Тәүбә

Тәүбә

(Хикәя)

Эшен бетергәч, Гөлсинә тагын бер кат тирә-ягына күз йөртеп чыкты. Бөтенесе дә тәртиптә шикелле. Тәрәзә төпләрендәге гөлләргә су сибелгән, урын-җир матур итеп җыелган, идәнне тутырып җәелгән чәчәкле келәм өстеннән тузансуырткыч шеткасы шуып үткән, тәрәзә пәрдәләре ул яратканча, бүлмәгә серле караңгылык бирә торган итеп тартып куелган. Чүп түгәсе генә калган икән. Рамил дә түгеп кергән булыр иде аны. Шулай да Гөлсинә чүп чиләген түгеп, юып, киптереп куйды. Килү белән, кулга чүп чиләге тоттыра дип уйламасын. Биредә ул үзенең сагынып көтелгән булуын белсен.

Ә вакыт уза торды. Рамил күренмәде.

Гөлсинәнең сабырлыгы төкәнде. Улы беркайчан да соңга калмый иде. Менә ике елдан артык инде Рамил ял көннәреннән кала иртән йә кичен көн саен әнисенең хәлен кереп белә. Ял көннәрендә әнисе янына килми. Хатыны әнисеннән артыграктыр шул, аны ныграк яратадыр. Бала итәктә чакта гына сөйдерә, итәктән төшкәч, көйдерә дип тиккә әйтмиләрдер. Итәктә чагында да иркә булмады үзе. Әллә әтисе белән әнисе арасындагы татулык булмау иртә кырысландырды инде?

Ире турында уйлавы булды, Гөлсинәнең йөрәге сулкылдап куйды. Ире гомерлек җәрәхәте, гомерлек сызлавыгы булыр дип кем уйлаган? Өйләнешүләре дә сәер генә булды аларның. Гөлсинә күз өстендәге каш кебек, бүтәннәрнең үзәген өзеп, күзләрен кызыктырып, матур киенгән һавалы кыз булып кына яшәмәкче иде. Бер генә егеткә дә баш бирмәгән кыздан өметләрен тиз өзделәр. Һавадагы торнага кызыгып тормадылар, яннарында чыпчык кебек черкелдәп йөргән кызларны сайлап гаилә кордылар. Гөлсинә үзенең һавалы матурлыгы белән һаваланып кала бирде.

Тора-бара тулай торакта яшәүче бүлмәдәш кызлары башлы-күзле булып, алар урынына әле яңа гына мәктәп тәмамлаган юеш борыннар килә башлагач, кызның башына уй төште. Күз явын ала торган чибәрлеге белән утырып кала түгелме соң? Кинога, танцыга барырга кешесе дә калмады. Яшь кызлар аның белән аралашырга кыенсына, аларның үз дуслары.

Кияүгә чыгып, ир көйләргә әзерләнмәгән кыз ялгыз калды. Үз адресына әйтелгән төртмә сүзләр колагына торган саен ныграк ишетелә башлагач, уйга калды. Элек бер телем икмәкне урталай бүлеп ашаган дус кызлары янына да сыймады – ирләренең азып китүләреннән курыктылар бугай. Тик шулай да ул борынын төшермәде. Кияүгә чыгып, күлмәк-ыштан юып, кибеттән сумка белән ризык ташып, ир көйләргә һич тә атлыгып тормый иде ул. Үзе алдында биеп, бәхет-сәгадәт эчендә яшәтердәй кеше көтте. Тик андыйлар, нишләптер, очрамады.

Әлбәттә, Гөлсинә моны максат итеп куйгач, бәлки теләгенә дә ирешер иде. Чибәрләрне бөтен кешенең сөясе килә. Чибәр кыз елмаеп җибәрсә, бөтен дөнья аяк астында була бит.

Әллә каян килеп чыккан Риман тәкәббер кызның фикерләрен чуалтты. Ул тәҗрибәле егет иде, кызга үзенең бөтен планнарын ачып салмады. Әмма танышкан көннәреннән Гөлсинә белән уен-көлке сөйләшеп йөргән егетләр юкка чыкты. Соңыннан Риман дусларының алар белән тиешле әңгәмә алып барулары билгеле булды.

Берзаман үзенең беркайда да, беркемгә дә кирәкмәгән булуын сизүе шул хәтле йөрәген телеп үтте ки, хәзер аның күңеле уен-муенда түгел, аның да бүтән кызлар кебек бала җитәкләп, үз тормышын кору инстинкты барлык шуклыкларын да җил чүпне очыртып алып киткән кебек, әллә кая таратты.

Риман үзенә вакыт җиткәнен аңлагач кына кызның кылыннан тарткалый башлады. Юк, ул аңа чәчәкләр ташымады. Кыз борынын тагын да күтәрәчәк, аның мин-минлеген уятмаска кирәк иде. Тулай торак бүлмәсе тынып, кызлар төрлесе төрле якка таралып, кыз бүлмәдә калгач кына килеп керә һәм әле бер, әле икенче бүлмәдәшен таптырып, теңкәсенә тия, тегеләрнең кайтканын көтеп утыра.

Тора-бара Гөлсинә аңа ияләшкәнен сизде, ә инде бераздан юксына ук башлады. Әкренләп Риман аның янына гына дип килә башлады. Гөлсинә ЗАГСка барырга ризалык биргәнен сизми дә калды. Тик язылышырга барасы көнне тагын кирелеге баш калкытты. Язылышып кияүгә чыгуны читлек эченә керү итеп каравын тагын бер кат сиздерде. Кемнеңдер ярты ягы буласы килми аның, килми! Ялгыз да калырга теләми. Тик паспортка мөһер сугылган икән, гомер буе бәйдә торган эт кебек буласың түгелме соң? Әнә иптәш кызлары кияүгә чыккач, ирләреннән башка беркая да бармыйлар. Гөлсинә ире белән гел янәшә йөрергә сарык бәрәне яисә әнисенең имчәгенә тагылган бозау түгел ләбаса! Аның иренә дә, балага да бәйләнеп торасы килми, ирекле буласы килә!

Ирекнең нәрсә аңлатканын Гөлсинә белми дә. Аның өчен ул – уеңа ни килсә, шуны әйтү, киясе килгәнне кию, эшлисе килгәнне эшләү, үзең теләгәнчә яшәү. Ә болай аңа кеше теләге белән дә исәпләшергә туры киләчәк.

– Бармыйм мин ЗАГСка! – дип кәҗәләнде Гөлсинә. – Язылышмый гына яшик.

Риман чак кына артына утырмады. Ул белгән кызлар башта язылышу турында сүз кузгата торган иде.

– Ничек инде язылышмый гына?

– Паспортка печать суктырасым килми, – дип акланды Гөлсинә.

Кияү егете булу Риманга бик килешә иде. Әнә кызны алырга машина да килгән. Зурдан купмасалар да, егет хәл кадәренчә йөзгә кызыллык китермәскә тырышкан. Ярый әле авылдан әти-әниләрне чакырмаска башым җиткән, дип уйлап алды ул. Өйләнү сәбәпле, Риманга бирелгән тулай торакның бер бүлмәсенә күп кеше сыймый иде, билгеле. Әмма бер-берсен сөйгән ике яшь йөрәк өчен, Риман фикеренчә, биредә урын киң булырга тиеш иде.

Риман шаркылдап көлеп җибәрде.

– Нәрсә, әллә син мине сөяркәгә мохтаҗ дип белдеңме? Миңа сөяркә түгел, өемә хуҗабикә кирәк. Сөяркәләрем минем мыж, хатыным гына юк.

Ул Гөлсинә ягыннан шаһит булып килгән Сәрияне кочаклап алды.

– Йә, минем законлы хатыным буласыңмы?

Гөлсинәне корт чактымыни? Моны көтмәгән иде. Һич булмаса, ялыныр-ялварыр, иреген чикләмәскә ант итәр, дип көткән иде. Шуның өчен башлаган иде дә ул андый сүзне.

Сәрия җавап бирергә өлгермәде, Гөлсинә:

– Нәрсә, шаяртырга да ярамыймыни? – дип, сүзне уенга борды һәм, үзе әйтмешли, муенына камыт кияргә риза булды.

***

Ходай Тәгалә Гөлсинәгә матурлык урынына әз генә хәйләкәрлек, назлылык, йомшаклык кебек сыйфатларны жәлләмәгән булса икән! Матур хатынның тәкәбберлеге белән юкка гына көрәште Риман.

Булганлыкка Гөлсинә төшеп калганнардан түгел иде. Аш-су пешерергә дә, дөнья көтәргә дә өйрәнде. Тик нәрсә генә эшләсә дә, үзенең бүтәннәрдән әйбәтрәк эшләгәнен күрсәткән тәкәбберлеге аның бөтен уңганлыгын юкка чыгарды. Тормыш гаҗәеп нәрсә бит – артык уңмаган, төскә-биткә дә чамалы гына булган хатын-кыз белән аралаша башлагач, аңардан күзеңне ала алмыйсың, эшләгән эше бик үк җитешеп бетмәсә дә, күңелне куандыра, җанны эретә. Ә Гөлсинәнең телне йотардай тәмле ризыгы бугазны тырнап үткән чаклары аз булмады.

Риман үзе корган тозакка үзе эләкте.

Гөлсинә аның бары тик үзенә генә карап торуын, үзен генә яратуын, үзенеке генә булуын таләп итә башлады.

Бер карасаң, моңа гаҗәпләнерлек тә түгел инде. Һәр хатын-кызның изге теләге инде бу. Тик ир белән хатынның бер-берсенә буйсынуы уртак булырга тиеш. Гөлсинә үзенә каршы якның гына буйсынуын таләп итте, ә үзе баш бирмәде.

Хатын өстендә йодрыгын йомарлап азапланмады Риман. Суган суы сыгып, үзен жәлләтеп тә йөрмәде, әмма назга, ягымлы сүзгә бик тә мохтаҗ иде.

***

Риман Сәриягә егет чагында ук ошаса да, Гөлсинә белән араларына керергә һич тә уенда юк иде. Шулай моңаеп кына бер ялгызы тулай торагына кайтканда, балаларын коляскада тартып килүче Риман белән Гөлсинәне күрде. Бу шул хәтле көтелмәгәндә булды ки, Сәриянең аяклары үзе баскан асфальт юлга ябышкандай ни алга, ни артка атлый алмады. Артына борылып йөгермәкче, качмакчы булды, тик Риман аны танып алды.

– Сәрия! Менә минем улыма карап әйт әле, кемгә охшаган? Гөлсинә белән шул турыда сөйләшеп кайтабыз, уртак фикергә килә алмыйбыз, – диде.

Әле генә кояштай балкып көлгән Гөлсинәнең чырае караңгыланды.

– Син нәрсә? Үз балаңның кемгә охшаганыннан да шикләнәсеңмени? Бөтен кешене дә кәнтәйләрең белән тиңлисеңмени? Тапкансың сорар кеше!

Теге вакыйгадан соң Гөлсинә белән Сәриянең арасы бозылган иде.

Гөлсинә үпкәләп, баласын алды да китеп барды. Риман нишләргә белмичә, тораташтай басып калды.

Сәрия дә мондый борылышны көтмәгән иде.

– Менә минем тормышым шундый инде, – диде Риман, әллә акланып, әллә зарланып.

– И-и, минеке булса иде әле андый тормыш! – диде Сәрия. – Тик дөнья тигез түгел шул. Сине – миңа, мине сиңа язмаган. Бар, Гөлсинә әллә ниләр уйламасын.

– Ул болай да әллә ниләр уйлый инде.

– Көнләшәмени?

– Көнләшсә генә иде икән… Көнләшү түгел, әллә нәрсә бу.

Риман Гөлсинә артыннан атлады. Юл буе сөйләшмәделәр.

Әмма язмыш шаярды. Шуннан соң Сәрия үзе йөргән урыннарны үзгәртеп, урау юллар белән йөри башлады. Кияүгә чыкты, тик бәхете булмады. Аерылды. Үзенең балага узуын да соңрак аңлады. Башта моңа куана да, кайгыра да алмады, иренә белдерергә дә кирәк дип тапмады.

Юллар тагын очраштырды. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлады.

Ул көнне Риман өендә кунмады. Иртә белән хатынына, айныткычта кундым, дип ялганлады. Алга таба да «айныткычта куну»лар ешайды. Тора-бара Риман акланып та тормый башлады.

