- 09.06.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №23 (10 июнь)
- Рубрика: Татарча сериал
Кунакханәләрнең берсендә эшлим. Эш бик кызыклы, кем белән генә аралашмыйм! Кешене танып-белү сәләте кирәк монда. Укытучы хезмәтемнән күп нәрсәләр ярдәм итә. Аралаша белү – төп коралым. Шул чакта кешеләргә фикер алышу, гади генә итеп уртага салып сөйләшү никадәр җитмәгәнен тоям. Күбрәк 20-32 яшьләр тирәсендәгеләр керә. Урта хәллеләр. Үзләре саран, акчаны саный белә.
Күптән түгел минем эш көнендә ике пар керде. Бергә урнаштыруны үтенделәр. Болар башкаларга охшамаган, үз-үзләрен тотышы башка. Араларындагы бер кыз бигрәк тә чибәр, үткен булуы күренеп тора. Әмма яшь кенә булса да, кара күзләрендә тирән сагыш. Сөйләшәсем килеп:
– Ай-һай, бигрәк чибәр син, үскәнем, – дигәнемне сизми дә калдым.
– И апа, бәхетем юк, бәхетем, – дип җавап бирде ул.
– Үскәнем, кемнеке бар соң ул!
(Соңгы вакытта шундый җавапны күп ишетә башлаган идем, әмма бу кыз үзенең эчкерсезлеге белән җәлеп итте).
24 яшь икән аңа. Штукатур-малярга укыган. Машина юуда алты ел эшләгән. Бертуктаусыз тәмәке тарта, сыра чөмерә. Күңелендәге бушлыкны тутыра. Үз телефоны “утырганлыктан”, минекен сорады. Аның сөйләшүеннән “доза” соравын аңладым. Пароль белән сөйләшә. Димәк, наркотик куллана… Ә бераздан алар “кәеф”тә иде инде.
Башымда төрле уй кайнады. Ничек ярдәм итә алам соң мин бу кызга?
Икенче килгәндә ул берүзе иде. Вакыт табып, сөйләшә алдым. Үзем бераз куркам да, газета-журнал битләрендә, телевидениедә күреп беләм, ә күзгә-күз беренче очрашу бит!
– Әйдә утыр әле, сөйләшик, – дидем. – Нишлисең син, кызый, үзең белән?
– 15 яшьтән бирле наркотик кулланам. Әни йөрәге авыртып үлде, әти –эчкече. Әнине бик ярата идем. Шулкадәр аның янына барасым килә, ул төшләремдә үз янына чакыра… Яшисем килми…
Кулына күз салсам, пычак эзе, кайчандыр кан тамырларын кискәнлеге күренеп тора.
– Ник кистең бу кадәр?
– Ике кулымны да биш-алты урыннан кисәм, ә мине коткаралар, тагын кисәм, мине янә исән калдыралар.
Ирексездән аның кулларын тоттым.
– Апа, синең кулларың ничек җылы, әниемнеке кебек.
Икебезнең дә күзләр яшьләнде.
– Апа, үләм. Миндә СПИД таптылар. Их, үлем көтүе ничек авыр икәнен белсәң иде син! Шулкадәр арыдым, бик арыдым…
– Ничек эләкте ул чир сиңа?
– Шприц аша. Ул ятьмәдән чыга алмадым. Кичә генә уникенче каттан сикермәкче булдым… Мине бернәрсә дә тотмый.
– Син үзеңә максат куймагансың, бала табарга иде, – дидем.
– Юк, апа. Мин ул баланы ничек карыйм? Кешечә киендерә, ашата алмагач, нигә кирәк?! Апа, синең белән сөйләшүе шулкадәр рәхәт миңа. Син мине аңлаучы беренче кеше.
Әңгәмәдәшем шулчак кыйммәтле әйберләрен миңа бирә башлады.
– Барыбер үләм, мә, алыгыз! – диде ул.
Нишләргә дә белмәдем.
Их, апа, миңа яңа гомер бирелсә, ап-ак кәгазьдән башлар идем мин аны…
Бу – кызның аерылышкандагы соңгы сүзләре иде…
Юл буе авыр, тирән уйга бирелеп кайттым. Аңа берничек тә ярдәм итә алмавым, көчсез булуыма үземне гаепле санадым.
