БӘРӘҢГЕ ЧӘЧӘГЕ ИСЕ…

БӘРӘҢГЕ ЧӘЧӘГЕ ИСЕ…

Киңәшкә кайткан оныгы Наилне озата керешли, бакча ягыннан килгән бәрәңге чәчәге исе Фәйрүзә карчыкны сискәндереп җибәрде. Ай-һай бу гомерләрнең, узган елларның бәрәкәтсезлеге… Мәхәббәтнең ни икәнлеген аңлаганына, бәрәңге чәчәге исенә гашыйк булганына, кырык биш ел уфтанулар, юксынулар, сагышланулар белән тулы бер гомер узып та киткән.

Барысы да әле бүгенгедәй хәтерендә, күз алдында…

Хәйдәр белән очрашкан серле кичләрнең берсендә сөйгәне аңа муенса һәм… бәрәңге чәчәге бәйләме бүләк икән иде. Муенса сандык төбендә күптән онытылды, ә бәрәңге чәчәгенең исе гомер буе озатып барды. Тик аларга кавышу гына насыйп булмады. Хәйдәрнең әнисе Дилбәргә кызның ярлы гаиләдән булуы ошамады. Дилбәр, агач никадәр нык булса да, тамыры җирдә икәнлеген исеннән чыгарган кешеләр рәтеннән иде. Бер кило бодай юнәтергә авыр ул елларда кулланучылар җәмгыятендә склад мөдире булып эшли иде ул. Комсыз, акча дигәндә иманын да сатарга әзер бу хатын улының сөйгәне Фәйрүзә белән кавышу хыялының тамырларына балта чапты. Алай гына да түгел, кызның нәселен хурлап, кешелек горурлыгын да пычратырга үрелде. Икеләтә кимсетүләргә дучар булган чиста күңелле, Хәйдәре белән якты киләчәк турында хыялланган кызга миһербансыз хатынның соңгы сүзләрен ишетү бигрәк тә авыр булды. Дөнья бәрәңге чәчәгенең хуш исләре белән тулган кичләрнең берсендә хатын кызның каршысына очрап: «Почмагыма тәре куйсалар да, син – хәерчене килен итеп, өемә кертәсем юк”, – дип агуын чәчте. Бу сүзләр кызның хәтерендә мәңгегә уелып калды. Кичерешләрен беркемгә сиздермәсә дә, кайткач әнисенең иңнәренә сарылып, хисләренә тулы ирек куйды. Фәйрүзәнең газапларына, януларына, күз яшьләренә тик айлы төннәр генә шаһит булды.

Анасы сүзеннән чыгарга кыенсынып йөргән вакыт арасы Хәйдәр файдасына булмады. Авылның юаш кына, ләкин уңган егете читтән генә күзәтеп, яратып йөри иде Фәйрүзәне. Шундый көннәрдә ул Фәйрүзәгә яучы җибәрде. Тормышның ачысын да, төчесен дә татыган әнисенең: «Мәхәббәт ул, кызым, үзеңне яраткан, хөрмәт иткән, кадереңне белгән кешегә вакыт белән килә, сабырлыгыңны җуймаска кирәк», – дигән алтын бәясе торырлык киңәшләрен тотып кыз ризалыгын да бирде. Икең бер булып тартканда гына, тормыш дилбегәсенең көпчәккә чорналмавын тоемлаган яшь хатын, әнисенең хаклы булуына тиз төшенде.

Хәйдәр типсә, тимер өзәрлек, басса, бакыр изәрлек ир-егет була торып, бәяләп бетергесез хәзинәне кулыннан ычкындыруын соң аңлады, ай бик соң… Анасына каршы барырлык көч тапкан вакытта, Фәйрүзәнең икенче баласы бишектә тирбәлә иде инде.

Вакыт дәвалый икән. Ышанычлы терәк, чын ир-ат белән язмышын бәйләгәнгә һич кенә дә үкенеп яшәмәде Фәйрүзә. Күңелне иләсләндергән, елга бер ата торган бәрәңге чәчәге исен санамаганда…

Язмыш сынаулары әле алда да булган икән. Дөнья зур, әмма бик тар шул. Барысына да кул селтәп, кырык биш ел элек авылны ташлап качкан Хәйдәрнең оныгы Гөлназга өйләнергә йөри оныгы Наил. Үзе эшләгән хастаханәдә яңа гына эшкә билгеләнгән табибә кызга үлеп гашыйк булды Наил. Кыз да битараф булмады. Гашыйк егет әбисеннән фатиха сорарга кайткан иде. Гөлназның да кем нәселеннән булуын яшермәде.

Якыннарын бәхетле итәргә тырышкан кеше генә үзе дә зур бәхеткә ирешә, диләр бит. Кеше хәтерен калдырмауны үзенең яшәү мәгънәсе итеп кабул иткән Фәйрүзә әби шундыйлар исәбенә керә дә инде. Узган еллардагы хаталарның бүгенге көн өчен мәгънәсез икәнен аңлаган изге җан өчен бу олы сөенеч иде. Күңеле яхшылыкта булган кеше барын да кичерә.

Инде Дилбәр карчык та мәңгелек йортта. Хәйдәрнең кабере дә ерак Казахстан далаларында. Фәйрүзә әби яшьләрнең бергә узасы гомер юлында узган еллар тузаны астында калган рәнҗеш эзләрен, үзенең ихлас күңелдән кылган догалары белән юып төшерү нияте белән, яшьлек сукмаклары буйлап, кайчандыр үзен кире каккан йортка юл тотты. Дилбәр карчыкның өен юк кына бәягә кызы ниндидер урыс кешеләренә сатканы колагына кергән иде. Кайчандыр бистәдә иң бай саналган бу йорт, хәзер күршеләренең коттеджлары күләгәсендә калган. Тәрәзә йөзлекләр күптән буяу күрмәгән, еллар аңа үзенең күңелсез бизәкләрен мулдан салган. Капкадан догаларын укып кереп килгән карчыкны, ярылырга җитеп өргән, бозау чаклы эт каршы алды. Тавышка йөгереп чыккан марҗа түтәй аны өйгә уздырды, урындык тәкъдим итте. Хатын Фәйрүзә карчыкның догага күтәргән кулын кире төшертеп, кызыл почмакка күрсәтте. Үзе эреле-ваклы тәреләр алдында чукынып алды. Моннан кырык биш ел элек Дилбәрнең: «Почмагыма тәре куйсалар да, Гомәр Фәйрүзәсен килен итеп йортыма кертәсем юк!» дигән сүзләре карчыкның колагын янә ярып кергәндәй булды. Фәрештәләрнең амин дип канат какканда әйтелгән сүзләренә җавап – түр почмакта тәреле сурәт!

Йорттагы һава карчыкның тынын кысты, сулышын буды. Ул белгәннәрен укып чыгу юлына ашыкты. Ишек алдына чыккач кына сулышы иркенәеп, күзләре ачылып китте. Күктә кояш елмая, ә бакча ягыннан һаман да шул сагышлы ис – бәрәңге чәчәге исе җиһанга тарала иде.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

БӘРӘҢГЕ ЧӘЧӘГЕ ИСЕ... , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии