Бәхетеңә киртә төшсә…

– Дәү әни, син ишеттеңме әле, Сәфәргали бабай үлгән. Бүген Талипны өч дәрестән соң кайтарып җибәрделәр. Бабасы үлгәч, дәрес укып утыра алмый инде, әйеме, дәү әни. Син дә дога укырга барасыңмы, дәү әни? – дип бер-бер артлы яңалыклар җиткерергә, сораулар яудырырга тотынды Ләйлә.

Ул Нәзифәнең башка чыккан улының беренче сыйныфта укучы кызы, көн саен мәктәптән кайтышлый дәү әнисенә чәй эчәргә һәм мәктәптә булган яңалыкларны сөйләргә, хисапсыз сорауларына җавап табарга керә иде. Чөнки барысын белергә омтылучы кызга дәү әнисеннән дә сабыр, аннан да ипләп аңлатучы кеше юк. Әти-әнисе көне буе эштә, кич кайткач, кызларының бертуктаусыз яудырган сорауларына җавап биреп утырасылары килми, күбрәк төпченә башласа, ачуланырга тотыналар. Ә дәү әнисе андый түгел. Шунлыктан кыз гел аның янында булырга тырыша. Бүген дә дәү әнисенең мал карап бетергәнен дә көтеп тормастан, абзарга ук чыгып, соңгы яңалыкларны җиткерергә ашыкты. Берочтан дәү әнисе Нәзифә белән бер яшьтәрәк булган Сәфәргали бабайның үлеме турында сорашырга, кешеләрнең нигә үлүләре турында белешергә иде исәбе. Алты яшьлек кызчыкның күңелен сыйныфташының бабасы үлеп китү бик нык тетрәткән, ул дәү әнисе дә беркөн шулай үзен калдырып китәр микәнни дип борчыла иде. Кыз Нәзифәгә бер-бер артлы сорау яудырырга тотынды. Тик дәү әнисе гүя аны ишетми иде.

Нәзифәнең күңелендә нидер өзелгән кебек булды, зиһене таралып китте: «Сәфәргали үлгән, мәңгелеккә китеп барган. Гомер аккан су кебек үткән дә киткән. Кайчандыр Нәзифәгә багышлап җырлар җырлаган Сәфәргали, вәгъдәләр бирешеп тә насыйп яры була алмаган Сәфәргали. И гомерләр… Әле яшәрлеге бар иде бит».

Нәзифәнең уйланып торуыннан сыер үзенчә файдаланып калырга ашыкты, ачык ишектән лапаска чыгып тавыкларга дип болгатып куйган апараны ашарга тотынды. Бозау анасыннан калмаска тырышып чабып чыкканда, он чиләген тибеп очырды. Лапаста җим чүпләп йөрүче тавыклар аннан куркып як-якка сибелде. Үз-үзенә сокланып, кәперәеп йөрүче әтәч коты алынып дау кубарды. Ләйлә сыерны куып кертергә тырышып карады, тик булдыра алмады. Иркенгә чыкканга куанып котырып чабып йөрүче бозау кызга килеп бәрелде, Ләйлә куркып елап җибәрде. Оныгының елау тавышы гына Нәзифәне уйларыннан арындырды. Ул тиз генә малларны урыннарына кертеп япты. Аннан соң Ләйләгә чәй эчертеп, өенә кайтарып җибәрде: «Кызым, синең белән сөйләшеп утыра алмыйм бүген, башым бик авырта, ятып торам бераз», — дип алдашты. Чынлыкта исә ул уйлары белән ялгыз калырга тели иде.

