- 09.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №39 (5 октябрь)
- Рубрика: Татарча сериал
(Булган хәл)
Минем күршем Әминә апа үз башыннан узган хәлләрен кәгазь битләренә төшереп «Безнең гәҗит»кә җибәрүне сорады. Аның йомышын башкардым.
Без сезнең газетаны күптәннән алабыз, тирә-күршеләр бергә җыелып укыйбыз, фикер алышабыз. Газетаны бик яратабыз, анда басылган гыйбрәтле хәлләрне дәресләрдә дә (класс сәгатьләрендә) кулланабыз.
Ихтирам белән, Гөлсинә ХӘЙРУЛЛИНА,
татар теле укытучысы.
Самара өлкәсе, Шентала районы, Денис авылы.
Барысы да яшь чибәр кыз белән егетнең челтерәп аккан мәхәббәт чишмәсеннән башланды да инде. Илдар – авылда тракторчы, Илгизә фермада сыер савучы булып эшли. Икесе дә – матур, уңган, мактауга лаеклы. Илдарның энесе дә фермада эшли. Шулай бервакыт Илдар энесенә булышырга дип эшкә килә, һәм күзе Илгизәгә төшә. Илгизә матур, уңган, шаян, баскан җирдән ут уйната. Шул көннән Илдар ничек булса да Илгизәне очратып, аны яратуын, мәхәббәтен аңлатырга тырыша. Илгизәне бик күп егетләр ошатып йөрсәләр дә, ул берсе белән дә сөйләшми. Ә Илдар аңа ошый. Аның белән сирәк очрашсалар да, Илдар аны беркемгә дә бирми. Әгәр син миңа кияүгә чыкмасаң, авылда да калма, читкә кит, дип әйтә торган була.
Менә шулай, көн артыннан көн үтеп, дүрт ел вакыт узганы сизелмичә дә кала. Илдар белән Илгизә икесе дә зур, ишле гаиләдән булалар. Әти-әниләре дә дуслар.
Алар өйләнешергә вәгъдәләр бирешәләр. Өйләнешеп, шул зур гаиләдә матур гына тора башлыйлар. Илгизә хәзер чөгендер, суган үстереп, бригадага эшкә йөри, ә Илдар һаман тракторда эшли. Илгизә эштән кайткач та тик утырмый, Илдарның ишле гаиләсенә булыша, бәйли, тегә, башка эшләрне дә бик тырышып башкара. Шуңа күрә, аны каенанасы белән каенатасы бик яраталар. Илдарның энеләренә дәрес әзерләшергә дә булыша ул. Өйләнешеп ике ел булды дигәндә аларның беренче җимешләре – кыз балалары дөньяга килә. Ул сабый бик матур, сөйкемле була. Эш белән тормыш әкрен генә дәвам итә. Тагын берничә елдан ир балалары дөньяга килә. Менә шулай матур гына тормыш иткәндә, көтмәгәндә Илдар чирләп китә. Аңарга ял йортына барырга путевка бирәләр. Ул санаторийда булып кайткач, аңа авыр эштә эшләргә ярамый…
Менә бервакыт Илдарга башка урын тәкъдим итәләр – икенче районда урман каравылчысы булып эшләргә. Илдар да, Илгизә дә авыл кырларында иртәнге тургай тавышларын тыңлап үскәннәр. Авылларын ташлап китәселәре килмәсә дә, Илдар бу тәкъдимне кабул итә. Ире ризалашкач, Илгизә дә аннан калмый.
Менә тагын икенче бер дөньяга күчкән кебек яши башлыйлар. Илгизә дә ияләшә төшә. Урман матур, саф һавасы, сандугач сайраулары, яшел болыннары, нарат урманнарының хуш исләре – барысы да аларны таң калдыра. Илдар инде чын күңеленнән эшкә тотына, тик Илгизәгә өйдә торып, балалар тәрбияләргә, күп итеп терлек карарга кирәк. Ә Илдар берүзе төрле авылларга чыгып, эшләп йөри. Өйләренә дә «зур» кешеләр еш килә башлый. Илдарның холкы бик тиз үзгәрә. Ул өйләренә дә соңлап кына, еш кына салгалап та кайта. Аларның тормышлары бөтенләй үзгәрә. Тагын ике кыз бала дөньяга килә. Алары да – матур, сау-сәламәт. Илгизә үзе дә зур гаиләдән, балаларының сау-сәламәт булып үсүләренә сөенеп туя алмый.
Ләкин бу шатлык озакка бармый. Илдарның яшәеше көннән-көн начарлана, эчкечелеккә бирелә. Хәзер аларның өч кызлары, бер уллары бар. Өченче кызлары тугач, Илдарның ачуы килә. Ул Илгизә янына больницага да бармый, хәлен дә белми, өйдә балалар үзләре генә була. Илгизәне больницадан да алып кайтмый. Аны мотоцикл белән дуслары кайтара. Әле Илдарны эзләп таба алмыйлар, тагын бер атна вакыт үтә. Илгизә бәби белән өйгә кайтканда, өйләре салкын, пычрак, ач терлекләр кычкыра.
Шулай итеп, Илгизәгә балалар тәрбияләүне дә, терлек карауны да – бөтен эшне үзенә башкарырга туры килә. Мунча ягып балаларны юындыра, ашарга әзерли. Менә Илдар да өйгә кайта. Ул кайтканда балалар тук, өс-башлары юган, чиста, терлекләре каралган. Ләкин ананың шатлыгы булмый. Илдар тагын салып кайткан. Ул Илгизәгә төрле пычрак сүзләр әйтә, миңа тагын өченчегә кыз алып кайттың, дип кул күтәрә һәм өйдән чыгып китә. Илгизә ярсып елый, нишләргә дә белми. Шунда аның исенә төшә: ул яшь чагында «Третья дочь»дигән үзбәк фильмын караган була һәм үзенең тормышын да шул фильм белән тиңли.
Шулай еллар үтә тора. Аларның бердәнбер малайлары нигә мин үзем генә соң, миңа иптәшкә берәр малай алып кайтыгыз, дип әйтә. Илгизә тагын авырга кала, бишенчегә. Илдар аңарга аборт ясатырга рөхсәт бирми. Әгәр малай туса, мин аракы да эчмим, сиңа башка беркайчан да кул күтәрмим, дип сүз бирә. Чынлап та, малай туа. Икесе дә бик шатланалар. Малайны Илдар машина белән больницадан алып кайта. Ә өченче кызлары шул вакытта малай булгач, әти аны машина белән алып кайтты, мине больницадан да үзе алып кайтмаган, дип елап җибәрә. Ананың тагын йөрәге телгәләнә.
Ә Илдар сүзендә тора алмый. Һаман шулай эчеп, өйгә кайтмыйча йөри. Илгизәгә бик авыр…
Бишенче баласына биш ай дигәндә, Илдар өйгә исереп кайта. Ул булмаган гаепләрне тагып, хатының бик нык кыйный. Илгизәне биш айлык баласы белән больницага салалар. Аның исән калуына врачлар үзләре дә ышанмый. Ул больницада озак ята. Илдар Илгизәне больницадан милиция белән, бүтән кыйнамыйм, диеп кул куеп алып чыга, ләкин аның яхшы якка үзгәреше бер дә булмый.
Урманнарда яшәгәндә,
Каеннарны кисмәдем.
Аның суын эчмәдем.
Кадерсезләдең башымны,
Мин кадерсез үсмәдем, – дип көйли ул үз-үзенә. Менә шулай тормыш авыр булса да, дәвам итә.
Илдарның юньсезләнүе көннән-көн арта гына бара. Бишенче бала да матур гына үсеп килә. Илгизә дә эшкә йөри башлый, өлкән балалары хәзер Илгизәгә йорт эшләрендә булышалар инде. Менә бер көнне Илгизә төнге сменага эшкә китә. Илдар бер-ике атна өйдә күренми, алар шулай кешедә кунып йөриләр. Икенче уллары өйгә кайтса, әтиләрен шундый ук хәлдә күрә. Илдар шул төнне үзенең унсигез яшьлек малаен – йөрәк җимешен үз куллары белән юк итә, һәм үзенең ни эшләгәнен күреп, аңлаптыр, мөгаен, үзенә-үзе кул сала.
