- 12.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №18 (11 май)
- Рубрика: Татарча сериал
Шушы арада Татарстан китап нәшриятында күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең «Хунвейбин» дигән романы басылды. Автор тиражның яртысыннан артыгын ТР Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы китапханәләренә, Татар Конгрессына бүләк итте. Нибары өч йөз генә данәдә Бауман урамындагы кибеткә, Тукай музее киоскына сатуга чыкты. Укучыларыбызның әлеге әсәр белән кызыксынуын тоеп, газетаның бу санында романнан өзек урнаштырабыз.
– Бәгырь, юлдан килгән кунакны алҗытма! – дип кычкырды алгы яктан Мәгърифә.
«Әй, тукта әле!» – дигәндәй, Мәгариф кисәтү килгән тарафка кул гына селекте. Иркен-ага алдында Мәгариф-кардәш, гүя Тукай шигырендәге атаклы баскыч шикелле, асты өскә әйләнде. Моңа кадәр без өстә дип мактанган басмалар түбәнгә төште, без түбәндә дип кимсенгән басмалар югарыга үрләде – әле генә мескенләнеп Әмрикә турында сораштырып утырган «авыл мажигы» гүя кафедра артындагы профессорга әверелеп, авызыннан гөрзиле ялкыннар очырды. Кичә байдан да бай, социаль карта исәбенә генә дә байларча кикереп яши алган Әмрикә «эшсезләре» иленнән кайтып төшкән мөһаҗир бу кадәр катлаулы, бер үк вакытта тормышчан да, куркыныч та булган фәлсәфәне аңлый да, аңламый да иде. Дөресрәге, авылда, карт әнисенең туган авылында, ихластан да шушындый акыллы инсан, чын интеллектуал, фәлсәфи фикер иясенә тап булачагын көтмәгән Иркен-ага мондый беркатлылыгы өчен оялып, бу очрашуга чиксез куанган вә телсез калган иде.
– Нефть – безнең өчен юк ул, – диде кискен итеп абзый. – Миф. Әкият.
– Ничек…миф?
– Татар нефте беренче чиратта татарга хезмәт итәргә тиеш, хакмы?
– Хак.
– Әмма ул, дәүләтчелеге булмагач, татарга хезмәт итми һәм итмәячәк, монысы да хакмы?
– Хак.
– Нефтьне суыртып бетерәбез дип тырыша торгач, эчәр сусыз, сулар һавасыз калдык. Кайда мөселман, шунда нефть, кайда нефть – шунда бәхетсезлек. Бу да хак.
– Татар нефте язмышында кем гаепле соң? – диде Иркен-ага, –татармы, урысмы?
– Икесе дә, – диде, уйлап та тормыйча Мәгариф-кардәш.
– Ни өчен?
– Урыс, басып алып, илгә хуҗа була алмаганы, яши белмичә, үзен дә, басып алган халыкларын да бәхетсез иткәне, ә татар ничә гасыр үз азатлыгын кире кайтарып ала алмаганы, ихтыярын сатып, байлыкларын талатканы өчен. Ә менә урыска бәйләнмәгән эчке дөньясында татар кемгә хезмәт итәргә тиеш? Үзенәме, әллә башкаларгамы?
– Ничек башкаларга? Билхаккый үзенәдер!
– Хезмәт итәме соң? – Мәгариф-кардәш кунагына төбәлде.
Иркен-ага ни дип тә җавап бирергә белмәде.
– Итми шул… – Мәгарифнең күкрәгеннән үксегән тавыш чыкты. – Татарның эреләре, талантлары читкә китә… Менә сез дә бит әле Казаннан түгел, Америкадан кайткансыз. Нигә татарның бөекләре гел ятларга хезмәт итә?
– Әмрикәдә яңа татар эмиграциясе яратыла. Татар ул – материклар аты. Санитары. Ат-милләт. Татарның биясе һәр төрки кардәшенә карынында колын үстереп биргән…
– Төркиләргә генә микән?
– Түгел шул… Шунысы күңелне өйки.
– Ә вакыт – иң зур байлык, әйеме?!..
– Татар өчен вакыт – милләт югалткан иң зур байлык. Үз вакыт-сәгате белән бергә аның сәнгатен дә тартып алганнар. Татарның шуңа да дөньякүләм танылган сәнгате юк.
