Иң кадерле бүләк

Иң кадерле бүләк

1941нче елның дәһшәтле көзе иде. Барча ир-егетләр сугыш кырында, авылда бары тик карт-коры, бала-чагалар һәм гарипләр генә.

Кәкре Елга авылы халкы да мәш килеп басу кырында иген ура. Көн кызу булуга да карамастан, эшне һич тә туктатырга ярамый. Барысы да фронт өчен дип, алны-ялны, көнне-төнне белми хезмәт куя торган чаклар. Әнә 70 яше белән барган Хөсни карт. Ил-көн тыныч булса, тилмереп, кызу кояш астында урак урыр идеме соң ул? Намазын укып, тәмле чәйләрен эчеп мич башында гына ятар иде дә. Юк шул, җиңү көнен якынайтырга теләп, илгә ярдәм булсын дип тырышуы картның. Ярдәме моның белән генә чикләнеп калмый әле аның. Хөсни карт илне дошманнардан саклар өчен арысландай биш улын фронтка озатты. Галимулласы – олысы, үзе ир уртасы кеше, киткәндә әтисен кочып елады. «Әти, – диде ул, – исән-сау кайтулар насыйп булмаса, минем өчен борчылып, үзеңне бетермә, нишләмәк кирәк, бөтен илебезгә килгән каза бит, бер бездә генә түгел». Хәбибулла, Хөснияр, Ибраһим, Закир уллары борчылуларын күрсәтмәделәр үзе, ләкин барысының да күз карашларыннан моңсулык бөркелә иде. Киткәндә дә биш туган бергә кочаклашып җырлап киттеләр: «Исән булсак, бер кайтырбыз, өмет өзмәгез генә».

Хөсни карт урагын кулына тоткан килеш як-ягына күз төшереп алды. Әнә яшь кызлардан да җәһәтрәк, кызу-кызу эшләүче Миңниса карчыкны күр син! Ул да сугышка арысландай 5 улын җибәрде. Кызганычка, тулыр-тулмас ике ай да үтмәде, өч баласының һәлак булуы турында кара пичәтле кәгазь дә килде. Шуннан соң да йөрәге ярылмый түзә, яши бит Миңниса, эшли, күз яшьләрен халыкка күрсәтеп сыкрап йөрми.

Аргы яктан килен булып төшкән Фәүзия турында ни диясең. Авылга килеп яши генә башлады, ире кисәк вафат булды да куйды. Үз өйләрендә бер көтү кеше, шуңа кыз кире анда кайтып тормаска булды, ә ире авылында яшәп калды. Кайнанасы-кайнатасы сүзеннән һич чыкмас, кулы ару-талуны белмәс бу киленне бик яратты авыл халкы.

Ә Хәтимә? Сугыш булмаса, ул чулак кулы белән урак урып, маңгаеннан аккан тирен дә сөртергә вакыт таба алмый тилмерер иде микән? Юктыр, мөгаен. Ул бит авылда берән-сәрән генә укый-яза белүчеләрнең берсе, укымышлы. Аның өстенә үзе матур итеп җырлый да. Менә урак урганда да ял иткән арада хатыннар аны җырлаталар.

Хөсни картның күзе өлкәннәрдән һич калышмый тырышучы Гөлсемгә төште. Бу кызга ничә яшь соң әле? Унике бар микән? Һай, картайтты бу сугыш кешеләрне, картайтты. Балаларның бәхетле балачакларын, гаиләләрнең сөеп-сөелеп яшәр мизгелләрен урлады бит ул, каһәр суккыры! Бөтен авылны таркатты. Ирләрсез, егетләрсез авыл авылмы соң ул?!

Карт, эшеннән бүленми генә, кырдагы бөтен кешене тикшереп, күз алдыннан үткәрде. Бер читтә 6 бала белән ялгыз калган Нурҗиһан атлы яшь хатын бил бөгә. Икенче якка күз салсаң, тагын 4-5 бала белән ялгыз калган солдат хатыннары тырышып хезмәт куя. Барчасында да бер үк кайгы: сугыш.

Көн саен шомлы хәбәрләре дә явып кына тора. Имеш, фашистлар Мәскәүгә якынлашып киләләр икән, илне сакларга ирләр артыннан картлар, хатыннар да барасы икән. «Юктыр, – дип үз алдына сөйләнеп куя Хөсни карт. – Нишләп алар Мәскәү тиклем Мәскәүгә килсеннәр, ди! Шундый егетләр илне саклаганда, кая ул дошманга анда тиклем килү?! Безнең авыл ирләре читләрне туган җирләренә аяк бастырамы соң! Булмаганны!».

Кич эштән кайтышлый авыл халкы пошаманга төшә. Эштә ару бер хәл, кайтышка хат ташучы Мөнәвәрә генә безгә кермәсә ярар иде, дип тели һәркем эченнән генә. Барысы да белә: ул керсә, кара сумкасыннан кара пичәтле хат кына чыгарып тапшырачак. Үзе, еламсырап, шул арада ишектән чыгып та качачак.

Һәр көн шулай эштә арып, кайтышка кайгы хаты килмәсә генә ярар иде дип уза торды. Ә бер көнне иген урган җирдә тамак ялгарга гына утырганнар иде, авыл ягыннан бер төркем бала-чаганың чабып килүе күренде. Артларыннан ике таякка таянган бер солдатның да теркелдәвен күргән халык баскан урынында катып калды. Алар исләренә килгәнче, әлеге солдат игенчеләр янына килеп җиткән иде инде. Иң беренче булып аңына килгән Хөсни карт, урагын ташлап, гарип солдатның кочагына атылды: «Хәбибулла! Улым!» Ата белән улның исән-сау күрешү мизгелләрен күреп барчасының күзләре яшьләнде. Хәбибулла сугышның беренче көненнән үк каты бәрелешләрдә катнашып, бик күп дошман солдатларын юк итеп кенә калмыйча, үзе дә авыр яраланып, үлем хәлендә яткан икән. Гомере бетмәгәч, менә, ил-көн алдындагы бурычын үтәп, туган авылына исән-сау әйләнеп кайтырга да насыйп булды аңа. Барысыннан да бигрәк Хөсни карт куанды улын күрүгә. Канатлар куйдылармыни үзенә, очып кына йөрде ул. Ә бүтәннәр, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, Хәбибулладан үз якыннары турында сораштылар. Өч баласын, урын өстендә ятучы әнкәсен тәрбияләүче Маһинурны: «Иреңне күптән түгел генә күрдем, исән-сау, борчылма», – дип куандырды солдат. Миңниса карчыкка да әйтер сүзе булды аның: «Әбекәй, балаларыңны, һәлак булдылар, дип вакытыннан алда җирләмә. Сугышта бик күп кеше хәбәрсез югалды, бу әле алар үлде дигән сүз түгел», – диде өмет уятып һәм үз күзләре белән күргән бер вакыйганы сөйләп бирде. Ярты ел буе бергә дошманга каршы сугышкан дусты Галинең үлеме турында ишетеп, бик борчылып, ә бер елдан соң аны госпитальдә очратып шаклар катуы турында сөйләде ул. Халык аны йотлыгып тыңлады. Шулай булмый, күпме өмет, никадәр шатлык алып кайтты бит ул бүген. Һәр кеше үз кадерлесенең берәр көн менә шулай кайтып керәсен уйлап хыялланып алды. Бирсен Ходай!

