- 08.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №48 (2 декабрь)
- Рубрика: Татарча сериал
Таңсылу карчык 70 яшен тутырды. Балалары зурдан кубып билгеләп үтәргә җыенсалар да, риза булмады. Нигә шау-шу куптарырга. Якыннарын гына җыеп Коръән укытты да, күңеле тынычланып калды. Адәм баласына бары тик гамәл-гыйбадәт кенә тынычлык бирә шул. Гомер көзендә иң кирәге дә менә шул гына.
Кичен балалары район үзәгенә Казан җырчылары килә, дип, ире белән аңа да билет алганнар иде. Җырчы егет, беренче җырын җырлап бетергәч: «Кадерле дуслар, залда утыручылар арасында бүген туган көне булганнар бармы? Әгәр булса, күренегез әле, минем аңа бүләгем бар», – диде. Таңсылу карчык урыныннан торып басты. Җырчы егет ап-ак яулыклы әбине күргәч, үзе аның янына килеп котлады һәм җырлар язылган диск бүләк итте. Таңсылу әби: «Улым, «Истәлек» дигән җыр юкмы, шуның бер генә куплетын булса да җырла әле», – дип үтенде.
Залга һәркемнең күңелен яулаган моң таралды:
Таң атканда, аерылышкан чакта
Кулларымны куям кулыңа…
***
…Таңсылу әбисе белән генә үсте. Әти-әнисе ул туганчы ук аерылышкан. Әнисе аны бала тудыру йортында калдырып, ерактагы үз авылына китеп барган. Әтисе дә башка хатынга – марҗага өйләнеп Себер ягына юл алган, кызны үзенеке итеп танымаган. Тик Шәмсенур әбисе бала туганын ишетүгә, барып кызны күргән һәм үзенең сабый килеш үлгән кызы Таңсылуга охшатып, үзенә алган. Исемен дә Таңсылу дип кушып, бик яратып үстергән. Догалар өйрәткән, матур итеп мөнәҗәтләр әйткән әбисенең һәр сүзен отып барган кызның акыллы, сабыр булып үскәнен күреп, Шәмсенур карчык шатланып туя алмаган. Тик үскән саен, аягы гына кызның күңелен әрнеткән, дус булып йөргән кызлары да кайчак «аксак тай» дип, үртәгәннәр. Тик никтер әбисе дә табибларга күрсәтергә уйламаган. Тумыштан булгач, Аллаһы Тәгалә шулай яраткан, дип уйлаганнар.
Урта мәктәпне тәмамлагач, кызны клуб мөдире итеп билгеләделәр. Кечкенә генә авыл клубын гөрләтеп эшли башлаган кызны авыл халкы бик яратты. Тик менә эшкә урнашканда сәламәтлеге турында тикшерү үткәндә, аяктан егарлык диагноз куйдылар. Ул әле тумыштан аксак кына түгел, ә бала да таба алмаячак икән. Нишлисең бит, димәк, шулай язган… Егетләр белән йөрмәде ул, хәер, көн үткәреп кенә йөрергә теләүчеләр булса да, аксак кызны кияүгә алырга теләүчеләр юк шул, бигрәк тә авыруы тумыштан булгач. Кемнең авыру хатынга өйләнеп, авыру балалар үстерәсе килсен соң?! Таңсылу китаплар укырга яратты. Бер тапкыр китап арасыннан бик матур егет рәсеме килеп чыкты, артында язуы да юк. Таңсылу рәсемнең артына «Истәлек өчен Таңсылуга Айвардан» дип язып куйды.
Зөләйха Йосыфны төшендә күреп гашыйк булган кебек, Таңсылу да рәсемне гел күз алдында тотты. Клубка фотограф егет килеп йөри иде, ул рәсемне зурайтып ясаттырды һәм рамга куйды. Таңсылу үзенә-үзе хатлар язды, аларны поездның почта вагонына салып җибәрә дә, ул хатлар бер атнада әйләнеп килә. Үзе язган хатны үзе елый-елый укый…
Гомер-гомергә сайлаулар алдыннан депутатлыкка кандидатлар халык белән очрашуга йә танылган артистлар, йә үзешчәннәр бригадасы белән йөриләр. Беркөнне авыл Советы рәисе Солтан Таңсылуга төштән соң депутатлыкка кандидатлар белән очрашуга артистлар да киләсен һәм аларны фатирларга урнаштырырга кирәген әйтеп, үзе район үзәгенә китеп барды. Таңсылу, төштән соң гына килгәч, өлгерермен, дип, җәйләүгә терлекчеләр янына китеп барды.
Ул китү белән, артистларны күрше авыл машинасы китереп китте. Кичә ул авылда булганнар икән. Артистлар машинадан төшүгә кибетләргә китеп бардылар, җитәкчеләре Арслан исемле егет клубка кереп, Таңсылу өстәле артына утырган иде, күзе рәсемгә төште. Кулына алып караса, үзенең Уфада укыганда төшкән рәсемен күреп, аптырап китте. Шул арада җыештыручы хатын кереп:
– Улым, зинһар тотынма ул рәсемгә. Таңсылуның яраткан егете ул, Айвар, – диде.
– Апа, ә сез бу егетне үзегез беләсезме? – дип күтәрелеп карады Арслан.
Хатын:
– Әстәгъфирулла, ахырзаман, – дип сөйләнә-сөйләнә, бу егетне Таңсылуның егете кайткан дип уйлап, кыздан сөенче алырга ашыкты.
Шул арада кибеткә киткән иптәшләре кайтты, Арслан рәсемне каплап куйды. Шундый ерак авылда үзен шулай якын итеп, яратып яшәгән кызны тизрәк күрәсе килеп урамга чыкты. Җыештыручы хатын Таңсылуга хәлне сөйләп өлгергән иде. Бу вакытта кыз нишләргә дә белмичә, клуб бакчасында каенга сөялеп басып тора иде. Арслан чыгып аның янына килде.
– Таңсылу, исәнмесез, сезнең исемегез шулай бит, әйеме, – дип куйды. Таңсылу баш какты. Тик бер сүз дә дәшә алмады, тамагы кипкән иде. Җитмәсә аягы үтереп сызлый. Егеткә аксавын күрсәтмәс өчен утыргычка утырды. Арслан да аның янына килеп утырды һәм кулларыннан тотып, күзләренә карады. Яшь тулы күзләрдә үзенең шәүләсен күрде ул.
…Концерттан алар бергә кайттылар. Таңсылуларның урамы бер генә яклы, каршыда биек тау, бала-чага кыш буе шунда тау шуа, җәен җиләк җыялар. Ә Таңсылуның анда бер тапкыр да менгәне юк. Арслан:
– Таңсылу, әйдә тауга менәбез, синең таң атканны күргәнең бармы? – дип әйтеп куйды.
– Юк, – диде кыз, – мин анда менә алмыйм, минем…
Тик, аягым авырта, дия алмады.
Егет кызны күтәреп алды да йөгереп менеп тә китте.
Тау карап торганда гына артык биек күренә икән, менеп җиткәндә тигезләнә, тауның теге ягында күрше авыл икән ләбаса. Кемдер тау битендә үскән каен төбенә урындык ясап куйган, күрәсең, гашыйклар монда еш була.
Таңсылу табылган рәсем һәм үзенең «мәхәббәт» маҗарасын Арсланга сөйләп бирде. Егет бүлдермичә генә тыңлады, аның карашлары еракка төбәлгән иде. Кинәт тау астыннан тавис койрыгы сыман нурлар күтәрелә башлады.
– Таң атып килә… Аның нурлары бу, хәзер әкрен генә алтын кебек ялтырап үзе күренәчәк, – диде Арслан. – Әйт әле, Таңсылу, ничә еллар буе мине рәсемемә карап яратып яшәдең, ә хәзер син минем янәшәмдә. Минем белән бергә булырга ризамы?
