ТЫЕЛГАН ҖИМЕШ

Беренче такмагын Искәндәр ыштансыз чагында ук чы­гарган диләр. Уң як күршеләренең кар базына сул як күр­ше малае төшкән дә каймакларын ашаган. Шуны ишетү белән Искәндәр урамга йөгереп чыккан да бии-бии җыр­лый башлаган:

Мәдинәттәйнең сөт өсте

Бигрәк тәмледер, Зәки?

Кар базына төшә торгач,

Песи булдың бит тәки!

Адәм баласы тумышы белән үк үзеннән көлгәнне, ягъ­ни тәнкыйтьләгәнне яратмый. Искәндәрнең күлмәктән тү­бән гәүдәсен кычыткан белән чабарга тотынган Зәки. Ул чаба тора ди, Искәндәр үрле-кырлы сикерә тора ди. Үзе һаман җырлый икән ташбаш.

Шулай итеп, тәнкыйтьне кысучыларның иң беренчесе дә иман­га утырта алмаган Искәндәрне. Мәктәптә дә көчлерәк ма­лайлар әледән-әле тәпәләп торганнар үзен көн саен чыгарган такмаклары өчен. Барыбер телен тешләтә алмаганнар. Армиядән кайткач та, башка егетләр кебек, трактор сорамады, комбайн да дауламады, атлы эшкә керде Искәндәр. Ел­маеп су ташый, көлә-көлә печән китерә. Кичен эштән кайт­канда агайлар күбрәк җыелган капка төбенә туктала да бу сөйкемле сөяк:

– Яңа такмак тыңлыйсыгыз киләме? – дип җиффәрә. Ә авыл халкы ярата чукынмышны, авызына гына карап тора.

– Әйттер, әйдә, булмаса, Искәндәр энем! Сине тыңлаганда караңгы дөньяга нур куна, ичмасам, – диләр бертавыштан.

– Хәтмулланың аты кара,

Урамнан чабып бара.

Колхоз малын өйгә ташып,

Аяк сузар бичара.

Белеп тора: иртәгә ук бригадир Хәтмуллага барып җи­тәчәк бу такмак, Искәндәрнең хезмәт хакына да кырау тө­шерәчәк, һич булмаса, яңа дирбия бирмәячәк бригадир. Ә такмакчы аны-моны уйлап тормый – дөресен җырлап яши. Бөтен авылдашлары:

– Искәндәр маладис ул! Үзебезнең егет! – дип кенә то­ралар. Шулай булгач, иске йөгән, сүсәргән дилбегә белән эшләргә дә риза ул.

Авыл җирендә яшисең икән, бөтен гамәлең уч төбендәге кебек. Нәрсә ашыйсың, ничек табасың, кайдан алып кайта­сың – белмәгән кеше юк. Искәндәрнең күзе аеруча очлы. Авылдашлары турында да күп җырлый ул. Үпкәләсәләр дә озакка сузмыйлар, ник дисәң, ачы булса да, дөресен җыр­лый. Иң аптыраганы, нишләргә белми үрсәләнгәне күптән түгел күчеп киткән председатель булды. Хатынын айлар буе беркайда да эшләтмәвен чамалап йөрде дә Искәндәр, бригада җыелышына керер алдыннан иллеләп кеше алдын­да бер савымчы кыз каршына басып җырлап җибәрде:

– Беләм инде савымчының

Эше җиңел түгелен.

Предколхоз хатыны булып

Туасың калган, сеңелем.

Ә председатель ниләр генә кыланмады бахыр… Ай буе сорап йөрсә дә, утын алып кайту өчен Искәндәргә маши­на тәтетмәде. Яшь гаиләләргә колхоздан бозаулар, таналар өләшкәндә дә ул коры калды. Алай гына да түгел, үз сүзен­нән чыкмый торган милицияне дә эшкә җикте председа­тель. Башка берәү булса шүрләр иде, бәлки. Әмма Искән­дәр көлде генә. «Син, малай, коткы таратып йөрмә болай, матри!» – дигән иде участковый, такмакчы ике-өч кенә сүз әйт­те дә борылып китеп барды: «Малай ыштансыз була ул, абзыкай…» Шул көнне председатель Гатин колагына яңа такмак барып иреште:

Килгән шәйгә «газ кертәм» дип

Нык киерде бугазны.

Гатин барда безнең авыл

Мәңге күрмәс бу газны.

Әллә инде район җитәкчеләре дә Искәндәр белән бер фикер­дә иде рәис турында – колхоздан алдылар теге­не. Яңасын китерделәр. Төсе-бите дә нурлы, сүзе дә мәгъ­нәле дип, сөенә-сөенә каршыладылар. Искәндәр дә куанды. Ләкин ул нәкъ шушы рәис аркасында даны да, кадере дә бетәчә­ген, авылдашларының үзенә кырын карый башлаячагын белми иде әле…

Искәндәр күрмәгәндә-белмәгәндә берничә куштан өч-дүрт көн элек эшкә килгән рәисне уратып алдылар да аның утлы такмаклары хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бир­деләр. Сүз ахырында кисәтеп тә куйдылар:

– Күңелеңне әзерләп куй, сине дә җырга кертми калмас ул. Халык бик ярата аны, чукынмышны…

Яңа хуҗа сүз куертып тормады. Бары тик:

– Ничава, туктатырбыз яратуын, – дип кенә куйды.

…Шуннан соң озак та үтмәде, колхозның юбилей көне җитте. Тантаналы җыелыштан соң зур концерт куйдылар. Председательнең тәкъдиме буенча, тальяны белән Искән­дәрне дә менгерделәр сәхнәгә. Нинди генә такмаклар җыр­ламады, кемне генә чеметмәде, утлы табадабиетмәде ул! Халык көлде, кул чапты, һәрьяктан:

– Безнең уйлаганнарны җырлый ул, афәрин!

– Үзебезнең Искәндәр ул! – дип кычкырган тавышлар ишетелде.

Сәхнәгә председатель үзе күтәрелде:

– Иптәшләр! – диде ул. – Бүген без бик күп алдынгы­ларга кыйммәтле бүләкләр тапшырдык. Бу колхозда яңа кеше булсам да, бүләкләү мәсьәләсендә тагын бер тәкъ­димем бар… бәлки, кабул да итәрсез… Ишетүемчә һәм инде күрүемчә, Искәндәр Мәдхиев дигән бик талантлы егет бар икән бездә. Элекке председатель аны ни өчендер яратып бетер­мәгән, диләр. Миңа калса, Мәдхиев кебек егетләр һәр авылда тумый. Сез каршы килмәсәгез, заманча Һәм үткен такмакла­ры, кыңгыр эшләрне оста тәнкыйтьләве өчен «Колхозыбыз­ лауреаты» дигән мәртәбәле исем бирергә мөмкин аңа. Ул – барыбызның да горурлыгы, уртак таланты!

Халык моңа кадәр беркайчан да булмаганча кул чап­ты. Искәндәр председатель кулыннан эченә мең сум салын­ган конверт һәм лауреат дипломы алды!..

Аннан соң да дөреслеккә, үз холкына хыянәт итмичә, гаеплеләр күңелен ут итә торган такмакларны күп чыгарды Искәндәр. Мәгәр аны беркем дә тыңларга теләмәде…

– Персидәтелгә җырла… – диделәр.

– Персидәтел кубызын куәтләмәкче буласыңмы? – дип мыскыллы елмайдылар. – Бу такмакларыңа шул биргәндер әле заказны. Акча да биргәләп торадыр.

Егерме ел җырлаган Искәндәр шым булды. Шыпырт кына эшләп йөрүен белә хәзер.

Ике-өч айдан, шул хакта сүз чыккач, председатель, сер­ле генә елмаеп, бухгалтерга әйткән, имеш:

– Йә, күрдеңме инде сөеклегез Искәндәрнең нинди хәлдә калуын? Халык үз таланты дип йөргән кешене рәсми таныр­га, бүләкләргә, трибунадан торып мактарга кирәк. Шулай итсәң, томалана ул. Әнә, бөтен авыл сыртын куйды аңа хәзер. Рәис куенында җылынучы бәндә итеп кенә карыйлар. Бер чалбарлык акча япты да куйды авызын!

Аннары төлкедәй елмаеп озак кына утыргач, нәтиҗә ясады:

– Элекке председателегез юләр булган ул. Тыелган җимешнең генә тәм­ле булуын аңламаган…

Фәнзаман БАТТАЛ.

Комментарии