Иблис утары

Автордан: Стивен Кингның “Гасыр давылы” әсәре мотивына нигезләнеп язылды Адашканнарга багышлыйм…

1нче бүлек

Сез офыкта ниләр күрәсез? Аңа карап, ни турында уйланасыз? Башыгызга чынга ашмаган хыяллар киләме, әллә киресенчә, хисләнеп утырасызмы? Әллә инде офыкка карап, үкенеч барлыйсызмы? Һәркем үзенеке турында уйлыйдыр ул. Бүтән югалтыр, хыялланыр нәрсәсе калмаган кеше ни турында уйлый дип беләсез? Ул берни дә уйламый икән. Чөнки башаяк бушлыкка чумган. Чөнки алда – үлемнән башка берни калмаган. Ә арттагысы… Арттагысы аның үзенә дә кызык түгел, аның хакында уйлап та бирәсе килми. Юкса югалтыр нәрсәсе калган булыр иде.

Офыкта хикмәт бар. Офыкта хәтәр бар. Офыкта – үлем бар… Менә хәзер, тау башында салкын кар өстенә утырып, мин шул офыкка карап торам. Ике көн дулаган бураннан соң караңгыланып килүче ерак офык аермачык булып күренә, ап-ак кар белән бүленгән урынын хәтта картаеп сукырая башлаган күзләрем дә абайлый.

Бураннан соң суык килә. Каты суык булырга охшаган бу. Чөнки быелгы кышта мондый суыклар күренмәде. Суык – шәп нәрсә. Бигрәк тә минем өчен. Суыкта кеше үлемен сизми дә кала, йоклап кына китә диләр.

Хәзер мин сезгә сөйлисе вакыйгага теләсәгез – ышаныгыз, теләмәсәгез юк. Анысы сезнең эш. Ләкин бу вакыйгадан кызык кына эзли күрмәгез. Гыйбрәт алыгыз. Чөнки гыйбрәт дөньяны акыллырак, мәрхәмәтлерәк, түземлерәк итә. Үзләре гыйбрәт ала белмәгән кешеләр, үз башыннан үткәнне башкаларга сөйләп, ул ялгышларны бүтәннәр кабатламасын дип тырыша. Ә бөтен гомерең ялгыш булса, нишлисе икән?! Анысын тарихчылар да, шагыйрьләр дә, язучылар да, хәтта психолог дигән каһәрләр дә язып калдырмаган. Кеше беркайчан да үз гаебен танырга ашыкмый ул, мәҗбүр итүче кирәк, башка сугучы, җанны актарып чыгаручы. Үзебез шул җанны актаручы белән очрашканчы, бу хакта уйлап та карамадык. Хәер, уйлаганбыздыр. Кайберләребез. Ә кайберәүләр ул шанлы буранда берни аңламыйча китеп барды. Урыннары җәннәттә булсын диясе дә бит… Анысын мин түгел, Ходай хәл итә инде.

***

…Моннан ике көн элек без Ходайның барлыгына барыбыз да ышанып та бетми идек. Тыныч кына картлыгыбызны каршылап, сигез карт-коры үз чиратыбыз җитеп үлеп китәрбез дә, үзебезне хөкүмәт хисабына җирләрләр дип уйлап яттык. Ашау байдан, үлем – Ходайдан…

Бу соңгы ике төн безне нык үзгәртте. Үзгәрер өчен яныбызга Ул килергә тиеш булган икән. Хәер, барысын да бәйнә-бәйнә сөйлим. Гыйбрәт өчен генә түгел. Гафу итәсе кешеләр, бәлки, бу кыйссаны ишетеп, инде җаннары күккә ашканнарны ярлыкар дигән өмет тә бар. Кешегә, шөкер, гафу итү сәләте бирелгән. Һәммәсенә дә түгел, ни кызганыч…

…Буран чыгасын күптән сизендек. Бигрәкләр дә зәхмәт кыш булды бу. Кар көртләре бөтен яктан басып алды. Соңгы буранны каршыларга җыенганда, кайдадыр җәһәннәмдә ялгызы утырып калган безнең йортына керерлек юл юк иде инде. Азык-төлекне атнага бер тапкыр ат белән китереп китәләр, пешекче-шәфкать туташлары да шуның белән килә, алмаш-тилмәш атналап эшлиләр, бичаралар. Быел йорты соңгы кышын чыгасы иде, киләсе язга аны ябып, безне башка урыннарга күчерергә вәгъдә иттеләр. Насыйп булмаган инде, нишләтәсең. Ә болай, без бер кечкенә шикелле. Ике пешекче-шәфкать туташыбыз бар. Ашарга пешерүләре шәп, дәвалавы юк инде. Дарулар бирмиләр үзләренә, кайсы җирең авыртса да, аспирин да анальгин. Картаймыш көнеңдә үз балаларыңа кирәкмәгәнне, дәүләткә кирәкме инде син?! Элегрәк бу авылда аптека бар иде, халкы таралып-тузып беткәч, аны да яптылар. Бик кирәк чагында район үзәгенә баручыларга тегене ал да моны ал дип акча биреш кенә калды. Авыл безнең күз алдында бетте. Мондагы колхозны инвестор дигән зәхмәт алгач, эшсез калган яшьләр калага таралышты. Әби-бабайларны кышка шәһәргә алып китә торган булдылар. Җәен гөрләп тора да бит, кышка шул безнең йортында гына тормыш чаткысы кала. Хәер, күнегәсең инде аңа. Аннан соң, бөтенләй үк ялгыз түгел бит без! Тормыш зарларыңны тыңлаучы, сиңа зар елаучылар минем белән сигез бөртек! Сигез бәхетсезгә теге пешекче-шәфкать туташлары да кушыла инде. Икесе дә кияүгә чыга алмый калган карт кызлар. Әле тагын бөтен ир-ат эшен башкаручы Назыйм бар. Анысы айга бер генә килеп китә, бөтенесен җыештырып-ясаштырып калдыра, шөкер… Боларның барысына да “иде” сүзен кыстырасы да килми…

Буран чыгасын беренче булып Василә әйтте. Сиксәнне ваклап баручы бу хатын безнең барыбыз арасыннан да тазалыгы белән аерылып тора. Ләкин аяклары гына нык сызлый.

– Ырматизым кузгалды, тагын буран чыгар инде, Ходаем, – диде ул, без олы бүлмәдә иске телевизордан чираттагы сериал карап утырган вакытта. – Тагын бөтен дөньяны кар басар инде, Назыймны чакырмый булмас. Теге юлы да көне буе урамга чыга алмый яттык, ишекләрне урам яктан шул рәхмәт яугыры килеп чистартмаса, нишләгән булыр идек?!

– Чакырабыз, Василә, чакырабыз, әнә, сутый телефоннар бар хәзер, атын җигеп хәзер килеп җитәр, – дип, бәйләвеченнән аерылмый гына тынычландырырга ашыкты Халисә. Халисә барыбыз арасыннан да күңел күтәренкелеге белән аерылып тора. Ни булса да, бөтен нәрсәдә яхшылык күрергә тырыша. Һәм, нигәдер, һаман оекбаш бәйли. Йонны күрше авыллардан махсус сатып алдыра. Ничә пар оекбаш җыелган икән инде аңарда? Кыш буена өч парны гына пешекчеләр белән Назыймга бирә бит, калганнарын сандыгы төбенә салып бара…

Без, ирләр, дәшмәдек. Фатыйх моннан бер атна элек алып килгән газетаны укып маташкан була. Аның кайсы типографиядә ничә сәгатьтә басылуларына кадәр укып чыкты инде, хәзер шуны кабат хәтерендә яңарта бугай. Онытсаң, бетте баш! Хәер, баш бетүдә түгел шул хикмәт. Атнага бер биш-алты газета килеп тора бит безгә. Теге зур, тышкы дөнья белән элемтә чарасы. Әле ярый телевизор бар, анысын да Назыйм гына хикмәтле куллары белән төзәтеп тора…

– Кара әле, ни кыланалар, – дип тел шартлатты Фатыйх, буран турында әллә ишетми калып, әллә ишетмәмешкә салышып. – Бу Ходорковский нәгъләтне тәки утыртканнар икән бит! Шул кирәк аңа, ристан булып йөреп карасын әле, балда-майда йөзәргә димәгән гел-гел! Черетсеннәр үзен төрмәдә!

Сәясәткә кагылганда, Мансур дәшми кала алмый иде. Сериаллар геройларының тормышын бик җентекләп хәтеренә салып барса да, бу юлы, телевизордан аерылып, сүзен кыстырып куясы итте:

– Чубайс белән Гайдарны да шунда җибәрергә кирәк! Илнең күпме байлыгын суырдылар бит, ә?!

– И, Чубайсыгызга төкерим, әнә, әйтәм бит, буран чыга дип! Инде җил көчәя, кара әле, агачлар ничек селкенә, бик зурдан купмакчы бу, – дип, Василә тәрәзәгә ишарәләде. Чыннан да, җил көчәйгәннән-көчәя иде. Эңгер-меңгердә тәрәзә аша агачларның дерелдәве күренә, ярыкларда җил сызгыруы да аермачык ишетелә. Василә тагын аягына зарланып алды. Аның ул аягы авыртмаган чак юк үзе. Буран булса да сызлана, җылытса да, кояш чыкса да, табигать тик торса да – гел борчый дип зарлана. Без моңа күнеккән инде. Василә бөтен нәрсәгә зарланырга өйрәнгән. Моннан ерак түгел бер авылдан алып килделәр аны безгә. Ул – безнең арабызда иң соңыннан килүче. Элек улы белән яшәгән. Баласы калага күченгәч, караучысы калмагач, монда киләсе иткән. Дөрес, Назыйм сөйләгәнчә, улы исерек баштан кеше үтереп, төрмәгә эләккән, имеш. Сирәк кенә хатлар да килгәли кебек үзеннән. Ул көннәрдә Василә көне буена үз бүлмәсенә кереп бикләнә, ишеге яныннан үткәндә карчыкның бертуктаусыз сулкылдап елавын ишетәбез… Тик аны-моны сорарга кыймыйбыз. Монда, гомумән, артык сораулар бирергә тырышмыйлар. Һәркемнең үз кайгысы – кайгы. Үз хәсрәте – хәсрәт. Үткән тормышка кереп китә башлагач, беркем дә ачылып китәргә тормый. Картлар йорты картларны да үзгәртә икән…

Чәй вакыты җитүен искә төшереп, Самат кухня ягына чыгып китте. Ул безнең арадан иң сүзсезе. Берәр гәп чыкса, шунда ук чыгып китү ягын карый. Буран турында сүз башлану да ярамады бугай, сылтау табып югалды әнә. Самат бу якларныкы түгел. Күпләр бирегә читтән килгән, минем кебекләр. Саматны килене китереп куйган, диләр. Улы аңышмый да калган дип сөйлиләр. Белмим тагын, җитмешнең аръягына чыкса да бик зиһенле, үткен әлеге карт кайсы ягы белән ярамагандыр киленгә? Кулыннан эш тә килә югыйсә, бигрәк тә элегрәк кулында һаман балта-чүкеч булыр…

– Зурдан купса куба инде, – дип бик озак көттергәннән соң бу сөйләшүгә Фазылҗан да кушылды. – Хәзерге бураннар буран түгел инде ул. Элегрәк бездә һәр кыш өч-дүрт кеше адашып үлә торган иде. Хәзер менә ник берәүсе адашсын?!

Хәким кеткелдәп көлеп куйды:

– Фазлый, ул чакта кеше күп иде бит авылда, адашмый кая барсыннар инде? Хәзер адашырлык эт тә эзләп таба алмыйсың авыл җирендә. Ә шәһәрдә буран бар ни дә, юк ни?

– Анысы хак инде.

– Әллә нәрсә лыгырдап утырмагыз әле, – дип кырт кисте Василә.

– Буран шаярта торган нәрсәмени? Миңа унбер яшь чагында күрше Хатыйп кызы шушы якларда адашып үлде, урыны җәннәттә булсын инде. Бөтен авыл белән эзләдек. Мине әни җитәкләп алып чыкты, үзе генә курка. Йөри-йөри чак кына үзебез дә адашмадык.

– Ул чакта кешеләр дә үзгә булган шул… – Фатыйх көрсенеп куйды. – Бөтен авыл белән ярдәмгә килгәннәр. Хәзер менә үлеп ятам дисәң дә, бер тамчы су бирүче юк…

– Ник булмасын, Фатыйх абый, бар! – дип кояштай елмаеп олы якка пешекче-шәфкать туташыбыз Алия килеп керде. Кулында чәйнек белән кайнатма, аның артыннан Самат та килә, чәшкәләр тоткан. – Менә хәзер тәмләп чәй эчәрбез.

– И кызым, син үзгә кеше бит! Үзең бер авылга торасың, җаныем! Фатыйх та газетасын читкә куйды һәм өстәлгә якынрак килеп утырды.

Шалтыр-шолтыр чынаяк шалтыратып, кемдер шаяртып, кемдер көрсенеп, чәй эчәргә керештек. Ләкин сүз әлеге дә баягы шул буранга килеп төртелә иде. Без олылар өчен табигать котыруы гарасатка тиң шул, нишләтәсең… Ә кышкы җил тәрәзәләрне катырак кага, стеналарны аннан-моннан ямаштыргалаган фанер кисәкләрен йолкый, түбә калаен дөмбердәтә. Әйтерсең безнең соңгы сыену урынына бәреп керергә маташа. Ләкин ул вакытта без табигатьтән дә хәтәррәк нәрсә барлыгы турында уйлап та бирмәдек. Ул төнне башланган вакыйгалар кайчан да булса тормышта мөмкиндер дип уйлап та карамадык. Кайнар чәй белән үзебез җыйган җиләктән ясалган кайнатма да күңелне йомшартып, җылытып җибәрде. Озак та үтми, һәрберебез үз бүлмәбезгә таралыштык. Безнең татлы йокыны бу кичтә хәтта буран да бүлә алмас кебек иде. Мин дә шул буран тавышына алданып, йоклап киткәнемне сизми дә калганмын. Бүлмәм ишеген Алия какканда сәгать инде төнге унике туларга ун минутны күрсәтә иде…

Ишек дөбердәткәнгә түгел, “Хәмит абый, тор әле, тор!” – дигән тавышка уяндым. Бераз аңышмый яткач кына, Алия дәшүен абайладым. Утны кабызып, стенадагы сәгатькә күз салдым. Болай соң ни кирәк Алиягә, мөгаен, юкка чакырмыйдыр. Өстемә киеп, ишекне ачсам, каршымда куркынган Алия басып тора, йөзе агарган.

– Ни булды, кызым?!

– Әйдә әле, Хәмит абый, урамда кемдер бар! Мичкә күмер өстим дип торсам, кухня тәрәзәсеннән берәү карап тора. Ут кабынгач, тәрәзәгә шакый башлады. Хәзер әнә ишекне кага. Үзем генә барырга куркам…

Безнең тавышка Самат та уянып чыкты.

– Кем йөрсен икән, кызым, бу буранда? – дип, мин дә гаҗәпләнеп калдым.

– Берәрсе адашкандыр. Ни булмас? Бәлки, аучы, я булмаса юлаучыдыр. Әйдә, барып карыйк, – бу сүзләрне әйткәндә, Саматның йөзендә куркуның әсәре дә юк иде. – Алай да, теге тимер кисәүне алып кил, кызым…

Алия тиз генә кисәү алып килде, Самат аны күсәк сыман итеп кулына тотты һәм җил-җил атлап, ишеккә юнәлде. Без дә аңа иярдек. Якынлашкан саен, ишек кагулары әйбәтрәк ишетелә. Аңа яман сызгыручы җил дә кушыла. Ярым караңгы картлар йорты коридорында ниндидер шом бар төсле. Барысы бергә кушылганга шулай инде, җитмәсә, татлы йокыдан да аердылар бит…

– Кем бар анда?! – дип, усал итеп сорады Самат.

Ишек шаку тынды. Теге яктан адәм тавышы ишетелде, дөрес, ни әйтүен аңларлык түгел иде.

– Хәмит, син ишекне ач, мин, ул-бу була калса, моның белән тегеңә манчырга әзер торам.

Буыннар калтырый төшсә дә, күнәргә туры килде. Самат теге күсәк-кисәүне ике куллап тотып өскә күтәрде.