– Минем бит тумыштан аякларым авырта, шуңа гаилә кору турында да, егетләр белән йөрү турында да уйламыйм, синең гаиләң яки яраткан кызың бардыр. Сез бик бәхетледер инде, – дип авыр сулап куйды кыз.
– Әйе, бар иде, яраткан кызым белән кача-поса гаилә корып маташтык. Әти-әнисе зур кешеләр иде, белгәч, кызларын алып киттеләр, туачак балабызны да үтерделәр. Инде хәзер хатыным башка кеше белән чит илдә яши. Байлык мәхәббәттән өстенрәк шул, аерылгач, бер генә сүз язып салды: «Оныт». Имеш, мин аның яшьлек хатасы гына булганмын. Йөрәккә дә шулай тиз генә әмер бирәсе иде дә бит… Ә беләсеңме, мин дә бит сине төшемдә күрдем, хатыным киткәч, үзем дә бу фани дөньядан китәргә җыендым. Төрле ысуллар эзләдем, тик файдасы булмады, йә бау өзелде, таудан сикердем – суга төштем, токка тотындым – пробка гына янды. Аңыма килгәндә син гел кулыңны суздың. Кызлар арасыннан сине эзләдем, бу авылга да сине эзләп килдем бугай, мин бу бригада белән түгел идем, бу бит Минзәләлеләр, ә без Благовар мәдәният йортыннан, иптәшләрем башка авылда калды. Син ризамы минем белән китәргә?
Шул вакыт моңлы тавыш белән җырлап җибәрде:
Таң атканда, аерылышкан чакта
Кулларымны куям кулыңа.
Хәтерлә син шушы минутларны,
Шул хисләрне ал син юлыңа.
Якты кояшның нурларына уралып, тау башыннан яңгыраган җыр авылга таралды. Көтү озатырга җыелган авыл хатыннары кичәге артист егет белән Шәмсенур оныгының тау башында кунып кайтуын үзләренчә юрадылар. «Әрем төбендә кызыл гөл үсми, анасы кебек йөрер-йөрер дә китәр инде. Әбисе мескен тагын калыр, шул кызны үстерәм дип, малаеннан да кагылды, – дип, әбисен кызгандылар.
…Арслан белән очрашу Таңсылуның тормышын үзгәртеп ташлады. Аның яманаты таралды. Элек җилбәзәгрәк егетләр сүз кушкаласа, хәзер инде хатын аерган ирләр дә төртмә сүзләрен ишеттергәләп торалар, ышыграк урында тоткалап алырга да күп сорамыйлар. Арслан да үпкәләп китте кебек, хатларында шулай сизелә.
Шәмсенур карчык бакыйлыкка күчкәч, аны соңгы юлга озатырга кайткан улы Гариф авылдан китәргә теләмәде. Күрәсең, марҗасы куып җибәргәндер. Шулай ук үзе 25 ел хәбәрен дә белмәгән ташландык кызының йортка хуҗа булып калуын да өнәмәде. Исерек ата янында төнгә калырга курыккан кыз кайчак фермада да кунып калгалады. Иртән ата кеше: «Кайда себерелеп йөрдең?» – дип, кара тавыш чыгарды. «Яхшы күңелле» кешеләр, кызың тау башында артист егет белән кунып кайтты, дип тә җиткерделәр. Ата кеше беркөнне исерек килеш, артистка яраган, миңа да ярый, син бит минем кызым түгел, әйдә бергә яшик, дип бәйләнде. Әле ярый күршеләр кереп аралап алды. Бу хәлләрдән соң Таңсылу әбисе белән бертуган карчыкка күченеп китте. Тик анда да тынычлап яшәргә насыйп булмаган икән, әтисе барып, тәрәзләрне ватып, ут төртәм, дип янагач, аннан да китәргә туры килде. Шул вакытларда Арсланга язган хатлары да «Адресат выбыл» дип кире кайтты.
