ТЫЕЛГАН ҖИМЕШ АЧЫСЫ

ТЫЕЛГАН ҖИМЕШ АЧЫСЫ

Атылган кош, адаштырган эттәй

Үткәннәргә моңсу карыйсың.

Күрәм, иреннәрең селкенәдер,

Кайсы татар баен каргыйсың.

Тукта әле, бу шигырь каян исенә килеп төште соң Гөлнисаның? Ул бит бу юлларны мәктәптә укыганда, Тукайны искә алу кичәсендә сөйләгән иде. Ничек башлана иде соң әле ул?

Сөялгәнсең чатта баганага…

Ул кыз да менә шулай Гөлниса кебек чатта баганага сөялеп торды микән? Моннан 100 ел үлек булган татар байлары хәзергеләре кебек булды микән, башкачарак микән? Гөлнисаның да бит шулар аша үтеп барышы. Аның алдында юл 4 якка каерылып китә…

Хәзер аңлый инде Гөлниса, кыйбла бер якта гына була икән ул. Шул яктан гына тайпылмаска икән. Гөлнисаның тамагына төер килеп тыгылды, ачы әйбер капкандай булды.

Балачагында әнисе ниндидер бик матур кып-кызыл җимеш кебек әйбер алып кайтып шкафка куйды. Балаларга кагылмаска кушты. Әнисенең чыгып китүен күреп, Гөлниса урындыкка басып шкафка үрелде. Җимеш берничә иде, әни күрмәс әле, дип берсен алып капты. Ишектән әнисе керүен күреп куркудан, аны чәйнәп йотып та җибәрде. Авызының, тамагының януына түзә алмыйча, урындыгы белән идәнгә тәгәрәде. Әнисе хәлне аңлап, тиз генә кызының авызын ачтырып сөт салды.

– Балакаем, – диде ана, – үләсең, ләбаса. Әйттем бит, кагылма, дип, борычның да иң зәһәре, чили борычы бит ул. Орлыгын алырмын дигән идем.

– Мин аны бик тәмледер, дигән идем. Үзең бит күрше апага тыелган җимеш тәмле була, дип әйткән идең.

Әнисе авыр сулап куйды. Башта ук бу борыч бик әче диясе калган шул. Әйе, тыелган җимеш бик тәмле күренә генә, ә ахыры бик начар бетәргә мөмкин.

Менә әле дә Гөлнисаның тамагында шул тәм. Тыелган җимешләрне күп авыз итәргә туры килде шул аңа.

Кыз 5 балалы гаиләдә үсте. Абыйсы, ике апасы, энекәше бик тату иделәр. Калган туганнары җирдә булса, Гөлниса яшьтән үк күктә очты. Әтисе еш кына:

– Карчык, бу кызны сиңа, тәгаен, алыштырып биргәннәр. Үзең белән бала тудыру йортында булганнардан сораш әле, барсыныкы да үзләренеке микән? – дия иде.

Эшләргә дә, укырга да яратмады Гөлниса. Апаларының бизәнү әйберләрен алып, көзге каршында үткәрде ул күп вакытын. Бервакыт әнисен гаҗәпкә калдырып:

– Әни, җүләр бит син, нигә шулкадәр бала таптың? Ни киемең рәтле түгел, ни эшең. Үзеңнән ферма исе килә. Без дә байлыкта үсмибез, – диде.

– Акылыңа кил, бала, әнигә шулай әйтәләрме? – диде әтисе, кызының сүзләрен ишетеп алып.

Ике апасы, бер-бер артлы кияүгә чыгып, калага китеп бардылар, абыйсы армиягә китте. Өйдә әниләренә Гөлниса белән Гали генә калды. Кыз, теләр-теләмәс кенә, өй эшләрендә катнаша башлады. Әнисенә булышырга фермага да баргалады. Аның теләге 8 сыйныфны тәмамлауга районга китеп бару иде. Тик ата-ана, кызларының холкын белгәнгә, каршы төштеләр.

Урта мәктәпне тәмамлагач, бухгалтерга укып кайтып, районда эшли башлады Гөлниса. Авылның бик акыллы, бик чибәр егете гашыйк булды үзенә. Тик Гөлнисаның авыл егетенә кияүгә чыгарга исәбе юк иде. Аның бай шәһәр егетенә кияүгә чыгып, мул тормышта яшисе килә иде бит. Ләкин барлык кызларның күңелен яулаган Ринатның тәкъдименә каршы килә алмады. Җилбәзәк кызларының шундый асыл егеткә кияүгә чыгуын шатланып та, сәерсенеп тә кабул итте ата-ана.

