- 08.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №1 (1 гыйнвар)
- Рубрика: Татарча сериал
Һай, гаепсездән гаепле булу бик тиз икән ул. Әле кичә генә бер кайгысыз Сәйдәш, кешегә ышануы аркасында, бүген газап чигә. Тулай торакта үткәрелгән ул кичәгә аягы бер дә тартмаган иде. Бүлмәдәш егет бик кыстады шул, анда икенче уку йортыннан да кызлар булачак, дип чакырды. Кичә үзе күңелле генә үтте, тик ахыры Сәйдәш өчен бик яман тәмамланды. Башта кызлар бүлмәсендә бик күңелле итеп утырдылар, тик шуннан соңгысын егет бөтенләй хәтерләми. Башы чатнап авыртканга уянып китсә, бөтенләй ят кыз янында ята иде. Киемнәрен аннан-моннан киеп чыгып китим дисә, ишек төбендә әзмәвердәй ике ир аны икесе ике яктан тотып алды. «Нәрсә, егет, бик тиз генә чыгып таяргамы исәп, безнең сеңелнең яклаучысы юк дип уйладыңмы?» – дип алар Сәйдәшне өстерәп диярлек киредән бүлмәгә алып керделәр. Сәйдәш чыгып киткәндә йоклап калган кыз торып киенгән, ә үзе мышык-мышык елый. Тик елавы ясалма икәнен егет еллар үткәч кенә белде. Ә монда чын кино – кыз елый, бер абыйсы аны юата (бу икәү чыннан да кызның абыйлары булып чыкты), икенчесе Сәйдәшнең каршысында басып торды. Ул егетнең күзенә тишәрдәй булып карый, ә үзе бернәрсә дә әйтми. Ә кыз «елавыннан» туктады да абыйларына кичәге вакыйганы сөйли башлады. Имеш, Сәйдәш аны озатам дип кенә кергән дә, ишекне бикләп алып, аны харап иткән. «Нәрсә, егеткәй, яхшылык белән хәл итәбезме, әллә деканатка киттекме?» – диде абыйларының олырак күренгәне. Сәйдәшнең күз алдына иң беренче булып әнисе килде. «Нишләдең син, улым, безне кара кайгыларга салыр өчен киттеңмени ул шәһәргә, кеше көлкесенә калдырасыңмыни безне картлык көнебездә», – дип әйтә кебек иде ул. Аннан соң күз алдына үзенә зур өметләр баглаган курс җитәкчесе килде, ул бит Сәйдәшне үзенең алмашчысы булыр дип өметләнә. Егет бит беренче көннән үк комсомол оешмасы җитәкчесе, курсташлары да ничектер башта ук аңа үзләренең ышанычларын күрсәттеләр һәм ялгышмадылар Сәйдәш, яхшы укуы өстенә, курсташлары арасында чын дус, ярдәмчел кеше булуын да күрсәтте. Өйләреннән ярдәм булмаган егетләрне җыеп үзе белән эшкә йөртү дисеңме, балалар йортында үскән кызны якындагы шифаханәгә эшкә урнаштыру дисеңме, стипендиясен югалткан кызга акча җыеп бирү дисеңме – болар барысы да Сәйдәшне бары тик уңай яктан гына бәяли бит. Монда аны ниндидер бер җинаятьче итеп калдырдылар һәм ул үзенең гаепсезлеген исбат итә алмый, чөнки ул берни дә хәтерләми, ә «абыйлар» җавап көтә. Сәйдәш: «Ни телисез соң сез, миннән ни таләп итәсез», – диде. Кызның абыйлары, бер тавыштан, аның сеңелләренә өйләнергә тиешлеге, алай булмый икән, тиешле органнарга хәбәр ителәчәген, аларның «өстә» үз кешеләре утырганын бик җентекләп аңлаттылар. Егетнең болай да авырткан башы тагын да нык чатный башлады. Хәстәрле абыйлар аңа шунда ук аракы салып бирделәр, кабымлыгы да табылды, һәм Сәйдәш, барысын да онытырга теләп, салган берен эчә барды…
Аракы сөреме эчендә бер атна вакыт үтте, уку да онытылды, сынау да бирелми калды. Егетне институттан чыгару турында сүзләр йөри башлады. Югыйсә, күз өстендә каш булган уку алдынгысын бер атна дәрескә йөрмәгән өчен генә уку йортыннан чыгармаслар иде. Соңыннан беленде, монда да «абыйлар»ның кулы уйнаган. Шулай да Сәйдәш курс җитәкчесенең ярдәме белән бер елга ял алды, сәбәбен әйтергә теле бармады, чөнки үзенең җитәкчесен болай да читен хәлдә калдырдым, дип өзгәләнде. Башын кая куярга белмичә йөргәндә, абыйлар үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр: егет өйләнә һәм алар барысы да кызның туган шәһәренә кайтып китәләр, ә анда аларның дуслары күп, кияүне институтка урнаштыралар, теләсә, эшкә дә кертәләр.
