- 10.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №35 (7 сентябрь)
- Рубрика: Татарча сериал
(Чын хикәя)
Тәрәз пәрдәсеннән төшкән кояшның җылы нурлары тәмле йокысыннан уятып җибәргәндәй итте Илгизне. Таң атып, яктылык нурлары шактый күтәрелгән, кояш сөңге биеклегенә менгән иде. Нигә шушы гомергә чаклы йоклап ятканын да аңламады егет. Югыйсә, әнисе Миңсылу апа күптән уятырга тиеш иде бит үзен.
Илгиз гаиләдә төпчек бала булганга, әнисе бик назлы итеп кенә уята иде аны.
– Улкаем, тор инде, сыртыңны кояш кыздыра бит, – дип аркасыннан сыйпап уятканын көтеп ятты ул.
Миңсылу апа кош-кортларны карап, улы турында бераз онытып та җибәргән. Шалтыр-шолтыр чиләкләрен дөбердәтеп ишектән кергәндә, Илгиз яңа көн тууга күзләрен ачып өлгергән иде инде.
– Улым, улкаем, сыртыңны кояш кыздыра бит инде, тормыйсыңмы? – дигән ягымлы тавышына кычкырып көлеп җибәрде ул.
– И, әни, җаным, шул сүзләреңне көтеп шактый яттым бит инде, кайларда озак йөрдең шулкадәр?
– Менә, кечкенә улым тормагач, абзар тирәсендә бутала идем инде, исемә төште синең мөһим көнең ич бүген.
– Беләм, әнием, беләм, мин әллә кайчан торырга тиешле кеше бит инде. Бүген бит мин яратканым белән сәяхәткә китәм, ниһаять, көтеп алынган көн килеп җитте. Укулар да тәмамланды, бераз ял итсәң дә була.
Илгиз медицина университетының 3нче курсын тәмамлаган иде. Шунда укыганда бик чибәр бер туташ белән дуслашып китте. Озак йөрде ул Ләйләсе артыннан. Ләйлә киребеткән, үз дигәнендә тора торган, усал бер кыз иде. Ләкин, мәхәббәт дигәннәре шактый йомшата төште бит аны. Йөри торгач, Илгиз белән теплоходта сәяхәткә чыгарга да ризалашты. Илгиз генә түгел Ләйлә дә бик зарыгып көтте уку беткәнен. Имтиханнар тапшырып һәркайсы үз ягына таралышкач, күрешү көнен көтеп сагынышты ике йөрәк. Серләре телефонга гына түгел, интернеттагы төне буе язышкан сөю хатларына да сыймады.
Илгиздән аермалы буларак, Ләйлә инде кояш белән бергә торып бар эшләрен карап өлгергән иде. Ишле гаиләдә яшәгәч, бар эш тә олы кызга төшә. Авылда бигрәк тә, эшнең бетеп торганы юк. Әти-әни ачуланмый гына җибәрсен, дисәң, тиз генә барлык өй эшләрен тәмамлап кую кирәк. Аңа карамастан, Ләйләнең әнисе аны кая да булса җибәрүгә каршы иде. Илгиз белән барганы өчен түгел. Илгизне Саимә апа үлеп яратты. Тик күңеле тыныч түгел иде аның. Ә күңел тыныч булмаган җиргә җибәргәндә нидер була, чөнки ана йөрәге алдан сизүчән. Нишләсен, Рәис абый белән киңәшләшкәннән соң, күбәләк кебек очып йөргән кызларының күңелен төшермәскә булдылар.
Озак та үтмәде, Илгиз дә килеп җитте. Көтеп арып беткән иде инде Ләйлә.
– Озакладың, шул гомер ничек түздең икән син, мин сине сагынырга да өлгердем бит инде, – дип өстәп куйды кызу итеп.
Җаным, нигә шулай кырт кисәсең, әйтерсең мин сагынмадым, сине уйламый калган бер көнем, сәгатем, минутым бармы икән? Әйдә, тизрәк җыен, озакладым болай да, эшләр бар иде, – дип акланырга тырышты Илгиз. Сөеклесенә йоклап калганмын, вакытында тормаганмын, дип әйтә алмый бит инде, ул бит егет кеше. Ә егет сүзе бер булыр, дигән әйтемне ул белә. Егет әйтте икән – шул вакытта киләм, дип, димәк, бер минутка да соңга калмаска тиеш. Ләйләнең тиз генә җыенып чыкканын көтте дә әниләре белән матур гына саубуллашып, китеп тә бардылар. Теплоход сәгать 12дә иде. Аңа кадәр Ләйләнең апаларына кереп машинаны калдырып чыгасылары бар, сәяхәттән кайтканчы ул аларда торачак.
