МӘХӘББӘТ ГАЗАПЛАРЫ…

МӘХӘББӘТ ГАЗАПЛАРЫ…

Кичке эңгер-меңгер зәңгәр күктә йөзгән кояшны ал офыклар артына яшерде. Акрын гына, моңланып, сандугач җыр сузып җибәрде. Урман эчендә күке кемгәдер озын гомер теләп, бик озак итеп еллар санады. Елга буе үзәне, сихри әкият кебек җанланып, үзенә дәшеп тора иде сыман.

Су буеның иң матур җиренә килеп тоташа торган сукмак борма-борма булып авылдан ук килә… Илсур да, кичнең нәкъ шушы вакытында, Гөлгенәнең серле сукмак буйлап көянтә-чиләген асып җырлый-җырлый киләсен белә иде. Ул бер мизгелгә дә аннан күзен алмый, һәркөндәгечә, кулларына бер бәйләм чәчәк тотып көтте. Тик Гөлгенә генә күренмәде бүген. Елга буендагы бөдрә таллар, аларның серен саклый торган каенлыклар, елганың вак дулкыннары, бүген кызның күренмәвенә үзләренчә борчылгандай, шаулашып, җил белән нәрсәдер турында серләшеп алдылар.

Инде эңгер-меңгерне җәйге караңгылык та күмеп бара. Илсур тынычлыгын югалтты, әмма ул таңга кадәр дә көтәргә әзер иде сөеклесен, риза иде ул…

Акрын гына сызылып җәйге таң атты… Үләндәге чык тамчылары, яшь бөртекләре кебек тәгәрәшеп җиргә коелдылар. Гөлгенә һаман да күренмәде… Бу хәл берничә көн кабатланды. Гөлгенә инде атна-ун көн күренми. Ни көндезләрен, ни кичләрен. Ни урамда, ни су буенда… Беркем дә бернәрсә дә әйтми… Ул югалды… Илсур вәгъдәсен бозмады, һәр көнне кичен төшә дә, болындагы иң матур чәчәкләрне генә җыеп ала, таңга кадәр сукмактан күзен алмый, сөйгәнен көтә. Менә-менә бүген Гөлгенә төшәр кебек көтте аның йөрәге. Тик таңга таба өметсезләнеп, башларын игән чәчәк бәйләмнәрен таң саен елгага бүләк итте егет.

Көннәр акрын гына көзгә авышты. Яшел әкият дөньясы төсен җуя башлады. Бөтен җиргә моңсулык иңде. Камышлар да, таллар да, өметләр өзелде, дигән сыман, сары төсле киемнәрен кияргә ашыктылар. Ә Гөлгенә турында хәбәрләр ишетелмәде. Дус кызлары да бер нәрсә әйтә алмады, алар үзләре дә аптырашта иде. Тик Илсурның апасы Гөлия генә Гөлгенәнең шәһәргә киткәне турында әйтеп, егет күңелендә бер өермә кузгатты. «Кияүгә дә чыккан инде, сөеклең!», – дип тә өстәде. Илсур бу сүзләргә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ышаныр иде, Гөлгенә белән алар арасында серләр юк, ул аңа әйткән булыр иде. Ышанмас иде, ә ни өчен соң сөйгәне бүгенгә кадәр күренми?.. Бер хәбәр дә бирми.

Ә бит Гөлгенә Илсур өчен хәбәр калдырып киткән иде. Кеше күргәнче дип, тиз-тиз генә язып, качып кына бирде бит ул аны Гөлиягә. Нигә бирмәгән соң ул хатны? Нигә яшергән? Гөлгенә Гөлиягә нинди яманлык кылган?

Гөлия Илсурның дус кызы Гөлгенәне башта ук яратмаган иде. Аларның очрашуларына каршы төшеп торды баштарак. Әмма егетнең үҗәтлеге, кызга булган мәхәббәте апаларының, әниләренең әйткән бар сүзен җиңә килде. Яратмас җире бар идеме соң Гөлгенәнең? Гөлия исә энесенең бу мәхәббәтенә, ниндидер бер кызны шулай хөрмәт итүенә, яклавына соклана да, бераз көнләшеп тә карый иде. Егет белән кызның саф мәхәббәтенә ул да төрлечә тап төшерергә маташып карады.

Бер көнне Илсур апасының шкаф өстендә яткан дәфтәрен ялгышлык белән генә төшереп җибәрде. Аның ул көндәлекне башка вакытта да күргәне булды, тик ачып укыганы да, кызыксынганы да булмады. Аннан коелган кәгазь кисәкләренә ул башка вакытта игътибар да итмәс иде. Тик аның күзе иң беренче булып Гөлгенәнең кулы белән язылган хатка төште. Нәрсә бу? Тышына «Илсурга» дип язылган. Егет укырга да, укымаска да белми аптырап калды. Ә анда өч җөмлә: «Мин кайчан да бер кайтырмын!!! Син көт, кадерлем!!! Мин сине генә сөям!!!». Илсур бүген бу сүзләргә дә риза иде. Ул чын күңеленнән сабыйларча сөенде. «Кайтырмын» дигән сүзне ул шундый бер рәхәтлек, җылылык тоеп укыды һәм эченнән генә «Көтәм, көтәм, кадерлем», – дип пышылдады шатлыгыннан. Шушы көннән соң ул кабат һәр көнне яшел түгел, сары да түгел, инде яфраклары коелып беткән агач-куаклар белән уратып алган елга буена төшә башлады.

Көннәр үтте. Беркөн эңгер-меңгердә кемдер сак кына, кыяр-кыймас кына сукмак буйлап Илсурга якынлашты. Бу, әлбәттә, Гөлгенә иде. Илсур аны шунда ук таныды һәм йөгереп барып кочып алмакчы булды… Тик… «Кадерлем минем, көттем сине…» дип кенә әйтә алмады.

– Илсур, әйтмә миңа шул «кадерлем» дигән матур сүзеңне. Миңа әйтеп шул сүзнең матурлыгын югалтма, зинһар. Мин аңа лаек түгел, лаек түгел ул матур сүзләргә… Синең бу газаплануларыңа да лаек түгел мин… Нигә көттең син мине?.. Аңла…

– Гөлгенәм… Нәрсә булды соң?.. Берни дә аңламыйм… Сөйлә, зинһар …

– Белмим… Илсур, син мине гафу ит инде… Юк, гафу итә алмассың… Хәер, нигә кирәк инде мин сиңа… Син үстергән гөлнең чәчәген башка бер кара куллар өзде бит инде… Белсәң иде, ничек авыр миңа, синең алда оят… Син безнең мәхәббәтне саклый да, яклый да алдың… Ә мин юк… Гафу итмәсәң дә үпкәләмәм… Газапларым өчен гафу ит…

– Ни өчен, аңламыйм?.. Сөйлә әле. Беркем дә, бернәрсә дә сөйләми, аңлат миңа…

Гөлгенә яшьләренә буылып, сүзен дә әйтә алмый, үксеп-үксеп озак елады. Башын Илсурның җилкәсенә куеп, әтисенең дустының бай малаена ничек итеп көчләп димләвен, тиз генә никахлаштырып, кияүгә бирүен сөйләде. Әнисенең, хәзер инде иренең куркыту-янауларын – барысын да яшермәде, үкси-үкси сөйләде.

Илсур бу сүзләрне ишетермен дип уйламаган иде. Ул Гөлгенәне чын күңеленнән сөйгән кебек, бүген чын күңеленнән эчкерсез кызганды да. Кочагында канатсыз кош баласыдай бөрешкән Гөлгенәне юатырдай сүзләр эзләде. Әмма теле әйләнмәде. Ачу-нәфрәт күз алларын томалады. Ул бары тик:

– Син барыбер минем кадерлем, мин барыбер гомер буена сине генә сөячәкмен, минем кадерлем булып калачаксың, – дип өстәде. Бераз тынып торгач:

– Аңлыйм мин сине, Гөлгенә, синең гаебең юк. Мин әтиеңнең дә нинди кеше икәнен беләм бит. Нишлисең, язмыштыр инде…

– Бернәрсә дә эшләп булмый, Илсур, минем инде балам булачак. Мин сиңа бу хәлдә кире кайта да алмыйм.

Яшь хатын кысып-кысып Илсурны кочаклады. Аның бүген шушы үзенә бик якын кочактан аерыласы килмәде. Калтыраган тәнен егетнең йөрәк җылысы куырып алды. Кайнар иреннәр кушылып, соңгы тапкыр назландылар, мәхәббәтнең нинди дәрәҗәдә көчле икәнен исбат иткәндәй, аерылыша алмый азапландылар. Шушы кайнар кочактан мәңге аерылмас булып, Гөлгенә Илсурга ныграк сыенды. Күзләрен йомып, онытылырга теләп хисләренә буйсынды. Ике җан, ике тән бербөтен булып караңгылыкта эреп югалды. «Мин сине бит әле дә яратам. Онытыр дип уйлама. Иртән торсам, кич ятсам, күз алдымда син генә. Тик мин дип, мине генә уйлап, син үз тормышыңны онытма. Тормыш иптәше булырдай яр тап, балалар үстереп гаиләле бул. Икебезгә бер пар булырга Ходай язмаган икән, икенче ярлар белән бәхетле булмасак та, бу җирдәге яшәгән вакытны ничек тә үзеңә ошамаса да, тирәдәгеләр өчен уздырырга кирәк… Ә иртәгә мин китәм… Мондый очрашу башка бәлки кабатланмас та…»

Алар соңгы тапкыр, йотлыгып, бер-берсенең күзләренә озак итеп карап тордылар. Илсурның да яшьле күзләрен күреп, Гөлгенә чын сөюне, мәхәббәтнең ни дәрәҗәдә авыр да, шул ук вакытта татлы да икәнен аңлап алды. «Мин сине генә күрергә кайттым. Өебезгә дә кермәдем… Кермим дә… Иптәш кызым Мәликәләрдә тукталдым. Бүген таң белән кеше-кара күрмәгәндә генә кайттым. Иртәгә таңнан китәм… Әти белән әнине кичерә алмыйм. Алар бит минем сине ничек яратуымны белә иделәр. Ничек өзгәләнгәнемне дә күреп тордылар. Байлык, диделәр. Әтигә дәрәҗә кадерлерәк булды. Ә минем бәхетем турында уйламадылар… Ә мин…» Ул шушы урында туктап калды. Чөнки ничек кыерсытылып, кыйналып яшәвен сөйләп, сөйгәненең җанын телгәләргә теләмәде. Ул башын иде. Үрелеп, инде корып беткән үлән кисәген өзеп алды да, аны ваклый-ваклый акрын гына урыныннан торып авыл ягына карады. «Бер вакыт шәһәрдә апаңны күргән идем. Синең турыда сорашсам да, дәшмәде. Минем сине ташлап китүемә рәнҗеде микән…» Илсур хат турында әйтергә дип авыз ачса да, инде хәзер кирәге юклыгын аңлап, дәшмәде.

Гөлгенә сагаеп, таушалып беткән үләннәргә баса-баса, чарасызлыктан чайкалып, җанын, мәхәббәт тулы йөрәген, назга сусаган тән җылысын калдырып кайтып китте. Илсур аны күздән югалганчы карап калды…

Илсур шул төнне авылдан чыгып китеп, кара урман эчендәге иң биек агачка асылынды. Бер ел урын өстендә газапланып яткач, Гөлгенәнең башта әнисе, соңрак, ялгыз калгач, карар кешесе дә булмаган, әтисе дөнья куйдылар. Соңгы минутта бәхиллек тә сорап кала алмадылар картлар. Бергә ел ярым гына яшәп калган ире дә, янгын вакытында тәне янып, соңгы минутларында Гөлгенәдән мең гафу үтенеп, газапланып үлде. Гөлгенә кызы белән генә, ә күңелендә Илсур белән гомер кичерде.

Рәфинә САБИРҖАНОВА,

Әгерҗе районы. Кырынды авылы.

Комментарии