беләсе килү теләге уянды. Кыз эштән бушаган араларында зират юлын ешрак таптый башлады. Ниһаять, Октябрь бәйрәме көнне ул розалар китерүченең кем икәнлеген күрде. Гөлүсә зират капкасыннан эчкә кереп озак та үтмәде, аулак тыкрыкка бер җиңел машина килеп туктады. Койма аша колхоз рәисе Камил Нотфуллович сикереп төште дә туп-туры аның әнисенең кабере янына килде. Кыз аның күзенә күренүне кирәк санамыйча, юан агач артына яшеренеп күзәтеп торды. Ир чардуган капкасын ачып, кабер өстенә сулы банкага утыртылган розалар куйды. Аннан соң бераз бер ноктага карап уйланып торды да чыгып китте. Әнисе белән Камил абыйсы арасындагы бу якынлык Гөлүсә өчен гомер буе сер булып саклана. Ул бу хакта бер кешедән сорашмады да, сер очын да эзләмәде, белергә дә теләмәде.
Чыннан да рәис сүзендә торды. Ярты ел дигәндә фин тибындагы яңа йортка күчтеләр. Гөлүсә үзе бер эштән дә куркып тормады. Әти-әнисе үлде дип, абзардагы сыер, башка терлекләрне дә, кош-кортларны да бетермәде. Ике ел хисапчы булып эшләгәннән соң, аны эшкә китапханәгә алдылар. Соңыннан Гөлүсә яңа эшкә күчүенең рәис абыйсы әмере буенча эшләнгәнен белде. Югыйсә пенсиягә китүче Маһинур апаның бу эш урынына кызыгучылар аз түгел иде. Авылда рәис сүзе – закон. Гөлүсә үзенә күрсәтелгән бу игътибарны белмәмешкә салышты. Китапханәче булып бер айлап эшләгәч, шимбә көн кичкә таба Камил Нотфуллович керде. Гөлүсә китапханәне үзенә ошаганча җыештырып, җиһазлап, тулы тәртип урнаштырган иде. Рәиснең күзләре бик очлы икән. Үзгәрешләрне шунда ук абайлап алды. “Булган бу”, – диде кыска гына. Аннары Гөлүсәгә күтәрелеп карады. Аларның бер мизгелгә күзләре очрашып алды.
– Коеп куйган әниең син. Фирая да булдыклы, акыллы, чибәр, бар яктан да килгән кеше иде. Син дә әниеңә охшагансың. Әгәр сезгә нинди дә булса ярдәм кирәк икән, оялып торма. Мин сезнең өчен барысын да эшләргә тырышырмын, – диде дә хушлашып чыгып китте.
Ул киткәч озак та үтмәде, Инсаф килеп керде. Гөлүсәнең күрешергә дип сузган кулын учына алып:
– Синең белән саубуллашырга килдем. Яр Чаллыдагы абый әнине үзләренә яшәргә алып китә, бөтенләйгә. Машинага әйберләрне төйиләр. Мин монда йөгердем. Хуш, мине онытма, диде дә Гөлүсәне кочагына кысты.
– Син дә мине онытма, яме, Инсаф, – диде кыз ярым пышылдап.
– Бу артык сүз, – диде егет эре генә.
Әнә шулай аерылыштылар. Ул соңгы очрашу булыр дип башларына да китермәделәр. Инсаф Казаннан 4-5 тапкыр хат язды да, суга төшеп югалгандай булды. Ул көннәрдән соң 20 ел вакыт узды. Гөлүсә аның ярты ел элек үз районнарына райпо директоры итеп билгеләнүен ишеткәннән бирле, көн саен көтте. Күңеленең бер почмагындагы мәхәббәт очкыны, сине эзләп кайткан ул, дип өметләндерде. Инсаф янәшәсендә башка хатын-кызны күз алдына китерә алмады Гөлүсә. 38 яшенә кадәр үзенә генә хас горурлык, яшерен өмет белән аны көтте. Кемнәр генә мәхәббәт аңлатып карамады аңа. Берсен дә кабул итмәде, хисләрен аңларга тырышмады. Читтән торып мәдәният институтының китапханәчеләр әзерләү бүлеген тәмамлады. Сеңелләренең икесе дә аның ярдәменә таянып, берсе – көндезге бүлектә университетны, икенчесе Гөлүсәнең хыялында калган финанс-икътисад институтын тәмамлады. Ул үз бурычын үтәде. Инсаф боларның берсен дә белми бит әле. Аның өчен барысы да яңалык булачак. Таң аткач та, ул беренче рейс автобус белән район үзәгенә барачак. Бөтенесе турында да бер рәхәтләнеп сөйләшерләр инде.
…“Приемная”да сәркатип кызның:
– Апа, ни йомыш, – дигән соравы аны каушатып җибәрде.
– Миңа сезнең директорыгызны күрергә кирәк иде, – диде ул.
– Нинди мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәсегезне яздырыгыз, мин Инсаф Әхмәтовичка кертеп бирермен. Сезне кабул итү-итмәүне үзе хәл итәр, – диде сәркатип. Гөлүсә очрашуның бу якларын ук уйлап бетермәгән иде шул.
– Туганым ул минем, – дип ялганларга мәҗбүр булды. Шулчак каршыдагы кызны алыштырып куйдылармыни.
– Нигә аны башта ук шулай дип әйтмисез, рәхим итегез, кабинетында ул берүзе генә, – дип ишекне ачып эчкә уздырды.
Гөлүсә ишек төбендә тукталып калды. Каршында моннан егерме ел элек аны кочагына алып иркәләгән чандыр студент түгел, ә тулы гәүдәле, тәкәбберлеге йөзенә чыккан, нәзакәтле итеп киенгән ир уртасы кеше утыра. Гөлүсә белгән, яраткан Инсаф аның күз алдында әкренләп томан артына кереп югала барды. Гөлүсә аңа елмаерга тырышты, әмма барып чыкмады.
– Соравыгызны тыңлыйм, – диде ир тәкәббер тон белән.
– Хуш, Инсаф, – диде дә, Гөлүсә башын горур тотып чыгып китте…
Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА
Очрашу,
Комментарии