– Балалар карап кына йөрегез, зинһар, Илгиз Ләйләне сакла инде, ул бигрәк тиктормас.
– Курыкма, Саимә апа, минем белән булганда Ләйләгә бернинди куркыныч хәлләр дә янамый. Җил-давыл тидермичә саклармын алтынымны, – дип өстәп куйды егет. Егет кеше буларак, киткәндә бу сүзләрне әйтергә тиеш иде бит инде ул! Ничек кенә булмасын тиздән кияү буласы кеше, ышанычны яулап алырга кирәк, дип уйлады ул шул чакларда.
Бик җайлы гына барып җиттеләр, теплоходны карарга, дип иртәрәк бардылар. Сөенечләре эчләренә сыймый иде. Шундый зур теплоходта йөзәчәкләр бит. Исеме дә ничек матур яңгырый – «Булгария»! Бу кечкенә генә сәяхәтнең маршруты бик кызыклы иде. Бабаларыбыз иленә барачаклар– Болгарга. Ләйлә сөенеп туя алмады, чөнки аның Болгарга сәяхәте әле беренче тапкыр иде. Теплоход Болгар иленә килеп туктагач та, иске биналарны күздән кичерде, тарих турында сөйләүче экскурсоводларны йотлыгып тыңлады. Ә Илгиз, исә бары Ләйләне игътибар белән күзәтте , сөйгәненең шатлыклы елмаюлы йөзен күрү аңа икеләтә бәхет китерә иде.
– Илгиз, сизәсеңме, монда бабаларыбызның рухы әле дә сакланган. Мин аны бөтен барлыгым белән тоям, – дип елмайды Ләйлә.
– Ничек инде, матурым, каян килеп, бу салкын ташлар берәр җылылык бирәме әллә сиңа? Миңа бары тик синең җылы кочагың гына җылылык өсти, – дип шаяртты.
Ошатты, бөтен барлыгы белән яратты ул Болгар җирен. Теплоход ярдан бераз ары киткәч тә, бик озак карап торды ул аның иске ташлы биналарына. Ни өчендер үзе дә белми, Ләйлә тик суны ярата иде. Аның агышын, тавышын тыңлап, суга сәгатьләр буе карап торган вакытлары күп булды. Менә бүген дә теплоходның арткы ягына басып, һаман суга карап тора.
– Ләйлә җаным, миңа да карап ал инде бераз, агымсуга да көнләшә башлыйм бит инде. Әйдә бүген арыдың, кереп бераз ял итеп ал, ә мин синең төшеңне саклармын.
– Юк инде, Илгиз, әллә нигә бер чыгып китәбез, минем анда керәсем килми , шау-шу бит анда, балаларга бәйрәм ясыйлар, мин инде бала түгел, тынычлыкны ярата башлаганыма да байтак, – дип шаяртты Ләйлә. Тик үзе барыбер Илгизенең сүзеннән чыкмады. Егете әйткәч тыңларга кирәк. Гаиләдә ул муен булачак, аннан үзе теләгән якны каерыр, – дип уйлады.
Үзләренә бирелгән бүлмәгә төшеп ял итәргә җыенганда, кинәт ут бетте. Моңа артык гаҗәпкә калмаслар иде, теплоход бер якка авыша башлады.
– Илгиз ни соң бу, Илгиз, дим, зинһар китмә, калдырма мине монда, Илгиз!
– Ашыкма, хәзер карап керәм, беркая китмә!
Әйтеп бетерергә дә өлгермәде Илгиз, бүлмә су белән тула башлады. Ләйләне алып чыгып китәргә маташты Илгиз, коткару жилетын да тапкан иде, Ләйлә җибәрми генә бит, нигәдер ябышкан, үзе җан ачысы белән: «Ташлама мине, калдырма монда, Илгиз», – дип кычкыра. Шул сүзләрен генә ишетеп кала алды аның Илгиз. Коридор буйлап килгән су агымы аны тәрәз белән бергә этеп чыгарды…
«Тукта, теплоход бата бит, Ләйлә, соң Ләйлә шунда калды бит!» Ул аңына килеп, тагын суга чумды, тик ул анда юк, бар да буталган, секунд эчендә теплоход су төбенә китеп бара. Кешеләр чикерткәләр кебек таралышканнар, су өстенә бер-бер артлы калкалар, тереме соң алар белмим?!
– Ләйлә, Ләйләм, син кайда, Йә, Ходам, бу хәл минем беләнме соң, Ләйләм?!
Сулыш алып тагын чумды, юк булмый, төшеп җитә алмады, теплоход минут эчендә су төбенә китте.
