ЯРА

Кабер өстенә котырып үскән әрсез чүп үләнен үтә бер үҗәтлек, кызулык белән тиз-тиз йолкый башлады Марина. Әйтерсең, җир куенына вакытсыз кереп яткан әнкәсенә үпкә хисләрен дә нәкъ шулай чүп үлән кебек бер селтәнүдә йөрәгеннән йолкып атарга тели иде яралы күңел. Гәрчә тугыз ай карынында йөртеп, күкрәк сөтен имезеп үстергән изге анага ачу сакларга хаксыз икәнлеген аңласа да, кызның газиз әнисенә рәнҗү-үпкә хисләре йөрәгендә шул дәрәҗәдә тирән тамыр җәйгән иде ки, хәтта аның вафатыннан соң каберен барып күрү өчен дә дистәләгән еллар ихтыяр көче тупларга кирәк булды…

сукмагында басып торучы ике кечкенә кыз, бертавыштан, әнисенә кычкырды:

, , сине бер бабай чакыра!..

Марина, теләр-теләмәс кенә, карашын тавыш килгән якка юнәлтте.

– …Марина, кызым, исәнме!..

Каршысында гәүдәсе бераз бөкрәя төшкән, каратут йөзле, эчкә баткан соргылт күзләрендә тамчы да нур әсәре калмаган, җыерчыклы битен сакал-мыек баскан карт басып тора иде… Таныды Марина, тавышыннан ук таныды… Кызның ак көннәрен һич чирканмый карага манучы, дөньядагы иң кадерле кешесе – әнисе белән гомерлеккә аерып, бәгыренә мәңге төзәлмәс җәрәхәт салучы мәрхәмәтсез зат – үги ата… Көтелмәгән очрашудан хатынның сул күзе үтереп-үтереп тартыша, күз астындагы күптәнге яра эзе чемер-чемер килеп сызлый башлады.

Хатын, балаларын кулларыннан ничек кирәк алай эләктереп, кызу адымнар белән, зират капкасына юнәлде…

– Марина, тукта, сабыр ит…

Ир, бар җитезлеген эшкә җигеп, ашыга-ашыга, хатынның каршысына чыгып басты. Хатын – ачы нәфрәт, карт исә чиксез үкенеч тулы күзләрен бер-берсенә текәп, бер мәл сүзсез калдылар… Үги ата калтыранган кулларын Маринаның йөзенә китерде, саклык белән генә хатынның битендәге җөйне сыпырды:

– Кичер мине…

1нче бүлек

Әтисе урманда агач астында калып, яшьли дөньядан китте… Әнисе, шул хәсрәткә түзә алмый, зәһәр елан белән дуслашты, кара кайгысын ачы су белән юарга күнекте. Берсеннән-берсе кече ике энесен тәрбияләү, терлек-туар, йорт- җир, гомумән, барлык хуҗалык эшләре әле унбишен яңа тутырып килүче Марина җилкәсенә күчте… Зарланмады кыз, еламады, ярсымады, түзде – хәленнән килсә-килмәсә, бар эшне җиренә җиткереп үтәргә тырышты: бакчасын да өйде, печәнен дә чапты, утынын да ярды, сыерын да сауды, камырын да басты… Әни кеше эчүеннән туктамады. Авылның җыен сәрхүш ир-аты, хатын-кызы алар өендә кадерле кунак иде хәзер…

Алай да, гаиләдәге күңелсезлекләрне авылдашларына белгертергә хурлана, ояла иде яшь күңел… Тик безне капчыкта озак саклап булмаган кебек, яшерә алмады Марина бу ямьсез хәлләрне… «Алма агачыннан ерак төшмәс, кызы да озакламас, әнкәсе юлыннан китәр», – дип ярага тоз салучылар да, ятим балаларны кызганучылар да табылды. «Әткәгез булса, болай боегып йөрмәс идегез», – дип кызганып караучыларга Маринаның котырып ачуы чыга, үзен жәлләүләрен һич кенә дә яратмый, күтәрә алмый иде ул… Мондый чакларда усаллана, кайтып әнисе белән тавышлана, чыгып бакча казый, көрәлгән карларны кабат көри, күңелендәге ачуны баса алмый азаплана иде…

Көннәрнең берсендә әнисенә еш кунакка йөрүче авылның данлыклы сәрхүше – ачык изүле, ертык бөрмәле Савелий аларда куна калды. Әнкәсе, кече якка ашыга-ашыга урын җәеп, балаларны тиз-тиз йокларга салды, өсләреннән кат-кат юрган белән томалап, урта ишекне шартлатып япты да Савелий белән түр якка кереп бикләнде.

Кызның иртән көтү куып кергән җиренә алар инде, көлешә-көлешә, баш төзәтеп утыра иде. Яшьләренә буылып, түр якка атылды кыз… Анда исә әтисенең идәндә ауналып ятучы рәсеменә тап булды… Чәрдәкләнеп беткән пыяла аркылы аңа карап торучы әтисенең сурәтен, ашыгып-ашыгып, күзләреннән, битләреннән үпте, күкрәгенә алып кысты, рәсемне ипләп кенә пыяла ватыкларыннан арындырды, рамыннан салдырды… «Их, әткәй, әткәй, күз нурым, йөрәк парәм! Кемнәргә генә калдырып киттең безне? Никләр ятим иттең!..» Шулчак әнисенең:

– Марина, син кайда? Бире чык! – дигән усал тавышы ишетелде.