– Миңа гына манчый күрмә, – дип мыгырдандым һәм ишек ачарга керештем. Теге яктан, күрәсең, кар утырырга өлгергән инде, иң белән шактый этәргә туры килде. Билгесез кунак булышты бугай, бераз карышканнан соң, ишек шар ачылып та китте. Коридорга салкын җил белән кар өермәсе ыргылып керде. Өй алдында тонык ут яктысында билгесез адәм басып тора иде.

– Адаштым мин, зинһар, кертегез! – диде ул.

Без ишектән чигенеп, төнге кунакка узарга ымладык. Ул, бусаганы атлап, артыннан ишекне япты, пошкырып, өстендәге карны кагып төшерде. Кап-карадан киенгән адәмнең күзләре генә күренеп тора, бөтен өстен кар баскан. Кагынып бетергәч, билгесез кунак шарфын төшерде һәм салкыннан юньләп сөйли алмаучы иреннәрен чак селкетеп, миңа кулын сузды:

– Рәхмәт, коткардыгыз, әле ярый сезне эзләп таптым!

Мин таныш булмаган адәмнең кыяр-кыймас кулын кыстым. Ул боз кебек салкын иде. Аннан төнге кунак әле дә кисәвен күтәреп торган Саматка борылды.

– Начарлык эшләмим, зинһар, катырып үтермәгез бу буранда!

Самат, ничектер уңайсызланып, кисәвен төшерде. Кунагыбыз Алиягә күз салды:

– Ярый ла сез күреп алдыгыз, юкса ишек төбендә өшегән булыр идем.

Ул Алиягә ничектер бик озак текәлеп карап торды, кызыбыз сүзсез калган төсле булды. Аннан, әйтерсең аңына килеп:

– Ә, ярый, узыгыз, хәзер җылынырсыз, чәй дә куеп җибәрәм! – диде һәм тиз генә кухняга ашыкты.

Без таптанып торган арада таныш булмаган адәм тиз генә хуҗаларча чишенә дә башлады. Карап торышка яше кырыкка җитмәгән нык гәүдәле ир-ат иде бу. Куе кара каш, бик җайлап үстерелгән кыска мыек һәм сакал, баш киемен салгач, аның астыннан җилкәләргә салынып төшкән озын чәч күренде. Киемнәрен салып элгәч, ул янә миңа кулын сузды.

– Таныш булыйк, мин Сибил булам. Сәер исем диярсез, беләм, әни шулай кушкан, нишләтәсең, – дип елмайды ул, миңа текәлеп карап. Күзләрен күреп, имәнеп киттем. Үзе елмайса да, күзләре салкын һәм ничектер төпсез булып тоелды. Ни гаҗәп, кулы инде җылынып та өлгергән, кайнар иде. Җавабымны да көтмичә Саматка борылды һәм аның белән исәнләште. Самат та берни дәшми калды. Бары кисәве генә шалтырап идәнгә барып төште һәм картлач, кабалана-кабалана аны алырга ашыкты. Ул арада кунак хуҗаларча безнең гомуми бүлмәгә узды, утны кабызды һәм түрдәге кәнәфигә аякларын бөкләп менеп тә утырды. Без дә дәшми генә килеп кәнәфиләргә чумдык.

– Көчле буран, – диде кунагыбыз, нигәдер елмаеп.

Күзләр янә хуҗасы елмаюын сизмәде бугай. Беренче булып Саматка кыюлык керде:

– Ә син нишләп йөрисең бу буранда?

– Адаштым.

Сибил янә елмайды.

– Хе. Кая юл тота идең соң син, энем?

– Юллар бик күп ул, Самат абзый… Самат абый бит исемегез, ялгышмадыммы?

Самат белән бер-беребезгә карашып куйдык. Каян белә ул аның исемен?! Безнең уйларны укыгандай, Сибил дигәнебез янә елмайды:

– Соң, чәй куярга киткән кызыгыз эндәште бит Самат абый дип! Ә сезнең исем ничек була?

– Хәким…

– Шәп исем! Мәгънәле!

– Тукта әле, энем, – дип кинәт ачуы чыккан тавыш белән бүлдерде аны Самат. – Син минем сорауга җавап бир башта. Кайдан һәм кая барасың?

– Вакыты җиткәч барысын да сөйләрмен, борчылмагыз. Ә хәзер әнә чәй китерәләр, туңылды, өшеп үлеп булмый бит инде!

Чыннан да, бүлмәгә чәйнек күтәреп, Алия килеп керде. Ул да нык курыккан, агарынган иде. Кулындагы чынаяклар шалтыр-шолтыр килә. Ләкин көч табып, чәй ясый алды һәм кунакка тәкъдим итте.

– Ә бу чибәр ханымның исеме ничек? Мин Сибил булам.

– Алия… – кызыбызның битләре алсуланып китте.

– Матур исем. – Сәер кунак янә елмайды һәм чәй эчәргә кереште. Ул арада бөтен картлар йорты аякка баскан иде инде. Акрынлап безнең бүлмәгә Вәсилә, Фатыйх, Мансур, Халисә, Фазылҗан да килеп җитте. Аларның барысы белән дә кунак бик итагатьле итеп исәнләшә, үзенең Сибил икәнлеген әйтә һәм әнисе шундый сәер исем кушуын кат-кат искәртә. Тик күңелне кымтырыклаганы – әлеге дә баягы сәер елмаю һәм төпсез күзләр. Кайсыдыр мизгелдә без күзгә-күз очраштык. Тәнем чымырдап китте. Усал иде бу караш. Батыра торган караш. Кунак бер мизгелгә миңа текәлеп карап торды да карашын икенче ноктага борды. Колагымда: “Иртәрәк әле, Хәким” дигән сүзләр яңгыраган төсле булды. Бик ямьсез тавыш белән әйтелде алар. Хәтта сискәнеп киттем. Тик кунак дәшми, ә безнең арада мондый тавышлы кешеләр юк иде… Без барыбыз да беравык сүзсез утырдык. Бүлмәгә ниндидер шом иңде. Бу – ниндидер начарлык, хәтәр көтү шомы иде. Хәтта урамда котырган буран тавышы да аны басып китте төсле. Беренче булып тынлыкны Вәсилә бозды:

– Син, улым, кая барасың соң бу кара буранда?

Сибил янә елмайды һәм карашын Вәсиләгә текәде:

– Мин, Вәсилә түтәй, язмыш юллары буенча йөрим.

– Барыбыз да алар буенча йөрибез инде! Кайсы авылга диюем? Кайдан килүең? Якын-тирәдә барып төртелерлек авыл да калмады ләбаса!

– Сез бар ич?!

– Син, улым, безнең белән кети-мети уйнама! – дип кырысланды Самат. – Әйт, нишләп йөрисең безнең тирәдә?

Сибил Саматка борылды.

– Самат, – диде ул көрсенеп. – Мәчтүрәнең юньсез улы – Саташкан Самат.

Самат агарынды. Без сүзсез калдык, минем буыннардан хәл китте, әйтерсең кәнәфигә бәйләп үк куйдылар. Ә теге бәндә Саматтан күзен дә алмый. Йөзендә елмаюның әсәре дә юк. Һәм ул сүзен дәвам итте. Сөйләгән саен тавышы ямьсезләнә, усаллана бара һәм бу тавышны кайдадыр ишеткәнем бар кебек. Әйе, әле генә колагымда яңгырады бит ул!

– Беренче тапкыр төрмәгә утырганыңны хәтерлисеңме син? Егерме яшеңдә күрше карчыкны көчләгән өчен эләктерделәр үзеңне. Шуннан соң анаң авыруга сабышып калды. Ә аннан китте инде хәлләр! Тагын өч мәртәбә төрмәдә булып кайттың. Калган икесе инде хәлсез авыру карчыкка кул сузган өчен түгел, кеше үтергән өчен. Соңгысы хәтердәме? Авылыгыз укытучысын бер ярты бирмәгән өчен ишегалдында ике баласы һәм хатыны каршында балта белән чабып үтердең. Кече улына дүрт кенә яшь иде ул вакытта, хәзер ул да синең кебек интернатта картлыгы-үлеме җиткәнне көтеп ята. Акылы зәгыйфьләр интернатында. Бала күңеле синең вәхшилекне күтәрә алмады, Самат! Ай, күтәрә алмады. Анаң кебек нечкә күңелле булып чыкты. Хәер, анаң син икенче срогыңны утырганда ук җан-тәслим кылды. Соңгы сүзләре нәрсә икәнен әйттеләрме? Юкмыни? “Саматымны күрәсе иде”, – дип елап ятты бичара ана. Ә син күрергә түгел, җирләргә дә кайта алмадың.

– Син кем?! Ни сөйлисең?! – дип, айнып киткәндәй Самат урыныннан сикереп торды, йодрыкларын күтәрде, ләкин сәер зат, уң кулын күтәреп, гүя курчак белән идарә иткән сыман, аны туктатты һәм акрынлап урынына утыртты. Тамагым кибеп китте, ләкин кымшанырга да, сүз әйтергә дә хәлем юк иде. Бүлмәдәгеләр дә тынган, күзләрендә курку, тик беркем берни эшли алмый, сәер зат кыланмышларына гипнозланган шикелле карап утыра.

– Утыр, Самат, тынычлан, – диде Сибил. Аннан безне карашы белән төрткәләп үтте. – Мин – сезнең язмыш китабыгыз. Үзегез язган китап. Һәм сезгә аның һәрбер сәхифәсен ачарга, сез белгән, ләкин искә төшерергә яратмаган якларын сөйләргә килдем. Берегезнең дә ул китабы чиста түгел. Җитмәсә, сез аны ачып укырга куркасыз. Алай гына да түгел, тәүбә итәргә җыенмыйсыз. Бүген бергәләшеп тәүбә итеп карарбыз, яме? Аннан соң инде язмышыгыз кайсы юлдан китәсен үзем хәл итәрмен. Минем кебек буранда адашкан кешеләр бит сез.

Куркыныч кунак янә сәер итеп елмайды. Бүлмәдәге һәр кешенең йөзеннән нур качкан иде. Хәтта лампа да тоныграк яна төсле тоелды. Каршыбызда хәтәр кеше утыруын тәмам аңладык. Ләкин беребез дә аңа каршы сүз әйтердәй көч тапмады. Һәм таба алмас та иде… Тик кинәт Вәсиләнең теле ачылды:

– Кара әле, нәрсә монда килделе-киттеле сөйләшеп утырасың, ә?! Кем сиңа мондый нәрсәләр сөйләргә хак бирде?!

Куркыныч кунак кисәк кенә Вәсиләгә борылды һәм бер карашыннан түтәй кәнәфигә сеңеп шып булды.

– Вәсиләттәй! Исәнме, җаныкаем! Син бит кешеләргә шулай дип эндәшәсең, иеме? Тик син аларның берсен дә җаныкаең дип санамыйсың. Эчеңнән барысын да күрә алмыйсың. Тазалык бар үзеңдә! Аяк авыртуы да моннан егерме ел элек эшләмәс өчен уйлап табылган әкият кенә бит. Башта улыңны, аннан эштәгеләрне, аннары хәтта инвалидлык бирүче табибларны шуңа ышандырдың. Мут инде үзең! Дога укырга да өйрәндең, чөнки заманасы шуңа китте. Хәтереңдәме соң, мәктәптә укыганда ук коммунистлардан кача-поса ураза тотучы сыйныфташларыңны укытучыларга сата идең? Ә теге бичараларны сыйныф алдында авызларын көчләп ачтырып, су эчертәләр иде? Хәтереңдә. Кечкенә вакыттан ук сатлыкҗан булуның бик файдалы икәнлегенә төшендең син. Үзең өчен күп файда күрдең. Авылыгыздан ничә кешене череттең башак урлаган өчен? Онытсаң, мин әйтим – нәкъ бишәү. Бишенчесе күршегез Фатыйма иде. Аны төрмәгә алып киткәч, биш бөртек баласын ятимнәр йортына олактырдыгыз. Ана балаларын күрми үлеп китте, балалары әниләренең каберен әле күптән түгел генә эзләп таба алды. Бердәнбер улыңны кем итеп үстердең син, Вәсиләттәй? Мескен, булдыксыз чүпрәк итеп. Киленеңә көн күрсәтмәдең. Аягыңның авыртырга хакы да бар – син эченә типкәннән соң, сабые төште бит киленеңнең. Ул юаш, юлында йөрмәде, ләкин гомерлеккә бала таба алмаслык булып калды. Хәзер улың төрмәдән ниләр яза соң? Нишләтәләр аны анда читлектәге усал бәндәләр? Син авыл исерекләренә сатып яткан көмешкә белән агуланды бит ул. Башларын аңгырайтсын дип, чебен агуын өсти идең. Ә синең улыңа күп кирәкми. Исерек баштан унбиш яшьлек кызга ябышкан, ләгънәт. Анысы да синең гаеп түгелмени? Хатын-кызлар янына якын да җибәрмәдең бит. Ай-һай, тормышы авыр хәзер улыңның. Син монда китерүләрен үзең барып, елый-елый сораганыңны сөйләдеңме соң боларга? Авыл халкы сине күрә алмый иде бит инде, өеңә ут төртәбез дип янадылар, курку алып килде сине монда, нигезеңне тотарлык тазалыгың бар иде әле…

Буран мосафиры боларның барысын да ямьсез, әйтерсең тамак төбеннән чыккан тавыш белән, ләкин бик ышандырып, бәгырьгә үтәрлек итеп сөйли. Һәр сүзе яшәү көчен, хәлне ала. Вәсилә исә тәмам боегып калды, башка чактагы кәперәюеннән берни калмады. Зур итеп ачылган күзләреннән акрынлап күз яшьләре ага иде. Җыерчыклы биттә азга гына тукталып торалар да күлмәгенә тамалар, тамалар да тамалар… Мосафир исә моның белән тәмам дигән сыман, Алиягә күз ташлады.

– Чәй ясап бирче тагын, туңылды, – дип, теге усал елмаюы белән елмайды ул.

Алия калтыранып, аңа карамаска тырышып, чәй ясады. Мосафир, чынаякны алып эчеп куйды да, янә елмайды. – Рәхмәт, Алиякәй-гөлкәй. Бу картлачлар синең турында белмидер дә әле, әйеме? Белми үлеп тә китәрләр иде. Акчаларын нык уйнатасың инде бичараларның. Пенсияләрен дә төрле сәбәп табып кысып каласың, сораган әйберләрен юньрәккә алып, кыйммәтрәк дип әйтеп тә акча эшлисең. Ә алар сиңа сокланып яши бирә. Булдырасың, урының җылы, кесә тулы акча. Яшәргә кирәк шул. Хезмәт хакы да әллә ни түгел. Фазылҗанның үлемтеккә дигән ун мең сумы югалуын сиңа әйткәч, ни дидең? Күселәр алып киткән дидеңме әле? Иң дәү күсе монда син инде. Яшәргә кирәк шул, ә акча җитми… Боларны барыбер дәүләт җирләячәк. Ә сине өеңдә авыру балаң көтеп тора. Уйнаштан туган, бичара. Дөм исерек идең шул корсакка узганда, аннан соң да эчүнең кимен куймадың. Тартуны да ташлый алмадың. Их, акыл булса ул чакта, әйеме? Ничә гаиләне боздың әле син? Санап бетергесез. Марат исемле егетнең тарихы бигрәк тә аяныч булып чыкты. Синнән әшәке авыру эләктереп кайтты бит ул. Гаиләдә тавыш чыгып, хатыны киткәч, асылынды, бичара. Ни генә әйтмә, чәйне шәп ясыйсың үзең! Районның сөт заводы директоры Әнсарга ясаган сөйдерткечеңнән бер дә ким түгел. Кайта бит ул сихер, Алия бәгърем, кайта… Әнсар да бик бирешүчән булмады ул сихергә. Ә син мавыгып киттең. Хатынына ясадың аптырагач. Үлем түшәгендә ул хәзер, хатыны көчсезрәк булып чыкты. Бүген-иртәгә үләргә ята. Саташып, аңын югалтты. Биш операция кичерде – табиблар ни белән авыруын аңлый алмый. Их, син барып аңлаткан булсаң, бу кадәресе үк булмас иде. Ә Әнсар барыбер сиңа килмәячәк. Ярты бистә белән гыйшык уйнаган хатын сөт заводы директорына кирәкми ул, Алия. Ул да хатыны үлгәнне көтеп кенә ята, күптән яңа сөяркәсе бар инде, синнән шәбрәге…