Туйлар узды. Яшь киленнең һәр таләбе үтәлде. Бик ярата иде шул Ринат хатынын. Яшьтән ирсез калып үстергән бердәнбер улының бик бәхетле булуын тели иде егетнең әнисе Мәрзия апа да. Килен бик яшь, яши-яши җайланыр әле, дип өметләнделәр ана белән ул.

– Минем авылда торасым килми, һәр көн районга эшкә барып йөрергә ерак, – диде килен беркөнне.

– Ашыкмыйк инде, Гөлниса, менә бераз эшләгәч, авылда эш булыр, бәлки декрет ялыннан соң уйларбыз, әни ялгыз бит, – диде Ринат.

– Нинди декрет, җүләрләндеңме әллә?! Мин бала тапмаячакмын. Минем үзем өчен яшисем килә, – диде Гөлниса, шаркылдап көлеп.

Тик баланы табарга туры килде аңа. Табиблар башка бала таба алмаячагын әйткәч, әллә куркып, әллә Ринат сүзен тыңлап, баланы югалтмады. Югыйсә, сөйләшенгән дә иде, котылу җае бар иде. Сөтем юк, дигән сылтау белән баласын имезмәде ул. Баланы кайнанасы ашатты, чүпрәкләрен юды. Мәрзия апа зарланмады. Балалары гына тату булсын. Оныгы өчен җанын бирергә дә әзер иде ул. Гөлнисаның гына балада гаме булмады: егылса да, еласа да кулына алмады.

– Йөрәгең таш түгелдер бит синең, Гөлниса, шундый матур улыбызны кочып сөясең килмимени? – дигән иренә:

– Мин аны сиңа кирәк булган өчен тудырдым, үзең ярат, үзең кара, – диде әни кеше.

Балага өч яшь тулгач, эшкә китте ул. Кайтып-китеп йөри торгач, тагын катгый таләп куйды:

– Йә минем белән район үзәгенә күчәсең, йә үзем генә китәм, – дип аерылышыр өчен сәбәп эзли башлады.

Беркөн эштән кайтканда аның янына кара тәрәзәле чит ил машинасы килеп туктады.

– Утыр, чибәркәй, сине кая илтеп куярга? – диде сөйкемле генә ир-ат.

– Теләсәң кая, – диде Гөлниса шаярып. Авылга кайтып җиткәч ир кеше:

– Ашыкмасаң, әйдә минем белән. Бүген бер дустымның туган көне. Синең белән сөйләшеп утыруы рәхәт. Озак юанмабыз, – дигән тәкъдим ясады. Гөлниса ризалашты. Аның өенә кайтасы килми иде.

Егетнең исеме Ризван икән, алар туйганчы биеделәр. Вакыт сизелми дә үтте, хатын да өенә ашыкмады.

Кичәдән соң Ризван аны кайтарып куйды, кабат очрашырга сүз куештылар.

Өйдәгеләр йокламый иде. Ул ревизиягә әзерләнүен әйтте, дәшмәделәр. Тора-бара Гөлнисада телефон, муенсалар хасил булды. Премия алдым, диде ул. Өйдәгеләр тагын дәшмәделәр.

Ринатның боегып йөрүен дуслары да сизде. Улына карап ананың йөрәге өзгәләнде.

Киленнең азгынлыгы авылга таралды. Ринат аракы белән дуслашты. Беркөнне бакчада ялгызы гына эчәргә җыенып утырганда, җан дусты Мәхмүт килеп керде.

– Дустым, мин сиңа бер киңәш бирәм, тыңласаң, – диде ул. – Ничек булса да аларның кайда, ничек очрашуларын бел. Машинаңа алдан ук әйберләрен төйнәп куй һәм очрашкан вакытларында яннарына илтеп ташла. Яшәгез, диген. Әнә, күрше Сәгыйдә ире үлгәннән соң яшь баласы белән туганнарында яши. Ул әле синең балачак мәхәббәтең дә иде. Тот та өйлән, бәхетле булырсың, – дип төгәлләде сүзен егет.

