- 11.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №45 (11 ноябрь)
- Рубрика: Татарча сериал
Ут эченнән исән чыгып, тыныч тормышка кайткач, “тыл күселәре” тарафыннан нахак бәлаләр белән шәһит киткән фронтовикларга, йөрәк ярасы, күңел сагышы белән яшәп, бакый дөньяга күчкән хатыннарына һәм бүген дә төшләренә кереп тетрәнеп уянучы балаларына багышлана.
Сайлау иртәсендә Кәбир абзыйның кәефе китеп уянды. Агитацияләр барышында күзенә чалынган депутатлыкка кандидат – Илшат Хәбриев аның күңел тынычлыгын югалтты. Әйе, Илшат Хәбриев – аның балачагын кара күмергә әйләндергән, әнисен тол калдырган, алар гаиләсенең киләчәк якты көннәрен мәңге таңы атмас кара төнгә әйләндергән Шәүкәт Хәбриев оныгы.
Уйлары аны мәңге онытылмаслык үткән кара көннәрдән генә торган хатирәләр дөньясына алып китте. Аның балачагын таптап узган сугыш арбасында Гитлер, Сталин белән янәшә Шәүкәт дигән кешелек дошманы, канэчкеч адәм дә утырган иде. Сугыш атлы аждаһаның утлы авызыннан исән-сау чыккан Кәбирнең әтисе Сәлих абый авылга кайтып төшкән көннән башлап, ул вакытларда район дилбегәсе кулында булган Шәүкәт Хәбриевның күңел күген болыт каплады. Ул Сәлихта көндәшен күрде. Хәер, ул гына идеме соң?! Һәрбер исән-сау кайтып төшкән фронтовик аның күзенә кылчык булып кадала барды. Ул хаиннар, тыл күселәре тиздән үзләренең баллы-майлы тормышларыннан колак кагасын аңлыйлар иде. Хакимлек итү көннәре санаулы гына калып барганын аңлаган этләр әле Сталин заманының кырыс, кешелек өчен иң куркыныч, гаделсез законнарыннан файдаланып калырга тырышты һәм шуңа күп очракта ирештеләр дә инде. Күпме гаепсез җаннар гаделсезлек корбаны булды, юкка чыгарылды. Рәхимсез язмыш Сәлих абыйның да башын ашады, улын атасыз калдырды, сөекле Сафиясен гомерлеккә толлыкка дучар итте.
Сугышта 6 ел йөреп, 1946 елның июнендә кайтып төшкән фронтовик Сәлихны өйдә хәерчелек, авыру хатыны, ашау җитмәүдән коры сөяккә калган улы Кәрим каршы алды. Өйләрендә әти кайту сөенеченә чәйләгәннән соң, эчем дип, Сафия апа бөгелеп төште (әллә солдат паегын күбрәк ашап җибәрделәр). Хәле авыраеп китте. Җитмәсә, авылда ат табу мөмкинлеге юк. Бәхетләренә (бәлки бәхетсезлекләренә), кичләтеп кенә тарантасына кырын ятып, Шәүкәт Хәбриев эштән кайтып төште. 2-3 өй аша гына яши иде алар. Түрәнең капка төбенә килеп сабыр гына көтеп торган ир хәлне аңлатты, атын биреп торуын үтенде. Ә Шәүкәт түрә ике сөйләшергә дә урын калдырмый:
– Мулла-мунтагай кызларын утыртып йөри торган ат әле колынламаган, – дип сап-сары тешләрен ыржайтып хихылдады (Сафия апа зур мулла кызы булган була).
2 ел армия хезмәтендә булып, дүрт ел сугышта дары иснәгән разведчик-фронтовик чигенергә уйламый. Хәбриевлар тәрәзәсендә утлар сүнүгә, аның атын җигеп, хатынын шинель җәелгән тарантаска урнаштырып, ярдәмгә улын янәшәсенә утыртып, район үзәгенә, больницага атын куа. Көне-төне солы кимергән, биеп торган таза ат өчен 6-7 чакрым арамыни, бер аяк язарлык эш кенә ул. Бәхетләренә, табиб та үз урынында туры килә. “Вакытлы килгәнсез, хәзер биредә әниегезгә бер куркыныч та янамый”, – дип ата белән улны сөендерә. Тик тәрәзәгә күз төшерү белән, агарынып китә. Һәм эшнең нидә икәнлеген аңлагач, Сәлихның юлга җыенуын, атны урынына кайтарып куюын үтенә.