– Сез – бигрәк, кардәшем! Мөхәммәдьярлар, Тукайлар…
– Мөхәммәдьярлар, Тукайлар – булырга тиешле бөек татар тел сәнгатенең аерым карлыгачлары гына…
– Латыйф Хәмидиләр Казаннан казахка китсә дә, әрәмгә китмәгән…
– Килешәм. Мин моны начар димим. Яхшы да димим. Нигә ул үз халкына хезмәт итмәгән дип кенә сорыйм. Нигә химик кораллар буенча күренекле белгеч Вил Мирзаянов Америкага китәргә мәҗбүр булды? Нигә бөек җырчы бертуган Абдуллиннар казахка хезмәт итте? Нигә бөек биюче татарларыбыз Рудольф Нуриев бер татар биюе биемичә французга, Галия Измайлова үзбәккә, Риф Мәхәммәдов инглизгә хезмәт итте һәм итәләр? Нигә космофизик Роальд Сәгъдиев Америкага китеп, Дуайт Эйзенхауэр оныкчыгына өйләнде һәм Американың алтын танасына бармак имездерә башлады? Татардан аны яратырлык кыз беткән идеме? Нишләп татарның бөек балетмейстеры Фәйзи Гаскәров Казанны ташлап, татар биюләрен башкортныкы итте, аңа бию сәнгате тудырды? Нигә марҗага өйләнгән атаклы генералыбыз Мәхмүт Гәрәев, Чыңгыз-баба турында түгел, җанкыяр Жуков хакында китап язды? Нигә татар әдипләре Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Гариф Гомәр, Афзал Таһиров, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабайлар башкортка ясалма әдәбият ясап бирергә мәҗбүр булды? Татар бушбугазлары аларны Казанга кертмәгәнгә!.. Нишләп кибернетик Дәрдмәнднең туганнан туганы Искәндәр Рәмиев Русиягә беренче электрон-исәпләү машинасы бүләк итте? Бөек җырчыларыбыз Габдрахман Хәбибуллин, Фәридә Кудашева, Мәгафүр Хисмәтуллин Казанда түгел, Уфада башкортча җырлады? Нишләп безнең меңләгән милләттәшләребез Пиреней ярыматавыннан Аргентинаның Мальвин утрауларына кадәр чит милләтләргә хезмәт итә?
– Бу бит горурлык! Моның белән горурлану тиеш!..
– Горурлык. Тик коллар, ыштансыз плебейлар өчен горурлык. Ирекле гражданнар өчен – хурлык. Милләтебезнең талантлы булуы горурлык, талантның үз милләтенә хезмәт итмәве… хурлык!.. Мәгърифә, бәгырь, чәй керт әле, тамак кибә!…
Мәгърифәсе чәй кертеп куйгач, көмеш калагы белән тәмләп карады да, сорады:
– Теге нәрсәң калмадымыни?..
– Ба-а-ар…
Мәгърифә кечкенә яссы шешә дә китергәч, карт аны ачып, көмеш калагына ниндидер куе кызгылт сыеклык агызды һәм чәенә салды.
– Бәлзәм. Үзебез ясадык. Төнәтелгән утызлап төр дару үләне һәм бал. Мин бу үләннәрне беләсезме каян җыйдым? Борынгы Болгар бабаларыбыз йоласы буенча, таң чыгы төшкәч, Шәмдәл урманнарының әтәч тавышы ишетелми торган аланнарыннан!.. Йорт-җирдән өч чакрымда, димәк. Әтәч тавышы өч чакрымга кадәр генә ишетелә. Шундый урыннан җыелса гына үләннең шифасы була. Изрәп йокларсыз, Аллаһ кушса. Минем чәйне кабып карагыз… Ошаса, үзегезгә дә салырсыз. Кем әйтмешли, лыгырдыкның сүзе – бал, эше – әрем…
Иркен-ага кардәшенең чәен тәмләп карады. Әкәмәт!.. Мондый да хуш исле, татлы, җанга ятышлы, дәрман өсти торган бәлзәмне очратканы юк иде аның. Ул баш какты. Мәгариф аның чәенә дә бәлзәм койды. Үз тирәсен гүя уйгыр далаларының әремле хуш исләре биләп алды.
– Әгәр арытмаган булсам, мин сезгә татарның чит кавемгә хезмәт итүенең үзем ачкан тәгълиматын төшендерер идем…
Бу көткәннән дә кызыграк иде. Иркен-ага елмаеп баш какты.