Һәм шулай булды да…

Ринат Гөлнисаның телефонын алды. Озак көтәргә туры килмәде, смс-хатны укып, сүндереп куйды да, хатынын чакырды:

– Әйдә, бер җиргә барып кайтыйк әле, үземнең генә барасым килми, – дип, Гөлнисаны утыртып, очрашу билгеләнгән урынга алып китте. Ризван көтеп тора иде, хатын сүзсез калды.

– Бәхетле тормыш сезгә! – дип, тегеләр аңга килгәнче, сумканы куеп китеп тә барды.

Гөлниса иреннән моны көтмәгән иде. Ялыныр-ялварыр да, әнисе яныннан китеп барыр дип уйлады.

Тимерне кызуында сугарга, дип, Ринат кайту юлында ук Сәгыйдәне күрергә керде. Ишек алдында күбәләк куып йөрүче нәни кызчыкны күтәреп алды:

– Исемең ничек, матур кыз, минем кызым булырга телисеңме? – диде Ринат кызчыкны югары чөеп. Баланың чыркылдап көлгән тавышына әнисе йөгереп чыкты. Сәгыйдә сулыгып калган иде.

– Син икән, Ринат. Нишләп йөрисең? Ни булган икән, дип, курыктым. Бердәнбер шатлыгым бит ул, Ләйләм, – диде Сәгыйдә.

– Мин сезне алырга кердем Сәгыйдә, гомерлеккә. Мин сезне рәнҗетмәм, – диде Ринат.

Сәгыйдә риза булды. Иртәгесен авылда Ринат өйләнгән дигән хәбәр таралды. Яшәп киттеләр шулай. Ике баланы тигез күреп яратты Сәгыйдә. Малай, беренче күреп, кочагына алуга, әнием диде.

Ринат Гөлнисаның хыянәтен бик авыр кичерде, тик Сәгыйдә акыллы, булдыклы булуы белән яраларын төзәтә алды. Бигрәк тә Мәрзия апа Ринатның бу адымына бик сөенде. Улы үз-үзен харап итәр, дигән уй җанына тынычлык бирмәгән иде. Сәгыйдәнең, әни, дип дәшүе, Ләйләнең дәү әни, дип сарылуы әйтеп бетергесез шатлык бирде.

Ризван башта Гөлнисаны фатирга урнаштырып торырга уйлады. Тик хатын бу сүзне ишетергә дә теләмәде.

– Нәрсә, мин синең өчен иремнән аерылдым, хәзер кирәкмимме? Йә үземә аерым фатир алып бирәсең, йә миңа өйләнәсең, юкса үземне үтерәм дә, сине гаепләргә язып калдырам, – диде хатын.

Ризванның өенә алып кайтмыйча чарасы юк иде. Теләсә нәрсә көтәргә була бу юхадан, дип уйлады, терсәкне тешләп булмый. Яратышып йөргән кызы, Гөлниса белән йөрүен белгәч, араларын өзеп, кияүгә чыгып китеп барды. Гөлниса белән Ризван этле-мәчеле яшәделәр. Яңа ире белән әти-әнисенең хәлен белергә килгәч, аларны капкадан да кертмәделәр.

– Бәреп үтерәм, – диде әтисе, – нәселдә булмаганны! Күзебезгә күренәсе булмагыз!

Бөтен нәрсә җитеш булса да, иренең шофер булуы гына канәгатьләндерми иде Гөлнисаны. Аның бай түрә хатыны булып, модалы киенеп, эшләмичә, кибетләрдә генә йөреп яшисе, хезмәтчеләр тотасы килә иде.

– Матур күлмәкләреңне ки, – диде Ризван беркөнне. – Кичен шефның туган көненә барабыз.

Гөлниса җентекләп әзерләнде бу кичкә. Бәлки… Ә Ризванның үз уе. Бәлки бу афәттән котылыр ул бу кичтә.

Кунаклар күп түгел иде. Өстәл сый-хөрмәттән сыгылып тора. Ике кыз табынны карап, тулыландырып торалар. Моның хатыны кая булыр, дигән уй миен бораулый башлады Гөлнисаның. Күлмәк итәге буялуны сәбәп итеп, кухняга керде. Аш бүлмәсендә гади генә киенгән, мөлаем генә хатын аш-су янында кайнаша. Ул Гөлнисага тап бетерә торган әйбер алып бирде. Гөлниса аңа рәхмәт әйтте һәм:

– Сез Риза Разыйховичның аш-су остасыдыр инде, әйеме? – дип сорап куйды. Хатын дәшмәде, көлемсерәп кенә куйды.