Нәзифә барлык үткән гомерен күз алдыннан үткәрде. Аның яшьлеге сугыштан соңгы елларга туры килде. Әтисе сугыш кырларыннан кайтмады, туганнары авыр елларда ачлыктан, авырулардан үлеп бетте. Шунлыктан алар әнисе белән икесе генә яшәде. Сугышка кадәр дә тормышлары әллә ни яхшы түгел иде. Ул елларда каралты-кура ир-ат кулы тимәгәнлектән, бигрәк тә таушалды. Сугыш тәмамланып шактый еллар үткәч кенә, Нәзифә бер яңа күлмәк алып кия алды. Нәфис-сылу гәүдәле, калын толымлы кыз искиткеч матур җырлавы белән авыл халкын таң калдырса, Сәфәргали өздереп тальян гармунда уйный иде. Ике яшь йөрәк бер-берсен бик нык яратты. Авыл яшьләре аларның матур пар булуына соклана, бергә булачагына һичкемнең шиге юк иде. Үзләре дә бергә тормыш корып күп итеп балалар үстерү турында хыялландылар. Икесен дә гомер буе бәхетсезлек көткәнен берсе дә күңеленә китермәде. Барлык күңелсезлекләр дә Сәфәргалинең әти-әнисе булачак киленнәренең Нәзифә икәнлеген белгәч башланды. Әтисенең йөзе ачудан кара янып чыкты, әнисе: «Хәерче Нәсимә белән кодагый буласым юк», — дип кырт кисте. Апа-абыйлары да әти-әнисе сүзен куәтләде. Сәфәргалиләр, чыннан да, ул чор өчен шактый бай иделәр. Ир-атлар күп булганлыктан, йорт-җир шәп, абзарда маллары, иркен тотарга акчалары бар. Егет башта бернигә дә игътибар итмәде: «Бер тузынырлар да күнәрләр, әти-әни теләгәнне генә алырга элекке заман түгел бит. Нәзифә – уңган кыз, әйбер кадерен белә, менә дигән итеп яшәрбез», — дип уйлады. Тик бөтен күрәчәкләре алда булган икән әле. Бер кичне Нәзифә янына барган егетне ир туганнары кыйнап алып кайтып киттеләр. Кыз туганнары исә очраган саен Нәзифәне кыерсытырга, теләсә ни әйтеп мыскылларга тырышты. Тик егет белән кыз арасында ярату хисе сүрелмәде. Очрашырга мөмкинлекләре булмагач, якын дуслары аша хат алыштылар. Хатларының берсендә Сәфәргали ерак шәһәргә качып китәргә һәм шунда эшкә урнашырга, өйләнешергә тәкъдим итте. Нәзифә ризалашты. Әнисе дә каршы килмәде, үз көчендә иде әлегә, әкрен генә яшәрмен дип уйлады.

Көнен, вакытын билгеләп таң алдыннан очраштылар да якындагы станциягә кузгалдылар. Бер-берсен өзелеп яраткан яшьләрне алда торган кыенлыклар куркытмый иде. Авылны чыгып бераз киткәч, артларыннан җигүле ат килгәне ишетелде. «Берәрсе станциягә бара торгандыр, утыртмыйча калмаслар әле», – дип куаныштылар. Тик шушы атлы арба аларны гомерлеккә аерды. Арбада Сәфәргалинең ир туганнары иде. Алар егет белән кызның планнары турында күптән белгән (Сәфәргалинең кесәләрен гел актарып, хатларын укып торганнар) һәм юлга чыгып киткәч кенә, аларны кызык итәргә уйлаган иде. Сәфәргалине кыз күз алдында аңын югалтканчы кыйнап арбага салдылар һәм алып кайтып киттеләр. Шок хәлендә калган кыз елый-елый станциягә таба йөгерде, аның авыл ягына борылып та карыйсы килми иде. Шул китүдән әтисенең ерак туганнары яши торган шәһәргә барып эшкә урнашты. Эшләгән җирендә булачак ире белән танышты, кияүгә чыкты. Тик бәхете булмады. Ире гел эчте, кыйнады, балаларын куркытып бетерде, төн йокысы да, көн тынычлыгы да күрсәтмәде. Ахырдан, эшләгән җирендә авариягә юлыгып үлеп китте. Нәзифә өч баласын алып, авылга әнисе янына кайтып урнашты, чөнки әнисе инде шактый картайган, ярдәмгә мохтаҗ, йөрәк җәрәхәте исә еллар үтү белән төзәлә төшкән иде. Сәфәргали дә өйләнгән, балалары үсеп килә, тик тормышларының рәте юк, йортларында гел тавыш-гауга. Аның хатынын Нәзифә бик жәлли иде. Алма кебек хатын үзен яратмаган, ата-анасы кушканга гына өйләнгән ир белән газап чигеп яши, бер юньле сүз, тынычлык күрми, балаларына да тынгылык юк. Шулай итеп, гомерләре үтте. Сәфәргали хатынын, балаларын ташлап Нәзифә янына күчәргә дә теләк белдереп карады. Тик Нәзифә үзенә якынаерга беркайчан да сәбәп бирмәде, бер гөнаһсыз балалары белән хатынының күз яшьләрен түктерәсе килмәде. Бары тик мәҗлесләрдә, туйларда бергә туры килсәләр генә Сәфәргали тальянында уйный, Нәзифә аңа кушылып җырлый иде. Нәзифә бар гомерен балаларына багышлады, алар хатынның өметен аклады, тәртипле булдылар. Инде оныклары үсеп килә. Олыгайган көнендә ул үзен бәхетле хис итә иде.

Кинәт ачылган ишек тавышы аны уйларыннан арындырды. Улы эштән кайткан икән. Аны табын әзерләп ашатканнан соң, Нәзифә үзен алырга кергән күрше карчыгы белән Сәфәргали хатынының хәлен белергә кузгалды.

Айгизә

Каргышмы, әллә ялгышмы?

Фәһим намазын тәмамлагач та, намазлыгыннан торып китәргә ашыкмады. Озак кына авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана инде мәрхүм булган әти-әнисенә, әби-бабаларына, әрвахларга дога кылды. Җиде дистәсен ваклап килгән картның, үзе дә сизмәстән, күзләреннән бер-бер артлы күз яшьләре тәгәрәде. Янында гына уйнап утырган оныгы күрмәсен дип, калтыранган куллары белән кабалана-кабалана шуларны сөртергә кереште.

Әйе, карт һәрбер намазында да үткәнендә кылган гамәлләре, әбисе Мәйсәрә карчыкны җәберләгәннәре өчен Аллаһыдан ялвару сорый иде. Яшәүнең бары туу белән үлем арасы булганлыгын карт бик яхшы аңлый шул хәзер…

Намазын төгәлләгәннән соң, байтак вакыт оныгы Дамирга карап утырды. “Я Раббым, – дип кабатлады ул эченнән. Оныгым тач минем балачагым. Инде минем язмышны кабатламаса гына ярар иде”, – дип кат-кат теләкләр тели-тели, үзенең ялантәпи йөгереп йөргән чакларына очып кайтып килде.

…Фәһимнәр гаиләсе бик ишле иде. Кечкенә генә өйдә 10 кеше көн күрде алар. Алты кызга бер генә малай, әле шуның өстенә төпчек булганлыктанмы, әнисе Фәһимә бик иркәләде үзен. Адым саен “алтын”ын мактап, күккә чөйде. Бу гаиләдә эшче ат роле Мәйсәрә түтигә йөкләнде. Гаиләне дә туендыра, колхоз эшеннән дә калмый, улы белән килене сүзләреннән чыкмый, карышмый гына яши бирде ул.

Шушы иркәлек баланың күңелен бик тиз чуарлый да инде. 7-8 яшеннән әбисен җәберләүгә керешә ул. Эшләмәгән этлеге, әйтмәгән сүзе калмый аның карчыкка. Мәйсәрә түти башкасына тешен кысып булса да түзәр иде дә бит, ә менә оныгының аңа: “Кыек күз, чалыш авызлы карт убыр”, – дип такмаклап йөрүенә генә йөрәге нык әрни иде. (Яшь чагында аны үгез сөзеп гарипләндергән була). Бу мәхшәрләрне карчык оныгының бала булуына бәйләп калдырса да, үсеп җиткәч тә бу башбаштаклыклар туктамады, киресенчә, сүзләр тагын да ачыланды, такмаклар үзгәрмәде. Бары җәзалау төрләре генә катлаулана төште. Егет әбисен азаплау, тилмертүдән кызык тапмый башлагач, аның йөрәген телгәләү исәбе белән хәтта үзенә генә түгел, ә карчык өчен бик тә кадерле булган әйберләргә һөҗүм ясый башлады. Әбинең иң яхшы “ахирәте” булган Йомшак исемле мәчесенең башта күзләрен чукып алса, ә аннары бөтенләй лапас ишегенә асып ук үтерә. Мәйсәрә түти өчен бу зур югалту була. Килене дә бит карчыкны яклап бер авыз сүз әйтми, “алтын”ын үпкәләтермен дип курка. Карчык оныгын каргамаса да, аның йөрәгенә кадалган хәнҗәрдән салкын кан тама иде шул. Йөрәге рәнҗи иде…

72 яшьтә карчык бакый дөньяга күчә. Ә менә оныгының икенче көнне үк сәер генә авырый башлавы күпләрне уйланырга мәҗбүр итә. Егетнең кисәктән генә авызы чалыша, күзләренә ак төшә, бит тиресе куба башлый. Кыскасы, чибәр генә егеттән ниндидер коточкыч адәм заты барлыкка килә. Кайбер авылдашлары әбисен рәнҗетте, шуның каргышы төшкән дисәләр, икенче берәүләре Йомшаккайның күзләрен чукып чыгарып, шуның җәфасын күрә ул хәзер, дип фаразлый. Чыннан да, бу сәер авыруны бернинди та, им-томчы әби дә үз рәтенә кертә алмады. Инде егет тә әбисенең рәнҗеше микән әллә, дип уйлана төшә. Ә көннәрнең берендә, төшендә Мәйсәрә түтине күрә. Фәһимнең әбисе Йомшаккай белән уйнап утыра, имеш. Мондагы әйләнә-тирәдәге матурлыкка тел шартлатырлык, кайдадыр ерак түгел генә азан тавышы да яңгырый. Әбисе дә бәхетле, хәтта егет гомер буе күреп ияләнгән чалыш авызы да туры. Шунда Мәйсәрә түти: “Аллаһка тәүбәгә кил, гөнаһларыңны кичерүен сора, ул гына безгә ярдәм итә ала”, – ди.

Бу төшне күргәч, Фәһим башта әллә ни зур әһәмият тә бирми, ни дисәң дә кенә бит, имеш. Вакыт уза, әмма табибларның да, им-томчы әбиләрнең дә файдалары гына күренми. Шушы хәлдән соң төгәл 7 ел узгач, Фәһим Аллаһ каршына тәүбәгә килә. 5 вакыт намазын укый, фарыз булган уразаларның берсен дә калдырмый тота башлый. Бу хәтта үзенә дә сәер булып тоела: күңеле чистарып, нурланып киткәндәй була. Явызлык, хөсетлек ише төшенчәләрдән акрынлап читләшә бара. Менә могҗиза! Биш ай булды дигәндә аның төс-кыяфәте, йөзе әкренләп чистара, авызы төзәлә, күзләре күрә башлый. Шулчак тагын әбисе Мәйсәрә төшенә керә: “Аллаһ бәндәсе булуыңны таныдың, бу юлдан тайпылма. Улым, мин сине кичердем ”, – дип тә әйтеп бетерә алмый кала, Фәһим күз яшьләренә буылып уянып китә.

Инде бу вакыйгаларга да 55 ел узган, ә Фәһим карт гомер буе намазын калдырмаска тырышып, кешеләргә миһербан-шәфкатьле булып, гаделлекне яклап гомер кичерде. Менә бүген ул оныгын җитәкләп, зиратка таба атлады…

Нурия ХӘМИДУЛЛИНА

Комментарии