«Сары лимон әчесе…»

Ул аны универмагта күрде. «НИТ» ширкәтенең сәүдә ноктасыннан кәрәзле телефонына «карта» алучы кыз артына чиратка басты. Кыз борылып карауга, Айратның йөрәге урыныннан купкандай булды.

«Нинди сөйкемле, матур кыз!» Кыз акчасын түләп китүгә, Айрат үзенә кирәкле компьютер дискеты өчен түләргә акчасын саный алмыйча интекте. Ниһаять, эшен бетереп урамга йөгерде. «Бу чибәр кыз белән танышасы иде…» дигән уй белән универмаг ишегеннән атылып чыгуга, туктап калган кызга килеп бәрелде. Кыз кулындагы пакет төшеп китте, баскычтан дистәләгән лимон тәгәрәде.

– Гафу итегез, – диде Айрат.

Бу ул иде! Айрат белән кыз лимон җыярга берьюлы иелеп маңгайлары белән бәрелештеләр.

– Тагын бер гафу, – диде Айрат маңгаен уып, – үзем җыярмын, борчылмагыз…

Лимоннарны җыеп тутыргач, пакетны кызга тоттырды:

– Бигрәк күп лимон алгансыз…

– Әнием белән сеңлем лимон яраталар, – диде кыз, сез кая шулай ут капкандай йөгерә идегез?

– Сезне күрәсем килеп йөгердем, ошаттым мин сезне, – дип кызарынды Айрат. «Нәрсә сөйлим мин, ахмак!» – Мин Айрат. Мин дә лимон яратам…

Кыз аңа елмаеп лимон тоттырды:

– Мин – Алия. Менә сезгә лимон, безнең бәрелешү истәлегенә…

Айрат сап-сары лимонны ни өчендер әйләндергәләп караган арада, Алия «Ока» машинасына утырып кузгалып китте.

«Артыннан барырга, адресын белергә», – дигән уйлары белән Айрат үзенең «копейкасына» таба йөгерде. Ләкин машинасы, үч иткәндәй, тиз генә кабынмады. «Шайтан алгыры, номерын да карап калмадым ич», – дип руленә суккалады.

Өенә кайткач, Айрат телевизорын кабызып диванга утырды. Экрандагы сурәтләрне күрми, ишетми, күз алдында бары тик Алия генә. «Очрашырбызмы икән, кайчанрак очратырмын икән?»

Ишектә кыңгырау шалтырады. Айратның йөргән кызы Люция керде.

– Исәнме, Айрат, – диде Люция Айратның битләреннән үбеп. – Кич белән безгә кил, әниемнең синең белән танышасы килә. Ярыймы?

– Ярар, – дип ризалыгын белдерде Айрат.

Люция белән бер-берсен яратышып, өйләнешергә сүз куешып йөргән чаклары иде. Ул Люцияне ярата иде, ләкин бүген, теге кыз мәхәббәт утының ялкынын үзгәртте кебек.

Люция киткәч, Айрат уйланып утырды: «Нигә очраттым мин Алияне? Люциямә дә салкынайдым кебек. Бәлки, бу тойгым вакытлычадыр?»

Айрат Люциягә роза чәчәкләре алып килде. Үпкәндә Люциянең иреннәре элекке кебек кайнар булып тоелмады аңа.

– Әни, бу – Айрат. Айрат, бу – минем әнием, ә бу – бертуган апам Алия, – дип таныштыра башлады Люция.

– Исәнмесез! – дип, ике кулын сузып, әни кеше белән күреште, ә Алиянең кулларын кысканда, Айратның маңгаеннан тир бәреп чыкты. Алия матур итеп елмайды:

– Без – таныш, универмагта бәрелешкән егет шушы була инде ул, Люция.

– Ничек?

Ничек чәйләр эчкәнен, нәрсә сөйләшкәннәрен Айрат аермачык хәтерләми, барысы да төш күргәндәй тоелды аңа. Кунактан кайткач, ул тәрәзә төбеннән Алия биргән лимонны кулына алды.

– Сары төстә, җитмәсә, әчедер… Алия Люциягә булган мәхәббәтемне сүндерде. Ә Алиягә мәхәббәт учагы кабынды, сүндереп булмаслык учак кебек… Ләкин, нишләргә соң? Апалы-сеңелле Алия белән Люция билгесезлеккә китереп терәделәр… Нишләргә?!

Айрат зур-зур кабып лимон ашарга тотынды. Бераздан күзләреннән яшь тама башлады. Әллә елый, әллә лимон әчесе күз яшьләрен чыгара иде.

Мәгъсүм ХӘБИБУЛЛИН. .

Комментарии