Ул, рәсемне артына яшереп, бусага аша кече якка атлады.

– Менә, таныш бул, Савелий дәдәң… Бүгеннән ул минем ирем, сезнең тулы хокуклы атагыз… Аңладыңмы?..

Кыз, бар ярсуын йодрыкларына төйнәп, иргә ачулы караш ташлады.

– Бүгеннән аңа «» дип дәшәрсез!..

Кызның тешләре кысылып, иңбашлары калтыранып куйды.

– Йә инде, Света, кем дисәләр дә ярый, артык бәйләнмә син аларга…

Ләкин әнкәсенең аракы сөреме белән аңы томаланган, зиһене чуалган иде, ул, яхшы аттай башын чайкап, йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты:

– Юк, әйттемме – закон!..

Маринаның кабат күзләренә яшь тыгылды, чыланган йөзен күрсәтмәс өчен, башын түбән иде.

– Кая, артыңда нәрсә яшерәсең анда?!

Корбанына ташланган карчыгадай очып килеп, әнкәсе кызның кулларыннан фотосурәтне тартып алды:

– И, юк белән җанымны кыйнамасаң!..

Ана, сурәтне учларында тиз-тиз йомарлап, мич алдына ыргытты, кыз исә, үз чиратында, үз-үзен белештерми, шул тарафка атылды…

– Әтиегез юк, ул үлде… – дип тәкрарлады хатын, чәркәләргә көмешкә коя-коя. – Хәзер сезнең әтиегез – менә шушы кеше! Прошу любить и жаловать!..

Марина, үксеп, рәсемне учларына йомарлаган хәлдә ишеккә йөгерде…

2нче бүлек

Кызның күңеле дөрес сизенгән икән: барып чыкмады әнисенең тормышы яңа ир Савелий белән. Булдыксыз, ялкау булуы белән беррәттән бик көнче дә иде Савелий. Әнисен хәтта капка баганасыннан да көнләп, тавыш чыгара, канга батырганчы кыйнап ташлый иде. Канга баткан бит-кулын итәгенә сөртә-сөртә, кыз кабат-кабат әнисе белән үги ата арасына ташлана… Ирнең бераз тынычланган мәлен көтеп тора да, инде ярымһушсыз егылган әнкәсен ишегалдына сөйрәп чыгып, битенә салкын су коя, яраларын бәйли, кар базыннан алып менеп, күз төпләренә салкын боз куя…

Чираттагы шундый җәнҗалларның берсендә үги ата әнкәсенә пычак белән ташланды… Ничек араларына кереп, ничек әнкәсен кырыйга тартып алуын юньләп хәтерләми дә Марина: бары тик күз астында алагаем зур булып асылынып төшкән бит алмасын кулы белән тотып, күршеләренә чабуы гына бераз истә. Бер күзе акаеп, әйләнеп чыккан, йөзе канга баткан кызны күреп, күрше Зоя түти аңсыз кала язды, шулай да, үзен тиз арада кулга алып, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенең номерын җыйды…

3нче бүлек

Я ничек, безнең көннәр батырының эшләре ни хәлдә?..

Табиб көн дә шулай Маринаның күңелен күрергә тырыша, аны чын мәгънәсендә кызгана, үзенчә юатырга, газапларын бераз җиңеләйтергә тырыша иде. Бинтларын сүтеп, операция җөйләрен бер кат күздән кичергәч, калын дәфтәренә ниләрдер сыргалады да кызга кабат күтәрелеп карады табиб.

– Кызганыч, җинаять эше туктатылды, – дип өстәде аннары, күзләрен читкә алып. – Ул кабахәтне, үги әтиеңне әйтәм, акылга утырта алмадык…

Әлегәчә сабыр гына яткан Марина урыныннан сикереп торды:
– Ничек туктатылды?!

Доктор, кулларын ике якка җәеп, кабат кызга текәлде:

– Шулай, күгәрченем, әниең, нинди юллар белән – белмим, гаризаңны кире алган…

4нче бүлек

Марина хастаханәдән чыккач, бер-ике атна мыштым гына йөрде дә үги ата, кабат әтәчләнә башлады. Әнисе дәшмәде, аңа берсүзсез буйсынды, сугудан-кыйналудан күз төпләре кара көеп, ютәленә буыла-буыла, күл-күл кан төкерсә дә, шулай кол хәлендә яши бирде.

Кышкы кичләрнең берсендә, мал-туар яныннан өйгә кереп барган кыз чираттагы мәхшәргә тап булды: үги ата, әнисен чәч толымыннан урап тоткан һәм, яман сүгенеп, тибеп-тибеп кыйный, әнисенең авыз-борыныннан аккан каннан идәнгә күлдәвек җыелган, энеләре куркудан мич арасына кереп качкан, өй тулы ватык савыт-саба, пыяла кисәкләре… Кыз кулындагы чиләген атып бәрде дә үги ата өстенә ташланды… Аның аркасына атланып, чәчләрен йолка, сыртын дөмбәсли башлады:

– Әнигә тимә!!! Тимә әнигә!!!