Мәҗлес кызган бер мәлдә хуҗа аны биергә чакырды. Ничек кенә биемәделәр алар. Ризван читтән карап кына утырды. Берничә көннән Гөлнисаның хуҗа кулына күчәчәген ул белә иде. Бу җилбәзәктән котылып, тормыш корырга, гаиләле булырга насыйп булса иде, дип теләде ул.

Бер атнадан Гөлниса аның хуҗасы белән ялга китеп барды. Хатынның хыяллары тормышка ашты. Ялдан ул өр-яңа фатирга кайтты, ләкин әлегәчә яшәгән район үзәгенә түгел, ә зур калага. Тик, хәзер ул ялгыз. Фатирыннан чыга да алмый. Чөнки ишек янында сакчылар тора. Хуҗа үзе килгәндә генә кыйммәтле рестораннарга баралар, аның бөтен нәрсәсе бар, тик иреге генә юк. Ул үз-үзенә хуҗа түгел. Аны ашаталар, бүлмәсен җыялар, юалар. Гөлнисаның үзе сораган тормышы шул инде менә. Янында ире дә булса, тагын да яхшы булыр иде дә. Килә дә, китә генә шул. Теге вакытта аш өендәге ханым аның хатыны булган икән. Ничек шуның белән яши икән ул? Бу юлы килгәч, шул хакта сораячак әле. Инде ничә ел бергә, өйләнешергә вакыттыр.

Хуҗаның никтер кәефе юк бүген.

– Кадерлем, сагынып беттем, – дип муенына сарылган хатынны читкәрәк этеп, урынга килеп утырды ул.

– Юхаланма әле, зинһар, туйдым. Сезнең аркада иң кадерле кешемне югалтып барам. Эх, үткәннәрне кире кайтарып булса, берегезгә дә күз салмыйча, Кадриямне генә кадерләп яшәгән булыр идем. Яшьлектә, авыр вакытта кавышкан, тормышны бергә аякка бастырган, балаларыңның газиз әнисеннән дә якынрак кеше юк икән, – дип өзгәләнгән иргә карап хәйран калды Гөлниса. Хатыны үлсә, миңа өйләнәчәк, дигән шайтани уй тантана итә иде күңелендә.

Хуҗа өстәлдәге затлы эчемлекләрне себереп кенә төшерде .

– Нишлисең бит, үлгән артыннан үлеп булмый, тормыш дәвам итә. Хатыныгыз олырак иде бугай, – диде Гөлниса, кайгысын уртаклашырга теләгәндәй.

– Юк, ул миннән дә яшьрәк иде, аны мин, сез картайттыгыз. Аның кебекне таба алмаячакмын, сезнең ишене бүген дә 100не табып була, чөнки сез юл чаты тулы, тыелган җимеш татлы була, диләр шул. Менә мин дә шуны татый-татый гомер кичердем. Сездә шул ук, – дип әйтеп бетергәнче телефоны телгә килде. Хуҗа чыгып йөгерде. Гөлниса ачык калган ишекне ябарга онытып, тәрәзәдән кузгалып киткән машинаны карады. Ишекне ябарга дип барса, бусагада ике сакчы басып тора:

– Матур апа, файдалану вакытың үтте, ике сәгать срок сиңа, әйберләреңне җый да, бүлмәне бушат. Хәзер монда хуҗаның балалары киләчәк, без сине башкача да озата алабыз, тик яшә инде – диделәр.

Менә шулай, кайтып барамы ул, китеп барамы? Әкияттәге кебек юл чатында язулы таш та юк. Дүрт якка киткән юл, кулында бер сумка. Кая барыр, кем сыендырыр?! Кыйблага таба китәргә кирәк, кыйбланы югалтмаска. Чын күңелдән тәүбә итеп, Ходайга ялварыр Гөлниса. Тик авылга кайтып, ташлап киткән гаиләсенә күренмәячәк. Әти-әнисенең инде юклыгын ишеткән иде ул.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА.

Буа районы, Иске Суыксу авылы.

Комментарии