- 10.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №9 (10 март)
- Рубрика: Татарча сериал
Сабыр, елама, сабыр ит инде…
Күз яше тәгәри генә, тамакка төен килеп утырды, ничек еламый түзеп калырга соң. Киресенчә, күз яшьләренә буыла-буыла еларга кирәк, бәлки җиңеләер. Елыйм, тыела алмыйча елыйм. Бәлки кирәк тә түгелдер бу, тик еламый булмый. Аны үпкәләттеләр бит, кем диген? Иң якын кардәше, дусты, ничә еллар бер мәктәптә укып, бер парта артында утырган иптәше.
Май аеның сихри кичләре, шомыртлар чәчәккә күмелгән вакыт. Зөмәрә янына классташы килергә тиеш, ул аны шактый озак вакытлар күргәне булмады. Саимәне бик бай гына кешегә кияүгә чыгып, Үзбәкстанга китте дип сөйләделәр. Әмма китәр алдыннан ул бит иң якын дустына да берни әйтмәде, чын булса бу турыда Зөмәрә белми калыр идеме соң. Ул, әлбәттә, иң беренчеләрдән булып белер иде.
Ярый әле май бәйрәмнәренә авылга кайтты. Хәер, кая барсын инде ул?! Каласында калыйм дисә, бер туганы юк. Авылда яраткан газиз әнисе көтеп тора. Һәр бәйрәм саен авылда иде Зөмәрә.
– Балам, беләсеңме, синең белән бергә дус булып йөргән Саимә кайтып төште бит, – дип әйтеп куйды әнисе көрсенеп беркөнне.
– И әнием, кара нинди яхшы булган бит, күптәннән күрешкәнебез юк иде, – дип сөенде Зөмәрә.
– Кызым, ул үзе генә түгел, кияве белән кайткан, ире бик бай эшмәкәр ди бит. Рифат исемле, бергә укыган булганнар техникумда. Бәлки, син дә беләсеңдер әле?
Зөмәрә агарынып китте. Аның техникумда укыганда, йөргән егете бар иде. Ни сәбәпледер алар талашты, шуннан ул Рифатны күрмәде дә. Каядыр китеп югалды ул, укуын да тәмамламады.
Кичен аңа Саимә шалтыратты, күрешеп аласы килүе турында хәбәр итте, Зөмәрә бик теләп ризалашты. Ярый, яшь вакытта ни булмас, була торган хәл. Саимәгә уч сакламый инде ул, менә аны көтеп басып тора Чишмә ярында.
– Хоп, менә эләктең бит кызый, – дип кемдер арттан кочып алды.
– Саимә, бер дә үзгәрмәгәнсең икән, һаман шулай куркытырга яратасың. Ничек соң, хәлләр ахири? Күптән күрешкән юк, үзгәргәнсең дип әйтимме соң? – дип сынап карап куйды Саимәгә.
– Үзгәргәнмен, нишләп үзгәрмәскә, рәхәттә яшим бит мин хәзер, тормыш ал да гөл бара. Ир шәп, синең теге мәхлугыңнан кеше ясадым бит мин тәки.
Зөмәрә сәерсенеп китте. “Матурлап берничә сүз әйтергә микән соң бу бәндәгә?” – дип уйлап куйды. Соңыннан: “Нигә вакланып утырам соң, нинди кеше икәнен беләм ич мин аның. Холкы шундый инде бу Саимәнең”, – дип уйлап куйды.
– Ә син нәрсә һаман кияүгә чыга алмыйсың икән дип ишеттем. Минем сиңа бер кандидатура бар. Шәп кеше, иремнең браты, бай, матур, дәрәҗәле…
– Ашыкма әле, Саимә, мин кияүгә җыенмыйм, гомумән, син минем байлыкка кызыкмаганымны бик яхшы беләсең. Әле тагын минем авыру әниемне карыйсым бар, монысы иң беренчесе, – диде Зөмәрә.
– Вәт, тиле. Мин сиңа менә дигән кеше предлагать итәм, ә син миңа байлык, авыру анаң турында сөйли башладың. Син картаеп беткәнең бит инде, кызлар арбасыннан күптән төшеп калдың. Хәзер килеп җитә ул, монда бул, мин иремне генә алып киләм.
Төнге караңгы урам буйлап бик тиз йөгерде Зөмәрә. Кая барып бәрелергә белмәде. Елаган килеш өйгә кайта алмый: әнисе күз яшьләрен күрмәсен. Ул бит аның төпчек кызы, күз яшьләренең рәнҗеш кебек төшүен белә бит Асия апа. Асия, Зөмәрәнең әнисе, бик күркәм холыклы ханым. Алты бала анасы Зөмәрә төпчеген үлеп ярата, аның елавын күрсә борчылачак. Тик күп еларга гына ярамый, каргыш булып төшәр, ди, ул. Бераз тынычлана төшкәч, өйгә керде. Әнисенә хәерле төн теләп, түр өйгә үтте. Үзе исә йокыга китә алмый интегеп ятты. Колагында һаман бер үк сүзләр яңгырады: “Син карт кыз, сиңа кем дә ярый”.
Саташа-саташа йокыга китте. Иртән әнисенең шомлы тавышына уянып китте:
– Кызым, шомлы хәбәр анда. Саимәне үтергәннәр. Иренең абыйсы, ди. Ул төрмәдә утырып кына чыккан булган икән. Шул бәдбәхет бөтен акчасын урлап качкан. Ирен дә таба алмыйлар икән, – диеп, елап урындыкка килеп утырды Асия апа.
“Йә Раббым, мин бит каргамадым, мин бит каргамадым”, – дип пышылдады Зөмәрә.
– Син каргаудан гына түгел ул, балам. Күз яше, җан рәнҗеше кебек, каргамасаң да тиешле адәмен эзләп таба. Күз яше каргышка караганда күпкә куркыныч, җаныем, – диде әнисе. Аның күзләрендә мөлдерәп яшь тамчылары бүртеп чыкты.
Гөлсәрия НӘБИУЛЛИНА.
Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы.Күз яше...,
Комментарии