Их, бу авыллык, ышанучанлык бик күп кешене харап итә шул, ичмаса шунда берәр кешедән киңәш тә сорамады. Хәер, аның үзен генә беркая да җибәрмәделәр, йә абыйлар, йә кыз аңа тагылып йөрде. Нишләсен инде Сәйдәш, күнде, чөнки аңа барыбер иде. Ул ниндидер уйсыз кешегә әйләнде. Ике-өч көн дигәндә, алар җыенып кызның шәһәренә китеп тә бардылар. Хатыны Римма белән алар тулай торакта яши башладылар. Нигәдер хатыны ирен әнисе белән дә, башка туганнары белән дә таныштырмады. Сәйдәш эшкә урнашты, уку турында әлегә онытырга туры килде. Римма үзе болай начар хатын сыман да түгел, тик алдау юлы белән тормышына килеп кергәне, бөтен хыялларын челпәрәмә китергәне өчен Сәйдәш аны ярата алмады. Яши торгач, тагын бер яңалыкны белде ир: хатыны үзеннән дүрт яшькә олы икән. Ә беркөнне тагын да аяныч хәл булды, кибеттән азык-төлек алып кайтканда, каршыларына бер хатын очрады, ул, елый елый, Римманы каргый башлады. Хатынын яклап арага кергән иргә дә эләкте: «Сине дә минем улымның язмышы көтә, әллә рәхәт күрербез дип уйлыйсызмы, Аллаһы Тәгалә барысын да күрә, теге дөньяда булса да җавап бирерсез» – таныш түгел хатын, күз яшьләренә буылып, шуларны такмаклады. Римма хатынны этеп җибәреп тиз-тиз генә Сәйдәшне алып китте. Ирнең: «Кем ул, нигә шундый сүзләр әйтте?» – дигән соравына, «Бер җүләр хатын ул, бөтен кешегә дә бәйләнә», – диде. Сәйдәш аның сүзенә ышанмады, теге хатынның кем икәнен, ни әйтәсе килгәнен беләсе килде. Ярты еллап вакыт үткәч очратты ул теге сәер хатынны һәм чәче үрә торырлык нәрсәләр ишетте. «Римма минем улымның хатыны иде, авырлы килеш, абыйлары китереп куйдылар. Әгәр өйләнмәсәң, төрмәгә утыртабыз, дип, улымны мәҗбүри өйләндерделәр. Малаем бик юаш иде, шуңа боларның тозагына килеп капты. Авыры минем улымнан булмаган, чөнки кызы бөтенләй икенче кешегә охшаган», – дигәч, Сәйдәш бөтенләй катып калды. «Аның баласы да бармыни, кайда соң ул бала хәзер?» – диде, телен чак әйләндереп. «Әй акыллым, сине дә төп башына утыртканнар икән. Минем малай үлгәч, кызын үз әтисе килеп алып киткән, абыйларының да көче җитмәгән, чөнки анысы зур урында утыра, ди. Ә сине ничек эләктерде болар, үзең яхшы кешегә охшагансың», – диде апа, Сәйдәшне кызганып. Егет үз язмышын сөйләп бирде, чөнки аның эч серен кем беләндер уртаклашасы килә иде. Бу соңгы яңалыкларны ишеткәч, ул үзен бөтенләй бәхетсез итеп тойды.