Кунак үзе дә тынып калды һәм күзләрен йомды. Без, кымшанырга да куркып, аны күзәтәбез. Сибил дигән бәндә үзе дә арып, бушанып, көчсезләнеп калган төсле иде. Кинәт ул күзләрен ачты һәм без дәррәү дерт итеп куйдык. Сез ул күзләрне күрсәгез… Мөгаен, төпсез мәңгелек кенә шундый буладыр. Төпсез кое, очсыз-кырыйсыз җәһәннәм. Ул гүя безне күрми, безнең аша каядыр еракка, без белмәгән тарафка карый. Ул биредә юк диярсең. Ләкин бу халәтендә Сибил бер генә мизгел булып алды. Аннан янә безне күздән кичерде дә, елмаеп куйды.

– Әлегә җитеп торыр. Сөйләшүне кайчан дәвам итәсен үзем әйтермен. Ә хәзер ял итәргә кирәк, сез дә арыгансыздыр, мин бигрәк тә талчыктым, – диде дә киерелә төшеп, Сибил урыныннан торды һәм гомуми бүлмәдән коридорга юнәлде. Инде чыгып киттем дигәндә янә безгә борылды. – Мәрхүм Зифа бүлмәсендә ятып торам… Самат, Зифа белән сезнең арада хәлләр булгалаганын иптәшләрең беләме соң? Белмиләр. – Сибил янә хәтәр елмайды. Аннан Вәсиләгә мөрәҗәгать итте. – Вәсилә, ә син беләсеңме, Самат сине күрә алмый бит. Күп сөйләшкәнеңне, мырылдавыңны җене сөйми. Сине бәреп үтерүен көт тә тор. Тыныч йокы, дусларым.

Соңгы җөмләсендә ниндидер мыскыл, бездән җирәнү нотыклары ук бар иде. Сибилнең коридор буйлап атлавын тын гына тыңлап калдык. Шалтырап ишек ачылды һәм ябылды. Узган җәй вафат булган Зифаның бүлмәсе коридорның аргы очында ук урнашкан. Беребез дә таралышырга ашыкмадык. Байтак кына сүзсез утырдык. Алия, Сибил китү белән, сулкылдап еларга кереште. Вәсилә, киресенчә, үзен-үзе кулга алып, янә кырысланды. Самат, урыныннан торып, ишек төбендә аунап яткан кисәүне алып килде һәм, аны кулыннан ычкындырмый, канәфигә утырды.

– Я, Алия, нәрсә әйтерсең инде? – диде ул, кисәүне тагын да ныграк кысып.

– Кем? Минме? Нәрсә дип әйтергә тиеш?

– Нәрсә икәнлеген үзең беләсең, – дип сүзгә кысылды Вәсилә. – Кемең бу, ник безне шулай мыскыллый?!

– Белмим, сез нәрсә? – Алия үксеп үк еларга кереште.

– Белмисең, ди, көт тә тор. Әнә бит, ул бәндәң барысын да белеп тора. Зифа бүлмәсен дә, синең ни икәнлегеңне дә! – бусы инде Фазылҗан иде. – Миннән урлаган акчаны нишләттең, кая куйдың?

– Урламадым мин, Фазыл абый, тимәдем!

– Их, кызым, кызым. Алайса бу бәндә ул ун мең турында кайдан белә соң?! Син идәннәрне юып чыгып киткәч югалды бит акчам…

– Төкерсәнә шул акчаңа, безгә бу кемсәнең кемлеген әйтсен башта!

Карт-корылар Алиягә төрле яктан ябырылып, теләсә нәрсә кычкыра башлады. Пешекче кызыбыз, башын каплап, тагын да көчлерәк үксергә тотынды.

– Туктагыз әле, җәмәгать! Болай булмый бит инде! – дип, халыкны тынычландырырга керештем. – Бик сәер кешегә охшаган бу бәндә. Ниндидер көч бар анда, сизмәдегезмени?

– Кешеме икән соң ул, Ходаем, – Халисә, бисмилласын әйтеп, сул як иң аша өч тапкыр төкереп алды.

– Кешеме, чуртмы, хәзер маңгаен җимерәм, – дип, Самат урыныннан сикереп торды. Дәшми калырга өйрәнмәгән Вәсилә шунда ук җавап та кыстырды:

– Җимерерсең-җимерерсең, әнә күпме кешенең башына җиткәнсең дип сөйләде бит теге бәндә…

Калганы төнге саташу төсле булды. Самат бер сикерүдә Вәсилә янына килеп җитте. Авыр кисәү һавада сызгырып үтте. Түтиебез канәфие белән бергә түнде. Без аңга килгәндә, Самат канга манчылган кисәүне кулында тотып тора иде…

– Бәрәкалла, – дип пышылдады Мансур. Калганнар, шул исәптән мин, дәшмәүне кулайрак күрдек. Самат безне күздән кичерде. Нигәдер бу мизгелдә ул миңа теге төнге кунактан да хәтәррәк тоелды. Күзләр акайган, битенә кан чәчрәгән.

– Нәрсә, тагын кайсыгызның теле озын?!