Илгизә эштән кайтканда, балалар урамда уйнап йөриләр һәм, әниләренә каршы килеп, әти тагын безне өйгә кертмәде, ишекне бикләгән, диләр. Дөрестән дә, Илгизә ишекне ача алмый.
Менә шулай Илгизә бер көнне ике мәетне – йөрәк җимеше белән ир дигәнен җирләде, дүрт бала белән берүзе калды. Илдар исән чакта аңа берсе дә булышмады. Илгизәнең хәле тагын да авырая, ни эшләгәнен үзе дә белми башлый. Аны врачлар психбольницага озатырга телиләр. Ул ашый алмый, аңа берни кирәкми, ләкин аны эшендәге иптәшләре ташламый. Балалар әле яшьләр, эшкә ярамыйлар, мәктәпкә укырга йөриләр. Аларны киендерергә, ашатырга, укытырга да кирәк. Илгизә көч-хәл белән яңадан эшкә тотына, сменалы эш, балалар бакчасы юк, алар өйдә ялгыз калырга курка. Дүрт бала янына тагын бер әбине дә балаларга иптәшкә ала…
Аның кайгылы йөрәгендә үзеннән-үзе шигъри юллар туа.
Балам кабере янында
Зиратлар өстенә бардым бүген,
Балам, синең белән сөйләштем.
Чәчкә аткан гомерең ник өзелде? –
Түгеләдер минем күз яшем.
Унсигездә алып китте әҗәл,
Яз гөледәй чәчкә атканда.
Язмышлардан нигә узып булмый,
Ник яшәтми якты дөньяда.
Каберең өстендә укып тордым, балам,
Ипләп куйдым кабер ташыңны.
Әнием дип әйткән йомшак сүзең
Бүген дә бит йөрәк түремдә
Синең янга һәр ел саен киләм,
Серләремне сиңа бушатам.
Юаталар мине бары уйлар,
Яшимен мин, балам,
Менә шулай сине хәтерләп.
Илгизәнең әти-әниләре – картлар. Аны үзенең авылына яңадан кайтырга чакыралар, аларны карарга да кеше калмый. Илгизә дә авылын бик сагына һәм яңадан балалары белән әйләнеп кайта. Әти-әниләрен дә мәңгелек йортларына киткәнче карый. Ул кайткач яңадан фермага эшкә урнаша. Шундый авырлыклар белән Илгизә дүрт баланы берүзе тәрбияли. Балалар мәктәпне барысы да яхшы гына укып тәмамлыйлар. Һәрберсе үзенә һөнәр алып, тормышта үз урыннарын тапты. Илгизә дә оныкларын карашып, булышып тора, балалар да әниләрен ташламый, шулай бергә-бергә әкрен генә яшәп яталар.
Илгизәнең авылын сагынып язган шигыре:
Кайтам әле авылыма,
Сагындым авылымны
Иртән искән таң җилләрен,
Кырдагы тургайларын.
Чирмешәнгә төшсәм, колач җәеп йөзсәм,
Арта минем күңел хисләрем.
Авылымда тудым, чишмә суын эчтем,
Болыннарда уйнап үтте балачак.
Чирмешәнгә төшсәм, чумып анда йөзсәм,
Арта минем тәүге хисләрем.
Чирмешән буйлары ямьле –
Матур әрәмәләре, сайрый кошлар,
Сандугачлар – сагындыра шулары.
Чирмешәнгә төшсәм, рәхәтләнеп йөзсәм,
Арта минем ярсу хисләрем…
Әйе, татар хатыны тормышта нинди генә авырлыклар күрсә дә, сынмый, сыгылмый, түбәнлекләргә төшми. Рәхмәт инде, Аллаһы Тәгалә хатыннарга сабырлыкны өеп биргән, күрәсең.
Әминә ЗӘКИУЛЛИНА.
Шентала районы, Денис авылы.

Комментарии