Өйгә кайткач, Римма белән сөйләшергә теләде, тик хатыны тагын өйдә түгел иде. Соңгы арада ул әле дус кызына китә, әле эшкә чакыралар, дип чыгып югала. Тагын күпме дәвам итәр иде, беркөнне барлык серләрнең чишелеше табылды. Сәйдәш эштән иртәрәк кайтты ул көнне. Ишекне үз ачкычы белән ачып керсә, өйдә мәхшәр – ике абыйсы аның хатынын бик ныгытып әрлиләр. Сүзләреннән шул аңлашылды, алар хатынны элеккеге гадәтләрен, чит ирләр белән йөрүләрен туктатырга кушалар, алайса иреңә бөтенесен сөйләп бирәбез, диләр. Артык түзеп тора алмады Сәйдәш, бүлмәгә керде һәм үзенең барысын да белгәнен, бүген үк үз шәһәренә кайтып китәчәген әйтте, тик үзен борчыган сорауларына җавап бирүләрен үтенде. «Ни өчен минем тормышымны җимердегез, нигә миңа яла яктыгыз?» – диде. «Әй кияү, шушы сеңелне артык яратып бозып бетердек тә хәзер ничек төзәтергә белмибез. Унбиш яшеннән егетләр белән йөри башлаган иде, шуннан бирле тыныч тормыш күргәнебез юк. Казанда чагында сине күргән дә, шул егеткә кияүгә чыксам, элеккеге гадәтләрне ташлыйм, матур итеп торачакмын, дигәч, без шундый юлга бастык. Тукран тәүбәсе генә булып чыкты, тагын элеккеге юлына басты. Син кичер инде безне, син әйбәт егет үз ишеңне тиз табарсың. Ә Римманы без авылга алып китәбез, күз алдында булыр», – диде олы абыйсы. Сәйдәш үзенең киемнәрен сумкасына тутырды да, саубуллашып та тормыйча чыгып китте. Теге таныш апасы белән саубуллашып чыкты, хәбәрләшеп торырга сөйләштеләр.
Сәйдәш кайтып җитү белән институтка барды, иптәшләре инде дүртенче курста укып йөриләр. Егет үзенең курс җитәкчесенә керде, ул аны бик җылы каршылады, бүгеннән үк укуын дәвам итәргә кушты, әлбәттә, бер курс түбән – өченчедә. Сәйдәшнең шатлыгы эченә сыймады, иптәшләре дә ярдәм итәчәкләрен әйтеп куандырдылар. Шулай итеп, ике ел вакыт үтеп китте, Римма белән бәйләнешле вакыйгалар куркыныч төш кебек кайчакта исенә төшеп кәефен җибәрә иде. Яшьлек үзенекен итте, Сәйдәш гашыйк булды. Кемгә диген әле, үзенең элеккеге курсташ кызына. Әле кайчан гына егет Айзиләне сеңлесе кебек күреп йөргән иде (шифаханәгә эшкә урнашырга ярдәм итте), менә хәзер үзен бу кыздан башка тора алмаячагына ышанды. Айзилә дә аны ошатып йөргән, Сәйдәшнең турыдан-туры: «Син минем хатыным буласыңмы?» – дигән соравына сүзсез генә башын какты. Ул беренче көннән үк Сәйдәшкә гашыйк иде, ә егет теге чакта билгесез рәвештә китеп баргач, күпме күз яше түкте ул. Борынгылар әйтмешли, сиңа буласы булмаса, аркан белән тартсаң да килми, ә сиңа буласы булса, җеп белән тартсаң да килә ул. Шулай язгандыр, күрәсең, алар бик матур парлар иде. Сәйдәш укуын уңышлы тәмамлап эшкә урнашты, Айзилә укуын узган ел тәмамлаган иде. Булачак хатынын әти-әниләре дә бик ошатты, туйны авылда ясадылар. Айзилә бик уңган хуҗабикә булып чыкты, өен дә чиста тотты, аш-суга да бик оста иде. Атна саен авылга да кайтып йөрделәр. Ике ел вакыт үтеп китте, тик нигәдер балалары булмады аларның. Тикшерелгәннән соң шунысы беленде – Айзиләнең баласы булмаячак. Бу яңалыкны хатын бик авыр кичерде, үзен гаепле кебек тойды. Тик Сәйдәшнең сүзе бер булды – ул хатынын шашып ярата, ә бала булмауга Айзиләнең гаебе юк бит. Нишлисең, язмышны үзгәртеп булмый.