– Тагын кәнтәеңдә кундыңмы? – дип дуларга тырышып карый Гөлсинә.

– Белгәч, ник сорыйсың?

Аклансын иде, алдашсын иде. Бәлки, Гөлсинәгә җиңелрәк булыр иде.

Гөлсинә Риманны тулысы белән үз ихтыярына бөгәргә теләп, тагын да читкә этәрде. «Өйгә кертмим. Китсен, миннән башка, баладан башка яшәп карасын әле. Ефәк кебек булып кайтыр», – дип уйлады үзен бик акыллыга санаган Гөлсинә.

Чынлап та, әгәр улы булмаса, Риман бу якка бүтән борылып та карамас иде. Ул Гөлсинәгә өйләнеп ялгышуын аңлый иде, тормышлары җайлануга да өметен өзде. Аның Сәриядән башка үзен аңлардай кешесе юк иде.

Гаиләсен бозып, баласын ятим итү Риманның уенда да булмады. Сәрия аның өчен яшенле яңгыр вакытында ачык далада калганда яшеренер өчен табылган куыш кына иде әле башта. Әмма беркөнне Гөлсинә аны тагын шаккатырды.

– Әйтәм, кәнтәең күземә чалынырга курка иде. Тикмәгә булмаган икән, – диде ул. – Беленмәс, ишетелмәс, дип уйлагандыр. Безне капчыкта тотып булмый шул, барыбер беленә.

– Ни турында әйтәсең? – диде Риман, аның нәрсә турында сөйләвен аңламыйча.

– Җүләрсетеп торма, ичмасам. Кәнтәеңнең корсагы әче камыр кебек кабарган бит! Уйнаштан бала тапмакчы була! Ире белән торганда тапмаган иде. Бар икән күрәселәрем! Кеше күзенә ничекләр күтәрелеп карармын, кайларга куярмын башымны?

Гөлсинә бу минутта да үзенең мин-минлеге турында уйлый иде…

Риманның Сәрияне күптәннән күргәне юк иде. Ул инде үз язмышы белән килешкән, Сәрияне дә өметләндермәскә карар кылган иде. Ничек кенә булмасын, ул Гөлсинәгә яратып өйләнде. Гөлсинә бер уйлаганда начар хатын түгел. Ире, гаиләсе өчен дер калтырап тора. Озаграк өйләнми йөргәч, тәртә арасына керүе авыррак шул. Гаеп үзендә дә булырга тиеш, чөнки ул үзе өчен генә түгел, гаиләсе өчен дә җаваплы.

Бичара Гөлсинә. Риманны Сәрия кочагына үзе салды.

Риман корт чаккандай сикереп торды.

– Нәрсә сөйләгәнеңне колагың ишетәме? – дип сорады ул, ышанмыйча.

Хәлне үзгәртергә әле соң түгел иде. Тик Гөлсинә кызган учакка утын өстәвен дәвам итте.

Әйе, әйе… Гөлсинә алдамый. Сәрия ризык талымлый башлавы белән зарланган иде. Аннан шундый вак-төякләр… Тазарыбрак, тулыланыбрак китүен хәтерләде. Ул моны иреннән аерылып, тынычлап китүенә юраган иде.

Риман хатынының бүтән сүзләрен ишетмәде дә. Бер сүз дә әйтмичә ашык-пошык киенде дә чыгып китте.

Сәриядән, бала кемнеке, дип сорамады. Хатын да бу хакта әйтмәде. Риман өчен болай да ачык кебек иде. Баланың аерылган иреннән булуы башына да килмәде. Шулай да Сәрия белән тормышын бәйләргә исәбе юк иде әле. Юк, ул Сәрияне ярдәмсез калдырмас, баланы да ятим итмәс. Ничек итеп? Бу турыда соңыннан уйлар. Тик шул кичне кайтуына киемнәре тутырылган чемоданны кулына тоттыргач, аяклары үзеннән-үзе Сәрия яшәгән йортка илтте.

Соңыннан, Сәриянең кызы туып, аның Риманныкы түгеллеген белгәч, Гөлсинә терсәген тешләрдәй булды. Ә үсеп килгән улы гел әтисен таптырып интектерде.