Әллә кызның үзәк өзгеч тавышыннан, әллә чәч төпләренең хәтәр авыртуыннан үги ата бермәлгә тынып калды, әнисенең толымнарыннан кулларын ычкындырды… Шунда көтелмәгән хәл булды: әнисе мүкәли-мүкәли торып басты да, Маринаны иңнәреннән тотып, җилтерәтә үк башлады:

– Туктыйсыңмы – юкмы, кызый, минем тормышыма кысылудан!!! Үз ирем – тели икән, кыйный, тели икән – коча!.. Синең бездә эшең булмасын!!!

Чәче-башы тузган, чигәсенә укмашып кан каткан, күзе акайган, авызыннан хәмер исе аңкыган бу хатынга сәерсенеп карады кыз:

– Әни, син ни сөйлисең?!

Үги атаның мыскыллы карашы астында, ике кулы белән битен каплап, тышка атылды… Артыннан «Тукта! – дип кычкыручы булмады… Салкын үзәгенә үткәнче, болдыр баскычына сөялеп, озак яшь койды… Өй эчендә әнисе белән үги атасының көлешә-көлешә чәркә чәкештергән, биешкән-җырлашкан тавышлары яңгырап торды… Теше-тешкә тими калтырый башлагач, кыз, үз-үзен белештерми, сарайга чапты… Элгечтән бозау арканлый торган сүс бауны тартып алды, аны кармалана-кармалана матчага бәйләп куйды, каяндыр иске бер имән бүкән табып килде…

Хәзер, хәзер, бар да бетәр… Котылыр Марина бу михнәтләрдән… Тормышта аның беркемгә дә кирәге юк… Хәтта газиз әнкәсенә дә ул бары тик артык кашык, комачау гына икән ләбаса!..

Менә ул, бар көчен җыеп, аякларының дерелдәвен тыярга тырыша-тырыша, бүкәнгә менеп басты, кулына элмәкне алды, муенына китерде… Ниһаять, әтисе белән күрешер мизгелләре якынайды… Бер секунд, ике, өч… Хуш, якты дөнья, кичерегез, энекәшләр!.. Керфекләре арасыннан соңгы тамчы яшь сытылып чыгып, яңагы буйлап тәгәрәде…

Шунда һич көтмәгәндә әллә башы әйләнеп китте, әллә аяк астындагы бүкән янтайды, кыз, үз-үзен белештерми, гөрселдәп, сарай идәненә ауды… Карасана, әтисе түгелме соң?! Каян килеп чыкты ул?.. Кыз авыз ачып сүз әйтергә өлгерми калды, актан киенгән ниндидер зат, мизгел эчендә Маринаны биленнән тотып, саклык белән генә читтәге салам өстенә алып салды, итәкләрен рәтләштергәләде… Ачулы караш белән бармак янады…

Битеннән кемнеңдер назлап үбүеннән уянып китте кыз… Елмаеп куйды… «Әтисе!..» Күзләрен ачарга иренеп, бераз назланып ятты… Янында гына сыер мөгрәгән тавыш ишетеп, кисәк торып утырды… Бәй, әтисе түгел лә… Бозау икән… Кайда соң әле ул? Астында коры салам, өстендә иске бишмәт… Нишли ул биредә? Кичтән булган вакыйгалар исенә төшеп, тәне чымырдап куйды… Я Хода!!! Нишләде ул? Нинди ахмаклык кыла язды бит! Әле дә ярый әтисе коткарып калды!!!

Ул чайкала-чайкала аягына басты. Сарайның салкын таш стенасы буйлап акрын гына ишеккә таба шуышты. Ишегалдына чыгып басты да тирән итеп бер сулыш алды… Түгәрәк ай да, кызга нидер әйтергә теләгәндәй, киная белән елмая сыман…

Кыз башын түбән игән хәлдә акрын гына болдыр ишегеннән эчкә үтте, шыпырт адымнар белән өйгә керде… Стена буендагы киштәдән таушалып беткән кечерәк чемодан алып, саклык белән генә кулына эләккән бер-ике күлмәген салды… Мич башында изрәп йоклап яткан энекәшләренең башларыннан сыйпап куйды, ашыкмый гына бишмәтен, киез итекләрен киде, мамык шәлен уранды… Әүвәлгечә кабаланмый гына өйдән чыкты, акрын гына капка келәсен күтәреп, урамга атлады… Тулган ай яктысында җемелдәп җәйрәп яткан тар сукмак буйлап алга – язмышына таба юл алды…

(Әлеге язма «Серләр гәҗите» газетасының апрель ае саныннан кыскартып алынды. Язылып та газетаның ул саны килеп җитмәгән икән, почта бүлекчәләреннән сорагыз. «Серләр гәҗите» ике айга бер чыга. Чираттагы санын июнь аенда көтегез. Газетага язылу индексы – 16109.)

Гөләндәм Галиева.

ЯРА , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии