Картлык

Гатифә карчыкның төшке аштан соң бераз ял итеп ала торган гадәте бар. Бүген дә җайлап кына барып яткан иде, капка төбенә хәтәр ыжгырып килеп туктаганга сискәнеп торганын үзе дә сизми калды. Ул арада кисәк кузгалудан йөрәге кага башлады. “Күрше Ахунҗанның малаедыр инде, гомер итеп тә акыл кермәде юньсезгә”, – дип уйлап бетерергә дә өлгермәде, капка келәсе күтәрелде. Карчык керүченең кем икәнлеген белү нияте белән, тәрәзәгә карады. Күпме генә танырга тырышса да, тәгаен ачыклый алмады. Ул яулык читләрен төзәткәләп, керүчене көтә башлады. Менә ишек ачылды. Аннан соңгы мода белән киенгән, бизәнгән-төзәнгән бер кыз килеп керде дә аны кысып кочаклап алды. Битләреннән чап-чоп үбә башлады.

Гатифә карчык көч-хәл белән сулыш алып:

– Йә, җаным, җитәр, тукта әле, кем соң әле син? Танып та җиткермәдем, – диде.

– И әби, син нәрсә, үзеңнең оныгыңны да танымаска. Мин бит синең Гөлбизәң кызы, – дигәч, карчыкның күңеле йомшарып китеп, елап ук җибәрде.

– Баламдыр шул, тәмам үзгәргәнсең. Менә әниеңнең елдан артык кайтканы юк. Үпкәләде инде ул миңа, үпкәләде, беләм. Кайтып хәлемне белгәч, рәхмәт инде кызым, игелек күр. Әйдә, түрдән уз, чәй эчеп алыйк, – дип үз алдына сөйләнеп, чәйнегенә үрелде. Ул арада оныгы телгә килде.

– Әби, мин сиңа йомыш белән кайттым. Ирем капка төбендә машинада көтеп утыра. Яңа йорт җиткереп чыктык, машина алдык, – дигәч, әбекәйнең йөзе тагын да яктырып китте.

– И, яхшы сүзләреңә рәхмәт, балам, бик зур эшләр башкаргансыз. Яңа нигезгә Коръән укытып, дога иңдерү – бик мәслихәт эш. Машина белән алырга ук кайткач, бармыйча, – дип сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, оныкның алсу йөзе үзгәрде.

– Әби, син нәрсә сөйлисең? Нинди Коръән? Нинди дога? Ипи алырга да акчабыз юк. Безгә акчалата ярдәм итә алмыйсыңмы? – дип ярып салгач, әби лып итеп урындыкка килеп утырды. Аннан соң гына:

– Йорт салырга, машина алырга акча тапкансыз, ә ипи алырга юкмы? Бер ел элек әниең дә акча сорап кайткан иде. Бирә алмадым, чөнки акчам юк вакыт иде. Үпкәләп китеп барды, шуңа күрә кайтмый ул, – дип урыныннан кузгалды. Мендәр астыннан кулъяулыгына төрелгән төенчек тартып чыгарды. Аны чишеп, ике мең сум акчаны оныгына сузды.

– Үлә-китә калсам дип җыйган бар запасым шушы. Минем пенсиям күп түгел шул. Утка-газга түләгәч, ипи-тозлык кына кала, – диде авыр сулап. Кызының канәгатьсезлек күрсәтеп торуын үзенчә аңлап:

– Ал, кызым, ал. Бер тамагымны икенче пенсиягә кадәр ничек тә ач итмәм. Түбән өй астында бәрәңгем җитәрлек, – диде.

Кызының:

– Мин ул турыда әйтмим әле. Бу акча өчен генә күпме бензин ягып кайттык диюем…

Аннан соң саубуллашкандай итеп, чыгып китте. Гатифә карчыкның күз аллары караңгыланды, кул-аякларының хәлсезләнүен тойды. Урынына барып ятты. Бу сәгатьләрдә аның җаны үрсәләнде. “Мә, әби, дип күчтәнәчкә бер кап чәй алып кайту юк, ни оятың белән 90 яшьлек карчыктан акча сорап кайтмак кирәк”, – дип, кат-кат бер сүзне тәкрарлады.

Ул урыныннан күтәрелгәндә, кичке эңгер-меңгер вакыт иде. Кояш баеган чакта ятарга ярамый, дип уйлап, аягына басты. Мич алдындагы комганын алып, тышка чыгып керәсе итте. Аннан соң Ходайдан күңеленә тынычлык сорап, кичке намазга утырды. Күңеленең сафланып китүен тойды. Чәен куеп җибәрде. Урталай ярып, бәрәңге пешерергә булды. Өстәл әзерли башлагач, ишек шакыдылар. Өлкән килене икән. Карчыкның йөзе яктырып, куанычы тавышына ук чыкты:

– Әйдә, уз, мактап йөрисең икән, – дип ике куллап күрешеп, хәл-әхвәл сорашты.

– Мунчага килмәвеңә борчылдык. Бер-бер хәл булмасын тагын дип килдем. Менә бу сумкадагы күчтәнәчләрне бушатып бирерсең әле, – диде.

Гатифә карчык бар тәмлесен килене алдына тезеп: “Сине бүген минем янга Ходай җибәргән. Алланың рәхмәтләре яусын үзеңә, кызым, – дип, бүгенге вакыйганы түкми-чәчми сөйләп бирде. Аны тыңлаган килене:

– Ярар, бер дә борчылма, чит кешегә чыгарып бирмәгән, үз балаңның баласы бит. Яшьләр алдын-артын уйлап җиткерми. Тамагың тук, өстең бөтен, калганын уйлама, – дип, төнгә каршы карчыкны тынычландырырдай сүзләр эзләде.

– Түлке, килен, ишле бала үстерүнең бер дә кирәге юк икән. Алты бала багып, мин аларның кайсыннан игелек күрдем соң?… Ярый, сиңа рәхмәт. Сөтен, маен, кирәк-яракны китереп торасың. Хәзер үзең дә олыгаеп киләсең, гел минем арттан йөри алмассың. Үзеңнең дә киленең бар. Бүген ял көне икәнлеген дә исемнән чыгарганмын, тәмам фикеремне чуалтты Гөлбизә кызы. Юньсез дими, ни дисең андыйларны, – дип тирән сулыш алды. Берсе – тугыз, икенчесе җиденче дистә белән баручы ике карчык озак серләште.

…Киленен озатканнан соң, Гатифә карчык йокларга ятты. Көн дә кабатлый торган догаларын укый торгач, тынычлап йокыга китте. Таң алдыннан шыбырдап яуган көзге яңгыр тавышына уянды. Уйлары белән үткән тормышын барларга тырышты. Ире сугыштан кайтмыйча, ул алты бала белән иске йортта калган иде. Иң олы улы бик яшьли кул арасына керде. Тракторда эшләп, аларны ачлыктан коткарды. Күпме генә уйласа да, ул балаларын алдына алып, иркенләп сөеп утырганын хәтерләми. Әмма тамакларын ач, өсләрен ялангач итмәс өчен, колхоз эшеннән кайтып кермәде. Төне буе алты баласына оекбаш-бияләй бәйләп, иске чаршаулардан трусик-ыштан тегәр иде. Авырсалар дип, дәва өчен җәй көне көлтә-көлтә дару үләннәре җыеп, киптереп куйды. Берсен дә шифаханәгә йөртмәде, үзе дәвалады. Юк, ул балаларының берсенең дә йөзенә кызыллык китерерлек итеп яшәмәде. Кырык яше тулганчы ирсез калса да, читләр белән чуалып, начар данын таратмады. Андый уйны башына китерергә дә курыкты. Ә балалар… Үсеп буйга җитеп, үз көннәрен үзләре күрә башлагач, әни дигән кешедән ераклашканнан-ераклаша бардылар. Олы улы белән килене генә аны кайгыртып яши. Бәрәңгесен дә утырталар, алып та бирәләр. Башка эшләрен дә карап торалар. Ә бүтәннәре… күренмәүләре яхшырак шикелле. Аракы, акча сорап йөдәтеп бетерәләр. Хатыннары да үзләре шикелле. Акыллы киңәш биреп утырмыйлар, әшәкелеккә генә котырталар. Ул аларның берсенә дә үпкәләп яшәми. Әйбәт кенә торсыннар, балаларын исән-сау үстерсеннәр. Берсеннән дә әйбер өмет итәрлек түгел. Дөрес, барысының да йорт-җире яхшы, абзар тулы мал-туар асрыйлар. Һәркайсының хезмәт урыннары бар. Тик барып керсәң, чәй өстәле артына утырырга өлгермисең, тегесе-монысы юк дип зарланырга керешәләр. Бер дә булганына шөкер итә белмиләр. Телем белән әйтмәсәм дә, күңелемнән бүтән килмәм дип кайтып китәм.

…Менә алты бала үстереп, шушы йортта бер ялгызың ят инде син?! Ә бит аларны кеше иткәндә күңелдә бөтенләй башка уйлар иде. Ул чакларда, картлык көнеңдә төп нигездә бер ялгызың каласың, дисәләр дә ышанмас иде. Бу минутларда Гатифә карчык үзен бакчадагы ана бәрәңге кебек хис итте. Яңасын казыганнан соң, анасын читкә тотып аталар бит әле. Аңа кисәк кенә бик авыр булып китте. Күзләрен әчеттереп кайнар яшь бәреп чыкты. Алар аның битендәге җыерчыклары буйлап тәгәрәде. Кайнар бөртекләр аралаш нарасыйларын күз алдына китерде. Һәрберсенең сабый чагы, яшүсмер вакыты, заманына күрә әллә ни зурлап булмаса да, туй мәҗлесләре үткәрүе… Бөтен тормыш хатирәләрен актарса, нинди генә вакыйгаларны кичермәгән ул. Әле дә йөрәк чыдаган. Аның сагынып искә алырдай яшьлеге дә булмады бит. Әтисен бөтенләй белми. Гатифәгә бер яшь вакытта ук яман чирдән үлә. Әнисе вафат булганда да җиде яшьлек сабый булып кала. Әбисе тәрбиясендә үсте Гатифә. Үзе кеше тәрбиясенә мохтаҗ карчык аны ничек тәрбияләсен?… Гатифәне Мидхәт байга бала караучы итеп урнаштырдылар. Унҗиде яше тулгач, бай аны кияүгә бирде. Ире Сабир бик яхшы кеше иде. Унбиш ел гомер иттеләр. Аларның тормышларын сугыш кына җимерде. “Үлде” дигән хәбәре килмәгәнгәме, гомере буе көтеп яшәде ул газиз ирен. Балалары үзләренә куыш әзерләп, башка чыгарга ризалык сораганда да каршы килмәде. Үзләре теләгәнчә гомер итсеннәр, минем Сабирым кайтырга тиеш дигән өмет белән яшәде.

Соңгы елларда чын картлык килгәнлеген сизде Гатифә карчык. Дөнья белән исәп-хисапны өзәр вакыт җитә. Элегрәк намазы саен Ходайдан дәрәҗәле толлык сораса, хәзер бәхетле картлык сорый. Шулай яшәлде. Эчендәге соңгы серләрен кешегә чыгарып селекмәде, башкаларга кушылып гайбәт сөйләмәде. Бөтен гомере буе Аллага табынды, аннан ялварды. Дингә каршы көрәш елларында да намусына хыянәт итмәде. Күрше авылларда гына яшәсәләр дә, вакытлы-вакытсыз балаларын да борчып йөрисе килмәде. “Әни” дип бик өзелеп тә тормыйлар бит. Барысы да дөнья мәшәкатенә чумган. Аларны да гаепләп булмый. Яшь чагында берәү дә картаермын, бер кирәксез кешегә әйләнермен дип уйлап яшәми. Картлык ул котылгысыз чор икән. Бар кешегә дә килә. “Балалар да минем яшькә җиткәч аңлар әле. Ул чакта әниләре генә булмас дип, үз күңелен юатып, урыныннан торды. Гадәттәгечә, мич алдындагы комганын алып, тышка чыгып керде. Чәй кайнатырга куйды да иртәнге намазына утырды…

Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА

Комментарии