Сәйдәш теге шәһәрдәге апа белән сирәк булса да телефоннан сөйләшеп тора. Берсендә шул апа Римма кызы Регинаның үз әтисе үлгәнен хәбәр итте. Ә баланың язмышы турында берни дә белми икән.
Бер ял көнендә Сәйдәшләр телевизор карап утыралар иде, Беренче каналдан «Пока все дома» дигән тапшыруда Сәйдәшнең элек яшәгән шәһәрдәге балалар йорты турында сөйли башладылар. Шунда ирнең колагына Регина исеме чалынды, бала бөтенләй ятим – аңа әти-әни булырдай гаилә эзлиләр. Тапшыру тәмамланганда, Сәйдәш бер карарга килгән иде – Айзилә белән сөйләшергә дә баланы үзләренә алырга. Әлбәттә, хатыны башта барысы турында да сөйләп бирүен сорады. Аңлашканнан соң баланы үзләренә алырга булдылар…
Менә балалар йорты. Айзиләнең үзенең дә балачагы балалар йортында үтте. Балалар йорты җитәкчеләре белән сөйләшкәч, шул мәгълүм булды: баланың әтисе ярты ел элек үлгән, ә әни кеше ана хокукыннан мәхрүм ителгән – бүгенге көндә ул да бу дөньяда юк икән.
Регина башта киреләнде, үпкәләде, үзсүзләнде, тик Айзиләнең тырышлыгы, сабырлыгы аркасында, гаиләдә үзен ят итми башлады. Бераздан соң Регина аларга: «Әти», «Әни», – дип эндәшә башлады. Кыз беренче сыйныфка укырга керде. Көннәрдән бер көнне Регина өйгә кәефсезләнеп кайтты, дус кызының энесе туган икән. «Нигә мин бер үзем генә, ник минем энем яки сеңелем юк?» – дигән сорау бирде ул. Айзилә нәрсә әйтергә дә белмәде. Кичен Сәйдәш эштән кайткач та, беренче соравы шул булды баланың. Ир белән хатын, бер-беренә карашып, сүзсез калдылар. Шунда Сәйдәш үзе дә сизмичә әйтеп ташлады. «Булыр, кызым, синең дә туганың булыр», – диде ул, кызының башыннан сыйпап. Айзилә аңа тутырып карап алды да аш бүлмәсенә кереп китте. Бала йоклагач, Сәйдәш хатынын кочаклап диванга утыртты да: «Әйдә, җаным, тагын бер бала алыйк, яңа туганны. Гаиләбезгә тагы да ямь өстәлер, Регинаның да туганы булыр», – диде…
Менә алар тагы балалар йортында. Яшь бала алырга дип килде алар, тик бер баланың үксеп елаганын ишетеп туктап калдылар. Тавыш килгән бүлмә ишеген ачкач, анда ике яшьләрдәге кызчыкны күреп, гаҗәпкә калдылар. Бүлмәдә берүзе генә калган балакай, шуңа куркып елавы икән. Айзилә йөгереп барып баланы күтәреп алды, анысы хатынның муенын кысып кочаклаган, һич аерып алырмын димә. Сәйдәшкә дә бик ошады бала, ул кай ягы беләндер Регинага да охшаган ич, күзләреме шунда…
Гөлсинур ӘГЪЛӘМОВА.

Комментарии