- 10.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №26 (6 июль)
- Рубрика: Татарча сериал
Гомере буе Мәрхәмәт авылында яшәп, хәзер инде бакыйлыкка күчкән Янвәл бабай турында булыр сүзем. Бу авылда бабайның исемен белүче дә сирәк, бар кеше өчен дә ул – «Янвәл бабай». Сугыштан инвалид булып, бер аяксыз кайткан батыр егет еллар уза торгач, инвалидтан «Янвәл» гә әйләнде дә куйды. Янвәл карт, Сәлимә карчык үлеп киткәнче, сугыш афәтләрен күрергә туры килсә дә, авырлыклар белән гомер кичерсә дә бик бәхетле яшәде. Баксаң, бар бәхете яраткан хатынында булган икән бит… Ул калдырып киткәч, кояшлы көннәр дә болытлыга әйләнде, көннәр үзәкөзгеч сагышка күмелде. Бар гомер дә аның белән үтелгән, балалар инде канат ярган, барысының да үз урыны, барысы да шәһәрдә. Авылга сирәк булса да кайталар, тик дүртесе дә, атна саен кайтса да, әтиләренә күз-колак булып бетә алмый. Җитмәсә, эшләре дә бик тыгыз, шәһәрдә «зур урыннар»ны биләп утыралар. Ә картның китәсе килми, туган нигезне саклау – изге нәрсә. Кендек каны тамган Мәрхәмәт авылын да җаны-тәне белән ярата, кая китсен ди шушы тугайлар, мәһабәт урманнар, кадерле иңкүлекләр, саф һавасын калдырып?! Авыл халкы да картның кайгысын сизеп, борчылып йөрде. Төнозын уты янып чыга, көндез белән гел боегып, таягына таянып йөри. Янына балаларны җыеп сугышта күргәннәрен кызып-кызып, әкият кебек сөйли иде, ул һөнәрен дә онытты. Балалар да аның моңсу йөзен күргәч, әкият тыңлыйсы килсә дә, янына килмәү ягын карады. Тормышның бар бәхете парлы булуда шул, халык белми генә: «Хатыннан калырга язмасын», димәгән. Ә Янвәл Сәлимәсеннән калды…
Озак кына уйлагач, авыл халкы бабайны күрше авылда гына яшәүче Мәмдүдә карчык белән таныштырырга булды. Мәмдүдә гомер буе кияүгә чыкмый яшәгән кыз әби, йорт- җире җиргә сеңеп бара, аңа да яшәргә урын, иптәш кирәк. Инде беркемне дә үз итмәм дигән Янвәл бабайның күңеленә очкын булып килеп керде Мәмдүдә. Ап-ак яулыклары, елмаюлы күркәм йөзе, бит очындагы җыерчыклы чокырына кадәр гел Сәлимәнеке төсле тоелды. Гашыйк булды бит, бабай… Әйе, мәхәббәтнең яше юк ул, Янвәл бабай да бер уйламаган җирдән гашыйк булды да куйды.
Парлар матур гына яши башлады… Көннәр дә яктырды, Янвәл бабайга да, кайгы артыннан бәхет елмайды. Балалар да Мәмдүдә карчыкның күчеп килүенә каршы килмәде. Алар да иркенәйде, кайтмый да башладылар. Әтиләренә күз-колак булучы бар бит хәзер, ник борчылырга ди?! Шулай көн артыннан көн уза торды… Янвәл карт белән Мәмдүдә карчык әкрен генә яши бирде. Сәлимә карчык вакытында курчак өе кебек торган йорт тагын да матурланды. Йорт алдында яшел хәтфә чирәм, аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Картларның бәләкәй генә авыл өе бар урамны ямьләндереп, гөрләп торды. Мәмдүдәне авыл халкы да тиз арада үз итте. Яратып Нәни әби дип йөрттеләр аны. Яратмаслык та түгел, тәмле телле, ачык йөзле бик матур әби иде шул…
Көтмәгәндә ямьле, матур көннәр тагын караңгыланды… Сигез елдан артык бергә, бәхетле гомер кичергәннән соң, Янвәл карт түшәк өстенә ятты. Яше дә зур, сәламәтлеге дә хөртиләнде шул. Мәмдүдә карчык, бабай авырый башлагач, тиз генә бар балаларга да хәбәр салды, кайтыгыз, дип чакырды. Тик кайтучы гына күренмәде. Көннән-көн хәле начарлана барган бабайны карашырга Мәмдүдә карчыкка Мәрхәмәт авылы халкы да бик ярдәм итте. Бик карады карчык Янвәл бабайны, тик гомер бер генә килә шул, кайчан да бер барыбызга да теге дөньяга китәсе… Язгы матур көннәрнең берсендә, ишегалды чирәмгә капланып табигать яңа сулыш өргән көндә, Янвәл картның сулышы тукталды, соңгы сулышын алганда ул Мәмдүдә карчыкка рәхмәт укып: «Нигеземне сакла, китмә моннан!» – дип үлде. Нәни өйгә тагын кайгы килде…
Аталары үлгән көнне авылга дүрт яктан дүрт бала кайтып керде. «Әтием» , дип үлгән гәүдәгә барып ябышты кызы, өлкән улы да кырыйга карап күз яшьләре түкте, калган балалар да ачы күз яшьләренә буылды… Ә иң кайгырган кеше Мәмдүдә карчык булгандыр, ул гомер буе ялгыз яшәп, парлы булуның бәхетен аңлый башлагач кына шушы хәл килеп чыкты бит.
Янвәл картны күмәргә бар авыл халкы җыйналды. Бик зурлап җирләделәр, аннан нәни өйне тулаем юып чыгардылар, картның киемнәрен урамга чыгарып яктылар, ә аннан балалары китәргә җыенды… Барысы бергә өстәл читендә моңаеп утыручы Мәмдүдә карчыкка күз ташлады. «Рәхмәт, әтине карадың, соңгы көнендә аның янында син булдың», дип әйтмәделәр шул… «Син ник җыенмыйсың, ишекне йозакка бикләп китәбез без», – диде беренче сүз итеп, Янвәл картның кызы… Мәмдүдә карчык нишләргә белмәде, кая барсын инде ул хәзер, авылдагы өйне сүтеп, шушы йорт миченә яктылар, бер туганы да юк бит аның. Сабыр хатын берни эндәшмәде. Җан ачысыннан йөрәге ярылырлык булса да, түзде. Юк-бар киемнәрен җыйды да урамга чыгып китте… Тик, бик рәнҗеде ул балаларга, рәхимсез, миһербансыз балаларга…
Шулай итеп, Нәни әби кабат үзенең авылына кайтып китте. Беренче көннәрдә күршеләрдә кунгалады, аннан авыл буйлап хәер сорашты, соңыннан күрше авылларга чыгып китте… Бабай инвалид булганга, кайчандыр, « Янвәл бабай»га әйләнсә, Мәмдүдә карчык «Сәфәр әби»гә әйләнде. Карчык туган җиреннән читтә, бер белмәгән кешеләр кулында дөнья куйды. Аның каберенә дә «Сәфәр әби» дигән язу яздылар…
Ә йорттагы авыр йозак һаман шул килеш эленеп тора, туган нигезгә беркемнең дә кайтканы юк, ата каберен дә зиярат кылучылар күренми. Ә авыл халкының шундый мәрхәмәтсезлектән йөрәге һаман да әрни…
Рәфилә САЛИХОВА.
Комментарии