– Нинди кеше иде аның ире. Шуның да кадерен белмәде, – диделәр аның турында.

Кайчандыр аның бәхетенә кызыгып караучылар да кызганды үзен.

– Алып кайт иреңне, үз баласы барда кеше баласын үстермәсен, – диделәр.

Тик эш узган иде инде. Риман Гөлсинә янына улын күрер өчен генә килде. Сәриядә ул Гөлсинәдә булмаган, ирләр өчен тансык булган йомшаклыкны, җылылыкны, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны тапты. Шулай да Риманны үз баласы янында калдыру өчен вакытында бер генә җылы сүз җитә иде. Авызыннан бер генә җылы сүз чыксын, аның артыннан буылган елга ташыган кебек икенчесе, өченчесе ургылыр иде. Тик Гөлсинәнең күңеле әнә шул беренче сүзне әйтердәй, беренче адымны атлардай йозакның ачкычын таба алмады. Инде улы да үсеп җитте. Өйләнергә теләге барлыгын әйтеп, әнисен телсез-өнсез калдырды.

– Бик иртә түгелме соң? – дип кенә әйтә алды ул. – Өйләнү – сөйләнү түгел.

– Әти өйләнгән яшькә җиттем бит инде, – диде Рамил.

Кеше өчен үстердеммени мин сине, диясе килде Гөлсинәнең. Әнә бит нинди чибәр аның улы! Ике чибәр кешедән тусын да матур да булмасын! Әти-әнисенең геннары…

Ана кеше өйләнүдән тыеп булмаячагын аңлады.

– Кемгә? – дип сорады.

– Фәридәгә.

Гөлсинә корт чаккандай сикереп торды. Фәридә Сәриянең кызы иде.

– Юк! Теләсә кемне алып кайт! Тик аны түгел, ул синең сеңлең!

– Бусы син уйлап чыгарган уйдырма гына. Хәер, мин синнән башка сүз көтмәгән дә идем. Син минем әтине дә…

Рамил әйтеп бетермәсә дә, Гөлсинә яхшы аңлады.

– Иремне тартып алуы гына җитмәгән, улым да кирәк булган аңарга.

Рамил әнисенең иңнәреннән кочты.

– Безнең өйләнешүебезгә син генә түгел, Сәрия апа да каршы, – диде ул.

– Артистлана гына ул, нишләп каршы булсын? Ә әтиең?

Менә кайчан кирәк булды аның фикере. Элегрәк аңлаган булса иде…

– Ул бер сүз дә әйтми.

– Ничек инде әйтми?

– Файдасы юклыгын белә. Синең кебек кире, үзсүзле бит мин дә…

Рамил моны юри генә әйтте, аның холкы әтисенә дә, әнисенә дә охшамаган. Һәрхәлдә, Гөлсинә шулай уйлый. Үткән эшкә салават, Риманны ул инде югалтты. Аны хәзер кире кайтарып булмый. Әгәр улына да каршы килсә, ул аны да югалтачак… Ә бит элек тә аның бәхете Сәрия кулында булмаган. Үзе җимергән, үз куллары белән. Нишләп моңарчы шуны аңларлык башы булмады микән? Инде хәзер бик теләсә дә, ирен кайтара алмый. Ә менә улын саклап калу аның ихтыярында. Ул аны барыбер Сәрия кызы белән яшәтмәячәк, ә хәзергә улы белән арасын өзмәскә кирәк. Улы аның хәйләсен белергә тиеш түгел, әнисен хатыныннан ныграк яратырга тиеш.

– Ярар, – диде ул, ниһаять, күз яшьләренә буылып. – Күрәсеңне күрми торып, гүргә кереп булмыйдыр шул. Язмышым шулай булгандыр. Их, хәзерге акылым булса иде… Тик, үпкәләмә, улым, аерым яшәрсез. Сәриядә дә, миндә дә түгел. Беребезгә дә үпкәләштән булмасын. Алар белән очрашып торырга әзер түгеллегемне син беләсең инде…

Гөлсинә киленен фатирына аяк атлатмады, ничек яшәгәннәрен үзе дә барып карамады. Тормыш көтүнең авырлыкларына чыдый алмаслар, аерылышырлар дип уйлап, шуны теләде.

Улы аның янына көн саен диярлек килеп йөрде, йә эшкә барышлый, йә кайтышлый кагылды. Әнисен бик тә ярата шул. Тагын да ешрак килеп йөрсен өчен, Гөлсинә йә теге, йә бу җире авыртуыннан зарланды.

Шулай ике арада, ә бәлки өч арада – аны яратучы әтисе дә бар бит әле – йөри торгач, ике ел үтеп тә китте. Яшьләрнең арасы бозылмады. Ә инде аларның үзләренә фатир сатып алырга җыенуларын белгәч, югалып калды. Алдыртмаска! Ничек тә алдыртмаска! Авыруга салышып, урын өстенә ятарга. Аның улыннан башка бер кешесе дә юк. Ул аны бәхетеннән баш тартып үстерде.

Хәйләсе барып чыкты, ахры, Рамил фатир алу мәшәкатен кичектереп торырга булды. Хәзер ул әнисе янына көн саен килә, ял көннәрендә кунып та калгалый башлады. Тик барыбер Фәридә янына ашыкты. Әйтерсең, дөньяда бүтән кызлар юк! Аның башына бик шәп фикер килде. Ялгыз тора алмыйм дип, берәр кызны фатирга кертсәң, шәп була түгелме соң? Араларына кара мәче булып керсен.

Рамил әнисенә каршы төшмәде. Әнисе белән ул-бу булмады микән дип, һәрдаим куркып торасы булмас. Каян белсен ул әнисенең хәйләсен?

Аның уйлавынча, фатирдаш кыз тора башлагач, Рамил тагын да ешрак килергә һәм кызга гашыйк булырга тиеш иде. Киленен яманлап, әллә нинди уйдырмалар уйлап чыгарды, улын үшәнлектә гаепләде. «Синең кебек киленем булса иде», – дип үсендереп тә җибәрде.

Бу кыз белән эш барып чыкмагач, Гөлсинә бүтән кыз кертте. Анысын да чыгарды.

Беркөнне Рамил күренмәде. Вакыт кичкә авышты. Улын көн саен күрергә күнеккән Гөлсинә курка калды. Төнне йокысыз үткәрәсен белгән Гөлсинәнең чыдар әмәле калмады, аяклары Рамил белән Фәридә яшәгән коммуналь фатирга илтте.

Озак итеп ишек шакыгач кына, эчке яктан карлыккан тавыш ишетелде.

– Кем анда?

Коридорда бүтән ишекләрнең дә ачылып ябылуы ишетелде.

– Бу мин, Рамилнең әнисе.

Ишек әкрен генә ачылды.

– Кем? Әнисе? Нинди әнисе? Аның әнисе бармыни?

Бүтән ишекләр дә ачылып, гаҗәпләнгән күзләр күренде.

– Ябыгыз тизрәк! Өйдә юклыгын белеп, фатир басарга килгәндер әле. Хатыны бәби таба дип тә тормыйлар, җай чыкканны гына көтеп торалар! Халыкта оят бетте! – диде бер ир.

– Бәби табарга? Кайда? Кем?

– Әнисе дип тора бит тагын, җир бит. Килененең бәби табасын белми! Ышанырлар дип уйладыңмы әллә?

Ишек шап итеп ябылды.

Гөлсинә баскычтан әкрен генә төшеп, ишегалдындагы кәкшәйгән эскәмиягә утырды. Оныгы… Аның оныгы… Кызмы, малаймы? Оныгының туасы хәбәрен шулай ишетергә хыялландымыни ул? Мәгънәсез үпкә, мәгънәсез рәнҗү, мәгънәсез горурлык белән гомерен үткәреп, улын да югалта язган. Хәзер инде оныгын… Әйе, әйе, югыйсә, дөньяга туасы баласы куанычын улы иң элек әнисе белән уртаклашырга тиеш иде бит. Ә ул әнә шул үз гомерендә юньле фатир да ала алмаган, Алла кимсеткән бәндәләрне әнисеннән якынрак күргән икән бит.

Гөлсинә әкрен генә урыныннан кузгалды һәм:

– Соң булмасын, уң булсын! – дип кабатлый-кабатлый, якындагы бала тудыру йортына юнәлде.

Сәмига СӘҮБАНОВА.

Комментарии