Әниләренең хәле яхшырганга сөенеп, атта җилдереп кайткан ата белән улны, авылга кайтып керү белән, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре каршылый. Хәбриевта кунак булып чыгарга өлгергәнлекләре йөзләренә чыккан, теш арасына кысылган ит кисәкләрен чыра белән казый-казый бу адәмнәр, дәүләт малын урлаган өчен, Сәлихка кулга алынуын аңлаталар. Аны район үзәгенә алып китәргә булалар. Аны яклап җан ачысы белән әтисенә килеп ябышкан Кәримне, атасыннан йолкып алып, җиргә бәрәләр.
Сугыш авырлыклары алдында да каушап калмаган разведчик-фронтовикка агач бинаның подвалын казып чыгуның авырлыгы булмый. Шул ук төнне кача. Хатынының тәмам савыгып җиткәнен көтеп, җәйне урманда уздырырга мәҗбүр була. Өенә юллар ябык, аны эзлиләр. Улы белән очрашу урыны итеп алар урман буендагы ярны сайлыйлар. Халык элек ул таудан мич чыгарырга балчык алып яшәгән. Шунда куыш хасил булган.
Салих абый улы белән очрашкан мизгелләрдә:
– Фашист илбасарларыннан саклап калган туган җиремдә аягына нык басып, башын югары чөеп йөрисе фронтовик, тыл күселәреннән куркып, стена ярыгына качкан таракандай яшәргә тиешме соң? – дип җаны өзгәләнә, бәгыре телгәләнә. Бу минутларда Кәримнең әтисен юату сүзләре белән генә тынычландыра алуына кечкенә йөрәге кысылып-кысылып куя, йодрыкларын кысып йомарлаудан ары берни кыла алмавына күзләрен яшь каплый иде.
Гаиләсен ияртеп читкә качарга йөргән кичләрнең берсендә алар яр буенда засадага очрый. Әтисе, бәхетсезлеккә, урманга йөгерәсе урынга, тау куышына яшеренә. Якында гына мылтык шартлаган тавышка улының күз алдында әтисе булган куыш авызы ишелеп төшә.
Бу фаҗигане куаклар арасыннан күзәтеп яткан Кәрим аңын югалта. Ул күзен ачканда, әтисез тормышның ятим таңы күтәрелеп килә иде. Бер төн эчендә балалыктан чыгып картлар акылы кергән яшүсмер: “Әтием!” – дип әтисе күмелеп калган куыш авызына килеп капланганда, бар да соң иде инде. Әтисе белән бергә ком-балчык астына аларның якты хыяллары, туарга да өлгермәгән эне-сеңелләре, ир җылысы, ата назы, атасы белән әле кичә генә корган уй-планнары – барысы да күмелеп калды. Тирә-якта һичкем дә юк. Тирәкләр кайгыдан башын игән дә эчләренә сыймаган сагышны таратып, җилләр генә елый иде.
Яңа гына үлем тырнагыннан котылган әнисен әтисе хәсрәте кара гүргә кертәсен аңлаган бала, әнисе дә үлсә кара ятим каласын уйлап, серне һичкемгә дә чишмәскә була. Әнисенең күзенә туры карарга оялып, әтисен еллар тынычлангач сезне кайтып алырмын дип еракка китте, дигән мифка әнисен дә ышандыра. Әтисе күмелгән яр өстенә төз нарат утырта, куыш алдына имән үсентесе төртеп куя. Агачлар ай үсәсен ел үскән арада ике ел вакыт узып китә. Әнисеннән тәһарәт алу тәртибенә өйрәнеп, догалар ятлап, чиста киемнәрен киеп, атна саен җомга көн әтисе куышы янында вакытын уздырырга күнегә. Ул күңелендә әнә-менә халыкка белдерәм дип йөргән көннәрнең берсендә әнисе белән чабата сатарга баргач, багучы чегәннәр белән очраша. Бер карт чегән хатыны яшүсмернең күзләренә текәлеп:
– Тынычлан, синең бернинди дә гаебең юк. Син көткән үз вакыты җитү белән үзе чыгачак. Озак көтәргә туры килер, сабыр бул, – ди.
Һәм шунда ук Сафия апаның учларына күз төшереп:
– Гомерең озын, юлың михнәтле, иреңне җирләгәч, кырык көнлек кенә гомерең калачак, – дигән юрауга сөенгән ана актык йомарлам маен чегән әбисенә тоттыра.
Исән аның Сәлихы, исән, исән генә була күрсен, күпме көтәргә дә әзер ул.
Әтисенең җәсәден шартын китереп, дини йолалар белән җиргә иңдерелмәгәнгә җаны әрнеп йөргән яшүсмер бүген-иртәгә серне ачарга әзерләнеп беткән була. Чегән карчыгының сүзләреннән соң ул ике ут арасында кала: бер яктан әтисенең рухы рәнҗеп ятса, икенче яктан әнисез калу куркынычы бәгырен өшетә.