Шул кичне аның “передозировка”дан үлүен белдем…
Шау-шулы шәһәр тормышы тынып калгандай булды. Әйләнәдәге ыгы-зыгыны туктатып: “Кайда соң хата? Ник чәчәк кебек гомерләр әрәм була?” – дип сорыйсым килде.
Ә кешеләр үз мәшәкатьләре белән ашыгалар да ашыгалар…
Адресым редакция өчен генә.
Мин хыянәтче
Мин сине авылыбызга Сабантуйга килгәч күрдем. Хәтерлисеңме, күзләрең төсле зәңгәр күлмәк кигән идең. Сиңа күзем төшүгә, соклануымнан карашымны читкә юнәлтергә дә онытканмын. Үтәли күрергә теләгәндәй төбәлгән әрсез карашымнан оялып башыңны идең. Якты зәңгәр күзләрең түбән төшерелгән озын керфекләр арасына кереп яшеренде, миңа ул керфекләр арасыннан нур коелган кебек тоелды. Бит урталарың алланып чыкты. Сиңа шулай карап торуымны иптәш кызың (ул минем сыйныфташым иде) да күрде. Әрсезлегемә ачуы килеп: «Нәрсәгә күзеңне текәп шаккаттың, кеше күргәнең юкмы әллә?» — дип төксе генә эндәште дә сине култыклап китеп барды. Минем өчен ул көнне бәйрәм булмады. Читтән генә сезне күзәттем, башымда бер уй бөтерелде: «Бу чибәр кыз кичке уенга да калыр микән? Калса да миңа кадәр аны башка берәү күреп өлгергәндер инде. Карап шаккатып торырга гына булдырам шул, җебегән, исемен дә сорый алмадым», — дип борчылдым. Минутларны саный-саный кичне көчкә җиткердем. Көзге каршында бик озак төзәтенгәннән соң, уенлыкка атылдым. Иптәш кызың белән син анда идең инде. Ай нурында син тагын да чибәррәк булып күрендең. Мин сине парлы биюгә чакырдым, син каршы килмәдең. Иптәш кызың гына: «Тәмам сагыз булды бу», — дип зарланып калды. Биегәндә генә исемеңне белдем һәм ул минем өчен дөньядагы барлык исемнәрнең дә иң матуры иде. Кич буе бергә биедек дисәм, ялганчы булам. Чибәр кунак кызга күз салучы бер мин генә түгел идем. Шулай да үземә: «Бүген аны мин озатачакмын!» — дигән максат куйдым. Тукта әле, ашыкма, бар да син теләгәнчә генә түгел ул! Күңелдәге ниндидер эчке тавыш миңа шулай дип эндәште. Чыннан да, карасам, авылның иң шәпләрдән саналган чая егете сезнең яннан бара түгелме соң? Ул синең сул ягыңнан атлый иде. Мин исә, бар әрсезлегемне җыеп, иптәш кызың белән икегез арасына кереп сезне култыклап алдым. Теге егет тә миннән күрепме, сине сул яктан култыклады. Шулай дүртәүләп, юк-бар сөйләшеп көлешә-көлешә кайттык. Үзем көлдем, ә эчтә ут янды: «Сугышырга туры килер микәнни?»
Менә иптәш кызың яши торган тыкрыкка да кайтып җиттек. Син мине генә түгел, иптәш кызыңны да гаҗәпләндереп, кулыңны теге егеттән тартып алдың да минем белән култыклашкан килеш атлавыңны дәвам иттең. Син аны – барлык кызларның төн йокыларын качырган, төшләренә кереп йөдәткән егетне түгел, мине – гап-гади киенгән, башкалардан берни белән аерылып тормаган егетне сайладың. Шатлыгымнан авыз ачып сүз әйтә алмыйча тордым.
Без бик озак сөйләшеп утырдык. Шушы танышудан синең йомшак күңелле, эчкерсез икәнлегеңне аңладым. Үз-үземә сине беркайчан да рәнҗетмәскә, ташламаска сүз бирдем. Ләкин үти алмадым. Монысы турында бераз соңрак.
