Сәндерәдә яшәүче әни

Хәтирә карчык төнне янә сәндерәдә печәнлектә уздырды. Салкыннар төшкәнче ярыйсы иде дә бит, менә кышка керә башлагач, суык үзен сиздерә. Бигрәк тә төннәрен туңмас өчен, хәрәкәтләнеп уздыра иде ул. Кышның нәкъ уртасы булса да җиденче дистәсен ваклап килгән бу карчыкка менә шулай төн уздырырга урын эзләргә туры килә иде шул. Югыйсә түрдә генә утырасы да бит…

Юк, аның торырга йорты да, Аллаһыдан да артык күреп “үчтекиләп” кенә үстергән кызы да бар барын. Тик менә нишләмәк кирәк, язмышыңа кара тамга салынса, аны юып кына да, ул таплы битне ертып кына атып та булмый икән шул… Соңга таба ашау ягы да такырлана башлады карчыкның. Ни дисәң дә, гел күршедән сорарга оят. Шул ике-өч көнгә бер күрше Миңнөгел карчыкка хәл белергә кергән булып чәйләп чыга чыгуын карчык. Анысында да эче-эчкә ябышканга түзә алмагач. Кайчакта, кызы белән кияве күрмәгәндә генә түбәнидән бер-ике бәрәңге алса да, күңеле була булуын. Әмма аны ашавы гына кыен карчыкка, авызында өч кенә бөртек теш калган бит. Шулай да һәрчак үзе белән чәй калагы йөртергә гадәтләнгән кашыгы белән ул бәрәңгене кырып капкалый иде. Дөрес, кайнар шулпа сагындыра иде…

Бу михнәтле көннәр нидән башланып китте соң әле? Җавабы бик гади иде аның. Каз бәбкәләреннән! Хәтирә карчыкка кар эреп беренче яшеллек күренә башлау белән, эш бермә-бер арта иде. Ул да булса каз-үрдәк бәбкәләре, шуның өстенә кимендә утызлап чеби… Ул елның-елында аларны тәрбияләп үстерә, суйгач эшкәртеп тә бирә. Ә кайчакта кияве өйдә булмаганда, кызы каз тәпиләрен дә яларга бирә торган иде үзенә. Хәтирә карчыкка шул да җитә, үзе үстергән чебешләреннән авыз иткәч, күңеле була торган иде. Ә быелгы җәй карчык өчен зур җәзага әйләнде. Дөресрәге, аның кибеттә ипи чираты көтеп озаклавы, өч каз бәбиенең юкка чыгуына сәбәп булды. Карчыкның үзенә алмашка шул каз бәбиләренә күз төшергәләп торырга кешесе булмады. Ә ипигә төшәргә кирәк иде. Авыл кибетенә бит ипи көн саен кайтмый, ике көнгә бер генә, әле анысында да алырга өлгерәсеңме, юкмы. Менә шул рәвешле бар да башланды инде.

Өйдә бу зур “югалтулар”ны белгәч, тавыш-гауга чыкты… Карчыкка көн күрсәтми башладылар, ашауны әйтеп тә торасы юк. Ике сүзнең берсендә Хәтирә карчыкның юньсезлегенә, шул бәбиләрне дә юньләп саклый алмаганлыгына барып тоташа иде. Тора-бара ул кызы белән кияве талауга чыдый алмагач, өйдә кунмый да башлады. Ә өйгә дәшүче булмады, киресенчә, йорт тирәсендә очраштыргаласа да, шелтәләп китәләр иде үзен. Карт кешегә күпме кирәк соң инде, алар күңеле бала күңеле кебек була бит. Кайчакта күңеле тулып, тормышымның кайсы җирендә гөнаһ кылдым икән дип моңсулана иде.

Кызының шулкадәр явыз булуын аңлый алмады ана. Югыйсә Әнисәсе өчен яшәде бит. Бөтен булганын аның өчен түкте, үзе ашамый аңа каптырды. Ата тиешле кеше дә бик усал иде. Тик алар бергә яшәмәде, аннан күреп өйрәнгән дияр идең дә. Күрәмсең, бу тискәре характер каннан да килә торгандыр инде. Шулай да, ана күңелендә үзенең бердәнбер кызына бер генә бөртек тә рәнҗеш юк-югын. Әмма шулай да аның кайчакларда күңеле сыкрый, сызлый иде.

Салкын гыйнвар урталарында карчыкның кул-аяклары хәйран гына өшеде. Кышкы суыкта бер кат ситсы күлмәк, бер кат ыштан белән яшәп булмый шул. Авыл фельдшерына да соңгы чиктә, түзәр хәле калмагач кына мөрәҗәгать итте ул. Имеш, дөрес аңламаслар, кызы куып чыгарган икән дип уйларлар дип курыкты. Ничек тә кызының йөзен пычратасы килмәде ана йөрәгенең, бала бит. Фельдшер туташ аны тиз арада район больницасына илтә. Хәле, чыннан да, бик авыр була Хәтирә карчыкның. Куллары шул дәрәҗәдә өшегән: хәтта аларны кисми чара калмый. Карчыкның хәле авыр булуына да карамастан, хәлен белергә кызы килеп тә карамый. Ана бер тамчы суга тилмергәндә, аңа су каптыручы да булмый. Шул рәвешле Хәтирә карчык үзенең хәер-фатихасын да бирми больница түшәгендә җан-тәслим кыла. Дөрес, анасының инде суынган тәнен өенә алып кайтып, бөтен таләпләренә туры китереп җирли кызы. Шуның белән үтте-китте вәссәлам, дип уйлый ул. Имеш, анасы аны баккан, тапкан өчен ул инде аңа рәхмәт әйтте, илтеп күмде дип фикерли. Әле алда башыннан ниләр кичерәчәген күңеленә дә китереп карый алмый. Анасы үлү белән Әнисәнең тормышында зур сикәлтәләр башлана. Ире күрше авылга күченеп кайткан рус хатыны янына йортка керә. Әнисә яшәгән йортта бер-бер артлы өч тапкыр ут чыга. Өченче тапкырында бөтенләй йортсыз кала хатын. Хәтта алмашка киемен дә алып чыга алмый. Шул рәвешле әнисенең торган урыны – сәндерәгә күченә ул. Чөнки башка чара юк. Бер хатын өчен тиз арада йорт җиткереп чыгу мөмкин эш түгел шул. Тик менә шул вакытта гына Ана кадерен белә, аңлый хатын. Тәүбәгә килә, әнкәсен рәнҗеткәне, аны кадер-хөрмәттә яшәтмәгәнлеге, соңгы минутында янәшәсендә булып, хәер-фатихасын алмаганга үкенеп күз яшьләре түгә. Әмма соң шул инде…

Нурия ХӘМИДУЛЛИНА

Сөяркә булма, башыңа бәла алма!

Илзинә сәгатькә күз салды. Төнге ике. Ире бүген дә вакытында кайтмады. Хатын аның шулай соңга калып йөрүләренең сәбәбен белә, таң алдыннан гына кайтканы өчен зур тавыш та куптара, тик бернигә дә ирешә алмый. Күз яшьләре дә, ялыну-ялварулар да Әнәскә берничек тә йогынты ясамый, ул һаман төрле-төрле сылтау табып, кайтмый кала. Әле дежурдагы иптәшен алыштырырга туры килгән, әле җитәкчесе ниндидер эш кушкан, ягъни күзен дә йоммыйча нәрсә дип булса да акланырга тырыша. Илзинә аның башка кешесе барлыгын белә, тик ирен ничек аралап алырга, нишләргә икәнлеген белми аптырый. Хатын бу тынгысыз көннәренең элек кылган хаталары өчен түләү икәнен аңлый. Ул үзе дә кайчандыр берәүне газап утларына салган, аның сөеклесен үзенә каратып тота алуы белән горурланып, шуннан тәм табып йөргән иде. Хәзер шуларны кабат-кабат уйлый, үткән тормышы, кылган хаталары өчен бик үкенә.

Илзинә 20 яшендә бер фирмага сәркатиб булып урнашты. Хуҗасы — 32 яшьләр чамасындагы ир, чибәр кызга эшкә урнашкан көннәрендә әллә ни артык игътибар итмәде. Ул һәрвакыт рәсми тонда мөрәҗәгать итә иде. Нәкъ менә шушы кырыс, рәсми хуҗа Илзинәнең күңеленә ут якты да инде. Кыз аның игътибарын җәлеп итү өчен, кулыннан килгәннең барын да эшләде. Аның максаты Азат Наилевичны ничек тә үзенә карату иде. Өйләнгән кеше булуына, сабый кызы барлыгына артык игътибар итмәде. Әлбәттә, үз дигәненә иреште. Хуҗа чибәр кыз кармагына эләгүен сизми дә калды. Аннан соң үзе дә шундый кызның: «Мин сине яратам!» — дип өзелеп торуына бик шат иде. Бераздан Илзинә аны тәмам кулга алып өлгерде, бар таләпләрен үтәтә башлады. Илзинәнең көен көйләп йөреп, Азат өенә соңга калып кайта. Кыз үзен дөньяның бер чибәре итеп саный, аның хатыныннан күпкә өстен итеп тоя иде.

Беркөн Илзинә тәмам әрсезләнеп, Азатның өенә шалтыратты. Трубканы хатыны алды. Ул берни сорашмыйча, аны иренә бирде. Илзинә Азат белән мөмкин кадәр озаграк сөйләшергә тырышты, үзен өстен итеп күрү аңа ләззәт бирә иде. Шул ук вакытта ул Гүзәлиянең иренә озак вакыт чит белән сөйләшкәненә сүз әйтмәвенә гаҗәпләнде. Шуннан соң оятсыз рәвештә турыдан-туры Азатның өенә шалтырата торган булды. Гүзәлиянең һаман да берсүзсез трубканы иренә бирүенә бераз ачуы килеп: «Сез минем кем икәнлегемне беләсезме соң?» — дип сорады. Хатын: «Мин барысын да беләм, сезнең икегезне бергә күрдем», — дип тыныч кына җавап бирде. Бу сүзләр Илзинәнең ачуын тагын да кабартты: «Кара, бу безнең арттан шпионлык итә икән әле», — дип уйлады. Ул икенче көнне Азатларның почта тартмасына: «Акылсыз хатыннар ирләренең артыннан шпион кебек күзәтә!» — дигән язу кисәге салды. Шул көнне кич белән үзенең почта тартмасыннан: «Акылсыз хатыннар кеше ирен үзләренеке итмәкче була, акыллы хатыннар ирләрен сакларга тырыша», — дигән җавап алды.