Һәр җомга әтисенә ялына ул:
– Әтием, бәгырем, кичер гөнаһлы балаңны. Синең исән түгеллегеңне белү белән, әниебезнең кояшы сүнәчәк, үләчәк ул. Мин ятим булып калачакмын. Бу якты дөньяда һичкемем дә юк бит минем сездән башка. Чегән әйткән үзе килер, вакытны көтик инде, әти җаным, – дип әтисеннән күз яшьләре белән кичерүен сорап дога кылган вакытлары исәпсез булды Кәримнең. Айлар, еллар белән ярыша-ярыша нарат, имән агачлары да үсте. 1952 елдан 1956 елга кадәр вакыт армия хезмәтендә узды.
Үзе кебек сабыр, эшчән күрше кызына өйләнде. Көннәр, еллар уза торды. Балалары да үсеп җитте. Кайсы кая укырга, эшкә таралышты. Яннарында җир җылысы тәмен белгән олы улы гына калды. Кәрим абыйның тәһарәтләр алып, матур киемгә төренеп тауга менеп дини китаплар укып утыруына да күнектеләр, тик серен генә белә алмадылар.
Сер үзеннән-үзе ачылды. 2007 елның язында Сафия абыстайда яман чир таптылар. Балаларына гомере күп булса 1 ай калганын кисәттеләр. Алай да Кәрим чыкмаган җанда өмет бар дип, серне чишәргә ашыкмады. Ана бит ул 87 яшьтә булса да, аннан газиз кем бар?
Бер төнне гарасат котырды, мунчаларының түбәләрен күрше бакчасына чәчте. Шул төнне Сафия абыстай төш күреп уянды:
– Балалар, ашыгыгыз, әтиегез кайткан, имән төбендә көтә. Тиз генә ат җигеп килергә куша, – дип каударланырга тотынды. – Ай Аллам, нигә өйгә туры кайтасы итмәде икән, – дип сөенеченнән балкыган ана улларын ашыктырды.
Тышта дөнья тынган, таң атып килә. Кәрим тәһарәтен яңартып, улы җиккән атка чыгып утырды, хәтерендә чегәннең: “Үз вакыты җитү белән үзе чыгачак”, – дигән сүзләре яңарды.
Юл өстендә түнгән агачларга хәйран калып бара торгач, җан тетрәндергеч манзарага тап булдылар. Җил-давыл әтиләре куышы өстендә үскән 61 яшьлек наратны жәлләмәгән: төбе-тамыры белән куптарып, җиргә сузып салган. Ярты гасырлык наратның тамырлары әтисенең сөякләре белән аралашкан, исемне һәр көн дога урынына кабатлап йөргән әтисенең баш сөяге буш күз чоңгыллары белән улы, оныгына текәлгән иде…
Чүгәләп белгәннәрен укып дога кылгач, серне бөтенләе белән ачарга вакыт җиткәне, үз гаебен үзе иңе белән күтәрәсен аңлаган Кәрим улына барын да төшендереп, шушында көтәргә кушып, атын район үзәгенә куалады. Прокурорның үзенә керде, бөтен гомерен ничек бар, шулай итеп сөйләп бирде.
Күпне кичергән өлкән яшьтәге прокурор аның иңнәреннән алып:
– Ярты гасырдан да артык вөҗдан газабы кичергәнсең, синең бер гаебең дә юк. Сезнең фаҗигагездә – ил фаҗигасе. Кайт та туганнарыгыз белән әтиегезне – сугыш батырын, бөтен шартын үтәп җир куенына тапшырыгыз. Урыны җәннәттә булсын, Амин! – дип юатып озатты Кәримне.
Сугыштан исән-сау кайтып, үзе коткарып калган туган җирендә бер ай да тыныч тормышта яшәргә өлгермәгән мәрхүм фронтовик Сәлих абыйны җир куенына тапшырып, атна да үтмәде, Сафия абыстай аяктан егылды, урын өстенә калды. Мәрхүм Сәлих абыйның кырыгын укыткан көнне кичен вафат булды.
Сайлаулар узып атна үтүгә, Кәбир бабай кулындагы өлкә газетасы битләрендә депутатлыкка узган кандидатлар исемлегендә Илшат Хәбриев фамилиясен күрмәде. Шөкер, узмаган. Бабайның бар теләге шул: шушы Аллаһы Тәгаләдән курыкмаган, бәндәдән оялмаган ханнарның оныклары гына тәхеткә үрмәләмәсен, тарих кабатланмаячагына гарантия бармы?
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.
Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.
Гафу итәрсеңме, әтием?,
Комментарии