Үлгәннәр сөйләшми икән

(Кадерле газиз кешеләрем рухына багышлыйм)

Күзен ачып карамаса да, Мәрвәр ишектән керүченең үз янына килүен аңлады. Мәче саклыгы белән баскан Галиягә күтәрелеп карады, сәламен кабул итеп алды. Исәнләшкәч, ике көндәш тә тынып калды. Нидер сөйләшергә, сорашырга дигән уй гына Галиянең авызыннан гадәти әдәплелек йөзеннән бирелә торган сорауларны тартып чыгарды. Тел берне сөйләсә, акыл икенчене тукыды. “Юк, юк, Мәрвәр апага берни дә әйтмим, я мыскыллау дип кабул итәр. И Ходаем, бик бетерешкән ләбаса, күп гомере дә калмагандыр инде”. Саргаеп, бетерешкән соңгы көннәрен көтеп ятса да, Мәрвәрнең акылы камил иде, үз чиратында ул Галия хакында: “Нәрсә китерде икән аны бирегә? Ни тели бу хатын аннан? Бәхете юк икән моның да, йөзенә чыккан”, – дип уйлап алды. Рәнҗеми аңа Мәрвәр, киресенчә, жәлли. Белмимени аның ни хәлдә яшәгәнен. “Каклаган каз алып килгән, әнисе – Бибиәсма аждаһадан урлап җыенгандыр инде, югыйсә үзенең тамагы да тук түгелдер”, – авыруның баш миеннән шундый уйлар йөгереп узды. Урыныннан кузгалды Галия, чыгарга җыенды, уңайсызланып кына аңа соңгы сүзләрен әйтеп, саубуллаша башлады:

– Ярый, Мәрвәр апа, минем күчтәнәчләр белән дә сыйлан әле, яме, авызыңа тәм керер, терелеп китәрсең. Мин китим инде, исәнлектә күрешергә язсын.

Икесе дә инде исәнлектә күрешмәячәкләрен аңлый иде. Галия бөкерәя төшеп, ишеккә якынлашып килә. Сизде, аңлады авыру, борчуы бар икән бит хатынның.

– Галия, – бармагы белән үзенә таба чакырды хатынны Мәрвәр. –Галия, мин риза-бәхил. Беркемгә дә үч саклап китмим, Ходай шулай язгандыр. Синең бәхетле булуыңны телим, балаң хакына. Газап чигү өчен генә килми адәм баласы бу дөньяга, бәхетле булырга да хакы бар, – дип, хатын өзеп-өзеп һәр сүзенә басым ясап әйтте, күз яшьләре яңакларын чылатты.

– Мәрвәр апа, җаным, миңа рәнҗи күрмә, берни дә белмәдем бит, белмәдем. – Галия яшьләренә тыгылып карават кырыена тезләнде. Юк шул, белмәде, монда килүнең дә максаты бүтән. Белмичә ясаган хатасын төзәтү иде бар теләге. – Терел дә, Гата белән кушылыгыз, газапламагыз бер-берегезне, мин арагызга кермим, юкка чыгам дип әйтергә килгән иде бит.

– Гата сине ярата, Мәрвәр апа, оныта алмый. Гел синең белән саташа. Ул үзе әйбәт кеше, анасын тыңлап ялгышкан.

“Бичара, үзенә күпме газап, михнәт китерде, Гатаны яклый бит әле, яратадыр инде, яратадыр, и дөнья”. Теле белән менә ни диде ул:

– Соң инде соң, Галия. Язмышларны үзгәртеп булмый, бездән генә тормый шул. Ә син борчылма, онытыр ул мине, онытыр, үлгәннәр кире кайтмый. Көнләшеп үзеңне газаплама, ярата ул сине. Син аның хатыны, балагыз бар, беркемгә дә бирмә!

Хатын үзендә елмаерга көч тапты.

Галияне озаткач, кабат үткәннәргә кайтты Мәрвәр. Йөзенче тапкыр күңеленнән узган тормышын кичерде.

…Әтисен хәтерләми Мәрвәр, кем булган ул, нинди – белми. Үзен белә белгәннән бирле әнисе авыру иде. Җәй көне дә өстеннән сырма, аягыннан тула оегын сала алмаган ак чырайлы, чыра кебек юка хатын. Терелеп китә алмады шул, яшүсмер кызын язмыш кочагына ташлап, дөнья куйды. Әллә әнисе бүләк итеп киткән, әллә язмыш шулай теләгән, кыз да үпкә авырулы иде. Алай да тормышка мәхәббәте көчле, теш-тырнагы белән тырышты-тырмашты. Авыруны, ачлык-суыкны җиңә-җиңә еллар үтте. Сугыш башланганда аңа 17 яшь иде. Үзенә күрә җиде класс белеме дә бар. Тезләрен узган коңгырт чәчле, юка чандыр бу кызны бүтән хезмәткә ярамас диделәрме, әллә язмыш елмаюы булды, колхозга хисапчы итеп куйдылар. Тыныч кына булдыра алган кадәр эшләде, яшәде кыз. Сагыныр, көтәр кешесе юк. Яз-көз, җәй-кыш алмашына торды. Тормыш бара, еллар уза.

1950 елның кояшлы май иртәсе иде. Конторда солдат киеменнән берәү пәйда булды. 1945 елда солдатка алынып, биш ел хезмәт итеп, яңа гына кайтып төшкән Гата белән шунда очраштылар.

Ниһаять, үз гомерендә беренче тапкыр Мәрвәр өчен яз килде. Күптән хыялланып та өмет җуйган сөю-сәгадәт чишмәләреннән авыз итү насыйп булмаган, инде булмаслыгына үзен дә ышандырган кыз өчен бәхет капкасы ачылды. Ул үлеп-үлеп гашыйк булды. Үзеннән ике-өч яшькә яшьрәк егет тә аны чын күңелдән яратты. Мәрвәр өчен бар да беренче иде: беренче мәхәббәт, беренче үбешү, беренче яратышу… Гата аның беренчесе һәм бердәнбере иде… һәм соңгысы да. Кыз бар дөньясын онытты, нык үзгәрде. Дөнья матур икән ләбаса, яшәү бик-бик күңелле. Ул шаярды, көлде, җырлады, биеде. Бәхетлеләр өчен бернинди чикләүләр дә юк! Һәр туган көн аның өчен бәйрәм! Битләре алсуланды, күзләре очкынланды… Һәм ул савыкты! Әйе, әйе, авыруын да онытты. Көчле сөюгә каршы торырдай чир юк икән! Мәхәббәте Мәрвәрне зәңгәр күкләргә күтәрде, ак болытларда тибрәтте, иртәнге чык суыннан авыз иттерде. Аның сөеклесе, бердәнбере бар, кешеләр, ишетәсезме?! Ул – аныкы. Егет тә аны назлый, сөя ярата. Мәрвәр бик бәхетле. Менә кем өчен яши ул бу дөньяда. Мең-мең рәхмәт сиңа, Ходаем!

Гатаның әнисе алар мәхәббәтенә теш-тырнагы белән каршы иде.

– Юк, безгә сау-сәламәт, таза хатын кирәк. Шкафка куярга хатын алмыйлар, бусагамнан да атлатмыйм, – диде ул.

Малаена хатынлыкка кыз да тапты. Яшь, таза, бик чибәр иде Галия. Юк, Мәрвәр аның белән тиңләшә алмый. Күрше авыл кызы яшьлеге өстенә тәҗрибәсез дә иде. Егетләр кулы да тотарга өлгермәгән кыз егетне бер күрүдә ошатты. Гата белән Мәрвәр арасындагы мөнәсәбәттән ул хәбәрдар түгел иде. Җир йөзе матур, якты төсләрдән генә тора, анда бер-берсенә тугрылыклы, бер-берсен сөюче бәхетле ир-хатыннар гына гомер кичерә кебек татлы хыяллар, якты өметләр белән керде ул ир куенына.

Мәрвәр үзенең үлгән көне дип Гатаның килеп, Галиягә өйләнергә җыенуы турында әйткән, саубуллашкан чагын исәпли. Әйе, бердәнбере аның өмет, бәхет бүләк итүчесе дә, үтерүчесе дә булды. Үлеп баручы кеше соңгы сулышын алып калырга, соңгы сүзен әйтергә ашыга. Мәрвәр дә шундый хәлдә иде:

– Гата җаным, мин Ходай каршында бик гаепле, без синең белән ирле-хатынлы яшәдек. Никах укытып бер генә атна яшик, хатының булыйм, бу дөньядан зиначы булып күчәсем килми, соңгы үтенечемне тыңла! Инәлеп, тилмереп күзенә карап аның карарын көткән хатынны кочагына алды Гата, үзе дә күз яшьләрен коеп кочты, үпте, назлады аны, тик соңгы тапкыр. Юк, үтәмәде ир кызның үтенечен, үтәмәде. Үз дәрәҗәсе, үз тормышы мәхәббәттән кадерлерәк булды, күрәсең. Гадәттә, икенче дөньяга китәргә мәҗбүр итүчеләрне генә үтерүче диләр, аларны хөкем итәләр. Ә кешенең җанын үтереп, гәүдәсенә кагылмаганны үтерүчегә чутламыйлар, хөкем дә итмиләр. Аларны үз вөҗданнары гына хөкем итә. Җаны үлсә дә, эчәсе суы, сулыйсы һавасы бетмәгәч, Ходайдан вакыт җиткәнче тереклек итә әле адәм баласы, тышкы кабыгы – гәүдә һаман өстерәлә. Ул инде һични теләми, кызыксынмый. Дөньясына битараф, бары тик җанның бетмәс-төкәнмәс сызлавы, гәүдәнең тотрыксызлыгы, башның гөрләве, елгадай аккан тозлы күз яшьләре… Үзен басып торучы, аның белән көрәшүче булмагач, авыруы кабат канат җәйде. Кумады аны Мәрвәр, андый теләк тә, көч тә калмаган.

Тик яңа тормыш башлаган парлар да бәхетле түгел иде. Үзе кодалап кушса да, каенана киленне хезмәтче итеп кенә күрде. “Даны чыккан аждаһа Бибиасма киленен бик каһәрли икән”, – дигән хәбәр авылда тиз таралды. Юк, сөенмәде Мәрвәр, тышкы кабык сөенә дә, көенә дә белми икән. Чыдамаган килен, көннәрдән беркөнне әнисе янына авылларына кайтып киткән.

Мәрвәр инде эшкә йөрми, күбрәк ялгыз була, караватта ятып торуны кулайрак күрә.

Төн. Ишек шакыган тавышны ишетү белән, йөрәге күкрәген тишәрдәй булып тибәргә тотынды. Кеп-кечкенә йөрәк күпме янып-көюгә дә бирешми исән икән ләбаса.

– Мәрвәр бәгырем, ач әле, бу мин, синең Гатаң!

Әллә үле, әллә тере Мәрвәр, һич аермалы түгел. Я Аллам, аның йолдызы, тормышы ишекнең теге ягында гына! Юк, үлмәгән икән әле Мәрвәр, үлмәгән! Йөрәк белән акыл нигә бу кадәр капма-каршы. Бөтен тәнендә тереклек барлыкка килде аның, тамырларын тутырып кайнар кан ага башлады.

– Кит. Гата, кит, йөрмә! Син миннән баш тарттың, сөюемне аяк астына салып таптадың. Бер үтердең инде, мин – үле, үлгәннәргә тимиләр. Газаплама, калдыр мине!

Хатын көч-хәл белән караватына килеп ауды. Нинди көч, нинди чыдамлык булды икән бу бәләкәй, авыру хатында! Бер батырлык икенчесен тудыра икән, Галияләр авылына барып, аны күреп сөйләшергә дә көч тапты ул үзендә. Гата белән булган очрашуны сөйләде:

– Миннән көнләшмә син аны, тормышыңны бозма, балаң бар бит, ятим үсмәсен. Безнең бәхетсезлек, безнең ятимлек тә җиткән. Гайбәткә ышанма.

Сүзсез генә тыңлаган Галия саубуллашканда аңа:

– Рәхмәт, Мәрвәр апа, шундый көчле булуың өчен, – диде.

Аннан соң инде ярты еллап вакыт узды. Галияне ире барып алган, бергә торалар икән дигән хәбәр җиткерделәр. Ир дә акылсыз булмады, бүтән ишек шакып Мәрвәрне җәзаламады, анысы өчен рәхмәт аңа. Тик… Галия тагын аның янына килде, димәк, тормышлары көйсез. Җайланыр, җайланыр, күп калмады, бар да тынычланыр. Арыды, бик арыды хатын, кыска гына гомерендә барын да татыды ул, хәтта артыгы белән.

Мәрвәр уйлаганча, аларның тормышы аның үлеме белән генә җайланмады шул. Каберне тырнап, үкси-үкси елаган ирне, аның кыяфәтен күреп йөрәге телгәләнгән, баласын күкрәгенә кысып төне буе печәнлектә үрсәләнгән бичара хатынны бүтән юатмады ул. Әллә аларның хәлен аңламады, әллә аңлап та дәшмәде. Үлгәннәр сөйләшми икән.

Резидә РАШАТ.

Әтнә.

Комментарии