Каршы дәшүчене күрмәгәч, Самат өстәлне чәйнеге-ние белән күтәреп бәрде һәм, кызу-кызу атлап, бүлмәсенә кереп китте. Мин Вәсилә янына ашыктым, Алиядән кала башкалар да миңа иярде. Түти кәнәфиендә түнеп ята, маңгаендагы ярадан кан агып чыккан, күзләр бер ноктага карап акайган. Вәсиләгә ясин чыгарга гына калган. Халисә елый-елый белгән догаларын укырга тотынды.

– Монда калдырып булмый Вәсиләне, егетләр, – дидем. – Әйдәгез, хәзергә күмер сараена илтеп куябыз. Анда салкынча, тикшерүчеләр чакырмый булмас. Үтереш бит, гади генә нәрсә түгел.

Әмма минем тәкъдим белән Фазыл килешеп бетмәде:

– Ниткән тикшерүче инде ул, Хәким? Сиксәнгә җитеп килгән картлачны тагын төрмәгә озаттырабызмы? – Ул Вәсилә мәетенә җирәнгеч караш ташлады. – Моның да гомере беткән инде, котылды, без дә тынычлап калырбыз…

Мин ни әйтергә дә белми торганда, Мансур ярдәмгә килде:

– Әйдәгез, анысын соңрак хәл итәрбез! Ә хәзер, Хәким әйткәнчә, Вәсиләне күмер сараена илтик.

Мәетне паласка күчереп, коридор буйлап тартып киттек. Күмер сараена кухня аша йөрисе. Гомумән, картлар йорты шулай итеп эшләнгән ки, анда айлар буе урамга чыкмыйча яшәп була. Күмер сарае да йорт белән тоташкан, бусага гына үтәсе. Сарайда салкын иде. Биредә урамдагы буранның ничек котыруы бигрәк тә ачык ишетелә. Без мәетне бер читтәге такталар өеме өстенә салдык. Бик күп көч таләп итте бу, Вәсилә бик авыр иде. Күзләрен йомдырып, Халисә мәрхүмәнең битенә яулык каплады һәм дога кылырга кереште.

– Киттек әйдә, – диде аңа Фазыл. – Догага лаек та, мохтаҗ та кеше түгел, ишеттең бит бая.

Халисә шып булды. Кинәт үз-үземне куркыныч бер уйда тотып алдым. Нигәдер, Вәсиләнең мәрхүм булуы дөрес кебек тоелды миңа. Саматның да гаебе юк сыман. Ләкин дөрес уй түгел бит бу дип, шунда ук үз-үземнең җиңемнән тарттым. Самат кулы аша узган ничәнче мәет икән бу? Ничәнче җанны койган икән? Юк инде, тикшерүчеләрне чакырмый булмас, монысын үз өстемә алам…

2нче бүлек

Без, алдан сөйләшенгән төсле, янә гомуми бүлмәгә кереп утырыштык. Беркем дә ялгыз калырга теләмәде. Алия идәндәге канны сөртеп алырга өлгергән. Урамда һаман буран котыра.

– Мичкә күмер өстәргә кирәк, – диде Алия. – Үзем генә сарайга чыгарга куркам…

Мин урыннан тордым.

– Әйдә, кызым, икәү чыгып керәбез.

Кухня аша салкын сарайга үттек. Биредә яктылы-караңгылы иде. Вәсилә карчык мәете без калдырган урында ята, битенә капланган яулыкка әллә кайдан кергән кар бөртекләре кунган. Алия чиләккә күмер тутырырга кереште.

– Болай булмый әле, кызым, – дип сүз башладым. – Безгә ярдәм чакыртырга кирәк. Синең сутый телефоның үзең беләнме?

– Самат абыйдан куркам, Хәким абый…

– Монда Саматтан та хәтәррәк кеше бар. Ул безне тәмам чәкәләштереп бетермәкче. Үз башыбызга үзебез җиткәнне көт тә тор. Әнә, Фазыл да сиңа теш кайрый бит.

Алия янә елап җибәрде. Үзе күмер тутыра, үзе елый:

– Алмадым мин аның акчасын, кирәк түгел миңа хәрәм мал! Тегенең сүзләренә ышанып утырмагыз инде! Мин белгән бәндә дә түгел ул! Ник мине битәрлисез, ә?!

Шул чак баягы: “Мин сезне беләм, барыгызны да”, – дигән тимер тавыш безне тәмам өнсез калдырды. Күмер сараеның караңгы чатында бер пар күз уттай янып торуын абайладык. Чатка яшеренгән мосафир утка, безнең янга атлады. Кай арада кереп өлгергән диген, бүлмәсеннән чыкканын ишетмәдек тә бит!

– Бар, Алия, мичне тергез, юкса катып үләбез монда.

Алия, миңа әйләнеп тә карамый, көрәген ташлады да күмерле чиләген күтәреп, кухняга таба йөгерде. Тораташтай басып катып калдым.

– Хәким, – диде Сибил, миңа якыная төшеп. Аның сулышын тойган төсле булдым. Тәнне генә түгел, җанны өшетә торган салкын сулыш иде бу. – Син болардан бермә-бер аерылып торасың. Күңелеңдә намус дигән нәрсә бар кебек тоела миңа. Ләкин намусың гына коткарыр микән? Анысын сезгә хәл итәсе. Озакламый янә сезнең янга киләм. Көтегез. Иптәшләреңә әйт – гөнаһларын, кыек адымнарын сөйләргә әзерләнсеннәр. Үзләре сөйләп, тәүбә итсә, ярлыкау сораса, аларга җиңелрәк булыр. Шул исәптән сиңа да. Ә хәзер югал күземнән!

Абына-сөртенә ишеккә йөгердем.

Комментарии