Су өсте көчле иңрәү белән тулды. Һәркемнең яшисе килә, барысы да ярдәм сорый, бөтенесе Аллаһка ялвара. Батып барган көймәдә атеистлар булмый, дип дөрес әйтәләр бит. Бер ярты сәгать вакыт үткәннән соң, су өстендә тынлык урнашкандай итте. Әйтерсең лә, су өстенә тере мәетләр чәчеп чыкканнар, белмим әллә тавышлары бетеп, әллә чарасызлыктан, бу иңрәү тынып калган иде.
Шулай тынлык дәвам итәр иде. Кинәт «Арабелла» теплоходы күренде, кешеләр бар тавышларына кычкыра башладылар, кемдер Ходайга рәхмәт укыды, кемдер җан ачысы белән ярдәм сорап кычкырды. Бу тавышны бернинди тавыш белән дә чагыштырып булмый, бу үзенә бертөрле куркыныч чаң сугу иде. Коткардылар, су өстендә булган барлык кешене коткардылар. Аллаһ насыйп итеп, хәтта бишектәге бала да исән калды, бу Ходайның билгесе иде бит. Ә су астында булганнар, исән калмаганнар күпме?! «Арабелла» теплоходына кереп утыргач, Илгиз Ләйләне эзләргә кереште. Монда кеше кешене белми, чыга алгандыр, бәлки, Ходай кушып аны берәрсе коткаргандыр?!
– Ләйлә, Ләйлә, ишетәсеңме, син кайда, кайда соң син, җаным?!
Теплоход палубасында кеше кайнаша. Халык шоктан арына алмый. Бер-берсенә ярдәм күрсәтәләр, бер-берсеннән кызгану, таяныч эзлиләр. Илгиз бер почмакка поскан да күз яше белән елый, кычкырып елый. Кайчакларда күңелләре тулып ирләр дә елый икән, дигәннәр иде. Бу күңел тулу гына түгел, бу – күңел тетрәве, җан әрнүе, бу бит – югалту. Ярга чыккач та, Илгиз акылына килә алмады. Ләйләнең әниләренә дә ни дип җавап бирергә белми. Ул дусты белән төне буе моргта утырып чыкты. Ләйләнең үле гәүдәсен күргәнче, аның тере булуына ышанычы кимемәгән иде. Күргәч, ул үзен, әйтерсең лә, тере мәет итеп хис итте. Аның алдында барлык күперләр, барлык сукмаклар ишелде. Ул кая барып бәрелергә дә белмәде. Нишләргә?!
Ярый, янында якын дусты Илшат бар иде, ул хәбәрне ишетү белән килеп җитте.
– Илшат, кулымда иде бит, коткара ала идем бит мин аны, юк, ябышкан, куркуыннан ычкындырмый. Ник, ник бу минем белән соң, күпме кеше исән калды. Ник нәкъ менә Ләйләм, Ләйләм минем…
– Бер Ләйлә генә түгел бит, дустым, күпме кеше, күпме сабый юк дөньяда, сабыр, сабыр итәргә тырыш!
Бу көн шулай үтеп китте. Башкаларын, Ләйләне җирләгән көнне дә ул чак кына хәтерли. Аңламый, бөтен булганы җимерелгәнен аңламый. Кабере өстендә озак кына басып торгач, аның үзенең генә каласы килде. Ләйләнең әниләре бик акыллы кешеләр, Илгизне гаепләмәделәр, белә бит алар – аңа болай да кыен, тик ата-анага да җиңел түгел, исән-сау чыгып киткән кызларының үле гәүдәсен күрер, дип уйламадылар бит. Бер генә уй бераз фаҗигане җиңеләйтте кебек, бу – аларда гына түгел, күпме кеше вафат булды. Бөтен ил белән кичерәбез кайгыны.
– Йә , Раббым, шундый газаплар китерер өчен тудырасыңмыни адәм баласын?! Сынауларга түзә алырмын, дип уйлаган идем, тик мондый каты сынауга әзер түгел бит мин. Ник, нигә иң якынымны алдың, нинди гөнаһларым өчен, – дип иңрәде Илгиз, ялгызы гына калгач.
Кайтарасы иде вакыт машинасын, кайтарса, бармас иде бит ул анда. Эх, алдан ни буласын белсәң иде шул!
Үтәр, үтмәс, дип әйтеп булмый , бар да үтә, вакыт – дәва, төзәтер. Тик гомернең соңгы көннәренә кадәр онытмас ул Ләйләсе сүзләрен. Күпме төннәр саташып үткәрәчәк әле ул, күпме көннәре сыктауда узар, шул сүзләр, колагында бик озак яңгырар. Ләйләнең соңгы сүзләре: «Ташлама, калдырма мине монда, Илгиз! Калдырма ялгызымны!..»
Гөлсәрия НӘБИУЛЛИНА.
Комментарии