Ә беркөнне Илзинәгә хуҗасының өенә барырга җай чыкты. Бу вакытта Гүзәлия белән кызы дачада яши иде. Азат гел теләсә кайда урын табып очрашып йөрүдән туйганлыктан, Илзинәне өенә алып кайтырга булды. Кыз зур кызыксыну белән фатир ишеген атлап керде. Ул бер-берсен яратмаган кешеләр ничек яшәвен күрергә тели иде. Илзинә Азатка хатыны бөтенләй чит кеше, дип уйлый иде. Аларны бары тик кызлары булганга гына бер йортта яшиләр, фатирларында бер рәт тә юктыр дип күзаллады. Ул бусагадан атлап керүгә, моның алай түгеллеген белде. Өйдә күңел җылысы биреп урнаштырылган чисталык һәм уңайлылык хөкем сөрә иде. Илзинәнең күзе рамга куелган фотосурәткә төште. Аннан төбәлгән ике пар караш аның йөрәген телеп алгандай булды. Бу Азатның хатыны белән кызының сурәте иде. Илзинә үзен бу фатирда бик уңайсыз тойды, чыгып китәргә ашыкты. Азат аны туктатмады. Шулвакыт кыз үзенең бик нык ялгышканлыгын аңлый башлады.

Моңа кадәр сабыр булып, эндәшмичә килгән Гүзәлия бу юлы түзеп кала алмады, Илзинәгә шалтыратып: «Кара әле, матурым, икенче тапкыр безгә кунакка килгәч, әйберләреңне калдырып китмә. Мин монысына ук күз йомып кала алмыйм», — диде. Үзенең Азатка кирәк түгеллеген аңлагач, ашыгып чыгып барганда Илзинә, чыннан да, иннек савытын идәнгә төшереп җибәргән һәм эзләп торасы килмәгәнлектән калдырып киткән иде.

Ә беркөнне Гүзәлия иренең эш урынына килде. Илзинәнең аны моңа кадәр күргәне юк иде, шулай да өйләрендә күргән фотосурәте буенча таныды. Ул Гүзәлиянең үз-үзен тота белүенә, зәвык белән киенүенә карап сокланып куйды. Азат эш урынында булмаганлыктан, хатын Илзинәгә мөрәҗәгать итте: «Азат Наилевичка әйтегез әле, бүген баланы бакчадан кереп алсын, мин өлгерә алмыйм. Әгәр кич белән икегез бергә кая да булса барырга җыенсагыз, бик кызганыч, Азатка бүгенге кичне бала белән үткәрергә туры киләчәк», — диде. Илзинә хатынның сабырлыгына шаккатып: «Сез аның хатыны була торып, безнең арада ниләр булганын белеп тә, ничек шулай сабыр, тыныч булып кала аласыз?» — дип сорады. Гүзәлия горур гына елмайды: «Минем аның хатыны икәнлегемне сез исегезгә төшергәнсез икән, димәк, Азатның хәтере яхшырганны гына көтәсе кала», — диде. Аннан соң дус кызы белән киңәшләшкән кебек итеп: «Мондый очракта хатын-кызга ике генә юл кала: аерылышырга яки сабыр гына көтәргә. Мин икенчесен сайладым», — дип өстәде.

Бу сөйләшүдән соң Илзинә Азатның хатыны янында үзенең бик кечкенә кеше икәнлеген аңлады. Шуннан соң эшеннән китеп барды. Башка җиргә урнашты, яраткан кешесен табып корды. Ире, әзерләгән ризыгын ашарга да кайтмыйча төннәр буе кайдадыр йөри башлагач кына, ул Гүзәлия хәлен тулысынча аңлады. Бары шул вакытта гына җылысын саклауның, хыянәтне кичерүнең нәрсә икәнлегенә төшенде. Азат хатынының сокланырлык сабырлыгына шаккатты.

Ә беркөнне ул автобуста барганда тәрәзәдән Азат белән Гүзәлияне күрде. Азат бер кулы белән бала арбасы этеп бара, икенчесе белән хатынын җитәкләгән иде. Яннарыннан сикергәли-сикергәли кызлары атлый. «Димәк, Гүзәлия икенче баласын алып кайткан, аларның тормышлары тыныч икән инде», — дип уйлады Илзинә. Ул Азатның хатынына булган карашыннан Гүзәлияне, чынлап та, нык яратуын аңлады. Азатның Илзинәгә беркайчан да мондый нурлы, җылы караш ташлаганы булмады. Илзинә үзенең нинди зур ялгышлык эшләгәнен тагын бер тапкыр аңлады. АЙГИЗӘ

Комментарии