Беркөнне Таңсылу мең бәла белән тауга менде. Кая да барырга аптыраган иде ул. Хәлдән таеп менеп җиткәндә, каен янында бер кеше утырып тора иде. Таңсылу: «Арслан!» – дип, аңа ташланды. Чит кеше, гаҗәпләнеп, Таңсылуга каршы килде:
– Сез миңа әйттегезме, сез мине каян беләсез? – диде. Таңсылу аны күргәч, югалып калды, тик бу аның Арсланы түгел иде шул…
Чит кеше Арыслангәрәй исемле булып чыкты. Күрше авылныкы, әнисен карарга читтән кайткан, хатыны кайтырга теләмәгән, ә балалары булмаган.
…Ике бәхетсез таң туганны бергә каршылап, гомер юлларыннан бергә үтәргә сөйләшеп, Арыслангәрәй йортына кайттылар. Матур гына яшәп киттеләр, ел тулганчы, малай табып куйды Таңсылу. Айзатка ике яшь тулганда кыз, аннары тагын малай алып кайттылар. Инде Фәрзия карчык шул балалар белән гөр килеп, үзенә тагын гомер, улы белән килененә тигезлек сорап, һәркөн дога кылды, авырып укый алмаган намазларын да, каза намазлары, дип укыды.
Еллар үтте, яшьлек истәлеге булып шул «Истәлек» дигән җыр гына калды. Аны тыңлаган саен еламыйча калганы юк Таңсылуның. Балалар инде таралды, һәркайсының үз гаиләсе, Фәрзия карчык та теләкләр тели-тели бакыйлыкка күчте. Әле ярый Арыслангәрәе исән-сау, аны кадерләп кенә тора. Беркөнне ире бер кочак дәфнә яфрагы ботаклары күтәреп кайтып керде
– Менә, әнисе, яшьлек мәхәббәтең посылка җибәргән, бер авылдаш белән поездда Ташкент ягыннан бергә кайтканнар, хатыны белән икәү, сине сорашканнар. Хатыны да җырчы икән, уллары Уфада укый икән, – дип, төргәкне Таңсылуга сузды. Яңа өзелгән дәфнә яфраклары… Әйтерсең, теге кичтә тау башыннан җыелган чәчәкләр…
Таңсылу бәйләмне битенә куеп туйганчы иснәде, шул чакта бер кәгазь кисәге идәнгә төште. Анда: «Таңсылу! Һич күңелемнән чыкмас дускаем, синең белән очрашу минем тормышымны тамырдан үзгәртте. Яшисем килмәгән чакларда үземнең кемгәдер кирәк булуым миңа яшәргә көч бирде. Мин сине сагынып яшәдем һәм яшим, мин сиңа үпкәләмим, һәркем үз тормышын үзе җайларга тиеш. Синең турыда сораштым. Минем адашымны бәхетле иткәнсең, балаларым булмас, дип курыккан идең, өч бала үстергәнсең. Үземнең дә тормышым ярыйсы гына, Фатыйма белән бер ул үстердек, мин бит сиңа сөйләгән идем ул хакта, хатыным кире кайтты. Синең белән ара өзелгәнен белгәч, аны гафу иттем. Бәлки сезнең якларга да барып чыгарбыз әле. Арслан Байбулатов».
…Көчле алкышлардан уянып киткәндәй булды Таңсылу. Инде җыр тәмамланган, халык аягүрә баскан, җырчыны сәламлиләр. Таңсылу да, ике кулын югары күтәреп, рәхмәтен белдерде һәм янәшәдә утырган иренең иңенә башын куйды. Ә сәхнәдә гүя башка җырчы түгел, ерак җәйләрдә калган аның өзелеп яраткан Арсланы иде.
Әйе, хәтер мәңгелек шул…
Динә КАМАЛЕТДИНОВА.

Комментарии