Хәбибулла янына иң ахырдан килгән Мәрьям дә, өметле сүз ишетергә теләп, күзләрен аңа төбәде. Моңарчы һәркайсын юатып, йөрәкләренә дәва биргән ир бу караштан бер мизгелгә югалып калды. Күз алдына Мәрьямнең ире Габделхак килеп басты. Алар авылны чыгып киткән мизгелдән башлап гел бергә булдылар, өйрәнүләр дә бергә үтте, беренче яуга да бергә керделәр. Һәм шул беренче яуда ук Габделхакның гомере өзелде. Монысын Хәбибулла тәгаен белә. Авылдашының күзләрен дә үзе йомдырды, җир куенына да үзе салды. Дистәләгән солдатны бер зур чокырга күмделәр. Ә менә Мәрьямгә нәрсә дип җавап бирсен ул? Көтмә иреңне, юк бит ул, дип әйтергә тел әйләнми. Күз каршымда тилмереп үлде, ниндидер чит җирдә, бер төркем кеше белән бергә җирләнде, дип әйтсенме инде ул? Кисәк Габделхакның беренче яуга керер алдыннан хатынына язган хаты исенә төште. Аның вафатыннан соң Хәбибулла бу хатны үзендә калдырган иде. Куен кесәсеннән сүзсез генә әлеге хатны алып, Мәрьямгә сузды. Хатынның елап шешенгән йөзе бер агарып, бер кояштай балкыганны күрү бик авыр иде сугыштан гарипләнеп кайткан иргә.

Көннәр үтә торды. Хәбибулла гарип дип тормады, авыл халкы белән эшкә йөрде. Ул кайтканнан соң авыл ничектер җанланып киткәндәй булды. Сирәк-мирәк кенә ишетелгән көлү тавышлары да кабат ешайды, шаяруларга да урын табылды. Сугышны үз күзләре белән күргән ир карт-карчыкларны, хатын-кызларны, балаларны куркытырга теләмәде, сөйләгәндә гел яхшы якларны гына тасвирлады. «Ашаталар да соң анда, – дип көлде ул. – икмәк, ит, консерва дисеңме, әле өстәвенә шоколадка кадәр тәкъдим итәләр». Үзе эченнән генә: «Ялганымны гына сизмәсәләр ярар иде», – дип шикләнеп куйды. Шыпырт кына тыңлап утыручы Миңниса карчык: «Рәхмәт төшкере, хет балаларымның тамаклары тук икән», – дип елап җибәрде.

Әйе, Хәбибулла авылны җанландырып, ямьгә төрде. Кайтуына ике атна булды дигәндә аны рәис итеп сайлап куйдылар. Яхшы тәрбия алган, булдыклы ир сынатмады, үз вазыйфаларына җаваплы карады, гаделлеге белән кешеләр ихтирамын яулады.

Сугыш кына туктамады. Кәкре Елга авылы халкы 300дән артык ир-егетен сугышка озатканга күрә, көн саен әле теге, әле бу өйгә кара пичәтле хатлар килеп кенә торды. Хөсни картның да кече улларының үле хәбәрләре кайтты. Хәбибулла ир була белде, күз яшьләрен читләргә күрсәтмәде. Өченче энесенең үле хәбәре килгән көнне ул бүтәннәр белән бергә печән җыюда иде. Хат ташучы кызның үзләре янына килүен күргән халыкның кулыннан эше төште. Кем? Мөнәвәрәнең үзенә карап торуын күргән Хәбибулла барысын да сүзсез аңлады. Закир! Закир энекәш! Биш минут башын иеп, күзләрен угалап торганнан соң, ул янә башкалар белән рәттән басып печән чаба иде инде.

Шундый югалтулар белән берничә ел үтеп китте. 1943нче елның язында авылда фаҗига булды. Ашлыкка киткән җирдән, бозлы елга аша чана тартып кайтып килгән чакта хатыннарның берсе – Сәлимә су төбенә китте. Инде болай да еш кабатланып торган югалтулар, үлем хәбәрләреннән тетрәнгән Кәкре Елга авылы халкы өчен бу фаҗига аңлатып бетерә алмаслык авыр булды. Мәрхүмәнең дүрт баласы тома ятим калдылар, чөнки җәен үк инде Сәлимәнең ире Әхмәтнең сугышта үлү хәбәре килгән иде.

Хәбибулла шул вакытта үзенең чын җитәкче генә түгел, олы йөрәкле кеше икәнен дә күрсәтте. Ата-анасыз калган балаларны ул читкә җибәрттермәде: «Авылыбыз күпме кешесен югалтты, күрә торып авылдашларыбызны җиде ят җиргә җибәрикмени?» – дип халыкка ялварган сүзләрен барчасы аңлады. Җибәрмәде читкә балаларын Кәкре Елга халкы. Миңниса карчык ике сабыйны үзенә сыендырды, бүтәннәре дә төрлесе төрле гаиләгә күчтеләр. Ачы сугыш кешеләрне берләштерде, бары – бергә, югы уртак булды аларда. Шундый хәлләрнең тагын берсе авыл халкы күңелендә калып, күп еллар үткәннән соң да онытылмыйча, телдән-телгә сөйләнелеп, буыннан-буынга күчте. 1944нче елда авылда хәлләр авыраеп, кешеләрнең ашарларына да җитми башлагач, Хәбибулла колхозның ябыгып беткән авыру бер атын суйдырып, халык өчен җылы аш пешертте. Һәм яңадан үз белдеге белән (ә болай эшләү ул вакытта һич тә ярамый иде) амбарда сакланган ашлыкны тарттырып, авылдашларын ачлыктан саклап калырга теләп, әз булса да он өләште. Шушы изге гамәлләрне күреп, җылы аштан, икмәгеннән авыз иткән берәүнең, рәхмәткә каршы явызлык белән җавап бирергә ничек батырчылыгы җиткәндер, ләкин ике көн үтүгә Хәбибулланы кулга алып, авылдан өстерәп алып чыгып та киттеләр. Авыл капкасыннан чыгып барганда, үзен озатырга килүче авылдашларына карап ир елмаеп куйды һәм: «Кайгырмагыз, насыйп булса кайтырмын, сугыш кадәр сугыштан да исән-сау кайттым бит мин», – дип, аларның күңелләрен күтәрергә тырышты. Артыннан елап калган авыл халкының күңеле ялгышмый: Хәбибуллага кире кайтулар насыйп булмый. Кая алып китүләрен дә, ахырдан аның язмышы ничек тәмамлануын да белми яши алар. Бик күп еллар узгач кына авыл халкын ачлыктан саклап калган җитәкчене колхоз милкен исраф итүдә гаепләп, бик озак срокка хөкем итүләре һәм аның бик нык авырып, үпкәсе шешү нәтиҗәсендә вафат булуы билгеле була.

Сугыш тәмамланырга ярты еллар кала авылга гарипләнгән, имгәнгән солдатлар кайта башлый. Ярты үле, ярым тере бу ирләрнең кайтуы бәйрәмгә тиң була. Ни дисәң дә, сугыш кырында һәлак булган яисә хәбәрсез югалган ише түгел шул, әнә үз аякларында кайткан, гаиләсен, якыннарын коча ала, туган авылы урамнарыннан киң итеп атлап, теләгән җиренә бара, кайта алар. Кайтучылар арасындагы бер ирне күргәч кенә Кәкре Елга авылы кешеләре, уңайсызланып, башларын ияләр. Бу ир – язын суга батып үлгән Сәлимәнең, сугышта һәлак булды дип, үле хәбәре килгән Әхмәте була.

Ниһаять, көткән көн дә килеп җитә. Көне-төне эштә булган халыкның колакларын ертып, әле тегеннән, әле моннан шатланып кычкырган тавышлар ишетелә: сугыш беткән!

Бөек Ватан сугышы тәмамланган! Моннан да яхшырак хәбәр булды микән ул вакытта? Юк, әлбәттә. Халык елый-елый бер- берсен котлый, шатланышып кочаклашалар, җиңү белән тәбрик итәләр. Ә бер читтә якыннарының үле хәбәрен алганнар әкрен генә елый. Җиңү көне никадәр шатлыклы булса да, кадерлеләренең кире кайтмаячагын белеп елау була ул. Шулай итеп, 300дән артык ир-егетен сугышка озаткан Кәкре Елга авылына аларның нибары алтмыштан артыгы гына кире әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Хөсни карт биш ир баласын да мәңгегә югалтып, шушы хәсрәтләр нәтиҗәсендә елап, сукыраеп, соңрак вафат була. Мәрьям, күп еллар үткәч, ире Габделхакның вафатына тәмам ышанып, гомерен Әхмәт белән бәйли. Ике гаиләдәге балалар өстенә, уртак балалар да алып кайта алар.

Миңниса әби дә биш баласыннан хәбәр көтә. Сугыш тәмамлануга, аның бәхетеннән, күрәсең, карчыкның дүртенче улы Фатыйх авылга аяк баса. Үлде дигән хәбәре килгән улының исән икәнен күргән Миңниса әби сөенеченнән җиргә ятып елый. Бу елауда чит җирдә башларын салган дүрт улының гомерен кызгану да, аларны сагыну да, исән-имин кайту насыйп булган Фатыйхы өчен шатлану да – барысы да була. Шул көннән соң әби көн саен басу капкасына чыгып, калган улларын көтәргә гадәтләнә. Көтмә, дигән кешеләргә аның җавабы да әзер: «Көтәм, Фатыйхым кайтты бит әнә, башкалары да кайтырлар». Авылдагы барча кеше югалтулар белән килешеп беткәндә дә бер аның гына күңеле тынычланмаган була. Сандык төбендә яткан, инде күптән күксеп, катып беткән икмәк сыныгы – Миңниса әбинең алъяпкыч кесәсендә. Киткәндә биш улы бишәүләп шушы телемне тешләп алып, үзләренең тамгаларын калдырганнар иде бит.

Авылда иң абруйлы кешеләрнең берсеннән саналган Миңниса карчыкның шулай акылга җиңеләя баруын күреп барчасы да нишләргә белми. Ләкин уйламаганда тормыш барысын да үз урынына куя.

Матур җәй аеның бер көне була ул вакытта. Карчык иртән таң беленә башлауга ук йокысыннан борчылып, күңеле кымырҗып уяна. Төшендә ул үзен ямь-яшел чирәм өстендә бәбкәләр саклап утырган итеп күрә. Әнкә казга алар биш бәбкә, барысы да кечкенәләр, матурлар. Кинәт әллә каян бер тилгән очып чыга да, берәм-берәм бәбкәләрне эләктереп юкка чыга башлый. Миңнисаның йөрәге телгәләнә, бетерә бит, хәерсез, бәбкәләремне, дип йөгереп барып, яшен тизлеге белән ике нәни йомгакны кулына эләктерә һәм йокысыннан уянып та китә. Нәрсә уйларга да белми карчык бу төшен күргәннән соң. Ә икенче көнне таң белән торып, ишек алдында кош-кортларына җим биреп йөргән Миңнисаның уйларын капка ачылган тавыш бүлә. Ишектән бер кулына авыр сумкалар күтәргән, икенче кулы белән кечкенә ир баланы җитәкләгән бер хатын-кызның килеп керүен күрүгә үк, барысын да аңлап ала карчык. Кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, ул мизгел эчендә кадерле кунаклар янына барып җитә һәм хатынны да, баланы да кочагына алып, нәни малайны иркәләргә тотына: «Син икәнсең ул минем үземә насыйп каз бәбкәм, син икәнсең бит», – дип, куанычыннан елап җибәрә.

Чыннан да, Кәкре Елга авылына баласын җитәкләп кайткан хатын – Миңнисаның төпчек улы Кәримнең сугыш кырында очратып гашыйк булган сөйгән яры, ә кечкенә малай шул яратуның кадерле бүләге була.

Энҗе ЯКУПОВА

Комментарии