КЫЗЛАР ӘТИЛӘРЕН ГАФУ ИТӘРМЕ?

КЫЗЛАР ӘТИЛӘРЕН ГАФУ ИТӘРМЕ?

(Тормышта булган хәл, исемнәре үзгәртелде)

Ял көнне иртән иртүк Дания кызы Алсуны ияртеп әниләренә килеп керде. Гөлниса әле урыннан торып кына килә иде.

, бүген көн кояшлы, шундый матур, тыныч, тиз генә чәеңне эчеп, җыен да, якындагы урманга гөмбәгә барабыз.

Алар тиз генә чәйләп алгач, урманга юл ала. Чынлап та, көн шундый тыныч, кояш елмаеп күзләрне камаштыра, җәйге көн диярсең. Менә алар көзге урман сукмагы буйлап әкрен генә алга атлый. Яңгырлардан соң урман һавасы шундый сафланган, тирә-якка дымсу хуш ис бөркелә, аяк астында кыштырдаган сары яфраклар гына урман тынычлыгын боза. Бу гүзәллеккә сокланып бара торгач, алар каенлыкка килеп җиткәннәрен сизми дә калалар. Мондагы гөмбәнең күплегенә, төрлелегенә таң калырлык. Гөмбә җыю үзенә бер төрле рәхәтлек биреп, күңелләрне тынычландыра. Гөмбәчеләр тиз арада кәрзиннәрен тутырып, челтерәп аккан елга буена, ял итеп, тамак ялгап алырга утыра. Һәркемнең күңеле шат.

Гөлниса кызының кәефе күтәренкелелеген күреп, сүз башлады:

– Кызым, әтиең үтенеп тагын килде, хәтта елап та алды, яңадан бергә булыйк, ди. Әллә өйгә кайтырга рөхсәт итикме, кешеләрдән дә яхшы түгел, «бомж» хәлендә йөри бит. 20 ел бергә тордык бит. Мине, сезне (Даниянең сеңлесе – Айгөл) кыерсытмады, эшләде, эчмәде, тартмады, эшләгән акчасын тиененә хәтле кайтарып бирде, бер дигән өйләр өлгерттек, сезне укытты, кеше итте, ач-ялангач итмәде.

– Әни, тагын шул бер балык башын чәйнисең, онытырга вакыт, аның бездән аерылуына 12 ел вакыт үтеп китте бит. Шул вакыт эчендә нинди генә авырлыклар күрмәдең, толлык ачысын татыдың, кимсетүләргә дучар булдың, бездән качып күпме күз яшьләрен түктең, синең горурлыгың кайда соң? Хатыны куып чыгарып, торыр урынсыз, урамда «бомж» хәлендә калгач, без кирәк булдыкмы?

– Әй кызым, минем горурлыгым кемгә кирәк, эчем тулы ут булгач, әтиең бик әйбәт кеше бит, ул ялгышты, тормышта дүрт аяклы ат та абына, бу дөньяда гафу итә белергә дә кирәк, күп тапкырлар килеп гафу үтенде бит.

– Ярар, ярар әни, күрешкән саен гел бер сүз, үз ихтыярың, ләкин без Айгөл белән аны тиз генә гафу итә алмабыз кебек…

Гөлниса рәхмәт әйтеп, кызын кочып алды.

… Гөлниса белән Таһир бер авылда, туып-үсеп, бергә уйнап, урта мәктәпне дә бергә тәмамладылар. Мәктәпне тәмамлагач, икесе ике шәһәрдә белем үзләштерделәр. Таһир автомеханик, Гөлниса пешекче таныклыгы алып, район үзәгенә эшкә кайтып урнаштылар. Тырыш хезмәткәрләр атна саен авылларына бергә кайтып йөрделәр. Әле алар авыл, район халкы алдында концерт номерлары белән дә чыгыш ясыйлар, смотрларда катнашалар, Таһир бик оста гармунда уйный, ә Гөлниса бик матур җырлый.

Тора-бара аларның дуслыклары олы мәхәббәткә әверелә. Әхлаклы, намуслы бу ике яшьнең һәр икесенең дә тәүге, беренче мәхәббәтләре була, гөрләтеп туйлар үткәрәләр, район җирендә бер дигән өй җиткерәләр. Үрнәк гаилә булып яшиләр, аларга карап күпләр соклана. Яратуга, хөрмәткә корылган гаиләдә матур гына ике кыз үсеп килә, кызлары да -әниләре кебек тырышлар, хезмәт сөючәннәр, итагатьле, тыйнаклар.

… Көзге уңышны җыеп алуда катнашу өчен, һәр елны алдынгы шоферларны авылларга җибәрәләр. Билгеле, бу эштән Таһир да читтә калмый. Кайвакыт район белән авыл аралары бик ерак булса да, Таһир кирәк-яраклар алып, гаиләсе янына кайтып килергә вакыт һәм җаен таба торган була…

… Яңадан көз айлары җитә, Таһир үзләреннән35 кмераклыктагы авылга иген һәм чөгендер уңышы җыюда катнашу өчен китеп бара, башта атна саен кайта, тора-бара кайтып йөрүләре сирәгәя. Соңга таба бөтенләй дә катмый. Гөлниса:

– Эше күптер, бушамый торгандыр, – дип үз үзен тынычландыра.

Ә Таһир… бер гүзәлне – Гөлияне очрата. Алар икесе дә көтмәгәндә очрашалар. Таһир бармагын имгәтә һәм авыл медпунктына килә. Анда аны яшь кенә чибәр кыз елмаеп каршы ала. Ул бик ягымлы гына сөйләшә, ап-ак йомшак куллары белән Таһирның бармагын бәйли, тагын 3 көннән килерсез, дип хушлашып озатып кала. Таһир ир уртасы, озын буйлы, дулкынланып торган кап-кара чәч, күз һәм кашлар, кара-туткыллы йөз. «Ирнең солтаны, мондый ир-атлар юлда аунап ятмый, бу ирне кулга төшерсәң дә ярый», – дигән уй кыз башыннан йөгереп үтә. Менә зарыгып көткән 3 көн үтеп тә китә, Таһир кыз әйткән сәгатькә, кояштай елмаеп килеп керә.

– Гөлия, кулыгыз бик шифалы булды, бармагымның авыртулары басылды, рәхмәт сезгә, – дип сүзен башлый.

– Таһир абый, бармагыгыз бөтенләй төзәлеп беткәч, рәхмәт әйтерсез, әлегә берничә тапкыр минем яныма килергә туры килер, – ди кыз.

Таһирның дулкынланып торган чәчләрен сыйпап ала, ә ир уңайсызланып, тизрәк китү ягын караса да, кичен йокларга яткач, аның көләч йөзе, серле елмаюы күз алдыннан китми.

Очрашу сәгатьләрен түземсезлек белән көтә башлый. Ниһаять, ул көн җитә, бик күптәнге танышлар кебек икесе дә елмаешып күрешәләр.

– Таһир абый, бармагыгыз төзәлеп бетте, моны билгеләп үтми булмас, бүген кичкә безгә кунакка килегез, рәхмәтегезне шунда әйтерсез, – дип ап-ак тешләрен күрсәтеп көлеп җибәрә кыз.

Таһир:

– Килергә тырышырмын, – дип, саубуллашып чыгып китә. Кичен ике ут арасында кала ир кеше. Барса, Алла сакласын, хатынына, балаларына хыянәт итүдән курка, бармаса кызны тагын күрәсе килү утында яна, күңеле белән кызга тартыла. Башында капма-каршы уйлар бөтерелсә дә, соңыннан, барам да рәхмәтемне әйтеп кайтып китәм, дип кыз янына юл тота һәм Гөлия ятьмәсенә эләгә. Шушы күрешүдән алар бер-берсенә якынаялар, һәр көнне очраша башлыйлар. Беркөнне Гөлия: «Таһир абый, я безгә бөтенләй күчеп киләсез, бергә яши башлыйбыз, я башка минем янга килеп йөрмисез», – дигән шарт куя. Таһир бөтенесен ташлап гаиләсе янына кайтып китәргә җыенса да, Гөлиянең ташып торган яшьлеге, сылу гәүдәсе, күпереп торган тыгыз күкрәге, ап-ал көләч йөзе, кызның шашынып үбүләре, иркәләүләре аның күзен сукырайта, дөньясын онытып Гөлия янына күчеп килә. Җыйнак кына өй, кыз әнисе белән генә яши, әтиләре күптән ташлап чыгып киткән, һәр җирдә дә ир-ат кулы кирәклеге сизелеп тора.

…Гаиләсе бу хәбәрне бик авыр кичерә. Олы кызы Даниянең: «Әни, әйдә барып теге сөйрәлчекне кыйныйбыз, әтине бәйләп алып кайтабыз», – диюенә каршы Гөлниса:

– Юк, кызым, мин андый түбәнлеккә төшмим, аннан башка да яшәрбез әле, бер Аллам бар, – дип җавап бирсә дә, йөрәк әрнүләренә түзә алмыйча, җиргә ятып, тырмашып елый. Язмышына буйсынып, Гөлниса тавыш-тынсыз гына барлык әрнүләрне эченә йотып, тормыш йөген ялгызы тартып көн күрә. Кызларын тәрбияләп, укытып, менә дигән егетләргә тормышка биреп, алар белән аралашып гөр килеп, аралашып яши бирә.

Таһир белән Гөлия тормышына килгәндә, ир кеше бу йортка килгәннең икенче көнендә үк эшкә чума. Ә Гөлия ире янында сырпаланып, эш артыннан эшне өя генә, вак-төяк эшләрне дә Таһир башкара, эшләгән акчасын тиененә кадәр өйдәгеләренә кайтарып бирә.

Бер елдан соң Гөлия ир бала алып кайта, бу шатлык өстенә шатлык була. Баладан соң хатын тагын да матурланып, тулыланып китә, Таһирны гел ымсындырып тора.

Беркөнне Гөлия чытлыкланып:

– Без хәзер ишәйдек, безгә яңа өй салу турында уйланырга кирәк, әнигә безгә, балага аерым бүлмәләр кирәк булачак, – дип сүзен төгәлли.

Ә ир бу фикерне хуплап, кредит алып, менә дигән өй җиткерә, аннан соң мунча, гараж, сарай һ.б. Ир көне-төне эшли, кайбер көнне кичке ашны да ашый алмыйча йоклап китә, ә яшь хатынга (аралары 18 яшь) бу ошамый. Үзе белән яшьтәш, район үзәгендә эшләүче табиб белән йөри башлый. Бу хәбәр Таһирга да ишетелә, өйдә бик еш тавыш чыга. Билгеле, бу тормыш Гөлиянең әнисенә дә ошамый. Алар Таһирны бернәрсәсез куып чыгара. 55 яшьлек ир, хатынын, 11 яшьлек малаен калдырып чыгып китәргә мәҗбүр була. Өстендәге бер кат киеме белән Таһир урамда кала. Анда-монда сузылып йөргәннән соң, төрле авылларга барып, көнлекче булып эшләп таман туйдыра…

… Күп тапкырлар Гөлниса янына кайтып ялвара, гафу үтенә, елый, тезләнә, ә хатыны соңыннан түзми, гафу итә, ир өенә кайта, әйбәт кенә яшәп китәләр, ә туган йортлары белән араны өзә. Гафу итә алмыйлар әтиләрен. Алга таба нәрсә булыр, анысы әлегә билгесез.

.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

КЫЗЛАР ӘТИЛӘРЕН ГАФУ ИТӘРМЕ? , 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии