- 10.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №9 (10 март)
- Рубрика: Татарча сериал
Карлар
Бүген Гүзәл күптән көткән беренче кар яуды. Тәрәзә каршында үскән миләш тәлгәшләренә кунган беренче карның аклыгы күзен камаштыргандай булды. Әле йокыдан да рәтләп уянып җитмәгән хатын күзләрен угалады. Аның әлеге матурлык мизгелен тизрәк тукымага төшерәсе килде. Гүзәл өстәл ягыннан әле рамга яңарак кына куйган тукыманы, буяуларны алып, тәрәзә каршына килеп басты. Ләкин көтеп алынган сафлык тукымага төшәргә теләмәде. Нигә?! Көнләште Гүзәл табигатьтән. Табигать сафланды… Ә Гүзәл… Гүзәл һаман да үткәннәрнең кара хатирәләре белән яши.
Ул балачактан рәссам булырга хыялланды. Мәктәптә укыган вакытта ук төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулап барды. Мәктәпне тәмамлагач, үзе теләгән юнәлеш буенча укырга керде. Анда уңышлар күп булды. Тик абынды Гүзәл. Үзенең уңышларына абынды. Югалтты… Әйе, югалтты ул, иң кадерлесен югалтты. Хатын-кыз бәхетен. Инде утызның өстенә баскан хатын бүген үзенең чынлап торып бәхетсез булуын аңлады. Аның иптәшләренеке сыман янында тәгәрәп йөрүче балалары, тормышның салкын бураннарында җылытучы яраткан ире юк иде. Һәркөн эш дип уянып, көннән-көнгә җиңү өчен яшәгән хатын аска тәгәрәвен сизми дә калды. Бер мизгелдә барлык яулаган үрләре, алган исемнәре юкка чыкты кебек. Ул үзен кечкенә һәм ярдәмсез бер җан иясе итеп тойды. Һәм шушы нәни җан иясенең күңеле буш иде. Аның киштәдә торучы барлык бүләкләрне, дипломнарны себереп төшерәсе, яндырасы, юк итәсе килде…
Хатын кулындагы буяулар идәнгә тәгәрәде. Рам төшеп урталай ярылды. Гүзәлнең тормышы да нәкъ шулай җимерелде микәнни? Әле кайчан гына җылы кулларда назланган рам аларның кинәт салкынаюына чыдый алмаганны, йөрәк, күңел ничек чыдасын? Гүзәлнең күзләре бүлмә түрендә эленеп торучы миләш рәсеменә төбәлде. Ап-ак карга төренгән әлеге миләшләр уттай яна иде. Алар бер-берсенә сыенышкан, алар бердәм, алар бер гаилә, шуңа янып торалар. Карлар, хәтта шушы салкын кар бөртекләре дә ялгыз түгел. Хатынның күзләреннән кайнар яшь тәгәрәде. Кайнар иде алар. Димәк, аларны да нидер җылыта. Өмет… Ак карларга өметләнә ул. Юкка көтмәгәндер ул беренче карны. Әйе, аңа да килер мәхәббәт. Тоташ кара болытлардан гына була алмый бит инде тормыш. Гүзәлнең бит әле сөяр-сөелер чагы. Һәркемнең үз пары бар. Кайчагында алар бер-берсен гомер буе эзли, әмма таба гына алмый. Ә Гүзәл табачак, һичшиксез, табачак аны! Шундый уйлар белән әле юатты үзен, әле ачы чынбарлыкка кайтып, кабат күз яшьләренә ирек бирде.
Бар иде аның да парлы чагы. Мәктәптә укыганда ул бер егетне ошатып йөрде. Кап-кара чәчле, озын буйлы, киң җилкәле шомырт кара күзле бу егет бер Гүзәлнең генә күңелен яуламады. Классташ кызларының күбесе аңа гашыйк иде.
Аларны да бит ак карлар кавыштырды. Гүзәл бик яхшы хәтерли ул көнне. Җир өстен юка гына итеп беренче кар каплаган иде. Кичен Гүзәл иптәш кызыннан кайтып барганда, аның каршына Нияз килеп чыкты:
– Сәлам, Гүзәл! Нигә шулай соңлап йөрисең? – дип сорады егет.
– Иптәш кызымның хәлен белергә барган идем, сөйләшеп караңгы төшкәнен дә сизми калганбыз, – диде Гүзәл.
– Әйдә, озатып куям, – дип кызның йомшак кулларыннан тотты.
Кыз бер мәлгә югалып калды. Аңа шундый рәхәт иде. Ул үзен күкнең җиденче катында, юк ла, әгәр сигезенче каты булса, сигезенче катында хис итте. Ниязның кагылуыннан бөтен тәне чемердәп китте. Ул бары “әйе” дигәндәй, баш чайкады.
Нияз Гүзәлне өенә кадәр озатып, тыныч йокылар теләде. Бу очрашудан соң ул тиз генә йоклап китә алмый ятты. Аннан төшендә дә Нияз белән кулга-кул тотышып йөрде.
Икенче көнне Гүзәл егетнең күзенә карарга оялды. Нияз аның белән сөйләшкәндә, ул күзләрен әле аска, әле кырыйга юнәлтте. Шушы көннән башлап алар Нияз белән мәктәптән, түгәрәкләрдән бергә кайта башлады.
Чыннан да, иҗат кешесенә гашыйк булып торырга кирәк дигән сүзләр дөрес икән. Гүзәл рәсемнәрен бер төндә ясый башлады. Үзләре шундый үзенчәлекле, бертөрле сихрилек өстәлгәндәй килеп чыгалар иде. Стенада эленеп торучы миләш тәлгәшләрен дә Нияз белән очраша башлагач ясаган иде Гүзәл.
Ләкин барысы да тормышта рәсемнәрдәгечә матур гына бармый шул. Нияз мәктәпне тәмамлап, укырга китте. Ә Гүзәлнең тагын бер ел укыйсы калды. Бер ел хат алышты алар. Ул арада Гүзәл дә мәктәпне тәмамлап, укырга керде. Хатлар торган саен сирәгәйде. Алар хәзер икесе ике шәһәрдә, аралары ерак. Егет укып бетергәч, Мурманскида хәрби флотта эшкә калган булып чыкты, ә Гүзәлнең тормышын уку, бәйгеләр чорнап алды. Араларында элемтә бөтенләй өзелде. Бик сагына иде кыз аны, хатлар да язып карады, әмма алар хуҗасын таба алмыйча, билгесезлектә югала бирде.
Авылга бер кайтуында, кыз әнисеннән Ниязның Мурманскида рус кызы табуын, аңа өйләнәчәген ишетте. Өйләнде Нияз. Бер очрашты да алар. Нияз хатыны белән әниләренә кайткан иде, юллары кисеште. Хатыны белән таныштырды. Аның Гүзәлгә охшаган булуын иптәш кызлары әйткән иде… Чыннан да, шулай булып чыкты. Аның да Гүзәлнеке сыман чәчләре куе кара, күзләре яшел, сөйләшкәндә куллары белән ишарәләвендә дә ниндидер охшашлык бар. Күңеленең бер кырые кителгәндәй булды. Берәр ел бик авыр булса да, тора-бара күнекте кыз. Янә тормыш вак-төякләре башланды. Ә Нияз ул хатыны белән барыбер тора алмаган икән. Шулай ул, охшаш булсалар да, бер кеше икенчесен алыштыра алмый. Гүзәл ул бердәнбер!
Берәр ай элек Гүзәл үзенең күргәзмәсен уздырды. Аның турында газеталар язды, үзәк телевидениедә очрашу үткәрделәр. Шушы күргәзмәдән соң, Гүзәл теләкләр китабында бер язу күрде. Таныш язу – Нияз!
“Гүзәллек тудыручы гүзәл Гүзәл ханым! Сезнең рәсемнәр салкын йөрәкләрне эретер, сөяр белмәс җаннарны гашыйк итәр. Сезнең рәсемнәрегез йолдызларга алып менеп, ай нурларында коендыра, җил канатларына утыртып, бөтен җир шарын әйләндереп чыгара, иң тирән, иң җылы суларда коендыра. Илһам чишмәгез мәңге саекмасын!
Гүзәллек алиһәсенә мәңге гашыйк гади бер җир кешесе”.
Мәңге гашыйк… Шул гомер югалып торганнан соң, кинәт табылган да үзенең мәхәббәтен аңлата. Әйтерсең дистәдән артык ел Гүзәл аны көтеп торырга тиеш иде. …Ә ул көтте бит аны. Кайчак мондый уйлары өчен үз-үзен сүкте, үз-үзеннән курыкты, шунда ук юатырга тырышты. Бүген дә шулай итеп күңеле белән уртак тел эзли Гүзәл.
Карлар уйнак җилдә бөтерелеп, әле агач ботакларына төште, әле ниндидер юаныч эзләгәндәй тәрәзәгә килеп сыланды. Әйтерсең Гүзәлнең моңсулануыннан аның саф карлары да сагышка төренгән. Аларның да офыктагы утка таба очасы килә. Ерактагы, бик ерактагы өй тәрәзәсеннән аларны көтеп сөйгән күзләр карый сыман тоелды. Бәлки, чыннан да, кемдер кар яткан сукмактан киләсе сөйгәнен – Гүзәлне көтәдер?..
Ләйсән САБИРОВА
Карлар,

Комментарии