– Әйтик, татар җир өстендә үзенә-үзе хуҗа исәпләнеп тә, үзенә-үзе хезмәт итмәгәч, җир астындагы нефте нигә аңа хезмәт итсен? Һәр басып алынган милләткә Ходай Тәгалә баскынчыларына каршы көрәшү өчен күктән көч һәм дәрман төшерә. Дүрт гасыр буе куркытылып килгән татар менә шушы Ходай Тәгаләдән төшкән көчне дошманына каршы көрәшкә юнәлтәсе урында, дошманы белән хезмәттәшлеккә, коллаборациягә керә һәм, хөсетлеккә батып, артына борыла, шулай итеп, кан дошманы белән түгел, үз ханы, үз каны – үз туганы белән көрәшә, сугыша, аны или, талый, тереләй туный, хурлый, нәселен сата, сыта, тарката башлый… Нәтиҗәдә, өстән караганда, татар бар, астан караганда – ул юк, өстән караганда, татарның җир-суы, байлыклары бар, әмма астан караганда – юк. Безнең, кайчандыр Әдрән диңгезләргә кадәр ил тоткан милләтнең, бүгенге кичергән фаҗигалары, милләтләр арасындагы югалып баруы менә шушы иманлы көрәштән баш тартканыбыз, хөсетлеккә төшеп, вакланганыбыз өчен Ходай Тәгаләдән төшкән җәза ул…
– Соңгы елларда «глобализм» да «глобализм», диләр, – дип дәвам итте Мәгариф абзый. – Татар өчен яңа нәрсә түгел ул. Шул ук татар нефте бит ул. Без инде биш гасыр бу глобализм тегермәнендә тартылганбыз һәм тартылуны дәвам итәбез, ычтапан. Ябрәй аннан чыкты, без һаман чыгалмыйбыз!.. Чөнки бу глобализм дигән талау теориясен шул яһүдиләр үзләре моннан өч мең елга якын элек Синай комлыклары аша Мисырдан куылганнан һәм барлык җир шарына таралганнан соң ук барлыкка китергәннәр иде. Масоннарның моңа кадәр яшерен эшләгән оешмасының «идән астыннан» чыгып, яһүди-американлашкан һәм барча Җир шарына таралган формасы дигән сүз. Моны тормышка ашыру өчен, Американың Үзәк разведкасы һәм Израильнең «Моссад» разведкасы «халыкара терроризм» дигән нәрсә уйлап чыгардылар, басып алынган милләтләрнең «милли-азатлык хәрәкәтләре»н «террорчылар» дип игълан иттеләр… Америкада шушы сизеләме, Иркен-туган? Бездә, Шәмдәлдә, сизелепме-сизелә ул, ычтапан!.. Хәтта аның үзәге бездә түгел микән дип уйлыйм кайчак!..
Иркен-ага инде чынлап та югалып калды. Ул гүя борынгы танышы – Висконсин университетының политология кафедрасы мөдире Пол Пехамбер белән сөйләшеп утыра…
– Әмрикәдә… глобальлек тойгысы аның һавасында эрегән. Ни дисәң дә, Әмрикә глобализмны үрчеткән галәми плантация. Ул һинди цивилизацияне җимереп, Африкадан ташылган кара коллар көче, Европадан ташылган ак плантаторлар камчысы белән күтәрелде, коллыктан чыкты. Син кара, колбиләүче Генерал Вашингтон үз колларын коллыктан чыгарып кына бар Әмрикәне коллыктан чыгара һәм демократиягә китерә алды…
– Шул шул! Бездә, Русиядә, Вашингтон табылмады. Вашингтон булырга теләгән Радищев һәм Батыршаларны астылар-кистеләр. Явыз Иван, Петр Iләр генә була алды бездә!..
Кемнең бар нефтькә хуҗа буласы килә, ычтапан, шул дөньяда глобаль тәртип урнаштыручы булып кыйлана. Ул Русия глобализмы белән дә шулай түгелме соң? Анысы «федерация» дип атала. Бүгенге татар глобализм театрының курчак корбаны булса да, ул глобализмны аңламый да, аның хакында уйламый да, уйга калып торасы да килми. Ул, бер сүз белән әйткәндә, исерек. Татар авылын әйтеп тә тормыйм. Аның машинасына ягулыкны сатылган иген акчасына түгел, киләсе елның уңышы хакына салалар. Глобализм арба тәгәрмәче кебек бик гади нәрсә ул. Син тумыштан – татар, әмма булмыштан татар түгел – милләтсез. Син ата-бабадан – мөселман, әмма булмыштан мөселман түгел – имансыз. Җирең-суың бар – әмма синеке түгел. Кара һәм сары алтының бар – әмма ул синеке түгел. Телең бар, әмма синеке түгел – урысныкы, казахныкы, үзбәкнеке. Тәрбияләп үстергән алмадай кызың бар – синеке түгел, урысныкы, башканыкы. Бөркеттәй улың бар, әмма ул синеке түгел – марҗаныкы, башканыкы. Оныгың-оныкчыгың бар – әмма синеке түгелләр!.. Кичә син татарча укыган мәктәптә синең телең түгел, ә глобалистлар теле!.. Синнән алынган салым исәбенә яшәгән радио-телевидениең бар, җитмәсә, ун-унбиш канал – әмма теле, дине, иманы синеке түгел. Игенең синеке – тик аны урыс глобалисты сата. Бәрәңгең, итең, помидорың, кәбестәң синеке – тик ул әрмән белән әзәри кулында. Татар хәзер ашханә, чәйханә дә тотмый. Татарда пәрәмәче беткәч, аларны Америкадан ябрәй Соросның «Макдоналдс»лары алыштырды. Синең бәрәңгең, оның, маең, итеңнән «Макдоналдс» пәрәмәч, өчпочмак, бәлеш пешерми, аны әчегән крахмал, салам белән алыштырып, аллы-гөлле пиццалар белән ашказаныңны боза!.. Глобализм!. Татар нефте ,

Комментарии