Без синең белән еш очраштык. Бәхеткә, син дә нәкъ минем кебек район үзәгендә эшли идең. Әй, ул чаклар! Безнең эчкерсез хыяллар, гомернең иң күңелле мизгелләре! Җәйнең тын кичләре, кышның сихри ак карлары. Син табигатьнең һәр мизгелен үзеңчә ярата, үзеңчә матур итеп күрә идең. Һәр туар көнгә шатлана, юк кына нәрсә өчен дә үпкәли һәм үпкәңне шул арада онытып, яңгырдан соң чыккан кояш кебек яшь аралаш якты итеп елмая белә идең. Беркайчан да бер кешегә дә ачу саклый белмәдең, ахры. Начар сыйфатларымны да үзең теләгәнчә, яхшы итеп күрергә тырыштың. Син башка беркемгә дә охшамаган идең, мин сине нәкъ менә шундый булганың өчен яраттым.
Бер елдан соң без өйләнештек. Туебызны район үзәгендәге кафеда үткәрдек. Кунаклар таралышканнан соң, мин сине үз фатирыма алып кайттым. Өстеңә туй күлмәге кигән килеш сине кулларыма күтәреп кергәндә миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Буйдакларча моңсу фатирыма синең җылылык, наз тулды. Икенче көнне кайтып керешемә үз фатирымны танымый тордым: андагы бөтен әйбер сиңа кушылып елмая, бар җирдә тәртип, чисталык иде. Үземне әкияттәгедәй хис итә, төннәрен, син җылы йомгак булып йокыга талгач, сокланып карыйм, йомшак чәчләреңнән сыйпап иркәли идем.
Тик бу бәхетле вакытлар озакка бармады. Мине бер айга ерак командировкага җибәрделәр. Синнән башка бер ай ничек яшәрмен дип өзгәләнсәм дә, тора-бара ияләндем. Килүемә бер атна дигәндә, башка берәү белән таныштым. Дөресрәге, аның тозагына эләктем, үзем дә сизмәстән хыянәт юлына бастым. Анда синең җылылык та, чибәрлек тә юк иде. Без кунакханәдә таныштык. Аны бөтенләй күрмәгән булыр идем, тик ул миңа үзе килеп эндәште. Үзен ялгыз хис итүдән зарланды, кичне бергә үткәрергә тәкъдим итте. Мин дә ялгыз идем, шунлыктан бергәләп кичке аш ашарга риза булдым. Баштарак ул да үзен миңа битараф кебек тотты. Тора-бара без бер-беребезгә ияләндек. Кайтып киткәндә ул миңа үзен ташламаска, сине калдырырга кушып ялынды. Әгәр минеке булмасаң, аңа да булмаячаксың дип янады. Көлдем генә. Нишли ала соң бу, мин бит аннан еракта булачакмын, дип уйладым. Тик бик нык ялгышканмын икән. Ул бервакыт адресым белән кызыксынган иде, шуны язып алган булып чыкты. Мин кайтып берничә көн үтүгә өйгә хат килеп төшкән һәм аны почта тартмасыннан син алып кергәнсең. Кире адреста мин булган төбәк һәм чит хатын-кыз исеме язылган хат булса да, син аны миннән башка ачып укымадың. Шулай да күзләреңдә курку катыш кызыксыну да, рәнҗү дә бар иде. Без синең белән өйләнешкәнгә кадәр бер-беребездән сер яшермәскә сүз куешкан идек. Әлбәттә, хатның кемнән булуын әйтергә һәм эчтәлеген укытырга тиеш идем. Төрлечә алдарга тырышып карасам да, гөнаһлы икәнлегемне шунда ук аңладың. Миңа бер сүз дә әйтмәдең, битәрләмәдең, хәтта елар хәлдә дә түгел идең, ахры. Сүзсез генә кирәкле киемнәреңне алдың да әниең янына кайтып киттең. Синең саф күңелең хыянәт белән ялганны күтәрә алмый иде. Үзең белән бергә йорттагы бар җылылыкны, ямьне алып киттең. Син барында шау чәчәктә утырган гөлләр берәм-берәм сулды, һәрвакыт сиңа иркәләнергә ярата торган песи баласы ямансулап йөрде-йөрде дә әллә кая китеп югалды. Әйтерсең лә бу йортта яшәеш тукталды. Мин бер ялгызым эштән кайтам да салкын урынга авам. Иртән тагын чыгып китәм. Мин яшәмим, бары тик җан асрыйм. Шулай да әрсез күңел синең кабат кайтуыңны көтә. Мин бит бары сине, сине генә яратам. Ләкин син аны белмисең. Белсәң дә ышанмас идең. Чөнки мин синең ышанычны аклый алмадым. Инде нишләргә?
Комментарии